Литература
2 Ноября 2022, 11:00

Диңгез суы тозлы ул...

5 бүлек. "Кыр чәчәкләре ". 2 өлеш. Иртән Чаллыга юлга чыккан ир белән хатын кичкырын гына авылга кайтып җиттеләр. «Мама, моя мама!» – дип, куенына сыенган кызлары белән сөйләшә-сөйләшә кайткан Сания, авыл күренүгә: «Это наша деревня! Вы сейчас будете жить в деревне. Дома вас ждут сестра и два брата. Вы теперь – мои дети. Будете меня, отца, сестру и братьев слушаться, будем жить дружно. Вы согласны?!» – дип күзләренә карады. Кызлар, елмаеп, баш кактылар.

Диңгез суы тозлы ул...Диңгез суы тозлы ул...
Диңгез суы тозлы ул...

Иртән Чаллыга юлга чыккан ир белән хатын кичкырын гына авылга кайтып җиттеләр. «Мама, моя мама!» – дип, куенына сыенган кызлары белән сөйләшә-сөйләшә кайткан Сания, авыл күренүгә: «Это наша деревня! Вы сейчас будете жить в деревне. Дома вас ждут сестра и два брата. Вы теперь – мои дети. Будете меня, отца, сестру и братьев слушаться, будем жить дружно. Вы согласны?!» – дип күзләренә карады. Кызлар, елмаеп, баш кактылар.
Өй янындагы бакча шау чәчәктә. Инде алмагач, чия куаклары туй киеме кигән кәләштәй ак күлмәктән хуш ис бөркеп утыралар. Табигать тә ятимнәрнең язмышларын үз кулына алган парларның
кыюлыгын, рухи батырлыгын хуплый сыман.
Чынлап та, әгәр дә һәр гаилә бер генә баланы тәрбиягә алса да, балалар йортлары бушап калыр иде. Дөрес тәрбия күреп үскән балалар үзләре дә тормыш корганда ныклап уйларлар, тигезлекнең кадерен белеп яшәрләр, үз сабыйларын үзләре үстерерләр иде.
Сугыш чорында да бу кадәр ятимнәр булмаган. Җәмгыять нык үзгәрде. Менә бу балаларның нинди гөнаһы бар? Кем гаебе белән алар ятимнәр йортына килеп эләккән?! Ни өчен әти-әниләре юлдан язган?! Ни өчен авыллардагы рухи тамырларыга балта чабалар? Кемнәргә кирәк булды колхозларны тарату, кечкенә авылларны берләштерү? Бу сәясәтнең нигезендә нәрсә ята? Авылда эш беткәч, күпме кеше шешәгә үрелде? Иң аянычы хатын-кыз эчә башлады. Ә хатын-кыз сазлыкка бер кереп батса, аны тартып чыгару мөмкин түгел. Менә шул хәлләрнең нәтиҗәсе – балалар йортлары шыплап тулды.
Сания авыру белән көрәшеп яткан мизгелләрдә бу хакта еш уйланды. Үсеп килгән өч баласының киләчәге, эшсезлек, авылдагы кырыклап егетнең буйдак килеш картаеп килүләре, кызларның кияүгә чыкмый гына бала табу очраклары аның да күңелен бимазалый. Сугышлардан исән калган авылның бетүгә таба йөз тотканын күрү бигрәк тә нык җанына тия. Авыруы гына сәбәпче түгел. Ничәмә-ничә гасырлык тарихы булган авылны яшәтәсе, яшәртәсе килү теләге дә ятимнәрне кызлыкка алырга этәрде. Менә бит кызлар ничек өйнең бөтен җирен кызыксынып күзәтәләр. Сорау-артыннан сорау ява: «Мама, а это что такое?! А это можно потрогать?! А это для нас?!»
Алия кызларны энеләре белән таныштырды.
Табын янына утыргач, ризыкка үрелергә кыенсынып, өч кыз да Саниягә күтәрелеп карадылар. Балалар йортында өлешләп биргәнне ашарга өйрәнгән кызлар һәркемнең ризыкны үзенә җитәрлек итеп алып ашавына гаҗәпләнделәр сыман. Сания хәлне сизеп алып:
– Еды у нас много. Ризык күп! У нас всё своё. Үзебезнеке! Ешьте! Ашагыз! – дип, аларга русча да, татарча да эндәште. Тамак туйдырган балалар, бераз күнегә төштеләр сыман. Карина: «Мама, можно нам выйти на улицу?!» – дип сорап, карашын Саниягә төбәде.
– Ладно! Кызым Алия, бар, бераз кызларны ишегалдына алып чыгып кер. Сыер-бозауны, сарыкларны, кош-кортны күрсәт. Бичаралар, ни күргәннәр инде алар?! Алар өчен безнең абзар зоопарк белән бердер, – диде Сания, кызларга кызганулы караш ташлап.
Ишегалды – үзе бер дөнья! Моңарчы күрмәгән хайваннарны, кош-кортларны күреп, кызлар шаккаттылар. Тотмакчы булып тавыкларны куалый башлаган кызларны, Алия дәшеп туктатты:
– Нельзя! Они нам яички снесут. И вы будете яичницу по утрам есть. Их нельзя обижать. Привыкнете, яйца сами будете собирать. А это – корова, она молоко даёт, сметану. И корову научитесь доить. Хотите посмотреть как я дою?! Только тихо наблюдайте! Нельзя пугать и громко разговоривать. Я сейчас вам парное молоко налью!
Сыер имчәгеннән чыжлап чиләккә төшкән сөтне күреп, Гөлназ бармагын сөткә китереп тыкты. Бармагын ялап караганнан соң, иренен чәпелдәтеп куйды:
– И правда, молоко! Вкусно!
– Карина, иди стаканы попроси у мамы! Я вам всем налью! Парное молоко очень полезное.
Карина күз ачып йомганчы әйләнеп тә чыкты. Тәмләп сөт эчкән кызлар, өйгә кергәч беравыздан: «А где мы будем спать?» – дип, тизрәк чишенеп, урынга яту ягын карадылар. Сания һәрберсенең караваты янына килеп, аларны сөеп, өсләренә юка одеял япты. Кызлар беренче мәртәбә әти-әниле өйдә тынычлап йоклап киттеләр. Йөзләренә ягылып калган самими елмаю болай да якты өй эчен тагын да нурландырып җибәрде.
... Сания балалар йортыннан берьюлы өч кыз алып кайткач, бөтен авыл шаулады.
– Ишеттегезме әле, Сания өч бала алып кайткан. Берсенә дүрт, икенчесенә өч, өченчесенә өч яшь ярым икән. Өчесе дә авыру, ди. Әллә җиңеләйде микән ул? Яисә акчасына кызыкты микән? Бала алган өчен бик күп акча бирәләр ди бит? – дип авыз чайкады бер гайбәт чүлмәге.
– Кит әле! Кем инде акча өчен бала алсын?! Ул бит уенчык түгел. Кеше баласын карап үстерер өчен, күпме көч кирәк?! Кем белгән, нинди гаиләдә туганнардыр? Балалар йортына тома ятимнәрне генә китермиләр бит. Күбесенең әти-әнисе юлдан язган исеректер әле! – дип, аңа кушылды теле кычытканы.
– Шулай шул! Юньле кеше үз баласын үзе үстерә. Ахырзамандыр бу!
– дип нәтиҗә чыгарды теле туң җирне тишәрлек ялгыз хатын.
Көтү каршыларга чыкканының да, кибеткә йомышы төшкәненең дә телендә бер сүз. Һәркайсы үзе ишеткәнне башкалар белән бүлешергә ашыга.
– Өчесе дә – кыз бала, ди. Күршебез барып, күреп кайткан. Татарча бер сүз дә белмиләр, үзләре шундый матурлар, ди. Берсе ДЦП белән чирле, берсе йөрәк авырулы, берсенең бер күзе күрми икән, – дип, үзенең башкалардан күбрәк белгәнен сиздереп куйды яшь килен.
– Әстәгъфирулла! Ник кирәк булды микән аларга ул авыру балалар?! Кеше күңеле – кара урман. Белмәссең кешенекен, – олы урам карчыгының бу сүзен ишетеп торган Саниянең урамдашы аның гамәлен хуп санап сүзгә кушылды:
– Урамда ишле балалар булды. Үскәндә, абыйсы белән генә үсте. Бик кызыга иде туганнары күп булганнарга. Гел күрше балаларын җитәкләп йөрде. Шулар белән әвәрә килмәсә, тынычлап йоклый да алмагандыр. Әнисе гел фермадан кайтып кермәде. Абыйсы да шактый олы иде бит, аралары тугыз яшь иде бугай. Анысы Чаллыга чыгып киткәч, үзе генә калды.
Саниянең бу адымын кемдер элеп алып селкеп салып хурлау ягын караса, кемдер сагаеп читтән күзәтә. Кайберәүләр, әнисе Кафияне искә төшереп, ятим балаларны сыендыручының бу игелекле гамәлен ихластан хуплый.
– Бала җанлы иде бит әнисе Кафия дә. Тирә-як күрше балалары гел аларда була торган иде. Кәнфит-прәннеген дә жәлләмәде. Тегү тегеп, чигү чигеп, бала-чаганы үзе белән бер күреп, шуларны җырлатып-биетеп ятты бит бәйрәмнәрдә. Яннарыннан үтә калсаң, тәрәзә шакып чакырып ала иде дә, пешкән ризыгын ашатмыйча, чәй эчертмичә чыгарып җибәрми иде. Бигрәк киң күңелле иде. Урыны оҗмах түрендә булсын! – дип, Кафия турындагы истәлекләрен башкалар белән бүлеште Санияләрнең тыкрык башындагы йортта яшәүче карчык.
– Уңган-булган хатын иде. Балаларын ялгыз үстерсә дә, аларга яхшы тәрбия бирергә өлгереп, бакый дөньяга тыныч күңел белән китте. Бигрәк тә кызы Саниягә биргән тәрбиясе сокландыра.
Күркәм холык – изге юлдаш, диләр. Үзләренең өч баласы янына өч ятим җанны сыендырганнан соң, туган җанлы, ярдәмчел, кулында тиен биетә торган хатынның олы йөрәкле булуы бөтен авыл халкын таң калдырды. Көтү куганда, суга барганда очрашсалар да, сүз гел шушы гаилә тирәсендә булды. Кемдер сокланып, кемдер көнләшеп, кемдер сөенеп сөйләде. Хәер, көнләүчесе аз булды. Үз кулыннан эш килмәгән кеше генә хөсетлек белән сүз йөртә. Булган кешегә карап сокланучы күбрәк. Чынлап та, кызлар әлеге гаиләдә җан җылысы, ана назы таптылар.
Күп тә үтмәде, Сания Казанга йөрәк чирле кызына операция ясатырга китте. Юлга чыгар алдыннан, ире белән утырып киңәште:
– Фәнис! Детдомнан алган чакта, Әлфинур Равиловна озакка сузмый операция ясатсаң, баланың сәламәтлеге яхшырачак, дигән иде. Карина белән Казанга, Республика балалар бүлнисенә барырга кирәк. Аннан соң Гөлназның да күзенә операция ясатасы бар. Кыз бала кимсенә торган була. Аннары Миленаны (Миләүшәне дә) да алып барырбыз.
– Әнисе, дөрес уйлагансың. Опека бүлегендә дә булышырбыз дип әйттеләр, дидең түгелме соң? Вакыт барда, балалар мәктәпкә китә башлаганчы барып кайтырга кирәк, – дип хатынын хуплады Фәнис.
Ир белән хатынның мәшәкатьләре артты. Сания әйтерсең лә авырмаган. Йөзеннән елмаю китми. Дәртләнеп, яңабаштан тормыш көтәргә тотынды. Гел рус телендә генә сөйләшеп үскән балалар тиздән чын татар кызларына әйләнделәр. Ни дисәң дә, кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың дигән халык сүзе хак икән. Чын татар авылына, татар гаиләсенә килеп кергән балалар, башка сөйләм ишетмәгәч, тиз арада татарча сөйләшә башладылар. Йөзләренә кояш яктысы, күзләренә нур кунды.
Җәйдән соң мул уңышлы алтын көз, көздән соң салкыннары, бураннары белән ак кыш килде. Ә Санияләрнең өендә әйтерсең лә мәңгелек яз. Балалар әти-әниләренә шулкадәр тиз ияләштеләр. Әни-әти дигән сүзләрне дә бер әйтәсе урынга биш кабатлыйлар. Өйдә җылы, рәхәт, тыныч.
Сания дә кызларны үз баласыдай якын күрә. Үзенекеләрен ачуланса, аларга да эләгә, мактаса, аларны да канатландыра. Ире белән дә гел кызларының язмышы хакында сөйләшә. Бергәләп сөенәләр, бергәләп киңәшәләр.
– Фәнис, күрәсеңме, балалар ничек үзгәрде?! Милена, алып кайтканда, аягына да ныклап баса тора алмый иде.
ДЦПлы баланы үзең беләсең. Ул сабый – гомерлек гарип. Әнә хәзер ничек йөгереп йөри. Хәрәкәттә – бәрәкәт, диләр шул. Бичара сабыйның ата-анасы эчкече булган. Бала бәхетен аракыга алмаштыралар бит, – дип, үз уйлары белән бүлеште Сания.
– Сабый чакта күргән авырлыкларны оныттыра алсак, шуннан да зур бәхет була алмый инде. Рәхмәт, хөкүмәтебез дә булышып тора. Дәүләт кайгыртуын тоеп яшәве, безгә дә көч өсти, – диде ир дә.
– Әйе, әле беркөнне район мәгариф идарәсе башлыгы шалтыраткан иде. «Миленаны Такталачык коррекцион интернат-мәктәбенә бирмисезме?» – ди. «Бер детдомнан алып икенчесенә бирмим. Өйдә укытабыз!» – дидем. Укытучыларга да эш кирәк бит. Мәктәптә кырык бала. Уннан артык укытучы. Килеп укытырга теләүчесе дә булыр. Алия үзе дә дәресләр бирә ала. Завуч булгач, эше генә күп. Вакыт ягы кысан. Җай чыгар әле, әйеме, әтисе!
Йортта балалар артканнан соң, мәшәкатьләр дә күбәйде. Әле берсенең, әле икенчесенең көен көйләргә кирәк. Һәр баланың үз холкы. Шулай булса да балалар да гаиләгә ияләшеп бетеп киләләр. Авыл халкы гына һәр адымнарын энә күзе аша үткәрә. Ир белән хатын икесе дә кеше авызын томалап куеп булмаганны беләләр. «Чыпчыкның да үз бизмәне. Сөйләп туйганнан соң туктарлар әле», – дигән уйда торалар.
Басынкы ир, хатынының сүзенә кушылып, аптырамам әле дигәндәй, кул селтәп сүзен дәвам итте:
– Авыл халкы күп сөйләде инде, Миленага сарык көттерәләр дип. Тагын ниләр ишетербез?! Соң файдага гына булды бит кырда йөрү ул балага. Детдомда да аны гына карап утырмаганнар бит. Алар анда күп. Монда икенче.
– Шулай булмый, әтисе! Монда иркендә, авыл һавасы сулап, яланаяк чыклы яшел чирәмгә басып йөрүләрнең дә шифасы тигәндер. Бер басасыга биш баса, йөгереп кенә йөри. Кышын чана шуып, кар атышып уйныйлар. Гел хәрәкәттә бит, – Сания, балаларның тиктормас булганына сөенүен белдереп, иренә рәхмәтле караш ташлады.
– Кеше авызын томалап куеп булмый! Сөйләсәләр сөйләрләр, балалар гына сәламәтләнсен! – дип, ир дә хатынын тынычландырды.
– Әле өченче көн районга барган идем бит җыелышка. Районда ятим балаларны тәрбиягә алган унбер гаилә яши икән. Шунда Чаллыдан килгән белгеч сөйләде: «Шәһәрдәге балалар йортларында тәрбияләнүчеләр арасында, Милена кебекләр күптән вафат. Ә сезнеке йөгереп йөри!» – ди. Сөендем инде, шул сүзләрне ишеткәч. Кеше алдында мактау сүзен ишетү рәхәт икән. Әнә хәзер сөйләшүе дә аңлашыла. Күзгә күренеп үсә, ныгый.
Саниянең сүзләрен хуплагандай, кулларын угалый-угалый, Фәнис әле елмаеп, әле уйга чумгандай кыяфәт чыгарып, ишекле-түрле йөри. Өстәл янына килеп, чынаякка ясап куелган чәйне дә йотып куя. Шул ук вакытта тәрәзәдән ишегалдына да күз салып ала. Әнә Милена да әтисен күрде бугай, елмаеп, кул болгады. Фәнис, аңа караган көйгә, хатынына пышылдап дигәндәй әйтеп куйды:
– Шулай да анысы барыбер мәктәптә укый алмас инде аның. Үзе бик тырыш. Йомыш кушканны да көтеп тормый. Үз эшен белеп эшли. Әнә тагын бер чиләк йомырка җыйган. Күтәреп кереп килә. Тавыкның кыткылдап оядан чыкканын көтеп кенә тора диярсең. Малларны да бик ярата.
Сания дә, ире белән килешкәнен белдереп, баш какты. Аннары сүзен йомгакларга теләгәндәй, сөйләнә-сөйләнә, урыныннан торып киенә башлады, үзе сөйләнә:
– Һәрберсенең үз холкы. Үсә-үсә, җитмешкә төрләнерләр әле. Дөрес юлга кертеп җибәрергә генә Аллаһы Тәгалә үзе көч, акыл бирсен! Ярар, әтисе, тәвәккәлләп, юлга кузгалыйк! Сихәтләнеп, кеше төсле яшәргә язсын балаларга. Алганбыз икән, без хәзер аларның киләчәге өчен дә җаваплы.
Фәнис яшәреп, матурланып киткән, сипкелләре битен тагын да кояшлырак иткән хатынына яратып күз салды. Тулы гәүдәле, шалкандай ап-ак тәнле, янып торган карашлы хатынын элекке Сания белән чагыштырып булмый да булмый. Фәнис көчле куллары белән хатынын кочаклап алды да:
– Күз генә тимәсен! Үзең дә ныгып киттең. Аллаһым киләчәктә дә саулыктан аермасын. Шушы балалар хакына сәламәтлектә, тигезлектә яшәргә язсын, – дип, үзенең шатлык теләкләрен белдерде.
– Китче әле, ни эшләвең бу?! Балалар күрер дип тә уйламыйсың. Килешмәгәнне! – дигән булды бәхетле хатын.
– Ярар инде, әнисе! Мин бит яратып кына, – дип елмайды Фәнис.
Ир белән хатынның чөкердәшеп чыгып килүен балалар да кызыксынып күзәтә. Әти-әниләренең үзара мөнәсәбәтен күргән балаларның да йөрәгендә ярату тамыр җәя...

Альфия Ситдикова.

Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас