Литература
28 Октября 2022, 05:00

Диңгез суы тозлы ул...

4 бүлек... "Җилләрнең дә төсе үзгәрә ". 2 өлеш. Галимулла абый, малларны тартып ала башлагач, атларның икесен суеп сатты, икесен колхозга бирде.Аның сүзен җөпләп, чордашлары да, зиһен туплап, ишеткәннәренә йомгак ясагандай, ара-тирә сүз кыстырып куялар:– Әйе, дөньялар үзгәргәндә, башта, кулак дип, хәллеләрне юкка чыгардылар. Аннары репрессияләр башланды. Күрмәгәнне күрде халык.

Диңгез суы тозлы ул...Диңгез суы тозлы ул...
Диңгез суы тозлы ул...

Галимулла абый, малларны тартып ала башлагач, атларның икесен суеп сатты, икесен колхозга бирде.
Аның сүзен җөпләп, чордашлары да, зиһен туплап, ишеткәннәренә йомгак ясагандай, ара-тирә сүз кыстырып куялар:
– Әйе, дөньялар үзгәргәндә, башта, кулак дип, хәллеләрне юкка чыгардылар. Аннары репрессияләр башланды. Күрмәгәнне күрде халык.
Саимә карчыкның хәтер капчыгы сүтелгән. Күпме сөйләсә дә, сүзе бетмәс кебек. Уй йомгагының очы кабат Галимуллалар нәселенә килеп ялганды:
– Галимулла абзыйны әйтәм әле, бик тә туган җанлы кеше иде. Башкаларга ярдәмчел булуы өстенә, алдан күрүчәнлеккә дә ия ир асылы иде. Ул үзенең һәм хатыны ягыннан булган кардәшләренә дә әйбәт мөгамәләдә булды. Туганчыллык югалмаса, нәсел таркалмый икән ул.
– Китапча сөйли башладың, – диде Саимә, ахирәтенең сүзләрен өнәп бетермичә. – Авыр еллар туры килмәсә, шәһәргә китеп, белем аласы кеше идем мин. Укуга дәртем бик көчле иде, форсат кына чыкмады...
Саимәнең туганлык җепләрен саклау турындагы сүзләре Бибиәсманың күңеленә май булып ятты. Ул да, аның сүзен җөпләп, нәтиҗә чыгаргандай әйтеп куйды:
– Безнең бабайлар зирәк акыллы булганнар шул. Бердәм булмасаң, ерак китеп булмый. Берең – арба, берең чана юлыннан барса юк инде ул. Тамырың да корыячак, бетәчәксең дә.
Саимә сүзен дәвам итте:
– Галимулла абзый дисез дә... Башкаларны коткарып калса да, үзен сөргенгә озаттылар бит. Хатыны, бала-чагасы кан-яшь түгеп, озатып калдылар. Теге чактагы сүзләрен онытмаганнар, күрәсең... Бәхеткә, сөргеннән исән-имин кайтып төште бит. Анда да акылы алдан йөргәндер инде. Сөргеннән кайтуга, чыбык очы карендәшләренә кадәр эзләп тапты. Барлык кан кардәшләрен бергә туплады. Туган-тумачалары да ишле. Карга теләге белән генә кар яумый ул. Сыйнфый дошман дип, бик күпләрне юкка чыгарырга теләсәләр дә, бөтен халыкны кырып бетерә алмадылар.
– Беребезне дә читләтеп үтмәде ул чактагы мәхшәрләр, – диде Бибиәсма, авыр сулап.
– Кагылсак та, сугылсак та, Аллаһка шөкер, исән калдык, – дип тавыш бирде бер карт.
– Галимулланыкыларны әйтәм, нәселләренең үзәге нык шул, – диде ихлас күңелдән Бибиәсма. – Әнә, Хәсәншаның тормышына күз салсаң да инанасың. Имәндәй таза, корычтай нык адәм, җитмеш төрле һөнәр иясе. Бу кадәр үҗәтлек атасыннан күчкәндер инде. Нинди генә заманнар килсә дә, бернәрсәгә бирешмичә яши бирә. Балалары да үзе кебек. Тормышка теше-тырнагы, аягы-кулы белән ныклап ябышалар. Эшкә дисәң – эшкә, укуга дисәң укуга булганнар.Сүзгә Фәтхия кушылды:
– Әле минем кыз әйтә, Әдибә Казанга киткән иде, финанс институтына укырга кереп кайткан, ди. Укыганда ук башлы булды – тач атасы инде. Бишенче сыйныфтан Александровкага йөреп, тугызынчы сыйныфта район үзәгендә, рус классында, унынчыда Таулы мәктәбендә белем алды. Кругом отлично!
– Мәктәпне гел бишлегә генә бетергән кыз да институтка укырга кермәсә, кем генә керер икән?! – дигән сүз ишетелде. Фәтхия, фикерен дәвам итеп:
– Безнекеләрдән юк инде. Училищега кереп, берәр һөнәр алып чыксалар, үз тамакларын үзләре туйдырырлык эш тапсалар, шуңа сөенеп яшәрбез, – диде.
– Шулай инде, олы кораблар диңгез гизә, көймә белән елгаларны гына кичеп чыгарга була. Ярый! Исән булсыннар да, тәүфыйкларын югалтмасыннар, – диде арадан берәү.
... Әдибә, институт ишекләрен ачып кергәннән соң, биш ел вакыт узып киткәнен сизми дә калды. Тырышып, киләчәген уйлап укыды кыз. Югыйсә бу чибәрлеге белән элкен-селкен йөрсә дә булгандыр. Курсташлары арасындагы егетләрнең күбесе аңа күз атып карадылар, арада студсоветта йөргән активлар да бар иде. Куенннарына керә калса, ярдәмнән ташламаслар иде, әмма кыз бу хакта уйлап та карамады. Кирәк чакта үзен яклый белә иде ул. Югары белем бирү йортына илткән сукмакларны вакыт узсынга, чабата тузсынга гына таптамады. Нәселе дә һәрчак үзенең булмышын сиздереп торды. Тумыштан килгән зиһене, белемгә омтылышы кызга үз һөнәрен тиешле югарылыкта үзләштерүдә нигез булды. Финансист белгечлегенә ия булу хакындагы кызыл дипломын кулына алган Әдибә Хәсәнша кызы Галимуллина Казан шәһәрендәге хәрби заводта хезмәт юлын башлап җибәрде.
Ә мәхәббәт озак көттермәде, эзләп тапты аны.
...Беркөнне тукталышта автобус көтеп торганда,
имәндәй нык бәдәнле, озын буйлы, киң җилкәле, бөдрәләнеп торган җитен чәчле, яшькелт күзле егет кызга сүз кушты:
– Сәлам, чибәркәй! Автобус көтәсеңме?
– Бу тукталышта басып торгач, трамвай түгел инде, – дип җавап кайтарды кыз.
– Исемең Розамы әллә синең?
– Юк! Ник алай дип уйлыйсың?
–Күлмәгең алсу гөл төсендә, шуңа әйтәм. Бигрәк килешә үзеңә. Сүзләрең дә чәнечкечле. Розаның үзе инде син! – диде егет, нәтиҗә ясагандай.
Әдибәнең сүзгә кеше кесәсенә торган гадәте юк, баскан урынында бөтерелеп алды да, мин дә төшеп калганнар рәтендә түгел дигәндәй, исеп үткән җил туздырган чәчләрен нәфис бармаклары белән ипләп кенә рәтләп куйды. Аннары кыек атып туры тидерәчәген тәгаен белеп, егетнең бакчасына таш атты ул:
– Ай, харап икән! Серкәң су күтәрмиме әллә?
Егет кызның сүзләрен колак яныннан үткәреп җибәрде, ә үзенекен тукый бирде:
– Йә, әйт инде исемеңне! Җитмәсә, үзең кыланчык икәнсең! Менә мин яшермим. Исемем – Инсаф.
– Зерә андый исем кушканнар, исемең җисемеңә туры килми. Тик торганда килеп бәйләндең, – дигән җавап ишетелде.
Күзенә керердәй булып үзен тыңлаган егет белән шаяртып сөйләшү кызның үзенә дә ошап китте. Ә егет бер калак суга салып йотарлык кызга күңел капкасын ачарга ашыкты, җәһәт кенә юл буенда үскән ромашканы өзеп алды да, Әдибәнең каршысына басып, чәчәкне аңа сузды да кызның кулын үзенең учына алып әйтте:
– Нишләп бәйләним инде?! Танышасым килә. Бигрәк сөйкемле, кояштай якты йөзле син. Әллә кайчаннан бирле беләм дә кебек үзеңне. Җитмәсә, бер якка кайтабыз бугай. Әйдә, озатып куям, йә урлап китәрләр.
– Кем урласын мине! Автобус һаман күренми. Юкка вакытымны әрәм иттем. Җәяүләп кайтсам да була. Кызыл Позиция урамында яшим мин, – дигәнен Әдибә үзе дә сизми калды.
Егет, кыз белән озаграк аралашу форсаты чыгуына сөенеп, тиз генә дилбегәне үз кулына алырга булды. «Җебеп торсаң, кызны кулдан ычкындыруың да бар. Ятып калганчы атып кал, Инсаф!» – дип, үз-үзен дәртләндерде:
– Кайтасы җир шактый булса да, без икәү бит. Йә, исемеңне әйт инде! Әйдә, танышабыз, да озатып куям.
– Әдибә мин.
– Менә таныштык та. Исемең дә үзең кебек матур икән.
Әдибә егетнең серле карашыннан сихерләнгәндәй булды. Автобусны да көтеп тормыйча, яшьләр, сөйләшә-сөйләшә тулай торак урнашкан урамга атладылар. Беренче очрашуда ук егет кызның күңеленә ачкыч тапты. Ихлас, эчкерсез сөйләшү ике йөрәк арасына ныклы күпер салды.
Инсаф кызның күңелен бик тиз яулап алды. Медицина институтында белем алучы егет тырыш, җитез, нинди генә эшкә тотынса да булдыра. Кыз да эшчән, кулында таш эретә. Язгы ташкындай шашкын хисләр кичергән яшьләр озак та үтми гаилә корып җибәрделәр һәм, Казанда төпләнеп калырга уйлап, торыр урын эзли башладылар. Тулай торак тормышыннан туйган яшьләр, тирә-яктагы заманча өйләрне үтеп, таш йортлар арасында адашып калган авыл өенә урнаштылар. Әдибә белән Инсафны мичкә ягу, су ташу кебек эшләр дә куркытмады. Яраткан кешең белән шалаш та оҗмахка тиң. Ир өйдә дә булыша. Кайсы алдан кайта, шул ашарга пешерә. Ир-ат эше, хатын-кыз эше дип тору юк.
Заводта ике ел ревизор булып эшләгән Әдибә тикшерү барышында бик зур хата тапты. Завод директоры аны үзенә чакырып алып сүз башлады:
– Әдибә Хәсәновна! Зинһар өчен, эшне зурга җибәрмик. Хаталарны төзәтергә сүз бирәм. Белүемчә, сез кеше фатирында гына яшисез. Безнең хилафлыкка күз йомсагыз, квартира бирәбез. Тиздән әни дә булачаксыз. Сүземне аяк астына салып таптамассыз дип уйлыйм. Килештекме?
– Алексей Николаевич! Мин сезнең язмышыгыз белән уйныйсым килми. Хилафлыкларны бетерәсез икән, сүзем юк, әмма килеп тикшерәм. Барысы да тәртиптә булсын!
Яшь кенә булуына карамастан, Әдибәнең уйлап эш итүе, үз сүзендә нык торуы, таләпчәнлеге җитәкчене дә җитди уйга салды. Ул шунда ук, урынбасарларын чакыртып, аларга күрсәтмәләрен бирде. Әдибә белән өч көннән кабат очрашырга сүз куешып хушлашкан чакта да, Алексей Николаевич яшь ревизорның рух ныклыгына, белеменә, кешеләр белән аралаша белүенә соклануын яшермәде.
Озак та үтмәде, яшь гаиләгә иске йорттан фатир бирделәр.
... Әдибә белән Инсаф, җиң сызганып, фатирга ремонт ясарга тотындылар. Мәшәкатьле булса да, күңелле эш булып
чыкты бу. Төзү эшен икәүләп өйрәнделәр – икесенең дә кулы эшкә ятып тора. Дүрт сәгать чират торып алган обойларны, җаен табып, стенага ябыштырырга тотындылар. Эш арасында ир белән хатын, ак хыял канатларына тотынып, киләчәккә дә күз салырга онытмадылар.
– Әдибә! Күр әле, ничек яктырып, матурланып китте безнең өебез. Аллаһ теләсә, бер ул, бер кыз алып кайтсак, сабый тавышыннан тагын да ямьләнер. Улым үземә, кызым сиңа охшаса, тигезлектә яшәсәк, бәхет өчен тагын ни кирәк?! – дип, хисләренә бирелде булачак әти кеше.
– Инсаф! Бәби турында сүз кузгатма инде. Синең армияга барасың бар. Болай да кайгырам. Син киткәч, бала белән берүзем ни эшләрмен?! – дип үртәлде яшь хатын.
– Ничек инде берүзең?! Мин сине үзем белән алып китәм. Бергәләп барабыз хезмәт итәргә, – диде Инсаф, әллә чынлап, әллә уйнап.
Кыз кычкырып көлеп җибәрде;
– Акча санаучы ник кирәк, ди, армиягә?!
Ирнең теләге фәрештәләрнең: «Әмин!» – дигән чагына туры килде, ахрысы. Инде фатирларын ремонтлап, матур гына яшәп ятканда, Инсафка повестка китерделәр. Хезмәт итү урыны Украина дип күрсәтелгән. Бер ел хезмәт итәсе. Инсаф сүзендә торды, хәрби комиссариат аша эш йөртеп, хатынын да үзе белән алып китү турында кирәкле кәгазьләрне әзерләп куйды. Әдибә, билгеле, сөенде генә, бер ел нәрсә инде – үтәр дә китәр, аннан тагын күңеленә якын булып киткән Казанына кайтып керерләр. Шундый уйларга күмелеп, ире белән бергә юлга кузгалды ул.
Черновцы шәһәренә килеп урнашкан гаилә тормышы акрынлап бер җайга көйләнде. Инсаф хәрби госпитальдә, Әдибә өйдә. Ара-тирә шәһәргә чыгып кергәли. Черновцы күпмилләтле, җыйнак, тыныч, матур шәһәр булып чыкты.
Әдибәнең инде монда килгәнче, эштән биргән юллама буенча, Балтыйк буе илләрендә булганы бар иде. Мең тугыз йөз җитмеш алтынчы елның гыйнвар ае иде бу. Кыз, яшь кенә булуына карамастан, һәрнәрсә белән кызыксынган иде, хәтта андагы халыкның эш шартлары белән танышу мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмады.
Дус кызына ул чактагы тәэсирләрен дә сөйләгән иде:
– Анда, кызый, дуңгызлар да кешечә яши. Дуңгыз фермасына баргач, башка килгән беренчем уй шул булды. Югыйсә бит бер үк Совет иле, ә анда бөтен нәрсә чит илдәгечә. Шуңа күрә авыз тутырып әйтә алам: мин чит илдә булып кайттым.Эш шартларын күреп шаккаттым. Дуңгыз баласы тууга, ак халат кигән кешеләр алар яныннан китмиләр дә. Башта дуңгыз бәбиләрен лифт белән өскә менгерәләр, сабый баладай тәрбиялиләр, үстерәләр. Шунысы кызык: дуңгыз балаларын, ай үтүгә, бер катка аска төшерәләр. Иң аска төшеп җиткәндә, ул җитлеккән ана дуңгыз була инде. Тулысынча механикалаштырылган, юылган, чистартылган анда.
Иптәш кызы Әдибәне авызын ачып тыңлады. Казаннан ары башка шәһәрне күргәне булмаган кызның күңелендә соклану катыш көнләшү хисләре дә уянды. Ул, кызыксынып, Әдибәнең сүзләрен аңына сеңдерә барды:
– Эшчеләр туклана торган ашханәләрен сөйләсәм ышанмыйсың. Бөтен җир ялт иткән, һәр ризык тәмле, затлы итеп әзерләнгән. Кибеткә керсәң, җаның ни тели, шуны сатып алырга була. Балык заводына да бардык. Үз күзләрем белән шпротларны ничек ясаганнарын күрдем. Чисталык, тәртип. Ә Совет илендә тәртип урнаштыра алмыйча иза чигәбез. Каян килгән анда мондый тәртип, тәрбия, муллык, төзеклек? Һуш китмәле. Бер үк илдә яшибез, шуңа аптырыйм, – дип, сүзен төгәлләгән иде Әдибә.
Иптәш кызы бу сүзләргә ышаныргамы-ышанмаскамы дигәндәй карап торды да ипләп кенә әйтеп куйды:
– Гомерем булып, беренче җай чыгу белән китәм, бу илдә калмыйм мин! Ике гомер яшәмибез, нигә әле шундый барлык булуын белә торып, бу йолкышлар илендә яшәргә тиеш мин?!
Алгарак китеп булса да әйтергә кирәк: кызый сүзендә торды, дөньялар бутала башлауга, чит илгә китеп, хәзер үз фирмасын оештырган, рәхәтләнеп яшәп ята.
Әдибә бераздан Черновцыга ияләнде, алай гына түгел, чын-чынлап гашыйк булды. Шәһәр күреп туймаслык. Гасырлар дәвамында төрле стильдәге уникаль архитектура үзәгенә әйләнгән. Бай мәдәни мирасы булган шәһәрнең пейзажын төрле конфессиягә караган чиркәү куполлары бизи. Шәһәр ратушасының сәгатьле башнясы үзенә тартып тора. Борылмалы, кискен борылышлары булган борынгы урамнар Прут елгасыннан тауларга таба сузылган. Алар, сөзәк террасалардан
куе урам челтәрләре хасил итә-итә, киң магистральне кисеп үтеп, Черновцының төп мәйданына тоташа. Шәһәрнең иң зур ял паркы Тарас Григорьевич Шевченко исемен йөртә. Күп гаиләләр ял көннәрен шул паркта үткәрәләр. Шәһәрнең архитектура энҗесе булып саналган Буковина һәм Далмация митрополитлары резеденция бинасы белән танышу үзе генә дә ни тора?!
Шәһәрдән ерак түгел Украинаның җиде могҗизасының икесе – җитмеш километр ераклыкта Хотинск һәм йөз километр ары Каменец-Подольск кальгалары урнашкан. Алар белән якыннан танышу, шулай ук йөз утыз киломтер барып, Украина Карпаты энҗесе – Яремче шәһәрен күрү дә Әдибәнең күңелендә җуелмас эз калдырды. Менә бит украин дуслар үз мирасларын саклый беләләр!.. Ә ни өчен татарлар булган кадәрге мирасларына да битараф?! Кайсы төбәк булган тарихи һәйкәлләрен саклый, өйрәнә, башкаларга күрсәтә? Юк бит... Шушы уйдан аның күңеле борчылып кала иде. Әдибәнең туган халкын да абруйлы милләтләр югарылыгында күрәсе килә иде...
Хәбировлар гаиләсенә килүгә фатир бирделәр. Тору ягы җайланды, хәрби хезмәттәге Инсафның тынгысыз тормышына да икәүләп ияләшергә туры килде. Украиннар, руслар, румыннар, поляклар, белоруслар белән дус, тату булып гомер итте алар.
– Иренмәс җан Инсафның хезмәте командирларга, яхшы белгеч дип үгетләп, аңа хезмәт срогы тәмамлангач та, калырга тәкъдим ясадылар. Институтны да бик яхшы бетергән иде. Белем кешенең очар канаты икәнен беркайчан да исеннән чыгармады Инсаф. Гел белемен күтәрергә омтылды, һөнәри осталыгын арттыру өчен, курсларга да йөрде. Эше дә җиңел түгел, җаваплы. Көндез эшли, төнлә кизү тора. Черновцы шәһәрендә мең тугыз йөз сиксәненче елдан мең тугыз йөз сиксән бишенче елга хәтле яшәде алар. Олы улларына иптәшкә икенче нарасыйны алып кайттылар. Икенче уллары да тугач, дөнья түгәрәкләнде. Ире биш ел буе хәрбиләрнең сәламәтлеген кайгыртты. Үз эшенең остасы дип, Инсафны гел өлкә больницасына командировкага җибәрә иделәр.
Әдибә, балаларга багынып, өйдә генә утырмады. Башында күптән йөргән бер ниятен тормышка ашыра башлады: ун телдә – мең хикмәт, җиң сызганып, украин, поляк һәм бераз гына алман телен дә өйрәнде. Тел ташны да эретә, телләр өйрәнгән саен, дуслары да арта торды. Сөйләшер темалары артты, күңел офыгы киңәйде. Көн саен диярлек, балаларын алып, шәһәрдә йөреп кайта. Инсаф эштән каткач, күргәннәрен аңа түкми-чәчми сөйләп бирә Әдибә. Ире, хатынының күзәтүчәнлегенә, һәр әйбергә бәя бирергә яратуына исе китеп, аны тыңлап утыра иде...
Черновцыда өч-дүрт этажлы бик матур өйләр. Кибетләрдә муллык. Кешеләр бик матур, зәвык белән киенәләр. Бу калада машина төзү заводы, май комбинаты, ит, шикәр комбинатлары һәм приборлар төзү, химия заводлары һәм азык-төлек җитештерү сәнәгате үсеш алган. Шәһәрдә кадрлар әзерләү, фәннең алга китеше дә югары дәрәҗәдә куелган. Халкының артуына карап, кала да үсүен дәвам итә. Болар турында Әдибә сәгатьләр буе сөйли ала иде.
Хатын тирә яктагы авылларның тормышын күреп тә соклануын яшерми, туган җирдәге яшәеш белән чагыштырырга ярата. Инде ул елларда ук Украина авыллары бистә тибыннда үсеш алганнар иде. Матур, уңайлы фатирлар күпләп төзелә, яшә дә сөен генә! Татарстанга болар кайчан килеп җитәр? Әдибә моның шулай булуын бик тели иде. Уртача климатлы Черновцыда кышын да, җәен дә җылы. Туган яктан, әти-әнисеннән, туганнарыннан аерылып, читтә яшәгән кешегә җылы бигрәк тә тансык. Аннары кышкы кием дә кирәк түгел. Димәк, акча да янга кала. Кыш монда ноябрь ахырында башлана. Җир өстендә юка гына кар катламы барлыкка килә дә, берәр атна торуга, тиз арада эреп тә бетә. Кайбер елны бөтенләй кыш булмый диярлек...

Альфия Ситдикова.

Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас