

Картайды шул инде әбисе. Әнә яулык читеннән ап-ак чәчләре күренеп тора. Куллары, битләре дә сызык-сызык, җыерчыкланып беткән.
– И бәбекәем! Сезне үстереп бетергәнче яши алсам ярый инде. Мин булмасам кемгә генә сыярсыз? Аталы-аналы килеш ятим үсәсез, – дип, Зилә белән Маратны кочагына алып сөя. Тыңламасалар ачулана да аннан, утырып, яшен түгә. Зилә дә еш кына әбисенә кушылып елый. Аннары такмаклый-такмаклый үкси. Ул яшьтәшләренең тулы гаиләдә үсүенә кызыга. Әти-әнисе исән булса да, әбисеннән башка беркемгә дә кирәкмәвен аңлый. Баланың үзәк өзгеч зарларын тыңлап, Мөнирә карчыкның башы тубал була. Ул ничек тә оныгын юатырга тырыша.
– Әбекәй, ә, әбекәй! Ник минем генә әни шундый? Минем дә әни һәм әти белән бергә яшисем килә. Ник шулай бәхетсез соң мин?! – дип аптырый бала. – И кызым! Ни дип әйтим соң? Әниең бит әтиең белән генә яши алмады. Үскәч аңлатырмын әле.
– Әле ярый, әбекәй, син бар. Без кайда яшәр идек икән, син булмасаң. Марат та әнине сагына. Ул да тагын бер елдан укырга керәчәк. Аны да озатучы булмас микән?!
Мөнирә, йомшак диваннан торып, бүлмә буйлап, әрле-бирле йөренә башлады. Шкаф тартмасын ачып, анда яткан таблеткаларына күз ташлады. Әллә кан басымы күтәрелде инде. Башына, шаулап, кан йөгергән кебек. Тәне кызышып, әле тирләтә, әле өшетеп җибәрә. Йөрәге дә кага. Хәерсез, кан басымыннан эчә торган даруы бетеп киткән икән. Кавинтон булса да кабып куярга кирәк. Азрак булыша торган иде. Ул, кулы белән күкрәк тирәсен угалап, янәдән оныгы белән сөйләшүен дәвам итте: – Ярар, бәбкәем! Алдан ук кайгырып торма әле. Исән булсам ташламыйм инде мин сезне. Саулык кына бетеп бара шул. Намазлыкка утырган саен, Аллаһы Тәгаләдән сәламәтлек һәм сезне үстереп бетерерлек гомер сорыйм. Сез дә сорагыз. Бала теләге кабул була ул. Фәрештәләр дә балалар теләк теләгән чагында: «Әмин!» – дип тора, диләр. – Әбекәй, нигә әтинең яңа хатыны безнең әни түгел микән? Ул безне ярата бит. Әни кебек кычкырмый. Тик безнеңчә сөйләшми, үзләре янына яшәргә дә чакырмый. – И кызым, өйләре дә зур түгел. Аннары шәһәр җирендә сезгә кыен булыр, ди торгандыр. Әле сезгә сеңлекәш тә алып кайтырга җыеналар бугай. Әтиең белән бергә яшәсеннәр генә инде, – диде. Уй өстенә уй өстәлгән карчык, сулкылдап типкән йөрәгенең әрнүе басылмаганга аптырап, икенче бүлмәгә чыкты. Тик анда да җанын талкыган уйлары тынгылык бирмәде. Ул, намазлыгын җәеп, догага оеды. – И Аллаһым! Ярдәмеңнән ташлама! Шушы сабыйларны үстереп, аякка бастырырлык гомер бир! Аналары туры юлга бассын, балаларына миһербанлы булсын! Кодрәтең киң! Теләкләремне кабул кыл! Әмин! – дип, битен сыпырып, урыныннан торды. Оныгы әле тынычланмаган. Яшькә чыланган керфекләрен сөрткәләп, кабат күңеленә җыелган зарларын түгә башлады:
– Әбекәй! Син мине әни белән бүтән җибәрмә, яме! Минем ул яшәгән авылга барасы килми. Өе дә матур түгел, ярым җимерек үзе. Салкын, караңгы, җыештырылмаган да. Әни янына әллә нинди абыйлар килә. Ул усал абыйлар мине ачулана. Миңа мыскыллы сүзләр әйтеп үпкәләтәләр. Әни белән яши торган абый, стенага рәсем ясап, астына: «Зилә – дуңгыз!» – дип язып куйган. – И бәбкәем! Син аның сүзенә карама. Син – иң матур кыз. Чит кешегә кеше баласы кадерле булмый шул. Анаңа әйттеңме соң? – Әйе, әйттем. Ул: «Шаяртып кына язган бит!» – ди. Мин ул язуны алып ташларга теләгән идем, әни алдырмады. Курыкты бугай. Ул абый аны кыйный да. Мин әнине кызганып еладым. Аның бите дә, күзе дә шешкән, куллары да күгәреп беткән. Анда ашарга да юк. Бәрәңге пешергән иде, ипи белән генә ашадык. Май да, сөт тә юк. Чәйне дә писүксез генә эчтек. Мин син биргән акчаны, теге абый күрмәгәндә генә, әнигә бирдем. Берәр тәмле әйбер алып аша дип.
Мөнирә карчыкның болай да авырткан йөрәген телемләп турыйлармыни?! Оныкларын кызганудан үзенең дә күңеле тулды. Чарасызлыктан утырып еласа да, башын ташка орса да, юлдан язган киленен туры юлга чыгарырлык әмәле күренми. Ай, артык тирән чоңгылга эләкте Айсылу. Үзе кебекләрнең ятьмәсеннән ычкыну, ай-һай ла, көченнән килмәстер. Тик шулай да баланың өметен кисәргә ярамый. Нинди булса да, ул – аларга гомер биргән ана.
– И бәбкәем! Ул сезне кызганмаса да жәлләгәнсең әле.
Тәүфыйгың арткыры! Ата-анаң сиңа гомер биргән. Беркайчан да бу хакта онытма! Әни кешене сайлап алып булмый шул. Эшләмәгән кешегә акча каян килсен инде?! Сиңа ике йөз генә сум биргән идем бит. Син биргәч алдымы? Ул акча белән ни генә эшләр инде ул? Аңа нәрсә аласың? И бәхетсез җан! Гомеркәе исраф үтә. Мин дә кызганам да бит, пенсиям аз. Сезгә дә бик күп кирәк бит, – дип, Мөнирә карчык камзул кесәсен капшый башлады.
Хатын-кызның күзләре юеш урында инде. Керфекләре дә гел чыланырга гына тора. Кесәсендәге кулъяулыгын чыгарып, Мөнирә карчык битләрен сөрткәләгәндәй булды. Күз яшьләрен оныкларына күрсәтәсе килмәсә дә, соңгы вакытта күңеле, тулган болыттай, гел түгелергә генә тора. – Әбекәй! Кышка миңа пуховик аласыңмы?! Тегесе бәләкәйләнгән. Киеп караган идем, җиңе кыска. Марат әле мәктәпкә йөрми. Аны әти мәктәпкә барыр алдыннан киендерәм диде. Мөнирә ни дисен, улына да тел тидерәсе килми, җайлап кына кызга төшендерә:
– Акчасы җитсә ала инде ул. Гаиләсен дә туйдырырга кирәк. Шәһәрдә бөтен әйберне сатып аласы. Аннан гел кием сорамагыз, кызым. Җае булганда, үзе алып кайтыр. Ярый инде, хөкүмәт ташламый. Вакытында биреп бара пенсия акчасын. Кулына тоткан бәйләмен бер читкә алып куйган карчык, оныгының күңелен күтәререгә теләп, өйдәге запасларын барларга тотынды. Бармакларын бөгә-бөгә санаганда, инде син дә эшкә ярыйсың дигәндәй, кызны үсендереп, рәхмәт әйтергә дә онытмады.
– Тавыкларыбыз йомырка салалар. Әле унлап бройлер чебеш тә бар. Бераз үскәннән соң, аларны суярбыз. Бакчада бәрәңге үсә. Яшелчәләр дә уңды. Җиләк тә бик күп җыйдыгыз. Сезгә рәхмәт! Әле мин, карт сөякләремне кузгатып, җиләклеккә барып та җитә алмас идем. Сез кул арасына керә башлагач, бакчабызда да җиләк-җимеш уңышы мул булды. Быел алмабыз да күп. Повидло да ясап куйдым. Пироглар пешерербез. Ач булмабыз, Аллаһ теләсә. Әтиең капчык белән он да кайтарып китте. Әниегезнең генә бер носки да алып биргәне юк. Ярый инде, ни хәл итәсең?! Зилә дә әбисен тынычландырып, зурларча җавап кайтарды: – Әбекәй, син чирләмә, яме! «Үләр вакытым җитә инде!» – дип әйтә күрмә бүтән. Йөзгә тикле яшә, яме, әбекәй! Мин, үскәч, сине ташламам. Марат та, гел әбекәй белән яшибез, яме, ди. Без сине бик яратабыз! Мөнирә карчык, күңеле булып:
– И балакаем, хәзер Аллаһка шөкер, тормыш рәхәт. Авыз тутырып, ипи ашыйбыз. Сез мәктәпне укып бетергәнче яши алсам ярар иде әле. Бер генә дә үләсем дә килеп тормый. Кара җир астына бер кереп ятсаң, чыгулар юк. Саулыгым юк шул, саулыгым! Сез борчымасагыз, тәртипле булсагыз, гомерем булыр әле, Аллаһ теләсә! Рәхмәт, җылы сүзеңә! Тәүфыйгың арткыры! – дип, Зиләнең аркасыннан сөйде.
Оныгыннан кайгыртулы җылы сүзләр ишеткән, күңеле тулган әбинең буасы ерылды. Олыгая-олыгая, кеше бала чагына кайта, диләр. Дөрес икән. Зилә белән кочаклашып елаган чакта, кемдер ишек шакыды. Керегез дигән сүзне дә көтмичә, бусага аша Айсылу атлап керде.
Зиләнең эче тулы үпкә булса да, өйдә кояш чыктымыни? Ул, йөгереп барып, әнисен кочаклап алды. Марат та әнисенең куенына сырышты.
– Бәй, килен, синмени?! Машина тавышы ишетелмәде. Нәрсә белән кайттың? Балалар бик сагынган иде, – дип, ике баласы янына кулын селтәп килеп кергән киленен кайнанасы яшь аралаш елмаеп каршылады. Утырган урыннан ашыгып торып, калтыранган куллары белән чәй табыны әзерли башлады. Ябыгып, буе кечерәеп, сулган чәчәккә охшап калган бичараны чын күңеленнән кызганды. Күптәннән күренмәгән килене, кул биреп күрешкән чакта, кайнанасының күзләренә күтәрелеп карамады. Сигезенче дистәсен ваклаган карчыкның миен сызып үткән уй килене хакында булды: «Ояла, ахрысы, күзгә туры карамый. Аз булса да оят дигәне калды микән әллә?»
Байгыш хәлендәге килененең язмышын үзгәртә алмаганына карчыкның җаны көйде. «Эх, үз гомереңне биреп, үзгәртеп булса иде аларның язмышын. Шушы сабыйлар, гөнаһсыз балалар әтиле-әниле булсын өчен, җанын бирергә әзер ул. Ятимлек оялаган күзләрендә бер кояш чаткысын күрер өчен дә, әллә ниләр эшләр иде, ләкин юк шул инде. Чит ояда үскән күке баласы беркайчан да сандугачка әйләнмәячәк», – дигән уйларыннан арынып, ул килененә дәште:
– Айсылу! Калган аш димәсәң җылытам. Кичә пешергән идем, бик
тәмле. Балалар да яратып ашаган иде.
– Ярар, әнкәй, җылыт! Кая чәйне үзем ясыйм. Син арыгансыңдыр, утырып тор! Зилә, Марат! Әйдә, сез дә утырыгыз! Сөйлә, кызым! Мәктәптә уку ошыймы?! Укытучы апаларыңны тыңлыйсыңмы? Зур үскәнсез инде. Әнисе яратып башыннан сыйпаганда, Зиләнең тагын күңеле тулды. Чайпалып түгелмәсен дигәндәй, кыз, ашыгып-ашыгып, әнисенә мәктәп хәлләрен сөйләргә тотынды. Өй эченә ниндидер җылылык, иминлек иңгәндәй булды.
Айсылу, рәхмәт әйтеп өстәл янынан торганнан соң, табынны җыештырып, тиз генә табак-савытларны юып куйды. Аннан ишек янындагы чөйгә элгән сырмасына үрелде.
– Бәй, килен, китәсеңмени?! Куна килгәнсеңдер дигән идем. Ай күрде, кояш алды. Күргән кебек тә булмадык бит әле. Балалар белән хет бер-ике кич кун инде, – дип үгетләде Мөнирә.
– Мине көтеп торалар. Тагын килермен әле. – дип, сүзен кыска тотты Айсылу. – Әни, китмә! – дип, еламсырап дәшкән балаларның сүзе дә туктатмады Айсылуны. Әнисе чыгып киткәннән соң, Зилә мендәренә капланып, үксеп еларга тотынды. Мөнирә карчыкның йөрәге янәдән телем-телем телгәләнде. Балалар алдында начар сүзләр әйтәсе килмәсә дә түзмәде, такмаклап еларга тотынды:
– Иблис юлдан яздырган нәрсә. Яхшылыкның кадерен белми торган ана эт. Эттән дә хуже. Эт тә балаларын ташлап йөрми. Кем көтеп торсын аны? Үзе кебек юлдан язган нәрсәдер инде. Ак белән караны аера белмәгән берәр мәнсездер. Юньле кешенең бу яшьтә гаиләсе була. Бар икән күрәселәр! Ике баланың да үксү тавышы көчәйгәнне ишетеп, ул үзен кулга алды. Балаларны, юатып, көч-хәл белән тынычландырды. Зилә белән Марат йоклап киткәннән соң, аһ-зарларын йөрәгенә төйнәп, намазлыкка иелде. Мөнирә карчык сизә: борчу-сагышлар йөрәгенә кан булып укмаша. Бавырына үтмәс чир булып утыра. Бусагасыннан да атлатмас иде, балалар хакына түзә. Өч бала үстереп, берсе хакында да начар сүз ишетмәгән ана картлык көнендә, төпчек улының балаларын карап, алар бәхетсезлегенә көенеп, хәсрәт утында яна. Югыйсә балалары азып-тузып йөрмәделәр. Төпчеге генә армияда чакта яшьлек җүләрлеге белән марҗа тозагына эләккән иде. Өйләнеп, Себердә торып калган Рамил, араларында мәхәббәт булмаганмы, хатыныннан аерылып, бер яше тулган улын калдырып, туган якка әйләнеп кайтты. Ул киленне дә, баланы да күргәннәре булмады. Шуңа микән, Мөнирә дә, ире дә артык көяләнмәделәр. Хәер, ирләр, гадәттә, тышкы тынычлыкка төренеп, барысын да йөрәге аша кичерәләр. Улы туган якка кайтып озак та үтмәде, иренең йөрәге тибүдән туктады.
Айсылуны ияртеп кайткач, ана үзебезнең татар кызы дип сөенгән иде. Өйләнешәбез дигәч тә каршы килмәде. «Бәхетле булырлар», – дип уйлады. Тик кулдагы бармаклар да тигез түгел шул. Ике улы гаиләсеннән уңды. Бер дигән итеп яшәп яталар. Атна саен кайтып, хәлен беләләр. Кулдан килгәнчә булышалар. Төпчегенең генә хатыннан бәхете булмады. Буй-сын дисеңме, чибәрлекме – барысы да бар. Кулы да алтын улының. Бәхет ягы гына чамалы. Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас, димәсләр иде. Ярый инде Чаллыда корган гаиләсе белән беркөйгә яшәп яталар. Ул килене, үзебезнең милләт кешесе булмаса да, улын санлап тора. Уртак балалары туганнан соң, бер-берләренә ныграк та берегеп киттеләр кебек. Киленнән: «Балалар, мәктәпне тәмамлагач, яшәргә үзебезгә килерләр!» – дигән сүз ишеткәч, улы өчен Мөнирә карчыкның җаны бераз тынычлангандай булды.
... Ай арты ай, ел арты ел уза. Елларга ияреп, гомер йомгагы да сүтелә тора. Мөнирә карчык көннән-көн хәлсезләнгәнен тоя. Өй эчендә генә кыймылдаса да, хәле китә. Ашарга әзерләү дә аның өчен зур эшкә әйләнде. Бер чүмеч су алып кәстрүлгә салганчы, җеп өзәрлек хәле калмый. Үз йомышы белән тышка чыгып керүләр дә үлем белән бергә әйләнде. Тигез җирдә әле ярыйсы, өй алдына кергәндә, баскычтан бала-чага кебек үрмәләп менә. Элек йөгереп кенә йөри торган иде. Бетсә дә бетә икән кеше! Үз-үзенә, хәлсезлегенә аптырап, уйланып, Мөнирә карчык бер-ике сәгатьсез урыныннан да тора алмый, хәл җыеп ята. Ярый әле, Зилә кул арасына керә. Өйдәге бөтен эш аның кулында. Марат кибеттән кирәк-яраклар алып кайта. Ихатадагы эшләрне ул эшли. Рамил да ешрак кайтырга тырыша. Башка уллары-киленнәре дә, җай чыккан саен кайтып, хәлен беләләр. Кулларыннан килгәнчә кадерлиләр. – Кайда соң минем гаебем? – дип, улының бәхете булмаганына үзен битәрләп яшәгән чал чәчле ана, чынлап та ирне ир итүче дә, чир итүче дә хатын икәнлегенә янәдән бер кат инанды. Тик Айсылуның язмышы да аның йөрәгенә канлы яра булып урнашты. Бүгенге җәмгыятьнең бозыклыгы, хатын-кызда аналык хисләре югалуы, ташландык, ятим балаларның артуы әхлак тамырларын гасырлар буе саклап килгән татар халкы өчен зур фаҗига икәнен аңлый ул. Чарасызлыктан күңеле сызлый. Үсеп килүче оныкларының киләчәк язмышы өчен борчыла. Күпме генә тәрбия бирергә тырышса да, кан хәтере барын да белә. Шуңа күрә Зилә өчен борчыла. «Ярый ла, Марат әтисе киңәшләренә колак салыр. Ә чит кавемнән булган үги ана җитеп килгән Зиләгә төпле киңәшләр бирә алырмы?! Үз әнисе исән була торып, башка кеше киңәшенә Зилә үзе колак салырмы?! Әллә инде, иблис коткысына бирелеп, әнисе юлын сайлармы?» Мөнирә карчыкның шул уйлардан башы гаҗизләнә. Зилә әнисе кебек чибәр. Моң тулы күзләре белән әбисенә борчылып карый. Әбисенең көннән-көн ябыгуына аптырый. Сары сарган йөзенә күз салган саен, үзәге өзелә. Әтисе капка төбенә кайтып туктауга, Зилә аның каршысына йөгереп чыкты. – Әти! Әби сиңа әйтмәскә кушты. Ул бик нык авырый. Аны бульнискә алып барырга кирәк. Без әйткәнне тыңламый. Сезне кемгә калдырып китим, ди. Әллә син ял алып кайтасыңмы? Чаллыга алып барыр идең. Тикшерсеннәр. Эч авырта, ди. Бәлки, операция кирәктер, – дип, борчылуын белдерде ул.
Вакытыннан алда җитдиләнгән, үз яшендәгеләрдән күпкә уйчанрак кызының сүзләрен тыңлап торган Рамилнең йөзе агарып киткәндәй булды. Тик, өйгә кереп, әнисе белән күрешкәндә, борчылуын сиздермәскә тырышты. Кичке ашны ашап, мунчалар кереп чыкканнан соң гына, әнисенә җайлап эндәште.
– Әнкәй! Нишләптер төсең китеп тора. Хәлең дә юк бугай. Мин сине Чаллыга алып китәм. Врачка күрсәтербез.
– Улыкаем! Бу балаларны кемгә калдырып китим? Уку вакыты. Алар әле үзләре генә яшәрлек түгел. Кыз баланы калдырып китү бигрәк куркыныч. Өйгә кем кермәс, кем чыкмас. Рәнҗетерләр. Юк, юк! Беркая да бармыйм, – дип, тизрәк сүзне йомгакларга тырышты.
– Әнкәй! Ике сөйләшмибез. Мин, ял алып, балалар янына үзем кайтам. Син абыйлар янында булырсың. Бәлки, өйдә генә дәваларлар. Күренергә кирәк. Чирен яшергән үлә, диләр. Үләргә ашыкма әле. Без синнән башка нишлик?! Син безгә кирәк, – дип, Рамил сөйләшүгә нокта куйды. Мөнирә карчык кичтән үк оныгы ярдәме белән киемнәрен әзерләп куйды. – Балакаем, Зилә! Мин кайтканчы әйбәт кенә торыгыз. Марат, син дә зур инде. Апаңны сакла. Беркем дә рәнҗетмәсен. Кич чыгып йөри күрмәгез. Бер-берегезне яклагыз, беркайчан да ташлашмагыз. Мин озак тормам. Тәртип бозмагыз. Гөлләргә су сибегез. Яраннарым шиңмәсен! – дип, шау чәчәктә утырган гөлләренә сөеп карады. Мөнирә карчык, бу сүзләрне сөйләгәндә, оныклары белән бәхилләшү икәнен уена да кертеп карамады. Әле гомерем бардыр, шушы балалар хакына терелеп аякка басармын, тагын берничә ел булса да яшәрмен дигән өметенә сыенып, таң алдыннан булса да, бераз черем итеп алды. Икенче көнне иртүк юлга кузгалдылар. Мөнирә карчык, ишектән чыкканда, борылып, өй эчен тагын бер кат күздән кичерде. Күңелендә шик тә бар: «Кире кайта алырмы? Алда ни көтә?» Авыру җелегенә төшкәнен сиземли ул. Дөнья кайгысы китеп бара. Бары тик ике оныгының язмышы аңа бәйләнгән икәнлеге генә авыруга бирешмәслек көч өсти. Табиб Мөнирә карчыкның сары сарган йөзенә күз салуга ук, хәлен аңлап алды. Инде чир тәмам азган, карчыкны коткару табиблар кулыннан гына килә торганга охшамаган. Тик шулай да кичекмәстән операция ясарга кирәк. Бәлки… бераз гына булса да гомерен озынайтып булыр.
«Операция» сүзен ишеткәч, Мөнирә карчык бөтенләй куркуга калды. Тәне буйлап йөгергән калтырау, гүр салкыныдай суыклык җелегенә кадәр үтеп керде...
Альфия Ситдикова.
Дәвамы бар.