

Табиб бүлмәсеннән чыгуга, үзен көтеп торган уртанчы килененә ипләп кенә сүз кушты: – Килен, операциясез гына булмыймы соң?! Бер дә күңелем тартмый. Куркам! – Юк инде, әнкәй, табиб кушкач ризалашырга кирәк. Таблетка белән генә дәвалап булмый. Алар бит тикшерә генә. Чиреңнең сәбәбен белергә кирәк. Тынычлан, барысы да яхшы булыр.Күңелендәге шомны тынычландыргыч укол да баса алмады. Төне йокысыз үтте. Керфек тә какмый, Мөнирә карчык төне буена хәтер йомгагын сүтте. Бөтен гомерен күз алдыннан үткәрде.Бала чагы дәһшәтле сугыш елларына туры килде аның. Әтисе сугышка киткәннән соң, ачлыгын да, ялангачлыгын да күрде. Тик бала ташлаган кешеләрне күрмәде. Авыл халкы бер-берсенә ярдәм итешеп, соңгы сыныкларын бергә бүлешеп яшәде. Ягарга утыны, ашарга ризыгы булмаган авылдашларын өйдәш итеп тә сыендырдылар. Әнисе Гөлсания игелекле, шәфкатьле җан булды. Әтисе Хәким дошманнарны дөмектереп, җиңүче булып авылга әйләнеп кайтканда, Мөнирәгә җиде яшь кенә тулган иде. Ул әтисен хәтерләми дә, шуңа күрә солдат киеменнән өйгә килеп кергән кешене күргәч, куркып елап җибәргәне генә истә. Әнисе, аны тынычландырып: «Кызым, курыкма! Ул – синең әтиең бит. Сугыш бетте, әтиең кайтты. Хәзер барысы да яхшы булачак. Әнә абыеңнар ничек сөенә! Бар әтиеңә, курыкма! Ул бит сине сагынып кайткан» – дип, кызын, күтәреп алып, әтисе кулына тоттырды.– Кызым минем, бәләкәчем! Ничек зур үскәнсең! Мин сине танымый да торам. Мәле, кызым, үзеңә тәмле әйбер бирим, – дип, юл капчыгыннан шакмаклы ап-ак әйбер алып кызына сузды. Мөнирә нәни куллары белән шакмакны әйләндереп-әйләндереп карады. Аннан ни эшләтергә белмичә, күлмәк кесәсенә тыгып куясы итте. Тик әтисе аны кабат кочагына алды да: «Кызым, бу – шикәр! Син аны ялап кара!» – дигәннән соң гына, ят әйбернең тәмен татыды. Мич башына менеп утырып, өйдәгеләрне күзәтә-күзәтә, бик озак шикәр кимерде Мөнирә. Дөньядагы иң тәмле әйберне татыган кызның хәтеренә ул Бөек Җиңү көненең тәме булып кереп урнашты. Шул көннән соң өйдә әтиле тормыш башланды.Яшьлеге дә матур булды Мөнирәнең. Чибәр иде Мөнирә.Авылдашы, Югары очта туып үскән, армияда хезмәт итеп кайткан нараттай төз гәүдәле, киң җилкәле, горур бөркет карашлы Кәрим белән Мөнирә клубта очрашты. Биленә җиткән чем кара чәчләрен икегә бүлеп үргән, түгәрәк йөзле, ак каендай зифа буйлы кызны күрүгә, егетнең күзләрендә йолдыз калыкты. Алсуланып торган бит очлары, сызылып киткән кыйгач кашлары, куе керфекләр арасыннан оялып кына карый торган коңгырт кара күзләре Мөнирәне әкияттәге патша кызлары белән бер рәткә куя. Калын толымнарын баш очына кәрзин кебек өеп, юка кәшимир яулыгын чөеп бәйләп куйган кызның ипле холкы күпләрнең күңелен җәлеп итә. Җыр-моңга осталыгы, эшчән һәм тырыш булуы да, башкалардан бер баш өстен күрсәтә. Кичке уеннар вакытында Таулы авылы егетләре арасында кызның күңел кылларын тарткалап караучылар булмады түгел, булды. Тик кыз йөрәгенә ачкыч яратучысы гына табылмады. Кырт итеп торган солдат киемен дә салырга өлгермәгән, ыспайлыгы күзгә ташланып торган чибәр егет кызны бер карашы белән яулады. Ике йөрәк арасында сөю уты дөрләп кабынды. Югары очтан Түбән очка озатышып, таң атканчы йөргән парлар бер-берсенә шулкадәр тиң килгәннәр. Күктә балкыган ай белән йолдызлар да, таңга кадәр күз алмыйча, аларны сокланып күзәтәләр.Районда беренчеләрдән булып, авыл сәхнәсендә танылган драматург Кәрим Тинчурин әсәре буенча «Зәңгәр шәл» спектаклен куярга уйлаганда, авыл яшьләре Булат белән Мәйсәрә ролен башкаларга бирү турында сүз дә кузгатмадылар. Кәрим – Булат, Мөнирә Мәйсәрә булып сәхнә тоттылар. Бөтен авыл шаулады. Сөйгән егете Кәрим белән сәхнәләрдә театр уйнап йөргән чаклары, күңел дәфтәренә онытылмаслык итеп язып куелган. Үзләренең дә мәхәббәтләре нәкъ сәхнәдәгечә көчле булды. Яратышып йөрделәр, вәгъдәләр биреп кавыштылар, өч бала тәрбияләп үстерделәр, бер-берсен хөрмәт итеп, кадерләп яшәделәр. Мөнирә кырык елдан артык кайнана белән гомер кичерде. Беркайчан телгә килешмәделәр. Әни белән кыз кебек яшәгән килен белән кайнанага бөтен авыл халкы сокланды. Барлык туганнарын барлап, бергә туплап яши белгән, ипи-тозга юмарт, ярдәмчел хуҗабикә, кем генә ишеген килеп какса да, аны ачык йөз, киң күңел белән каршы алды. Сабырлык төенчеген ныклап бәйләп куйган, беркайчан кеше гайбәтен сатмаган, олыларны хөрмәтләп, кечеләргә булышып яшәгән Мөнирә хакында авылның бер генә кешесе дә начар сүз әйтмәс. Ил алдында, авыл халкы алдында йөзе ак булды.Тик килене Айсылу гына ялгыш юлдан китеп адашты. Оялмаганкеше өчен оятлының йөзе кызарыр, диләр. Ике баланы ун елга якын тәрбияләп, кайгыртып яшәү, төпчек улының һәм эздән язган килененең, оныкларның киләчәк язмышын уйлап борчылу Мөнирәнең бәгыренә төште, бавырына үтмәс чир булып урнашты. Операция өстәлендәге авыруның эчен ачуга ук, табиб хәлләрнең көткәннән дә начаррак икәненә инанды. Бавыры теткәләнеп беткән. Гомеренең соңгы көннәре килеп җиткәнчегә кадәр тешен кысып чыдаган, кеше күтәрмәслек авыртуларга түзгән авыл карчыгын үлем тырнагыннан йолып алырга көче җитмәгәнне белгәч, табиб бик озак тынычлана алмады. Якыннарына хәлне аңлатып, кискән урыны бераз төзәлүгә, авыруны хастаханәдән улының өенә чыгардылар. Авылга кайту турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде. Мөнирә үлем түшәгендә ята. Ходайдан вакыт җитә. Сизенә: гомер йомгагы сүтелеп бетеп килә. Ни кызганыч, оныклары мәктәпне тәмамлаганчы, алар, балигъ булып, олы тормышка аяк басканчы яши алмады. Язмыштан узмыш юк. Яшәү белән үлем арасы – каш белән күз арасы. Соңгы сулышын алганчыга кадәр, оныкларын уйлап, җаны өзгәләнәчәген белә. Уй ташкынын бары тик үлем генә туктатачак. Авыртулары басылып торган арада, хәлсез иреннәрен кыймылдатып, ул дога сүзләрен кабатлый:– Йә Раббым! Оныкларыма саулык, бәхет-тәүфыйк бир! Иманнарыннан аерма! Балаларымны ярдәмеңнән ташлама!Мөнирә карчыкның ишеткәне бар: адәм баласы кырык көн авызына ипи капмаса, гомере өзелә. Ипи ашамаганына байтак гомер үтте. Төнлә йоклый алмаганда исәпләп ята. Гомер шәме сүнәргә санаулы көннәр генә калып бара. Янындагы улларына, сабый баланы карагандай тәрбияләгән килененә васыять сүзләрен әйтеп өлгерә алса, дөнья белән алыш-биреше бетә. Аллаһы Тәгалә – шаһит: соңгы сулышын алганда да, оныклары аның уенда булачак. – Улым, килен! Минем китәр вакытым җитә. Мин сезнең барыгыздан да риза-бәхил. Зилә белән Маратны ташламагыз. Туганлыктан аерылмагыз. Айсылу җеназама килмәсен. Баламны мыскыл итеп, өч баласын ташлап, күз яшьләрен түктергән, иманын саткан, авыл алдында рисвай иткән кешегә бәхиллек бирә алмыйм. Туры юлга басып, балаларын канаты астына алса, каберемә килеп, бәхиллек сорар. Хушыгыз!... Зилә, әбисенең үлем хәбәрен ишетүгә, ни эшләргә, кайгысын кем белән бүлешергә белмичә, әнисенең телефон номерын җыйды. Телефон бик озак дәшми торганнан соң, ана дигән бәндә авыз эченнән ботка пешерде. Зилә берни дә аңламады. Кабат-кабат: «Әни!» – дип дәшеп караса да, өзек-өзек гудоктан башка берни ишетелмәде. Телефонын ташлады ахрысы. Зилә үксеп елап, энесен кочаклап алды.Өйгә болай да ятимлек төсе сеңгән иде. Әбиләренең тәрәз төбендәге гөлләре дә чәчкәләрен коеп, саргаеп утыралар. Әйтерсең лә алар да, Мөнирә карчыкның үлем хәбәрен ишетеп, кайгыга чумганнар.Әбиләренең мәетен иртә белән авылга алып кайтырга тиешләр. Зилә белән Марат шомланып, тәрәзәдән тышка күз салдылар. Усал җилләр тәрәзәне шакый. Балалар бер-берсенә сыенып, куркудан, әбиләрен кызганудан үксеп еларга тотындылар. Ярый, озак та үтмәде, күрше йортта яшәүче укытучы апалары төн кунарга керде. Ул кергәч, балалар бераз тынычлангандай булдылар.Балалары Мөнирә карчыкны, Таулы зиратына алып кайтып, әтиләре янәшәсенә җирләделәр. Аны соңгы юлга озатырга авылның олысы, кечесе җыелып килде. Бөтен йолаларны үтәп, рухы шат, урыны оҗмахта булуын теләп, дога укып озатып калдылар. Зилә белән Маратның бөтенләй коелып төшкәнен күреп, әби-апалар күз яшьләрен тыя алмадылар. Әтисе белән әнисе калдырып киткән чакта да, Зилә белән Маратка ул кадәр үк авыр булмаган иде. Әбиләрен мәңгелеккә югалткан үсмер балаларның кайгысы авыл кайгысына әйләнде.... Айсылуга диңгез тубыктан иде. Телефон тавышы үзе кебек алкашларның күңелен күреп мәлҗерәгән иблис токымының җен ачуын чыгарды. Кызыннан: «Әни, әби үлде!» – дигән сүзне ишетсә дә, җанлы бүкән булып утыра бирде. Нәрсәдер әйтергә теләде, теле тотлыкты, ык-мык килде. Телефонын ятагына атып бәреп, чайкала-чайкала, урыныннан торды. Күз төпләренә зәңгәр күләгә элгән, чәче-башы тузган, күп эчүдән йөзе көл кебек булган, ертык халатыннан шыр сөяккә калган шәрә ботлары күренеп торган, йөрәге бетләгән Айсылуны үз анасы да танырлык түгел. Ул эренләп беткән күзләрен уып,өстәлгә күз салды. Буш өстәл уртасында башланмаган аракы шешәсе кукыраеп утыра. Идәндә аунап яткан кием-салым өстендә йоклап яткан исерек ирне атлап чыккан тотнаксыз җан, үрелеп, шешәне кулына алды. Аны-моны уйламыйча, башта үзенә, аннары тәмәке төтәтеп утырган йолкышларның алдына куелган кырлы стаканга утлы суны тутырып салды. – Минем кайнанай үлгән. Әйдәгез, аның урыны оҗмахта булсын! – дип, чәкештереп эчеп җибәрде ул. Чәй белән эчәк юып көн күргән, чыкмаган җаны гына калган, чыраена ыштыр каплаган гидайга кайнана үлде ни бала үлде ни... Дөньяның асты өскә килсә дә исе китмәячәк. Үле дисәң – гүргә юк, тере дисәң – санга юк.Идәндәге иске матраста гырлап йоклап яткан сәрхүш тә йокысыннан уянды. Ул да, күзен тырнап ачуга, өстәлгә күтәрелеп карады. Кулын сузып, бушап калган шешәне алды. Акай күзләрен калайландырып акырып җибәрде: – Кайсыгыз минем аракыны эчте?! Башыгызны бетерәм! Хәзер үк куегыз өстәлгә! – Айсылуның кайнанасы үлгән. Аның кайгысын юдык. Акча юк! Кибет тә бикле. Каян алыйк без? – дип җавап кайтарды бер сәрхүш. – Костырам барыгызны да! Анагызны сатыйм! Айсылу, бар, теләсә каян аракы тап! Синең кайнанаң миңа беркем дә түгел. Ни өчен мин сатып алган аракы белән аның сөяген юасың?!Айсылу акай күзгә каршы дәшми калмады: – Тукта, акырма миңа! Болай да баш каткан. Мин генә эчтеммени?! Әнә, алардан сора! – дип, башка алкашларга төртеп күрсәтте. Исерек ир акайган күзләрен алартып акыра башлады: – Аһ, анаңны сатыйм! Сөйрәлчек! Үтерәм хәзер! Син гаепле барсына да. Мине йоклатып нишләдең?!Аракы мичкәсеннән башын ала алмаган эчкече ир, аты-юлы белән сүгенеп, бөтен көчен җыеп, хатынның башына шешә белән китереп сукты. Дөньяга төкереп яшәгән, якыннары өчен дә күз көегенә әйләнгән, болай да башы тукмактан чыкмаган, кинәт сугудан, авыртудан һушын җуйган мәхлукнең гомере сукыр бер тиен. Эчкеченең шешәдәшләре дә, батыраеп, идәндә кан эчендә яткан бичараны типкәләргә тотындылар. – Дөмегеп кат! Йөзең белән йөзтүбән каплан! Сволочь! Уйнашчы! – дип, әле генә бергә эчеп утырган алкоголиклар, кыргый теләкләрен берсүзсез үтәгән бәхетсез җанны тынсыз калганчы мәсхәрәләделәр, изделәр, таптадылар. Арып хәлдән тайган башкисәрләр кеше үтергәнне дә аңларлык хәлдә түгел. Гүя таш кискәннәр. Авыр эштән арып, кайсы кайда ятып, гырлый-гырлый йоклап киттеләр. Актык сулышына кадәр акны карадан аермаган, чытырманга кереп адашып, чыгар юлын тапмаган, җәберләнгән җанның гомере шулай өзелде. Сәрхүшләр командасы, йокыдан уянгач, җинаять эзләрен яшерергә теләп, хатынның җансыз гәүдәсен, иске паласка төреп, базга салдылар. Болай да кыйммәтләр үзгәргән, кеше кадере беткән заманда үз кадерен үзе югалткан бәндәнең язмышы башкача языла алмыйдыр. Бөтен кешенең дә холкы бер түгел. Рух ныклыгы да һәркемгә бирелми. Дүрт аяклы ат та абына. Айсылу, әгәр дә абынган чагыңда, башкалар сүзенә колак салса, нәфесен йөгәнләсә, язмышын үзгәртә алыр иде. Тәүбәгә килергә беркайчан да соң түгел. Ике баласының атасы да гафу итәр, балаларын бергә үстерерләр иде. Әгәр дә туры юлдан тайпылган бәндә, үз ялгышын аңлап, Аллаһы Тәгаләгә якын килә икән, Хак Тәгаләнең кодрәте киң. Ул – гафу итүче! ... Зилә югалтулардан торган тормыштан сабак алып яшәргә өйрәнде. Әби тәрбиясе, авыл тәрбиясе кечкенәдән җанына сеңгән кызга рәхмәт фәрештәләре юлдаш булды. Әбисен, әнисен җирләгән кыз мәктәпне тәмамлауга, әтисе гаиләсенә яшәргә килде. Аңа кадәр ике ятимне бөтен Таулы авылы халкы тәрбияләде. Уку елы бетмәгән килеш, мәктәптән аермадылар. Зиләнең имтихан бирәсе елы. Башка мәктәпкә күчеп уку тагын бер стресс булыр дип, укытучылар да, күрше апалары да кызның хәленә керделәр. Саксыз җил кагылып үткәнгә дә, күзләрендәге сагыш-моң түгелеп китәргә әзер үсмерләргә, үзләре күз-колак булдылар. Әбисенең туганнары да ташламады. Зилә авылдан киткәннән соң да, шәһәр тормышына ияләнгәнче, атна саен туганнарына, авылга кайтып йөрде. Әтисе, Катя апасы, энесе һәм кечкенә сеңлесе – аның гаиләсенә әйләнде. Буй җиткергән кыз ялгышлардан сакланды. Тасма телле егетләргә ышанмады. Матур сөйләп, алтын таулар вәгъдә итеп, күңелен яуларга теләүчеләрнең авызын тиз томалады. Үз-үзеңнесаклау инстинктына буйсынып, вакытында отпор бирергә өйрәнде.Һөнәр училищесын тәмамлар алдыннан, үзе белән бергә укыган тыйнак, кешелекле, үзе кебек үк авыл тәрбиясен алган Илназ исемле егет белән дуслашты. Зилә үзен хөрмәт итеп яшәрлек кеше белән генә язмышын бәйләячәген белеп үсте. Күңел матурлыгын, җан-тән сафлыгын, әнисенән, әтисеннән күчкән чибәрлеген кадерләп сакларлык кешене үзенә тиң яр итеп сайлады. Илназ беркайчан кызны карашы белән дә рәнҗетмәде. Егет тотнаклы, уйлап эш итә белүе, уңганлыгы, бигрәк тә хатын-кызга булган хөрмәте, ихласлыгы белән кызның күңелен яулады. Бер-берсеннән башка яши алмаячакларын аңлагач кына, Илназ Зиләгә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Ике якның да фатихасын алганнан соң гына, никах укыттылар. Аерым бүлмә алып, шунда оя кордылар. Тиздән аларның туйлары. Әбисенең дога сүзләре һәрвакыт кызның күңел түрендә яши. Үз гомере, саулыгы бәрабәренә биргән тәрбия дәресләре Зиләнең күңел дәфтәренә җуелмаслык итеп язылган. Әбисе, көнгә биш мәртәбә намазлыкка басып, елый-елый, үзе шигырь юлларына салган дога сүзләрен Зилә белән бергә кабатлады. Аллаһы Тәгаләгә ялварды. Әлеге дога Зиләнең күңелендә, телендә. аягын атлаган саен, ул шул дога сүзләрен кабатлый:Галәмне тәрбия итүчеАллаһ бар һәм Ул бер – инанам.Әл-Вәли, юлымнан яздырма,Аерма зиһеннән, иманнан.Әгәр дә ялгышып кемнедерГаепләп сөйләсәм кешегә –Ярлыка, әл-Гафур, гайбәт сүз –Зур гөнаһ, исемә төшер дә.Догада оеган чагымдаӘл-Вәһһаб, ялварам Үзеңә:Тәнемә-җаныма саулык бир,Җиттем лә гомерем көзенә.Бүләгең – чын иман, хак дин һәмГамәлләр изгедән кылынган.Картлыкта күрсәтче, әл-Кәрим,Шәфкатең кызымнан, улымнан.Мин, колың, каршыңа киләчәкАхирәт, мәңгелек илендә.Әт-Тәүүәб, әр-Рахим, әл-Гадел,Әл-Галим, әл-Газыйм Син генә!– Илназ, әйдә, әни ташлап калдырган сеңлемне эзлик әле. «Жди меня» тапшыруына язсак, ничек булыр икән?! Кемгә ошады икән ул? Мин гел аның хакында уйлыйм. Үскәндер инде. Нинди гаиләгә туры килгәндер?.. Кыерсытмыйлар микән?! Марат белән дә еш сөйләшәбез. Аның да сеңлебезне күрәсе килә.– Зилә, мин әле үзем дә сиңа бу хакта әйтмәкче идем. Сез – бертуганнар. Аралашып, ярдәмләшеп яшәргә кирәк. Мин гаиләдә берүзем. Әти белән әнидән кала, беркемем дә юк. Ә тугансыз бик кыен. Бергәләп эзләрбез, яме! Хатны да бергә язып салырбыз. Бүген үк.«Зилә әнисе ташлаган сеңлесен, һичшиксез, эзләп табачак. Илназы аны аңлый. Гомерлек бәхете булып, тигезлектә, бәхеттә яшәргә язсын инде. Сеңлесен эзләп тапканнан соң, тәрбиягә алган игелекле кешеләргә рәхмәт әйтеп, аралашып яши алсалар, ул аны беркайчан да ярдәменнән калдырмаячак. Үз балалары булгач та, ирен дә, сабыйларын да бервакытта да ташламаячак», – дигән уйлар йөгереп узды Зиләнең күңеленнән. Һәм ул:– Илназ! Сиңа бер үтенечем бар. Әйдә, туйга кадәр, якшәмбе көнне авылга кайтып киләбез. Әбиемнең каберенә чәчәкләр куеп, дога укыйсым, аның да фатихасын аласым килә. Ул безне күктән күзәтеп торадыр сыман. И сөенер инде, безне күргәч. Рухы шатланыр. Бик юксынам әбиемне. Әнине дә сагынам, – диде, моңсуланып.– Әбиеңә рәхмәт! Минем бәхетемә шундый акыллы, игелекле кыз үстергән өчен. Әниеңә рәхмәт, хур кызыдай чибәр кызга гомер биргән өчен! Кызганыч, үзенең гомере генә иртә өзелгән... Ә син – олы йөрәкле. Кичерә белү сәләте бөтен кешегә дә бирелми. Мин сине бик тә бәхетле итәр өчен, кулымнан килгәннең барын да эшләрмен. Алтын таулары вәгъдә итмим. Хәер, син алтынга кызыкмыйсың да. Җан җылым белән бүлешеп, кадерләп яшәргә сүз бирәм, – дип, үз уйларын белдерде Илназ.Гомер кешегә бер генә бирелә. Әбисенең сүзенә хилафлык китермичә, исеменә, биргән тәрбиясенә тап төшермичә, рухына дога кылып яшәүне максат итеп куйды Зилә. Тормыш катлаулы. Байлыкка табыну, кәеф-сафа корып яшәүгә кызыгу аның холкына ят. Гаилә – кешенең иң зур бәхете. Яшәү мәгънәсе. Гаиләдән башка, кеше ятим. Зилә ятимлекнең нәрсә икәнен белә. Кулыннан килсә, дөньядагы бөтен кешене гаиләле, бәхетле итәр иде. Җир йөзенә ятимнәрнең яше таммасын! Матур итеп, тормышның кадерен белеп, кешеләргә шатлык бүләк итеп яшисе дә яшисе әле.Тагын җиргә кабат алтын көз килде. Җил искән саен җиргәсары яфраклар коела. Зилә белән Илназ, сокланып, табигатьне күзәтәләр. Бер-берсенә сыенган парларның юлына якты кояш нурын сибә. Бәхет кояшы ул!... Альфия Ситдикова.3 бүлек тәмам, дәвамы бар.