Литература
28 Октября 2022, 11:00

Диңгез суы тозлы ул...

4 бүлек... "Җилләрнең дә төсе үзгәрә ". 3 өлеш. – Мең тугыз йөз сиксән икенче елдан мең тугыз йөз сиксән өченче елга күчкәндә, гыйнвар аенда да температура унтугыз градуска кадәр күтәрелде. Ул кышны җәйге пәлтә белән кыш чыкты Әдибә. Март башында инде җиһанга чып-чын яз килә. Урамга чыксаң, өйгә керәсе килми. Бөтен җирдә яз сулышы. Чит җирдә җирсегән күңел кояш нурында коена.

Диңгез суы тозлы ул...Диңгез суы тозлы ул...
Диңгез суы тозлы ул...

– Мең тугыз йөз сиксән икенче елдан мең тугыз йөз сиксән өченче елга күчкәндә, гыйнвар аенда да температура унтугыз градуска кадәр күтәрелде. Ул кышны җәйге пәлтә белән кыш чыкты Әдибә. Март башында инде җиһанга чып-чын яз килә. Урамга чыксаң, өйгә керәсе килми. Бөтен җирдә яз сулышы. Чит җирдә җирсегән күңел кояш нурында коена.
Табигате белән сокландыргыч шәһәр урамнары яшеллеккә төренеп утырган чакта, күңел үсә, канатлана. Ишегаллары да, скверлар да шулкадәр матур. Туй күлмәге кигән яшь кәләштәй чәчкәләнгән агачлар, бакчаларда үскән караҗимеш, слива, шау чәчәктә утырган роза куаклары күзне иркәли. Аллы-гөлле клумбалардан, гөлләмәләрдән күзне аерып алып булмый. Хуш исләрдән баш әйләнә. Француз духиларың бер читтә торсын!
Монда җәй дә туган җирдәгедән озаграк була. Май уртасыннан алып сентябрьнең уннарына кадәр дәвам итә. Бакча җимешләре өлгергән чакта, агач ботаклары җиргә таба иелә. Мул уңышның тәмен татып, нинди генә җимешләр белән сыйланмыйсың.
Әдибә монда Әстерхан чикләвеге үсүен дә күреп биһуш булды. Менә кайда икән оҗмахка тиң җирләр! Тыныч тормышта, бар булганына шөкер кылып, Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләр белән сыйланып яшә дә яшә генә.
Биредә биш ел яшәү дәверендә Әдибә шәһәрнең чикләре киңәйгәнен дә күрде.
Җиңел промышленность өлкәсендә тегүчелек, трикотаж, оек, балалар киемнәре, резина һәм тиредән тегелгән аяк киемнәре, текстиль җитештерү алга киткән. Агач эшкәртү дә үсештә, күз явын алырлык мебельләр ясала монда, шуңа күрә шәһәрдә һәр кешегә эш җитәрлек. Малайлар исәйгәч, Әдибә дә, аларны балалар бакчасына биреп, «Черновецлес» комбинатына финанс бүлегенә эшкә урнашты.
Хезмәт урынында күбесе рус телендә аралаша. Әдибә украин телендә сөйләшүчеләргә кызыгып карый, телне бик тә өйрәнәсе килә иде. Шул максаты белән китаплар да сатып алды. Белмәгәнне сорауның ояты юк.
Беркөнне үзе белән эшли торган ике хатынга: «Телне өйрәтегез инде», – дип ялынды. Берсенең ире өлкә прокуроры иде. Иң зур кеше бит инде. Икенчесенеке – халык контроле рәисе. Аңа калса, алдынгы карашлы кешеләр булырга тиешләр. Берсе – авылда, берсе шәһәрдә үскән. Әдибәнең үтенечен ишеткәч, икесенең дә күзләре маңгайларына менде. Алдан сөйләшеп куйганнармыни, икесе берьюлы: «Зачем это тебе нужно? Сейчас это не модно, Нечего своё время тратить», – дип, күңелен төшерделәр.
Әдибә, теләген тормышка ашырмаса, Җиһангир оныгы буламы соң инде? Күрше-күлән белән дуслашты, аралаша башлады, телне дә шактый үзләштерде. Дөресен әйткәндә, украин телендә аралашу аңа нигәдер ошый иде. Татарга тылмач кирәкми дигәннәре хак икән, татар кайда гына булса да сынатмый, үз дигәненә ирешә. Җебек халык түгел ул татар!
Йөрәгендә татар җанын йөрткән Әдибә, үз иле, үз милләте белән горурлана иде. Беркайчан да исемен бозып дәштермәде. Хезмәттәшләре: «Нам неудобно произносит твое имя. Давай, мы тебя будем звать Алёной или Аидой!» – дигәндә, башка кабатламаслык итеп, катгый рәвештә җавап бирде:
– Нет, моё имя – Адиба, отчество – Хасановна, и я никому не разрешаю по другому себя называть. Я – татарка. Мне после рождения дали это имя. И я горжусь своим именем. И не собираюсь её менять.
Әдибәнең холкын белеп алганнар иде инде: бер әйтә, берәгәйле әйтә. Башка андый сүзне ишетмәде. Һәркем аңа үз исеме белән зурлап эндәшә иде.
– Финанс бүлегендә эшләгәч, банкка да йөри бит инде. Үзенә нибарысы егерме алты яшь. Көннәрдән бер көнне яше лаеклы ялга чыгар вакыты җитеп килгән бүлек башлыгы кабинетына чакырып алды да үзенең рәхмәтен белдерде:
– Я вас очень уважаю. Хочу вас поблагодарить.
Әдибә аптырап калды:
– А за что вы меня благодарите?
– За то что вы никогда не скрываете кто вы, не изменили своего имени. Гордитесь что вы татарка. Всегда открытая, со всеми добродушная. Вот у нас работает женщина. Она уже, когда на работу устраивалась, называла себя Галиной. И боится, а вдруг узнают, что она татарка. Хоть в паспорте и написана к какой национальности принадлежит.
Әдибә җитәкченең күзләренә туп-туры карап җавап кайтарды, бу карашта үз милләте, үз халкы өчен чиксез горурлану хисләре чагыла иде:
– А зачем мне скрывать? И зачем мне стесняться? Я горжусь что я – татарка. Имя – это святое. Когда родилась, мне родители дали это имя. И я с гордостью ношу это имя. У нас очень хорошая нация. Вот вы восхваляете, гордитесь своим Тарасом Шевченко, а я горжусь своим народом, всемирно известным, великим поэтом Мусой Джалилем. Он во время войны попал в плен, сидел в Моабитской тюрьме, но он даже в Германии, в тюрьме боролся за свой народ, – дип, әлеге темага нокта куйды.
Әдибә татарлардан төрле кешеләрне очратты. Бер апа банкта эшли иде, ул яшь хатынга кисәтү ясады:
– Ник хохоллар белән аралашасың? Алар – бик начар кешеләр: синең белән елмаеп сөйләшәләр, кесәләрендә пычак йөртәләр.
– Белмим, миңа алар андый түгел. Беркемнән дә начарлык күргәнем юк. Миңа һәрвакыт елмаеп эндәшәләр. Ярдәм кирәктә булышалар. Миңа, нинди милләттән булуларына карамастан, бар кеше дә бертигез.
Әдибә ул ападан әкренләп читләште, аннары бөтенләй араны өзде. Кеше сүз пәрдәсе астында. Башкалар турында яман фикер йөрткән кешедән, үз милләттәшең булса да, ераграк торуың яхшы. Черновцыда яшәгәндә, янәшәсендә һәрвакыт яхшы кешеләр булды. Берсеннән дә начарлык күрмәде. Яшь кенә булуына карамастан, һәркемнең ихтирамын тойды.
Анда ирләр хатын-кызларга бик игътибарлы. Очрашканда, кулны үбеп исәнләшәләр. Әдибә кыенсына иде. Андыйны күреп үсмәгән бит. Ничектер, Украина булса да, чит илдәге кебек иде мөнәсәбәтләр. Күрәсең, Европа йогынтысы сеңгәндер.
Ире, хәрби хирург та булгач, өйрәнүләргә еш йөри, өйдә чаклары сирәктер дә әле. Төнлә дә чакырып алалар. Кибеткә йә башка җиргә барырга кирәк булганда, балаларны кая калдырырга?! Гел аларны ияртеп йөреп тә булмый бит инде. Андый чакларда күршеләре һәрвакыт ярдәм иттеләр. Балаларны да калдыра иде. Үзләре дә кайчак: «Безгә кыен түгел, арып кайткансыңдыр. Балаларың янында бул!» – дип, сөтен дә, ипиен дә алып кайтып бирәләр иде. Кеше кешесез яшәми. Алар шулай тату яшәде, «Аллаһка шөкер!» – дип куя Әдибә, ул вакытларны искә төшереп.
... Дөнья киң, тормыш катлаулы. Хәрби табиб хезмәте һәркайда кирәк. Җитди, үтә дә җаваплы, югары һөнәри осталыкка ия табиб Инсаф Хәбировны Германиянең Риза шәһәренә эшкә билгеләделәр. Оста – дөнья тоткасы.
Сикәлтәле тормыш юлларыннан атлаганда, ярты юлда егылып калмыйча, кеше исеменә тап төшермичә яшәргә күпме рухи көч кирәк... Инсаф үзе генә түгел, гомерлек юлдашы Әдибәсе дә рух ныклыгына таяндылар. Хатыны һәрвакыт үзенең гаиләдәге урынын белеп, иренә таяныч, балаларына кайгыртучан, кирәк булса утка да, суга да керердәй, уллары өчен җанын да бирергә әзер ана булып яшәде. Ул бу дөньяга ник килгәнен белде.
Һәркем җирдә таяныр нокта эзли. Таяныр нокта табылганда гына, чорның салкын сулышына да, язмышның аяусыз җилләренә дә бирешмичә яшәрлек көч табыла. Кем аны нәрсәдә таба – аерма бары тик шунда гына.
Кемдер тиң ярын таба да, аның киң җилкәсенә сыенып, юлын дәвам итә. Кемдер дусларына, туганнарына таянып гомер кичерә.
Кемдер, гомер буе эзләп тә, таяныр ноктасын табалмый тилмерә. Андыйларны язмыш җилләре дә кагып-сугып йөртә, һәм алар, тоташ сыктау, сыкрау тулы тормыштан арып, вакытсыз күзләрен йомалар.
Кемдер иленә, теленә, диненә таяна. Рухларын пакь килеш саклап, иманына тугры калып яшәгәннәрнең тормыш юллары сокланырлык. Андыйларга карыйсың да дөньяга ник килгәнеңә төшенәсең.
Тумыштан үк йөрәгенә яшәү көче мулдан салынганнар, башкаларга юл күрсәтеп, гомер тавына менәләр. Тауның түбәсенә менеп басалар да, горурланып, тирә-якны, дөньяны күзәтәләр. Аларның таяныр ноктасы кайда икән соң? Биек тауга менеп, үткәненә күз салырлык итеп яши алганнарның таяну ноктасы тумыштан үк җаннарына салынган көчтәдер.
Тормышны, кешеләрне, туган илне, торган җирне яратудан туган көчкә таянып яшәүдән дә зур бәхет була алмый торгандыр. Чынбарлыкны, ничек бар, шул килеш кабул итеп, бу дөньяга ник килгәнеңне аңлап яшәгәндә генә, гомер йомгагының җебе чуалмыйдыр.
Әгәр сине Аллаһ гомер биреп бүләкләгән икән, димәк, синең дөньялыкта яшәү дәверендә үтәрлек үз миссияң бар. Иңнәреңә салган йөкне күтәреп, сыгылмыйча, биек үргә менү көче – ул синең җаныңда. Бары тик өмет кояшың гына сүнмәсен, сүрелмәсен. Әлеге уйлардан яктырып киткән зиһенен барлый да Әдибә – энә кая, җеп
шунда... Украинадагы тормышка ияләшкән Әдибә кабат юлга кузгалды. Ике бала белән күнеккән җирдән күченү бик җиңелләрдән булмады. Тик көчле рухлы хатын иренең ил алдындагы бурычын тиешенчә кабул итте. Сынауларда сынатмыйча, ил йөзенә, ир йөзенә тап төшермичә яшәр өчен бөтен көчен куйды Әдибә.
Хәбировлар яшәячәк Риза шәһәре Лейпциг һәм Дрезден шәһәрләре арасында, Саксония җирендә урнашкан иде.
Германиягә күчәчәкләре хакында белеп алгач, Әдибә хыялындагы әкияти дөньяны күз алдына китерергә тырышты. Европа илләре турында күп мәртәбәләр укыса да, телевизор аша күрсә дә, мәкальдәгечә, «Йөз мәртәбә ишеткәнче, бер мәртәбә күрүең хәерлерәк» икән. Аларны алда ни көтә? Язмыштан гаилә өлешенә ни тиячәк? Бәхет дисәң...
Инсаф алып кайткан яңа хәбәрне Әдибә бераз шатланып, бераз куркып кабул итте. Ә инде Германиягә аяк баскач, чыннан да, икенче, ят дөньяга килеп эләккәнен аңлады яшь хатын. Черновцыга күнегелгән иде. Анда уңайлы, җайлы иде. Монда исә аларны чисталык, пөхтәлек, тәртип дигән хикмәтле нәрсәләр көтеп торган икән! Соклангыч иде мондагы тормыш. Аяк астына әйтерсең лә чиста бәрхет келәм җәеп куйганнар. Урамнарда үтеп йөри торган бөтен җирләргә асфальт яисә таш җәелгән. Гранит ташларны бер зурлыкта кисеп, чүкеч белән кертеп ясалган мәңгелек юлларда яңгырдан соң да бернинди пычрак, шакшы сулы күлдәвекләр җыелмый. Өйгә кергәннән соң да, аяк киемеңнән келәмгә бер бөртек тә тузан төшми. Халыкның тәрбиялелегенә исең китәрлек. Монда өлкән кеше булсынмы, кечкенә баламы, бер генә кеше дә чүпне урамга ташламый. Һәр җирдә чүп сала торган әрҗәләр урнаштырылган. Әрҗә очратканчы, кешеләр чүпне ташламыйча йә кесәсенә салып йөртә, яисә сумкасына төреп салып куя да чүп әрҗәсе янына җиткәч кенә ташлый.
Шәһәр урамнарында, паркларда йөргән чакта да, эшләгән урынында да Әдибә беркемнең ачулы карашы белән очрашмады. Итагәтьлелек саклап, хөрмәт белән үзара аралашучылар күзендә канәгатьсезлек чаткылары күренми. Анда туган җирдәге кебек, кешегә исеме, атасының исеме белән дә, «сез» дип тә эндәшмиләр. Ничә яшьтә булуларына карамастан, хатын-кызларга «фрау», ир-егетләргә «гер» дип мөрәҗәгать итү гадәткә кергән. Һәм беркем дә сине гаепләми.
Риза шәһәре Эльба елгасы ярында урнашкан, Дрезден җир дирекциясенә буйсына. Риза-Грохсенхайн районы составына керә. Әдибә гадәтенчә яңа җирне «үзләштерергә» кереште. Иң беренче, әлбәттә, шәһәрнең тарихы белән кызыксынды. Әдибәнең инде тәҗрибәсе бар – алман халкының яшәү рәвешен Украинадагы, туган илендәге тормыш белән чагыштырып карый, ә Германияһәрчак өстенлек ала. Нәтиҗә шундый. Ул, Германиядә яшәгәндә дә, Ризага якын шәһәрләргә бару мөмкинлеге туганда иренмәде. Җай тапкан саен, бу илнең истәлекле урыннары белән танышты. Теләк булса, чара табыла. Янәшәдәге шәһәр-авыллар арасын автобус, электричка якынайта. Әдибә бу якның гүзәл табигатен күзәтеп кенә калмый, чит илнең, чит җирнең архитектурасын, тарихын, шәһәр тормышын, халыкның яшәү рәвешен дә өйрәнә. Дрезден шәһәрен үтеп китешли генә күргән кызыксынучан җан, экскурсияга бару җае чыгуга, сөенеп, юлга чыкты. Китаплардан бераз укып белгәннәрен, җирле халык белән аралашканда ишеткәннәрен үз күзләре белән күрми торып тынычлана алмаячак кешегә кырык-илле чакрым араны үтү нәрсә ул?!
Эльба елгасы күренекле архитекторларны магнит кебек үзенә тартып торучы шәһәрләре белән данлыклы. Архитекторлар анда барокко стилендә мәһабәт биналар төзегәннәр. Корольләрнең җәйге резиденциясе, урта гасырларда төзелгән фарфор әйберләр җитештерү башкаласы Мейсен, Яңарыш эпохасы шәһәре Торгау нәкъ шундыйлардан санала. Дрезден шәһәрен Эльбадагы могҗиза дип тә йөртәләр. Дрезден искитмәле матур күренешле Эльба үзәнлегендә урнашкан. Гасырлар дәвамында Саксония башкаласында җыелган хәзинә, байлык, муллыкка сокланып туймаслык. Монда, кеше кулы тудырган матурлык белән беррәттән, табигый матурлык та яши. Эльба елгасының югары агымындагы Саксония Швейцариясе дип аталган Эльба Ком тауларының Дрезденнан ерак түгел өлешен, текә кыяларының онытылмаслык пейзажын күреп, Әдибә янәдән җир йөзендә яшәвенә, шундый ямьле табигате булган илләрне күрә алуына, Германиянең иң матур елгасы белән танышырга
мөмкинлек биргән язмышына рәхмәт укыды. Шулай ук барокко стилендә төзелгән Пильниц сарай-замогына Бад-Шандаудан паром белән кылган сәяхәте дә күңел түрендә урын алды аның. Эльба елгасының югары өлеше буйлап сузылган комлыктан бормалы-сырмалы кыяларга, Бастей тавына күтәрелгәннән соң, күз алдына килеп баскан манзарага шаккатып, гади генә татар авылында үскән, Җиһангир картның дәвамчысы Галиулланың оныгы Әдибә Хәсәнша кызы Эльба Ком тауларын, елга үзәнлекләрен эчке бер горурлану белән күзәтте.
Елга үзәнлекләрендә җәйрәп яткан, саксон виноград бакчалары арасындагы Радеболь шәһәре белән танышканнан соң, Мейсен каласын күрми калу мөмкин түгел. Әдибә, әлеге борынгы шәһәрнең борынгы урам ташларына басып үткәндә, дөньякүләм билгеле фарфор мануфактурасы белән танышып кына калмады, ә истәлеккә Мейсен фарфоры – аш сервизы да сатып алды. Нәфис фарфор савытларга күз явын алырлык бизәкләр төшерелгән. Әдибә, туган ягына кайтканнан соң да, Ризада яшәгән вакытларын искә төшереп, затлы савыт-сабага салынган ризыклар белән туганнарын сыйлаячагын уйлап, киләчәк язмышына да күз салгандай була.
Саксония җирендәге иң тетрәндергеч сәяхәт, Икенче бөтендөнья сугышы вакытында совет һәм итальян хәрби тоткыннары газап чиккән, мең тугыз йөз кырык беренче елның апрелендә төзелгән Цайтхайн лагерына бару, андагы баракларны күрү, мең тугыз йөз кырык беренче – мең тугыз йөз кырык бишенче елларда егерме биш меңнән алып утыз меңгә кадәр совет әсирләренең һәлак булганлыгын ишетү булгандыр, мөгәен.
Совет тоткыннары белән бергә, мең тугыз йөз кырык өченче елда әлеге лагерьда итальяннар, серблар, инглизләр, французлар һәм поляклар да әсирлектә булалар. Әсирлек газабын кичергән тугыз йөздән артык башка ил хәрбиләре арасында иң күп корбаннар итальяннардан була. Тоткынлыкта сигез йөз дә алтмыш ике итальян солдатының һәлак булуы билгеле. Лагерьдагы тоткыннарның үлүендә төп сәбәп ачлык һәм түзә алмаслык коточкыч санитария шартлары белән бәйле икәнлеген белгәч, андагы тоткыннарның тормышын күз алдына да китерергә куркыныч. Корбаннарны Якобсталь вокзалыннан ерак түгел, элекке лагерь территориясе әйлән-тирәсендәге дүрт зиратта җирләгәннәр.
Вакытлар узгач, ике мең алтынчы елда Белоруссиядә рус телендә басылып чыккан «Цайтхайн – Книга памяти советских военнопленных» дигән китап Әдибәнең кулына килеп эләгә. Китапны укып чыгып, әнисенең сугышта хәбәрсез югалган бертуган абыйсының исемен дә корбаннар исемлегендә күреп, ул янәдән бер мәртәбә тетрәнү кичерде.
Чит илләрдә яшәгәндә дә, Әдибә Хәсәнша кызы үзенең татарлыгын онытмады, Татарстан вәкиле булуы белән горурланып яшәде. Россиядан икәнлеген белгәч, мөнәсәбәтләр үзгәргән чакларда да, ул, үзенең татарлыгын танытып, тиешле ихтирам яулый иде.
Чит илнең үз кыенлыклары, үз кануннары бар. Буйсыну һәм сыгылу белмәгән нәсел дәвамчысы чит илдә дә кыен хәлләрдән чыгу юлын таба белде. Суга ага башлагач, бабай да: «Әнием!» – дип кычкырган диелә халык мәкалендә...

Альфия Ситдикова.

Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас