Литература
28 Октября 2022, 07:00

Кылый

4 бүлек. Бүлмәсенә кереп яткач та, очрашуның һәр мизгелен күз алдыннан уздырды Гөлнара.Шушы соңга калган биш минут вакыт тормышында нинди кискен борылыш ясады бит аның. Әгәр автобусларына соңга калмаган булса?Я булмаса Гәрәй әз генә алдан китеп барган булса? Юк,хәттә уйларга да куркыныч.

КылыйКылый
Кылый
Бүлмәсенә кереп яткач та, очрашуның һәр мизгелен күз алдыннан уздырды Гөлнара.Шушы соңга калган биш минут вакыт тормышында нинди кискен борылыш ясады бит аның. Әгәр автобусларына соңга калмаган булса?Я булмаса Гәрәй әз генә алдан китеп барган булса? Юк,хәттә уйларга да куркыныч.Димәк безнең очрашу юкка гына булмаган. Димәк бу чынлап та ,миңа күкләр бүләге.Минем дә парым бар.Ии, ходаем, минем кебек каңгырап йөргән барлык ялгызларга да менә шулай итеп үз парын табарга насыйп ит.Сыңар канат белән яшәүләре ай-яй бик авыр.
Төне буе тормыш юлын барлап, иртәнге якта гына йокыга китсә дә, сәгать алтыда сыерларын савып кергән иде инде Гөлнара.Гәүдәсе дә очар коштай талпынып тора, йөрәгендә якты хисләр, күңеле шат.Менә кешене нишләтә үзеңне парлы итеп хис итү тойгылары.
Матур киенеп,автобуслары киләсе тукталышка ашыкты Гөлнара.Бүген кичкә аның яраткан кешесе киләчәк.Хәзер ул да парлыларга кызыгып, артларыннан тагылып йөрмәячәк инде.Аллах бирса, башын югары күтәреп Гәрәй белән атлар.
Гәрәй дигәч,үзләренең ап ак йонлы, һавадай зәңгәр күзле песиләрен уйлап, көлеп куйды Гөлнара.Әти кушкан идеме соң әле.Мин йонлач булгач, пушок, дияргә теләгән идем.Каян чыгып Гәрәй дип кушкандыр инде,белмим.Җитмәсә менә хәзер кадерле кешемнең исеме Гәрәй.Аның янында песиебезгә дә Гәрәй дияргә кыен булыр әле.
.. Ул арада борынлы ак автобуслары да чыҗылдап килеп туктады.Авылдан җиде сигез кеше ашыга ашыга ишек янына килеп бастылар.Алар артыннан Гөлнара да балкып автобуска менде.Иртә таңнан көләсе, кемгәдер яхшылык эшлисе килде .Һәттә үз үзен тотышы да үзгә иде аның.Кыздагы үзгәрешләрне хезмәттәшләре дә бик тиз сизеп алдылар.
Гөлнарабызны кич белән җеннәр алыштырган мәллә?диде алар, бертавыштан.Бу араларда балтасы суга төшкән кебек йөри иде.Карагыз әле, чынлап та Гөлнар,нәрсә булды синең белән? Әйт әле,әйт.Кияүгә чыгасың мәллә?
Гөлнара ни ак димәде, ни кара.Бары елмаеп баруын белде.Кем белә, бәлки Ходай кушып, кияүгә дә чыгып куяр .
Әле алай гына түгел,оешмага кергәндә очраган җитәкчеләре дә Гөлнара белән аерым исәнләште.
Нәрсә йокы чүлмәге, бүген автобуска җитештеңме?диде ул, сиздермичә генә кызга күз кысып.Мин сине бүген бөтенләй килеп тормассың ,дип уйлаган идем инде.
Сез нәрсә инде,Фоат абый?дип,Гөлнара тукталып та тормыйча, икенче катта урнашкан кабинетына менеп китте.Бер көн соңга калдым индее..
Бүлмәсенә керүгә, иң беренче эш итеп: Сәләм сәгатем,дип,шатлыгы белән уртаклашырга ашыкты ул.Инде ничә еллар сине шундый бәхетле итеп күргән юк иде! дисеңме?Менә бүгеннән тек тегеем, мин гел елмаеп кына торырмын Аллах бирса.
Шулай диде дә,бар дөньясын онытып,цифрлар дөньясына чумды Гөлнара.Бүлмәдә берсен берсе узышып,калькулятор белән ручка тавышы ишетелде.Мин дә бар бит әле монда, дигәндәй агач рамлы иске сәгать тә үпкәләгәндәй шушы тавышларга кушылды.
Шулай итеп, күпме вакыт узгандыр, Гөлнара урыныннан торып,кечкенә генә электр чәйнеген утка тоташтырды.Мәхәббәт,мәхәббәт диде ул үз үзенә.Менә ни чаклы эш эшләттең син миңа.Вакыт узганын сизмәгәнмен дә бит.
Аннары авыз эченнән җыр көйли көйли стенага терәлеп торган шкафның бер бүлегеннән конфет, печеньелар алды.Песи төшерелгән чокырына чәй агызды.Гәрәй,диде Гөлнара,песигә карап.Ничек шулай туры килүен әйт әле син,һе.Шунда әтигә каршы килеп, пушок кына дип кушасы иде бит инде.Әй лә,ярар.Кем уйласын ди,егетемнең дә исеме Гәрәй булыр дип.
Шулай дип әйтеп бетерүе булмады, ишек шакыдылар.Ә, Фоат абый, сезме?диде кыз, бурлык өстендә тотылган кешедәй кызарып.Бераз ял итеп алырга булдым әле менә.Әйдәгез, сезгә дә чәй ясыйм, эчеп аласызмы?
Җитәкче кеше, елмаеп өстәлдәге документларны бер читкәрәк этеп куйды.Яса сеңлем!Чәйдән өстен булып булмас, диде ул.Аннары икебез генә белә торган серне дә уртаклашырбыз.
Гөлнара сүзнең ни хакта барасын бик тиз арада аңлап алды.Нинди сер булсын инде ул ,Фоат Нагимович, дигән булды ул , оялып.Димәк сез дә беләсез? Аннары чәйле чокырны җитәкче кеше алдына куеп,үзе дә аның янына утырды.
Фоат бер сүз әйтмичә җитди генә бер ничә йотым чәен эчте дә, Гөлнарага карады.Беләм,Гөлнара, беләәм,диде ул уйланып.Гәрәй Ильясович белән Казанда бер институтта укыдык .Алай гына түгел, икебез дә бер бүлмәдә тордык.Якын дуслар без.
Шулай мении?Фоат абый,минем дә әти Ильяс исемле бит,диде Гөлнара бераз тын алып.Аннары тагын безнең..дип,әйтә башлаган иде.Чак тукталып калды.Вәт җүләр,песи дә Гәрәй исемле дисәм,Фоат абый көлеп үлә иде бит.Кара әле туры килүен, ә?Әтиләрнең исеме дә Ильяс икән бит.
Нәрсә әйтә идең Гөлнара?Бүлдердем бугай дип,җитәкче конфет кәгазен ача башлады.Син дә Ильясовна бит әле безнең.Кызыык..
Юк,Фоат абый бүлдермәдегез.Әйе, минем дә әти Ильяс дип кенә әйтмәкче идем,шул гына.Гәрәй кичә сезнең янга керде мени?
Әйе,Гөлнар,керде.Ак беретка,зәңгәр пәлтә кигән зифа буйлы гүзәлне әзләп керде.
Минем монда эшләгәнне каян белгән?
Бер күрүдә гашыйк булсаң, сеңлем, беләсең ул.Бик тиз беләсең?Автобус артыннан барып,синең монда эшләгәнеңне белгән .Үлеп бетеп гашыйк булдым,дигәч,гафу ит кәничне,мин дә адресыңны бирдем инде.
Алай икәән..Гөлнара сузып кына шулай диде дә, кыенсынып җитәкче кешегә карады.Фоат абый диде ул, кулына тоткан печеньесын әйләндергәләп.Сез чынлап та аңа ышанасызмы?
Нәрсәгә ышанасызмы?
Гәрәйнең миңа гашыйк булуына.Минеке кебек күзле кешене чынлап торып яратып булмыйдыр бит инде, Фоат абый.Әле мине юньләп күрмәде дә ул.Күрсә, ташлап китәр, дип куркам.
Ничек күрмәсен ди,сеңлем, син нәрсә? Үзен күрмичә генә кешегә гашыйк булып була мени.Күзләреңне дә күргән.Зифа буеңны да, чәчләреңне дә күргән.Минем өчен Гөлнардан матур кеше юк,мин аны яратам, дип,сеңлем,кабат кабат әйтте Гәрәй.Мин аңа ышанам.Бик ышанычлы,акыллы,ярдәмчел дус ул минем.Андый дусларым бармак белән генә санарлык.
Әйе,Фоат абый,аның акыллы икәне йөзенә чыккан .Мин үзем дә гашыйк булдым бугай.
Акыллы, акыллы Гөлнара.Башы да бик эшли.Сызымнарны укыганда ук су кебек әчә иде инде.Аннары, сиңа сер итеп кенә әйтәм, Казандагы бер оешмага җитәкче итеп чакыралар Гәрәйне.Түлке менә, син китеп барсаң, мин нишләрмен?Синең кебек специалистлар сирәк Гөлнара.Үз эшеңнең остасы син безнең.
Ии, Фоат абый,миңа өйләнер дип уйлыйсызмы?
Уйламыйм, Гөлнара, уйламыйм.Моның шулай буласына ышанам.Әгәр син риза булсаң инде.
Кемнәр белән тора соң ул? Гөлнара үзен борчыган соравын әйтте дә, куркып кына Фоатка карады.Фоат абый,ә Гәрәй өйләнмәгәнме соң? Хатыны,балалары юкмы?
Фоат үзе дә бу сораудан куркып калган кебек тоелды Гөлнарага.Ул зур куллары белән өстәлне сыпырып, кызга сынаулы карашын ташлады да, тәрәзә янына барып басты.
Пушкин кебек мин дә, диде ул сүзне икенчегә борып.Шушы пыскак яңгырлы көзләрне яратам.Ярсып килгән язлар синең күңелеңне җилкетеп, яшәргә дәрт өстәсә,көзләр уйланырга,узган тормышыңа , әшләгән эшләреңә нәтиҗә ясарга этәргеч бирә.Кара әле син бу агачларның матурлыгын.Нинди генә төсләр юк монда.Ә бу яфраклар яңгырын ничек яратмыйсың?Ә, Гөлнара?
Фоат Нагимович,тәрәзәдән күзен ала алмыйча табигатькә сокланды.Үзе нәрсәдер әйтергә курыккан кешедәй,кулларын чалбары кесәсенә бер тыкты бер алды.Зәңгәрсу күлмәге өстеннән таккан кара галстугын,Гөлнарага сиздермәскә тырышып,бераз бушатып куйды.
Фоат шулай сөйләгән саен, Гөлнараның күңеле катырак ярсыды.Йөрәге,менә чыгам,менә чыгам,дип тибеп,бөтен гәүдәсен калтыратты.
Аны инде хәзер чынлап торып курку хисе биләп алды.Бәлки,Гәрәй өйләнгәндер, бәлки мин аның сөяркәсе булуымны телидер.Шулайдыр,хатыны булмаса, Фоат абый үзе дә болай куркып калмас иде.
Гөлнара бар кыюлыгын җыеп, җитәкчегә карады.Фоат Нагыймович..
Ләкин,Фоат җитезрәк булып,елмаеп куйды да, кызга карады.
Синең туган көн кайчан әле, Гөлнара,диде ул,уйламаганда.Март бугай ялгышмасам.Ә Гәрәйнеке беренче январь.Күз алдыңа китерәсеңме,сеңлем.Яңа елдан соң туган көн.Күңелле вакытлар бар идеее.Сиңа авырга туры килер инде.Башта яңа елга өстәл әзерлисе, аның артыннан ук туган көөн..
Гөлнараның курку хисе хәзер ачуга әйләнә башлады.Миннән көлергә маташалармы соң,болар? дип уйлады ул.Көзләр, туган көннәр..
Фоат абый!диде ул ниһаять. Гәрәйнең хатыны бармы?
 
Дәвамы бар.
Альфира Кадырова.
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас