Литература
30 Октября 2022, 11:00

Диңгез суы тозлы ул...

4 бүлек. "Җилләрнең дә төсе үзгәрә ". 5 өлеш. Ял иткәч, дөньяны танып белә башлыйсың икән. Баксаң, Германиядә татарлар шактый ук икән. Һәркайсының үз язмышы, әмма барысы да, татар икәнлекләрен онытмыйча, аралашырга җай эзлиләр.Әдибәләрнең фатиры тора-бара бөтен татарлар җыела торган урынга әйләнде. Тәүлекнең кайсы вакытында килеп керсәләр дә, хуҗабикә һәрвакыт ачык йөз белән каршылый иде кавемдәшләрен.

Диңгез суы тозлы ул...Диңгез суы тозлы ул...
Диңгез суы тозлы ул...
Ял иткәч, дөньяны танып белә башлыйсың икән. Баксаң, Германиядә татарлар шактый ук икән. Һәркайсының үз язмышы, әмма барысы да, татар икәнлекләрен онытмыйча, аралашырга җай эзлиләр.
Әдибәләрнең фатиры тора-бара бөтен татарлар җыела торган урынга әйләнде. Тәүлекнең кайсы вакытында килеп керсәләр дә, хуҗабикә һәрвакыт ачык йөз белән каршылый иде кавемдәшләрен. Кискән ишеккә кем килеп кермәс дигәнне күп тапкырлар ишеткәне бар иде, менә шулай була икән ул «кискән ишек». Хатын, кунаклар алдында югалып калмас өчен, алдан хәстәрен күрергә өйрәнде: йә өчпочмак, йә кыстыбый пешерә дә аларны суыткычның туңдыргычына куя. Кеше килеп керсә, тиз генә җылытып, кунакны сыйларга була.
Читтә яшәсәләр дә, Хәбировлар туган яклар белән бәйләнешне өзмәделәр. Яллары озаккарак булса, кайтып, әти-әниләренең, туганнарының хәлен белеп киләләр иде. Бу билгеле чыгымнар таләп итә, әлбәттә. Ә тырышлык, алдан күрүчәнлек, үз көченә таяну сыйфатларына ия булган Әдибә Хәсәнша кызы һәрчак җаен тапты, һәркем белән тиз арада уртак тел таба белде. Шул ягы белән ул башкалардан бик нык аерылып торды. Кайчандыр тарихи вакыйгалар нәтиҗәсендә Германиягә китеп, шунда яшәп калган эмигрантлар белән дә тыгыз элемтәләр урнаштырды. Нәселдәшләреннән кан белән күчкән кунакчыллык, юмартлык, ихласлылык, милләттәшләренә һәм башка милләт вәкилләренә карата булган ихтирам хисе чит җирдә дә үзләренә лаеклы урыннар табарга ярдәм итте.
Немецларга эшләгәч, атна саен немецларны кунакка чакыра иделәр. «Роботрон» заводының кадрлар бүлеге башлыгының әнисе фрау Ольга чыгышы белән рус милләтеннән икән. Аңа ул вакытта сиксән яшьтән артык иде инде. Әдибә, аны беренче күргәндә үк, күк йөзедәй зәңгәр күзләрендәге тирән сагыш диңгезен тоеп тетрәнде. Якыннан аралаша башлагач кына, камыштай төз, ябык гәүдәле, уртача буйлы, еллар агышы чәчләренә кызганмыйча көмеш бәсләр сипкән, зәвык белән киенгән зыялы ханымның сагышлану сәбәбен аңлады ул. Ольгалар, революция башланыр алдыннан, әти-әниләре белән бергә, Мәскәү ягыннан Германиягә күчеп киткәннәр. Русчаны яхшы белә. «Иреннән аерылган җиде ел елар, иленнән аерылган үлгәнче елар», – диләр. Фрау Ольга, очрашкан чакларда, ярыннан ташып аккан елгадай хисләрен Әдибә белән уртаклашып калырга теләгәндәй, ашыга-ашыга күңелен бушата иде:
– Как же я скучаю по тем временам. Родители очень тосковали. До конца своих дней вспоминали Родину. Жалели, что уехали. А если б не уехали? Что было бы, если там остались? Это одному Богу известно.
Когда уехали из России, я ведь была маленькая. Не всё понимала до конца. Но когда подросла, стала понимать, почему они тосковали. Наши корни остались там, на Родине. А мы на чужбине, как сломанное дерево без корней. Привычки, традиции другие. Вот и у меня в душе живёт вечная тоска. Хоть я и прожила большую часть жизни здесь, так и не стала здесь своей. Хоть и память хранить не очень многое, скучаю по России, по русским берёзам. А когда слышу русские песни, душа разрывается. Так хочеться на Родину. Видно не судьба. Да и сейчас там у нас ни родных, ни близких… Кому мы там нужны?! Да и страна уже не та. Мы и Родину, и себя потеряли.
Фрау Ольганың туган якларын сагынып сөйләвен тыңлаганда, Әдибә алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык икәнлегенә янәдән бер кат инанды. Чит илдә гомерен үткәргән кеше туфрагыннан аерылган гөл сыман сула. Менә ни өчен фрау Ольганың күзләре һәрвакыт сагышлы икән. Ә чынлыкта иң зур сагыш – Ватан сагышы. Илен җуйган – үзен җуйган, дигәннәр шул. Әдибә чит илдә гомер кичкән, инде «чиксезлек иленә» якынаеп килгән затлы нәсел баласының хис-кичерешләрен тулаем аңлады кебек. Ә бит бу гаиләне, иленнән, җиреннән аерылып, күз күрмәгән якларга китәргә мәҗбүр иткән сәбәпләр миллионлаган язмышларны үзгәрткән. Илдә барган түнтәрелешләр, афәт булып килгән сугышлар нәтиҗәсендә күпме кешеләр канатсыз кошка әверелгән? Уйлап баксаң, илгә сыймаган баш Иделгә баткан таш белән бер икән ул.
Фрау Ольганың кызы фрау Вера Германиядә туган. Ул башка. Ул инде русча бик белми, шулай да аңлый. Вера Әдибәнең җитәкчесе иде. Аның ире гер Франц Дрезден университетында декан булып эшли. Алар гаиләләре белән еш аралашып яшәделәр, алдан сөйләшеп, йә алар Инсафларга килеп керәләр, йә яшь гаилә аларга бара.
Чит ил, чит кануннар, чит фикерләү хөкем сөргән җирдә теләгеңә ирешү – зур батырлык үрнәге. Ә Җиһангир картның нәсел дәвамчылары җиңелүне белми торган, көчле рухка ия шәхесләр икәнен күп еллар дәвамында эш-гамәлләре белән исбатлап килгәннәр. Әдибә Хәсәнша кызына да холык-фигыле, аралашучанлыгы, очраклылык та файда бирә.
Бәләкәй уллары кызлар кебек йомшак иде. Ак чәчле, чибәр, таза, яңагындагы чокырчыклары, нәни генә авызы белән күпләрнең игътибарын җәлеп итә иде ул. Немецларга барып керсәләр, үзе бер хикмәт – шундый сараннар, исәп-хисапчыллар. Тик шулай да, кайсы кибеткә ашамлыклар алырга керсәләр дә, касса янына якын килүгә, немка кассирлар үзләренең бер маркасын кассага куя да балага шоколад бирә: «Кыз, кыз!» – дип такмаклыйлар. Әдибә каршы төшеп карый: «Кыз түгел, Равил – минем кече улым, – ди.
Шул малае аркасында бер хәл булды. Очраклы гына бер немец хатыны белән сөйләшеп киттеләр алар. Әлбәттә, Әдибәнең кыюлыгы да бар, теле дә тик тора торган түгел, сүз барышында, эш тапты да куйды бит! Вакытында үз сүзеңне әйтә белү дә файда китерә. «Тормышта гел яхшы кешеләр генә очрап торды шул: бервакытта да, ялгыз юлда йөргәндә дә, начар кешеләр миңа юлдаш булмады. Аллаһка шөкер, күз тимәсен!» – ди ул, шатланып.
Фрау Вера һәм аның ире Франц белән йөрешә башлаган вакытта чит телне белмәгән Равил бераздан немец телендә иркен сөйләшә башлый. «Полиглот» дип көлешәләр алар, сүз Равилгә килеп терәлсә.
Чит илдә тел генә түгел, гадәт-йолалар да башкача. Ә акыллы кеше дошманыннан да дус ясау серенә ия була. Аз сүзгә күп мәгънә сала белгән, кешегә иң кирәге ягымлы чырай, җылы сүз икәнен балачактан төшенгән Әдибә чит илдә яшәгәндә дә сынатмады. Яшәгән илнең гадәт-йолаларын ихтирам итеп, татар милләтенең гореф-гадәтләренә таянып, ике ил кешеләре арасында дуслык күпере булдырды ул.
Гадәт-йола дигәннән, аерымлык һәрчак сиздерә иде. Туган җирдәгечә, кунакка бара башласалар, күп итеп күчтәнәч алып баралар алар. Инсаф, әлбәттә, әрмән коньягы, яхшы вино, «Советское шампанское» ала. Аларда бу әйберләр үтемле. Шуңа күрә, Союзга кайткан саен, рөхсәт иткән кадәрле алып килә иде ул бу «малны».
Бервакыт фрау Вераларга килеп керделәр Хәбировлар. Фрау Ольга да килгән иде. Бераз хәл-әхвәл сөйләшеп алгач, барысы да өстәл янына утырдылар. Өстәлдә таякчыклар, бутербродлар, кока-кола, штоф. Рюмкаларга бер мәртәбә салдылар. Исәнлек өчен, дип йотып куйдылар. Сөйләшеп утыралар инде, икенче мәртәбә салдылар. Кунакка барасы булгач, ашамый килгәннәр иде. Инсаф кыбырсый башлады, хатынының бил тирәсенә сак кына төртеп, колагына пышылдап алды: «Ашыйсы килә!» – ди. Бер сәгать, сәгать ярымнар сөйләшеп утырдылар. Берзаман хуҗалар фарфор савыт белән бармак башы кадәр генә пилмәннәр чыгардылар. Биш-алты пилмән... Фрау Вера мактанып:
– Мине рус халык ашын пешерергә әнием өйрәтте», – дигән була
Пилмән, салатлар ашадык, кофе эчтеләр. Шешәне оныттылар – салучы юк. Күчтәнәчкә алып килгән коньякны шкафка ук алып куйганнар. Инсаф аптырап тормады:
– Әйдәгез, хәзер русча бәйрәм итәбез. Мин сезнең өчен армянский коньяк алып килдем. Әйдәгез, эчеп карыйбыз, – диде.
Немец дуслар кыстатып тормадылар, кеше кесәсеннән булганда, эчү ягына да бик үк тартынып тормыйлар икән. Салган берсен бушата баралар. Коньяк төпкә җиткәндә, немецларыбыз русча аңлый башладылар. Инсаф белән Әдибә исә, тыеп тормалы түгел, немецча сиптерәләр. Татлы тел еланны да өненнән чыгара дигәндәй, туганнардай якынаеп китеп, аралашудан тәм табып, төнге сәгать бергә кадәр утырды алар ул чакта.
Аннары җавап визиты – фрау белән гер дуслар аларга килделәр. Әдибә ныклап әзерләнде – төрле салатлар, аш, ит белән бәрәңге, өчпочмак, кош телләре пешергән иде. Куанаклар, тел шартлатып, бу муллыкка карап тордылар: «Тагын кемнәр килә?» – дип сорадылар.
– Бары сез генә! – диделәр хуҗалар беравыздан.
Вера белән Францның күзләре маңгайга менде. Бу кадәр сыйны соң... Артык ризык куркынычы юк икән, утыра торгач, табын шактый сирәкләнде. Кунаклар ашау ягына сыната торган түгелләр икән...
Җомга яисә шимбә-якшәмбегә чакыра иделәр
кунакларны. Бер айдан, яисә ике атнадан соң каршы якның визиты була. Әдибә үзенчә уйлап та куйды: «Болар безне нинди чит-ят тәмле ризыклар белән шаккатырмакчылар икән?» Уйларга була да ул... Барасың – бутерброд, кофе, соломка, кока-кола. Шуннан соң җаен таптылар Инсаф белән Әдибә: немецларга барганда, ныклап ашап бара торган булдылар.
Өстәлләрендә ни була иде соң? Кибеттән алган, мул итеп уксус салынган эшләнмәләр, яңа гына өлгергән яшелчә. Киләсең – помидорлар куактан өзеп алган кебек. Җәй көне дә, кыш көне дә – яңа гына өлгергән помидор. Яшелчә, җиләк-җимеш бөтенесе бар. Әдибәнең бу ризыкларыннан авыз иткәч, немец дуслар: «Өйрәт әле, өйрәт!», – дип җәфалап бетерделәр. Югыйсә тозланган ризыклар түбән категорияле яшелчәләрдән генә иде...
Немецлар өчен иң мөһиме – күңелләренә якын кешеләр белән аралашу. Эмоцияга бирелмиләр дисәң дә була.
Берара Марта исемле бер хатын белән йөрешеп алдылар. Марта, оныгы тугач: «Өйдә салкын!» – дип зарлана башлады. Инсаф белән Әдибә, балаларын да алып, Совет илендәгечә, алдан сөйләшеп тормыйча, җылыткыч күтәреп, Марталарга барып керделәр. Күрә торып, бәләкәй немецны катырып үтереп булмый бит инде! Алар шаккатып торалар. Балага ай ярым чамасы, елый. Алар аңа кагылып та карамыйлар. Әдибә түзмәде, барып карады, асты юеш түгел, ашатканнар, шуның белән эш тә беткән. Алар баланы назлау, юатуны белмиләр икән.
Хәбировларның, чит илдә яшәгәндә, төрле хәлләргә юлыккан чаклары булды. Милләткә хас ярдәмчеллек белән башкаларга үзләре дә булыштылар. Һәм, кунак ашы кара каршы дигәндәй, шундый ук җавабын да алалар иде.
Инсаф, табибка хас булганча, кеше хәленә керүчән. Беркөнне, авыру солдатны Дрезденга илтеп, частька кайтып киләләр. Юл карьер яныннан үтә. Карьерга су җыелып, күл хасил булган, анда исә балык үрчетәләр. Шунда бер кешенең таякка таянып, көч-хәл белән атлап барганын күрә. Инсаф машинаны туктата да, кабинаны киң ачып, җиргә сикереп төшә. Тиз арада карт каршына килеп баса, тегесе аптырап карап тора. Үзе урталай бөгелгән. Инсаф немецча сукалый башлый:
– «Вас ис дат, радикулитмы?»
Карт каршысында торган кешенең рус офицеры икәнен чамалап, белгән русчасын эшкә җигә: «Вот-вот!» – дип билен күрсәтә. Инсаф картны кабинага утырта да туп-туры үз фатирына алып кайта. Өйгә кергәч, картка бер стакан спирт салып бирә. Карт, беткән баш беткән дигәндәй. Күзен чытырдатып йома да спирты бер тында эчеп тә куя.
Инсаф, карт бераз мәлҗерәүгә, эшкә тотына. Иң элек бил тирәсенә блокада ясый, аннан, карт аңышканчы, билен турайтып та куя. Тәҗрибәле табиб тагын бер кимчелек таба – картның бер умырткасы сөяге урыннан чыккан икән. Анысын да үз урынына утырта. Анан инде картны спирттан дәваларга тотына: спирт организмнан чыгып бетсен өчен, система куя. Карт, бераз яткач, күзләрен ача, шым гына тирә-юньне күзәтә башлый. Аяк өстенә басу түгел, урыныннан кымшанырга да куркып, кушеткада ята. Инсаф, елмаеп, картка аягына басарга куша:
– Тор! Steh auf! Әйдә, ятма, аягыңа бас! Komm schon, lüge nicht, treten Sie auf Ihre Füße!
– Юк, билем авырта! Куркам! Nein, der untere Rücken tut weh! Angst!
Инсаф кабат картка елмаеп дәшә:
– Тор! Steh auf! Бер җирең дә авыртмый. Nichts tut dir weh. Мин сине дәваладым. Wir haben dich geheilt.
Карт, куркып, һаман Инсафка карап тора, аннан сак кына кулын, күтәреп, табибка суза:
– Ярдәм итегез! Helfen Sie mir! Кулыгызны бирегез, тотынып торыйм! Gib deine Hand, Ich werde mich erheben, damit du dich festhältst!
Инсаф картка торырга булыша. Картның йөзе ачылып китә. Моңарчы авыртып изалаган биленең кайда икәнен дә сизми бит! Карт аягына баса, әрле-бирле селкенгәләп ала, аннан кулын алга чабып, дөбер килеп биергә тотына. Инсаф картны кочып, биетә-биетә, урамга алып чыга, машинасына утыртып, өенә дә илтеп куя.
Ике-өч көн үтте микән, карт аларны гаиләсе белән кунакка чакырды. Барып керсәләр, исләре китте: күз күрмәгән әйбер бит инде – карт фермер, төбәктә атаклы кеше, форельлар үрчетүче икән. Карт кунакларны хуҗалыгы белән таныштыра башлады. Балыклар өч бүлемле сулыкта йөзеп йөриләр: берсендә эрерәк, икенчесендә ваграк, өченчесендә маймычлар. Балыкны күз алларында тотып, чистартып,
кыздырып, кыстый-кыстый сыйлап, күчтәнәчкә дә биреп җибәрделәр.
Кайда гына яшәсәң дә, кем белән генә аралашсаң да, кешегә иң кирәге – якты йөз, җылы сүз. Җылы сүзеңне, ягымлы карашыңны кызганмасаң, кирәк чакта ярдәм кулыңны сузсаң, үзең дә әҗерен күрәсең. Башкаларга игелек кылсаң, яхшылык булып әйләнеп кайта.
Әдибә ят җирнең яхшы якларын күңеленә сеңдереп барды. Һәр нәрсәдән сабак алырга тырышты. Мондый тормыш университетларын үтү, киләчәктәге яшәешләренә ныклы нигез булачагына ышана иде ул.
Немецлар – төгәл, сакчыл, юкка-барга акча туздырмый торган халык. Балаларны мәктәптән, эшчеләрне завод-фабрикалардан ашатып кайтаралар. Әдибә башта гаҗәпләнә иде. Өйгә кайткач, дүрт кешелек гаилә йөз илле грамм колбаса ала. Әдибә, беренче мәртәбә кибеткә барып, бер кило ит сорагач, сатучы аптырап калды:
– Аннан нәрсә пешерәсең?!
– Пилмән әзерлисем килә.
– Гаиләгездә ничә кеше? – дип сорау бирде сатучы.
Әдибә аптыраулы карашын сатучыга төбәде: «Ник болар шулай төпченә икән? Аның күпме ит алуында ни эше бар инде?» Тик сатучы дустанә елмайган кебек, уенда начарлык юк сыман. Кайгыртучан тавыш белән сорагач, Әдибә дә елмаеп җавап бирде:
– Дүрт кеше.
– Сезгә өч йөз грамм җитә. Сыер итеме, кош итеме, дуңгыз итеме, кайсы кирәк?! – дип, сатучы кыз Әдибәгә сораулы караш ташлады.
Сораган ит кисәген күз алдында ук ит турагычтан чыгарып та бирде. ГЕл витринадагы реклама кебегрәк икән – бик тәмле булырга охшаган фарш килеп чыкты. Икенче көнне «отбивной» өчен ит кереп алды хуҗабикә. Анысын да күз алдында кисеп, әзерләп бирделәр. Ә сатучы кыз Әдибәгә мондагы тәртипне өйрәтүен белә:
– Колбаса алганда да, әз-әзләп алырга кирәк. Ашап бетермисез бит, калып әрәм булачак. Ризыкка сак карарга кирәк, фрау...
Дөресе шул: сакчыллыкка да, ризыкны исраф итмәскә дә, гомумән, күп нәрсәгә өйрәнде бу илдә Әдибә.
Шимбә көнне кибетләр төшке ашка кадәр генә эшлиләр, ял көнне дежур кибетләр генә ачыла. Һәркемнең, эшкә хокукы булган кебек, ял итәргә дә, гаиләсен тиешенчә кайгыртырга да хакы бар. Ана кешеләргә булган хөрмәт тә, балаларга булган кайгырту да нәкъ шундый мөнәсәбәттә чагыла да инде. Кеше кадерен белгән илдә яшәү шулай була, күрәсең. Германиядә, Әдибә менә шул кыйммәтләрне аңлады.
Әмма тормыш беркөе генә бармый. Дөнья болгана башлый. Давыл купканда, җиле һәркемне тигезли. Беркөйгә салынган яшәү рәвеше үзгәргән чакта, нинди генә аек акылга ия булсаң да, күңелгә шик төшә башлый икән. Инсаф белән Әдибә гаиләсенә дә бу елларда башланган үзгәрешләрнең җиле кагылып үтмичә калмады.
Мең тугыз йөз сиксән тугызынчы елда Көнчыгыш һәм Көнбатыш Германия арасындагы стенаны иштеләр. Ике ил – ФРГ белән ГДР – бергә кушылды. Промышленность хөкүмәт кулында иде. Приватизация башланды. Иске заводлар ябыла, күбесен көнбатыштагы бай немецлар сатып алырга тотындылар. Китте арзан эш кулларын эзләү. Алар исә янәшәдә генә икән – шәһәргә поляклар килеп тулды.
Инсафның бу вакытта хезмәт килешүенең срогы тулган иде инде. Килешүен кабат озынайтырга тәкъдим иттеләр. Гаилә башлыгының аптырабрак йөргән чагы иде бу. Әдибәнең «Роботрон»дагы эше дә аксаклый башлады. Заводны Голландия кешеләре сатып алды. Яңа хуҗалар кыскартуларга керештеләр. Әдибә дә кыскартуга эләкте. Немец илендә эшләмичә яшәп булмый, озак уйлап тормыйча, хатын труба-прокат заводына күчте. Эшчән кешене һәркайда яраталар, Әдибәнең тырышлыгын күреп, фатир да биреп куйдылар.
Беркөнне сөйләшеп утырганда, Әдибә иренә күңелендәгесен әйтеп салды:
– Инсаф, алдагы көннәрдә безне нәрсә көтә?! Уйлыйсыңмы син? Бөтен дөнья болгана, без инде синең белән элекке илгә кайтып кермибез. Чамалый торгансыңдыр.
– Уйламаган кая ул? – диде Инсаф, авыр сулап.
– Килешүгә кул куйганчы, ныгытып уйла, иркәем
– Син ни уйлыйсың? – дип сорап куйды Инсаф.
– Бер малайны алып кайтып кит, мин бер улым белән монда калам. Малайны Суворов училищесына бирерсең. Анда да шушындый хәлләр булса, монда килерсез...
Альфия Ситдикова.
Дәвамы бар.
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас