Литература
31 Октября 2022, 05:00

Кылый

7 бүлек. Гәрәй,өметсез шайтан гына ,диләр бит.Чынлап та,әгәр менә мин балага узсам?Башка берәүдәнме?Җүләрме соң син?Ничек башка берәүдән ди.Синнән Гәрәй,син-нәән..Моның булуы мөмкин түгел,Гөлнара, мөмкин түгел.Профессор язган диагнозны укыгач,син үзең дә ышанырсың.Куркам мин,бик куркам...

КылыйКылый
Кылый
Гәрәй,өметсез шайтан гына ,диләр бит.Чынлап та,әгәр менә мин балага узсам?
Башка берәүдәнме?
Җүләрме соң син?Ничек башка берәүдән ди.Синнән Гәрәй,син-нәән..
Моның булуы мөмкин түгел,Гөлнара, мөмкин түгел.Профессор язган диагнозны укыгач,син үзең дә ышанырсың.Куркам мин,бик куркам..
Нәрсәдән куркасың?
Бала булмагач,миңа да син кирәк түгел дип әйтерсең,дип куркам.Ләкин ни генә дисәң дә,мин сине гаепли алмыйм.Бу синең тормышың,синең карарың Гөлнара.Бүген үк җавап бир, дип тә ашыктырмыйм.Әйбәтләп уйла, матурым!Әгәр менә шундый, икесе ике төрле колаклы кешегә кияүгә чыгарга риза,дисәң, миннән дә бәхетле кеше булмас.Шулай дип,Гәрәй,көлеп, бер колагын тартып куйган булды.
Гөлнараа, синең шундый ике төрле колак күргәнең бар идеме ул?Ләкин кыздан җавап ишетмәде Гәрәй.
Гөлнараның уйга калганын күреп, әкрен генә машинасын кабызды ул,пичен кушты.
Көз көз инде, Гөлнар.Салкын..
Шул вакыт, моңа хәтле тын гына утырган Гөлнара айнып киткәндәй, көлеп куйды.Син үзең әйтмәсәң, колагыңны күрми дә идем, әле, диде ул.Зур колакны күп ишетә, диләр инде.Ә бу кечкенәсе ишетәме? Гөлнараның көлүеннән, Гәрәйгә рәхәт булып китте.Бәлки кире какмас, бәлки минем белән булырга риза булыр.
Ишетә матурым, диде ул сөенеп.Кечкенәсе күбрәк тә ишетә әле аның.
Ишетсә, тыңла алайса,Гәрәй.Син мине, шундый күзле кызны ярата алгансың икән, мин ничек ике төрле колаклы кешене яратмыйм ди инде? Әлбәттә яратам. Аннары иртәгә кадәр уйлап торырга җыенмыйм да, бүген үк җавап бирәм.
Мин синең белән булырга риза!
Гөлнара!Бәхетем минем!Димәк, син минем белән бергә булырга риза?
Риза, әлбәттә,риза, Гәрәй.Чөнки мин сине бик яратам.Ә балаларга килгәндә, ятимнәр йортыннан алырбыз.Бер баланы булса да бәхетле итәрбез, ничек уйлыйсың?
Минме, минме..Ике куллап риза, Гөлнар.Бөтен бер җаным тәнем белән риза.Ләкин бер белән генә калмыйбыз.Алсак ике бала алабыз, яме.Бер малай, бер кыз.Бәлки әле ике бертуганнар булыр.
Гөлнараның да күңеле үсеп китте.Үзеңнеке булсалар бигрәк тә әйбәт инде, дип уйлады ул.Әммә менә шулай язган икән, нигә баласыз калырга.Алабыз Аллах бирса, тулы бер гаиләбез булыр.
Ә Алисә белән Ләйлә? Алар бу адымга барырга курыктылармы?Гәрәй!Нигә ул вакытта алмадыгыз?
Әй лә, җаным!Икесенең берсе теләмәде шул!Алисәнең дә китү сәбәбе шул булды инде аның.Авылда ошамый дигән булып, бер сәбәп кенә әзләде .Барыбер үзем табам, ди торгач, теләге кабул булды.Ләйлә дә миңа чит-ят балалар кирәк түгел.Мин таза сау.Барыбер балабыз була ,дип йөри торгач, китеп барды.Дөрес, ансының барыбер үз балалары юк бугай.Бәлки соңрак алып кайтыр, кеше тормышын белеп булмый бит.
Синең өчен дә йөрәгем сыкрана Гөлнара.Бәлки кире уйларсың? Соңыннан үкенмәссеңме?
Юк, Гәрәй, үкенмәм.Сине ялгызыңны калдырмыйм инде хәзер.Үзем дә ялгызлыктан куркам.
Минем яшәешемә җылы сулышыңны өрдең,Гөлнара.Рәхмәт сиңа!
Сиңа рәхмәт, Гәрәй!Мине яратуың өчен рәхмәт!Димәк безнең очрашу юкка булмаган.
Шулайдыр , дөньяда бер нәрсә дә юкка гына түгел.Менә очрашу дигәндә.Ул көнне мин бит туры гына да китә ала идем югыйсә.Ә юк.Куллар үзләреннән үзләре рульне борып, сезнең авыл аркылы уздым.
Ә мин әздән генә автобуска соңга калдым.Язмыш!
Әйе, Гөлнара, язмыш! Минем тизрәк балалар йортына барасым килә инде хәзер.
Минем дә.Песи баласы да тора-тора үзебезнеке булып бетә бит, име.Ә балалар бигрәк тә.
Шулай шул!Безнең балалар була бит инде алар.Рәхмәт сиңа, Гөлнара.Мине аңлавың, яратуың өчен рәхмәт. Ә Ләйлә теләмәде.Чит бала алганчы,башка ирдән балага узам, әйдә килеш, дип интектерә иде.
Алай да буласы булган бит, Гәрәй!Ә нәрсә? Бала хатыныңныкы булыр иде.
Гөлнара, син нәрсә матурым?Мин гомердә дә мондый адымга бармас идем.Яраткан кешең башка бер чит ир белән йокласын әле!Ә менә мин башка кыз белән йоклап йөрсәм? Аллах сакласын!Мондый хыянәтне берничек тә гафу итә алмыйм мин.Дөрес,син дә кичермәс идең.Шулай булгач, алдан сөйләшеп куябыз, яме.Безнең арада бернинди дә хыянәт, алдау булырга тиеш түгел.Хәттә бала хакына.Мин моны кичерә алмыйм, Гөлнара.
Мин дә матур, нык гаилә турында хыялланам, Гәрәй.Фоат Нагыймович : дустым бик ышанычлы ир, ул яктан син тыныч була аласың, дигән иде.Димәк аның сүзләре дөрес булып чыга?
Әлбәттә,Гөлнара, башкача мөмкин түгел.Мин гомер буе сине генә яратып яшәрмен.Син минем язмышым.
Гәрәй үрелеп Гөлнараны үбеп алды.Менә нинди була икән ул бәхет.
Шулай итеп, Гәрәй белән Гөлнара, аңлашып, бер берсенә вәгьдәләр биреп матур гына йөреп киттеләр.Нык гәүдәле, матур , акыллы ирне Гөлнараның әти әниләре дә бик ошаттылар.Бигрәк тә Гөлнара өчен әнисе сөенде.Ялгызлыктан моңнар тама иде бит, диде ул иренә.Инде килеп, исән сау гына булсыннар да, кавышып матур, бәхетле гомер итсеннәр.Әнесе өйләнгәч,бигрәкләр дә, читенсенеп йөрер, дип бик курыккан идем.Менә бит, Аллахка шөкер, үз пары табылды.
Ии, әнисе, тапкансың куркыр нәрсә?
Шундый акыллы кызны Хак тагәләбез ялгыз калдырыр, дип уйладыңмы?Безнең ише илледә түгел бит. Түлке менә..
Айсылу аптырап иренә карады.
Нәрсә түлке?
Малай өйләнгәнче,мин әйтәм, Гөлнара апасы алдан кияүгә чыкса,
бик шәп булыр иде, ә? Ничек уйлыйсың?
Бик әйбәт булыр иде.Ләкин, .Гәрәйгә: давай, өйлән,дип әйтеп булмас бит, әтисе.Ярар инде, иң мөһиме табыштылар.Ялгыз түгелләр.Улыбызның да бәхете булсын.
Әкренләп көннәр уза торды.Инде Гөлнараның әнесе дә өйләнеп, башлы күзле булып куйды.Бик якын дусларга әйләнмәсәләр дә, Гөлнара белән киленнәре килешеп, тату гына яши башладылар.Иртән җыелып әшкә чыгып киттеләр,кич кайтып керделәр.
Аралар хәйран ерак булганлыктан, Гәрәй атнага ике өч тапкыр килеп йөрүен дәвам итте.Шушы көннәрне алар икесе дә сагынып көтеп алдылар.Сөйләшеп,серләшеп сүзләре бетмәде.Җитәкләшеп төнге авыл урамнарын әйләнделәр.Алдагы тормышларына планнар кордылар.Ә бер көнне Гәрәй Гөлнарага бик матур кашлы йөзек бүләк итте.
Гөлнара, әгәр риза булсаң,яңа елга әшләремне бетерәм дә,никах укытырбыз, диде ул.Ә менә бу йөзек минем сине бик каты яратуымны исеңә төшереп торсын.
Нинди матуур..
Гөлнарага сөенечтән әйтерсең канатлар үсте.Ямьле язларга гына түгел, хәттә урамдагы сары сагышлы көзләргә дә гашыйк иде ул хәзер. Тиздән,бик тиздән ул да кияүгә чыгып, иң бәхетле хатын-кызларның берсе булачак.Аңа да язмышы соңлап булса да яраткан ир, кирәк чакта яклаучы кеше бүләк итәчәк.
Гөлнара йөзекле бармагына карап, соклануын яшерә алмады.Шундый матур йөзек, рәхмәт, Гәрәй, диде ул, кояштай балкып.Рәхмәт.Мин бик бәхетле.Юлымда сине очратуым белән бәхетле.
Ә мин, диде Гәрәй, ә мин син бәхетле булганга бәхетле.Тиздән, Аллах бирса без дә бергә булырбыз.
Бераз күзгә күз карашып торганнан соң, Гәрәй Гөлнарага үзен Казанга җитәкче итеп чакыруларын әйтте.
Нишлим микән, Гөлнара?диде ул.Казанга китәргәме, юкмы?Фатир да бирәбез,дип торалар.
Үзең ничек әйтәсең инде,Гәрәй.Фоат абый да бу турыда әйткән иде .Ул нәрсә дип әйтә соң?
Фоат дус, әлбәттә күчәргә ди инде ул.Мин генә икеләнеп торам әле.Өйне дә биклисе килми.
Ә нәрсәгә биклисең ди, Гәрәй.Гөлнара оялып кына сөйгәненә карады.Казан ерак түгел,күп кеше йөреп эшли бит.Ә мин сине өйдә көтәрмен.
Гәрәй кабаттан Гөлнараны көчле кулларына күтәреп алды да, иреннәренә үрелде.Нинди акыллы син минем, дип пышылдады ул, кызны кулыннан төшермичә.Нинди матур син,Гөлнара.
Гәрәй җиргә бастыргач, бер ара Гөлнараның башы әйләнеп, аяк астындагы җирне тоймады.Йөрәге дөп--дөп типте.Инде озак озак еллар егетләр белән очрашмаган гәүдәсе, кызышып наз сорады.
Моңа хәтле егетләрнең аны кулларына күтәрү түгел,җитәкләп йөргәннәре дә юк иде бит.Ә менә Гәрәе,иркәләп,кадерләп кенә тора.Гомергә шулай булсын иде,я бер Аллам!Усал күзләр тимәсен иде инде.
Менә шулай итеп, яшьләр җай чыккан саен гел бергә булдылар.
Гәрәйнең ак Нива машинасына хәзер күршеләр дә ияләнеп беттеләр.Башка балалар арасында кимсенеп үскән,акыллы күрше кызы өчен алар да шат иде.Гәрәйне күрсәләр,Айсылуның кияве килгән, дип кенә җибәрделәр.
Ә тиздән Гәрәй Гөлнара белән киңәшләшеп, Казанда җитәкче булып эшли башлады.Очрашулар хәзер сирәгәйсә дә, тиздән бергә булабыз, дигән хыяллары мәхәббәтләренә сүрелергә ирек бирмәде аларның.
 
Альфира Кадырова.
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас