Литература
25 Октября 2022, 07:00

Кылый

1 бүлек. Караңгы төн..Иртән явып узган көзге яңгырдан җыелган кечкенә генә күлләвекләрдә серле генә ай шәүләсе тибрәлә.Болыт арасыннан килеп чыккан йолдызлар куышлы уйнагандай,бераз яктырып-яктырып алалар да кабат болытлар артына кереп качалар.

КылыйКылый
Кылый
Караңгы төн..Иртән явып узган көзге яңгырдан җыелган кечкенә генә күлләвекләрдә серле генә ай шәүләсе тибрәлә.Болыт арасыннан килеп чыккан йолдызлар куышлы уйнагандай,бераз яктырып-яктырып алалар да кабат болытлар артына кереп качалар.
Тып-тын..Бары, капка төбендә тәгәрәп яткан озын бүрәнәдә бер кыз бала башын тезләренә салган да,үзе генә ишетерлек итеп, әкрен генә елый.
Алсу яңакларын юган иртәнге чыктай күз яшьләре,кыздан качарга теләгәндәй бүрәнә арасына кереп югалалар.Җаннарны өшетерлек бу күренештән калтыранып,кылыч ай кыюсыз гына үзенең якты нурларын җиргә суза.
Әллә шул күзләренә төшкән ай нурларыннан,әллә чәчләрен тарткалаган салкынча җилдән Гөлнара күз яшьләрен сөртеп башын күтәрде.Кылый, диде ул пышылдап.Кылыый..Бер ялгызың утырып калдыңмы?
Куллары белән әле яңа гына иптәш кызы Диләрә утырган, бүрәнәне сыпырды Гөлнара.Вакытында кияүгә чыга алмыйча калган бердәнбер иптәш кызым да үз тиңен тапты бүген.Ул да тиздән мине ташлап китәчәк.Сәрия, Гүзәлия,Әлфия, Инзилә..Гөлнара авыр сулап шау гөр килеп кич утырган дус кызларын берәм берәм күз алдыннан уздырды.Күбесенең инде балалары үсеп килә, яннарында пар канатлары-ирләре бар.Бары ул гына ялгыз.Аның гына янында иркәләп юатучы, кирәк чакта яклап кул сузучы кешесе юк.Дөбер шатыр уйнап йөргән күрше егетләре дә өйләнеп беттеләр диярлек.
Гөлнара итәкләрен тарткалап уйга калды.Төнге тынлык, уйлаар..Авыл йоклый.Ләкин урамда тып тын дисәң дә, ул беренче карашка гына шулай икән бит.Әнә әкрен генә ут баганалары гөжли, аяк астына килеп яткан сары яфраклар нидер әйтергә теләгәндәй кыштырдыйлар.Нәрсәдер эзләп хуҗасыз этләр йөгергәләп йөри.
Шушы ишетелер ишетелмәс төнге тавышларны кушып бер көй язсаң аңлаучылар табылыр микән дөньяларда? Белмим..Төгәл генә әйтеп булмас,ләкин шулай да бу моңны Гөлнара кебек ялгызлар йөрәк аша уздырып тыңлый алырлардыр.
Чөнки ялгызларның гына җаннары еларга,йөрәкләре моң булып тамарга әзер.Ә карашлары?
Ялгыз аккош күрдем күлдә бүген
Үзәкләрне өзде карашы..
Әйе, үзәкләрне өзә икән ул ялгызлык.
Ялгызлык..явызлык..Әйтерсең лә берсе артыннан икенчесе тагылып йөри бу сүзләрнең.Ялгызлык явыз шул ул, явыз.Аның шулай икәнен тормыш юлында ялгыз калганнар, өзелеп өзелеп парлары очраганны көткәннәр бик яхшы аңлыйдыр.
Гөлнара да менә кечкенә генә авылда кияүгә чыкмыйча калган бердәнбер кыз бүген.Дөрес,әле моңа хәтле юанырга иптәш кызы Диләрә бар иде.Сөйләшәләр,кичләрен капка төбендә серләшәләр иде.Ләкин менә тиздән ул да күрше авылга килен булып төшәчәк.Ә Гөлнараның саф йөрәген, изгелек бөркелеп торган нәни җанын аңлаучы кеше моңа хәтле табылмады.Еллар узган саен ялгызлыктан җаны ярсыды кызның.
Өзелеп өзелеп язларны каршы алды ул.Елый елый сары сагышлы көзләрнең ишеген ачты.Бәлки бүген, әйе, әйе,менә бүген Ул очрар,дигән өметтә алсу таңнарны аттырды.Ләкин язмышы гына аңа бәхет бүләк итәргә ашыкмады.Менә бүген дә ялгызлыктан бүре булып уларга әзер ул.
Кызыым! Гөлнара..Әнисенең назлы тавышын ишетеп айнып киткәндәй булды Гөлнара.Туңасың, салкын бит.
Керәм әни,керәм..Диләрә белән сөйләшеп утырдык.Ул да кияүгә чыга..Мин генәәә..
Шулай дип ,әйтә башлаган сүзеннән туктап калды Гөлнара.Нәрсәгә әйттем инде?дип уйлады ул.Әни болай да минем өчен борчылып йөри.
Утырган урыныннан тиз генә торып, әнисен култыклап алды да:Әйдә, әни, керәбез.Иртәгә әшкә дә барасы бар бит, дип, әнисен үбеп алды Гөлнара.
Кара әле моны!дип шелтә белдерде Айсылу.Катып беткәнсең бит, мин сине бүлмәңдә дип торам тагын.
Юк, әни, капка төбендә идем.Башта Диләрә белән серләштек.Ул егете белән киткәч ,аннары үзем генә утырдым.
Ярар, бар, юын да ят,Гөлнара.Синең дә егетең булыр .Соң булса да уң булсын .
Шулай дип,Айсылу үзе дә йокы бүлмәсенә кереп ятты.Тыштан тыныч күренергә теләсә дә, кызы өчен үзәкләре өзелә иде шул аның. Казанда налоговойда эшләгән бер кызы Аллага шөкер, кияүгә чыгып тора.Кияү кеше үзе дә ару гына җирдә утыра.Тиздән Аллах кушып,улы башлы күзле булырга җыенып йөри.Тик менә,утызга җиткән Гөлнарасы гына һаман да ялгыз.Бик акыллы да,эшчән дә кызы.Матурлык ягыннан да алда ул.Аныкы кебек зифа буй, ефәктәй озын чәчләр кемдә бар тагын?Тулы иреннәр,карлыгач канатыдай сызылып киткән кашлар астында тибрәлеп торган куе озын керфекләр үзләре ни тора.Ләкин,бер казан ботканы бер тамчы дегет боза дигәндәй,төнге күктәй күзләренең кылый булулары гына Гөлнараны үзгә итә.Дөрес,бер күзендә бу кимчелек артык сизелми,ә менә икенче күзе егетләрне бераз өркетә дә инде.Матурлык туйда гына кирәк, дисәләр дә, очрашып сөйләшкән егетләр Гөлнараның күзләренә карауга бер бер артлы югала тордылар шул.Кылыйлык үз зшен эшләде.Тиздән утыз яшен каршыларга җыенган Гөлнара да тормыш үзәненнән бер ялгызы атлый бүген.
Эх, кызым, кызым, дип авыр сулады Айсылу.Беләм, балам, беләм.Йөрәгең елый, сиздермәскә тырышсаң да, йөзләреңә чыккан ул ялгызлык моңнары.Хет Диләрә булганда, яныңда иптәш бар дип сөенеп йөри идем әле.Ул да китә, дисең алайса.
Айсылу ире уянмысын, дип,мыштым гына торып,тәрәзә пардәсен тартты.Күзгә төртсәң күренмәслек кап караңгы төн.Асылынып йөзгән мендәр болытлар иреккә чыгарга теләгән айны кире капларга теләп тарткалашалар .Авыл рәхәтләнеп йоклый.Айсылуның күзе күрше Гамилә апаның тәрәзәсенә төште.Әһә,кече ягында тонык кына ут шәйләнә.
Сүндерергә онытканмы,әллә шикләнеп үзе яндырып калдырганмы,билгесез.Ни дисәң дә ул да ялгыз шул.Ире белән икәүләшеп чәчәктәй ике кыз үстергәннәр иде лә,Инзилә белән Әсфирә икесе дә бер бер артлы тормышка чыгып Норильск шәһәренә китеп бардылар.Җитмәсә,кызларын
озатып ямансулап йөргән бер кичтә ире тракторы белән күпер астына капланып,дөнья белән хушлашты.Ялгызлык авыр шул, авыр.Ии,язмышлар,диде Айсылу уйга батып.Кызларны үстер үстер дә, әнә шулай бер күрергә зар булып сагынып яшә инде.Ничә кыз бер йодрык булып үскәннәр иде,ник берсе калсын.Ник берсеее..
Айсылу карашын күксел болытлар арасыннан качып чыккан айга күчерде.Алтын ай..Гасырлар буе күпме вакыйгаларга шаһит бит син.Күпме кешенең серләрен, сагышларын тыңлап үзең дә серләргә уралгансың инде.Менә мин дә,Гөлнарыма яхшы кеше очрап парлы булып яшәвен бик телим.Ләкин,белмим инде,килерме ул көн,юкмы?Өйгә килен килгәч, икесе килешерләрме?...
Төн пәрие булдың инде,Айсылу..
Иренең пышылдап кына эндәшкәнен ишетеп,Айсылу урынына барып ятты.
Яратам шул,айны күзәтергә,яратам, диде ул юрганын тартып.Бигрәк үзенә тартып тора.
Әби белеп кушкан сиңа исемне..Ай сылуы..
Әйе,үзем дә шуны уйлап куям,җаным.Ай кызыдыр мин.Айсылу.Ай-сы-лу...
Төне буе уйланып ятып,иртә белән әздән генә йоклап калмады Айсылу.
Тиз генә торып,йомыркалар пешереп куйды,чәен кайнатты.Шулай итеп,көндәлек эшләр,уй мәшәкатьләр белән яңа көн башланып китте.
Гөлнара да чәй эчеп район үзәгенә эшкә ашыкты.Автобуска соңга кала язганмын әни,диде ул,тиз тиз киенеп.Сыер саварга тагын сиңа кала,җитешсәм ярый инде..
Урам буйлап йөгерә атлый автобуска ашыкса да,җитешмәде Гөлнара.Ул килгәндә эшләреннән әшчеләрне алырга килгән автобуслары, борылышка кереп бара иде инде.Әздән генә җитешмичә калдым, диде ул,мыш-мыш килеп.Хәзер бер сәг.маршрут автобусын көтәргә кала.Күбрәк зарланып йөрсәң шулай була ул.Имеш иптәш кызы китеп бара, имеш ул гына ялгыз кала.Әйтерсең бу дөньяда бер мин генә ялгыз диярсең.
Гөлнара йөгереп килүдән парланган коңгырт пыялалы күзлеген сөртеп, як ягына каранды.Көзге куе зәңгәр пәлтәсенең путасын кысыбрак бәйләде,килешеп торган ак береткасын рәтләп куйды.Ярар,бер сәгатьтән әллә ни үзгәрмәс әле, дип үзен юатты ул.Эштә бар да тәртип Аллахка шөкер, отчетларымны тапшырган.Директор гына "йокы чүлмәге"дип көләр инде.Ансына гына түзәрмен.Әле ярый оешмада хөрмәт итәләр,дусларым күп.
Әйе,чынлап та төзелеш оешмасында экономист булып эшләүче Гөлнараны хезмәттәшләре бик яраталар.Коңгырт күзлеге артына яшеренгән күзләренә анда ихтибар итүче дә юк.Алар өчен якын-тирәдә шушы акыллы,һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер торган кыздан да матур кеше юктыр да әле.Директор үзе дә хөрмәт итеп, безнең Гөлнара гына дип тора.
Әнә шулай уйланып торган арада, олы юлдан якынлашып килгән машина тавышы ишетелде.
 
Дәвамы бар.
Альфира Кадырова
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас