Литература
31 Октября 2022, 07:00

Кылый

8 бүлек Хәзер Гәрәй, Казан белән ике араны таптый башлады.Эшеннән ике бүлмәле фатир алуга иреште һәм әз генә йөрелгән куе яшел УАЗ машинасы.Ләкин менә җитәкче булып эшли башлагач, Гөлнарасы янына килергә генә вакыты аз калды.Әз генә түз инде, Гөлнар!дип юатты ул кызны.Тиздән бергә булырбыз.Фатирны рәтләп бетерәм дә, сине дә Казанга алып барам әле.Кайда яшисе икәнлекне күрерсең. Авылга да юлны өзмәбез!

КылыйКылый
Кылый

Хәзер Гәрәй, Казан белән ике араны таптый башлады.Эшеннән ике бүлмәле фатир алуга иреште һәм әз генә йөрелгән куе яшел УАЗ машинасы.Ләкин менә җитәкче булып эшли башлагач, Гөлнарасы янына килергә генә вакыты аз калды.
Әз генә түз инде, Гөлнар!дип юатты ул кызны.Тиздән бергә булырбыз.Фатирны рәтләп бетерәм дә, сине дә Казанга алып барам әле.Кайда яшисе икәнлекне күрерсең.Авылга да юлны өзмәбез!
Һәм әйткән сүзендә торды Гәрәй.Очрашып йөрүләренә ике ай була дигәндә, сөйгәнен берничә көнгә үзе белән Казанга алды.Башта Фоат дусты белән сөйләшеп, Гөлнарасы өчен ял сорап алды.Аннары, Гөлнараның әтисе белән әнисеннән рөхсәт сорады.
Айсылу башта икеләнеп ризалыгын бирмичә маташса да, соңыннан барыбер Гәрәйгә каршы килә алмады.
Карагыз аны, диде ул шелтәләп.Йөзгә кызыллык китерәсе түгел.Тәртипле булыгыз.Кыскасы, ни әйтергә теләгәнне аңладыгыз инде.
Аңладык, Айсылу апа!Аңладык дип ,елмайды кияү буласы кеше.Борчылмагыз, бар да әйбәт булыр.Гөлнара белән кичке Казанда йөрербез, музей, кинолар карарбыз.Безгә дә ял итәргә ярыйдыр бит, ә бабай?
Бабай сүзен ишетеп, Гөлнарның әтисе бөтенләй эреп китте.Ярар инде, Айсылу, диде ул, хатынына күз кыскан булып.Кырыкка җиткән икәүгә акыл өйрәтеп маташкан булмыйк.Алар яшендә безнең балалар үсеп җиткән иде бит инде.Оныттың әллә?
Айсылу үзе дә елмаеп куйды.Ну бит, әтисе, син өйләнгәнче мине урамның икенче башына да алып бармадың.Капка төбендә сызгырып тордың инде.
Казанда фатирым юк иде бит, Айсылу.Булсамыыы?
И телле бет, дип Айсылу ирен бүлдерде.Өйләнгәч тә, бер ай чалбар киеп йокладың бит син.
Айсылу сүзен әйтеп бетерә алмады, рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
Ии, әйтсәң әйтәсең дип, әтиләре дә оялудан кып кызыл булып, көлүгә кушылды.
Димәк, сез риза?диде Гәрәй, көлүдән бәреп чыккан күз яшьләрен сөртеп.Без Гөлнар белән барып кайтыйк та, аннары яңа елга безгә калага килерсез.Яңа елда Казан бик матур була ул.Шаккатырсыз әле.
Менә Гәрәй белән сөйгәне Казанда.Яңа тугыз катлы йортның икенче катында гына урнашкан фатирга кергәч Гөлнара бер мәлгә каушап ук калды.
Әйдә, Гөлнар, әйдә, уз, диде Гәрәй, кызның пәлтәсен әлгечкә әлеп.Бу хәзер безнең уртак фатирыбыз инде.Балалар белән рәхәтләнеп яшәп китәрбез.Тора бара әле ,өч я булмаса дүрт бүлмәле фатир да булыр.Син генә мине ташлама!
Гөлнара зәвык белән әшләнгән фатирны күреп сүзен дә әйтә алмады.Ә йокы бүлмәсенә кергәч, көзге урманга килеп кергәндәй, бөтенләй үк югалып калды.Стенада агачлар төшерелгән обоилар, идәндәге келәмгә шул агачлардан өзелеп төшкән сыман, сары өрәңге яфраклары тукылган.Тәрәзә пардәләренә хәтле көзге урманны хәтерләтә.Анда да яфраклар яңгыры.
Нинди матур, диде ниһаять Гөлнара.Әйтерсең көзге урманга килеп кердем.
Чынлап ошадымы, Гөлнара?
Әлбәттә, Гәрәй!Мин синең көзне яратканыңны белә идем инде.Ләкин моның хәтле дип уйламадым да.
Ә мин синең язны яратканыңны беләм, җаным! Әйдәле, менә монда кереп кара әле.
Гәрәй, әкрен генә пыялалы ишекне ачты.Кер, Гөлнар.Ә менә монда язлар хакимлек итә, диде ул , елмаеп.
Чынлап та, бу бүлмәгә кергәч, үзеңне язларда адашып калгандай хис итәсең кебек иде.Стенаның бер ягында беленер беленмичә генә алсу роза чәчәкләре күз кыса.Икенче як стенаны тутырып, яз сурәтләнгән фотообой ябыштырылган.Агачлар бөре ата, җептәй тезелеп кыр казлары канат җилпи,әйтерсең менә-менә очып чыгарлар сыман.Ә сирень чәчәге төшерелгән шторалар.Хәттә бүлмәдә дә бер мәлгә сирень, шомырт исләре килеп киткәндәй булды.
Гөлнараның бу матурлыктан, әйтерсең, аңы томаланды.Ничек, диде ул, тотлыга тотлыга.Гәрәй, ничек шулай бөтен нечкәлекләрен туры китереп сайлый алдың.Мондый тәрәзә пардәләрен гомеремдә дә күргәнем юк иде бит.Кайдан алдың мондый матурлыкны?..
Таптым инде, матурым!диде Гәрәй, үзе дә беренче тапкыр бүлмәгә кергәндәй.Сиңа охшагач мин бик шат.Өч бүлмәлене алгач,берсен менә,ап-ак карлы кышкы күренешләргә бәйләрбез.Ә хәзер, әйдә, бераз капкалап алыйк,Гөлнара.Чәй ясый беләсеңме?
Ә белмәсәм нәрсә диярсең?
Гәрәй көлеп, авыр сулагандай итте.Белмәсәң, үземә әзерләргә туры килә инде.Шулай дип, Гәрәй Гөлнараны кочаклап алды да,кызның иреннәренә үрелде.Ике яшь йөрәк сөенә-сөенә бер булып типте. Күңелләр татлы хисләргә уралдылар.Гөлнара, бар ашарга әзерлә,диде Гәрәй,шул вакыт пышылдап.Я үзеңне ашап бетермен.
Ашап -эчеп алгач, алар икәүләшеп Казан урамнарын әйләнделәр.Борынгы Бауман урамында йөрделәр, һәйкәлләр, истәлекле җирләрне карадылар.
Кич җиткәч кенә, арып-талып фатирларына кайтты алар.
Ярый әле, син бар Гөлнара дип, өс башын чишенде Гәрәй.Казан турында күпме яңалыклар белдем.Үзем генә гомердә дә болай йөрмәгән булыр идем.Рәхмәт инде сиңа.
Мин дә сиңа рәхмәтле.Гәрәй, мин дә бит беренче тапкыр менә шулай кала урамнарын әйләндем.Отчетлар белән килгән вакытларда, тиз тиз генә эшләрне бетерә идек тә, кайтырга ашыга идек.Ә менә бүген, әйтерсең мин үзем шушы Казан кызы.Әйтерсең лә гомер буе шушы күп гасырлы урамнардан йөргәнмен.Эх, Гәрәй,нинди бәхетле мин!Аллага шөкер, мин бәхетле.
Мин дә бәхетле, матурым!Мин дә бәхетле!Әле мин, Гөлнара, куркып та торган идем.Мин авыл кызы, шәһәрне яратмыйм, диярсең дип кот чыккан иде.Димәк, Казан ошый сиңа?Монда торырга риза син?
Син кайда, Гәрәй, мин шунда инде.Авылга дисәң, авылга кайтырбыз.Казанда дисәң, Казанда.
Алайса, сөйләштек, Гөлнара.Яңа елга, никах укытабыз да, Казанга күчәбез.Сиңа да эш табарбыз.Синең кебек экономистлар бар җиргә кирәк алар.
Минем нинди белгеч икәнне Фоат абый әйткәндер инде.Эх сезне!Мине шулай сөйләштегезме?
Юк, инде, матур.Син нәрсә? Бернәрсә дә сорамадым.Менә яңа елга өйләнәм дип әйттем.Ансын яшермим.
Бик әйбәт булыр, дидеме?
Әйе, безнең өчен сөенде.Ә менә синең кебек экономистны кайдан табарга?дип көенде кәничне.Фоат дус сине бик ярата, хөрмәт итә, Гөлнара. Аннары тагын менә нәрсә, матурым.Синең анда фатирга чиратың да җиткән икән бит, үзең беләсеңме әле?
Беләм.Яңа елдан соң яңа йортны тапшыралар.Шуннан өч фатир безгә бирелә дигәннәр иде.Мин как раз өченче кеше .Яңа елга монда килсәм, миңа эләкмәс бит инде, Гәрәй.
Бу хакта Фоат белән сөйләштек, Гөлнара.Бу гомер эшләп, чиратың җиткәч кенә фатирыңны хөкүмәткә калдырмассың бит .Үзеңә булмаса, бәлки энеңнәр күчәр.Килен бик әтчәенни дисең бит.Әниләрең әле карт түгелләр.Алар да үзләренчә яшәрләр.
Бик әйбәт булыр иде.Алайса миңа нишләргә!Фатир алганчы никахны да ясамыйча торырбызмы?
Сөйләштек бит, Гөлнара!Яңа елга никах ясыйбыз, дип.Ясыйбыз!Ә син эшеңнән китмичә торырсың.Январьдә чираттагы ялыңны алсаң, бер ай узып та китәр.Аннары күз күрер, матурым!
Фоат абыйдан , кызлардан читен
булыр инде, Гәрәй.Квартир алды да, качты диярләр.
Ансы өчен кайгырма, Гөлнара.Синең өчен сөенерләр генә әле.Менә күрерсең.Әйдә юынып алыйк та, рәхәтләнеп парлап ашап алыйк әле.
...Сәгать унбер тулып килгәндә Гәрәй өрәңге яфракларына күмелгән йокы бүлмәсенә керде.Сиңа кайсы бүлмәдә урын әзерлим?диде ул , нишләргә белмичә басып торган Гөлнарага карап.Көзге бүлмәгәме, әллә язныкы күбрәк ошыймы?
Миңа кайсы да ярый, Гәрәй.Икесе дә бик матурлар.Әйдә үзем җәям, урын җирне кайдан алырга?
Гәрәй йомшак диванны зурайтты да, шкафны ачты.Менә, Гөлнара, җәймәләр монда,үзең карап ал.
Гәрәй үзе залдагы диванны рәтләп чыкканда,Гөлнара урынны әзерләп бетергән иде инде.Хәерле төннәр сиңа, матурым, диде дә,Гәрәй тумбочка өстендәге шәмдәлгә шырпы сызып, электр утын сүндерде.Бүлмә шул арада әкияттәй бер серлелек алды.Бүлмәгә әчкелтем күкерт исе таралды.Шәмдәлләрдә әллә нинди хисләр уятып, тонык кына ут шәүләләре биеште.
Матур төшләр күр, Гөлнара..Ләкин чыгып китәм дигәндә генә ,Гәрәй түзмәде,кире борылып кызны үзенең киң кочагына алды.Озын озын еллар наз күрмәгән Гөлнара үзе үк, ирнең кочагына кереп югалды.Хәзер инде сүзләр кирәк түгел иде, бары берсен берсе эзләп табып, иреннәр сөйләште.Гәүдәләр буйлап ,шыпырт кына куллар йөгерде.
Ашыгулар ялгышларга илтә...Моның шулай икәнен алар бик яхшы белсәләр дә, һәр күзәнәкләре назга сусаган ике җан, каршы килеп тормыйча, яңа җәелгән урын өстенә аудылар.Шул минуттан алар өчен вакыт хисабы югалды.

Дәвамын иртәгә укырсыз.

Альфира Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас