Литература
22 Октября 2022, 07:00

Бәби исе

2 өлеш Үзе һаман Асия апасы хакында уйлады, чибәр ханым берничек тә аның күз алдыннан китмәде. Кичен яткач та әле аның: «Баладан башка бөтен нәрсәм дә бар, бер бәләкәч сабый бирми бит Ходай», – дип, атлаган саен кызын тупылдатып сөюен хәтерләп, «Аптырарсың бу дөньяга, сөт өстендә каймак кебек яшәр җиргә бала бирми», – дип уйланып ятты.

Бәби исеБәби исе
Бәби исе

Үзе һаман Асия апасы хакында уйлады, чибәр ханым берничек тә аның күз алдыннан китмәде. Кичен яткач та әле аның: «Баладан башка бөтен нәрсәм дә бар, бер бәләкәч сабый бирми бит Ходай», – дип, атлаган саен кызын тупылдатып сөюен хәтерләп, «Аптырарсың бу дөньяга, сөт өстендә каймак кебек яшәр җиргә бала бирми», – дип уйланып ятты.
...Ләйсән шушы җимерек баракта үсте. Коридор очында яшәгән Аня әби белән үзен исәпкә алмаганда, мондагыларның барысы да кулларына акча килеп керү белән көннең йә төннең теләсә кайсы вакытында – яңгырда да, буранда да яндагы сыра лавкасына йөгерә торган кешеләр. Аларны баракларында коридор идәннәренең череп ятуы да, подъезд ишегенең каерылып төшүе дә, түбәнең яңгыр үткәрүе дә, суның, газның күптән ябылуы да, электр утының да шушы көннәрдә өзелергә тиешлеге дә һич кенә дә борчымый, күрәсең. Берсе дә иртәгә кая китәрен уйлап көяләнми. Аня әби генә: «Мин картлар йортына да бара алам, син нишләр-сең», – дип борчыла.
Ләйсәннең әнисе Сәрия балалар йортында үскән, тегү фабрикасына эшкә урнашкач, аңа шушы барактан бүлмә биргәннәр. Бу йортта, чынлап та, кемне алып карасаң да, балалар йортыннан чыкканнар бит. Күршедәге Сергей белән Наташа да шулай ук детдомда тәрбияләнгән. Каршыдагы агач аяклы ир дә, теге Әкълимә дә, әнисе әйтүенчә, алар кебек үк туган-тумачасыз, йортсыз-җирсез адәмнәр. Җыелышып тамак чылаткан саен үзләре: «Кала түрәләре, фатир бирәсе урында, безне шушында китереп тыкты. Бурлар, алдакчылар, безнең өлешне йотты», – дип әрлиләр, әмма мәсьәләне хәл итәрдәе юк.
Ләйсәннең атасы юк, булмаган да. Бәләкәйрәк чакта әнисе янында күпмедер яшәп киткән бер абыйга «әти» дип эндәшә дә иде шикелле. Анысы чыгып киткәч, онытылды. Аннары үзләрендә яшәп чыккан «абый-ларның» әти түгел икәнлекләрен аңлый иде инде кызый. Елдан-ел ныграк эчкән әнисен ана хокукыннан мәхрүм итү белән куркытып, үзен вакытлыча приютка алып та киттеләр. Әнисе күпмедер вакыт эчүен ташлап, эшкә кереп, кызын кире юллап алды да, түземлеге озакка җитмәде – яңадан эчте. Бикле калып ач утырган, атналар буе әнисен көтеп ала алмаган, исерек-ләрдән куркып Аня әбидә йоклаган чакларын исәпләп тә бетереп булмыйдыр. Мәктәпне яхшы гына тәмам-лады. Медучилищега керде. Тик укуын тәмамлый гына алмады. ПТУ студенты Раян атна эчендә кызның башын әйләндерде. Ләйсән укуын тәмамлау белән, районга алып кайтып китәчәген, анда эш тә, яшәрләренә зур йортлары да барлыгын кабат-кабат тәмләп сөйли торгач, кыз бу хәлләргә шулкадәр ышанды, хәтта инде үзе дә күп нәрсә турында «авылга баргач» дип хыяллана башлады. Шунлыктан, авырга калуын белдергәч, киявенең суга төшкән кебек юкка чыгуына берничек тә ышана алмады. Егетенең тулай торагы алдында әллә ничә кичен көтеп үткәрде. Ахырда берсе: «Эзләмә, тапмыйсың син аны, күптән укымый да, монда яшәми дә ул, урлашып куылган иде», – дип китте. Шаккатып калды Ләйсән. «Ничек инде укымый? Ул бит «киләсе елга укып бетергәч», дип сөйләде… Аларның бит… мәхәббәт… Ничек инде?..» Авыры беленә башлагач, оялып, укуын ташлады һәм әнисенең ямьсез сүзләр белән каргаганын тыңлап, йомарланып тик ятты. Төне буе тоткан тулгаклардан хәле бетеп, кан күлдәвеге эчендә үлем белән тартышкан кызны Аня әби очраклы гына күреп, ашыгыч ярдәм чакыртты.
...Бүген кызын күтәреп кая китәргә дә белми Ләйсән. Аня әби – хастаханәдә. Әнисе тагын теге Сашкасын керткән. Моннан өч-дүрт ай элек кенә үзен кап-кара итеп тукмап чыгып качкан иде, тагын кайткан. Чулпанын таганда атындыра-атындыра, күңеленнән танышларын барлады. Кемгә куна барырга икән? Ахирәте Гөлкәйгә барыр иде, аларга кунак килгән бугай. Теге йорттагы Сания дигән апада да еш кына йоклап чыккалый иде, тик бу арада күренми ул… Тагын Айсылу апага керергәме… Озак йөрде Ләйсән урамда. Караңгы куергач, бар кыюлыгын җыеп, каршыдагы йортка юнәлде. «Кызын гына туендырса... үзе ашка утырмас, шунда идәнендә булса да йоклатып кына чыгарса, таң белән торып китәрләр». Шулай дип уйласа да, Айсылу апасының кыстап ашатасын да, йомшакка салып йоклатасын да белә шул. Шуңа да кыенсына. Тик башка барыр урын да, урамда калыр әмәл дә юк…
Барып керсә, Айсылу белән Асия чәйләп утыралар. Асияне күрүгә, җир тишегенә керердәй булды. Хәтта йомыш сораган кеше булып чыгып китәргә иткән иде дә, авызын ачып өлгермәде, Айсылу апасы кызын күтәреп тә алды:
– Кунак өстенә кунак килә миңа бүген, әйдүк.
Үзе Ләйсәннең соңгы көннәрдә юньле йокы да, ашау да эләкмәгәннән төсе качып агарып киткән борчулы йөзенә сак кына карап алды.
– Сездә кунак бар икән, белсәм, бимазалап йөрмәс идем… – Ләйсән кимсенүдән елыйсы килеп торса да, үзен көчләп елмаерга тырышты.
– Дөрес эшләгәнсең, сиңа иртәнчәк барырмын дигән идем әле, – Асия көлеп җибәрде. – Менә бит, бирәм дигән колына – чыгарып куйган юлына. Иртән Чулпан белән сине кунакка алып китәм әле үзебезгә, – димәсенме!
Ләйсән аптырап китсә дә, тәртип йөзеннән сүзсез кала алмады һәм:
– Ку-уй, рәхмәт… Безнең кунакка йөрергә хәл юк, – дигән булды.
– Аның өчен нинди хәл кирәк? Берәр атна торып, безнең каланы да күреп кайтырсыз, үзем китереп куярмын, – дип, Асия хәл итеп тә куйды.
Икенче көнне иртәнге чәйне эчкәч тә, авыз ачарга да ирек бирмәстән, машинасына төяп алып чыгып та китте, ике сәгатьтән йортына алып кайтып та төшерде Асия. Утыра хәзер менә Ләйсән хан сарае кебек ике катлы йортның бер бүлмәсендә. «Шушы бүлмә сезнеке була, менә халатлар, кирәк-яракны барысын да шушында табарсыз, юыныгыз, ял итегез, хәзер аш әзер була», – дип, хуҗабикә үзләрен генә калдырды. Бераз йорт җиһазларын карап утырды, ванна бүлмәсенә кергәч, Ләйсән бөтенләй таң калды. Юыну урыны төшеп йөзмәле, идән-түшәм-стеналары ялтырап тора. Кызы белән арыганчы коендылар, тәннәрен су суырганчы уйнадылар. Күптән таска гына утыртып юындыруга күнеккән бәләкәче шулкадәр арыды, әнисенең киендергәнен дә көтмичә, сөлгегә уралган килеш йоклап та китте. Үзе аш бүлмәсендәге озын өстәл артында, алдына куелган купшы тәлинкә-ләрдәге төрле ризыкларга карап, үз хәленә үзе ышана алмый утыра менә хәзер. «Әйдә, синең килүең хөрмәтенә, почти ике меңлек вино ул», – дип, Асия бокалларга шәраб коя. «Ой, эчмим мин, Асия апа…» – диюенә дә, тәмләп карарга кушып, кыстый.
Азыгы да, шәрабы да шундый килеште: кинәт бер зары да калмагандай тоелды. Шушы бөтенлектән күңеле тулды. Еламаска тырышып, алдындагы тәлинкә бизәкләренә төбәлеп утыра иде, тәлинкә читенә тып итеп яше тамды... икенчесе тыпылдады. Көлә-көлә нәрсәдер сөйләп утырган Асия, тукталып, бер – тәлинкә читеннән юл салып агып төшкән яшь бөртегенә, бер кызга карады. Карашны күтәрә алмады кунак, түгелеп, сыкрап елап җибәрде.
– Ләйсән… Ләйсәнкәй, нәрсә булды, акыллым?.. – Хатын үрелеп яшь хатынның битен каплаган кулларын тотты. – Йә, йә, бетте… бетте.
Күз яшьләре соңгы уңайсызлану киртәсен агызып алып китте бугай:
– Сез мине жәллисездер инде, Асия апа, оят миңа болай хәерче шикелле йөрүе… – дип, Ләйсән дә ачыл-ды. – Тик нишләргә дә белмим. Эшкә керергә баланы урнаштырып булмый, әнкәй карарлык түгел шул…
Аны тыңлап бетергәч, Асия сак кына сүз башлады:
– Аңлыйм, акыллым, аңлыйм. Эшкә чыксаң да, һөнәрсез көе күпме генә аласың инде! Ни ашарга, ни киенергә җитмәс. Балаң белән яшәр җир дә кирәк. Хәзер жилье кыйбат, ялгыз кешегә хыялланырга да түгел…
– Бер генә дә өмет юк… Үземә кул селтәдем инде, кызымны жәллим.
– Ләйсән… минем сиңа бер тәкъдим бар, – Асия һәр сүзне җентекле сайлап, урынлы куеп кына дәвам итте. – Әгәр дә син аны кабул итсәң, акча мәсьәләсе дә, торак мәсьәләң дә хәл ителәчәк. Үзеңә аерым фатир алып, кызыңны балалар бакчасына урнаштырып, бер зарсыз укып та чыга алачаксың. Аннан үз гаиләң дә булыр әле, кем белә, син бит әле яшь, сылу…
Ләйсән яшь тулы аптыраулы күзләрен хатынга төбәп катып калды. «Нәрсә сөйли ул?.. Нинди фатир?.. Нинди уку?..»
– Мин чынлап сөйлим, Ләйсән, аптырама алай. Тыңла, минем тәкъдимем шундый. Белүеңчә, безнең балабыз юк. Ә ул безгә бик кирәк. Мин үзем таба алмыйм. Безгә бәби табып бирә алырдай хатын кирәк... – Асия бераз гына икеләнде дә дәвам итте. – Менә син әгәр дә шул эшкә риза булсаң, без сиңа фатир сатып алырлык акча бирәбез.
Ләйсән һаман да авызын ача алмыйча шаккатып утыра бирде.
– Авырлы вакытыңда бездә яшәрсең, балаң яныңда, тамагың тук, тыныч булыр. Нәрсә телисең, барысын да алдыңа салам. Диңгезгә алып барып ял иттерермен, теләгәнеңне киярсең, алырсың… Ә?..
– Ә… Б-баланы… кайдан алыйм соң мин?.. – диде чак телен әйләндереп.
– Минем һәм иремнең орлыкларын ясалма кушып, синең аналыгыңа урнаштыралар. Син ул баланы күтәреп, үстереп кенә бирәсең, аңлашыламы?
– Аң-ңлашыла ла ул… Аптырыйм… Гомердә андыйны ишеткәнем юк.
– Ләйсән, син кире кагарга ашыкма әле, яме. Әйдә, бер-беребезгә ярдәм итик. Бүген-иртәгә ул баракны җимереп ыргытачаклар, кая барасың? Балаңның киләчәген уйла. Безгә бала тапканыңны беркем дә белмәячәк. Шушында яшәрсең, беркем борчымас, табып бирсәң, теләгән җиреңә китәрсең. Алдарлар дип һич курыкма, авырга калуың белән синең исәпкә акча салып куярбыз. Мине дә аңла… Баласыз инде иремне тотарлык хәл юк, гаиләм таркала…
Уйларга вакыты җитәрлек булды Ләйсәннең. Атна буе ничек кенә төпле уйларга, акыл белән эш итәргә тырышса да, җимерек барактан, эчкечеләр оясыннан чыгып качу, шул михнәтләрдән котылу теләге бик көчле иде, һәм бу теләк, күңеленең ниндидер бер җирен айкап торган каршы тойгыларны басып, томалап куярга тырышты. Намусын җиңәргә, тынычландырырга теләп, еш кына үз-үзе белән «бәхәсләшеп» тә алды.
«Нишләргә тиешмен бу хәлдә? Мин бит берәүне дә үтермим, урамда бала калдырып китмим… Авыр хәлдәге кешеләргә ярдәм генә итәм шулай. Кызымның киләчәге… кызым хакына риза булыргадыр… мөгаен…»
...Уңай җавап алырын белә иде Асия. Бүген булмаса – иртәгә. Иртәгә булмаса, якын киләчәктә. Һәрхәлдә, булыр иде ул җавап. Уңай. Һәм хаталанмады да, тормышны яхшы белә шул апаң.
…Иң кыйммәтле клиникада тикшерү үттеләр. Акчаң булганда сиңа берәү дә йөз җыерып карарга кыймый икән лә. Матур елмаеп, ягымлы сөйләшеп, һәр теләгеңне үтәп кенә торалар. Тикшерелгәч, бераз дәваланып алдылар. Аннан төп процедуралар оештырылды.
Бик сагаешып, нәтиҗәләрне көттеләр. Тәлгать борчылулардан картаеп, каралып китте. Еш кына эштән кайтты да карашлары белән Ләйсәнне эзләде. Моны сизеп-күреп йөргән Асия: «Кешеләр икенче, өченче мәртәбәдә генә чак уңышка ирешә. Сабыр итик», – дип, ирен тынычландырырга тырышты.
Тынычландымы-юкмы, һәрхәлдә, нык үзгәрде ире. Элек ял көннәре генә күрешеп, аларында да нәрсәдер белән мәшгуль булсалар, хәзер ике күзе өйдә. Кичке алтыда «тып» итеп кайтып керүе җитмәгән, төшке ашка да монда чаба башлады. Үзе бер буш кул белән кайтмый. Ике суыткычның да шыплап тулы икәнен белә торып, һаман да пакет-пакет азык-төлек, яшелчә-җимеш ташый. Һәм, әлбәттә, бәләкәч Чулпан өчен берәр әйбере була. Бу «әйбер» башта гөнаһсыз туңдырмадан гына башланса, соңгы көннәрдә зур йомшак уенчыкларга, хәтта купшы күлмәкләргә барып җитте. Асиягә башта иренең бу кыланмышы кызык тоелса да, тора-бара җанына тия башлады. Көнчелек песие күңелен тырнап алды. Тик әлегә баш кайгысы түгел. Әлегә башка мәшәкать беренче планда. Әгәр дә процедураны кабатларга туры килсә...
Туры килмәде. Беркөн кич соңлап кына кесә телефонына шалтыраттылар. Алып караса – Ләйсән. «Бәй! Кайда соң ул бу вакытта?»
– Ләйсән, кайдан шалтыратасың? Син кайда?!
– Өйдә мин, өйдә, Асия апа, шауламагыз, – яшь хатын пышылдауга күчте. – Сез ятмадыгызмы әле?
– Ятарга йөрим. Нәрсә булды, Ләйсән?
– Безнең бүлмәгә кереп чыкмассызмы икән, тик Тәлгать абый ишетмәсен, яме.
Барып керсә, Ләйсән диңгез шикелле киң түшәгенең уртасында аяк чалып көтеп утыра. Кызчыгы көчектәй генә булып йомарланып мышный.
– Нәрсә булды, Ләйсән? Куркыттың...
– Гафу итегез, Асия апа, сезнең вакытыгыз булганны көтеп йөрдем дә... Соң кайтасыз йә бөтенләй өйдә булмыйсыз кичләрен. Шуңа шалтыратыйм дидем, барып шакып торганчы.
– Йә... – Асия ике күзен тутырып Ләйсәнгә төбәлде.
– «Йә» дип... ну... шул инде.
– Нәрсә «шул инде»?
Апасының аңламавына аптырады. «Нәрсәсен төшенә алмый соң ул?»
– Авырлы... мин.
Көтеп ала алмый йөргәне артык көтелмәгәнчә булды Асия өчен...
– Т-точнымы?
– Точны. Үткән атнада ук тест алып караган идем – күрсәтә. Уже билгеләре дә сизелә, токсикоз башланмакчы.
– Тә-әк... Болай булгач – булды! Булды! – Торып учларын уып бүлмә буйлап үтте, чыдамый чәбәкәйләп җибәрде. – Булдырдык бит болай булгач, Ләйсән! Тукта, Тәлгать абыеңнан сөенче алыйм әле!
Артыннан ишек ябылып өлгермәде, кире килеп керде һәм:
– Маладис, Ләйсән! «Бишле» сиңа! Иртәгә врачка барырбыз. Инде аша, ял ит, йокла – синең эшең хәзер шул, – дип чыгып та китте.
Шул көннән, дөресрәге, шул кичтән соң бу өйдә бернәрсә дә элекке кебек була алмый иде инде. Һәрхәлдә, Асиягә шулай тоелды. Хәзер аларның яшәү рәвеше, уй-хыялы, максатлары, хәтта тын алышы да икенче. Хәзер аларның барысын бергә туплаган, ныгытып бәйләп куйган сәбәп – булачак бәби бар.
Ләйсәнне баштанаяк игътибар үзәгенә әйләндерделәр. Бигрәк тә Асия апасы. Нәрсә ашый, нәрсә кия, ничәдә йокларга ята да, нинди көйләр тыңлый. Хәзер боларның барысы да ныклы күз-колак астында. Йөклелек тә үзенекен итте, яшь хатын вакыт-вакыт юк-бардан көйсезләнде, әле елыйсы килде, әле сәбәпсезгә көенеп йөрде. Иртәнге укшулар, хәлсезлек, исләрне күтәрә алмау, азык сайлау аның болай да какча йөзен ак кәгазь төсенә кертте. Җитмәсә, әнисенең башын икенче нәрсә биләгәнне сизенгән кызчыгы да ризасызлык белдереп көйсезләнде. Сузылып яткан әнисен йә тышка чыгыйк, йә уйныйк, дип тарткалап торгызды, үпкәләп елады. Бу хәлләр Асиягә ошамады. Бигрәк тә баланың, бу йортта бар икәнлеген белдереп, тавышын чыгаруы, шул кызны тынычландырам дип, иренең йөгергәләп йөрүе. Ничек инде, бармак башыдай бала аның өендә үз хокук-ларын булдырып утыра ала? Бу мәсьәләне җәһәт кенә хәл итәргә кирәк иде. Һәм хәл итте дә Асия. Тиз арада шәхси балалар бакчаларының берсе белән бәйләнешкә кереп килеште дә, Ләйсәннең авызын да ачтырмастан, Чулпанны җилтерәтеп алып барып та куйды. Өйдән «уйнарга» дип кенә чыгып киткән сабый, ят урынга барып кергәч, нидер сизенеп, Асиягә сырынган иде дә, тегесе чат ябышкан кечкенә куллардан итәген тартып алгач, күзләрен челт-челт йомгалап еларга да куркып катып калды. Шуның белән бу җимешнең язмышы хәл ителде дә. Хәзер өйдә тынычлык урнашты сыман. Ләйсәннән башкалар өчен. Аның исә, киресенчә, җаныннан тынычлык китте. Чулпанының күзләрендә нур сүрелгәнен, сулып, пошынып киткәнен күрмимени ул?! Моңа кадәр көн-төн күз алдында гына булган сабыеның да аңлаешсыз аерылышудан, әнисен сагынып зарыгудан, чит балалар, ят апалар белән аралаша алмый азапланудан аптырап калганын аңламыймыни? Җитмәсә, апасы: «Синең шалтыратуыңнан зыян гына булыр, борчыма баланы да, тәрбиячеләрне дә», – дип, бакчаның телефон номерын да бирмәде, янәсе, кирәк булса, аңа чыгачаклар. Утыра менә сабыеның хәлен дә белә алмыйча. Тик берни эшли алмый. Хәтта, әнә бит, кечкенә Чулпан да Асиягә каршы торып булмасны төшенә – күнә. Тик ана күңеле сизми буламы инде! Ләйсәннең йөрәге сызлау да юкка булмаган әнә. Беркөн өй телефонына шалтырат-тылар, гадәттә ул телефонның тереме-юкмы икәнлеге дә беленми иде, күрәсең, эшли.

Миләүшә КАҺАРМАНОВА

Дәвамы бар.

Изображение от onlyyouqj</a> на Freepik

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас