

Гөлниса, беренче мәртәбә егет белән очрашырга баргандай дулкынланып, алдан хәстәрләгән күчтәнәчләрен тотып, Сафуаннарның капкасын ачып керде. Ишек тоткасына килеп тотынуга, йөрәге дөпелдәп тибәргә тотынды. Сәлимә ни дияр?! Сафуан ачуланмасмы?!
Ишек шыгырдап ачылды. Гөлнисаның капкадан керүен тәрәзә аша күреп торган Сәлимә аның каршысына атлады.
– Әйдүк, күрше, түргә уз! Сафуан синең керүеңне күптән көтә. Минем абзар тирәсендә эшләрем бар. Иркенләп сөйләшегез. – Ул, юк йомышын бар итеп, ир белән хатынның икесен генә калдырып, өйдән чыгып китте.
Өй түрендә чаршау эченнән күренеп торган сиртмәле тимер кроватта яткан газиз иренең сулган йөзенә, кечерәеп калган гәүдәсенә күз салуга ук, Гөлниса үзенең дөрес адым ясавына инанды. Иренең көннәре санаулы калып бара, дөнья белән хушлашу алдында. Ул Сафуанның уттай кайнар кулларын, учына алып, иреннәренә тидерде һәм әкрен генә:
– Сафуан, кадерлем! Син минем бердәнберем, гомерлек ирем булдың. Гомерем синең күз алдында үтте. Синнән башка беркемгә дә күтәрелеп караганым булмады. Син миңа хатын-кыз, ана булу бәхетен бүләк иттең. Кызганыч, сөекле кызыбызны гына саклый алмадым. Син мине кичерә алсаң, кичер! – дип, күңелдәгесен әйтә алды.
– Гөлниса! Мин үзем синең алдыңда гаепле. Сүземдә тормадым. Яныңа әйләнеп кайтмадым. Авылга кайтсам да, гомерем башка кеше белән үтте. Сәлимәне гаепләмә. Аның гаебе юк. Синең ялгызлыгыңа, бәхетсезлегеңә мин гаепле, – дип, хәлсез тавыш белән җавап кайтарды Сафуан.
– Алай димә, Сафуан! Сиңа бер тамчы да үпкәм юк. Бер түбә астында яшәмәсәк тә, мин синең сулыш алуыңны, йөрәк тибешеңне тоеп яшәдем. Сәлимәне дә гаепләмим. Барысына да каһәр суккан сугыш гаепле. Мин сиңа бәхиллегемне бирергә кердем. Күңелең тыныч булсын, Аллаһы Тәгалә шаһит. Сезнең икегезнең дә минем алда бер гаебегез дә юк! Мин риза-бәхил. Хуш, кадерлем!
Әллә ябылып бетмәгән булган, тавыш-тынсыз гына ачылып киткән ишектән Сәлимә килеп керде. Ул Гөлнисаның иренә әйткән сүзләрен ишеткәнен яшереп тормады, авызын ачуга, теленнән ихлас сүзләре өзелеп төште:
– Гөлниса! Кичерә алсаң, кичер мине! Мин гомерем буена, синең алда тау кадәрле, мәңгегә кичермәслек гаебем бардай, үземне битәрләп яшәдем. Сине күргән чакларда, яныңнан урап узарга тырыша идем. Күзләреңә күтәрелеп карарга оялдым. Син әүлия икәнсең. Аллаһының рәхмәте яусын сиңа!
Янбакчадагы алмагачның алмалары оялчан кызларның битедәй алсулана башлагач, арыш басуы алтынланып килгәндә, Сафуанны соңгы юлга озаттылар. Сафуанның вафатыннан соң, Гөлниса дөнья ямен җуйды. Ул еш кына, көянтә-чиләкләрен алып, капка төбендәге утыргычка чыгып утыра. Олы юлга күзен төбәп, вакыт агышын да, кояшта пешкәнен, салкында туңганын да сизми. Аның битараф карашын күреп, авылдашлары да борчыла башлады. Өендә дә йә бөтен утларын яндырып куя, йә бөтенләй ут кабызмый. Хәл белергә килгән ахирәте белән сөйләшүенең дә рәте-чираты юк.
Көн көзгә авышып, җиһанга сагыш сеңә башлаган мизгелләр дә җитте. Һавада яфраклар оча. Төрле төскә кереп саргайган яфраклар агачларыннан өзелеп төшәләр дә усал җил иркенә буйсыналар. Әнә җиргә түшәлгән алтын келәм дә төсен җуя башлаган. Дулап искән җил куенында калган яфраклар, җил кайсы якка куса, шул якка таба очып китәләр. Нинди серләрне алып китәләр алар?! Иң көчле, иң соңгы яфраклар гына агач ботагында эленеп калалар да, салкын кышның зәһәр сулышы җаннарын өзгәнчегә кадәр, җил белән тарткалашалар.
Тамырларны кышкы суыктан сакларга теләгәндәй, өзелгән яфраклар, катлам-катлам келәм булып, агач төбенә түшәләләр. Яфраклар коелса да, тамырлар кала. Алар тирәндә. Яз көне кабаттан яңарып уяныр өчен, тамырларның исән булуы кирәк.
Кырда урып-җыю эшләре дә тәмамланып килә. Көннәрен кояшлы булса да, кичен сизелерлек суыта. Күршеләре Гөлнисаның, җиңелчә генә киенеп, басу юлына таба җил-җил атлап китеп, озак кына югалгалап торуын сизә башладылар.
Уң як күршесе түзмәде, Гөлнисаның эңгер-меңгер җиткәндә генә, салмак адымнар белән кайтуын күргәч, аның белән тагын бер кат утырып сөйләшергә булды:
– Гөлнисаттәй! Син кайларда югалып йөрисең? Өстеңә дә юка киенгәнсең. Салкын тидерүең бар. Куеныңда нәрсә ул?
– Бәй, күршекәем! Сугыш беткән бит, ишетмәдеңмени! Сафуан кайтыр дип, кызым Сәвияне күтәреп, иремне каршы алырга дип, юлга чыккан идем. Әллә пароходка эләгә алмады, әллә арып, күрше авылда берәрсенә кунарга кереп калды микән, бүген дә күренмәде. Иртәгә кайта торгандыр инде. Кызым елый башлагач, аны йоклатырга дип кайттым, – дип җавап бирде ул.
– Әй Аллаһ, Гөлнисаттәй! Әйдә, тизрәк өйгә керик әле? Туңып беткәнсең бит.
Гөлниса да көзге яфрак хәлендә. Менә өзеләм, менә өзеләм дигәндәй, яфрак кебек язмышы җил куенында тарткалана... Күршесе, кереп, ризык әзерләп ашатып, тынычлап йокласын дип, бал белән чәй эчертеп йокларга яткырды, әмма Гөлниса җанына урын табалмады: колагына йә бала елаган тавыш ишетелә, йә ире, кайтып, ишек каккандай тоела.
Авылда: «Гөлниса әбинең акылы авышкан» дигән сүзләр таралды. Күрше-тирә, күз-колак булып торса да, аны явыз үлемнән саклап кала алмады. Сугышка китеп тә, янына кайтып җитә алмаган ирен каршыларга чыгып киткән Гөлниса, яланкырда адашып, җан бирде.
Олы юл чатында тол хатын
Каршылый сөйгәнен сугыштан...
Кайтмады. Сыгылды зифа гөл,
Өзелде саташып тормыштан.
Юл кочып ятучы корбанның
Җил сыйпый чаларган чәчләрен.
Җил сөртә тузанлы йөзеннән
Эз салган иң соңгы яшьләрен.
Миллионнарча кешеләрнең гомерләрен өзгән Икенче бөтендөнья сугышның чираттагы корбанын авыл зиратына ире Сафуан кабере янәшәсенә җирләделәр.
Агачтагы соңгы яфрак кебек саташып өзелсә дә, тиңсез мәхәббәт үрнәге булып яшәгән хатынның, соңгы сулышын алганчыга кадәр балам дип өзгәләнгән Ананың аянычлы язмышы Таулы авылы хәтерендә, халык хәтерендә меңьяшәр имәндәй тамыр җәйде. Гөлнисаның исеме, үткәннәрне оныттырмыйча, Кешелек дөньясын ялгышлардан кисәтә торган моңлы бер җыр булып яшәвен дәвам итә...
Альфия Ситдикова.
2 бүлек тәмам, дәвамы бар.