Литература
30 Октября 2022, 07:00

Кылый

6 бүлек. Гәрәй машина ишеген ачып, Гөлнараны утыртты да, әкрен генә кузгалып китте.Менә монсы сиңа, диде ул, кызга бер плитка шоколад сузып.Ә хәзер рульне кая борыйм?Урамның теге очында ачыклык бар, Гәрәй, әйдә шунда таба барыйк.Кеше дә йөрми анда.Безгә башта бик әйбәтләп аңлашырга кирәк, дип уйлыйм.

КылыйКылый
Кылый
Гәрәй машина ишеген ачып, Гөлнараны утыртты да, әкрен генә кузгалып китте.Менә монсы сиңа, диде ул, кызга бер плитка шоколад сузып.Ә хәзер рульне кая борыйм?
Урамның теге очында ачыклык бар, Гәрәй, әйдә шунда таба барыйк.Кеше дә йөрми анда.Безгә башта бик әйбәтләп аңлашырга кирәк, дип уйлыйм.
Куркытма әле, матурым!Әлбәттә аңлашабыз.Түлке менә Фоат дус кына нәрсәләр сөйләп бетерде микән инде?
Белгәннәрен сөйләгәндер инде, Гәрәй.Килеп җитәбез. Бераз уңга кер дә, әйдә туктыйбыз.
Гәрәй машинасын бераз эшләтеп торды да, ачкычын борды.Бер мизгелдә тирә як тынып, караңгыланып калды.
Гөлнара, дип Гәрәй кызның кулларыннан тотты.Кара әле, Гөлнара, Фоат дус сөйләгәннәрне шаккатып тыңлагансыңдыр инде, әйеме.Ике тапкыр өйләнеп, икесендә дә хатыннар киткәнен белгәч , куркып та калгансыңдыр бәлки.
Курыкмадым, Гәрәй.Димәк сәбәбе булган.Атта да, тәртәдә дә гаеп бар диләр бит.Синең дә хатыннарыңда гына гаеп булмагандыр дип уйлыйм.
О, юк, Гөлнара.Әлбәттә инде, гаиләнең таркалуына иң беренче чиратта ирләр гаепле.Хатыннарымны әз генә дә гаепле дип, санамыйм.
Алисәнең дә шәһәр кызы икәнен белеп өйләндем .Авыл тормышы миңа бөтенләй ят, дип торган килеш, авылга алып кайттым.Янәсе яши яши ияләнә.
Ияләндеме соң?
Юк шул,Гөлнара, юк.Ике өч ел шәһәр белән авыл арасын таптый торгач, бөтенләй китеп барды.
Ә Ләйлә? Аңа нәрсә ошамады?Белгәнемчә, ул авыл кызы булган.
Әйее, Ләйлә авылныкы .Эшкә дә бик булган иде ул.Чибәр дә иде.Ләкин ,Гөлнара...Гәрәй бер бик куркыныч хәбәр әйтергә теләгәндәй, шикләнеп бер дөм караңгы урамга, бер яраткан кызына карады.
Гәрәйнең ниндидер бер хәвефле нәрсә хакында әйтәсен , Гөлнара бик тиз аңлап алды.Әгәр ул уйлаганча акыллы түгел, ә бер явыз булып чыкса?Я булмаса, бер эчкече.
Гәрәй, диде ул, бар көчен җыеп.Ничек бар шулай әйт.Күреп, сизеп торам.Нәрсәдер әйтергә куркып торасың.Эчү белән дусмы?
Гәрәй матур гына елмаеп куйды.
Юк ла, матурым!Аракы белән дус түгел.Аннары син уйлаганча явыз да түгел.
Гөлнараның оялудан битләренә алсулык йөгерде.Каян белде Гәрәй, минем шулай уйлаганны?дип уйлады ул.Ярый әле машинада караңгы.
Ләйлә ул, балалар бик ярата иде, дип сүзен дәвам итте ир.Бар хыялы өч дүрт балалы ишле гаилә иде аның.
Дөрес, Гәрәй.Балалар алып кайту һәр хатын кызның изге хыялы инде ул.Мин дә балаларым булсын иде дип хыялланам.Сеңлем кунакка кайткач та, ике баласын ашап бетерәм.Ә син рәзве балалар яратмыйсың? Әә, менә шул хакта әйтергә куркасыңдыр да әле, шулаймы?
Гәрәйнең бераз мускуллары тартышып торды.Чарасызлыктан бар гәүдәсе тартышып, югалып калгандай булды.Ничекләр генә әйтәсе соң Гөлнарага.Әйтеп бирсәм машинадан төшеп йөгермәсме?Гәрәй узган елларны күзаллап уйга калды.Нишләргә?Әйтмичә дә булмый.
Гәрәәй?Гөлнара ике арада хасил булган киеренке тынлыкны бозып, ирнең кулыннан тотты.Әйт индее?
Балаларнымы?диде Гәрәй каушап.Әлбәттә мин дә яратам. Ничек инде балаларны яратмаска була ди.Ун балабыз яныбызда йөгереп йөрсеннәр иде әле.Миннән дә бәхетле әти булмас иде.
Унау ук булмас, дип Гөлнара җиңел сулап куйды.Ләкин малай белән кыз алып кайтырга соң түгел әле, дип уйлыйм.Бу көннең киләсен ничек көткәнемне белсәң иде син, Гәрәй!Менә хәзер үк яныбызда утырсыннар иде алар, име бит?
Утырсыннар иде лә, ләкиин..
Гәрәәй, нәрсә дип һаман кире сукалап утырасың соң инде син, ә? дип көлеп куйды Гөлнара.Бүтән ләкин дигән сүзеңне әйтсәң үпкәлим.Менә хәзер әйт.Нәрсәгә тагын шул ләкингә төртелеп калдың?
Ләкиин, ләкиин..Бүтән сүз белмисеңме соң син?
Гәрәй,үзе дә сизмичә, тагын ләкин дип куйды да, рәхәтләнеп көлеп җибәрде .Әммә Гөлнараның авыр сулаганын ишетеп, кызның кулларыннан үбеп алды.
Гөлнара, мин еларга да, көләргә дә белмим.Гафу ит, зинһар, диде ул, ныклы бер карарга килеп.Гафу ит.
Мин сине бик каты яратам.Һәм бу минем гомеремдә соңгы сөюем .Башка бер тапкыр да, беркайчан да берәүне дә шулай ярата алмам.Ярата да алмам, әгәр син менә бүген мине ташлап китсәң, башкага өйләнү турында уйламам да.
Һәм, нишләрсең инде син миннән башка.Ә нигә мин сине ташлап китәр , дип уйлыйсың?
Белмим Гөлнара, белмим.Ну мин бик мөһим нәрсә әйткәч, ташлап китсәң, мин сезнеке кебек үк песи алам да, аңа Гөлнара дигән исем бирәм.Менә шул яраткан Гөлнарым белән яшәп ятарбыз аннары.
Ә мин Гәрәй песиебез беләнме? Гөлнара ачуы чыгып, машина ишеген тотты.Күрәм, син миңа ышанмыйсың.Димәк алга таба аралашудан мәгьнә юк, Гәрәй.Мин дә сине яратам.Беренче тапкыр күргәннән үк башымны югалтып, гашыйк булдым.Шулай булса да, хуш..
Тукта, зинһар китә күрмә, Гөлнарым! Тукта, ашыкма яме!Бу хакта сөйләү миңа бик биик авыр.Шуңа күрә кайчаннан бирле аңлатырга сүзләр эзлим.Чөнки өйләнешкәнче үк син дә белергә тиеш.
Мин нәрсә белергә тиеш соң Гәрәй? Бу кыз аңламас дисеңме?
Әйе, шуннан куркам да инде мин, Гөлнар.Беренчедән, иң курыкканым хыянәт минем.Арага ул явыз керә икән, моны мин гомер дә кичерә алмам.Һәттә өзелеп-өзелеп яратсам да, хәттә гомергә ялгыз калсам да, гафу итмим.
Әйтәсең инде, Гәрәй!Әгәр кешене шулай яратасың икән, хыянәт турында нинди сүз булсын ди инде.Бергә булабыз икән, ул яктан син тыныч була аласың.Мин иң тугры хатын булачакмын.Ә икенчедән нәрсә?
Тагын шундый берәр юк барны әйтергә телиме икән инде,дип Гөлнара иргә табарак борылып утырды.Гәрәәй?
Икенчедән Гөлнарым, икенчедән ..Минем балам була алмый.Гәрәй өзгәләнеп кызга карады.Авыр, бик авыр иде аңа.Чөнки, гаиләдә бердәнбер бала булып, әнисе белән генә үскәнгә,бала чактан ишле гаиләләргә кызыгып үсте ул.Абый, апалар турында хыялланды.Әнисенә дә: әни , менә өйләнәм дә сиңа биш онык бүләк итәм, дип елмая иде.Ләкин ни әнисенә, ни үзенә балалар сөяргә насыйп булмады аларга.Гәрәй бераз сүзсез торды да, калтыранган тавыш белән сөйгәненә эндәште.
Гөлнара, менә хәзер син үзең хәл ит.Минем белән калыргамы, әллә тизрәк качаргамы? Ни генә дисәң дә, минем сиңа үпкәләргә хакым юк.Хатын кыз өчен бала беренче урында торганын бик яхшы беләм мин.Баласыз гына минем белән яшәргә ризамы син?
Гөлнарага әйтерсең лә кайнар су сиптеләр.Бер мәлгә бөтен гәүдәсе калтыранып куйды, баш миен, ризамы?,дигән сүз бораулады.Ризамы, ризамы..Ничек була соң әле бу? Балабыз булмаячак диме?Димәк, менә кайчаннан бирле нәрсә турында әйтергә кыюлыгы җитмәгән икән.Аннары Фоат абый да, Ләйләнең нигә киткәнен беләм, но әйтмим, дигән иде.Ә бәлки ...бәлки, ул хатыннардан булмаса, минеке булыр.
Машинада тирән тынлык урнашты.Хәттә, тәрәзәгә кипкән яфраклар атып уйнаган көзге җилләр дә туктап калгандай булды.Гәрәй дә тын алырга да куркып, сиздермичә генә Гөлнарага карап алды.
Бала алып кайтырга сәләтсез икәнемне белә торып, нәрсә дип шушы гүзәл белән очрашырга булдым соң әле? Башында туган иң беренче уе шул булды аның.Бәлки хәзер үк араларны өзәргәдер.
Гәрәй шул хакта әйтергә теләп авызын гына ачкан иде, аны Гөлнара бүлдерде.
Гәрәй, ничек шулай ышанып әйтәсең соң син? Бәлки, хатыннарың үзләре гаепледер.Аерылып, икенче берәүгә өйләнгәч балалары туган ирләр аз мени?
Юк, җаным, юк.Минем очракта бу мөмкин түгел.Алисә әнә миннән аерылып, икенче берәүгә кияүгә чыгуга бала алып кайтты.Ә минем белән ничә ел торып, балага узмаган иде.
Ә Ләйлә? Ул да кияүдәме?
Әйе, Гөлнара!Андый чибәр кызларны тиз күрәләр.Ул да тормышка чыккан ,дип ишеттем.
Ә балалары? Балалары бар микән соң?
Балалары юк бугай.Абыйсы белән туган апасы хәйран салалар иде аның.Шуларның ике баласын тәрбияли бугай алар.Интернатка алып китәсе булганнар, әле ярый Ләйләнең көче җитеп балаларны үзләренә яздырганнар.
Димәк, Ләйләнең үз баласы юк, Гәрәй?Шулай булгач ,нигә минем бала булмый дип әйтәсең? Гаеп синдә булса, икенче иреннән дә булыр иде бит.
Шулаен шулай, Гөлнара.Ләкин, Ләйлә белән бүлнисләргә күп йөрдек без.Берсеннән кайттык, икенчесенә киттек дигәндәй.Әнә шулай йөри торгач, бер профессорга килеп әләктек.Миңа диагнозны ул куйды да инде.Минем балам була алмый.Мин үзем моның белән килештем, Гөлнара.Дөрес, бик авыр булды.Ләкин,нишләтәсең? Без теләп кенә, язмышны үзгәртеп булмый шул.
Гөлнара бераз тын гына утырды да, елмаеп куйды.Гәрәй, ә менә безнең бала булса нишләрсең?
 
Дәвамы бар.
Альфира Кадырова.
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас