Әдибә, немецлар арасында кешечә яшәр өчен, таныш булмаган телне камил белергә кирәклеген тиз аңлады. Нигә өйрәнмәскә әле, башланган эш – беткән эш. Украинада чакта өйрәнә башлаган алман телен ныклап үзләштерә башлады ул. Телне болай гына өйрәнеп булмый, аралашу кирәк. Әдибә, урамга чыгып, һич күрмәгән немец корткалары белән гәпләшергә тотына иде. Аның тел өйрәнү юлында булуын аңлап алган немец хатыннары, сабырсызланмыйча гына, немец теленең нечкәлекләре турында аңлаталар иде. Шулай да, кемнән күчкән сәләттер инде, чит телләрне өйрәнү аңы җиңел бирелде. Каннан-канга күчеп килгән үҗәтлеккә, ихтыяр көченә таянып, ул, немец телен өйрәнеп, иркен итеп сөйләшә башлады. Ә аңа кадәр күпме кыенлык ипиен ашады... Бары тик иренең хезмәт хакына гына яшәү авыр иде. Матди яктан гаилә хәле шәптән түгел иде, эшкә керергә кирәк дигән карарга килде ул. Хәтер сандыгының тирәнлеген уе белән үлчи-үлчи, гомеренең бу чорын Әдибә еш исенә төшерә иде.
Инсафның холкына горурлык хас, буйсынырга яратмый. Түрәләргә каршы әйтә торган гадәте дә бар. Шуңа күрә, ай саен дигәндәй, аны бер айга, ай ярымга Союзга, еш кына Ризадан кырык бер километр ераклыкта урнашкан Дрезден шәһәрендәге зур госпитальгә командировкага – авыру хәрбиләрне комиссияләргә (военно-врачебная комиссия) җибәрә иделәр. Ул анда булгач, марка түләнми инде. Шуңа күрә Әдибәгә икесе өчен дә эшләргә туры килде.
Хәтерендә: көч-хәл белән, вакытлыча бер оешмага хисапчы итеп алдылар аны. Үз эшен белгән кешегә эш кайда да әҗерен кайтара. Хезмәт хакы алып кайткан көнне мәңге онытасы юк. И сөенде дә инде. Үзенең чит илдә дә югалып калмаганына, эш табуына, гаилә бюджетына үз өлешен кертә алуына куанган хатынның күңелен горурлык хисләре биләп алды. Татарстанда, Таулы авылында туып үскән, төрле сынауларны җиңеп, инде чит илдә үз урынын яулар өчен язмыш белән көрәшкә чыккан татар кызы ничек горурланмасын?! Әле телне камил белмәгән килеш тә, эшкә урнашу һәркемнең дә кулывннан килми. Тормыш үз кагыйдәләрен көн саен искә төшереп тора. Гаиләнең тотрыклыгы, ике баланың язмышы аның кулында. Ир – дөнья тоткасы. Ул барысын да хәл итәргә тиеш дип кенә яшәп булмый. Хатын-кызның ире, балалары, җәмгыять алдында үз бурычлары бар. Иренә тугры юлдаш, якын киңәшче, рухи таяныч булырга да, киләчәктә үзенә терәк булырдай, тормышка әзерлекле балалар үстерергә тиешлеген белеп яши ул. Һәм шул аңа сынмака, сыгылмаска, алга карап яшәргә көч бирә.
Бер ай эшләп эш хакы алган, тормышка елмаеп караган Әдибәне язмыш сынаудан туктамый. Ун-унбиш көн дә үтми, Инсафны кабат Ризага җибәрәләр. Ире китүгә, олы улы авырып китте. Колак арты бизе шешкән улы авыртуга чыдый алмый елый. Температурасы да югары. Җитмәсә, чирнең икенче балага йогу ихтималы бар. Әдибә ни эшләргә дә белмәде. Эшли генә башлаган вакытта ял алуны күз алдына да китерә алмады. Ял сораса, эшеннән колак кагачагы билгеле. Күршедә фрау Эльза белән гер Карл яшиләр. Алар лаеклы ялда. Моңарчы алар белән исәнләшеп, хәл белешеп кенә йөргән Әдибәнең башка чарасы калмады. Ул, аптырап, шуларга кереп, хәлне аңлатты:
– Фрау Эльза! Помогите, пожалуйста! Сын заболел. А муж уехал в командировку. Я устроилась было на работу. Нельзя пропускать работу, а то уволят. Фрау Эльза күршесен тынычландырырга ашыкты:
– Конечно, конечно, поможем. Давайте так сделаем. Мы заберём к себе, чтоб другой не заболел. А вы идите на работу. Мы и врача вызовем. За него будьте спокойны.
Икесе дә авырмасыннар дип, немецлар олы малайны үзләренә алып чыгып тәрбиялиләр. Кечкенә малай яныннан гер Карл китмәде. Акча белән булыштылар, табиб табып китерделәр, бала терелгәч тә, гел ярдәм итеп тордылар. Әдибә эшен калдырмады, шулай булгач, хезмәт хакы да ярыйсы чыкты. Ул тагын бер хакыйкатькә төшенде: кеше булу өчен, милләт кирәкми, йөрәк кирәк! Менә шулай янәшәдәгеләрнең ярдәмен тоеп, үзләре дә рәхмәтле булып, булышып, чит илдә дә сынатмыйча яши бирделәр Хәбировлар.
Вакытлыча алынган эштән озакламый китәргә туры килде. Телне камил белмәү дә үз эшен эшләде, күрәсең. Инде бер җайга яшәргә күнегә башлаган Әдибә кабат эшсез калды. Эшкә урнашу өчен, тагын да үҗәтләнебрәк телне өйрәнергә тотынды ул, ләкин эш
табуы авырлашканнан-авырлаша бара.
Җитмәсә, көннәрдән бер көнне Инсафны Кыргызстан башкаласы Фрунзега – командировкага җибәрделәр. Ир, ашыгыч рәвештә киткәнгә, рапорт язарга җитешмәгән. «Ипи алырга да акча юк. Ни эшләргә?!» – Әдибә шулай уйлады да госпитальгә китте. Тик иренең эш урынында хәтта бурычка да акча биреп торучы табылмады. Аларны да аңлап була. Барысы да бер зарплатага гына карап тора. Һәркемнең үз тормышы. Менә шунда, нинди генә хәлдә дә каушап калмыйча, үзеңә таянырга кирәклеген аңлады хатын. Үз-үзеңә ышанып яшәгәндә генә, килеп туган кыен хәлләр алдында баш имичә, аягыңда басып калырлык көч табылуына тагын бер кат инанды.
Ике баласын ияртеп, иренең эш урынына килгән хатын беренче мәртәбә битарафлык белән очрашты. Госпиталь җитәкчесе Әдибәне төксе кыяфәт белән каршылады һәм мондый сүзләр тезде:
– Что вас привело ко мне? Да-да, я вас понимаю! Но вы нас тоже поймите, ведь ваш муж должен был написать рапорт. Как это он мог забыть?! Почему не подумал о своих детях? Ладно, допустим мы вам сегодня поможем. А завтра другие придут. Всем не поможешь. У нас всё расчитано. Извините! Мы вам ничем не можем помочь. Это не Союз. Кырыслыгы йөзенә чыккан җитәкче, сүзем тәмам дигән кыяфәт чыгарып, борылыбрак басты. Әдибә, чарасызлыктан аптырап, тагын гозерен кабатлады:
– Я же не прошу благотворительную помощь. А просто взаймы. Муж приедет, всё наладит. Что я должна делать с двумя детьми в чужой стране, в чужом городе? Мне не к кому больше обратиться.
– Вдруг что-нибудь случится. Вдруг не сможет. Нужно было, прежде чем уехать, подумать про вас. Должен был решить эту проблему ваш супруг. До свидания! Меня служба ждёт.
Әдибә нишләсен? Чыгып китүдән башка чарасы юк. Чит илдә, чит җирдә үзенекеләр дип санаган кешеләрнең ярдәм кулы сузмавын Әдибәнең күңеле кабул итә алмады. Бигрәк тә иренең якын дус дип санап йөргән хезмәттәше, үзләрендә еш кунак булган, Россиядән, Новгород өлкәсеннән килгән Андрей Фёдоровның: «Үзебезнең дә акча юк вакыт шул. Ярый, мине авырулар көтәләр!» – дип, күзенә туры карамаска тырышып, ашыгып саубуллашуын күтәрә алмады. Чын дуслык авырлык килгәндә сынала шул. Ә бит Инсаф Андрейга үзе күпме булышты?.. Эшендә четерекле хәлләр килеп туганда, проблемаларны чишү юлын табарга ярдәм итү, Союзга ялга кайткан вакытларда берәмтекләп җыйган акчасын биреп тору дисеңме, беркайчан ярдәменнән ташламады. Эштә дә, ял көннәрендә дә диярлек гел бергә булдылар. Берсе энә, берсе җеп шикелле йөргән ике дус арасыннан җил дә үтмәс кебек иде. Иде...
Әдибә, ике баласын җитәкләп, госпиталь ишеген ябып чыгып киткән чакта, күңеле йомшаганын да, күзенә яшьләр килгәнен дә башкаларга сиздермәскә тырышты. Үкчәле түфлиләре белән таш идәнгә шык-шык басып, гәүдәсен туры тотып, бар борчуын, гаҗизлеген якты елмаю астына яшереп, һәрберсенә хәерле көннәр, эшләрендә уңышлар теләп чыгып китте ул.
Урамга чыккач кына, ике бөртек кайнар яше, яңагын пешереп, аска тәгәрәде. Госпиталь тирәсендәге ял паркына кереп, утыргычка утырганнан соң, уйга чумды. Кайчандыр аңа, авырлык килгәч, немец күршеләре ярдәм кулын сузды. Ә бүген үзенең илдәшләре, дус булып өйләренә килеп йөргән Андрейга кадәр ярдәм итүдән качты. Менә ничек төрле ул кешеләр!
Утыргычта уйланып утырган Әдибәнең битләрен җиләс җил үпте. Кояш та, моңайма дигәндәй, хатынның күзләренә тутырып карады. Әдибә, тынычланып, катгый бер карарга килде. Ул беркайчан да кешелексез кешеләр алдында баш имәячәк. Ул – горур, затлы нәсел баласы. Җиһангир, Галимулла картларның оныгы, Хәсәнша кызы.
Әнә ике улы, рәхәтләнеп, таганда атыналар. Балалары, ире сәламәт булсыннар. Хәл ителмәгән, чишелеш табылмаган мәсьәләләр булмый. Тормыш инде аны мең мәртәбә исбатлады. Улларын җитәкләп, башын югары тотып, төз басып, Әдибә өенә кайтып китте.
... Әдибә иң беренче чиратта үзенең хатын-кыз икәнлеген онытмый. Кеше арасына чыккан чакта, башта үзен тәртипкә китерә. Әнә көзгедән, өстендәге киемнәре энәдән-җептән генә чыккан, озын куе чәчләрен пөхтәләп баш очына җыеп куйган, тыйнак итеп бизәнгән, якты елмаюын йөзенә яккан, сөйкемле, бит очлары алсуланып торган затлы ханым карап тора. Пешкән чия төсле күперенке иреннәренә иннек тә тигерәсе түгел. Кеше кулы белән утлы күмер тотып өйрәнмәгән хатын-кыз, нинди генә авыр хәл килеп туганда да, четерекле мәсьәләне чишү юлын таба иде. Әдибәне инде тормыш мая белән яшәргә өйрәткән. Зар булып, кеше күзенә карап утыра торганнардан түгел. Бу юлы да югалып калмады. Союздан алып килгән запасларын барлады да, киенеп-ясанып, ныклы адымнар белән, төпә-төз басып, кибеткә юнәлде.
Үзең ач булсаң да, балаларны ашатырга кирәк. Саклап тоткан шактый шактый гына консервалар бар иде. Алар белән генә балаларны туендырып булмый. Шуларны алды да барып керде кибеткә. Исәбе – шушы консервларны ипигә-сөткә алмаштыру. Үзенчә ныклап җыенды Әдибә. Башта кирәкле ризыкларның исемлеген төзеде. Каян килгәндер кыюлык – ул чакта телне дә юньләп белми, ишарәләр белән кибеткә ни өчен кергәнен аңлата алды тагын. Ипи белән сөт кирәк, алышыйк дип, сатучының күзенә карап тора. Керфек араларыннан яшьләр мөлдерәп тәгәрәшергә җыендылар. Сатучы киреләнсә нишләргә?.. Шулай булып чыкты да, мондагы кибетләрдә кеше кулыннан бернәрсә дә алырга ярамый икән. Шуннан соң хатын: «Зинһар, сатып алыгыз, ике балам ач утыра», – дип, немецча сукалап, бармаклары ярдәме белән дә акча кирәклеген төшендергәч, сатучы кибет директорын чакыртты. Озакка сузмыйча, нидер киңәштеләр, ниһаять, килештеләр дә – консервларны сатып алдылар. Әдибә, сөенә-сөенә, шушы акчага ипи, сөт алды. Кибетчеләрнең кызыксынуы көчәйде, сораша башладылар:
– Ник алай итәсең? – Ирем командировкада, акча юк.
– Du willst arbeiten?! Эшлисең киләме?! – дип сорады сатучы кыз.
– Ich will arbeiten! Килә! Әдибә чынлыкта аларның бөтен сүзләрен бик аңлап бетерми. Тик немец хатыннарының бу газаптан җәфа чигә башлаган чит ил кешесенә булышырга теләгәннәрен төшенеп алды. Дөньяда игелекле кешеләр дә бетмәгән. Әнә бит, ихлас елмаеп, үзләренең ярдәмнәрен тәкъдим итәләр:
– Wir werden dir helfen, einen Job zu bekommen. Без сиңа эшкә урнашырга булышабыз. Тик беркемгә дә әйтмә! Шәһәрдән ерак түгел совхозга кырда эшләргә эшчеләр кирәк. Белсәләр, рөхсәт итмәячәкләр.
Җир казуның ние бар... Риза булмыйммы соң инде Әдибә?! Алар әйтүе буенча, совхозга эшкә урнашты. Балаларны, Дрезденга больницага барырга кирәк дип, күршеләргә калдырды. Бер атна эшләгәч, уч тутырып (һәрхәлдә, Әдибә аны шулай кабул итте), акча да бирделәр. Чит илдә алган хезмәт хакын кулына алгач, немецлар хезмәт кешесенең кадерен беләләр икән дигән уй йөгерде башына.
Үз-үзен тотышы, кыюлыгы, тапкырлыгы, үҗәтлеге белән чит ил кешеләренең дә мәхәббәтен яулап алган Әдибә Галимулла оныгы менә шулай итеп эшле дә, ашлы да булды. Германиядә яшәгән елларда Әдибәне эшче халыкка булган мөнәсәбәт тә сокландырды. Ул һәр кешенең эше тиешенчә бәяләнүнең мисалларын үз күзе белән күреп торды. Читтән күзәтү – бер нәрсә, ә инде үзең алар арасында шундый ук эшче булып йөрү бөтенләй башка нәрсә икән. «Эш агачы һәрвакытта мул итеп бирер җимеш…» Тукай моны немец җирен күз алдында тотып язгандыр сыман тоела башлады Әдибәгә. СССРда бер дә алай тоелмый иде шул... Чагыштырыр нәрсәләр бар иде.
Шәһәр кешеләре совхозга барып эшлиләр. Эш урынына шәп автобус белән асфальт юлдан алып баралар. Ерак түгел, ярты сәгать барасың, ярты сәгать кайтасың. Юл хакын да түлиләр. Эшкә бару вакыты – ярты сәгать, ул да хезмәт вакыты итеп санала, аның өчен дә акча түләнә. Эштә һәр сәгать кадерле – бер сәгатькә дүрт марка түлиләр. Көнгә сигез сәгать – утыз ике марка. Көнгә дүрт марка өстәмә бирелә. Бер көнгә утыз алты марка түләнә. Эштән кайтып киткәндә, кассадан акчаны кулга бирәләр. Бер артык сүз, беркемнең дә нервын ашау, тавыш-гауга юк. Эшчеләргә эш киеме бирелә, кулларына карасаң, маникюр ясалган, һәркайсы чиста, тәрбияле. Батып-чумып йөрисе түгел – түтәлләр арасына гравий түшәлгән. Сукмаклар асфальт. Һәр теплицада туалет, кул юа торган урыннар бар. Анда мастерлар да эшләгәнеңне генә күзәтеп тормый, үзләре дә эшлиләр.
Иртәнге тугыз тулырга унбиш минутта «әндри әбәте» була, якынга гына машина килеп туктый – эшчеләргә кайнар чәй, кофе китерә. Алып килгән бутерброд белән унбиш минут чәйләп аласың. Биш минут артык утырсаң, әллә бинокольдан карап тора инде,
мотоциклда Ганс килеп җитә. Кисәтү ясаганын көтеп тормыйсың, ул күренүгә – эшкә тотынасың. Эш калдырып йөрү юк. Уникедә машина килеп төшке ашка алып китә. Минут та соңару юк – төшке аш килеп җиткән. Аннан соң машина тагын кырга китерә. Өйгә кайтып китәр алдыннан ярты сәгать кала, кичке аш вакыты җитә. Эштән кайткач, кеше ашамый анда. Шулай ике ел чамасы эшләде Әдибә. Дөресен әйтергә кирәк – авыр иде җир эше. Шулай булса да эшләргә кирәк. Парникларда чәчәк үстерәләр. Башта балалар кечкенә булгач, атнага ике-өч мәртәбә генә эшкә йөрде ул, аннары теплицага күчте. Теплицада бер ел эшләде, анда да чәчәкләр үстерделәр. Аның директоры сугыш вакытында Совет илендә әсирлектә булган. Әдибә, моны белеп алгач, куркуыннан ни эшләргә белми йөрде. СССРда күрсәткәннәрен исенә төшереп, хатынга ябырылса?.. Кимсетсә, кешелеген хурласа?.. Әмма директорның үч алу турында уенда да булмады бугай, бер дә кыерсытмады. Башкалар белән бертигез күрде. Директор үзе дә эштән чирканмый, кечкенә тракторга утырып, җир сөрә, хатыннар белән сөйләшеп, көлешеп, бергә эшләп йөри торган иде. Эш көне беткәч, мастерлар, эш урынын тәртипкә китереп, туалетларны, унитазларны, раковиналарны чистартып, сукмакларны юганнан соң гына, өйләренә кайтып китәләр. Менә ул – тәртипнең башы. Балык башыннан чери, диләр, дөрес инде. Мастер гына булса да, ул да бит – түрә. Үз кулы белән китергән тәртипне ничек сакламасын да, ничек кадерләмәсен!
Гыйбрәт аласың килсә, чит илгә бар икән. Гаиләсе, балалары мохтаҗлык кичермәсен өчен, үз тормышын сынауларга дучар иткән хатын-кыз, ана, гаилә учагының сакчысы, чит илдә кеше күзеннән яшерә-яшерә, тырышып хезмәт куйды. Тел белү белән генә әле эшен дә табып булмый бит. Гореф-гадәтләре дә, кануннары да ят булган, таныш түгел җирдә үз урыныңны булдыру, үзеңне ихтирам иттерү көче бөтен кешегә бирелмәгән. Әдибә бу язмыш сынавын батырларча үтте. Сынатмады! – Әдибәнең ярты юлда туктап кала торган гадәте юк. Инде аякка басып киләләр иде, башкарак, хезмәт хакы күбрәк түләнә торган эш караштыра башлады. Телне яхшылап өйрәнеп, «Роботрон» дигән зур заводларына эшкә урнашты ул. Анда ике ел төнге сменада гына эшләде. Компьютерлар, «Ятрань» язу машиналары өчен электрон платалар җыя иделәр. Кичке тугызда балаларны йоклата да унга эшкә барып өлгерә. Иртәнге алтыда кайта, өч сәгать йоклый. Аннан соң балалар белән кибетләргә йөриләр, кайткач ашарга пешерә. Инсаф өйгә кайтып керә алмый – әйдәп баручы хирург, табиблар ротасы командиры. Гадәти шәһәрдә балалар өчен дә больница бар, хатын-кызларныкы да, өлкәннәрнеке дә. Ә Инсаф эшләгәне – совет хәрбиләре өчен госпиталь. Барысы да шунда җыела. Әдибә кайчакта, балаларны онытмасын дип, ике малаен ияртеп, иренә ашарга илтеп кайта.
Мең тугыз йөз сиксән тугызынчы елда җиңелрәк булды, хатын «Рурверк» дигән заводка рәсми төстә эшкә урнашты. Беренче, икенче, өченче сменада автоматларда эшләп йөри. Инсаф, алсыз-ялсыз, бәйрәмсез, көне-төне, атна саен кизү торып, аена тугыз йөз марка ала. Аның йөз маркасын квартплатага алып калалар. Әдибә иртәнге сәгать уннан кичке сәгать алтыга хәтле – сигез сәгать эшли. Шул сигез сәгать эченә ярты сәгать төшке аш, ике мәртәбә кофе-пауза керә. Чынлап санасаң, җиде сәгать эшләгән була. Шул җиде сәгать эшләгәнгә бер айга мең алты йөз марка хезмәт хакы чыга. Шуңа кушып бер малайга йөз илле марка, икенчесенә йөз марка түлиләр иде. Өстәмә хак балаларга. Әгәр бер ай авырмыйча эшләсә, түләүле ике хаус-отгул бирәләр – Гаилә көне дип атала. Аны Әдибә теләсә кайсы вакытта алырга хокуклы. Пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә дә алырга була. Әдибә җаен тапты – пәнҗешәмбе бөтен эшләрне бетереп куя да бу хаус-отгулны шимбә-якшәмбе балалар белән ял итәр өчен ала башлады...
+22 °С
Дождь




