

Авылның икенче башында, Югары очтагы йортта хуҗабикә авырып ята. Инде дүрт-биш ай булыр, хәле бер генә дә җиңеләйми. Көн саен бер төрле төш күреп, куркып уяна. Күзен йомуга, яңа гына туган, таза, томрап торган шәп-шәрә балаларның елаганын ишетә. Кулларын сузып елаган балаларны, кочагына алмакчы булганда гына, алар юкка чыга. Бала тавышынан үзәкләре өзелгән Сания уянгач та уйларга чума. «Тумый калган балаларым миңа рәнҗидер, шуңа күрә тәнемнән сихәт, җанымнан тынычлык китәдер. Йә бер Аллаһым! Коткар мине бу газаптан! Тәүбә, тәүбә, әстәгъфирулла! – дигән теләкләре, ялварулары да ярдәм итми. Сания көннән-көн йөрәгенең ныграк сызлавының, кан басымы күтәрелүдән башы чатнавының, иренә тотынмыйча ятагыннан да тора алмавының сәбәбен үзе дә аңламый. Авыл фельдшеры гына түгел, район үзәгеннән килгән табибның да төгәл диагноз куя алмавына борчыла. Тәненең бер авыртмаган, сызламаган җире юк. Камыр кебек гәүдәсен күтәрә алмый. Җитмәсә, урыннан торуга, башы әйләнеп, косасы килә башлый. Җеп өзәрлек тә хәле калмаган хатын, яткан урыныннан баш калкытып, иренә сүз катты:
– Синкәем! Әллә булмаса мине Мөслим районына алып барып кайтасыңмы соң? Ташъелга авылында бер карт бар, дигәннәр иде. Ул дөресен әйтә, диләр. Бәлки миңа да терелү юлын күрсәтер. Болай яшәп булмый бит инде.
– Ярый соң, әнкәсе! Иртәгә тәвәккәлләрбез. Аллаһ кушмаган эш булмас. Бәлки, файдасы тияр. Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, диләр. Файдасы гына тисен!
Таң сызылып килгән чакта, Сания әллә саташты, әллә төш күрде, үзе дә аңлап бетермәде сыман. Тик күңеле алгысуын, каядыр ашкынуын җиңә алмады. Төшендәге ак сакаллы карт аның кулына ап-ак, шактый саллы гына төргәк тоттырды. Төргәк авыр. Тик хатын аның авырлыгыннан хәлсезләнмәде, бары тик куәте артканын, яшисе килү теләге көчәюен генә сизде.
Йокылы-уяулы яткан хатын иренә дәште:
– Карале, синкәем, уяндыңмы әле?! Чәй ясап кертче әле! Нишләптер эчәсем килеп уяндым.
Ире Фәнис ясап биргән сөтле чәйне уртлап куйган хатын буй җиткереп килгән кызына дәште:
– Кызым! Арурак киемнәремне әзерләп бирче! Киенергә булышырсың. Атаң белән Ташъелгага барып кайтабыз.
– Әнкәй! Соң хәлең бармы соң? Ерактыр бит ул.
Алия, шкафны ачып, әнисенең киемнәрен алды да, аңа киенергә булышты. Көчкә сулыш алган Сания, кызының бөтенләй коелып төшкәнен күреп, аны тынычландырырга ашыкты:
– Болай булмый бит, кызым. Аллаһым ярдәменнән ташламас әле! Күпме ятарга була? Сөякләрем дә шуңа сызлый торгандыр. Бер-бер дәвасы табылмасмы? Инде эчмәгән даруым калмады. Җәй буена нинди генә үләннәр белән дәваланмадым. Тамчы да файдасын тапмадым. Кеше белми сөйләмәс. Барып кайтыйк әле!
Кызы көч-хәл белән өйдән чыккан әнисен җиңел машинаның арткы утыргычына баш астына кечкенә генә мендәр куеп, уңайлап яткырырга булышты. Әнисен кызганудан, югалтудан курыккан кызның мөлдерәмә тулы күзләреннән кайнар яшь тәгәрәде. Машина кузгалып киткәч тә, кыз, энеләренә яшьле күз белән күренмәс өчен, ишегалдында юк-бар белән булышып, байтак вакытын үткәрде. Тынычланганнан соң гына өйгә керде.
Хатыны белән юлга кузгалган ирне дә өмете алга куа. Эшнең башы михнәтле булса, төбе хикмәтле аның. Ташлы ком җәелгән сикәлтәле юлдан, тузан туздырып, машина алга чаба. Инде Минзәлә районындагы авыллар аша узып, Мөслим районына да керделәр.
Ташъелга авылына килеп җиткәч, ир авыл башындагы урамда очраган авыл агаеннан күрәзәче картның йортын күрсәтен сорады.
– Ә ул белә инде. Аңа бик күпләр килә. Кешесенә күрә әйтә инде ул. Ярый, юлыгыз уң булсын! – Авыл агае, кызыксынып, тәрәзә пыяласы аша машина эченә күз салды да сорап куйды: – Хатыныңмы?! Авырыймы әллә?!
Фәнис, абзый кешенең сүзен ишетмәгәндәй, җавап биреп тормый гына кузгалып, ул күрсәткән икенче урам башына борылды.
Шифер түбәле, тәрәзә йөзлекләре җете зәңгәр төскә буялган йорт каршысына килеп туктауга, бәләкәй капка ачылып китте. Кыска түгәрәк сакаллы, ак бәс төшкән чәчләрен чигүле түбәтәй астына яшергән, акыллы карашыннан якты нур сирпелгән базык гәүдәле карт машинадан төшүчеләрне күптәнге танышларыдай каршылады. Саниянең агарынган сипкелле йөзенә күз салуга ук, аның хәлен аңлап алган карт, сорау белән төбәлгән иргә карап, башын чайкап куйды. Нәрсә әйтергә теләде, Фәнис аны аңламады...
Өйгә керүгә, карт Санияне чаршау эченә чакырды. Күзләрен йомарга кушты да аңлата башлады:
– Хәзер күз алларың йә агарып китәр, йә кызарыр, куркып калма. Лә илләһә илләл Лаһу...
Дога сүзләре ишетелүгә, Сания кычкырып елый башлады. Күз яшьләренә манчылып, үкси-үкси елаган хатынны карт тынычландырырга ашыкмады. Бары тик таш белән буып куелган буаны ерып җибәрергә теләгәндәй, ире дә ишетерлек итеп җан тетрәнерлек сүзләрне кабатлады ул:
– Ела, ела! Эчеңә җыелган борчуларың, уйларың чыгып бетсен. Бик күп мәртәбәләр бала төшергәнсең. Шуларның каргышы җаныңа, бәгыреңә сырхау булып урнашкан. Бу – сезнең икегезнең дә гаебегез. Гаеп атта да, тәртәдә дә була. Ятим балаларны уллыкка-кызлыкка алсагыз гына, тереләчәк хатының. Шунсыз котылу юк. Булдыра алмыйсыз икән, хатыныңны әҗәл сагалап кына йөри.
Чаршау читен ачып карт, иргә текәлеп карады. Бу карашта шелтә дә, кызгану да, әйтеп бетерелмәгән, ачылмаган сер дә бар иде.
Фәнис, колагы ишеткәнне йөрәге аша үткәреп, башын аска иде. Ни әйтсен? Аллаһ биргән нигъмәтнең кадерен белмәде. Хатыны күпкә яшь, тәҗрибәсез. Саклануның ни икәнен чамаламаган Сания гайрәте ташып торган иренең җиле генә тиеп үтсә дә авырга калды. Һәр бала үз ризыгы белән туа дисәләр дә, ул аларга гомер бүләк итү турында уйлап та карамады – хастаханә юлын таптады. Туасы балаларның гомере белән бергә үзенең саулыгын да суга салганын аңламады. Иргә рәхәт иде, хатынын ул адымнан туктатмады.
– Хәзер юлга кузгалыгыз. Кайткач, ике сәгать тынычлап йокларсың. Йокыдан торгач, белгән догаларыңны укы! Беренче баланы алып кайтуга, сырхауларың онытыла башлар. Тик балаларыңны үзеңнеке итеп кабул итмәсәң, чирең көчәеп, кире кайтачак. Ул чагында сиңа беркем дә ярдәм итә алмаячак. Шуны беркайчан да исеңнән чыгарма! – диде карт, Саниянең кәгазьдәй агарган йөзенә карап.
– Ә ничә бала алырга соң миңа?! – дип, хатын хәлсез тавыш белән картка сорау бирде. Карт җавабын көттермәде. Үзегез хәл итәсез инде дигәндәй, иргә дә, хатынга да бер үк вакытта шелтәле дә, хуплаулы дп караш ташлап, үз сүзен әйтте:
– Анысын үзегез карарсыз инде. Мин сезгә фәлән кадәр алыгыз дип әйтә алмыйм. Ничә бала сыйдыра йөрәгең, анысын бер Аллаһы гына белә. Йөрәгеңне тыңла! Аллаһы Тәгалә үзе белгертер.
Карт белән саубуллашып, кайтыр юлга чыккан ир белән хатынның сөйләшүе бөтенләй бүтән төсмер алды. Санияне инде башка уйлар борчый. Ул, авыртуларын онытып, ире белән киңәшә:
– Фәнис! Ул балаларны кайдан алырга була икән? Күп булыр диде бит. Аларны ничек үстереп бетерербез икән?
– Соң, кеше детдомнан ала бит! Безгә дә шунда барырга кирәктер инде! – дип, Фәнис машина йөрешен кызулатты.
– Өй дә бик иркен түгел. Ничәне алсак сыярбыз микән?!
Фәнис, авызына су капкандай, тып-тын калып, тимер атын алга куалады. Аннан нәрсәдер чутлаган кебек, бармакларын рульдә биеткәләп, бераз уйланып барганнан соң, елмаеп Саниягә эндәште:
– Өйне зурайтып та була, хатын. Икенче катны күтәрербез. Янкорма төзермен. Кул бар, корал карышмас.
Ирнең тавышында ниндидер күңел күтәренкелеге сизелде. Әллә шул тәэсир итте, Сания дә, ничектер җиңеләеп, шат авазлар кушылган тавыш белән иренә киңәшләшкәндәй, сөйли башлады:
– Кара әле, сиңа әйтәм! Бу карт әүлия бугай! Ничектер тын алуларым иркенәеп киткән кебек булды. Озакка сузмабыз, яме?!! Әйдә, иртәгә үк районга төшеп, белешеп кайтыйк әле! Опека бүлеге эшли түгелме соң анда?! Алар белә торгандыр, киңәшләре белән ярдәм итми калмаслар.
... Капка төбенә машина кайтып туктауга, кызлары Алия йөгереп каршы чыкты. Машина ишеген ачуга, әнкәсенең ничектер тынычлык бөркелеп торган, елмаюлы йөзен күргәч, җиңел сулап куйды һәм сорауларын тезде:
– Әнкәй! Юлыгыз уңдымы?! Бабай нәрсә диде?
– Туктале, кызым, өйгә керик! Синең белән дә киңәшләшербез. Ныгытып сөйләшергә кирәк, – диде, Сания, кызын тынычландырып.
Өйдә ир белән хатынны әзер табын көтеп тора. Алия, әтисе белән әнисе өстәл янына килеп утыруга, токмачлы аш салып, алларына куйды һәм кыстый башлады:
– Ачыккансыздыр! Сез кайтуга дип, тиз генә токмач бастым. Әнкәй, әйдәле, җитеш! Кайнар шулпа хәл кертеп җибәрер. Арыганың
да бетәр. Тавык шулпасы, үзең беләсең, бик файдалы. Без авырсак, үзең гел безне шулпа белән сыйлыйсың.
– Алай бик арытмады, кызым. Бабайның сүзләре тәнемә сихәт өстәде бугай, – диде әнисе тыныч кына.
Сания кешелеккә кигән күлмәген салып, чәчәкле халатын киеп куярга да өлгергән. Алия әнисенең ничектер тынычланып калган йөзенә карады да, кабат сораштыра башлады:
– Әнкәй, бабай нәрсә диде? Тереләсең дидеме?
– Кызым, ул безгә ятим балалар алырга кушты. Шулай булса гына тереләсең, диде. Син олы инде, барысын да аңлыйсың. Әтиең, өйне зурайтырбыз, янкорма да төзербез, ди. Син ни диярсең икән?! – Сания кызының борчулы йөзенә күтәрелеп карады.
– Әнкәй! Синең безгә исән-сау булуың кирәк. Мин дә карашырмын. Алар өчен апа да, кирәк булса киңәшче дә булырмын. Күңелегез кушканча эшләгез. Мин каршы түгел. Энемнәр дә сөенерләр генә. Күп булсак әйбәтрәк бит. Тик син генә сихәтлән! – дип җавап бирде Алия.
Кызының берсүзсез риза булуына куанган ана инде туар көнгә план кора. Алдан ук әйтеп кую мәслихәт дип, кызы белән бертуктаусыз сөйләшә. Алия дә, әнисенең яхшы кәеф белән кайтуына сөенеп, аны бүлдерми генә тыңлый-тыңлый, табак-савытларны юып, урнаштыра тора. – Алия! Без иртәгә үк районга, опека бүлегенә барып, белешеп кайтабыз. Син өйдә күз-колак булырсың инде. Әлегә кеше белмәсен. Утыз тештән чыккан утыз илгә җәелә диләр. Вакыты җиткәч белерләр. Әле килеп чыгамы, юкмы, анысы Алла кулында.
Ир белән хатын район белән ике арадагы юлны, Чаллы белән авыл арасын, коеп яңгыр явамы, кармы-буранмы, бернигә карамыйча, шактый таптадылар. Авыл халкы көн саен юлга чыгып киткән Сания белән Фәнискә аптырап карап калалар.
– Кара әле, малайкаем! Боларга ни булган соң?! Көн саен йә районга, йә Чаллыга чабалар. Ни эшләп йөриләр икән? Әллә Саниянең авыруы көчәйде микән? – дип борчылуын белдерде берәү.
– Кем белсен инде! Әле беркөнне кызыннан сорган идем. Белмим, эшләре бардыр дип кенә җавап бирде. Алар бит өйдәге чүпне тышка чыгармыйлар, – диде күршеләре.
– Шулай! Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә! Терелсен инде, берүк! Өч балалары бар. Сания үзе дә атасыз үсте. Әнисе дә иртә китте. Балалары ятим калмасын! – дип. Сөйләшүгә нокта куйды ак яулыклы күрше карчыгы.
... Салкын кышлар артта калды. Инде җиһанда, күңелгә яңа өметләр өстәп, яшәргә көч-дәрт биреп, май ае хакимлек итә. Бар дөнья яшеллеккә, чәчәккә күмелгән чак. Чалт аяз көн. Кояш та нурларын кызганмый, җиһанны наз тулы кочагында иркәли. Сания дә гүя чәчәк аткан алмагач. Җанындагы бетмәс назны, ярату хисләрен ире белән балаларына гына түгел, башкалар белән дә бүлешергә теләү хисләре аны алга этәрә. Ниһаять, алар кирәкле документларны җыеп бетерделәр. Иртәгә юлга. Сания белән Фәнис, районның опека бүлегеннән алган юллама белән Чаллыдагы балалар йортына, беренче баланы тәрбиягә алырга киттеләр.
Ятим балалар тәрбияләнүче йортның ишеген ачуга, аларны балалар сырып алды һәм сораулар яудыра башлады:
– Мама, ты моя мама?! Вы за мной приехали?!
Хатын башта аптырап калды. Балалар шулкадәр назга, әни кеше игътибарына сусаганнар. Кем генә килеп керсә дә, үз әниләре дип уйлап, кочаклап үбәргә әзерләр. Ул балаларга алып килгән күчтәнәчләрен өләште дә, башларыннан сыйпап, балалар йортының директоры белән аның кабинетына юл тотты.
– Без бала алырга килдек! Актаныштагы опека бүлеге белән сөйләштек, сезгә барырга куштылар. Сездә балалар бар, диделәр. Рөхсәт итсәгез, кыз балалар алыр идек, – дип, гозерен сөйли башлады Сания.
– Сез баланы тәрбиягә алуның уен эш түгелен аңлыйсыздыр дип беләм. Үзегезнең балаларыгыз бармы? Ирегез ризамы соң?
– Үзебезнең өч балабыз бар. Олы кызыбыз инде эшли. Ике улыбыз – өлкән сыйныф укучылары. Алар да риза, район җитәкчелеге дә безнең балалар алырга теләвебезне хуплады. Без барысын да аңлап, ихлас теләк, ныклы карар кабул итеп килдек. Менә ирем үзем белән. Икебез дә артка юл юк икәнен беләбез, – дип, ышанычлы тавыш белән җавап кайтарды Сания.
Директор Сания сузган кәгазьләрнең әле берсен, әле икенчесен кулына алып карады. Җентекләп укып чыкканнан соң, Сания белән Фәнискә бер мизгел күз дә алмыйча текәп карап торганнан соң, сүзне озакка сузмыйча:
«Балаларның киләчәк язмышы белән уйнарлык булмагыз!» – дип кисәтеп куйды һәм өстәп әйтте:
– Балаларны болай да язмыш кыерсыткан. Күбесенең әти-әнисе исән. Йә эчкече, йә юлдан язып, теләсә ничек йөреп, балаларыннан баш тартканнар. Карый алмыйбыз дип, кире китерерлек булмасагыз гына, алырга рөхсәт бирә алам. Әле күбесенең сәламәтлеге дә юк. Тагын бер кат ныгытып уйлагыз!
Сания да, үз сүзеннән кайта торган кеше түгеллеген дәлилләгәндәй, үз чиратында җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә кирәклеген аңлап, җитди карар кабул иткәннәре турында искәртте:
– Без авырлыклардан курыкмыйбыз. Кире чигенергә дә уйламыйбыз. Мин үзем дә әтисез үстем. Ятимлекнең ни икәнен беләм. Ышаныгыз: без аларга чын ата-ана тәрбиясен бирергә тырышырбыз, – дип, үз сүзен кистереп әйтте.
– Кергәндә күрдегез, алар һәрберсе әни көтә. Сезгә дә әни дип эндәштеләр. Менә үзләрен күргәнче танышыгыз. Болар – кызларның анкеталары. Җаныгыз теләгән кызны сайлап алыгыз. Аннары таныштырырмын.
Сания белән Фәнис балаларның анкеталары белән танышканнан соң, берьюлы өч кызны сайладылар. Әлфинур Зиатдинова башта аптырап калды:
– Ничек инде өчне берьюлы?! Әле бит алар сәламәт тә түгелләр. Миленаның диагнозы да куркытмыймы?! Ул бит – церебральный параличлы бала. Инвалид дигән сүз. Болары да дәвалауга мохтаҗ балалар. Алар да авыру. Берсенең бер күзе юк, ә монысы – йөрәк авырулы.
Ул күпмедер вакыттан соң балаларны кире китерерләр дип куркуын яшерми. Балаларның чирләрен санап чыксалар да, Сания ныклы карар кабул иткәнлекләрен ышандырырлык итеп сөйләвен дәвам итте:
– Без белеп алабыз, дәваларбыз. Гаилә тәрбиясе алган бала икенче була. Мин балалар яратам. Балачакта чүпрәктән бала ясап күтәреп йөри идем. Үскән чакта күрше балаларын караштым. Кияүгә чыккач, бер-бер артлы үзем өчне алып кайттым. Яхшы әни мин. Безгә биргәнгә, сез дә үкенмәссез. Әле тагын балалар алырга килербез, Аллаһ теләсә!
– Ә сез ни диярсез, әти кеше? – дип мөрәҗәгать ите директор, иргә карап.
Фәнис тә карашын яшерми, күзгә туры карап сөйләшә. Сүз әйтергә куркып тормый. Чын ир кеше бер әйтә, берәгәйле әйтә. Күренеп тора, хатыны өчен, гаиләсе өчен утка да, суга да керергә әзер.
– Мин дә, хатыным кебек, балалар яратам. Әти-әни иртә вафат булды, үзебез дә ятимлекнең нәрсә икәнен күреп үскәнгә, бу балаларны яхшы аңлыйбыз Илдә ятимнәр кимесен. Һәр бала гаиләдә үссен, – дип, җитди генә җавап бирле Фәнис тә.
– Әйе, хөкүмәтебез дә хәзер балаларны гаиләләргә урнаштыру яклы, – диде Әлфинур Зиятдинова да.
– Мин риза, әнисе белән килешенеп килдек. Илдә чыпчык үлмәс. Тынычлык кына булсын. Үстерербез, Аллаһ сәламәтлек, тигезлек бирсен үзебезгә, – диде ир, ышанычлы итеп.
Әлфинур Зиятдинова бу игелекле, олы йөрәкле парларның ихлас җавапларын ишеткәннән соң тынычланып калды. Күңелендәге бөтен шик-шөбһәләрен кул белән юып алгандай булды. Юк, бу гаиләгә балаларны тәрбиягә биреп ялгышмаячак ул. Ятим җаннар чынлап та гаилә җылысын тоеп үсәчәгенә иманы камил. Бигрәк тә Саниянең әнисе хакындагы:
– Мин гомер буена күп балалы гаиләләргә кызыгып яшәдем. Кечкенәдән үк әнкәйнең ачык ишектән кергән күршене һәрвакыт якты йөз, тулы табын белән каршы алып, керүче булмаганда, урамнан үтеп баручы кешене чакырып кертеп, пешкән ризык, сөтле чәй белән сыйлап чыгарганын күреп үстем. Әле күчтәнәчен дә биреп чыгара иде. Юмарт куллы, киң күңелле иде мәрхүмә. Ул да: «Дөрес эшлисең, кызым!» – дияр иде. Кеше белән бүлешкәнгә күрәдер, гомере мул ризыклы, үлеме дә җиңел булды, – сүзләрен ишеткәннән соң, аның риясызлыгына инанды ул...
Альфия Ситдикова.
Дәвамы бар.