Литература
29 Октября 2022, 07:00

Кылый

5 бүлек. Фоат абый, сез миннән нәрсәдер яшерергә телисез.Мин моны күптән сиздем инде, дип, Гөлнара үзе дә тәрәзә каршына барып басты.Дөресен әйтегез, зинһар, Гәрәйнең хатыны бармы?Ул өйләнеп торамы?Фоат, кызның кулларыннан тотып, урындыкка утыртты да, үзе дә аның каршына килеп утырды.

КылыйКылый
Кылый

Фоат абый, сез миннән нәрсәдер яшерергә телисез.Мин моны күптән сиздем инде, дип, Гөлнара үзе дә тәрәзә каршына барып басты.Дөресен әйтегез, зинһар, Гәрәйнең хатыны бармы?Ул өйләнеп торамы?
Фоат, кызның кулларыннан тотып, урындыкка утыртты да, үзе дә аның каршына килеп утырды.
Беләсеңме, Гөлнара,диде ул, нәрсәнедер исенә төшерергә теләгәндәй. Гәрәйне кызлар бик яраталар иде.Әле бит ул гитарада уйнап җырлый да. Андый егетләргә кызлар бөтенләй үлеп китәләр иде инде.Ләкин, Гәрәй Ильясович, урыслар әйтмешли, одналюб ул.Бер кызга гашыйк була икән, бүтән әллә нинди хан кызлары юлына чыксыннар, ул аларны күрми.Бу яктан, син тыныч була аласың Гөлнар.Сине ярата алган икән, димәк аның өчен бүтән чибәрләр юк.Гомер буе сине генә яратып яшәячәк тә ул.Иманым камил..
Фоат абыый!Хатыны бармы, юкмы?
Хатынымы? ..Баар!
Хатыныы? Баар?
Фоат тизрәк уйламыйча әйткән ялгышын төзәтергә ашыкты.Тынычлан, сеңлем, диде ул, Гөлнараны үтәли тишеп.Хатыны бар иде, дияргә теләгән идем.Нуу, дөресрәге юк инде.Ничек әйтим? Буталып беттем бугай инде.
Фоат Нагыймович, мин 18 яшьлек кыз түгел, около да вокруг йөрмәгез, зинһар, дип әйтәм.Ничек бар, шулай әйтеп бирегез.А то һаман, көзләр, туган көннәр..
Бетте, бетте, әйтәм.Гәрәй ул, сеңлем, укып бетергәч тә тиз генә өйләнмәде.Бары утызга җитеп килгәндә генә Казан кызы белән гаилә корып җибәргәннәр иде, өч ел тордылар микән,Алисәсе мин авылда тора алмыйм, дип аерылып китте.Гәрәй дә бик ялынып йөрмәде.Аннары ул вакытта әнисе Сәгьдия апа да авырта иде.Кыскасы, Гәрәй бераздан аңга килеп, хатыны янына барса, тегесе инде икенче кешедә кияүдә булып чыкты.Шулай итеп, беренче хатыны белән берни дә барып чыкмады.
Беренче хатыны белән? Фоат абый, димәк Гәрәй хәзер икенче хатыны белән тора?
Юк.Хәзерге көндә Гәрәй бер үзе яши.Үзе прораб булгач, бик шәп проект белән өй дә салып чыкты.Ләкин, Гөлнара, дусның хатыннардан бәхете булмады.Одналюб булса да, әнисе үлгәч, Ләйлә исемле бик матур кыз белән таныштырып, көчләп өйләндерсәк тә, ансы белән дә торып китә алмадылар.Кайсы белән нәрсә булгандыр, өйләнеп бер ел булгач, болнистан болниска йөрделәр, йөрделәр дә, көннәрдән бер көнне Ләйләсе әйберләрен җыеп, тагын китеп барды.
Ләйлә нигә китте микәән?
Нигә киткәнен,сеңлем, беләм.Гәрәй белән ул хакта сөйләштек.Ләкин , ансын ул үзе аңлатыр, яме.Бу бик четерекле мәсьәлә.
Гөлнараның бик беләсе килсә дә, сорашырга кыюлыгы җитмәде.Ярар,Фоат абый,рәхмәт, диюдән узмады.
Ә син сеңлем, борчылма, дип урынынан кузгалды җитәкче.Борчылма.Гәрәй ышанычлы, акыллы ир.
Фоат Нагыймович чыгып китүгә,тиз генә өстәлне җыештырып тагын уйга калды Гөлнара.
Ишеттеңме, сәгатем, диде ул, бер якын дустына серләрен сөйләгәндәй.Гәрәй ике тапкыр өйләнгән булып чыкты бит әле.Алисә, ярар, шәһәр кызы .Авылда яшәргә риза булмагандыр.Ә Ләйлә? Ул нигә әйберләрен җыеп киткән? Гаеп кемдә?
Гөлнараның кулыннан тагын эш төште.Яхшы хуҗадан ат качмый, дип әйтергә ярата иде әбием.Акыллы, әйбәт ирдән бу ике хатын ник киткән?
Утызга җитеп, бәхетемне таптым, дип сөенгәндә генә, миңа нишләргә?Әни белсә, ул ни дияр? Уйлар, уйлар..Ни дияргә дә белмәде Гөлнара.Бер уйлаган уен тырыша-тырыша кууга, артыннан ук икенчесе кереп кунаклады.
Шулай аптырап утыраганда, өстәл почмагында торган күксел телефон тавышы айнытып җибәрде аны.
Фоат Нагыймович, я булмаса бухгалтериядән шалтыраталардыр инде дип, тиз генә трубканы күтәрде Гөлнара.
Алло, тыңлыйм..
Гөлнар, исәнме матурым!Гөлнараа..
Телефонда Гәрәйнең мөлаем тавышы ишетелде.
..Шушындый матур, акыллы ирдән бу ике хатын нигә аерылып киткән? Гөлнара ни дип булса да җавап биргәнче, шушы уйлары яшен тизлегендә башыннан узды кызның.Мин өченче..
Әйе, Гәрәй, әйе.Мин Гөлнара, тыңлыйм.Гөлнара беразга каушап , сүзсез калды.Тагын нәрсә дияргә? Ике хатының нигә киттеләр дип, сорап булмас бит инде.Түз кызый, түз..
Бар да тәртипме, матурым? Иртә белән үк шалтыратырга җай чыкмады, Гөлнара.Срочно обьектка китәргә туры килде.Бүген кич килсәм, ни диярсең? Чыга алырсыңмы?
Кичә сөйләштек бит, Гәрәй.Чыгармын, дидем.Әллә оныттыңдамы?
Юк, Гөлнара, юк.Онытмадым, билгеле.Ни бит..Ни..Чыбыкның икенче башында Гәрәйнең авыр итеп сулаганы ишетелде.
Гәрәәй!Алло!Нәрсә ни? Әйтә башлагач, авыр булса да әйтеп бетер инде.Килә алмыйсыңмы?
Киләм, матурым!Таш яуса да киләм, Аллаһ теләсә дә.Сагынып өлгердем инде үзеңне.Син алайса көт яме.Калганын кич сөйләшеп бетерербез.Покаа!
Гөлнара, хәттә, хуш, дияргә дә өлгермәде.Телефон ничек көтмәгәндә шалтыраган булса, шулай ук көтмәгәндә тынып та калды.
Гөлнараның пока, дигәнен телефондагы өзек өзек тавышлар басты.Пип..пип..пип.
Нәрсә ни? Бу сүзләре белән Гәрәй нәрсә әйтергә теләде?Менә сиңа Гәрәй Ильясович!
Гөлнара әкрен генә торып, тәрәзә каршына килеп басты.Зәңгәр күкне тутырып мендәр болытлар йөзә.Туган яклар белән саубуллашып кара каргалар бөтереләләр.Күңелдә сары сагыш ..
Фоат абый ничек шушы көз айларын ярата микән инде?дип уйга калды кыз.Шәрә кала барган агачлар матурмы? Әллә эч пошыргыч пыскак яңгырмы?Ә менә бу әниләрен ташларга теләмәгән балар кебек,агач төпләренә түшәлгән сары, кипкән яфраклар өеме? Аларны берәүләр матур ,дип ,карасалар, миңа киресенчә, кызганыч алар.Телләре булса ниләр сөйләрләр иде микән?Ә агачлар? Алары ни дияр иде?
Юк, ни дисәң дә миңа язлар якын.Бәлки шул сыерчыклы, гөрләвекле айларда тугангадыр!Бәлки шомырт исләре белән тулган, айлы авыл кичләрен яраткангадыр.Көзләрне яратканнар яратсыннар,ә мин язны,чәчәкле күбәләкле җәйләрне яратам.Һәм Гәрәйне..
Гәрәйне яратам,дигәнен үзе дә сизмичә калды Гөлнара.Әйе,ярата шул, ярата.Яратмаса уйлары һаман да аңа барып тоташмаслар иде бит инде.Тик Гәрәй генә нинди кешедер.Тыштан гына шулай акыллы булып күренәме?Алай дисәң инде, усал кешенең явызлыгы йөзләренә чыга.Ә менә аның, киресенчә күзләре үзенә тартып, көлеп торалар.Күзләр күңел көзгесе, дип, андый ягымлы күзләрнең хуҗасы берничек тә усал була алмыйдыр ул.Белмим, белмиим..
Гөлнара уйларына уралып,бераз күбәләктәй очкан яфракларга карап торды да, эшкә ябышты.Ярар, кич белән,диде ул стенадагы сәгатькә карап.Очрашкач аңлашырбыз, Аллах бирса.
Һәм менә күктәге кояш үзенең вазыйфаларын кылыч айга тапшырып, офык артына кереп югалды.Җир өстен серләргә урап,төн дә ашыга ашыга үзенең кара зәңгәр пардәсен ябып гашыйкларны көтә башлады.
Төн..Көзге авыл төне..Кемнәр генә сагынып искә алмый ул яшьлек төннәрен.Тәүге тапкыр ояла ояла үбешкән агач капка төпләрен онытып була ди мени соң? Булмый әлбәттә, булмый.Ә ятларга калган беренче мәхәббәтләрне читтән генә булса да күрү теләге кемдә юк?Сагынабыз шул, сагынабыз.Әллә сөйгән ярлар сагындыра, әллә инде кире кайтмас яшьлек еллары.Төгәл генә әйтә дә алмыйбыз.
Менә Гөлнара да, еллар узгач, сагынып сөйләрлек очрашу мизгелләрен көтә.Ярты сәгатьтән аның да сөйгәне киләчәк.
Шушы ярты сәгать вакыт эчендә ничә тапкыр кулындагы сәгатькә карады микән ул?Унбиш минут,ун минут..
Гөлнара беренче тапкыр очрашканда кигән ак береткасын, зәңгәр пәлтәсен киеп, капка төбенә чыкты.Шуны гына көткәндәй түбән очтан килгән машина утлары кызның аяк астына килеп егылдылар.Гәрәй килә.Аның еллар буе өзелеп өзелеп көткән беренче сөйгән яры якынлаша.
Менә машина кыз белән тигезләште дә, туктап калды.Мизгел һәм Гөлнара егете кочагында иде инде.
Сәләм Гөлнара, сәләм җаным!Шундый сагындым мин сине! Сагындым!
Мин дә сине көттем,Гәрәй!Мин дә сагындым!
Чынлапмы,син дә сагындыңмы?Гәрәй, яратып, кызның кулларыннан үпте.Белсәң иде Гөлнар, белсәң иде син.Яшь малайдардай башымны югалттым бит мин.Сине күргәннән бирле уемда хәзер бары син генә.
Ә хәзер нишлибез?Тәпи тәпиме, әллә машинада йөреп киләбезме?
Гөлнар елмаеп,тәпи тәпи дияргә теләгән иде,кире уйлап тукталып калды.Машинада әйләник,Гәрәй, диде ул,егеткә күтәрелеп карап.Серләребезне балан, миләшләр ишетмәсен.
Серләр юк бит,матурым!Фоат анда бик әйбәтләп сөйләп биргән бугай инде, үзе дә үкенеп ята хәзер.
Юк, Гәрәй,Фоат абый барсын да сөйләмәде.Аннары үзең дә, көндез сөйләшкәндә,ни бит дип тукталып калдың.Кич белән сөйләшербез, дигән идең.Шулай булгач, әйдә,сөйләшик.

Дәвамы бар.

Альфира Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас