Литература
27 Октября 2022, 07:00

Кылый

3 бүлек Гөлнара ничек итеп сикереп торганын да сизмәде.Бу, бу..Гәрәй түгелме соң бу?Гәрәй, Гәрәй..Үзенең нишләгәнен, нәрсә дип әйткәнен дә абайламады ул.Пес, пес дип, әллә песиләрен чакырды, әллә Гәрәйгә әйтте.Гәрәй, пес пес, кил монда ,мырауҗан.

КылыйКылый
Кылый

Гөлнара ничек итеп сикереп торганын да сизмәде.Бу, бу..Гәрәй түгелме соң бу?Гәрәй, Гәрәй..
Үзенең нишләгәнен, нәрсә дип әйткәнен дә абайламады ул.
Пес, пес дип, әллә песиләрен чакырды, әллә Гәрәйгә әйтте.Гәрәй, пес пес, кил монда ,мырауҗан.
Шуны гына көткәндәй куе ак йонлы песи Гөлнараның аяк астында сырпалана башлады.Гөлнара бер песигә яратып карады, бер капка төбенә килеп туктаган Нива машинасына күз атты.
Чынлап та синме бу Гәрәй? Төшем генә түгелме?Ышанмыйм, ышанмыйм..Моның булуы мөмкин түгел.Минем хакта берни белмичә кайтып киттең бит син..
Ә мин сине әзләп таптым! Бер кочак ап ак розалар арасыннан Гәрәйнең ягымлы тавышы ишетелде.Болар сиңа Гөлнара.Минем киләсен йөрәгең әйттеме? Мин үземнең йөрәгемә, Гөлнар чыксын, әйт әле, дигән идем шул.Димәк, йөрәкләр очрашкан.
Йөрәкләр?Гәрәй?Сиин?Язмышыннан мондый бәхет көтмәгән иде Гөлнара.Битләре ут булып янды, тамагына төер утырып сүзләрен әйтә алмыйча азапланды.
Каян таптың? Гәрәй, син килдең?
Әлбәттә Гөлнарым, әлбәттә килдем.Менә мондагы эшләремне тиз генә бетереп, өйгә кайтып килдем дә, синең янга ашыктым.
Ә монда торганны каян..
Ансын Фоат дус әйтте.Ачуланма инде Гөлнар.Сезнең җитәкче белән бергә Казанда укыдык без.Мин үзем дә синең кебек төзелештә прораб булып әшлим.
Алай икәәән..
Өегезне дә көндез карап киттем..
Син миңа бик ошадың, Гөлнар!Бу карт ир миңа нәрсәгә дип әйтмәссеңме? Ни дисәң дә кырыкка җитеп киләбез..
Юук, моның булуы мөмкин түгел Гәрәй!Син мине берничек тә ярата алмаячаксың!
Ничек иинде, матур!Ничек мөмкин булмасын.Мин бит баш аягым белән сиңа гашыйк булдым.Димәк, син миннән олы дисең инде.
Алай дип әйтмим, Гәрәй.Мин үзем дә кырык яшьнең ишеген ачып маташам бит.Әш башкада?
Олы син, димәгәч, нәрсә комачау итә соң, Гөлнар? Эш нидә?
Гөлнар,күзлек астыннан гына күзен сыпырып алды.Аннары иргә карамыйча гына: Син минем күзләрне күрдеңме соң, Гәрәй?дип пышылдады. Кылый күз бит мин.Зинһар, минем йөрәгемне яралама.Кит Гәрәй, киит..Мин үз язмышым белән күптән килештем инде.Иртәме, соңмы, син дә мине ташлап китәчәксең.
Гәрәй матур гына кеткелдәп куйды.Без икебез дә бер икән бит, Гөлнара.Минем дә бер колагым зур, икенчесе кечкенә.Менә менә кара әле.Әни туган көннәремдә колакның берсен генә тарткан бугай.
Таптың көләр нәрсә, Гәрәй.Яшермим, мин дә сиңа гашыйк.Үлеп бетеп гашыйк.Ләкин мин сиңа тиң түгел.Күзләремә бер карауга, башкалар кебек үк син дә качарсың .
Гөлнара, тыңла әле мине.Тыңла әле.Юук, башта бар киенеп чык, аннары бер әйләнеп килербез.Айсылу апа югалта күрмәсен..
Айсылу апаа? Гөлнара сихерләнгән кешедәй өйләренә кереп китте.
Әйтергәме, юкмы?Әни ни дияр? Әти каршы килмәсме?
Нәрсә, кызым? Гәрәй килгәнме? Өй ишеген ачуга әнисенең ни әйтергә теләгәнен башта аңламады Гөлнара.Әйе, әни, чакырган идем,әллә каян мыраулап килеп тә чыкты.Нигә сорыйсың? Югалган ие шту ли?
Айсылу серле генә елмаеп куйды.Күзләре машина фарасы кебек янамы?
Песиләрнең күзләре караңгыда ялтырый инде ул.
Ике аяклы Гәрәйнеке дә ялтырыйлармы?
Әнии, кем турында әйтәсең соң син? Нинди ике аяклы Гәрәй?
Гәрәй инде.Син эштә вакытта, машинасы белән безгә килеп киткән егетне әйтәм.Акыллы кешегә ошаган.
Менә ничеек?
Әйе, кызым!Синең белән очрашырга көндез үк рөхсәт сорады.
Әнии, нигә кайтуга әйтмәдең алайса?
Курыктым, Гөлнара.Килмәсә , сине сагышка салырмын дип курыктым.
Ә ул килде, әни, килде.Мин бераз аның белән сөйләшеп керәм алайса, яме.Әнии, ул шундый акыллы, шундый..
Бар кызым, бар.Бәлки , нәкь менә ул синең язмышыңдыр.
Ярар, әни, диде Гөлнар елмаеп.Чыгам алайса.
Көзге каршына килеп, кечкенә кызыл эшләпәсен ,кара пәлтәсен киде Гөлнара.Муенына шундый ук кызыл шарф урады.
Ни дисәң дә, матур итеп киенә белә шул ул.Кайда барса да кызыксынып башта аның өс башына карыйлар.Авыл халкы әнә,беренче тапкыр әшләпә киеп чыккач та, чит планетадан килеп төшкән кеше күргәндәй шаккатып караганнар иде.
Ә шулай да, нәфис гәүдәсенә ни генә кисә дә килешә Гөлнараның.Әнә бүген дә мода җурналыннан килеп чыккан кебек ул.Башак сыман итеп үргән чәчләре дә матур бер курчакны хәтерләтә.
Киттем, әни!Я бу егетем дә кайтып китәр.Гөлнара тәмле хушбуй исләрен аңкытып ишектән чыгып китте.
Ии, Аллакаем!диде Айсылу, кызы артыннан карап.Бәхетең шушы егет була күрсен иде инде.Төннәр буе йоклый алмыйча боргаланып чыкмас идең .Хәлләреңне аңлыйм, балам.Бик яхшы аңлыйм!Айсылу вазага су салып ап-ак чәчәкләрне шунда утыртты да, уйга калды.Моңа хәтле Гөлнарама мондый чәчәкләр бүләк итүче булмады шул.Егетләргә дә матур кызлар кирәк.Күзе ямьсез дип, күпме егетләр кире какты бит баламны.Әле дә ничек түзде диген.Гәрәй генә куркып калмасын иде инде.
Машина кабынган тавышны ишетеп сискәнеп куйды Айсылу.Монсы да китә бугай.И -и язмышлар..Ләкин тәрәзә пәрдәсенең бер читен күтәреп карауга әченә җылы йөгерде аның.
Аллахка шөкер!Я раббым, рәхмәт, рәхмәт! Машинасын гына юлдан алып куйды.
Әйе, Гәрәйнең кайтып китәргә уенда да юк иде.Машинасын капка төбенә әчкәрәк күчереп куйды да, Гөлнара каршына килеп басты ул.
Гөлнарым!Кем син? Нинди әкияттән килеп чыктың?Гәрәй таң калып кызга төбәлде.Нинди чибәр син, матурым!Синең янда мин бит бакча карачкысы.Әйдә, бер урам әйләнеп киләбез.
Гәрәй, Гөлнараның нәфис кулыннан җитәкләде.Я, кая барабыз? Уңга, сулгамы?Әллә алга, арткамы?
Алга, диде Гөлнара елмаеп, артка юл юк.Сулга да йөрмибез.
Дөрес, бик дөрес матурым!Синең янда бар дөньямны онытам мин.Моңа хәтле синсез ничек яшәгәнмен.Дуслар күрсә, мондый матур кызны каян таптың?дип, көнләшеп бетәрләр әле.
Алар әкрен генә төнге авыл урамы буйлап алга атладылар.Аяк асларына түшәлгән сарылы кызыллы яфраклар кыштыр-кыштыр килеп, яшьләргә бәхет юрадылар.Аяз күктән йолдызлар нур сипте.
Моңа хәтле бәхеттән исереп, сүзсез генә барган Гөлнара, ут баганасы янына җитәрәк туктап калды.Якты прожектордан ут көлтәләре сибелә.Тирә якта тәмле яфрак исе..
Лампочка яктысында кызның күзлек кысасы ялтырый.
Гөлнара, көтмәгәндә шул коңгырт пыялалы күзлеген салып, Гәрәйгә күтәрелеп карады.Йөрәге чыгам чыгам дип типсә дә, тимерне кызуында сугарга булды ул.
Кара әле, Гәрәй!диде ул куркып.Киемнәремә дә, чәчләремә дә түгел, күзләремә кара, яме!Әйбәтләп кара!Аннары борылып китсәң дә үпкәләмим!
Гәрәй бераз елмаеп торды да, Гөлнарның кылый күзләреннән үбеп алды.Җүләрем минем, бәхетем.Яратам бит мин сине, Гөлнар, я-ра-там!Аңлыйсыңмы, ишетәсеңме? Яратам!Ә яраткан кешеңнең ниндидер бер кимчелеге күзгә күренә мени инде?Юк,күренми!Минем өчен синнән дә матур кеше юк.Матур, бик матур син, Гөлнар!
Шулай дип, Гәрәй, нәкь тукталыштагы сыман, кызны үзенең көчле куллары белән күтәреп, зыр әйләндерә башлады.Мин бәхетле, мин гашыйк булдым, диде ул, җайлап кына Гөлнараны җиргә бастырып.
Күзләрең дә шундый ягымлы синең.Нур чәчелеп тора.Башка вакытта күзләрең хакында сүз чыгарма Гөлнара.Кимсетмә син аларны.Иң мөһиме дөнья матурлыгын күрәсең.Дөм караңгылыкта яшәгәннәр әз мени тормышта.
Гөлнара шаккатып егетенә карады.Гәрәәй!диде ул пышылдап.Ә бит син дөрес әйтәсең.Ничек бу гомер бер дә уйланмаганмын? Әгәр күрмәсәм? Аллах сакласын!Рәхмәт сиңа кадерлем!Рәхмәт!Аңым ачылгандай булды..
Димәк, сөйләштек Гөлнара!Үзеңне кимсетәсе булма, яме!Мин сине яратам .Һәм бу гомерлек.
Бераз йөргәннән соң, Гәрәй Гөлнараның ут янып торган битеннән үбеп алды да, бик кадерле әйберне тоткандай, кулларыннан җитәкләп, машинасына таба борылды.
Кайтыйк Гөлнар, диде ул ышанычлы тавышы белән.Я,әниең ачуланыр.Серләшәсе көннәребез алда күп әле безнең.
Гөлнара сөенечтән күкнең җиденче катында иде бүген.Юньләп бер сүз әйтә алмады ул.Ярар, юк, әйе.Хуш..
Гәрәй кайтып киткәч тә, урыныннан кузгалмыйча озак торды әле Гөлнара.Мин дә бәхетемне таптым, диде ул, шатлык яшьләрен сөртеп.Минем дә парым бар.Бүгеннән башлап мин дә ялгыз торна булып, зәңгәр күкләрне кочмам.Парлыларны күреп, качып кына еламам да.Гәрәем генә янымда булсын.Ул гына ташлап китмәсен.

 

Дәвамы бар.

Альфира Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас