Литература
21 Октября 2022, 07:25

Бәби исе

1 өлеш Чак түзде Асия. Өйдәгеләр белән хушлашып чыгып, машинага утыргач та ярсуын басалмады. Янәшәсенә көлә-елмая кереп утырып, күңелле көй куеп җибәргән иренә яндырып карап куйды:– Тавышын яп! Болай да баш авыртты.

Чак түзде Асия. Өйдәгеләр белән хушлашып чыгып, машинага утыргач та ярсуын басалмады. Янәшәсенә көлә-елмая кереп утырып, күңелле көй куеп җибәргән иренә яндырып карап куйды:
– Тавышын яп! Болай да баш авыртты.
– Бармак башыдай баланың шаяруына да башың авыртса инде. Әнә, Гөлназ көне буе шуларның өчесе белән, бер җире дә авыртмый, – диде ире.
– Кеше хатынының кай җире авырта-авыртмавын син каян беләсең?
Ире, гадәтенчә, эндәшмәде, хатынының тузынуын җавапсыз калдырды. Моңа хатыны да канәгать. Чөнки ире вакланмый, хатын-кыз түбәнлегенә төшми. Йә ишетмәмешкә салыша, йә үз уена чума. Юл уңаенда ире кибеткә сугылмакчы булып туктады. Ял көнне дуслары белән балыкка барырга сөйләшкәннәр иде бит, азык-төлек аласы бар. Асиянең исә балык кайгысы китте, күңелендәге ярасы ачылды. Мәңге төзәлмәс ярасы…
Баласыз алар. Яшәүләренә дә ундүрт елдан артты инде. Укыган, хәлле кешеләр буларак, кыйммәтле клиникаларда да тикшерү үттеләр, дәваларның кирәген дә, кирәкмәгәнен дә кабул иттеләр. Хатыны имчеләрне дә калдырмады. Әйтүләренчә, икесе дә сау-сәламәт, өметне генә өзәргә ярамый. Тик ул өметне яшәтү өчен көчен генә кайдан алырга? Асия үзе күнәр иде дә, ирен ничек итеп һаман да буш өмет белән алдамак кирәк? Әнә бит бая танышларында бәләкәй бала күрүдән уенчык тапкан көчек хәленә төште. Әле генә тәпи киткән сабыйны ятып та, тезләнеп тә уйнатты. Хәтта чәй артына да утырмады бит, суынып беткән чынаягын кабаланып кына чөмереп китте. Шул сабыйдан ары бернәрсә дә күрмәс хәлгә җитте. Асиянең бар әйберсе дә бар үзе. Машинасы да бар, хан сараедай йорты да, кала үзәгендә фатиры да, яхшы эш хакы алып кайта торган ире дә… тик менә баласы гына юк. Һәм шул бәләкәй генә «юк» бүген күп «бар»ның бәһасен төшерә.
...Кайткач, Асия учын иягенә терәп, бертын ирен күзәтеп утырды да, төптән сыкрап чыккан газаплы да, бер үк вакытта жәлләгән дә тавыш белән:
– Тәлгать… сиңа баласыз кыенмы? – дип сорады. Ире, моңа кадәр дистәләрчә, йөзләрчә тапкыр булган кебек, килер дә чәченнән, аркасыннан сөеп тынычландырыр дип көтте. Көтте.
– Кыен.
Әкрен генә әйтте моны ире. Тик өзеп, ышанычлы итеп. Каршы эндәшә, сүз куерта алмаслык итеп. Ә бит белә иде ул бер килеп шундый җавап булырын. Әлеге дә баягы үлә алмый тарткалашкан өметнең соңгы кылларын зыңкылдатып өзә алгандай ниндидер бер сүз барлыгын… Һәм ул әйтелде…
Кыен… Димәк, аңа бу йортта, бу дөньяда баласыз кыен. Димәк, Асиянең сөюе генә аның күңел бушлыгын тутыра алмый… Димәк, шатланганда-куанганда да, иркә-назда, яхшы тәрбиядә булганда да аңа барыбер кыен… Хатын үзе төйнәп ташлаган төенне чишәргә маташып, чәбәләнгән саен аны ныграк чуалтты, бутады. Шулай күзләрен түшәм бизәкләрендә йөртеп ята торгач, башына кинәт бер уй килде: тукта, апасына барып кайтсын әле, бәлки, берәр киңәш бирер, һичьюгы күңелен бушатыр.
…Айсылу апасыннан өч яшькә генә кече булса да, Асия аны олы итеп кабул итте нишләптер. Бәләкәй чакта апасы аны баштанаяк үзе карады дисәң дә, артык булмас иде. Әнисе ике ел саен бәби алып кайтып, шулар мәшәкатеннән бушый алмады. Инде үсмерлек чорына кереп барганда Асия әнисенең бу эшен ваемсыз рәвештә хәерчелек үрчетү дип бәяли иде һәм еш кына мәктәптән кайтып кереп, кичә генә җыештырганнарын баштүбән әйләндергән эне-сеңелләрен әрләгәндә, әнисенә дә өлеш чыгарды:
– Бернәрсәгә файдасыз нәрсәләр! Өй туздырудан башкага ярамыйлар! Нәрсә дип алып кайттың шушыларны! Берәүдә дә бу чаклы бала юк!
Әнисе, юашлыгыннанмы, әллә чынлап та гамьсезме, кызының ярсып чәрелдәвенә игътибар да итми: һаман да сабыйлары белән кайнаша.
Бәләкәй чагында ничек йөргәндер, әмма мәктәпнең әле башлангыч сыйныфларында ук киеменең башкаларныкына караганда кайтыш икәнлеген аңлады. Зурая төшкәч, бу хәл тагын да кимсетте кызны. «Күп балалы гаилә, җиткерә алмыйлар, авыр яшиләр», – дип жәлләп караулары исә авырткан сөяленә басып торган кебек булды. Ул кече туганнарына катылыгы белән аерылды. Дәфтәр-китапларын туздырсалар, күп сорап тормый чыбык белән сыдырды, эшкә кушканда тискәреләнсәләр дә суктырды. Чисталык яраткан, тәртип тотуга омтылган бала иде ул. Туганнарын кыйнап эшләтте, әрләп-тукмап җикте. Аннан хәтта әнисе дә шүрләде бугай. Балалардан бизеп, тәмам гарык булып үсте кыз. Шулар артыннан чистартып, юып-җыеп, бишек селкетеп үтте үсмерлек чоры. Башкалар кебек иркәләнеп, ваемсыз гына яши алу мөмкинлегеннән мәхрүм иткәннәре өчен күралмас хәлгә җиткән чаклары да булды аларны. «Минем балам булмаячак, ялгыз яшәячәкмен», – дип әйтә иде. Сабый күрсә, сөйми түзә алмаган дусларына аптырады: ничек шуларны яратмак кирәк?
Югары сыйныфларда башкаланың интернат-мәктәбендә укыды. Монда да аның кебек күп балалы гаилә балалары, ятимнәр тупланган иде. Аннан югары уку йортына укырга кергәндә дә әнә шул «күп балалы» гаилә әгъзасы булуы ярдәм итте – конкурссыз-нисез кабул ителде.
Тәлгать белән башкалада танышты. Җырлап-көлеп, яшьләрнең уртасында йөргән егет ник кырыс карашлы бу чибәркәйне сайлагандыр. Әнә шул салкын матур йөздә елмаю ишарәсе күрү, җыерылып торган нәзек кашларны бераз булса да яздырып җибәрү, энҗе тешләрне көн нурында ялтырату өчен тырышлыгын аз салмады ул. Асиягә дә бу ачык күңелле егет бик ошый иде. Тик ул: «Егет белән дуслашсаң, аңа кияүгә чыгарга кирәк, чыксаң – балалар», дигән уйдан кача алмый һәм шунлыктан үзеннән бер генә җылы караш, ым-ишарә көтеп зарыккан егетне нишләтергә дә белми. Ә егет беркөн килеп эшне кабыргасы белән куйды:
– Асия, мин сине аңлый алмыйм, кирәкме мин сиңа, әллә юкмы? – дип әйтеп салды Тәлгать, җитәкләшеп парк аллеясыннан атлаганда.
– Нишләп… алай дисең? – кыз сорауга сорау белән җавап бирде.
– Кумыйсың да, якын да җибәрмисең… Миннән уже егетләр көлә.
Кыз эндәшмәде. Ул мондый хәбәргә әзер түгел иде.
– Йә, ник тындың? Кирәкме мин сиңа, юкмы? «Юк», дисәң, китәм…
«Нәрсә әйтергә соң?.. Юк! Ул Тәлгатьне югалтырга теләми! Яратамы? Белми… Ничек соң ул ярату?.. Тәлгать аңа кирәк, аңа сыенасы, аркаланасы, иркәләнәсе килә.
Ул бит беренче тапкыр үзен кадерле итеп тойды…»
– Әй…йе, – тавышы ишетелер-ишетелмәс иде Асиянең.
– Нәрсә «әйе»?
– Кирәк син… миңа.
Дуслашканнан алып тәүге иң җылы һәм иң иркә сүзләрне ишетте егет. Гүя «кирәк син» дип кенә түгел, ә «Яратам! Синсез яши алмыйм!» – диде кыз. Шатлыгыннан сөйгәнен кочагына тартып алды:
– Алай булгач, өйләнешәбез! Киләсе атнада!
– Ничек өйләнешәбез?! – Асия дерт итеп калды. – Кем әйтә!
– Мин әйтәм. Нәрсәгә сузарга? Бергә яшибез, бергә…
– Минем бала карыйсым килми! Минем… Мин…
– Ярый, үзем карармын. Ялкау кәләшем минем, – дип көлде Тәлгать.
* * *
...Кибеттә лимон, конфетлар үлчәткән арада ишек төбендә тарткалашкан яшь ана белән 3-4 яшьләрдәге балага игътибар итте. Бала кибеттән чыкмый карыша, нәрсәдер алып бирүне таләп итә бугай. Асия үзе дә сизмәстән боларга төбәп эндәште:
– Нәрсә алып бирмиләр, ә-ә?!
Кызый нәзек тавыш белән чәрелдәп тә җибәрде:
– Бана-ан!
– Банан булгач, банан. Бирегез әле безгә банан!
Яшь хатын «юк» дип каршы торып маташкан иде дә, бәләкәче бананны күкрәгенә үк кысканны күргәч, уңайсызланудан ни эшләргә белмәде:
– И апа, уңайсыз бит. Монавы мыжый. Рәхмәт, апа, кая акчасын…
– Куй! Юк белән маташма, – Асия кул гына селтәп тышка чыкты. Ул арада сабый нәзек бармаклары белән банан сындырып маташа иде инде.
...Айсылу апасында һәрвакыттагыча күңелле, шаушулы, сыйлы. Тыштан ук борынны яңа пешкән ит исе кытыклый. Әнисе кебек тәбәнәк йомры апасы ашка токмач кисә, кызы коймак коя. Асия, өстәл артына кунаклап, боларның мәшәкатьләрен күзәтә. Аңа эш бирмәделәр, утырып кына торырга куштылар.
– Хәзер аш та өлгерә, – Айсылу сәгатькә карап ала. – Балакайларымның эчләре өзеләдер… Утырдык дип шалтыратсалар да, озаклыйлар әле, юл начар вакыт бит.
– Йөрми торсалар да ярар иде борчып. Атна саен, акча туздырып... катырак әйтеп җибәрмисең инде, – апасын шелтәләп алырга да өлгерә Асия.
– Ничек итеп кайтмагыз дип торасың ачыгышып кына йөргән балаларга! – Айсылуның студент улларына сүз тидерәсе килми.
– Азрак ачыкканнан үлмиләр инде, жәлләмә.
Айсылуның сүз көрәштерәсе килми, хас әниләре мәрхүм инде, шунда ук икенче хәбәргә күчә дә китә:
– Теге синнән алып кайткан гөл, ни, хәтәр үсте дә китте, бар, күр әле.
Гөл үстерә алмый шул Асия. Утырткан бере сула, сатып алган йә бүләк ителгәннәре утыра-утыра да үлә. Монысын да чыгарып ташларга дип куйган җирдән апасы күреп алып китте. Шул гөл күкрәп утыра менә. Хикмәт инде. Карашы гөлдән тышка күчте: бая кибеттә күргән яшь хатын баласын уйната.
– Яңа гына шушы бала кибеттә банан таптырды, әнисе алмый.
– Ничек банан сатып алсын ул, чак көн күрә, – дип куйды Айсылу.
– Нишләп? Эчкечегә охшамаган бит, – Асия тагын тәрәзәгә төбәлде.
– Үзе эчмәсә ни, әнисе эчә, әнисенең икенче ире эчә, баласы бәләкәй, эше юк, – Айсылу, шулай тезә-тезә, аш бүлмәсенә кабаланды.
Ул арада шаулашып студент уллары кайтып керде. Апасының шуларны кочып-кочып сөйгәнен, өстәл артында кыстап-кыстап ашатканын сәерсенеп, хәтта бераз үртәлеп күзәтте Асия. Иркенләп сөйләшергә җай тимәсә дә, сеңлесенең кәефен сизгән Айсылу, озата чыкканда: «Кияүне әбижәйт итмә», – дип, уенлы-чынлы әйтеп калды. «Сизде микән?.. Сизеләдер шул…»
...Беркөн эштә компьютерындагы таблицаларга сибелгән саннарны чүпләп күзе-башы тонып утырганда, секретарь Әкълимә килеп керде дә, башка кызларга ишеттермәскә тырышып, колагына пышылдады:
– Бер нәрсә алып килгән идем, миңа кереп чык әле.
«Нәрсә» дигәне газета икән. Хатын газета битен әйләндергәләде:
– Нәрсә бар монда?
Әкълимә озын тырнаклы бармагын бер рекламага төртте:
– Менә моны яхшылап укы. «Аналар һәм балалар» елына багышланган яңа программа буенча бәби ясау быелгы елда бушлай була дигән.
Асия бер кызарды, бер агарды. Шулай да ярсымаска тырышып, теш арасыннан кысып чыгарды:
– При чем тут… Кирәк булса, акчага да ясата алам.
– Анысы шулай инде, но выход бит бу, – Әкълимә белдекле кыяфәттә сөйли башлады. – Суррогатный ана табып ясатырга була. Ул бит барыбер сезнең генә була, ирең белән синеке инде то есть.
– Уф, куй әле, Әкълимә, булмастай белән баш катырып йөрмә.
– Буш түгел ул, Асиюш, уйла әле син. Хәзерге заманда бала табып бирүче хатыннар аз түгел, ди ул, акчага бөтен нәрсә дә сатылган вакыт бит…
Әкълимә ишектән чыкканчы ияреп килеп сөйләп калды. Асиянең саруы кайнап китсә дә, башында баягы сүз тукран кебек чүкеп барды: «Суррогат! Суррогат! Суррогат!»
...Тәлгать, ялларын балыкта үткәреп, күңеле күтәрелеп кайткач, телевизор карап ятты-ятты да, кинәт: «Әйдә, приюттан бер малай алыйк», – димәсенме.
Битенә маска сылап утырган хатыны аңа көзге аша төбәлде. Ире аның аптыраган сораулы карашын шулай ук көзге аша тотты.
– Нигә аптырыйсың? Шушылай тик утырып үткәрәбезмени гомерне?
Хатын исе китмәгәнгә салышты:
– Тик утырмыйбыз бит, көне-төне эштәбез. Ул баланы кем карый?
Ирнең тавышы капыл кыркуланды:
– Син! Кирәк булса – мин! Бер бала карый алмаслыкмы без?!
Асия тынып калды. Чөнки белә – бу мәсьәләдә ул көчсез. Юк, приюттан бала алырга теләми ул. Чит баланы гомердә дә ярата алмаячак! Кинәт Әкълимә әйткәнне исенә төшереп, шул «салам»га ябышты:
– Бик теләсәң, әйдә суррогат әни эзлик... Бала үзе-безнең каннан була.
Тәлгать яткан җиреннән торып ук басты:
– Анысы ничек була тагын?
– Ну-у, бездән алынган орлыклар ясалма аталандырыла да суррогатның корсагына салына – вот и все.
Хәзер инде ире бертын дәшми утырды. Башына сыйдыра алмады, күрәсең, мондый яңалыкны. Ахырда чак телгә килде:
– Алай законлымы соң?
– Медицина рөхсәт итә бит. Әнә, телевизордан сөйләп торалар.
– Һе... – Тәлгать бер утырды, бер торып бүлмә буйлап йөренде. Аннан кабаттан хатынының каршына килеп басты. – Андый хатынны кайдан аласың, Асия? Кем кешегә бала табып бирә? Чит илдә генәдер андый әкият?
– Нишләп булмасын? Эшсез, акчасыз хатыннар белән дөнья тулы.
Тәлгать әйләнеп китеп, тагын бер урап килде дә, хатынының алдына чүгәләп торып күзләренә төбәлеп ялварды:
– Алай булгач, тап син шундыйны, Асия, тап, яме. Мин хакыннан тормам. Бармак башыдай бала өчен шушы өйне дә бирергә риза.
Хатын, хәлнең чынлап та аяныч һәм котылгысыз икәнлеген аңлап, керфекләрен кагып ризалыгын белдерде. Ире аның аякларын кочаклап, йомры тубыкларына йөзе белән капланды. Кырыкка җитеп барган ирнең тау кебек иңбашы, аркалары калтыранды. «Елыймы әллә? Алай дисәң – яшьләре юк». Ирләрнең күз яшьсез генә елый алуын белми иде Асия.
...Хатынның башын хәзер бер сорау бораулый: кайдан суррогат ана табарга да кемне ялларга?! Ике атна үзалдына нәтиҗәсез көяләнгәннән соң, башка чара тапмыйча, әлеге дә баягы апасы белән киңәшләшергә булды. Барып җиткән иде дә, Айсылу телефоннан эш белән чыгуын, бер ярты сәгатьтән генә кайтасын әйтте. Асия машинасы эчендә тирә-якны күзәтергә кереште. Талгын көйләр дулкынында оеп утыра торгач, кинәт каршы барактан теге танышлары килеп чыкканны шәйләп алды. Яшь хатын 3-4 яшьләрдәге баласын нишләптер күтәреп алган. Менә ул, эскәмиягә утырып, баласын алдына җайлап салды. Бала йоклый, күрәсең. Асия бу күренешне бераз күзәтеп утырды. Теге хатын да уйга батып утыра бирде. Шул вакыт Асиянең күңелендә шайтаннар уйнады. Нәрсәгәдер өмет итеп, нәрсәгә-дер омтылып, машинасыннан төште дә хатын ягына юнәлде.
– Саумысыз? – баш кагып кына сәламләде яшь хатын, күтәрелеп тә карамады ичмасам.
– Сеңелкәш, син мине танымыйсың, ахры, – Асия, кыяфәтенә уңайсызланган төс чыгарып, хатын янәшәсенә чүгәләде. Шул чакта гына тегесе, исенә килгәндәй, карашын аңа күчерде.
– Сез?.. Гафу итегез… Кинәт танымадым.
– Гаеп юк. Прогулкамы?
– Про…гул-ка…
Яшь хатын тынычсызланып шыңшыган бәләкәчен алдында тирбәтте.
– Тшш-тшш, бәбчегем… Тшш-тшшш…
Тик бала күзләрен ачып ук шыңшырга кереште:
– Әни-и-и… Эчем авырта-а…
Хатынның яшьләре атылып чыкты, ул өзгәләнеп баласына иелде:
– Чулпан, бәләкәчем, елама, яме… Йокла, кызым, йокла.
Йоклап буламы инде! Баягыдан да ныграк кыбырсымакчы. Утыра торгач, баласына әнисе дә кушылды. Икәүләшеп балавыз сыкмакчылар. Бу күренешне сәерсенеп күзәтеп утырган Асия, капылт торып, балага үрелде:
– Кая әле, сеңелкәш, болай елашып утырып булмас, бир баланы, киттек.
Өметсезлекнең чигендә булган яшь ана берсүзсез аңа иярде.
...Айсылу ишек ачып сораулы карашын төбәгәч тә:
– Айсылу апа, Чулпан авырый шикелле, – дип сулкылдады әни кеше.
Хәлне бер күз сирпүдә үк аңлап алган Айсылу, баланы диванга салып, чишендереп ташлады, буыннарын уксус эретмәсе белән уды, җылы чәйгә кушып дару эчерде. Аннары чиста җәймәгә урап, әнисе алдына салды:
– Ипләп кенә тирбәт әле, хәзер тирләп йоклап алса, бераз җиңеләер.
Күп тә үтми кызкай мышнап ук йоклап китте. Баланы юрган астына салгач, хатыннар аш бүлмәсенә чыкты.
– Әйдә, җитеш, Ләйсән, балаң йоклаганда ашап ал, кыенсынма.
Ләйсән бер Айсылуга, бер Асиягә карашын күчерде:
– Сез туганнармы әллә, Айсылу апа?
– Әйе. Охшаганбызмыни? – Айсылу, көлеп, сеңлесенә карады.
– Нык ук булмаса да, танырга була, – Ләйсән рәхмәтле күзләрен Асиягә төбәде. – Сез, апа, теге вакытта да ярдәм иткән идегез, бүген дә…
...Ашап алгач, Ләйсән китәргә җыенса да, Айсылу җибәрмәде, баласы янына кереп ятарга кушты. Йончыган хатын артык карышмады, мендәргә башын терәүгә күзләре дә йомылды. Айсылу белән Асия озак кына сөйләшеп ятты. Кызның аянычлы язмышы хакында сөйләде апасы. Шунда Асиянең башында бер уй яралды. Тора-бара үзе дә шул уй эчендә йөри, яши башлады. Шул уйны дөньяга ашыру планын корды...
Киләсе юлы хатын Ләйсәннең кызы белән чыкка-нын сагалап торып, машинасына утыртып алып китте дә, кала уртасындагы кафега алып барды. Тәмле ризык белән сыйлады, юк-бар сөйләп мавыктырды. Кайтканда уенчык кибетенә алып керергә дә онытмады. Ләйсән яңа танышына һушы китеп, сокланып карады. Аңа бу ападагы бар нәрсә ошый иде: үзен ышанычлы, иркен тотуы да, заманча киенүе дә, машина йөртүе дә, бераз һавалырак булуы да. Модалы прическасы, матур сумкасы, ялтырап торган кыска чәшке туны, колагындагы әллә нинди ташлардан эшләнгән алкалары, муенындагы алтын чылбыры – бар да хатынны буй җитмәс югары итеп күрсәтте. Кибетләрдә әйбернең хакына күз дә салмавы, күңеле ятуына карап сайлавы да, сатучыларны йөгереп йөрергә мәҗбүр итәрлек сөйләшә белүе дә, кафеда салат яшелчәләреннән хуш ис чыкмаганы өчен генә дә алмаштырып бирүләрен таләп итүе һәм аны берсүзсез үтәүләре дә язмыш типкесендә йөреп хәлдән тайган Ләйсәнне тәмам әсир итте. Асиянең һәр кыланышын, хәрәкәтен йотып, сөйләгәннәренә кыюсыз гына елмаеп баш кагып утырды.

 

Дәвамы бар.

Миләүшә КАҺАРМАНОВА.

Фото: <a Изображение от user18526052</a> на Freepik

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас