Бүлмәдәге җиңелчә җилдән шәмдәлдәге шәмнәр уйнады.Тәрәзә пардәләрендәге өрәңге яфраклары гүя күбәләкләрдәй бөтерелделәр...Ләкин ике гашыйк боларның берсен дә күрмәде,чөнки ялкынлы хисләр ташкыны аларны мәхәббәт үзәненә бөтереп алып кереп киткән иде инде.Утка очкан күбәләктәй,бәхеттән исергән Гөлнара белән Гәрәй дә,сөюнең кайнар учагына ташландылар.Мәхәббәт дигәннәре ике гашыйкны кышкы бураннардай юлдан яздырды.Сагынып сөйләрлек яшьлек,җырларда җырлана торган мәхәббәт.Сөю, сөелү төннәре.
Иң беренче булып,Гөлнара күзләрен ачты.Урамда тыз быз чабышкан машиналар тавышы.Челтер челтер трамвайлар уза.Аны оялу хисләре белән беррәттән ниндидер бер татлы хисләр дулкыны биләп алды.Чәчләрен йолкып еламады да ул, үкенмәде дә.Тиздән,бик тиздән никахлары булыр һәм ул да ниһаять ир хатыны булачак.Аның да Аллах бирса үз гаилә учагы кабыныр.
Моңа кадәр дә оятсыз тәкьдимнәр ясап,кул сузучылар булмады түгел бит.Булды.Ярый әле ул чакларда, ходай саклаган, ярый әле бирешмәгән.Аллага шөкер,бүген сөйгәне алдында йөзе ак аның .
Шушындый сөю сәгатьләре белән, Казан белән танышып,берничә көннең узганын сизмәде дә яшьләр.Сөю тулы күзләргә икесе ике төрле колак та,кылый күзләр дә күренмәде.Алда бары сөю ак яулыгын болгады да, язмышлары бәхет юрады.
Шулай итеп,берничә көннән соң Казан күчтәнәчләре белән Гөлнара өенә кайтты.Бәхетле,бик бәхетле иде ул бүген.Сөйгәненнән бер көнгә аерыласы килмәсә дә,кабат очрашырга сүз куешып саубуллашты алар.
Пока,җаным,диде Гәрәй,Гөлнарага яратып карап.Атна урталарында килеп җитәрмен Аллах бирса.Эшеңә чыгуга шалтыратырмын, хуш!
Завыклы шәһәр фатирыннан гади авыл өенә килеп кергәч, бераз күңеле дә моңсуланып алды әле Гөлнараның.Җитмәсә каршысына чыккан киленнәре шелтәләп алды.Имеш никах ясамаган килеш, ирләр белән йоклап йөрисең.
Ләкин боларга исе дә китмәде аның.Кияүгә чыкканчы, Гәрәйнеке кебек бер матур келәм алам әле, дип уйлады ул.Ишек өстенә әленгән чаршауларны алып,бер матур ишек тә куйсак,өебез тагын да матурланып китәр.Аннары киленнең бер югач уңа торган пардәләрен дә алыштырам әле.
Кич белән әнисе белән дә бу хакта сөйләште Гөлнара.Ии,әни,Гәрәйнең фатирын күрсәң син?диде ул, соклануын яшермичә.Шундый матур бүлмәләр.Берсенә кергәч,көзгә кергәндәй булсаң,икенчесендә язлар каршы ала.Мин дә өйгә яңа шторалар алып әләм әле.
Айсылу, куркып кызына карады.
Баш бетәр,Гөлнара,диде ул пышылдауга күчеп.Зинһар берсенә тия күрмә.Син торасы йорт түгел.Килен үзе карар.Аның челтәрләрен ничек алыштырасың ди.
Болай да,кияүгә чыкмаган килеш кызыңны нигә җибәрдегез дип,мыр мыр килде инде.
Ай Аллам,килгәненә бер ай юк,хуҗа булып йөри.Үләрсең рәвешен күреп.Үзе кем соң инде?
Булды,Гөлнара,булды.Зинһар шушы ике аеңны түз, каршы әндәшә күрмә, яме.
Ике ай гына булмас әле,әни.Ни бит..
Айсылу куркып Гөлнарага карады.Нигә,кызым?Гәрәй песи кире уйлады мәллә?
Әнисенең уен көлке белән сөйләшкәнен күптән белгән кыз көлеп җибәрде.Юк,әни,диде ул,көлә көлә.Эш Гәрәй песидә түгел,минем үземдә.Эштән фатир чираты җитте бит.Фоат абый шуны Гәрәйгә әйткән.
Нишләргә дисез соң,кызым?
Яңа елга никах ясыйбыз, әни.Аннары фатир алганчы үзебездә торып торам.Берничә ай эшләмичә булмас бит.Әни,килен хәзер үк аң кертеп тора,әйдә яңа фатирга үзләрен чыгарыйк.Я әти белән сез чыгарсыз.
Юктыр балам.Гомер иткән йортны ташламабыз инде.Фатирыңны ал әле башта.Аннары күз күрер.Эшләре дә районда, башка чыгабыз,дисәләр, карарлар тагын.
Икенче көнне әшкә килүгә,Гәрәй шалтыратып кызның хәлләрен белеште.Үзенең хәлләре белән уртаклашты.Пәнҗешәмбе көнне кайтып киләм,Гөлнар,диде ул.Көтәрсеңме?
Ничек көтми ди инде? Гомере буе көтеп алганны, өч көнгә генә әлбәттә түзәр.
Көтәм, җаным!Көтәм, диде Гөлнар.Килгәч рәхәтләнеп сөйләшербез яме.
Менә шулай сөйләшүләр,атна саен ике өч тапкыр очрашулар белән тагын бер ай узды.Тиздән бик тиздән Гөлнара Казанга Гәрәе янына күчәчәк.Шатлык өстенә шатлык өстәп,әле яңа елга хәтле фатир ачкычын алу мөмкинлеге дә чыгарга тора.Чөнки төзүчеләр биш катлы йортны яңа елга кадәр тапшырырга әзерләнәләр.Болай булса Алла бирса, җитмешләп гаилә яңа елны үзләренең яңа,якты фатирларында каршы алачаклар.
Гәрәй белән Гөлнара көннән көн бер берсенә күбрәк тартылдылар.Гәрәй хәзер капка төбеннән генә борылмыйча,кызның өйләренә дә керә башлады.Ашап эчеп алдылар, Гөлнараның әти әнисе белән сөйләштеләр.
Кызыбыз бик акыллы инде,Гәрәй, тик менә күзләре генә тумыштан,дип сүз башлады беркөнне Айсылу.Синең кебек ирнең Гөлнараны яратуына бик ышанып та бетмим инде.
Сез нәрсә?дип ,кече якта чәй әзерләп йөргән Гөлнарасы ягына күз ташлады Гәрәй.Миңа маңгай күзенең матурлыгы түгел,ә акыл күзе кирәк.Күңелнең саф булуы кирәк,Айсылу апа.Башка бу хакта сөйләшмик,ямегез.Гөлнара ишетмәсен тагын.
Ярар,ярар,дип сөенде Айсылу.Димәк егет чынлап торып кызыбызны ярата,хөрмәт итә.Аның күңеленә җылы кереп,Гөлнарасы өчен җаны тынычланды хәзер.Аллага шөкер,диде ул, Аллага шөкер.Бәхетләре булсын, таза сау сабыйлар алып кайтып безне дә сөендерсеннәр.Ләкин Айсылу, бу вакытта кияү буласы кешенең бала табарга сәләтсез икәнен белми иде әле.Хәер,белгән булса да,кызының аны ничек яратканын күрә торып, араларына кермәгән булыр иде.Дөньяда әз мени андый гаиләләр.Бәлки әле баласы да туып куяр.
Ләкин менә киленнәре генә Гәрәйгә икеләнеп карады.Белмим җаным, дия иде ул иренә.Апаң белән чынлап йөри микән соң бу?Үзе нәчәлник, үзе матур.Соңыннан елап йөрмәсә ярый инде..Энесе дә хатыны төртә торгач, кемгә ышанырга белмәде.Чынлап та Гәрәй ярата микән соң апасын?Йөри торгач ташлап китмәсә ярый инде.Алай дисәң,Гөлнара үзе дә бик матур бит.Караңгы күзлек кигәч күзләре дә әллә ни күренми. Ярар,күрербез әле,дип уйлап кына куйды ул.Яңа елга озак калмый инде.
Бераздан Гәрәй белән йөри башлаганын Гөлнараның хезмәттәшләре дә белеп алды.Кем диген әле.Җитәкчеләре янына килеп йөргән таза,нык гәүдәле ир уртасы.Күренеп тора.Үзе матур,үзенең акыллылыгы йөзенә чыккан.Фоат Нагыймович таныштыргандыр әле,дип пышылдашты алар.Юкка гына монда килеп йөрмәгән булыр иде.
Ә бер көнне Гәрәй киңәшергә дип дусты янына килгәч,кабинетка кергән баш бухгалтерны:
-Менә бу Гәрәй Ильясович,Минем якын дус.Казандагы зур гына ПМК начальнигы,дип таныштырды Фоат.Шуннан китте инде чыш-пыш.Кемдер чынлап торып сөенде,кемдер көнләште.
Вәәт син аныы,диеште көнче күбәләкләре.Нинди ирне эләктереп алган кылый.Хәзер прораб кына түгел,Казанда нәчәлник икән бит инде.
Гөлнараның гына бернигә исе китмәде.Беркемгә үпкәләмәде дә ул.Үзен чәйнәгәннәрен ялгыш кына ишетеп алса да,ишетмәмешкә салышты.Ни генә дисәләр дә,яңа елга күп калмады инде.Аннары, аны яратучы,яклаучы ире булыр. Язмышы гына аңа миһербанлы булсын,амин.
Тиздән бөтерелеп яуган яфраклар яңгырын,тәңкә карлар алыштырып,
бар җиһан саф юрганын ябынды да, һавада нәни кыңгыраулар зеңгелдәтеп,сихри яңа ел бәйрәмнәре якынлашты.
Гөлнара беренче тапкыр шулай зарыгып,ашкынып көтте бу әкияти бәйрәмнәрне.Менә быел ул да бер ялгызы зар булып,күз яшьләрен йотып каршыламас яңа елны.Ә ире белән түгәрәк өстәл артында,икесе бер пар булып бәйрәм итәрләр.Аннары әти әниләрен кунакка чакырырлар.Аларның да Казанны юньләп күргәннәре юк бит.
Хыяллар,хыяллар.Гөлнараның да йөрәгенә кереп урнашты әнә шундый саф хыяллар.Ләкин уйларга уралып утырырга гына вакыты калмады диярлек аның.Эше дә күп, еллык отчетларын тапшырасы бар.Әле шулар өстенә Фоат Нагыймович,бер матур гына яңа экономистны эшкә алды.Аны да үзенең белгәннәренә өйрәтәсе бар.Тиздән инде эшләрен дә тапшырасы булыр.
Бу егеткә барсын аңлат инде, Гөлнара,дип яшь кенә ир белән таныштырды Фоат.Кияүгә чыккач сине Казаннан әзләп йөреп булмас бит.Кунакка гына килербез,Аллах бирса.
Әлбәттә Фоат Нагыймович.Теләгән вакытта килерсез.Гәрәй белән мин шат кына булырбыз.
Менә шулай яңа елны якынлаштырып йөргән кышкы бер көндә,Гөлнара йокысыннан башы әйләнеп торды.Кызының агарып киткәнен күреп:
-Погодагадыр ул кызым,диде әнисе.Хәйран җебеткән әле бүген урамда.Үземнең дә кан басымы төшкән.
Шулайдыр,әни,андый хәлләр була инде ул.Хәзер узар.Ярый әле бүген ял көне.Шулай дип, кухняга чыкты Гөлнара.Ләкин.
+24 °С
Дождь




