

Болан баласыдай вак-вак атлап, иңнәрендәге көянтә-чиләкләрен биетә-биетә, чишмәгә суга төшкәндә, егетләр генә түгел, Таулы авылының һәр кешесе Әдибәнең буй-сынына сокланып карап кала. Уртача буйлы, йомры гәүдәле, озын чәчле, күк йөзедәй зәп-зәңгәр күзле сылукай әйтерсең лә кояш кызы. Алсу иреннәрен чәчәк таҗларыдай ачып, елмаеп җибәрсә, түгәрәк йөзендәге сипкелләре тагын да яктырыбрак китә. Алтынсу сипкелләр кызны тагын да сөйкемлерәк итеп күрсәтә. Челтерәп аккан кизләү агышыдай ягымлы тавышы күңел кылларын тибрәндерә.
Хәсәншаның төпчек кызы Әдибә кечкенәдән тиендәй җитез булып үсте. Кай арада өлгерә диген, авылның әле бер башында, әле икенче башында җиз кыңгыраудай яңгыратып көлгәне ишетелә. Көтү каршыларга дисәң, билен өзеп торган аклы ситцы күлмәгенең итәген җилфердәтеп, җилне дә узып, кыз иң алдан йөгерә. Тук малкайларны нечкә тал чыбыгы белән куалап кайтканда, урамда тузан гына күтәрелеп кала. Күп тә үтми, яланда үлән чемченеп йөргән сары йомгак бәбкәләрен иярткән казлар төркеме белән кайтып кергән кыз артыннан бәләкәй капка шапылдап ябыла.
Әллә нәрсәләр уйлап чыгарырга сәләтле кыз ул. Башкалар белән әвәрә килергә дә иренми, кем әйтмешли, кирәк булса – оештыра, кирәк булса – тарата. Бервакыт әнисенең: «Эш беткәч уйнарга ярый», – дигән сүзләре исенә төшепме, эштән бушауга, кыз иптәшләре янына йөгереп барды. Көн кичкә авышып, табан астындагы ком сүрелә төшкән иде инде. Тыкрык башында, нәкъ ялан уртасында, таза нарат бүрәнәләрдән өелгән бура яны бала-чага тавышыннан шаулап тора. Әле почмаклы, әле качышлы уйнаган кызлар-малайлар, көне буена колындай чабып арысалар да, уйнаудан туймыйлар. Әдибә дә аларга килеп кушылды. Ул, уенга килеп кушылса, нинди дә булса мөгез чыгармый калмый инде. Бүген дә иптәшләрен котыртыпмы-котырта.
– Әйдәгез, машина туктатабыз! Берегезнең өстен каплап, чемодан кебек итәбез. Икенчегез аның өстенә утыра. Мин, машина килә башлауга, кул күтәреп туктатам. – Кая барабыз дибез? – дип сорады күрше кызы Гадилә. – Пионер лагереннан Салкын Чишмәгә кайтабыз, дип әйтербез, – диде Әдибә. – Әһә, шофёр шаяртканны сизеп, машинасыннан төшеп бәргәләп атса, – дип, тавышында курку сизелде сипкелле бите агарыбрак киткән Фәниләнең. – Кит инде, куркак! Аягыңа сыер басмагандыр бит. Торасың да чабасың. Ул бит безне куып тота алмый, – диде Әдибә, бер читтә басып торган иптәш кызларына, исе дә китмәгән кыяфәт чыгарып. Иптәшләре Әдибәнең үз сүзен сүз итмичә калмаганын беләләр. Җыйнаулашып, юл читенә йөгерделәр. Офыкта тузан туздырып килүче машина күренүгә, кемдер чүгәләп, җиргә тезләнде. Кайсыдыр аның өстен яулыгы белән каплады. Берсе аның өстенә чүмәшеп утырды. Әдибә юлга чыгып басты да якынлашып килгән машинага кул күтәрде, машина туктауга, җәһәт кенә кабинаның ачык тәрәзәсеннән, шофёрга эндәште:
– Абый, безне Салкын Чишмә авылына алып кайт әле!
– Кич бит инде, ни эшләп болай соңлап юлга чыктыгыз? – диде машина йөртүче, тәрәзә аша кызга текәлеп.
Әдибә әле шофёрга, әле иптәшләренә күз салып алды да, тавышын әкренәйтеп, ялынгандай җавап кайтарды:
– Пионер лагереннан качтык. Өйне сагындык. Абый, алып кайт инде!
Аз гына да тавышы калтырамаган кызны ялганлый дип уйламый бит шофёр. Ул кызларны кабинага чакырды:
– Йә, ярар, утырыгыз!
– Ишекне ачып булмый! Абый ач әле! – дип, Әдибә ишек тоткасын тарткалаган булды.
Шул чакта кемдер, Әдибәнең шулкадәр оста итеп алдашуына түзмичә, пырхылдап көлеп җибәрде. Шофёр, үзе белән шаяртканнарын аңлап, кабинадан җиргә сикерде дә:
– Аһ, шайтан алгырлары! Юлымны бүлеп туктаталар бит әле! Хәзер кирәгегезне бирәм, – дип кычкырды.
Ул бер җөмләсен әйтеп икенчесен башлаганчы, балалардан җилләр искән иде инде.
Караңгы төшкәндә генә тәмам хәлдән таеп, өйләренә кайтып кергән балаларны әниләре сукранып каршы алды:
– Ул нинди бетмәгән уен икән? Трай тибеп армадыгызмы?! Йоклар вакыт җитә. Ач көе кайда йөрдегез? Барыгыз мунчага, җылы җибәреп алган идем. Суы кайнар чакта, аякларыгызны булса да юып кайтыгыз! Күр инде, ә, чебиләр борын төрткән түгелме соң?! Яргаланып беткән бит... – Чур, мин алдан! – Сәрсән холыклы Әдибә, энеләрен этә-төртә, ишекне дә япмый чыгып чапты.
– И пырдымсыз! Кая ашыгасың? Ипләбрәк, абынып егыласың бит. Инде буй җиткереп киләсең, һаман бала-чага белән уйнап йөрисең. Уеннан туймасаң туймассың икән, – дип сөйләнеп кала әнисе.
Әдибә әнисенең сүзләрен колагына да элмәде. Кызның бер аягы өйдә, икенчесе мунчада иде инде. Күр инде, күз ачып йомганчы юынырга да өлгергән. Май кояшыдай балкып, юеш чәчләрен бармаклары белән аралый-аралый, инде кире өйгә кереп тә килә. Аны күрүгә, үз чиратын көтеп торган малайлар, берсен берсе узып, ашыгып, ишеккә ташландылар. Алар юынып кергәндә, әниләре әзер табын янында бөтерелә иде инде. Өстәл уртасында зур кәстрүл. Аннан кайнар бу күтәрелә. Табын янына тезелешеп утырган балалар, токмач салып пешергән тавык шулпасының исеннән үк авыз суын агызып, әниләренең аш салганын тын гына күзәтәләр. Гаилә башлыгы үз урынына утырып, икмәккә үрелеп, «Әйдәгез, балалар!» дигәнне белдереп баш каккач кына, дүрт кул кашыкка сузылды. Бераздан алюминий савытка бәрелгән кашык тавышыннан яңгыраган «көй» өй эченә таралды. Әниләре итне өлешләп бүлеп, башта әтиләренә, аннан соң өлкәнрәгеннән башлап кечеләренә сузды. Тамаклары туйганнан соң, «әмин» тотып, әти-әниләренә рәхмәт әйтеп кузгалган Әдибә һәм энеләре сәкегә җәелгән урынга барып яттылар. Тәмам изрәп, эреп йоклап киткән газизләренең өстен юрган белән ипләп япкан ана да, бераз чикерткә сайраганны тыңлап ятканнан соң, үз урынына, ире куенына елышты. ...Авыл кешесе, бераз эше җиңеләйсә, йә капка төбенә чыгып утыра, яисә күршесенә утырмага керә. Менә шунда телгә оста берәү, янәшәдәгеләрне авызына каратып, сүзгә керешә. Сүз сүзне тарта. Китә гәпләшү. Менә бүген дә капка төбенә җыелышып утырган урамдашлар, кичке җиләс җилнең рәхәтлеген тоеп, гәп сатарга тотындылар. Иң беренче булып, тугызынчы дистәсен тутырып килүче Бибиәсма карчык сүз кузгатып җибәрде. Аның һәр сүзен рәхәтләнеп тыңлыйсың инде. Олы яшьтә булса да, зиһененә күпләр сокланырлык. Күргән-белгәннәрен авыз тутырып сөйли. Урамнан үтеп баручы яшь, сылу кызны күреп алды да, тәмен белеп кенә, сүз йомгагын сүтәргә тотынды: – Бу, ялгышмасам, Галимулла оныгы, Хәсәнша кызы бугай. Кем кызы дип сорасалар, уйлап та торасы юк.
– Әдибә шул! – диде янәшәсендә утырган күрше карчыгы. – Булса да булыр икән, малай булса, баскан җирендә ут чыгара, дияргә генә калыр иде. Бибиәсма карчык, күзләрен кысып, кызның җил-җил атлавын берара сокланып күзәтте. Түзмәде, кызның ата-бабасын якыннан белгәнлеген янә бер кат раслагандай, күршеләренә карап, сүзен дәвам итте: – Тач атасы! Кай арада үсеп җиткән диген. Көннән-көн сылулана бара. Күрсәнә! Ул буй-сыны, озын бакыр толымнары дисеңме...
Ак сакаллы күрше карты, Бибиәсманы да уздырып, хәтер сандыгыннан истәлекләрне тартып чыгара башлады:
– Затлы нәсел баласы икәне әллә кайдан күренеп тора. Ата-бабалары да бик күренекле кешеләр иде бит. Үзләре чибәр, гаярь, батыр йөрәкле, көрәшчеләр затыннан. Хәсәншаның бабасы Җиһангирны үзем күреп белә идем. Бер кул белән үгезне ега иде. Менә анда көч!
– Шуның өстенә ата-бабадан килә торган сәүдәгәрлекне әйт. Ул заманда да, хәзер дә теләсә кем сәүдә эшенә керешеп китә алмый ул. Тәвәкәллек тә, чослык та, ныклык та кирәк.
Бибиәсманың бу сүзләрен башкалар да хуплады. Кем авылның үткәненнән хәбәрдар, шул, кушылып, әңгәмәне дәвам итә.
– Әйе, нәселләре белән башлы булдылар. Кибет тиклем кибет тоттылар. Җиһангир карт белән улы Галимулланың бөтен ил буйлап сәүдә эшләрен хәстәрләп чыгып киткән чакларын хәтергә төшерәләр иде авылда. Дөнья гизеп, күз күрмәгән товар төяп, баеп кайтып керсәләр, үзебезнең авыл кешеләре генә түгел, тирә яклардан сатып алучылар да юлга тузан кундырмаганнар, – дип, Бибиәсма карчыкның сүзен күршесе Фәтхия җөпләп куйды. – Галимулласы да атасына охшаган, бик уңган, тырыш кеше иде, – дип, сүзен дәвам итте икенче як күршесе.
– Авылдашларга һәрьяклап үрнәк булды. Телгә дә оста. Сөйли башласа, авызыннан энҗе коела торган иде инде. Ушлы да. Хәтер сандыгында саклаган истәлекләрен түкми-чәчми бүлешеп яшәде, – дип өстәде Фәтхия. – Җиһангир карт турында горурланып сөйлиләр иде. Картлар һаман да онытмагандыр әле. Истә калганнарын сезгә дә сөйләп китә алам, – диде Бибиәсма. – Сөйлә, ахирәт, безнең ашыгасы җиребез юк. Яшебез яшәлгән, ашыбыз ашалган, шул үткәннәрне искә алып утырмасак, башка кызык та юк сыман, – бусын Фәтхия әйтте.
Бибиәсма, ахирәтенең «ашын ашаган, яшен яшәгән» дигән сүзен хупламагандай, кулын селтәп алды да ипле тавыш белән сөйли башлады: – Җиһангир карт армияда генерал йөрткән. Денщик булып хезмәт иткән, бик таза, киң җилкәле, буе чыжым баганасыдай, белем ягыннан да яшьтәшләреннән бер башка өстен, русча да яхшы сөйләшә торган кеше булган. Күрше авыл урыслары белән чаты-чоты сөйләшкәнен әткәй ишетеп шаккаткан. Теле телгә йокмый, ди. Генерал денщигын бик яраткандыр инде, хезмәт срогы тулгач, бер сандык бүләкләр биреп җибәргән, диделәр. – Безнең татар җегетләре соң... – дип сүз кыстырып куды Фәтхия, Бибиәсманы бүлеп.
1905 елда булган хәл, әткәйләр сөйли торган иделәр. Армиядан кайтуга, күрше авыл кызы Хәернисага өйләнеп, гаилә корып җибәргән. Бөгелмә, Минзәлә өязләренә, башкорт ягына йөреп сату иткән. Бик алдынгы карашлы, акыллы, аңлы кеше, диләр иде бит. Ил-көндәге үзгәрешләрне дә алдан күрә белгән ул. – Анысын беләбез, – диде Фәтхия, – әткәй әйтә торган иде, безне Җиһангир абзый белән Галимулла абзый гына сөргеннән алып калды дип. – Ишеткәнем юк иде, – дип сузды Бибиәсма. – Нәрсәсен ишетәсең инде, элек андый сүзләр өчен кәтергә сөрәләр иде бит. Безнең әткәйләр хәлле кеше булганнар. Җиһангир абзыйларда да, шөкер, байлык җитәрлек булган. Вәт шул, эрвәлүтсия башланып, бәлшәвикләр өскә чыккач, атасының киңәшен тотып, Галимулла абзый хәлле кешеләрне җыеп хәбәр салган: «Туганнар, болар озакка килгәнгә охшыйлар, иң әүвәл хәлле, бай кешеләргә каныгачаклар, булган байлыкларыгызны җаен белеп аткарыгыз, мал-туарларны суеп сатырга кирәк, өлгермәсәк, барысын да тартып алачаклар, үзебезне Себергә сөрерләр. Анда катып үләр хәл юк, мин бүгеннән эшкә керешәм», – дигән. Акыллылар бу сүзләрне тиз эләктереп алганнар, кемнәрдер, ышанмаган булып, шым гына бәлшәвикләрне көтеп ятканнар. Имеш, хәләл көч белән табылган мал, кагылмаслар әле дип уйлаганнар. аны тыңлаганнар читкә сөрелүдән котылып калганнар. Нәкь Галимулла абзый әйткәнчә булып чыккан, бәлшәвикләр, влачны кулга алып, бераз уңны-сулны аера башлагач, хәлле кешеләрне таларга тотынганнар. Кем алдан хәстәрен күргән – котылып калган, калган байларны, кәнфискәвәт итеп, Себергә сөргәннәр. Әткәй Галимулла абзыйга рәхмәт укып туя алмы иде, – дип, сүзен төгәлләде Фәтхия. Бибиәсма аны җөпләп куйды:
– Әнә безнең күрше Фәхерлегаян бабай Юлдашев, Саимәттәйнең әтисе ышанмаган. Шуңа күрә «раскулачиваниега» эләккән. Колхозлашу чорында аларны кулак дип, йорт-җирләрен, өендәге бөтен җиһазларын, мал-туарын, эш коралларын тартып алганнар. Ярый әле авылдан сөрмәгәннәр. Умарталарын да колхозга тартып алганнар. Ярый әле, авылдан сөрмәгәннәр. – Шулай да Фәхерлегаян агайның улы Гайнелгыйлемне умартачы итеп куйганнар, – диде Фәтхия. Аннан исенә килеп, тавышын күтәреп әйтеп салды: – Бәй, Саимә апа үзе дә безнең арада бит. Ул – шул чор вакыйгаларының тере шаһите.
– Үзе сөйләсен әле, – диде Бибиәсма. Әтисе хакында сүз чыккач, Саимә истәлекләрен истәлекләрен барлый башлады. Колхозлашу чорлары аның аңына мәңгелеккә уелып язылган. Ул заман вакыйгалары онытырлык булдымыни?! Хәзер дә күз яшьләрен тыя алмыйча, ул чор хикмәтләрен, җеп очын югалтмыйча, башкалар хәтеренә язылып калсын дигәндәй, түкми-чәчми сөйли дә сөйли:
– Мин 1922 елда туганмын. Әти бик гыйлем кеше иде. Казанда биш ел муллалыкка укыган. Бохарада да белем эстәгән. Таулыда кибет, умарта тоттык. Авыл кешеләре аңа төш юратырга да килә торган иделәр. Юрый белгәндер инде, юраганы юш килде, дип әйткәннәрен еш ишетә идек.
Алтын куллы әткәйнең эш коралларын күргән кешеләр: «Менә ичмасам байлык!» – дип тел шартлаталар иде. Ул төрле зурлыктагы струг, кул пычкысы, өтерге, чүкеч, кайрак, янавыч дисеңме... Оста аучы иде, шәп мылтыгына бар иде. Ауга китеп, куяннар, төлкеләр атып кайта торган иде. Коралларын келәт стенасына матурлап, һәркайсын тәртип белән тезеп куйганы һаман күз алдында тора. Күрше-күлән, нинди дә булса эшкә тотынса, корал сорап, әткәйгә керә иде. Беркемне дә борып
чыгармады. Үзе кереп ярдәм итә торган иде. Күрше хакы – Тәңре хакы ди, ди торган иде мәрхүм. – Саимә, үзенең затлы нәсел дәвамчысы булуы белән горурлануын сиздерергә теләгәндәй, әледән-әле кытай ефәгеннән тектереп кигән күлмәк итәген, иңнәренә бөркәнгән юка чуклы ак шәлен нәфислеген җуймаган бармаклары белән сыйпап-сыпырып ала. Көмеш беләзек таккан кулы белән көмеш алкаларына да тиеп-тиеп киткәли. – Утызынчы елларда, кулак дип, безнең өйне тартып алганнары һаман да начар төш кебек – онытылмый. Малларны, өй җиһазларын алып чыгып киткәндә, әткәй ул кадәр борчылмады. Кайгыргандыр инде, тик сиздермәде, әнкәйне юатып әйткән сүзләре бер генәләр дә исемнән чыкмый:
– Борчылма, хатын! Мал табыла ул. Баш исән булсын! Кулы эш белгән кеше беркайчан да югалмый. Кеше малы белән байый алмаслар. Чүптән көрәк булганны күргәнем юк әле, – диде.
Әнкәй уфтанып: – И әтисе, бернәрсәсез калдык бит. Кулыннан эш килмәгән ялкаулар котыра бит, имеш, дөньяга баш булмакчы. Колхоз төзибез дигән булып, кеше талыйлар. Урлап җыйган мал түгел, тир түгеп тапкан бит баырсы да, – дип сөйләнә башлагач та, әнкәйне юатып тынычландырды: – Йә, ярар, әнкәсе! Кайгырма, киләчәк кемнең кем икәнен күрсәтер. Бик бетеренмә! Кулыбыз, аягыбыз исән, баш урынында. Сәламәт булсак, балалар исән булса югалмабыз.
Әткәй эш коралларын алып чыгып киткәндә генә сыктап алды – күз карасыдай саклап тоткан әйберләрен нык жәлләде:
– Юкка чыгарып бетерерләр инде. Корал кулдан-кулга йөрсә, рәте бетә инде аның. Кеше әйберсен кем саклап тотсын? Бөтен әйбер уртак булачак, диләр. Исеңдәдер, гел әткәй әйтә торган иде, Уртак малны эт җыймас, аны борынгылар белми әйтмәгәннәрдер. Ниләр күрсәтер бу заман? Ике кулсыз калдырдылар. Әткәй нигәдер бу сүзләрне көнгә йөз тапкыр кабатлагандыр. Ул бу сүзләрне әйткәндә, мин аптырый идем. Мал-туарларны алып чыгып киткәндә, алай ук бәргәләнмәде, эш коралларын кызганып җон-май түкте. Ул чагында бәләкәй бит әле, аңлап бетермәгәнмен инде... Саимәттәй, кул эшләрен бер читкә алып куеп, үзен тыңлаучыларның йөзләренә күтәрелеп карады. Бераз тын калып, уйланып утырды. Күрәсең, үткәннәрдә күргәннәрен хәтер дисбесенә тезеп барлавы. Аннары, авыр итеп көрсенеп куйганнан соң, рәнҗетүчеләргә булган ачуын йодрыгына төйнәп, кабат үткәннәргә әйләнеп кайтты: – Безне кыргаяклы өйгә китереп ташладылар. Әле минем хәтеремдә: ишеге ике якка ачыла торган, әткәйнең үз куллары белән төзегән олы келәтебез бар иде. Аны да сүтеп алып, яңадан хәзерге колхоз амбар урынына илтеп салдылар. Ул ашлык суга торган өйгә әйләнде... Саимәнең сабый чагы туган авылы Таулыда үтте. Галимуллалар белән янәшә йортта яшәгәнгә күрә дә, ул Галимулланың да, Җиһангир картның да колхозлашу чорында кичергән авырлыклар алдында югалып калмаганын онытмаган. Хатирәләрен күңел сандыгында кадерләп саклаган. Ул, шул көннәргә кайтып, бу гаилә хакындагы истәлекләрен авылдашлары белән бәйнә-бәйнә уртаклаша. Ә кич утырырыга җыенган апалар, әбиләр, тын да алмыйча, аның авызыннан төшкән һәр сүзне йотлыгып тыңлыйлар. Бәйли торган бәйләмнәре дә, эрли торган йоннары да бер читкә этеп куелган. Саимә карчык тыңлаучыларга күз салгалап ала да үткән чорлар йомгагын сүтүен дәвам итә: – Җиһангир картның гаиләсе дә чор тегермәнендә тартылды. Элек җирләрне җирәбә салып бүләләр иде бит. Галимулла абзыйларның җирләре байтак иде. Алар дүрт ат асрадылар. Берсе – ак бәкәлле бия. Шундый матур, кәртинкә инде! Аның юлдан юыртып атлап килүләре!.. Яшь кызлардай «Әпипә» көенә басып, биеп киләмени?! Авылыбызның аксакал картлары, асыл ирләре дә сокланып, тел шартлатып калалар. Ә без, бала-чага, аны күрсәк, артыннан калмый йөгерә идек.
Альфия Ситдикова.
Дәвамы бар.