Литература
2 Ноября 2022, 07:00

Кылый

11-12 бүлек Өйдәгеләр белән шатлыгын уртаклашты да, ут йотып кичне көтә башлады Гөлнара.Нишләргә?Сөенәсе урында башында тик бер уй иде аның.Нишләргә?Нишләргә?Һәм менә, машинадан төшкән ут көлтәсе өй эчен яктыртты.Килде..Шуның белән бар да бетәр микән инде?Гөлнара, ашыкмыйча гына тунын, бер якка янтайтып норка береткасын киде.Ярар, нәрсә булса шул булыр.Иң мөһиме балам булачак.

КылыйКылый
Кылый
Өйдәгеләр белән шатлыгын уртаклашты да, ут йотып кичне көтә башлады Гөлнара.Нишләргә?Сөенәсе урында башында тик бер уй иде аның.Нишләргә?Нишләргә?
Һәм менә, машинадан төшкән ут көлтәсе өй эчен яктыртты.Килде..Шуның белән бар да бетәр микән инде?
Гөлнара, ашыкмыйча гына тунын, бер якка янтайтып норка береткасын киде.Ярар, нәрсә булса шул булыр.Иң мөһиме балам булачак.
Әни, мин Гәрәйгә дә фатирны күрсәтеп кайтам әле, диде ул, уйланып.Озак та тормамдыр.
Ярар, барыгыз бар.Кайчан кайтасын үзегез карарсыз инде.Беренче тапкыр очрашуга чыкмыйсың бит.
Пока, әни.Без киттек.
Гөлнара урамга чыкканда, Гәрәй көлә-көлә капкадан керә иде инде.
Сәләм, матурым!диде ул.Котлыйм, фатир алуыңа мин бик шат.Әйбәт булган, бик әйбәт.
Гөлнара, коры гына рәхмәт дип, машинага кереп утырды.Йөрәге нәрсәдер буласын сизгәндәй, шөбһәләнеп типте, җаны да нигәдер үз урынында түгел иде аның.Миңа ышанырмы Гәрәй, юкмы?
Уйланып барып йортлары каршына килеп туктаганнарын да сизмәде Гөлнара.Сөйгәненең бу йортны каян белгәне белән дә кызыксынмады.
Бары сүзсез генә подьездга кереп, фатир ишеген ачты.Беренче катта булды инде Гәрәй, диде ул әкрен генә эчкә узып.Бәлки әле әйбәтрәктер дә.Баскычлар буйлап менәсе юк, ачтың кердең.
Шулай, матурым, бик җайлы гына булган.Аннары, кара әле, Гөлнара, кояш ягы булган бит.Бүлмәсе дә бик иркен.Элек кечкенә кечкенә итеп өеп куялар иде, хәзер өйрәнеп киләбез, Аллага шөкер.Зур булмаган гаиләгә менә дигән.
Үземә дә бик ошый,Гәрәй,диде Гөлнара,зур тәрәзә каршына басып.Каршыда гына кечкенә булса да парк та бар.
Гәрәй,әшлекле кыяфәт белән фатирны карап чыкты да:Молодцы, булдырганнар , диде.Җитмәсә,планнан алда да бит әле.Без дә менә тиздән тугыз катлы йорт тапшырабыз.
Ләкин Гөлнарасының аны ишетмичә дә, уйланып торуын күреп, аптырап кызга карады.
Аргансың бугай,матурым, диде ул, сөйгәненең кулыннан тотып.Бу хәлдә сине беренче күрәм.Нәрсә булды? Көлмисең дә, сөйләшәсең дә килми бугай.Әллә.. әллә фатир алгач, мине яратмый башладың инде?
Юк сүз сөйләмә, Гәрәй.Гөлнара сүзсез генә ишеккә таба атлады.Чынлап та кәефем юк, бүген, ачуланма, яме.Әйдә, кайтабыз!
Кайтабыз тек кайтабыз инде Гөлнара.Ләкин күреп торам, эш монда кәеф юктан гына түгел.Бәлки әйтерсең, ни булды?
Ни булды, ни булды...Гөлнара сүзсез генә машинага кереп утырды.
-Әйдә, Гәрәй, авылга кайтабыз.
Гәрәй аптырап, машинасын кабызды.Ни әйтергә белмичә, бер кызга карады,бер юлга.
Әллә, шушы фатирда үзе генә яшисе килә микән?дип уйлады ул.Әллә инде кияүгә чыгарга кире уйладымы?Сизеп торам бит,нидер булган.
Гәрәй машинасын Гөлнараларның өйләрен узып, үзләре яратып серләшә торган җиргә туктатты.Бөтен дөнья гүя ак нурга күмелгән.Әле генә яуган яфраклар яңгырын алыштырып,ябалак карлар бөтерелә.
Агачларга ефәк күлмәк булып, ак бәс сарган.
Көзләрне яратам, дип әйтә идем, Гөлнара,кышлар да бик матур икән бит.Кара әле бер урамга!Дөнья матур, дөнья киң..
Матур, матур..Көзләр дә, кышлар да матур.Язлар да..
Гәрәйнең түземлеге бетеп, Гөлнараның кулыннан тотты.Ә хәзер, хәзер дөресен әйт, матурым!Ни булды? Мине яратмый башладыңмы?
Уйланып утырып, Гөлнара үзенең ни әйткәнен сизмичә дә калды.Уенда ни, телендә шул иде аның.
Мин авырлы.Гәрәй, безнең балабыз булачак.
Салонда үле тынлык урнашты.Гәрәйнең ачудан, мускуллары тартышты, күз аллары караңгыланып, чытырдатып машина руленә ябышты.
Нәрсәәә? диде ул, бармакларын бер учка йодрыклап.Гөлнара,нәрсә дидең? Нинди бала ?Кемнеке?
Безнеке, синеке..диде Гөлнара, каушап.Гәрәй, минем балам булачак.Синнән..
Гөлнара, моның булуы мөмкин түгел.Мин бит бала алып кайтырга сәләтсез!Диагнозларны үзең, үз күзләрең белән укыдың бит.Нәрсәгә миннән көләсең?
Көлмим, Гәрәй, көлмим.Мин чынлап та синнән балага уздым.Диагнозны бәлки ялгыш куйганнардыр.
Диагнозны ялгыш куйганнар?Ике хатын белән еллар буе торып берсеннән бер бала булмады.Синең белән берничә тапкырдан..
Белмим, Гәрәй,мин үзем дә сөенергә дә, көенергә дә белмим.Ләкин бала синеке, шуны төгәл беләм.
Гөлнара, без бит сөйләштек.Арада бернинди ялган да, хыянәт тә булырга тиеш түгел.Бәлки мине сөендерергә теләп, башка белән...
Син нәрсә сөйлисең, Гәрәй!
Гөлнара!Ничек кенә авыр булмасын, ничек кенә сине яратсам да мин хыянәтне кичерә алмыйм.Бу хакта очрашкан көнне үк әйттем.Кичерә алмыйм..
Гөлнараның үкереп елыйсы,бала аныкы гына икәнен аңлатасы килсә дә , үзен кулга алды.Еламады да, ялынмады да.
Ярар, диде ул, сабыр гына.Ярар, Гәрәй.Ышану, ышанмау синең үзеңнән тора.Синең алда минем йөзем ак.Шуңа күрә, акланасым килми.Китә аласың..
Синнән моны көтмәгән идем, Гөлнара.Мин бит сине генә яраттым.Ятим балалар алып, бәхетле тулы гаилә турында хыялландым.Ә син? Син ниндидер бер очраклы очрашу аркасында барын да җимердең.Эх, Гөлнара, Гөлнара..
Беркем белән дә очрашмадым.Синнән авырга узганны хыянәткә саныйсың икән, сана.Әйдә, алып кайтып куй, Гәрәй.Бүтән сиңа әйтер сүзем юк.
Гәрәйнең йөзен кара болыт каплады.Үз үзенә, профессорның диагнозына сукырларча ышануы, башкалар турында уйларга ирек куймады аңа.Бәлки,Гөлнара ялганламыйдыр,бәлки бала чынлап та минекедер,дигән уй ялгыш кына да башына килмәде Гәрәйнең.Горурлык хисләрен теләсә дә җиңә алмады ул.Бала һич тә аныкы түгел.Гөлнара кем белән булса да хыянәткә барган.
Шулай итеп, тиздән өйләнешәбез дип йөргәндә генә,үз бәхетләренә үзе нокта куйды Гәрәй.Имеш сөйгәне хыянәтче.Имеш хыянәтне теләсә дә кичерә алмый.
Берничә сәгатьтән кара коелып кайтып кергән Гөлнараны күреп, әнисе куркып калды.Тукта әле, кызым, чишенми тор диде ул, тиз тиз киенеп.Башым авыртып тора, икәү бергә һава сулап керик әле.
Урамга чыгуга Айсылу кызын култыклап алды.Әйдә,түбән очны бер әйләнеп меник әле, диде ул, аяк астындагы карны шыгырдатып.Ии, бигрәк саф, рәхәт һава.Йөрисе дә, йөрисе.Йолдыздарны мин әйтәм, кара әле,ничек чекерәеп торалар.Суытыр наверно.
Гөлнара әнисенең сүзләрен гүя ишетмәде дә.Әни, мин авырлы, дип өздереп Айсылуга карады.Күңел юкка болганмаган.
Кызының шулай кәефсезләнеп, тиз арада нигә кайтып керүен ана йөрәге аңлап алган иде инде.
Теге песи ышанмыймы?диде ул,Гәрәйгә ачуы килеп.Терсәген бер тешләр әле, соң булуы бар.Һеей,син аны бездетныйны,бәтинкә башы.
Әнисенең сүзләрен ишетеп, көннәр буена беренче тапкыр көлеп җибәрде Гөлнара.
Синең янда, әни, елыйсы кеше дә көлә бит, диде ул атлый-атлый.Ничек шулай шат күңелле булып була ул?
Шатланмыйм да, көлмим дә, кызым, диде Айсылу җитди генә.Сиңа гына шулай тоеладыр.Теге песине сүгәм бит.Сөенәсе, шатланасы урында, селәгәен агызып утырган буламы.Кемнән булсын ди инде ул бала, я, кемнән? Әллә, Гөлнара?
Нуу, әни, син дә,әллә нәрсәләр уйлап чыгарма инде яме!Гәрәйдән башка берәүгә дә хәттә,күтәрелеп тә карамадым бит,әни.
Үзе нәрсә, ди соң нәчәлник кисәге.
Нәчәлник кисәгеме? Син хыянәтче, ди.Минем балам булуы берничек тә мөмкин түгел, ди.
Иии, тиле бәрән орлыгы чәйнәгән нәрсә!Үшән, кирлемән..Сүзем юк..
Ярар,әни,ярар.Баш бетмәгән бит.Барыбыз исән саулар, Аллага шөкер.Фатирым бар,эшем дә хәзергә бар.Бер баланы үстерербез әле, әни.Барыбер башка кеше кияүгә алмас, хет балам булыр.
Әйе, Гөлнара,фатир вакытында булды.Ярый әле,энеңә бүләк итәм, дип ташламаган идең.Читен булыр иде.Ә болай, әтиең белән киңәшләшик тә, иртәгә үк карават, шкафлар алырбыз.Яши яши калганнары да булыр.Икесе ике төрле колаклы балаң гына исән сау тусын.
Колаклары чурт с ним, әни!Күзләре кылый була күрмәсен, диген син.
Булмас, Гөлнара,булмас Аллах бирса.Үзең кебек бик матур бер кыз бала туар Ходай кушып.
Әни,син мине ачуланмыйсыңмы?Казанга киткәндә бик әйбәтләп әйткән идең югыйсә.Менә бит..Теге песи, минем балам булмый дип текелдәгән иде .
Ярар, балам.Текелдәсә,текелдәп торсын.Гомер дә узып бара,бала алып кайта алсаң бик әйбәт.Башкага кияүгә чыкмыйм дисәң,үзеңә бер иптәш булыр.Ә теге кирлемәнгә ялына күрмә,Гөлнара.Яныңа ялынып киләчәк әле ул.Әбизәтелне киләчәк.
Әнисе белән сөйләшкәннән соң, җиңеләеп калды Гөлнара.Үз үзенә ышаныч, яшәү дәрте артты.
Ярар, димәк бу минем күрәчәк, дип уйлады ул.Язмыш Гәрәй белән аерды, аның каравы бала бүләк итте..
Әти әнисе белән киңәшләшеп, Гөлнара да яңа фатирына күченергә әзерләнде.Әз мәз җыеп барган акчасына челтәр шторалар,язны хәтерләткән чәчәкле матур обоилар алды.Фатир эчен үзенчә рәткә китергәч,карават,шкафлар да үз урынын алдылар.Ачкыч алып,атна була дигәндә Гөлнара яңа фатирда яши дә башлады.
Тиздән бар халыкның яраткан бәйрәме яңа еллар.Кешеләр сөенә-сөенә чыршы бизиләр.Яңа ел өстәленә ашамлыклар алалар.Бар җирдә бәйрәм рухы.Төрле почмаклардан бәйрәм белән котлау телеграммалары оча.Матур матур яңа ел открыткалары,хатлар килә.Йөзләрдә шатлык нуры балкый.
Кыскасы, яңа ел.Якты хыяллар, ак өметләр.
Ләкин,менә Гөлнарага гына бу яңа ел кабат газаплар бүләк итәргә маташа.Шушы ак карлы,кышкы көндә никах ясарга әзерләнеп йөргән Гәрәй,сөйгәненең авырлы икәнен белүгә юкка чыкты.Гөлнара:Бәлки, аңына килер, ялгышканын аңлар, дип, өзгәләгеп көтсә дә, ни янына килмәде,ни шалтыратмады ул.
Ә бер көнне,Фоат Нагыймович үзенә чакырып алды кызны.
Кер, сеңлем,кер,утыр әле, диде ул урындыкка ишаралап.Гәрәй Ильясович шалтыратты, Гөлнара.Мин аңламыйм, сезнең арада ни булды? Нинди хыянәт инде ул?
Мин үзем дә аңламыйм, Фоат абый!Гәрәй нәрсә уйлап чыгаргандыр, ләкин мин аңа хыянәт итмәдем.
Кемнәндер авырга узган, диде ул сине.Чынлап та, Гөлнара, син авырлымы?
Гөлнара оялып,карашын аска яшерде..Бите генә түгел,хәттә чәч төпләренә хәтле кызарып чыкты аның.
Әйе, диде ул, пышылдауга күчеп.Фоат абый, ләкин туасы бала чынлап та, аныкы бит.Нигә миңа ышанмый ул?
Җитәкче кеше, бармакларын өстәлдә биетеп, Гөлнарага сынаулы караш ташлады.Даа, диде ул.Даа..
Гөлнара, ә син Гәрәйнең бала алып кайтуга сәләтсез икәнен белә идеңме?Теге вакытта мин үзем дә ул хакта әйтергә теләгән идем.Ләкин, бу дустымның шәхси сере дип, тукталып калдым.
Сез нәрсә инде, Фоат Нагыймович!Димәк сез дә шикләнәсез?
Белмим, Гөлнара, бел-мим.Ике тапкыр өйләнеп,ике гаиләсендә дә баласы булмады бит.Диагнозларын укыгач, ул гына түгел, үзем дә бик кайгырдым.Ә менә хәзер,мин Гәрәйдән авырлы дисең!
Әйе, Фоат абый, бу чынлап та шулай.Ышанасызмы,юкмы, бу сезнең эш.Хәзергә балам Гәрәйнеке дип исбатларга дәлилем юк.Ләкин, ул бәлки әтисенә охшап туар.Ул вакытта менә ышанырсыз.Шулай дип, Гөлнара урыныннан торды да, җитәкчегә төбәлде.Ә мин җүләр, диде ул, еламаска тырышып.Минем кебек кылыйны яратучы кеше дә табылды дип, сөенгән идем.Ләкин, ялгышканмын.Кемгә кирәк ди,ике күзе ике якка карап торган кыз.
Фоат нидер әйтергә җитешкәнче, Гөлнара артыннан ишек ябылган иде инде.
Юк, Гөлнара хыянәткә бара торган кыз түгел, дип уйлады ул.Бәлки, бала чынлап та дусныкыдыр, ә профессорлар ялгышканнардыр.Тәәк, тәәк..Фоат, урыныннан торып,ишекле түрле йөри башлады.Гәрәй белән сөйләшергә кирәк,ашыгып,араларны өзмәсен, шалтыратыйм әле.Тәәк..Фоат дулкынланып телефон номерларын җыйды.Алооо!Ишетеләме?
Сәләм, Гәрәй!диде ул, трубкада дустының тавышын ишетеп. әллә Гөлнара белән сөйләшеп карыйсызмы соң.Гөлнара һич тә бу эшкә..
Ләкин, Гәрәй дустына әйтеп бетерергә ирек бирмәде.
Йөрәгемне яндырма,Фоат, ишетәсеңме?диде ул,төксе генә.Әллә диагнозларны биреп җибәримме, укырсың.
Кара әле, Гәрәй, син аны күзләре өчен ташларга булдың мәллә? Дөресен әйт.Алло..Алло..
Ләкин,тегесе телефон трубкасын куеп өлгергән иде инде.
Да, дип кабатлады Фоат.Кайсыгызга ышанырга.
Шул вакыт,әкрен генә ишек шакып, кадрлар бүлеге мөдире килеп керде.
Менә, Фоат Нагыймович, диде ул, җитәкчегә бер бит сузып.Гөлнара Ильясовна отпускага гариза язып кайтып китте.Аннан соң расчет алырга килермен,яңа экономистка барсын тапшырдым дияргә дә кушты.
Кайтып китте?
Әйе,нигәдер елаган сыман иде ул.Бер бер хәл булмагандыр бит.Ике-өч көннән никах көне дә иде бугай?
Никахлары булмый.Гәрәй Ильясович белән сүзгә килгәннәр.
Әй лә, була инде ул.Килешерләр әле.
Мөдир,ничек әкрен генә килеп керсә, шулай чыгып та китте.
Белмим, дустым, белмим..Килешерләр микән.Димәк, эштән дә китәсең, Гөлнара.
Әйе, чынлап та,Гөлнара чираттагы ялыннан соң, башка эшкә күчеп, яңа елдан яңа тормыш башларга әзерләнде .
Җитте сиңа, диде ул, язлар исе килеп торган яңа фатирына узып.Күпме еларга була? Әти әниең исән саулар, туганнарың, өр яңа фатирың бар.Һәм иң мөһиме балаң булачак.Балаң Аллах бирса!Сөенергә кирәк, Гөлнара, сөенергә.
Шулай дип, үз үзен юатырга маташса да, күңелен ниндидер бер бушлык биләп алды аның.Ялгызлык хисе кабат әйләнеп кайтып, үзәген өзде.
Ул китә, кайтмаска дип китә,
Соң килде мәхәббәт-ник китә?
Яраткан җыры күзләренә тагын яшь элпәсе каплады Гөлнараның.Китәрлек булгач, нигә очрадың инде? Нәрсә дип юлларыма чыктың? Гәрәй?Ә мин сиңа шундый ышанган идем.Туган көнеңә бүләк тә алган идем бит әле.Гөлнара, тумбочкадан бер кечкенә тартманы кулына алды.Куе зәңгәр төстә матур бер галстук.Язмышым, язмышым, диде ул, яңаклары буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен сөртеп.Нигә шундый кырыс соң син?Нигә тагын сөйгәнемне тартып аласың инде?
Хуш инде, мәңгегә хуш инде.Гөлнара үзе дә сизмичә җырның сүзләрен кабатлады.Китә яз, китә наз, кыш инде.Әйтерсең, минем өчен генә язылган җыр.Гөлнара бүләгенә карап бераз уйланып торды да, үзенә әмер биргәндәй:
Юк,Гөлнара, юк.Оныт син бу җырны.Гәрәеңне оныт, дип, тартманы кире тумбочкага тыкты.
Булды, җитте!Бүгеннән үзем, туачак балам өчен генә яши башлыйм.Димәк, так яратылганмын.
Яңа елны, әти әнисе белән өчәүләп, яңа фатирда каршы алды алар. Рәхәтләнеп ял иттеләр, телевизор карадылар.
Ә яңа елдан соң фатирын матурлады Гөлнара.Стенага яз, җәй сурәтләнгән картиналар алып элде.Тәрәзә төбенә матур матур гөлләр утыртты.Урамда ишеп ишеп кар ява, ә фатирда гүя ямьле җәй.Гүя һәр почмактан җылы нур бөркелә.Ләкин менә Гөлнараның күңелендә генә сары көзләр.Сөйгәнен күпме генә онытырга теләсә дә, булдыра алмады ул.Я,ул елмаеп төшләренә килеп керә.Я, уйларында бармак яный.Авыр, бик авыр иде Гөлнарага.Аның хәлен, үзләре дә аерылу ачысын татыган ялгызлар бик яхшы аңларлар .
Ләкин ни генә булмасын, көннәр уза,тормыш алга бара.Гөлнараның да чираттагы ялы акрынлап бетү ягына басты.
Нишләргә, кая барырга? Авырлы икәнен белгәч, яңа эшкә алырлармы?
Уйланып йөри торгач, Гөлнара эшенә барып кайтырга булды.Хет, яңа экономист алырга булмасалар да, декретка чыкканчы, яраткан эшендә эшләр иде.Болай, белмим инде? Эш эзләргә туры килмәгәе.
Конторага килүгә, сразу икенче каттагы җитәкче бүлмәсенә менде Гөлнара.Аңа хәттә шушы баскыч, стеналар да сәләм бирә булып тоелды.Отпуска вакытында гына да ничек сагынган ул эш урынын,хезмәттәшләрен.Ә бөтенләйгә киткәндә йөрәге ничек түзәр? Ашыгулар ялгышуга илтә дип, ашыктым, бик ашыктым.
Секретарь кыздан рөхсәт сорап, Фоат Нагыймовичның ишеген ачты Гөлнара.Үзе авыз эченнән әйтәсе сүзләрен барлады.
Ә, Гөлнара!Гөл-на-ра дип, кызның исемен кабатлады җитәкче.Уз әйдә, утыр.Ничек хәлләр?
Әйбәт, Фоат абый, үзегезнең хәлләр ничек? Мин рассчет алырга гариза язармын дигән идем.Ял көннәремнең ахыргы көннәре.
Китәм дисең инде, алайса?
Китәргә туры килә инде, Фоат Нагыймович.Яңа экономистны чыгарып булмый бит инде.Гәрәйгә ышанып, ашыктым шул.
Әйее, әйе, сеңлем, болай булыр, дип мин дә уйламадым.Мин үземне дә гаепле сизәм, Гөлнара.Акыллы, үтә ышанычлы ир дигән идем бит.
Юк ла инде, Фоат абый, сезнең нинди гаеп булсын ди? Рәхмәт кенә сезгә.
Барыбыз да гаепле инде монда, ярар, буласы булган. Кара әле, Гөлнара, авырлы булуыңны белгәч тә, тиз генә эшкә алам дип торучы булмас.Әллә бездә каласыңмы?
Бик үк ышанып бетмәсә дә, Гөлнараның күңел түрендә мондый өмет пыскый иде әле.
Бездә каласыңмы?Гөлнара сизмичә дә, җитәкченең сүзләрен кабатлады.Ләкин, Фоат абый, белеп торам, штат юк бит, дип куркып кына җитәкче кешегә карады ул.Бик теләп калыр идем.
Авырлы килеш, башка җиргә күченеп йөрү кыен булыр,сеңлем, дип сөендерде Фоат.Лабораториядәге Рәсимә апаең ике айга үз хисабына ял сораган иде.Әнисе авырый икән.
Син әйдә, ике көннән шунда чык.Раствор, бетон кубикларын станокка тыгып тикшерү әллә ни авыр булмас.Аннары, кирәк чакта экономистка да белгәннәреңне өйрәтерсең, соңыннан тагын бер җае чыгар.Я, ни диярсең?..
Гөлнарааа, ишетмисеңме әллә?
 
Альфира Кадырова.
Дәвамы бар.
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас