Литература
26 Октября 2022, 07:00

Кылый

2 бүлек. Гөлнара елмаеп, көзге салкынча һавадан алсуланган битләренә сибелгән чәч алкаларын сыпырып куйды.Кызык, безнең авылдан машиналар сирәк уза, дип уйлады ул.Бу нинди НЛО тагын?Үз сүзеннән үзе көлеп , машинага карады Гөлнара.Ак Нива..Шәәп..Башка бер сүз әйтергә өлгермәде, җиңел машина янына ук килеп тә туктады.

КылыйКылый
Кылый

Гөлнара елмаеп, көзге салкынча һавадан алсуланган битләренә сибелгән чәч алкаларын сыпырып куйды.Кызык, безнең авылдан машиналар сирәк уза, дип уйлады ул.Бу нинди НЛО тагын?
Үз сүзеннән үзе көлеп , машинага карады Гөлнара.Ак Нива..Шәәп..Башка бер сүз әйтергә өлгермәде, җиңел машина янына ук килеп тә туктады.
Сәләм матурым.Бер ялгызыңны кем монда калдырып китте?
Ачык тәрәзәдән елмаеп торган матур яшь ирне күреп, читенсенеп куйды Гөлнара.
Беркемдә калдырмады, диде ул иргә карамаска тырышып.Эшкә барырга чыктым.
Бәәй, бу авылдан сине генә эшләтәләр шту ли? Нигә тукталышта бер үзең генә торасың?
Автобус килергә вакыт бар әле.Тиздән җыела башларлар.
Гөлнара таныш түгел ир белән башка сүз куертып торуны кирәк дип санамыйча читкәрәк барып басты.Үзен ниндидер бер билгесез хисләр дулкыны урап алды.Дөп дөп типкән йөрәген үзе генә түгел, теге матур ир дә ишетәдер булып тоелды аңа.
Нәрсә бу? Нәрсә дип яна бу бит очлары..Гөлнара күз кырые белән генә машинага таба караш ташлады.
Нәрсә дип торасың инде?Бар юлыңда бул.Бар инде,бар..
Ләкин тормышта бар да син теләгәнчә генә бармый шул әле.Бу юлы да, теге таныш түгел кеше кузгалырга уйламады да.Киресенчә, ишеген киң ачып машинасыннан төште дә, җитез адымнар белән Гөлнара янына килеп тә басты.
Һәм менә шул чакта көтелмәгән хәлдән икесе дә авылны яңгыратып көлеп җибәрде алар.
Мин Гәрәй..диюгә, Гөлнара кычкырып көлеп җибәрүен сизмичә дә калды.Көлеп аргач кына, эшләгән гамәленнән читенсенеп иргә карады .
Гафу итегез, зинһар диде ул, оялудан җир тишегенә керердәй булып.Гафу итегез..
Нәрсә булды соң әле бу ,туташ, дип Гәрәй шаккатып, як ягына каранды.Әйдәгез, бергә көлик.Аннары, бәлки, гафу да итәрмен.
Юк, юк, әйтсәм, ачуыгыз килер..
Әһ, шулаймы әле! Ачуым килерме? Гәрәй җәһәт кенә кызны күтәреп, зыр әйләндерә башлады.
Көтелмәгән хәлдән Гөлнар үзен бер очар кош итеп тойды.Моңа хәтле аны Күтәреп әйләндерү түгел, кочагына алып назлаучы да юк иде бит.Ул үзе дә сизмичә егетне кочаклап алды.Әйтәм, әйтәм диде ул, көлеп, төшерегез..
Я, әйтеп кара әле Гүзәлем!Нигә миннән көлдең?
Сездән түгел, исемегездән ..
Нәрсә булган инде минем исемгә?
Бер нәрсә дә булмаган.Бик матур исем.Без гаилә белән яратабыз Гәрәйне.Күрше тирәләр дә яраталар.
Гәрәй берни аңламыйча җилкәсен сикертте.Нинди Гәрәйне?
Ярар, түлке үпкәләмәгез яме.Безнең яраткан песиебез дә Гәрәй исемле.Күзе дә сезнеке кебек зәңгәр.
Хәзер индеГәрәй үзе шаркылдап көлеп җибәрде.Гәрәй песи ,әллә песи Гәрәйме?диде ул көлүенннән туктый алмыйча.Аңа карапГөлнара да түзеп тора алмыйча,егеткә кушылып көлә башлады.Якын тирә икесеннән балкыган нурдан яктырып киткәндәй булды.
Очраттым мин сине, көзнең бер көнендә
Көзләрем яз булып тоелды..
Гөлнара өчен дә җир йөзенә гүя ярсу язлар килеп, баш очында кошлар сайрады.Яфраклары коелып шәрә кала барган миләш шомыртлар гүя ап ак чзчәк аттылар.Бәхеттән исерде, башы әйләнде..
.. Ләкин, нәкь шул мизгелдә ниндидер бер әчке тавыш ишетеп туктап калды Гөлнара.Кылыый..Әйе бит әле..Кылый.Нигә үзенең кылый икәнен онытып, баш аягы белән гашыйк булырга маташа соң әле ул? Күзләрен күрүгә егеттән җилләр исәчәк бит.
Әле генә көлеп торган кызның моңсуланып калганын күреп, Гәрәй Гөлнарага карады.
Берәр ярамаган сүз әйттемме әллә? Нәрсә булды, матурым? Нигә елмаймыйсың? Шулай дип, Гәрәй кызның ефәк чәчләреннән шуып төшкән ак береткасын рәтләп куйды.Ап ак шарфын кабаттан пәлтә якасы астына тыкты.Нәрсә булды?
Мин сезгә бер күрүгә гашыйк булдым.Үзем хәттә сезнең исемне дә белмим.
Мин Гөлнара исемле..Гөлнар гына да диләр..
Нинди матур исем.Үзегез дә бик матур..
Юк Гәрәй, юк.Миннән дә ямьсез кеше авылда юк.Барыгыз китегез.Хәзер әнә автобуска кешеләр җыела башлый.Бергә күрмәсеннәр тагын.
Иреңә әйтерләр дип куркасыңмы?
Юк, Гәрәй.Ирем түгел, егетем дә булганы юк минем.Зинһар китегез.Әнә Фирая апа килә.Хәзер төпченә башлар.Хушыгыз..
Гөлнара егеткә карамыйча гына, тукталыш эченә кереп басты.Аның хәзер көләсе түгел, үксеп үксеп елыйсы, кайдадыр күз күрмәгән якларга йөгерәсе, кара урманнарга кереп адашасы килде.
Киттее..Ераклаша барган машинага карап, ирексездән бәреп чыккан күз яшьләрен сөртеп алды Гөлнар.Бер мизгелгә генә булса да бәхетнең ак юрганнарына төргән кешем тагын ераклашып бара..
Хуш инде ,мәңгегә хуш инде!..Гөлнара инде менә ничә еллар елый-елый җырлаган җырының сүзләрен кабатлады.Китә яз, китә наз, кыш инде..
Кем ие ул, Гөлнара? Нигә утырып китмәдең?
Ә Фирая апа, исәнмесез! Юл гына сорады ул.Адашып кергән ахры.Бер белмәгән кешегә утырып китмәм бит инде.
Шулай шул.Ярар, хәзер озак тормас, автобус килер инде.
.. Гөлнар үзенең ничек автобуска утырганын, ничек итеп ярты чакрымны җәяүләп оешмага килеп җитүен дә хәтерләмәде.Күз алдыннан матур елмаеп Гәрәй китмәде аның.Егетнең көчле куллары белән зыр әйләндерүен уйлап, гәүдәсе кызышты.Шундый ирең булса, дип уйлады Гөлнар.Ләкин, юк шул, юк.Китегез, мин ямьсез, дип әйтүгә китеп барды Гәрәй.Мөгаен әле, күзләремне дә күргәндер..
Эх, сине, йокы чүлмәге.
Директорның көлеп әйткән сүзләреннән һавадан җиргә төште Гөлнар.Тагын йоклап калдыңмы?
Ә, юк, Исәнмесез, Фоат абый!дия дия икенче катка ашыкты ул.Гафу итегез, әз генә автобуска җитешмичә калдым шул.
Кабинетына кереп чишенүгә, уйлары кабат үзләре артыннан ияртеп ,әллә кайларга алып китте аны.
Кем син, Гәрәй? Язмышым нигә синең белән очраштырды мине? Өйләнгән кешеме син? Балаларың, хатының бармы?
Кулына ручкасын тотып, цифрларга төбәлсә дә, күзенә ак кара күренмәде Гөлнараның.Бәлки хушлашасы булмагандыр, бәлки аны бер Аллах юлыма чыгаргандыр..Шундый Уйларын куа куа эшләргә тырышып караса да, үзен җиңә алмады ул.Гәрәйне бик ошатты шул .Әле менә, егет үзе әйткәнчә, бер күрүдә гашыйк та булып куймады микән?
Эх, нигә күзләрем шундый булган инде? дип бераз офтанды да.Әкрен генә җырлап, елап та алды.
Булды, кызый!диде ул ниһаять.Кеше көлдереп утырма.Так яратылмаган булсаң, бәлки, үзең ише бер кылый очрар әле.Синең дә ирең булыр.
Гөлнара инде күптән үзенең иптәшенә әйләнгән иске сәгатькә карады.Телең булса ниләр сөйләр идең микән, сәгатем? Ничә еллар мине юатырга теләп текелдисең дә, текелдисең.Менә тагын синең белән бер эш көнен тәмамлыйбыз.Ә мин бармакны бармакка да сукмадым бүген.Беләсеңме, нигә? Гөлнара Гәрәйне күз алдына китереп көлеп куйды.Чөнки мин гашыйк булдым.Ул мине яратмаса да, минем күңел аның янына ашкына.Шундый мөлаем кеше ул, сәгатем!Күрсәң иде! Юк шул, ансы булмас.Танышып та өлгермәдек бит.
Автообуус!дигән тавышка сискәнеп куйды Гөлнара.Уйланып утырып эш сәгате узганын да сизмәгәнмен бит, ә? диде дә, әкрен генә киенеп, хезмәттәшләре артыннан иярде.
Менә тагын өйгә кайтам, тагын озын озын кара төннәр алда.
Гөлнара,Әллә нинди уйчан син бүген, Гөлнараау!дип көлеште бергә әшләүче дуслары.Йокысы туймаган бугай кызыбызның.
Йөрәге янса да, шаярган, көлгән булды Гөлнара.Юлда очраган бер таныш түгел иргә гашыйк булдым, дип әйтмәс бит инде.Әлбәттә, әчендәгесен берәүгә дә сиздермәде ул.
Өйгә кайткач, хәттә әнисенә дә әйтеп торуны кирәк санамады.Очраган, очраган.Киткән, киткән..Тагын нәрсәсен әйтәсең ди инде?Юк, әнинең йөрәген бозмыйм..
Өйдәге вак төяк эшләр эшләп йөри торгач, тагын кич җитте.Көзге төн иренеп кенә җир өстенә караңгы юрганын җәйде.Авыл өйләрендә бер бер артлы утлар кабынды.
Тышта берни эшләп булмый, бигрәк тиз караңгы төшә, дип әнисе дә залга чыгып утырды.Әле дә ярый телевизор уйлап тапканнар .Әйдә, кызым,кино карыйбыз..
Юк, әни,минем укып бетерәсе китабым бар әле.Сез карагыз..
Ләкин китабының битен дә ача алмады Гөлнара.Күңеле әллә кайларга җилкенде.Күкрәк читлегендә йөрәге күбәләктәй бәргәләнде.Ниһаять түзмәде ул:
Һава сулап керәм әле,әни,дип капка төбендәге бүрәнәгә чыгып утырды.Бүгеннән Диләрә юк инде, хәзер әнә егете килеп җитәр.Мин генә ялгыз аккош булып калырмын инде.
Әнә дустымның булачак ире килә дә бугай инде.Нинди бәхетле Диләрә!
Гөлнара сагышланып, якынлашкан машина утларына карады.Эндәшәм зарыгып,кайда син тиң ярым.
Тукта әле,бу жигули түгел ләбаса..Бу..бу..

 

Дәвамы бар.

Альфира Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас