Литература
3 Ноября 2022, 11:00

Диңгез суы тозлы ул...

5 бүлек."Кыр чәчәкләре ". 3 өлеш. Авылның күзе үткен, колагы озын, хәтер сандыгы тирән. Кайсы гаилә ничек яши, ни белән яши, берсен дә яшереп булмый. Күрше-күлән тын алганыңнан ук ничек яшәгәнеңне белә. Менә бүген дә капка төбендә хәл җыеп утыручы апалар үзара сүз куерта. Әнә бер аша яшәүче күршеләре Флюра карчык та сүзгә кушылды:

Диңгез суы тозлы ул...Диңгез суы тозлы ул...
Диңгез суы тозлы ул...

Авылның күзе үткен, колагы озын, хәтер сандыгы тирән. Кайсы гаилә ничек яши, ни белән яши, берсен дә яшереп булмый. Күрше-күлән тын алганыңнан ук ничек яшәгәнеңне белә. Менә бүген дә капка төбендә хәл җыеп утыручы апалар үзара сүз куерта. Әнә бер аша яшәүче күршеләре Флюра карчык та сүзгә кушылды:
– Әле кайчан гына Сания өч кыз алып кайткан иде. Бүгенге көндә икесе мәктәптә, берсе өйдә укый. Беркөн, кибетләреннән әйбер алыйм дип, капкаларын ачып керсәм шаккаттым. Фәнисе бигрәк алтын куллы инде. Ишек алдына агачтан үрәле ясап куйган. Нәкъ Тукай Шүрәлесе диярсең. Маңгай уртасындагы мөгезе дә чын. Әле киендереп тә куйганнар үзен. Күргәч, куркып кычкырып җибәрдем. Алдыма чын Шүрәле килеп басты дип торам. Ул бармакларының озынлыгы! Кытыклап үтерергә дә күп сорамас. Минем тавышны ишетеп, Сания йөгереп килеп чыкты. Әнкәсе кебек билләренә таянып, күзләрен кояш яктысыннан каплагандай, кулын маңгаена куеп басты да: «Ни булды?» – дип сорый. «Шүрәлегездән курыктым!» – дигән идем, авызын ерып, рәхәтләнеп көлә.
– Уңган кеше кулына туфрак учласа да алтын итә. Фәнис үз проекты белән төзеде, дигән иде бит өйләрен. Ул өйнең тышы да, эче дә ялт итеп тора. Ишек алдында ук балаларга уйнар өчен җәй көненә уйнар өчен, берничәсе утырып атынырлык итеп, таган ясаган. Зур бассейн алып кайтып куйганнар. Капка төпләрендә кыш көне, чана шуар өчен, кардан тау өя, су сибә-сибә ныгыта. Таудан шуар өчен чанасы, бер-берсе белән узышып, куян куып кайтыр өчен чаңгысы әзерләп куелган, – дип, олы урам башындагы Әнисә карчык та Фәнисне мактап сөйли.
Санияләргә йомышы төшеп кергән, балалар уйнасын өчен бөтен уңайлыклар булдырылган ишегалларын үз күзе белән күргән кешегә бу хакта кат-кат сөйләп торырга да кирәк түгел. Авылдашлары Фәниснең булдыклылыгына шаккатып кына калмыйлар, ятимнәрне сыендырырлык берүк вакытта олы, икенче караганда бала җанлы ир икәнен дә таныйлар.
– Күңелләре белән бала булмасалар, шул кадәр бала алырлар идеме?! Үзләре дә бер карасаң сабый, бер карасаң абый дигәндәй, гел балаларның көен көйләп, шулар белән су коенып, балык тотып, тау шуып мәш киләләр. Әле тагын алып кайтабыз дип әйтәләр икән, – дип, күрше йорттагы килен дә сүз кыстырып куя.
– Булыр, булыр, булдырырлар! Хөкүмәтебез дә андый гаиләләргә булышып тора. Әле Казанга чакырганнар, гаилә бәйрәменә. Бөтен Татарстанны таң калдырып кайтырлар. Күрерсез әле! – дип, үтеп барган хат ташучы да Сания белән Фәнис гаиләсенә соклануын белдерә.
– Бер булганнан гел була дигәндәй! Яратырга акыл кирәк түгел, кешелекле йөрәк кирәк. Бөтен кешегә дә андый олы йөрәк бирелми. Озын гомерле булсыннар! Үстереп, кеше итеп, игелекләрен дә күрсеннәр, – дип, авылның ак әбие авызыннан чыккан сүзләр һәркемнең йөрәгенә үтеп керде.
Үз балалары, үсеп җитеп, читкә таралышканнарга авыл урамында күптәннән ишетелмәгән балачагы шау-шуы да тансык. Андыйлар ишле балаларның авыл җанын уятырлык итеп көлешүләрен, шаяртуларын, күмәкләшеп уйнауларын яратып күзәтәләр.
– Ярый, хәерле булсын! Аның хакына авылыбызның да гомере озыная. Әле бала табам дип атлыгып торучы юк. Хет бала саны ишәер. Бәлки, алардан күреп, башкалар да алып кайтырлар. Ачлык заман түгел. Бер янына икенчесе сыя инде ул, – дип куана өлкән яшьтәгеләр.
– Авылда хәзер көн күрү авыр, диләр. Бер дә авыр түгел. Балалар саф һава сулап, чиста ризык ашап үссен өчен, бөтен шартлар да бар. Мал тоталар. Итен, сөтен, бәрәңгесен, яшелчә һәм җиләк-җимешен сатып аласы түгел. Олы җанлы булуың гына кирәк.
Сугыш чорын күргән олы яшьтәге апалар да Саниянең олы йөрәкле булуына соклана:
– Шулай, сугыштан соңгы елларда урам тулы бала-чага иде. Берсен берсе карап үстерделәр. Берсе дә ач та, ялангач та булмады. Тәүфыйклы булып үстеләр дә, канат чыгаргач, кош балаларыдай таралышып та беттеләр. Бала саны азайса да, бар кеше дә бала ала алмый. Сания кебекләр сирәк ул. Андыйлар авылга бер-ике була торгандыр.
– Дөрес әйтәсез. Менә мин бер генә чит бала да ала алмыйм. Бар кешегә дә мондый әйбер бирелмәгән. Аллаһ сакласын! Мин куркам! Ялгыш кеше баласын рәнҗетсәң, гөнаһысын
кая куярсың?.. Үземнеке үзәктә булыр, түземлегем дә җитмәс, – дип, аның сүзен биш бала анасы Фәгыйлә җөпләп куя.
Авыл җирендә бернәрсәне дә кеше күзеннән яшереп булмый. Кеше теленә керәсең икән, сөйләүчеләрнең авызын тегеп тә, каплап та куя алмыйсың. Авылдашлары акрынлап Сания белән авыз чайкаудан туктады. Эт өрә торыр, бүре йөри торыр, диләр. Сания белән Фәнис тә күңелләре таләп иткәнчә яшәүләрен дәвам иттеләр.
Ни хикмәт, Ташъелга картының әйткән сүзе раска туры килде. Үзенең өч баласы өстенә, өч авыру кыз алып кайткан Сания күзгә күренеп ныгыды. Элек тә ирләр эше белән хатын-кыз эшен аермаган Саниянең, ат җигеп, болынга төшеп китүен, чүмәлә-чүмәлә печәннәрне төяп кайтуын күреп, авыл халкы да тынычланды.
Сания генә тынычланмады. Балалар йортындагы үксез балалар күз алдыннан китми тинтерәттеләр. Ишектән килеп керүгә килеп сырышып, күзгә карап ялвара башлаган кызлар, малайларның тавышлары колагында яңгырап тора.
– Әни, син мине алырга килдеңме? Минем өйгә кайтасым килә. Алып кит мине үзең белән!
Үксез баланың елаганын күреп, таш булып, таш эрер. Бер гөнаһсыз балаларның ялварулары тынгы бирмәгән Сания янәдән документлар артыннан йөгерде. Ашыгу – ахмаклык, кичегү – үшәнлек. Сания кичегүдән курыкты. Ирле-хатынлы янәдән балалар йортына юл тоттылар. Араларында төрле язмышка ия кызлар, малайлар. Ике бертуган кызның язмышлары бигрәк аяныч. Әтиләре аларның күз алдында әниләренең гомерен өзгән. Аларның күргәннәрен оныттырыр өчен генә дә, күпме тырышлык, күпме җан җылысы, түземлек, олы җанлылык кирәк. Балалар йортында һәр балага җитәрлек җылы табылырмы?! Алда аларны нинди язмыш көтә?! Гаилә җылысын берни дә алыштыра алмый. Рәхмәт, Фәнис тә аңлады Санияне. Әле бер балалар йортыннан, әле икенчесеннән алган балалар саны күбәя тора. Инде гаилә сигез ятимне үзенә сыендырды. Ни хикмәттер, Саниянең йөрәк җылысы да, күңел назы да кимеми, балалар күбәйгән саен арта гына тора. Сәламәтлеге дә ныгыганнан-ныгый гына кебек.
... Кызларның мәктәпкә керер яшьләре дә җитте. Күңелле мәшәкатьләр өстәлде. Китаплар бушка бирелсә дә, кием-салымы да, вак-төяге дә кирәк. Дәрес әзерләү өчен, балаларга уңай почмак та булдырасы бар. Ярый әле Фәнисенең кулы алтын. Яшәгән өйләрен нигезеннән алып үзе төзеде ул. Янкорма өстәп зурайткач, өй тагын да иркенәйде. Иренең проекты буенча төзелгән ике катлы йортта барысына да урын җитәрлек. Фәнисе тормыш авырлыклары алдында сынатмый. Юк кына әйбердән дә үз куллары белән йорт өчен кирәкле җиһазын да ясап куя. Колхоз таралгач, паркта аунап яткан К-700 тәгәрмәчләреннән, мотоцикл моторы куеп, арбасын урнаштырып, бер дигән машина ясап куйды. Авыл урамыннан беренче мәртәбә үткәндә, урам балалары артыннан йөгерсәләр дә куып җитә алмадылар. Шуның белән су буена ял итәргә дә, балык тотарга да барып кайталар. Булды шундый еллар. Кием-салым дефицит чакта, су күсесен тотып, аның тиресеннән бүрек тегеп, авыл халкын кинәндерделәр.
Үзгәреш заманы һәр кешегә, һәр гаиләгә үз таләбен дә куя. Муен борылмаса, баш борылмый. Фәнис белән Сания, үз йортларында кибет ачып, вак-төяк белән сату итә башладылар. Мәшәкате күп булса да, ишле гаиләгә өстәмә кереме бер дә артык түгел. Авыл халкына да уңай.
– Сания! Чәем бетеп киткән икән. Бер кап чәй, бер-ике кило писүк, бер шешә сыек май, аннан бер кап тоз кирәк иде, – дип, күршесе йөгереп керә.
– Олы урамга төшеп йөргәнче, сез якынрак. Тиздән җиләк өлгерер вакыт җитә. Писүкне күпләп алып кайталмассыз микән? Миңа ике капчык кирәк. Башкалар да сорый. Аннары синдә әйбер очсызрак. Көтәргә дә бирәсең, – дип, салпы ягына салам кыстыра икенче күршесе.
Саниягә кеше психологиясен тирәнтен аңлау тумыштан бирелгәнме, әллә ярдәмчеллек нәселдән киләме – белмәссең. Кибеттә эш башлап җибәрүгә, бер калын амбар дәфтәре ачып, урамдашларының исемлеген төзеде. Бәяне әллә ни күтәрмәде. Сату эшен юл хакын кайтарырлык, бераз гына керем калырлык итеп алып барды. Шуңа да кеше өзелмәде. Акмаса да тама. Кеше талап баеп булмый. Хәләл көч белән тапканның кадерен белеп тотсаң җитә. Әнисе әйтмешли, нәфесне буйлатмаска кирәк. Балалар да күреп үссен. Эшләп тапканның кадерен белергә өйрәнсеннәр.
Бала кошның авызы зур
булса, авызын ачып тик тора. Үзеңнең дә кадерең китә. Сания белән Фәнис бу кагыйдәне балаларга да ныклап сеңдерделәр. Эшләмәгән ашамый. Ә хезмәт тәрбиясе адәм баласын дөньяда кеше итеп йөртә.
Ире зур келәт төзеп куйды. Склад ролен дә үз өстенә алган иркен келәттә ике суыткыч, ике олы морозилка урнаштырдылар. Балыкны, итне өзмәделәр. Үзе дә балыкчы ир, рөхсәт алып, елга балыгын да булдыра алганча тотты.
Фәнис су буена балыкка җыена башлагач, Сания аңа ипләп кенә сүз кушты:
– Фәнис, әллә малайларны да аласыңмы? Сиңа иптәш тә булырлар. Алар да, бәлки, балыкчы булып китәрләр, су кереп кайтырлар, ял да итәрләр. Мин дә синең өчен борчылып тормам.
Фәнис шул сөйләшүдән соң үзе белән малайларны да ала башлады. Табигать матурлыгын күреп үссеннәр. Балыкның да чиләккә үзе килеп кермәгәнен, һәр эшкә осталык кирәклеген аңласыннар. Сания дөрес әйтә. «Тонкий политик!» – дип, Фәнис мыек астыннан елмаеп куйды.
Ул суе буендагы рәхәтлек. Куерып үскән үләнне ерып, ярның комлырак җирен эзләп табасың. Җайлы урында кармакны, саплап, селәүчәнне эләктереп, суга саласың. Озак та үтми, калкавыч бер батып, бер калкып уйный башлый. Кармакка капкан, көмеш тәңкәләре кояшта елык-елык килеп торган симез сазан балыгын күнеккән җай белән тартып чыгарасың. Нинди генә эшкә тотынсаң да, аны җиренә җиткереп башкаруның сере көчтә түгел – солда. Тоткан балыгыңны, кармактан ычкындырып, сак кына кулыңа алу – балыкчының иң зур шатлыгы. Ә беренче мәртәбә балык эләктергән улыңың ничек сөенгәнен күрү – үзе бер галәмәт. Бармак башы чаклы гына шыртлаканы зур чиләктәге суга җибәргән улы, «урра!» кычкырып, йөзенә җәелгән куанычын кая куярга белмичә, яр буйлап чабып китте. Тынычланып кире әйләнеп килде дә, янәдән кармагына җим эләктереп, инде бу юлы ераграк, елганың уртасынарак ыргытырга тырышты. Авылга кайткач, әтисенә күз кысып, ул: «Башта беләк буе чуртан эләккән иде, ычкынды!» – дип, чын балыкчылар кебек мактанып та алды. Әтиле-уллы кич белән су буендагы маҗараларны өйдәгеләргә көлә-көлә сөйләделәр. Үзе бер кыйсса.
Тора-бара су буе гаиләнең рәхәтләнеп ял итә торган урынына әйләнде. Ык буендагы камышлар, су өстендә йөзеп йөргән аккошлар, сап-сары төнбоек чәчәкләре – таш күңелне дә уятырлык гүзәллек – балалар күңеленә дә күчә. Өйгә кайткач, балалар су буенда күргәннәрен рәсем итеп ясый. Кайсы берсе каләм тибрәтә. Бәлки, рәссам да, язучы да булып китмәсләр. Әмма матурлык яшәгән күңелдә начарлыкка урын табылмаячагына ышаныч туа.
Казлар, үрдәкләр, күркә-үрдәкләр, цисаркалар, кроликларны да, авылда беренче булып, Шәйгәрдановлар гаиләсе үрчетте. Балаларга үрнәк күрсәтүче әти белән әни булгач, башкаларга да өлге бит инде. Күп кенә авылдашлары да, алардан күреп, ят кош-кортларны алып үстерә башладылар.
Бала-чага нәни генә сап-сары йомгакларның үсүеп җитүен, айлап түгел, көнләп санады. Аларны башта каргалардан саклап, аннары ашатып-эчертеп, әниләренә булыштылар. Җим сорап артларыннан калмый чабышып йөргәннәрен күзәттеләр. Алар, төрледән-төрле кош-кортны, сарыкларны, сыер белән кәҗәләрне бер сарайда күргәч, үзләрен зоопаркта кебек хис иттеләр.
Көз көне үрдәк-казларны суеп, кызлар белән өмә ясап чистарту үзе бер күңелле мәшәкатькә әйләнде. Каз маенда йөздереп пешегән коймаклар белән сыйлану гына да ни тора! Бәлеш турында әйтеп тә торасы юк инде. Каклаган каз-үрдәкне дә балалар бик яратып ашыйлар. Кызларга, үзләре әйткәндәй, бигрәк «повезло»! Татар халык ашларын әзерләү осталары булып үсәләр. Кем нәрсәгә хирыс, шуңа тотына. Эшнең һәркайсын да кеше эшли. Җиренә җиткереп эшләргә генә кирәк.
Олы йөрәкле Санияның өе иркен, күңеле киң. Ул үзендә тау-ташларны актарырлык көч барын тоя. Юк, ул тау-таш актарырыга җыенмый. Бары тик булдыра алганча, күңеле кушканча яшәргә, үксез балаларга гаилә җылысы бирергә омтыла.
... Сания белән Фәнис Шәйгәрдановлар тормыштан риза булып, биргәненә шөкер итеп, сөенеп яшиләр. Хөкүмәт тарафыннан күрсәтелгән игътибар, ярдәм дә күңелләрен күтәрә. Менә иртә белән Сания районга киткән иде, кояш төшлеккә менеп җиткәндә, кош тоткандай очынып кайтып керде дә тизрәк яңалык әйтергә тырышты:
– Фәнис! Мине Казанга чакыралар.
Районга чакыру җибәргәннәр.
Президент 8 Март бәйрәмендә хатын-кызларны зурлау тантанасына җыя икән. Миңа да әзерләнергә куштылар.
– Чакыргач барырга кирәк. Газетага язып, радиодан, телевизордан гел сөйләп торалар бит. Күп балалы гаиләләргә дәүләтнең карашы үзгәрде. Без үскәндәге кебек түгел. Төрле-төрле программалар буенча ярдәм итәләр. Бәйрәмнәргә чакырып зурлыйлар. Димәк, сине дә лаек дип тапканнар, – дип хуплады ире.
– Әтисе, син алай дисең дә бит! Әллә ничек куркыта да, кыен да. Андый зур кешеләр белән очрашырга барганда киярдәй затлы киемнәрем дә юк.
Ир хатынына беренче мәртәбә күргәндәй гаҗәпләнеп карады, башыннан әллә нинди уйлар йөгереп узды: «Ни дигән була ул? Соң иренең дә, үзенең дә бер минут тик торганы юк. Хәерче заманмыни? Кибеттә ни теләсәң, шул бар. Акчасыз кешеләрмени? Шәһәр дә ерак түгел. Бар да җаның теләгәнне сатып ал! Ник акча тотасың, кая куясың дип сораганы бармы?!. Ай-яй, бу хатын-кызны гомер буена яшәп тә аңлап бетерә торган түгел икән». Фәнис гаҗәпләнүен яшерә алмады:
– Ну, әйттең син, хатын! Сүз сөйләем дип, җыр җырлавыңмы бу! Соң, кием юк дип, шундый җиргә бармый калалармыни?! Акча үзеңнең кулыңда. Мин алып кайтып бирәм, син тотасың. Әйдә, иртәгә Чаллыга алып барып кайтам үзеңне. Син бит, кибеткә әйбер алырга керсәң: «Миңа кием кирәкми, булганы җиткән!» – дисең.
– Юк ла инде, әткәсе! Болай гына әйтүем. Затлы кешеләр янында йөргән бармыни? Ничек киенәләр икән дип кенә борчылам, – диде Сания, иренә карап.
– Районга да гел чакырып торалар үзеңне. Кешедән ким җирең юк. Агачны да яфрак бизи. Матур итеп киенеп куйсаң, әле син кызларга биргесез. Президент тиклем, президент чакыргач барасың инде, хатын. Теләсә кемне чакырмыйлар анда, – дип, хатыны өчен горурланып җавап кайтарды Фәнис.
Сания тәненә ятып торган, яшел төстәге йон күлмәген киеп, көзге алдына килеп баскач, үзен танымый торды. Алтынсу чәчләрен күпертеп ясаган причёскасы да, сизелер-сизелмәс кенә буялган каш-керфекләре дә, тыйнак алсулык бөркеп торган ике бит алмасы, яңа гына пешеп килгән чиядәй иреннәре дә, кигән киеме, энҗе муенсасы да бик килешле. Күрсәнә, Фәнисе әйткәндәй, авыл хатыны гына димәссең...
Сания – бөтен Татарстанга билгеле Ана. Үзләренең өч баласы янына ата-ана назыннан мәхрүм калган сигез баланы – җиде кыз һәм бер малайны сыендырды. Менә ул, ире, балалары белән саубуллашып, райондашлары белән юлга чыгып, Казанга китеп бара. Бөтен Татарстан алдында, башкаланың иң затлы тантаналар залында, Илбашы Минтимер Шәрип улы Шәймиев аның кулына машина ачкычы тапшырганда, күңелен биләп алган шатлык, горурлык хисләре Саниянең керфекләрен дымландырды. «Аналарны зурлый белгән илдә яшәве – нинди зур бәхет! Аның тыйнак хезмәте, балаларга бүлеп биргән күңел җылысы мактауга лаек икән ләбаса. Кем уйлаган, өйдә балалар тәрбияләгән өчен, шундый бәхет елмаер дип. – Үксезләрне сыендырган чакта, андый уйлар башына кереп тә карамады. – Хикмәт бит бүләктә түгел, ил хөрмәтен күрүдә. Әнисе әйткәндәй, үз балаңны караган өчен дә, хөкүмәт акча түләсен әле! Ә инде балаларны тәрбиягә алган гаиләләргә бөтен шартлар тудыралар. Әле унсигез яшькә җиткәч, һәрберсенә квартира да бирәчәкләр. Рәхмәттән башка ни дисең инде... Районда да, авылда да бер бәйрәмнән калдырганнары юк. Әнисе, мәрхүмә, бу хәлләрне күрсә ни дияр иде икән?»
Сания юл буена уйлары белән сөйләшеп кайтты: «И, Фәнис белән балалар сөенерләр инде. Хәзер кайда барсак та, җайлы, уңайлы микроавтобусыбыз булды. Авылыбыз да төзекләнгәннән-төзекләнә бара. Үзәк юл белән авыл арасында асфальт юл. Авылыбызда Җәмәгать үзәге ачылу да – безнең өчен зур шатлык. Сигез ел буена эшләми торган Мәдәният йортына илтә торган юлга тузан кундырмыйбыз. Балаларыбыз авыл халкы алдында рәхәтләнеп чыгыш ясый, аралаша, күңел ача. Бергә җыелып бәйрәм итәбез...
Альфия Ситдикова.

Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас