Ә-ә,Фоат абый, сүзсез калдым, хәттә.Ничек риза булмыйм ди инде?Риза ,әлбәттә, риза.Бик зур рәхмәт сезгә.
Шулай итеп, Гөлнара кабат үзләренең оешмасына эшкә йөри башлады.Сөенеп барды, сөенеп
фатирына кайтты ул.Кирәк чакта булышырга, юатырга янында һәрчак әти әнисе булды.Чөнки,үзләренең агуын чәчүче озын теллеләр монда да табылды.Имеш,Гөлнара авырга узган.Имеш, йөргән нәрсәсенең хатыны бар икән, шуңа моны ташлаган.
Билгеле,бу сүзләр Гөлнарага да ишетелмичә калмадылар.Әнә шулай йөрәге сызлаган чакларда, Айсылу кызын юатырга кирәкле сүзләр тапты да инде.Юатты да, киңәшләрен дә бирде.Бергә бергә елап та алды алар ,көлделәр дә.
Аларны юатырга теләп, ап ак бураннар җырлады,тәрәзәгә карлы яңгыр сыланды.Ә ак тунлы кышлар артыннан сыерчыклы язлар да ишек кактылар.Язлар, ярсу язлар. Кайсыбыз гына көтеп алмыйбыз соң бу матур ел фасылын.Көтәбез дуслар, көтәбез!Аяз күктә тезелеп кайткан кыр казларын, сыерчыкларны көтәбез.Хуш исләреннән исерерлек шомырт, сиреньнәрнең чәчәк атуларын көтәбез.
Гөлнара да сагынып көтеп алды бу ямьле , җылы көннәрне.Бала-чактан ярата шул ул кояшлы, гөрләвекле яз айларын.Тыпырдап тамган тамчылар җырын тыңларга ярата.Чәчләрне чуалтып уйнаган назлы, йомшак җилләрне ярата.Ә менә ,инде ничә еллар сыңар канат белән каршы алган туган көннәрен? Юк, аны көтми дә, яратмый да ул.Киресенчә, бу көннәрдә күңеле сагышлана, ялгызлыктан йөрәге яна аның.
Чираттагы туган көнен дә, өйдәгеләр белән генә уздырып җибәрде Гөлнара.Ул көнне Гәрәй белә, бәлки котлар ,хәлемне сорар әле, дип өметләнсә дә,тегесе суга төшкәндәй юк булды.Шалтыратмады да, күренмәде дә.Моңга баткан кызын күреп,Айсылуның да үзәге өзгәләнде.Оныт кызым, диде ул, оныт.Яраткан кеше мондый хәл ясамый.Я хатыны бардыр, я бер тәкәдер.
Нинди тәкә инде,әни? дип елмайды Гөлнара.
Юк ла инде, тәкә түгел, текә димәкче идем.Текә-борынын чөйгән нәрсә.
Ләкин,йөрәккә әмер биреп булмый шул, әни.Оныттым, дисәм дә, искә төшеп җанны әрнетеп куя .
Шулай, Гөлнара.Әле мин сагынам сине, соңрак син сагынырсың, дип җырлыйлармы әле?
Әйе, әни,нәкь шулай.Кайтар үткән көннәрне, дип, Ходайга ялынырсың.
Ялыныр әле, ялыныр.Гафу үтенеп йөрер көннәре алда песинең.
Авыр чакларда,гел дә шулай янында әнисе булды Гөлнараның.Нигә шундый эшкә бардың?дип сүкмәде дә, тәнкыйтләмәде дә ул.Бары юатты, кочагына алып яратты.Чөнки, кияүгә чыкмый калса, янында бер баласы, юанычы булыр, дип сөенде генә Айсылу.Үзең кебек матур кыз туса, ә, Гөлнара?дия иде ул.Ә Гөлнара киресенчә малай көтте.Әни, үземне яклаучы, булышчы улым туса,Булат дип кушам, диде ул, хыялланып.Булат!Матур исем бит, әйеме?
Һәм,теләгән теләкләре, хыяллары тормышка ашты аның.Таң нурларына чумылып җәйге матур көн туганда, дөньяга ир бала аваз салды.
Сау сәләмәт бул да, безне сөендереп исән сау гомер ит.Төкле аягың белән балам.Бәхетле бул.4кг500гр.лы баланы кулына алганда әйткән сүзләре шул булды Гөлнараның. Әтисе шундый тазамы соң? Баһадир, дип көлеште палатадагы хатыннар.Үзең ябык кына.Ә малаең? Күз тимәсен, тәүфыйклы, бәхетле була күрсен.
Әйе, амин, кызлар, амин.Барыбыз да балаларга бәхет, сәләмәтлек телибездер инде.Рәхмәт!
Шулай дип Гөлнара, зәңгәр төймәдәй күзле улының алсу битләренә иренен тиерде.Аллага шөкер, балам.Ии, Ходаем..Аллага шөкер!Күзләре сәләмәт баламның.Минеке кебек кылый түгелләр.Гөлнара кечкенә сабыен күкрәгенә кысты.Бүген аннан да бәхетле кеше юк иде сыман аңа.
Гәрәенә дә бернинди үпкәсе калмады хәттә.Менә хәзер ул килеп керсә, шатлыктан түшәмгә сикерер иде әле.Ташласаң да, яннарыма килмәсәң дә, балам өчен рәхмәт, дип, Гәрәйгә сәләмен юллады ул.Ә Булат, нәкь синең кебек матур.Иреннәре дә синеке, күзләре дә зәңгәр.
Шул вакыт, Гөлнара исенә төшеп, улының колакларын барлый башлады.Аның урынында башка берәү булса, кайгырыр ,елар да иде , бәлки.Ә аның сөенечтән күзләренә яшь тулды.Уң як колагы кеп кечкенә ләбаса.Кая, кая? Менә бит..Сулы зурырак.Димәк,туган көннәреңдә әниең тартканга түгел, ә нәселдән килә бу, Гәрәй, нәселдән.Булатның да бер колагы зурырак икән бит.Ии,менә, Ходай рәхмәте!
Шул көннән башлап, Гөлнара үз гомерен улына багышлады.Ялгыз бала үстерү кыен булса да, зарланмады, еламады.Бер Аллахка рәхмәт әйтеп, көннәрне уздырды.
Ә көннәргә нәрсә? Берсен берсе куып, йөгерә генә инде алар.Барлык сагыш, борчулар да, шатлык сөенечләр дә шул узган көннәр артында кала бирә.
Менә инде Булатның да тиздән өч яше тулачак.Бу араларда улын балалар бакчасына биреп йөрде Гөлнара.Үзләреннән ерак булмаган икенче бер оешмага, үз белгечлеге буенча әш белешеп куйды.Улына да, үзенә дә җәйге матур киемнәр сатып алды.Шулай сөенеп йөргән көннәрдә, өстәге каттагы дус хатыны килеп керде аларга.
Кара әле, Гөлнар, диде ул, күзләреннән нур чәчеп.Әйдә бу ялда, Казанга барып кайтабыз.Мин ике баланы зоопаркка алып барам, син дә Булатны ал.
Гөлнара җавап биргәнче, тегесе: Әйдә, әйдә, уйланып торма,бер җилләп тә кайтырбыз, дип чыгып та китте.
Әйткән сүз-аткан ук.Шимбә көнне, иртәнге җидедә өч вагон поездын көтеп утыралар иде инде алар.Күршесенең берсе җиде, икенчесе тугыз яшьлек кызы белән улы кызыксынып ,вокзал тәрәзәсеннән поездларны карап торсалар, зәңгәр күзле, зәп зәңгәр күлмәк кигән Булат,аягын селкетеп
әнисе янында елмаеп утыруын белде.
Бигрәк сөйкемле балагыз, күз тимәсен диде шул вакыт, каршыда утырган олырак яшьтәге апа.Баш түбәсенә бер ике чеметем тоз сип син, кызым.Улың күзсенә күрмәсен.
Әйе, рәхмәт,апа, дип, Булатның башыннан сыйпап куйды Гөлнара.Шулай итәрмен әле.Күз тию бик яман диләр шул.
Ул арада, поезд да килеп җитеп, кем кайсы вагонга утырырга ашыктылар.Теге апа да,бер ара калдырып, Гөлнаралар каршына
килеп утырды.Кызыксынып бер Гөлнарага, бер сабыйга карап карап алды ул.Гөлнарага сиздермәскә бик
тырышса да, Гөлнара бу карашны һич кенә дә сизмичә калмады.
Бу вакытта аларның икесенең берсе дә, кемнең кем икәнен белмиләр иде әле.Бу очрашуның юкка гына түгел икәнен дә ул вакытта белмәде алар.
Теге ханым Казанга җитәрәк бер тукталышта төшеп калгач та,Гөлнара бер ара аның карашын тойгандай булды әле.Кем булды микән соң ул? Нигә шулай текәлеп-текәлеп аларга карады ул? Җавап юк.
Аның карашын дус хатыны Сабира да сизгән булып чыкты.
Гөлнара, диде Сабира.Кара әле, теге хатын кем иде соң ул? Берәр танышың түгелдер бит?
Юк, Сабира.Белмим шул.
Алай икәән..Күзе гел синдә булды, Гөлнара.Булатны да карашы белән ашап бетерә дип торам.
Үзем дә сиздем, Сабира.Я берәр кешегә охшаткандыр.Бер берсенә охшаган кешеләр була бит.
Юк ла, дустым.Берәр кешегә охшаткан булса, килеп сораган булыр иде .Ничек уйлыйсың?Кем микән соң бу,име?
Белмим, Сабира, әйдә юкка башны ватмыйк әле.Булатны бик яратты бугай.Шуңа карагандыр.Килеп җитәбез, әйдә, әйдә.
Әйе, Булатны беренче тапкыр күргән кеше тиз генә аннан күзен дә ала алмый.Бигрәк матур шул ул синең.
Матур, матур, дип көлде Гөлнара.Ике колагы үзе ни тора?
Шулай көлешеп, ике күрше хатыны балаларын кулларыннан тотып, Казан каласына аяк бастылар.
Озак та үтмәде,алар кызыксынып зоопаркта йөриләр иде инде.Сабираның балалары маймыллар читлеге яныннан китә алмасалар, Булатны әтәчләр яныннан алып китә алмадылар.Әбинеке, әбинеке дип, көлдерде ул.Әни, әйдә апайтабыз.Шулай хайваннарны кабат кабат карап,зоопаркны әллә ничә тапкыр әйләнде алар.
Менә, Гөлнара, дип көлде Сабира.Балалар дигән булып, үзебез дә дөнья карап кайтабыз.Әтәчләрне каян күрер идек әле.Ә-ә Булат, әбинең әтәчләрен күрдеңме?
Шулай йөреп аргач,барсы бергә туңдырма ашадылар.Ерак та түгел урнашкан ашхәнәгә кереп тамак ялгадылар,ял иттеләр.
Гөлнара шулай көлеп йөргән булса да,эчендә мәхәббәт бураннары уйнады.Сөю хисләре язгы ташкындай, кабат ярларыннан ташып чыкты.
Язмышмы,ялгышмы аерылдык,
Үкенечләр калды йөрәктә.
Кисешми икән ул сукмаклар,
Сагынып,уйланып йөрсәк тә..
Әйе, кисешми икән ул сукмаклар.Гөлнара да, менә онытам, менә бүгеннән башлап Гәрәй турында уйламыйм, дисә дә,инде ничә еллар сөйгәнен оныта алмыйча газаплана.Уйламаганда,көтмәгәндә Гәрәй турындагы уйлары әйләнә дә кайта ,әйләнә дә кайта аның.Менә бит бүген дә,Казан буйлап йөргәндә күзләре аны гына эзләде.
Күзләргә күчтеләр төннәрнең,
Адаштыра торган карасы.
Адаштым хисләрдән үзем дә,
Кайлардан соң сине табасы?
Кайлардан табасы сөюнең
Бәхеткә күмелгән көннәрен.
Икебез сөйләшкән, серләшкән
Ай нурлы,йолдызлы төннәрен.
Юктыр,табылмас та,кире дә әйләнеп кайтмас инде ул айлы бәхетле төннәр.Бары менә шулай, вакыт-вакыт исләргә төшеп,йөрәкне яралар,уйландырыр,сагындырыр.
Гөлнара улы Булатка яратып карап, елмаеп кайтса да, уенда бүген дә Гәрәе иде.Күрсен иде ул хәзер, икесе ике төрле колаклы улын.Нәрсә дияр иде микән? Ә үзенең өлгесе булган зәңгәр төймә күзләр тагын кемдә бар?Әллә инде,Фоат абый белән сөйләшеп караргамы?Улымның да әнисе белән беррәттән, әтисе дә булырга тиештер бит.Көчле кулларына алып күккә чөяргә , кирәк чакта калкансыман җилкәсен куярга әти кирәк бит инде ул.Аннары, әтисе үзе дә, улы туганын белергә тиеш.
Гөлнара шулай улын кочагына алып, уйланып кайтканда,Гәрәйнең әнисенең сеңлесе энесе янында утыра иде.
Чык әле монда,Гәрәй, утыр диде ул,
ниндидер бер сер әйтергә җыенгандай, залдагы йомшак диванга утырып..Ата каз кебек каңгырап йөрүе рәхәтме?Үзеңнең үҗәтлегең белән тәки бер ялгызың калдың бит, бала.
Сәкинә апа,минем йөрәкне яндырырга килдеңме?Әллә тагын берәр хатын кыз димлисеңме?
Юк!Яндырмыйм да,димләмим дә.Мин теге өйләнергә йөргән кызың, кем әле исеме?Шуның турында сөйләшергә килдем.
Гөлнарамы?Синең аны күргәнең дә юк иде бит,Сәкинә апа!Аның турында нәрсә әйтергә телисең?
Әйе,әнем,әйе күргәнем юк.Ну менә бүген авылдан килгәндә бер хатын кыз белән очраштым.
Ии, Апа, синнән чыга инде.Бөтен очрашкан хатын кыз Гөлнара булмас бит инде.Каян чыгып әйтәсең?
Мин, энем,Гөлнараны белмим дә, күргәнем дә юк.Син дөрес әйтәсең.
Шулай булгач,кемне күрдең инде?
Кемне күрдемме? Малаеңны күрдем,Гәрәй!Малаеңны.Шундый матур, сөйкемле бала.
Гәрәй ачкан авызын йомырга онытып, катып калды.Ни көләргә белмәде ул, ни еларга.
Нинди малай?Апа,нинди бала күрдең?дип,Сәкинә алдына чүкте.Минем балам булмый икәнен бик яхшы беләсең,Сәкинә апа.Нигә миннән көләсең?
Сәкинә,Гәрәйнең җилкәсеннән тотып,үзе янына диванга утыртты.
Көлмим,балам,көлмим.Бүген Казанга барганда аларны күреп мин үзем дә шаккаттым.
Гөлнараның күзе әзерәк кылыйрак дигән идең бит.Шулаймы?
Әйе..Кылыйрак..
Ә үзе бик чибәр.Малае да үзе дә шундый матур киенгәннәр.Күрсәң иде бер генә!
Ире дә янында идеме соң?Сәкинәнең ачуы чыгып, тавышын күтәрде.
Тәки, бер кире каткан нәрсә булдың бит син,Гәрәй, диде ул.Нәселдә дә мондый кеше юк бит безнең, ә?Кемгә охшап тудың син, кирлемәәән?
Сүз ир турында да, Гөлнара турында да бармый монда.Бала турында бара ,бала дим!Бала!
Әйтсәң әйтмәдең инде, апай, нинди бала дисең соң?
Синең бала!Гәрәй,синең бала! Гөлнараны хыянәтче дип ташладың, ә бала синеке булган.Зәңгәр күзләре, борын, иреннәр гел синеке инде.Аннары,дип,көлеп куйды Сәкинә.Колаклары синеке!
Гәрәй,ап-ак булып, калтыранып куйды.Колаклары ?Сәкинә апа, колаклары дисеңме?
диде ул,әкрен генә.Әллә?
Әйе,әйе! колаклары да синеке.Нәкь менә шундый икесе ике төрле колаклар.Берсе зур,берсе кечкенә.
Иманым камил,Гәрәй!Бала синеке!
Сәкинә апа!Әнисенең күзләрен чынлап та күрдеңме? Гөлнара микән соң ул?Моның булуы мөмкин түгел!
Ул инде,ул.Гөлнара.Ә малае нәкь менә синең бала чагың.Гөлнараң сиңа хыянәт итмәгән, Гәрәй.Аның өметләренә син хыянәт иткәнсең.Монда ул түгел,энем, ишетәсеңме,син хыянәтче!.Гафу итә алмый имеш.
Гәрәй,бер сүз әйтмичә, шкафтан бер кәгазь бите тартып чыгарды.
Менә бит,Сәкинә апа!Менә..Моны бер кочак анализлар тапшыргач, профессор язып бирде.
Ялгышкан значит профессорың.Ял-гыш-кан!Бала синеке.Күрсәң үзең дә аңларсың.Түлке менә,Гөлнара гына сине күрергә теләрме?Бик каты рәнҗеткәнсең бит,Гәрәй!Йөрәгенә тоз сипкәнсең!Никах көнен билгеләгәч,ташлап кит әле.Авырлы килеш бер башы нишләде микән ул җаным?Күпме күз яшьләре түкте микән?
Көтелмәгән яңалыктан Гәрәйне хисләр ташкыны күмеп китте.Гөлнара белән бергә уздырган мизгелләр, кадрлар сыман күз алдыннан уздылар.Ә нинди бәхетле иде бит алар.Менә шул эзләп тапкан бәхетне бер тиенгә ярамаган горурлык җимерде дә атты инде.Бәллүр савыттай сөюне бәреп ватты.
Бәлки,Сәкинә апа, бала чынлап та минекедер, диде ул,үз әйткәннәренә үзе ышанмыйча.Син ничек уйлыйсың.Бәлки,врачлар ялгыш диагноз куйганнардыр.
Синеке дип,сәгать буе тәкарлыйм бит инде, Гәрәй.Синеке булгач,синеке инде.
Белмим апай, ни әйтергә дә белмим.
Сәкинә апасы тагын дулап китте.Белмәгәч,киреңне тукып утырма әле,яме,диде ул ачуланып.
Гөлнара гафу итәр микән?диясе урында, белмим, дип сару кайнатып утырасың монда.
Ул хатын безнең вокзалдан утырды, димәк Ул мондагы.Икенчедән, бик чибәр һәм син әйткәнчә күзе кылый.Димәк бу Гөлнара.Ә балага килгәндә,синең бала чагың ул.Шул хәтле охшаган, шундый,шундый матур бала.Алай гына түгел,колаклары да берсе зур, берсе кечкенә.Я,менә шуннан соң да нәрсә диярсең?
Исемен сорамагансың,апай,име?
Хәәзер менә.Драсте!Син татармы?Минем энем рәнҗеткән кыз түгелме син?дип сорасы идеме?Инде болай да алардан күземне ала алмадым.
Гәрәй бер мәлгә сүзсез калып, башын диванга терәде.Гөлнара, Гөлнара..Менә бит,язмыш сине оныттырырга теләми.Мин үзем дә ничә еллар синең исем беләм яшим.
Сәвия энесенең ниләр уйлаганын чамалап,аның үзен генә калдырырга булды.Әкрен генә торып, ялт итеп торган кухняга чыгып,өстәл әзерли башлады ул.Газ плитәсенә чәй куеп җибәрде.Суыткычтан май,сыр алып куйды,ипи кисте.
Ә менә,хәзер аның урынында Гөлнара булырга тиеш иде бит.Әти, дип кечкенә матур малае йөгереп йөрергә тиеш иде.Мондый горур кешене бу гомер яшәп күргән юктыр, билләһи.
Сәкинә,беренче тапкыр күргәндәй, аш бүлмәсенә,тәрәзә челтәрләренә карады.
Апамның гына гомере кыска булды, дип офтанды ул.Улының хәзер нәчәлник булганын күрсә,ии,сөенер иде инде.Казан уртасында шушындый иркен фатир алуын күрсә тагын?
Гәрәй дә сагына әнисен,сагына балам.Хет гаиләсе булса, мин дә болай кайгырып йөрмәс идем.Үзе бала-чактан ятим калды,хәзер менә баласы әтисез үсә.
Сәкинәне уйларыннан чәйнек сызгырган тавыш бүлдерде.
Гәрәй,әйдә улым,чәй эчеп алыйк, дип чәйнеккә үрелде ул.Ачуланма инде, кызып та киттем бугай.
Юк,апай,юк,ачуланмыйм,дип, Гәрәй кулларын юа башлады.Мин,Сәкинә апа, диде ул,кран тавышын басып, менә бүген генә үзем утырган ботакны үзем чапканны аңладым.
Әгәр син күргән кыз,чынлап та Гөлнар,улы минеке булса,ә апай? Нинди бәхет булыр иде.
Шулар иде инде,Гәрәй,билләһи Гөлнара белән улы иде.Ул баланың матурлыгы,күзләре.Колагының икесе ике төрле булуына хәтле үзенә килешеп тора.
Сәкинә апа!Гәрәй елмаеп,өстәл артына утырды.Мин туган көннәрдә әти белән әни бер колактан гына тартканнар да, шуңа бер колак зураеп калган дип йөри идем,диде ул, кечкенәрәк колагын угалап.Димәк бу тумыштан ук килгән.
Шулай булып чыга инде,энем.Түлке кемнән күчкәнен генә белмим. Ә менә улыңа синнән күчкән.
Улым..бигрәк җанга якын сүз инде, Сәкинә апа.Ә исемен кем дип кушты микән, Гөлнара?
Синең малай булса,сиңа охшаган исемдер инде,я Гәләй,я Мәләй.Үз әйткәннәреннән үзе дә көлеп җибәрде Сәкинә.Ии,яратмадым инде агай, шул Гәрәй исемен,диде ул энесенең аркасыннан сөеп.Әниең каян уйлап тапты ул Гәрәйне?Әтиең белән икебез Мурат,Мурат,дип күпме безелдәп тордык,юк апа барыбер үзенекен итте.
Гәрәй үзе дә апасына кушылып көлә башлады.Матур исем бит,апа.Матур булмаса Гөлнаралар песиләренә Гәрәй дип кушмаслар иде.
Кит аннан,песиләре Гәрәй исемлеме?Алары каян уйлап тапканнар тагын?
Белмим,апай.Беренче тапкыр очрашкач,исемем
Гәрәй,дигән идем,Гөлнара көлеп үлә язлады.Баксаң,песиләре Гәрәй икән. Кызык,дип елмайды Сәкинә.Димәк язмыш юкка очраштырмаган сезне.Әйдә,Аллахка тапшырып,яннарына бар.Бәлки, гафу итәрләр..