Айсылу, тавышлы дөньяда үсеп, башкача яшәүне күз алдына китерә дә белми бугай. Кайнанасы: «Ирең дәшкәндә дәшмә! Китереп сугар, имгәтер!» – дигәндә, ул: «Сугып кына карасын! Мин дә карап тормам!» – дип кенә җавап кайтара. Иргә юл кую, ирне ихтирам итү, зурлар сүзен колакка салу кечкенәдән канга сеңмәгәч, ни эшләсен? Чыбыкны яшь чакта бөгәләр. Ана сөте белән кермәгән тәрбия хәзер кермәячәк. Тураеп каткан агачны ничек кенә тырышсаң да бөгеп булмый, кисеп ташласаң гына. Кайнанасы килененең холкын үзгәртә алмаячагын бик тиз аңлап алды. Табигать фасылларыдай ир белән хатынның да холыклары гел үзгәреп тора. Рамил хатынын ярата. Айсылу кашык очына гына элеп йотардай чибәрлеге, икәүдән-икәү калган чактагы кайнар назлары, эш арасында да йөрәгенә дәрт өстәп кагылып-кагылып үтүләре, тәмле-тәмле ризыклар әзерләве белән иренең күңелен яулап алды. Тик озак та үтмәде, каш-күз җимереп, бер сүз эндәшми, үз эченә бикләнеп йөри башлады. Гүя арага мәче керде. Рамил, аның бу халәтен бала көтүе белән бәйләп, үзен тынычландырды. Тик Айсылу көннән-көн ныграк үзгәрә, әллә эченә оялаган җене котыра, әллә көнчелеге кузгала, иренә ямьсез сүзләр әйтеп кимсетә, өйне яңгыратып кычкырына башлый.
– Айсылу, ни булды сиңа?! Нишлисең син? Хет әнидән оял инде, – дип, тынычландырырга тырышса да, өйдә буран тынмый. Ир ачуын басар өчен, ишекне шапылдатып ябып, өйдән чыгып китә. Кайтып керүгә тагын тавыш. – Кайда йөрдең? Кем янында булдың?! Сиңа себеркеләр кадерлерәк. Мин сиңа кирәк түгел, – дип, иренең теңкәсенә тиюдән туктамый. Кайнанасы, аларның кычкырышканын ишетмәс өчен, күршеләренә кич утырырга кереп китә. Улы белән икесе генә өйдә калган чакларда, аны ничек тә тынычландырырга тырыша:
– Айсылуның бала табар вакыты җитә. Бәбиләгәч холкы да үзгәрер, улым, түз, сабыр бул! – дип, улын юата.
Күреп тора: улының да холкы үзгәрә. Юкка да кызып китә. Шешәгә дә ешрак үрелә башлады. Тик бала туганнан соң да, гаиләгә көткән тынычлык килмәде. Өйдә торган хатын тагын да ныграк көйсезләнә, еш кына баласын калдырып, кәеф-сафа корырга чыгып китә. Иренә дә җикеренеп кенә эндәшә: – Әйдә, су буена төшәбез! Мин өй саклап ятырга чыкмадым кияүгә. Беркая алып бармыйсың. Баланы әнкәй карап торыр. Гөнаһсыз нарасыйны кайнанага калдырып, киенеп-ясанып, чыгып киткән, кәҗәләре сөзешкән парлар, төн җиткәндә генә әйләнеп кайттылар. Айсылу көне буена баласын баккан, сыер сөте имезеп, сабыйны көч-хәл белән генә түздергән кайнанасына күтәрелеп тә карамый. Баланың хәлен дә сорап тормый, түр бүлмәдәге урынга килеп ятты. Талаша-сугыша яшәгән биш ел эчендә бер-бер артлы ике бала тапкан Айсылу гаилә тормышыннан туйды. «Яшьлек бер генә килә, яңадан кабатланмый. Ни өчен әле хан кызларына биргесез башым белән, кадеремне белмәгән кешенең көен көйләп ятыйм. Ир стена түгел, читкә этеп куеп була» – дип, әле бер машинага, әле икенчесенә утырып чыгып китә. Инде биш яшен тутырып килүче кызы Зиләнең үзәк өзгеч моңлы, яшь пәрдәсе каплаган күзләрен дә күрми.
– Әни, титмә! Әни, әни! Мин сине ялатам! – дип, артыннан елап ияргән улы Маратны, җилтерәтеп, капкадан кертеп җибәрә дә шапылдатып ябып куя. Баланың күз яшьләре аның юлына киртә түгел.
– Кара апаеңны! Мин хәзер кайтам! – дигән сүзләрнең кайтавазын ишетмәс өчен, кыз колак тишекләрен каплый. Әнисенең аларны алдап, каядыр чыгып югалуын бала күңеле аңламый. Үксеп елаган балаларны кочагына сыендырган әбиләре Мөнирә:
– Күзгә чүп керде бугай, яшь чыга, – дигән булып, алъяпкычы белән йөзен каплый. Үзенең дә, оныкларының да битләрен сөрткәннән соң, аларны юатырга тотына: – Еламагыз, бәбкәйләрем, тынычланыгыз! Хәзер кыстыбый пешереп сыйлыйм үзегезне. Кызым, бар әле баздан бәрәңге алып чык! Мин он иләп алып керәм.
Зилә белә инде: әбисе чоланда он иләгән чакта да елый. Өйгә кире кергәндә, күз кабаклары кызарган була. Суган әрчегән чакта гына, күз яшьләрен яшерми. Атналар буе кайтмый йөргән әниләрен юксынып, ике бала: «Әни кайчан кайта? Без әнине сагындык. Ник безнең әниебез безне үзе белән алып бармый?» – дип такмаклаганда, әбиләренең болай да яралы йөрәгенә тоз сипкәннәрен каян белсеннәр?!
Өйнең яме ана белән. Әниләре чыгып киткәннән соң, балаларга өй дә шыксызланып калган кебек тоела. Ятимлек төсе сеңгән өйгә керәселәре килми. Күбрәк ишегалдында уйныйлар. Урамга чыгып китсәләр, әниләре килер дә кире китеп барыр,
үпкәләр төсле. Авыл халкының телен дә бәйләп куеп булмый. Кибеттә очрашсалар да, көтү каршыларга чыксалар да, кич капка төбен саклаганда да, сүз моңарчы Таулы гаиләләрендә күзәтелмәгән аяныч хәлләргә килеп тоташа. – Битенә ыштыр каплаган ояла белмәс. Бер дигән ирен, балаларын ташлап кайларда йөри микән?! Мескен кайнанасы олыгайган көнендә бала карап интегә, – дип, эче пошкан күршесе Мөнирә язмышына тигән хәл белән килешмәвен белдерә.
– Тигез яшәсәләр, сөенә-сөенә карыйсың. Бичара сабыйлар. Аналары бер якта, аталары икенче якта типтереп, үзләре өчен генә яшиләр. Менә замана диген, ә?! Нәрсә булды бу җәмгыятькә?! Йөрәк астында тугыз ай күтәреп йөрткән, тулгак газаплары белән дөньяга тудырган сабыйларын чүп савытына салып китүчеләр дә күбәйде дип сөйлиләр, – дип, икенче як күршесе сүзгә кушыла. – Кыз баланың абруе кыл өстендә, кылдан төшсә – юл өстендә. Телевизор өйрәтә. Кайчан ачма, анда үтереш, әле чүплектән бала тапканнар, әле әти-әнисен үтергән. Гел шундый әйберләр күрсәтеп бозалар халыкны. Инде авыл җиренә дә килеп җитте, – дигән сүзләр илнең киләчәге өчен борчылган ак яулыклы авыл карчыгының теленнән өзелеп төште. Авыл апалары, коточкыч тизлек белән үзгәргән замананы сүккән чакта, вакыт тузанына күмелеп калган инсафлылык, тыйнаклык кебек төшенчәләрнең югалуына аптырыйлар. Язмыш сынавы алдында калган авылдашларын кызганып, тайгак юлга басканнар хакында телдән-тел узып, ачынып сөйләшәләр.
– Шулай! Дөньясы үзгәрде, дөньясы! Элек авыл халкыннан оялалар иде. Кеше алдында кочаклашу-үбешү дә булмады. Хәзер оят дигән нәрсә калмады. Агач кайсы якка кыек булса, шул якка ава. Әле ярый, бу сабыйлар әбисе янында. Тик әби кеше ананы алыштыра аламыни? – диде берәү, әхлаксызлар артуына пошынып.
– И Раббым! Тәүфыйк бир балаларыбызга! Кеше баласын сөйләве җиңел, үз башыбызга төшмәсен! – дип, икенчесе үз балалары өчен хафалануын белдерә. – Бер дигән эшләре бар иде. Эчеп, юлдан язып, эшсез дә калдылар. Әле Рамил Чаллыга чыгып киткән икән. Анда эш тапкан, ди. Төзелешкә кергән, ди, бугай. Анысы, аның кулы алтын инде. Хатынга туры килмәде, хатынга. Ирне ир иткән дә, чир иткән дә хатын. Кыйнап та карады бугай, – ди гомер буе ирен саклап яшәгән хатын, көчле затларның абруе төшкәнгә борчылып.
– Кыйнап кына акыл кертеп булса икән ул. Азгын тайны авызлыклап булмасын белгәндер. Ике баласын ятим итеп, аермас иде хатынын, – дип, ирне аклаучы да табыла. Хатынын җилкәсенә атландырган ирнең кайчан рәхәт күргәне бар? Бу хакыйкатьне гомер кичкән кеше аңламыймыни инде? Ирләрнең дә холкы сыегайды. Күрәләр дә капланалар. Озаклап уйлап, элеккеге замандагы кебек нәсел-нәсәбен тикшереп кенә өйләнсәләр, гаилә беренче каршылыклар алдында ук җимерелмәс иде. – Айсылу шул чибәрлеге, уңганлыгы була торып, ялгыш юлга аяк баскан шул. Тәрбия күрмәгәндер, киңәш бирүчесе булмагандыр. Хәер, үз башында булмаса, кеше әйткән сүз колакка керми инде ул. Югыйсә безнең авылга килен булып төшкәч, кайнанасы гел мактап сөйли иде. Хәзер дә ул: «Кызганам, бәхетсез җанны. Өйләрне ялт иттереп куя, аш-суга да оста, шундый тәмле итеп әзерли иде. Кайларда ни эшләп йөри торгандыр, исән генә була күрсен!» – дип, күз яшьләрен түгә. Уң яктагы күршесенең сүзен сул яктагысы дәвам итә:
– Аның юган керләрен күрсәң! Әле хәзер дә кайткан чакларында керләрне керәч кебек ап-ак итеп юып элә. Балалары да курчак кебек матурлар, пөхтә итеп киенәләр. Тик озакка бармый. Кайтып күренә дә кабат чыгып югала. Пәри арбасы! – Ачык йөзле, эчкерсез булганы өчен, авыл халкы да яратты бит үзен. Ерактан ук исәнләшеп, хәлләрне сорашып, үзебезнең авыл кешесенә әйләнеп беткән иде инде, – дип, яшьтәше Айсылуның язмышы өчен борчылганын сиздереп куя.
Кешенең яхшылыгын гына күңеленә сеңдереп яшәүче Таулы кешеләре, Айсылуның авылга килен булып төшкән, клубта эшләгән чакларын еш искә алалар. «Бәхетсезлегенең сәбәпләрендә иренең дә өлеше бар. Гаеп атта да, тәртәдә дә була» – дип, аны акларга да тырышалар.
– Клуб эче аның елмаюыннан балкып китә иде. Шәп оештыручы булды. Гаеп атта да, тәртәдә дә булгандыр. Иренең дә холкы бер тиенлек тә булмады. Кызу канлы, әшәке телле. Кем генә түзеп торсын инде?! –
дип, клубта алар белән бергә кичәләр үткәреп йөргән китапханәче дә сүзгә кушыла. – Соң, күз алдында башкалар белән шаярганны ир көлеп карап тормас инде. Кулы да, теле дә уйнар. Ир кешегә ярый әле ул, хатын-кыз азды хәзер, хатын-кыз... – дип, күпне күргән ак яулыклы авыл карчыгы, Айсылуны яклаучыларга каршы төшеп, үз уен башкалар белән дә бүлешә. – Ахыр заман алдыннан ата улны, ана кызны белмәс, диләр иде, әнкәйләр. Шуның галәмәтедер. Югыйсә, кеше бу хәтле азмас иде! Аллаһтан да, мулладан да курыкмыйлар. Шулай инде, диннән бизгән, ирдән бизгән юньсез хатын-кызны шайтан котырта. Аллаһы каршысында җавап тотасылары барын да уйламыйлар. Ир хакын, бала хакын хаклау юк, – диде сугыш чорын кичкән, бар авырлыкны ил белән бергә җиңгән тыл ветераны, яшьләрне динсезлектә гаепләп.
– Болай йөрүнең ахыры кайда илтеп җиткерер? Үтереп ташламасалар ярый да. Хәзер нинди генә җинаятьләр кылмыйлар. Кеше кадере бетте, кеше кадере... Авыл апаларының әлеге сүзләрендә үзгәреш җиле искәндә үз агымына куелган яшәешкә дә, илгә дә, җитәкчелеккә дә шелтә сизелә. Тырыш хезмәт белән көн күргән, намус, кешелеклелек, бер-береңә хөрмәт дигән төшенчәләргә буйсынып, булганына шөкер итеп яшәгән авыл халкының хәзерге заман яшьләре өчен борчылуы табигый. Элек-электән килгән гореф-гадәтләрнең югала, әхлак тамырының корып баруын күрү аларның җанын әрнетә. Чәчләренә ак бәс сарган ак яулыклы апалар, әбиләр киләчәк өчен, үсеп килүче буын өчен кайгыралар. Сугышлар булмаса да, илдә ятимнәр саны артканын күреп пошыналар. – Балалар кызганыч. Аталы-аналы килеш ятим үсәләр. Ярый инде, аталары атна саен кайтып тора. Ул акча алып кайтмаса, бер пенсия белән Мөнирә әллә ни эшли алмас иде, – дип, Мөнирәне кызганалар. – Әбиләренә озын гомер бирсен инде, Раббы! Гомере булса, ташламас. Кыен булса да карар, – диде күршесе, Мөнирәгә теләктәшлек белдереп. – Үсә-үсә, ни күрерләр дә, ни ишетерләр?! Иптәшләре алдында да кыенсына башларлар. Казан карасы китәр, намус карасы китмәс. Аллаһы Тәгалә әниләрен туры юлга бастырсын инде, – дигән теләк белән берсе сөйләшүгә нокта куя.
Эт типкесендә йөри-йөри, Айсылу өченчегә тагын кыз тапты. Ярый, тулгагы башланганда, район үзәгендә яшәүче бер танышында иде. Иш ишен табар дигәндәй, үзе кебек җилбәзәк җан белән очраклы гына таныштылар. Аның да ике баласы бар, ире юк. Ярый инде торыр почмагы, иске генә булса да өе бар. Кайгыларын бергә юдылар. Аларның бәхетсезлеген уртаклашырдай, юатырдай шешәдәшләр дә табылды. Менә шул юатышулар җимеше булып туган кызын Айсылу бөтенләй дә кулына алмады. – Торыр урыным юк, ирем белән аерылыштык, ул башкага өйләнде. Кирәк түгел миңа бу бала, – диде ул.
– Соң, җаныңны ярып чыккан балаң бит ул. Күр әле, нинди сәламәт, сылу кыз! Хет бер генә мәртәбә булса да имез! Ишетмисеңмени, ничек илереп елый?! – Күрсәтмәгез дә, кирәк түгел ул миңа, дидем бит инде. Әнә бала таба алмаганнарга бирегез! – диде дә, Айсылу, баласына борылып та карамады. Табиблар ничек кенә акылга китерергә тырышсалар да, Айсылу баласыннан баш тартты. Үз куллары белән ак кәгазьгә: «Баламнан ваз кичәм. Бернинди дә дәгъвам юк, кызлыкка бирегез яисә балалар йортына!» – дигән язуын калдырды да кабат шул ук сукбайлык юлына атлады. Айсылу чүлдәге дүңгәләк шикелле. Бөтен Татарстанны урап чыкты бугай инде. Тик күпме генә эзләмәсен, югалткан бәхетен таба алмады. Кайда төшереп калдырды икән ул аны? Туып үскән йортның бусага төбендә калганмы?! Марсель белән йолдызлы күкне өскә ябынып яткан чактамы?! Бер-бер артлы очраган мәхәббәт төенчекләренә җанын ваклап-ваклап салган чагындамы?! Әллә инде ир хакын, бала хакын хакламыйча, гаилә бәхетенең тәмен татырга мөмкинлек биргән йортны ташлап, сукбайлыкка чыгып киткәндәме?! Аек чакта күпме генә бу сорауларга җавап эзләсә дә, уйларының очы-кырые күренми. Хәер, аның эчмәгән көне сирәк. Ишекләрне бер ябып чыгып китеп, тирән-төпсез чоңгылларга төшкәннән соң, бикле күңелләрне кагудан ни файда. Җаны күптән ташка әйләнде аның. Ул хәтта сагына да белми. Балалары да ике ятып бер төшенә керми. Өч балага гомер биргән чакта татыган тулгак газаплары да күптән онытылган инде. Калебе тулы бушлык.
Аң астында калган азмы-күпме зиһене генә кайчагында баш калкыта: «Айсылу, син – эгоист. Үзеңне башкалардан өстен куйдың. «Мин башкалардан яхшырак», «мин беркемгә бернәрсә тиеш түгел», «миңа тиешләр» дип, үз рәхәтең өчен генә яшәдең. Дөньяның артына тибеп яшим дип уйладың. Ир хакы, бала хакы тотар, кеше рәнҗеше үзеңә кире кайтыр дип уйламадың». Тик мизгелгә генә ачылып киткән аңны «елан агуы» бик тиз юып ала. «Менә бит әле кемгәдер кирәк мин!» – дигән уйларны упкын кырыеннан тагын да аскарак төртеп төшерүчеләрнең куены оныттыра. Инде кайчаннан бирле башын югалтып, өермә үләне хәлендә гомерен исрафка үткәрүче бәндәнең кеше булып аякка басарлык теләге дә, мөмкинчелеге дә, дәрманы да юк.
Айсылуның башыңда уйларлык бер мыскал гына мие калган булса да, үзеңне яратуның башкаларны да ярату икәнен белер иде. Үзеңне яратмасаң, син башкаларны да ярата алмыйсың. Мизгеллек рәхәтлек бәрабәренә күпме хатын-кыз үзен корбан итә. Бу корбанның беркемгә дә хаҗәте юк икәнен аңламаган Айсылу да үзе тудырган газизләрен – өч баласын – язмыш кочагында калдырды. Дөньяга ярату түгел, бозыклык дигән агу чәчте. Ә бит аңа кайчандыр кайнанасы әйткән иде: «Ирем белән аерылышам димә син, килен! Азрак ягымлырак бул! Каршы әйтмә. Аерылу яхшылыкка илтми. Томырап торган ике балагыз бар. Алар сездән башка беркемгә дә кирәк түгел. Эш ташлап эчеп йөрми ирең. Хәйлә белән дә җиңәргә була. Кулыннан эш килә. Йомшак телеңне кызганма!» Юк, тыңламады. Бары тик үзеннән читләштерү өчен, кулыннан килгәннең барысын да эшләде. Иң аянычы: балалары язмышына төкереп карады. Кайсы гына гаиләдә ир белән хатын гел сөешеп кенә тора?! Табак-савыт шалтырамый калмый. Буран дулаган чаклар да була. Акыллы хатын үткәреп җибәрә белә. Юкка гына андыйлар олылар сүзенә колак салмыйлар. Халык сүзе – энҗе бөртеге. Халык акылына, олылар киңәшенә таянып яшәгәндә генә, гаилә җимерелми, балалар да ятим үсмиләр. Ояда бер йомырка черегәннән берни дә булмый. Иң мөһиме: калганнары сау булсын. Юк шул! Айсылу кебекләргә гаиләдә андый сүзләрне ишетеп үсү бәхете тими. Оясында ни күрсә, очканында шул була. Бәхетсезлекнең нигезе дә бәхетсез гаиләдә салына. Җиһанда елак көз хакимлек итә. Сары яфраклар өзелеп төшәләр дә, келәм булып, җир өстенә җәеләләр. Алтынсу келәм өстенә көмештәй яңгыр тамчылары тамган саен, Зилә дә яшьле күзле балачагын исенә төшерә. Әнә мәктәпкә беренче сыйныфка укырга барырга әзерләнгән, ике толымына да ап-ак бантиклар таккан җиде яшьлек кыз урам якка караган тәрәзәдән күренеп торган юлга күзләрен текәп басып тора. Машина күренгән саен, бәлки, әни мине мәктәпкә озатырга кайтыр дип өметләнеп көткән кызны белем йортына әбисе җитәкләп илтте. Әниләре белән килгән балаларга и кызыкты да соң Зилә! Һәрберсенең йөзендә елмаю. Горурланып басып торалар. Кулларында да бакча гөлләре генә түгел, районнан алып кайтканнардыр инде, ап-ак хризантемалар, алсу розалар. Укытучы апаларына матур кәгазьгә төргән купшы букетларын елмаеп сузганда да, әниләренең балкып киткән йөзләренә карыйлар.
Зилә дә укытучы апасына әбисенең бакчасыннан өзелгән төрле төстәге чәчәкләрне бүләк итте. Әбисенә күтәрелеп караган иде, ул күзләрен кулъяулыгы белән сөртеп басып тора. Югыйсә җил дә юк, суган исе дә килми. Йөгереп барып кочаклыйсы килсә дә, Зилә тыелып калды. Әбисе иртән кат-кат кисәтте үзен: – Кызым! Тәртипле бул! Беренче көнне үзеңне ничек тотсаң, укытучыны тыңласаң, тырышып укысаң гына, кеше булырсың. Минем йөземә кызыллык китермә!...
+28 °С
Облачно




