

Инсаф урыныннан торып, тәрәзәдән озаклап урам якны күзәтте. Сүзен өздереп, хатынына җавап бирде:
– Юк, Әдибә! Илгә кайтабыз. Барыбыз да. Син әйткәнчә булса, аеры-чөере булып бетәчәкбез. Минем сине дә, малайларны да
югалтасым килми... Җыен, илдә чыпчык үлми, диләр...
Әдибә тавышын басып әйтеп куйды:
– Чыпчык шул... – Әмма иренә каршы килер көче юк иде. Чыпчык мисалында илгә кайтып киттеләр.
Милләт белән милләт гореф-гадәтен, ил белән ил арасындагы аерманы чагыштырып карау мөмкинлеген биргән язмышына рәхмәтле Әдибә. Германиядәге яшәү рәвешен күреп гыйбрәт алган, бернәрсәне дә сарыф итмичә, кадерләп яшәргә өйрәнгән татар милләтенең бер вәкиле «Чит илне макта, үз илеңдә яшә!» дигән сүзләрнең дә асылын тирәнтенрәк аңлый. Һәрбер кешенең Туган иле, туган ягы, кендек бавы тоташкан туган җире була. Башка илләрдә яшәү өчен нинди генә яхшы шартлар тудырылган булса да, якты дөньяга тәүге кат аваз салган, әти-әни, әби-бабайларның эзләрен саклаган, ипигә ягып ашарлык һавасы, эчеп туймаслык, тәнгә-җанга сихәт өстәүче чишмәләре булган туган җирне бернәрсә дә алыштыра алмый. Бу изге төшенчәләрне һәрбер кеше күңеленең иң түренә салып куя. Кеше, кайда гына яшәмәсен, туган ягы турындагы якты хатирәләрне гомер буе җанында саклый. Авылдан читкә чыгып киткәннән соң да, туган як язмышына битараф калмый ул. Чөнки әби-бабаң, әти-әниең, туганнарың шунда туган, шунда үскән. Алар шунда, гомер кичереп, мәңгелек йортка киткәннәр.
Һәр кеше дөньяга килеп, үзен үзе белә башлаганнан ниләр күргәнен хәтер дәфтәренә язып куя. Әдибә чит илдә яшәгән вакытларда Туган илнең, туган җирнең никадәр дә якын, кадерле, газиз икәнен төшенәгән иде инде. Сагынуга түзә алмый, тәкате корыган чакларда, айга-йолдызларга карап моңланганын ничек онытсын?! Сагыну моңга әйләнә һәм күңелне алгысытып, иксез-чиксез дәрья булып агыла да агыла. Моң кеше күңеленә ана сөте аша күчәме, ялантәпи атлап киткән җирдән гасырларга барып тоташкан тамырлар ашамы? Әллә инде таң алдыннан талга кунып сайраган сандугачның тавышыннанмы, яисә тузган ялын җилдә җилфердәтеп чапкан атның болыннарны яңгыратып кешнәвенең җандагы чагылышыннанмы?! Әлеге сорауларга җавап табу өчен, Аллаһыдан бирелгән гомер йомгагының яртысын булса да сүтәргә кирәк микәнни?
Хәер, моң элек-электән татар халкының гомерлек юлдашы булган. Татар җаны – гасырлардан гасырларга җыелып килгән моң дәрьясының бер өлеше. Татардагы «моң» сүзенең башка телләргә төгәл тәрҗемәсе юклыгы да, бәлки, шуның дәлиледер.
Менә Әдибә дә, яши-яши, моңның кайда туганын аңлый башлады кебек. Сандугачлар кунып сайрый торган бөдрә талдан үргән бишектә тирбәлеп үскән бала күңеленә моң күчми каламы соң?! Әнкәсенең җырлый-җырлый бала тибрәтүен, бишек җырларының үзгә көен, ялантәпи атлап киткәндә, тәүге тапкыр аяк баскан хәтфә үләннән күчкән моңнарны да сабый күңеленең нечкә кыллары үзенә сеңдерә барган икән. Ул – челтер чишмә моңын, инеш буендагы куе таллыкның талгын җилдә лепердәвен, Таулы урамындагы ак яулыклы әбиләрнең көйләп-көйләп хикәят сөйләүләрен тыңлап үскән кеше бит. Сызылып таң атканда әтәчнең көнне уятуын, кич җиткәч, төнге күкне бизәп кабынган йолдызларның сүзсез генә серләшүен, күл буендагы бакаларның бер-берсен уздырырга тырышып гәпләшүләрен ишетеп-күреп үскән кешенең күңеленә ничек моң ояламасын? Газиз татар халкын, ямьле туган авылы Таулыны сагыну хисләрен җиңеп буламы соң?!
Илгә кайтырга уйлашсалар да, һәркайсы үз эшендә бит әле. Кайчан кайтып китү турында хәл ителмәгән, кайда кайтып төпләнү турында ныклап киңәшкәннәре дә юк...
Ә аннан... Барысы да тиз булды. Эш урыныннан ашыктырганнармы, әллә сәясәт үзгәрү сәбәплеме, ире беркөнне бик хафаланып кайтып керде. Каударланып ашады да, кинәттән генә хатынына борылып, җитди тавыш белән сүз башлады ул:
– Тиз генә җыен! Иң кирәкле әйберләрне, документларны гына ал! Союзга кайтабыз.
Әдибә аптырап, иренә күтәрелеп карады. Ирнең кырыс йөзендә, курку катыш тәвәккәлек чагылган карашында уйнап әйтмәгәнлеге сизелә. Шулай булса да Әдибә сорау бирми кала алмады:
– Ничек инде кайтабыз?! Мондый тизлек белән... Ни булды?
Инсаф күз ачып йомганчы, шкаф тармасыннан документларны алып портфеленә салды. Балаларга киенергә кушты. Хатынына күз кырые белән генә карап алды да янәдән кырыс тавыш белән эндәште:
– Аңлатып торырга вакытым юк. Тиз бул!
– Юк, мин алай ашыгып юлга чыкмыйм. Зарплата да алмаган.
Кесәдә бер тиен акча юк. – диде Әдибә, гаҗәпләнеп.
Әтисе белән әнисе кычкырышканны ишетеп, балалар акырып елый башлады. Гомер булмаганны ире бугаз киереп сөрән сала:
– Нинди әйбер, нинди акча сөйлисең син? Монда мал кайгысы түгел, баш кайгысы. Нәрсәләр барганын аңлыйсыңмы? Сиңа биш минут вакыт. Җыенмыйсың икән, машина ишек төбендә. Бәйләп, чыгарып салам!
Әдибәнең кирелеге килде:
– Бу кадәр ашыгу, кабалану нигә кирәк? – диде, яшьле күзләрен иренә төбәп. Илгә кайтып урнаш, тормышны җайга салгандай ит, аннан мин кузгалырмын.
Инсаф аның бер генә сүзен дә ишетмәгән сыман кыланды. Машинада калган иптәшен чакырып кертте, дуамалланып, әйберләрне җыя башлады, аннан чират Әдибәгә дә җитте. Карышкан хатынны, чынлап та, аяк-кулын бәйләп, машина кабинасына чыгарып салдылар.
Илгә кайту дигәч тә... Әдибәнең күңеле дөрес сизенгән. Баштагы мәлләрдә бик авыр булды. Акча юк, тегендәге хезмәт хакы алынмаган, ул Германия банкында. Барысы да – ышаныч та, өмет тә, җайланган тормыш та, дуслар да, хезмәт хакы да – анда калды. Казандагы фатирдан җилләр искән. Торырга урын юк. Инсаф, гаепле кеше сыман, хатынына күтәрелеп тә карамый, анда барып бәрелә, монда килеп сугыла. Эш кирәк, балаларны урнаштырасы... Кыскасы, аларны илдә чыпчык урынына күрүче дә юк иде. Йөри торгач, Инсаф Питрәч районында эш тапты. Бистәгә барып урнаштылар, яшәүнең бер көен тапмадылар, кабат элекке эз буенча сәфәргә – Черновцыга киттеләр. Украинада ул чакта әле хәлләр яхшы, анда квартирга кагылучы да булмаган, кил дә яши башла!
Әдибә Украинага беренче мәртәбә килгән вакытларында муллыкка, халыкның җитеш тормышта яшәвенә сокланып туялмый иде. Кешеләр шул кадәр яхшы киенә. Якыннарын кайгыртып яшәргә күнеккән хатын ул чакта, җай булган саен, балалар киемнәре, колготкилар, носкилар, матур-матур күлмәкләр алып, мендәр тышлыгына тутырып, әниләренә, туганнарына посылка итеп җибәреп торды. Ә инде мең тугыз йөз туксанынчы еллардан соң булган үзгәрешләр аларны монда да куып җитте. Күңелендә шом, курку...
Мең тугыз йөз туксан беренче елның март аенда Хорватияда сугыш башланды. Хохоллар бөтен нәрсәне чикнең аръягына алып китәләр дә долларга саталар. Бервакыт директор Әдибәне чакырып алды да акыллы киңәшен бирде:
– Хәлләр мөшкенләнә, Әдибушка! Озакка сузмагыз, туган ягыгызга кайтыгыз. Әле генә ишетеп кайттым – зур кыскартулар булачак. Инде бер дә булмаса, базага урнашыгыз, ул бетмәячәк. Чын булса...
Әдибә, туган якларда ни көтәсен белгәнгә, базага урнашырга булды. Ятып калганчы, атып кал! Тик «мөстәкыйльлек»нең җимешләре тиз өлгерде – мең тугыз йөз туксан өченче-мең тугыз йөз туксан дүртенче елларда анда да хезмәт хакы бирми башладылар. Китте, китте, китте... Продукцияләр бетте...
Хорватиядәге сугыш мең тугыз йөз туксан бишенче елның ноябренә кадәр дәвам итте. Элеккеге Хорватия Социалистик Республикасы җирендәге бу сугыш конфликтының сәбәбен Хорватиянең Югославия составыннан аерылырга теләве китереп чыгарган, диделәр. Нәтиҗәдә, чынлап та, Хорватия бәйсезлек алды һәм үз территориясен саклап калды, әмма боларның Әдибәгә бер кагылышы да юк иде инде.
... Сыерчыклар да көзен диңгез артына китә дә, яз җитүгә, үз туган оясына әйләнеп кайта. Ниһаять, чит ил тормышын бер якка этеп куеп, иренең ризалыгын алган Әдибә дә балалары белән юлга җыенды. Ире берничә айдан соң эшләрен тәмамлап кайтырга чыгачак. Ят илдә, чит кавемнәр арасында егерме елга якын гомер үткән. Инде балалар да зур тормышка аяк басар яшьтә. Үз итә алырлармы алар Татарстанны?! Әллә инде күнегелгән илгә, ияләшкән тормышка кире әйләнеп кайтырлармы?! Әдибә аларның күңеленә Туган ил, туган җир, әти-әни, нигез хакын хаклау төшенчәләрен сеңдерә алдымы? Әллә инде газиз халкының гореф-гадәтләре ят илдәге яшәеш үрнәкләре белән алышындымы? Ат туйган җиренә, ир Туган иленә тартыр, диләр дә бит, олы улы, Татарстанда туса да, чит илдә үсте. Кечесенең туган җире – Украина. Ана телендә теле ачылса да, ул күбрәк украин телендә, немец телендә сөйләшүне кулайрак күрә. Ярый әле, Әдибә, ана телен оныттырмаска тырышып, иренә һәм балаларына өйдә тик татар телендә генә аралашабыз дигән таләп куйган иде. Үзе әнисенең күкрәк сөте белән кергән ана телен соң мизгелгә кадәр онытмаячак. Ул аның канына, тәненә, җанына сеңгән. Әдибә өчен, елга бер мәртәбә туган җиргә кайтып, рәхәтләнеп үз телендә сөйләшеп, яшәү көче алып килү күптән инде үпкә тутырып сулыш алу белән бер булды.
Самолёт ак болытлар өстеннән очып, Татарстан аэропортына төшеп утырганчы, Әдибә уйларыннан арына алмады. Самолёт баскычыннан җиргә төшкән мизгелдә, ул газиз туган ягының назлы җилләрен, чәчәкле, җылы, хәтта әлсерәткеч, тынны буа торган челлә кызуын, көзге елак яңгырларны, кышкы салкын бураннарны тансыклаганын аңлады, керфекләре дымланды. Инде бишенче дистәсен ваклый башлагач, күңелендә олыгаю хисе барлыкка килүме бу?! Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең, ди халык мәкале. Чит җирдә мал да җирси. Сагынган, бик сагынган икән Әдибә үзенең туып үскән илен, Татарстанын, Таулы авылын...
Менә инде, Казан аэропорты белән ике арадагы чакрымнары узып, авыл юлына да борылдылар. Машинадан алда чапкан күңелен тыеп, Әдибә балаларын тирә-як табигате белән таныштырып кайта. Әнә юл буенда аларга яшел шәл чукларын җилдә җилфердәтеп утырган ак каеннар кул болгап кала. Төз наратлар, киң ябалдашлы имән агачлары, усак егетләре әйтерсең лә тезелешеп, тау өстенә менеп баралар. Күрше Салкын Чишмә авылы урнашкан тау итәгенә якынлашканда, ул машинаны туктатты. Балалары белән урман һавасын сулый-сулый, җәяүләп кайтырга булдылар. Һавада нарат ылысы, җиләк һәм мәтрүшкә катыш чәчәк исе... Үпкәң тулганчы сула да сула гына. Җәйге кояш нурларына иркәләнеп кайтып килгән юлчыларны челтерәп аккан көмеш чишмә тавышы үзенә дәште. Әдибә, улактан аккан суда кулларын юып, кушучы белән чишмә суын туйганчы эчте. Аннары уллары бер-бер артлы чишмә суыннан авыз иттеләр. Чишмә үзенең көмеш суын эчеп үскән кызны онытмаган. Күр инде, ничек тиз сусавы басылды, җанын бимазалаган җирсүләре югалды. Иңнәренә канатлар үсеп чыкканын тойган Әдибә чишмә суыннан бәхет тәме килгәнен улларына да төшендерергә тырышты.
Суны йотлыгып эчкән чишмәдә Әдибә яшьлеге белән очраштымыни?! Йөрәкләрендә тау-ташлар күчерерлек көч тоеп, алар җәйрәп яткан авыл кочагына томырылдылар.
Хәтереннән бер генә минутка да чыгып тормаган, төшләренә кереп йөдәткән туган җирендә генә чын бәхеткә ия шул адәм баласы.
Туган як үзе дә Әдибәне өзелеп сагынган. Юл буенда үскән тигәнәкләренә кадәр итәккә сырыша. Авыл ягыннан искән җил Әдибәнең борынына яңа пешкән икмәк исен китереп җиткерде. Инде авыл үзе дә әйтерсең лә юлчыларга каршы йөгерә. Әнә, авыл башындагы туган йортның калай түбәсе күренә. Тиздән, бик тиздән Әдибә кайчандыр каз бәбкәләрен куалап алып кайтканнан соң япкан бәләкәй капканы ачып керер дә бәбкә үлән каплап алган ишегалдына аяк басар. Өйалды баскычына утырып тәмәке көйрәтүче әтисе: «И балакайларым, кайттыгызмы?» – дип сикереп торачак. Әнисе, көне буена җилдә җилфердәп, кояш нурын, җылысын сеңдереп кипкән керләрне бакчадагы кер бавыннан җыеп йөргән җиреннән йөгерә-атлый килеп чыгачак та үзеннән дә озынрак, тазарак күренгән кызын: «Бәбекәчәем, сине дә күрер көннәрем бар икән!» – дип кочып алачак.
Өй ишеген ачканчы ук, әнисенең: «Берәр балам кайтып керер әле!» – дип әзерләгән берсеннән-берсе тәмле ризыклар белән тулы табыныннан килгән исләрне дә сизгәндәй булды Әдибә. Өстәлдә ни генә юк! Иң тәмлесе авыл мичендә кызарып, күпереп пешкән ипи. Ит белән бәрәңге янына бакчадан гына өзеп алып кергән яшел суган, укроп, петрушка, кыяр, помидор дисеңме... Каклаган каз, ат итеннән ясалган казылык, куе сөттән оетылган катык, кашык бастырып куйсаң да аумаслык каймак, алар янына өчпомагы, бәлеше, гүя бөтен авыл халкын кунакка чакырганнар да бергәләп туй мәҗлесе үткәрәләр. Оныкларын да кая утыртырга, нәрсә белән сыйларга белми көяләнәчәкләр. Әдибә ике улы белән авылга кайтып җиткәндә, әтисе белән әнисе болдырда гәпләшеп утыралар иде. Капка ачылып ябылган тавышка икесе бергә сикереп торган карт белән карчык ерактан кайткан кадерле кунакларны кочак җәеп каршы алдылар. Күгәрчендәй гөрләшә-гөрләшә, өйгә керделәр. Әзер табын янына утырганчы, әнисе: «Кызым, бәбекәем! Нишләп кияү кайтмады? Бер-бер хәл булмагандыр бит!» – дип, Әдибәнең күзләренә текәп карады.
Әдибә тизрәк әнисен тынычландырырга тырышты:
– Юк, әнкәй! Бернәрсә дә булмады. Аның бераз эшләре бар иде. Озакламый ул да кайтырга чыгачак. Чит илдә яшәү рәхәт булса да, үз илебезгә җитми. Моннан соң үзебезнең Татарстаныбызда яшәячәкбез.
– Шулай, балакаем! Чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан булганың яхшырак. Без дә тынычлап яшәрбез. Ана күңеле балада, бала күңеле далада дигәндәй, без дә бер күрергә тилмермәбез.
Юлдан соң ашап-эчеп, соңыннан мунча кереп, каен себеркесе белән чабынып, юл тузанын юып төшергән Әдибә һәм уллары, йомшак урынга ятып, татлы йокыга талдылар. Күктә калыккан ай һәм йолдызлар, аларның йокысын саклап, таң атканчы, нур сирпеп җемелдәделәр.
Киләчәктә аларны ни көткәне билгесез. Әмма туган як, туган җир үзен ташлап еракка киткән балаларын да, читтә йөреп гомерен үткәргән мөһаҗирларны да үги итми. Кайчан гына кайтсалар да, кочагына алып, сабыйдай иркәли.
... Дөньяга туган һәр кешенең язмышы алдан үк тәкъдир тарафыннан юралып куя, күрәсең. Тормыш син уйлаганча гына бармый. Аның бормалы сукмаклары аша узганда, бәхет кемнедер гүя җитәкләп, алга әйдәп бара. Кемдер сикәлтәле сукмакларда аунап яткан ташларга абына-сөртенә, язмыш сынауларына бирешмичә, сыгылмый үргә менә. Кемнеңдер башыннан шатлык сыйпап юатса, кайберәүләр сагыш чишмәсенең суын мулдан эчә.
Әдибә Инсаф белән бәхетле гомер кичерде. Тик язмыш кайчакта адәм баласын авыр сынаулар алдына да куя. Табышлардан гына торган тормыш юлына сагышларны да мулдан өя. Әдибәне дә язмыш сындырыплар сынады. Ире, көтмәгәндә, инде алар янына кайтырга дип юлга чыккач, Әдибәне тол, ике улын ятим итеп, мәңгелеккә китеп барды. Юл һәлакәтенә очрап вафат булган ирнең мәетен туган авылы зиратына, Питрәч ягына алып кайтып җирләделәр. Яраткан кешесен, ике баласының атасын югалту ачысын татыган Әдибә бик озак бәргәләнде, иренең үлемендә үзен гаепләде:
– Бергәләп кайткан булсак, мондый хәл килеп чыкмас иде. Үзе күпме кешеләрнең гомерен саклап калды. Шундый кешегә ярдәм кулы сузучы булмаган... – Кызым, андый гөнаһ сүзләр сөйләмә. Кеше туганчы ук, аның язмышы язып куела. Беркем дә, күрәчәген күрмичә, гүргә керми. Икең бергә дә барып керә алмыйсың. Аллаһ Тәгалә кешегә күтәрә алган кадәр генә бирә кайгысын да, шатлыгын да. Улларың исән-сау булсыннар. Бала хәсрәтен күрергә язмасын, – дип, әнисе кызын юатырга тырышты. Йөрәккә әмер биреп кенә баш миен кайнаткан уйлардан арынып булса икән?! Мондый хәлне үзе кичергән кеше генә аңлый аладыр. Әдибә ашаудан-эчүдән калды. Беркем белән дә тел тибрәтеп сөйләшәсе килмәде. Ярый әле, янәшәсендә әти-әнисе, ике улы бар. Әнисе, Әдибәнең кайгысын бергәләп җиңәрлек көч сорап, Аллаһы Тәгаләгә ялварды. Биш кат намазын укыган саен, кызының күңеленә тынычлык иңдерүен, күркәм сабырлык сорады.
– Кызым, алай ук бетеренмә! Язмышына шулай язылган булгандыр. Син улларыңа кирәк. Син дә урын өстенә егылсаң, алар кемгә таяныр. Әле алар яши генә башлады. Аларны кеше итәсең, икесен дә өйләндерәсең бар, – дип, акыллы киңәшләрен бирә торды.
Әдибәне акылдан язудан бары тик балаларының киләчәктәге язмышы өчен булган җаваплылык, аларның моң тулы карашлары гына коткарып калды. Көч-хәл белән үз-үзен кулга алган ана улларының бәхете өчен яшәргә тиеш. Әтиләре кебек максатчан, тәрбияле, белемгә омтылып үскән уллары сыгылмый-сынмый, лаеклы алмаш булып, кешеләргә файда китереп, Җиһангир, Галимулла, Хәсәнша картлардан күчә-күчә килгән кан хәтерен саклап, нәсел тарихын белеп, татарлыкларын җуймыйча, киләчәк буыннарга илтеп җиткерергә тиешләр.
Эшкә уңган, тормыш тәҗрибәсен туплаган тол хатын балалары хакына кулдан килгәнне дә, килмәгәнне дә эшләргә тиеш. Әле ярый туган ягына, Таулыга кайтып сыенды. Үз өеңдә үз көең. Әти-әнисе дә, туганнары да янәшә. Ярдәм кирәксә этеп екмаслар...
Җиһанда сары көз. Әдибәнең дә сары көзгә кереп барган чагы. Җил исүен хәтерләткән мизгелләрнең гомер агышы икәненә төшенгән күңел күгендә, җылы җәйнең соңгы җиле булып, күбәләкләр оча. Күбәләк канаты тиеп киткәндә, көмеш пәрәвезләр чигәгә килеп куна. Үзәкләрне өзгеч моңга кушылып, Әдибә көзге сукмакларга аяк баса. Ул еш кына, тирән уйларга чумып, вакыт агышын күзәтә. Уйлары аны үткәнгә,
яшьнәп торган яшьлеге калган чорларга илтә. Әдибә, тормыш диңгезен кичкәндә, агын да карасын да җитәрлек күрде. Язмыш аңа ачысын да, төчесен дә туйганчы авыз иттерде.
Гомер йомгагы тормыш үзәне буйлап тәгәрәгәндә, җебе күпме сүтелгән дә, хатирәләр булып күпме өлеше уйга уралган – төгәл генә үлчәп тә булмый. Кандыраклы болыннарда чәчәкле печән исен иснәп хозурланган мизгелләр дә еракта калган. Җилләрнең дә төсе үзгәргән. Балачакта адашып калган җылы җилнең кулы, хәтер аша сузылып, песи баласыдай, тезгә килеп урала да уй йомгагын сүтәргә тотына.
Зәңгәр күктә балкыган кояш та шул үк кебек... Болын куенында тирбәлгән гөлләр дә алсу нурга чумган. Ә шулай да үткән көннәргә зәңгәр томан булып уралган, язмыш булып кабат юралган сагыш тәме җанга ныграк сеңә генә бара.
Гомер йомгагының очы бер ноктада башланып китә дә икенче бер ноктага җитеп туктала. Ә йомгакка чорналган еллар саны кемгә күпме бирелә, бирелгән гомерне кем ничек яши – ул инде туганчы үк безнең тәкъдир китабына язылып куелган.
Әдибәнең язмышка үпкәсе юк. Уллары нәсел йөзенә тап төшермәделәр. Буыннан-буынга күчә килгән тырышлык, үҗәтлек белән югары белем дә алдылар. Икесе дә әтисе юлын сайлады, тормышта үз урыннарын тапты. Олы улы Марат – Украина башкаласы Киевта зур больницада баш хирург. Әтисе кебек үк, кешеләр сәламәтлеген кайгыртып яши. Балачактан җанына сеңгән җаваплылыкны беркайчан да онытмый.
Кече улы Равил – Казанда, Республика хастаханәсендә әйдәп баручы табиб. Икесенең дә бер дигән гаиләләре бар. Нәсел агачының ябалдашлары киңәя. Оныклар үсеп килә. Хатын-кыз, ана өчен балаларының сәламәт, акыллы булып үсүләре, үз тормышларын үзләре алып барырлык көчкә, белемгә ия булулары – иң зур бәхет.
Әдибә бүгенге көндә, кайсы улына барса да, урыны түрдә икәнен белә. Киленнәре дә, хөрмәт итеп, яратып: «Әни, бездә генә яшә инде. Ялгызыңа кыендыр!» – дип, ихластан чакырып торалар. Тик ул гына: «Үз өемдә үз көем» – диеп, яшәгән урыныннан кузгалмый. Олыгайган көндә улларының ныклы тормыш белән гомер итүләренә сөенеп, булганына шөкер кылып яшәвен дәвам итә...
Альфия Ситдикова.
4 бүлек тәмам.
Дәвамы бар.