Сәлимә курка төшеп кенә Миннур апа яткан палатага керде. Бәхетенә ул берүзе иде. Сәлимә шаярырга теләп:
— Сине бүген аулакта калдырганнар, әле күптән түгел генә палатада кеше күп иде бит.
--Зөләйха табиб белән сөйләшергә кирәк диде, Валюшабыз егете белән качып сөйләшәдер, Светаның балалары белән оныклары килгән.
Миннур апаның күңеле төшкәнлеге йөзенә бәреп чыккан иде , Сәлимә шуны аңлап:
-— Миннур апа минем синең белән бик җитди сөйләшәсе сүзем бар. Син мине бүлдермичә генә тыңла әле, аннары уйларсың һәм җавабыңны бирерсең. — Сәлимә сүзен бүлеп, туктап калды, бераз уйланып торды да:
— Дөресен әйткәндә җавабы миңа бүген үк кирәк. Миннур апа мин сине күргәннән бирле уйланып йөрдем. Мин сине әнием урынына күрәм. Аңлыйм, мин сиңа балаларыңны алыштыра алмыйм, аларны гаепләргә җыенмыйм да. Миннур апа мин сине авылга, алып кайтып үзем тәрбияләргә телим. Нишләсәң дә үз авылың, үзеңнең туган җирендә сиңа җиңелерәк булыр. Картлар йортына караганда барыбер яхшырак булыр дип уйлыйм. Сүз бирәм үз әнием кебек күреп, сиңа моңаерга ирек бирмәм. Сине хәлемнән килгәнчә үз өеңә дә алып барырмын, бергә, бергә ничектә ике йортны карарбыз. Минем кызым бар, мин төнгегә эшкә барганда күп очракта үзенә генә калырга туры килә. Ә син иптәш , миңа таяныч булыр идең, миңа да җиңелерәк булыр. Мин эштән кайткан вакытка кайнар чәй белән мине каршы алсаң шул җитә , ачык ишеккә дә керүе җиңелерәк бит. Миннур апа миңа син әниләрчә елмаеп каршы алсаң, миңа әниләрчә карасаң да җитә бит. Үтенәм баш тартма, уйлармын дип әйт. Вакытны да сузма, син риза булсаң миңа документлар артыннан йөрергә дә кирәк. Сине хастаханәдән алып чыкканчы бар да әзер булырга тиеш. — дип сүзен тегәлләде Сәлимә. Миннур апа Сәлимәгә карап елмайды да:
— Мин уйлап тормыйм кызым.
— Миннур апа нигә?
— Син тыңлап бетер, Сәлимә кызым тыңлап бетер. Миңа нәрсә уйларга кирәк соң? Нинди ана үзенең кызының теләген үтәүдән баш тарта алсын, йә әйт? Синең йөзеңдә минем Фәридә кызым чалымнары бар, син үзең дә бик акыллы кыз. Мин бик рәхәтләнеп авылга кайтам кызым, җый язуларыңны кызым, җый. Сиңа рәхмәттән гайре сүзем юк.
Сәлимә Миннур апаны кочаклап ук алды. Аларның икесенең дә шатлыктан күз яшьләре бәреп чыгып, бит буйлап агып төште. Берничә көн дигәндә Сәлимә бөтен кәгазьләрне, документларны җыеп, Миннур апаны авылга алып кайтты. Иң беренче итеп машинаны Миннур апа йортының капка төбендә туктатты.
— Миннур апа син минем белән безнең йортта яшиячәксен, ләкин әле бу үз йортыңны күрә алмыйсың дигән сүз түгел. Әйдә үз нигезеңә кереп чәй эчеп алабыз, әйдә, әйдә. — дип Сәлимә машинадан төшеп, Миннур апа утырган якның ишеген ачып:
— Миннур апа үз нигезен сине көтә, чык әйдә дим.
Миннур апаның йөрәге сикерә башлады, аяклары тыңламыйча, мамыктай йомшарып калды. Ул җиргә басырга куркып торды. Бер Сәлимәгә, бер өенә карап торгач әкрен генә җиргә төшеп өйгә таба атлады. Өй ишеге ачык булуы да аның йөрәген шикләнергә мәҗбүр итте. Ләкин өйдәге җылылык, тәмле исләр чыгуы гына аңа тынычланырга булышты. Өй эче дә җыелган, чиста иде. Миннур апа аптыраулы карашын Сәлимәгә төбәде. Сәлимә исә:
— Миннур апа синең үз нигезеңә кайтуыңа без алдан ук әзерләндек. Ул гына да түгел, сине сюрприз көтә— дип әйтүгә, аш бүлмәсе ягыннан алар каршысына үзе белән бергә сыер савучы Бану апа белән Кадәрия апа чыгып басты. Миннур апаның күзенә янә яшь җыелды, ул бер кулы белән авызын тотты, икенчесе белән стенага сөялеп:
— Сез?
-— Ә нәрсә? Без сине оныттык дип уйладыңмы? Районга бара алмасак та без әле охо- хо- хо. Таякка таянып булса да бер беребезгә кунакка йөрибез. Ә хәзер Алла теләсә бергәләп чөкердәшеп чәй эчәрбез. Кадәрия апа Миннур апаны кочаклап алды, аның белән аш бүлмәсенә хәтле килде дә:
— Синең бәлешләрең кебек тәмле пешерә алмасак та, без бик тырыштык дустым. Әйдә утыр аргансыңдыр, утыр, утыр.
Дуслар төзелешеп өстәл тирәли утырдылар. Сәлимә олы яшьтәге апаларны сыйлагач:
— Миннур апа бүген дусларың белән бергә үз өеңдә кич кун. Сөйләшер сүзләрегез күптер, искә дә алырга , үткәннәргә кире кайтырга җиңелерәк булыр. Дусларың үзләре ул тәкъдимне хуплады . Ә иртәгә мин сине килеп алырмын, ярыймы?
— Рәхмәт кызым сиңа, бик зур рәхмәт.
Сәлимә елмая төшеп өйдән чыгып китте . Өч әби яшь чакларын искә алып төне буе сөйләшеп утырдылар. Дөрестән дә аларның искә алырлык, сөйләшерлек сүзләре күп иде.
Беренче көннәрне Сәлимә кызы Сиринә Миннур апага шикләнеп карады, , үзен сәер тотса да, тора бара ул аңа ияләште. Шалт иткән тавыш ишетсә дә аның бүлмәсенә чабып килеп хәлен сорады. Вакыт шулай әкрен генә үтте. Салкын кышны да якты кояш нурлары җылытып, җиргә яз килде. Табигать көннән көн ямләнде, көннәр матураеп кошлар моңы көннән көн күбрәк яңгырады. Ишегалдында каз бәбкәләре әниләренә ияреп йөри башлады. Әбиләр дә таякларына таянып капка төбенә күбрәк чыгып утыра башладылар. Алар да дусларын кыш көне аз күргәнгәдер инде, алар сөйләнеп чөкердәшеп утыра бирделәр. Сәлимә бүгенге көннең матурлыгыннан файдаланып, Миннур апаны аның йортына алып китте.
— Миннур апа синең бакчага да нәрсә булса да утыртыйк, бергәләшеп килеп карарбыз. Теләсәң мин сине иртә белән китерәм, кич алып китәрмен. Озакламый Сиринәнең каникуллары башлана, ул синең яныңда булыр. Бакчаны буш тотмабыз.
— Сәлимә кызым сиңа нинди рәхмәт әйтсәм дә аз булыр, мин нәрсә әйтергә дә белмим.
— Иң мөһиме исән бул Миннур апа, исән бул.
— Менә анысын белмим кызым, беләм мине борчырга теләмисең, тик мин сизәм, миңа күп калмады.
— Нәрсә сөйлисең инде?
— Әй кызым, дөресен генә әйтәм мин. Бәхетемә син мине авылыма алып кайттың. Үз нигеземдә соңгы сулышым чыга, тик, тик менә улымны гына күрә алырмынмы?
Миннур апа башын аска иде, Сәлимә дә аны аңлады, тик нәрсә эшли ала соң ул? Алар әкрен генә Миннур апаның өенә якынлашты. Сәлимә капканың тоткычына гына ябышты, теге яктан да тоткычны тоттылар һәм капка ачылды .Капкадан чәчләре агара төшкән Фәрит чыкты. Миннур апа улын күреп:
--Улым, улым, бәгърем минем, улым Фәритем кайткан. — дип улының кочагына ташланды. Кечерәеп калган ана улын ике кулы белән кочаклап алды да мыштым гына елый башлады. Әтиләре әбиләрен кочаклаганны күреп, алар янына 9-10 яшләрдәге кыз белән малай килеп басты. Миннур апа аларны күреп:
— Әй Аллам минем җимешләрем кайткан,— дип балаларны кочакларга кереште.
— Әни әйдә өйгә керәбез, без бит кайттык, әйдә әни.
Миннур апа балаларның кулларына чытырдап ябышты, әйтерсең лә аларны ычкындырып җибәрергә курка. Өйгә кереп барысы бергә диванга утырдылар, Сәлимә комачауламыйм дип чыгып китәргә теләде, тик Фәрит аңа:
— Сәлимә китмә, син хәзер әнигә үз кызы кебек, аннары яшерер сүзем дә юк.
Сәлимә читтәрәк торган урындыкка утырып:
— Бәлки юлдан соң ашап алырсыз, сөйләшергә вакыт табылыр.
— Рәхмәт, без балалар белән район ашханәсенә кереп чыккан идек, мин бит монда ашарга юк икәнен белдем.
Миннур апа улына борылып карап:
— Ничек, ничек кайтырга уйладыгыз улым? Нәрсә булды? Җитмәсә балалар синең белән , Эльза ничек җибәрде?
Фәрит яшь чагындагы кебек бармакларын уа башлады. Ул сүзен нәрсәдән башларга белми иде. Шулай да:
— Әни мин өйгә юлны озак өзләдем,
— Аңламадым.
— Әни мин утырткан гөлнең күптән шиңгәнен соң күрдем. Күпме генә тырышсам да, күпме теләсәм дә гөлнең кабат яшел яфрак яра башлый алмаячагын соң аңладым. Үз гаепләрем, үз ялгышларым белән кире өйгә кайттым. Әнием гафу ит мине гөлемне саклый алмадым.
— Ул синең генә гаеп түгел улым. Пешмичә суның кайнарлыгын белеп булмый. Ә балалар улым.? Аларны ничек алып кайта алдың?
— Әни анысы аерым хәл, анысы хакында аннары сөйләшербез.
Сәлимә эшнең нәрсә икәнен аңлап:
— Йә нәрсә сандугачлар, кем коймак ярата? Ә кем Сәлимә апага булыша икән, йәгез әле карыйк, кайсыгыз уңган икән?
Балалар бик теләп Сәлимә апаларына булышырга дип , аңа ияреп чыгып киттеләр. Аларның чыкканын көткән Фәрит, башын аска ия төшеп:
— Аңа нищеброд балалары кирәк булмаган әни. Аерылам дигәч, үзең белән алып кит диде.
— Аңламыйм, балалар үзләре ничек кабул итте бу хәбәрне?
— Минем авылга китәсемне белгәч алар үзләре синең белән китәбез диделәр. Аларны да аңлап була әни, алар бит әни назы тойган балалар түгел.
-— Ярый улым, сиңа язылганны башка кеше үтә алмый диләр. Нишлисең бит, сиңа кулны артка куеп уйларга вакытын юк. Син алга карап балаларың өчен яшәргә тиеш. Әйдә бездә чәй эчәргә чыгыйк.
Чәйләр эчкәч Сәлимә өенә кайтып киләм дип урамга чыкты. Аның артыннан ук Фәрит чыгып:
— Сәлимә рәхмәт сиңа әнине караганың, үз кызы кебек назлаганың өчен. Ә мин, мин тиле кебек, башымны югалтып каядыр китеп бардым. Ә хәзер, хәзер үземне ниндидер йокыдан уянган кебек хис итәм. Сәлимә син әнине бүген монда калдыр инде,
— Фәрит ул уенчык түгел аңла. Миндә аны капчык эчендә тотмыйм. Ул теләсә кая бара, үзе теләгән җирдә йоклый ала. Бары син аны бүтән ташлама гына, ташлама. Бу арада болай да гел үлем хакында сөйләнә.
— Мин бөтенләйгә кайттым Сәлимә, мин бүтән беркайчан да әниемне калдырмыйм. Соң, соң шул, уйламыйбыз икән үз башыбыз белән. Кем белә бәлки ул чакта башымны югалтмаган булсам, әни дә бу хәтле кайгы, хәсрәт утында янмас иде.
— Язмышыңа ничек язылган бит, бәлки бу сынауларны сиңа үтәргә язгандыр. Ярый, иң мөһиме Миннур апаның ышанычы , теләге кабул булды, өмет чаткылары сүнмәде.
— Рәхмәт сиңа.
Сәлимә башын гына селкеп китеп барды.. Фәрит капка кырыена сөялеп аңа карап калды.
Язмыш җиле сине сынаганда
Рөхсәт сорап, әйтеп тормаган,
Яннарыңнан үтеп, күрсәтмичә
Бәхетеңне килеп урлаган.
Утлы күмер аша яланаяк
Йөрәгеңне кысып үтәрсең,
Тик шулай да сөю гөлең
Янә чәчәк атыр диеп көтәрсең.
Көрәшергә хәлең калмаса да
Күзең йомып алга китәсең,
Бәхетеңне кире язмыш үзе
Чыгарыр дип бәлки көтәсең.
Үз кулыңда синең үз бәхетең,
Зур сынаулар аша аны табарсың,
Тик вакыты белән аңлый алмыйча
Бәхетеңә каршы ишек ябарсың.
Фәрит әнисен бөтереп өйгә алып кайтты. Нәни оныклар әбиләренең артыннан калмый йөрделәр. Ана назы күрми үскән балалар үзләрен бик бәхетле хис иттеләр. Сәлимә хәленнән килгәнчә ярдәм итеп торды. Миннур апа улына карап сокланды, җанланды. Тик менә аңа улы белән генә озак яшәргә насыйп булмады. Бәрәңгеләр алып, улы белән яңа кызы Сәлимәне димләп, никах укыткач, ул ике атнада тормыйча үлеп китте. Әйе, Миннур апаның өмет чаткысы сүнмәде. Ләкин Фәрит йөрәгендә төзәлмәслек яра калды. Үкенү хисе аның әле дә йөрәген яндырып тора иде. Әле ярый бәхетенә янында акыллы, өч балага да назын җәлләмәгән, аңлаучы хатыны бар иде.
Әсәр тәмам.
+28 °С
Облачно




