Көзге җил, тузынып, агачтан коелган соңгы яфракларны юл буйлап себерә. Әнә бер яфрак ничек тә аңа буйсынмаска теләгәндәй, чүп савытына килеп сыенды. Тик салкыннан куырылган, көчсезләнгән яфракның каршы торырлык хәле юк. Ул кабат җил иркендә...
Айсылу да җил иркенә буйсынган яфрак хәлендә. Әллә үз-үзенә бәя биреп бетерә алмый, әллә үзенә ышанычы аз, белмәссең. Хәер, үскәндә, ни күреп үсте инде ул?! Әтисе белән әнисе көн саен эштә. Әнисе Җәмилә – сыер савучы, әтисе Миңлегәрәй – мал караучы. Эштән кайтып кергән әтисе һәрвакыт диярлек кызмача хәлдә иде. Әнисе белән әтисенең кычкырышканнарын ишетмәс өчен, әллә ниләр бирер иде кыз. Бер яшькә олы апасының да авылда каласы килмәгәне сизелә. Айсылу, ал хыялларына тотынып, уе белән илләр гизә. Уй корабында тирбәлгән кызны әнисенең ачулы тавышы чынбарлыкка тартып кайтара:
– Айсылу! Ник идәннәрне себереп алмадың? Ашка токмач басмадыңмыни? Бар малларны каршы ал! – Соң, мин басудан кайттым гына бит әле. Үзең чөгендер алдын эшләп бетер дип әйткән идең, җитешмәдем. – Ярар, телеңә салынып торма! Бар сыерны сау! Идәннәрне юып алмыйча, клубка чыгам дип, авызыңны да ачма!
Айсылу иптәш кызларының шат елмайган йөзләренә карый да көнләшеп куя. Аларның өйләренә кергән чакта рәхәт. Тыныч, күңелле итеп сөйләшүләренә, әти-әниләренең кызларына яратып: «Кызым, озак йөрмәгез! Безнең йөзгә кызыллык килерлек булмасын!» – дип, кайгыртучан тавыш белән киңәш биреп озатып калуларына кызыга. Өйдә җитмәгән җылыны, назны көткән күңел әрнүләрен елмаю пәрдәсе артына яшерергә тырыша. Айсылуның исеме җисеменә туры килә. Айдай нурлы түгәрәк йөзле, сызылып киткән карлыгач канатыдай кара кашлы, күл камышыдай озын, куе керфекләр арасыннан дөньяга баккан шомырттай серле күзле, каендай төз, нәфис гәүдәле, өзелердәй нәзек билле сылу кызны алда нинди язмыш көтә?! Айсылу моны үзе дә белми. Тик тизрәк укуны тәмамлап, читкә, авылдан ераккарак китәсе генә килә. Иптәш кызлары белән төрле планнар коралар.
– Эх, тизрәк тугызынчы сыйныфны укып бетерсәм, шәһәргә чыгып китәр идем. Сәрия, син белмисеңме, клуб мөдире булырга кайда укыталар ул?! – Алабугада бар диләр бит. Анда китапханәчелеккә дә укып була икән. Мин шунда барырга уйлап торам.
– Әйдә бергә китәбез. Квартирга да бергә керербез, бергә яшәрбез. Кайтып йөрергә дә җайлы булыр, – дип, Айсылу аның сүзләрен эләктереп алды. – Кыен микән анда керергә?
Айсылу кара күзләрен Сәриягә төбәп, сынап карап торды да:
– Син керерсең ул! Әйбәт укыйсың бит, минем генә билгеләрем әллә кем түгел. Өйдә дә эш күп. Рус теленнән кайбер темаларны аңлап та бетермәдем. «Тагын бер кат аңлатыгыз әле!» – дип, кабатлап сорарга оялдым. Аттестатка өчле куярлар микән инде?! – дип уфтангандай әйтеп куйды. – Син ул кадәр начар укымыйсың инде. Аннан соң син бит, Айсылу, бигрәк чибәр. Әртисләргә биргесез. Сине дә алмасалар инде. Телеңә сандугач кунгандыр, бигрәк матур җырлыйсың, – дип, Сәрия аңа соклануын белдерде. – Кара әле, Сәрия! Укырга бөтен Татарстаннан киләләр микән анда? Егетләр дә күптер инде, әйеме?! Бәлки шунда берәр ерак район егете белән танышырмын. Эх, гармунчы булса! Ул уйнар, мин җырлар идем. Гомер буена җырлашып яшәр идек, – дип, хыял канатларын җилпеде Айсылу. – Минем әнкәй: «Кызым, яшь чагында чын күңелдән теләгән теләк кабул була», – ди. Теләгең кабул булсын! Кызлар, серләшә-серләшә, клуб янына килеп җиткәннәрен сизми дә калдылар. Клубтан дәртле бию көе ишетелә. Гармун тавышы кызларның иләсләнгән күңел кылларына килеп кагылды. Айсылу, клубка килеп керү белән, күбәләктәй бөтерелеп, биючеләр төркеменә килеп кушылды. Уртада чүгә-чүгә биегән егет Айсылуга таныш түгел иде. Күрәсең, күрше авылдан кунакка килгән. Озын буйлы, киң җилкәле, төскә-биткә дә килешле егет, бии-бии кызга якынлашты. Кыз ялындырып тормады. Ике биюче ярыша-ярыша биергә тотындылар.
Кичке уен тәмамлануга, яшьләр урамга сибелде. Айсылу белән Сәрия дә кайтыр якка кузгалдылар. Сихри кичке төн. Күкне йолдызлар сырып алган. Җил дә исми, яфрак та селкенми. Күктәге ай да кызлардан калышмый. Ашыгып атлаган аяк тавышларын ишетеп, кызлар адымнарын кызулаттылар. Тыкрыкка борылганда, аларны кунак егете куып җитте: – Кызлар, йолдызлар! Кая ашыгасыз? Әйдәгез, озатып куям, – дигән егетнең үз-үзенә ышанучан тавыш белән эндәүенә Сәрия:
– Кирәкми, без инде кайтып җитәбез. Әнә тыкрык башындагы өй безнеке, – дип, икесе өчен дә җавап бирде. Егет белән биегән чакта, Айсылуның күңелен моңарчы таныш булмаган ниндидер шашкын хис биләп алган иде. Әле шул тойгылардан арынмаган, очасы, күкләрне кочасы килгән күңеле нидер сизенә, талпына. Җан җылысы, наз тансыклаган йөрәге ярсып тибә башлады.
Егет тә Сәриянең сүзенә карамый, алар белән янәшә атлавын дәвам итә. Сәрия өйләре янына кайтып җиткәч, иптәш кызы белән саубуллашып кереп китте. Айсылу берничә йорт аша гына урнашкан өйләренең тәрәзәләренә күз салды. Әти-әниләре йоклый, күрәсең. Тәрәзәләр генә корымдай кара күзләре белән урамны күзәтә.
– Биюче кыз, әйдә, танышыйк инде! Мин Марсель булам. Синең исемең ничек? Йә, әйт инде! – Айсылу. – Бигрәк матур исем. Үзең кебек. Күр әле! Ай да сылу, син дә сылу! Кайсыгыз сылурак икән?! – дип такмаклап, кызны кочып алды. Айсылуга аның көчле кулларының җылысын тату рәхәт тә, кыен да. Ул, егет кочагыннан ычкынасы килгәндәй, читкә тартылды. Тик егет читлеккә килеп эләккән кошны ычкындырырга теләми иде. – Айсылу, әле иртә бит! Әйдә, азрак йөреп киләбез. Мине авылыгызның матур урыннары белән таныштыр әле. Чишмәгез бармы? Әйдә, чишмә буена барыйк! Су эчәсем килә, сусадым! – дип кызны тагын да ныграк кочаклады.
Тәҗрибәсез, беркатлы авыл кызы үзеннән берничә яшькә өлкәнрәк, инде пешкән җиләкләрнең тәмен күп мәртәбәләр татырга өлгергән егетнең җәтмәсенә эләгүен сизми дә калды, эчтән генә: «Ярый инде, чишмәгә барып, су эчеп килгәннән бер җирем дә кимемәс. Бик дәртләнеп биеде. Чынлап та сусагандыр!» – дип уйлады. Авылдан читкәрәк киткән саен, егет уяулыгын югалткан кызга тәмле сүзләрен яудыра торды. Гомерендә беренче мәртәбә мәхәббәт сүзләрен ишеткән кыз, үзенең кемгәдер кирәк, кадерле булуын сизеп, егеткә бөтенләе белән ышанды. Әйтерсең лә ул Марсельне туганнан бирле белә. Күр әле, бөтенләй чит-ят кеше дә шулай якын була ала икән дип, үз-үзенә гаҗәпләнде. Чишмәгә килеп җиткән кыз белән егетне күктәге ай гына күзәтәСерле йолдызлар да нидер вәгъдә иткәндәй җем-җем җемелдиләр. Былбыл тавышын ишетеп, егет тә кызга: «Былбылым, сандугачым син минем! Ни эшләп мин сине моңарчы күрмәдем микән?! Син – минем алиһәм! Хан кызларына биргесез сылуым минем!» – дип, туктаусыз сайрый. Әрсез куллары белән кызның тыгыз тәнен капшый-капшый, чиядәй иреннәреннән суырып үбә. Яшел, сусыл үлән алар өчен – ятак, йолдызлы күк – юрган, сандугачлар моңы – сөю симфониясе. Егет, тәкатсезләнеп, наздан мәлҗерәгән кызның пар алмаларын учы белән уа. Кайнар сулышы кызның муенын, тәнен ялкынга төрә. Тәненә ут капкан кызның җан сусавы шулкадәр көчле. Акыл хискә буйсынмый. Кыз егетнең шашып үбүләренә каршы торыр кодрәт тапмады.
Таң сызылып килгәндә Айсылу егет кочагыннан чыкты. Марсель араларында берни дә булмагандай, битараф кыяфәт белән торып басты. – Таң атып килә икән. Кайтырга вакыт. Өйдә югалтканнардыр. Хуш, Ай кызы! – дип, сызгыра-сызгыра китеп барган егет артыннан карап калган, алданган кыз җиләге өзелгән яшел аланга ятып тәгәри-тәгәри елады. Чишмә суы белән төнге яратышу эзләрен юып төшерегә теләгәндәй, кат-кат битләренә, муенына су бөркеде. Тапталган, изелгән ямь-яшел үләннәрнең сабагына әллә кызның күз яшьләре, әллә чык тамчылары эленеп калды. Ул кеше-кара күргәнче дип, ашыга-ашыга, сукмак буйлап авылга йөгерде. Ярый әле, әнисе торып өлгермәгән. Бикләнмәгән ишектән кергән кыз тавыш-тынсыз гына кичтән чоланда җәйгән урынына чумды. Айсылу белән Марсель арасында булган хәлләрнең шаһитлары – чишмә, ай һәм йолдызлар. Әнисе берни дә сизмәде. Хәер, Җәмиләдә кыз кайгысы түгел, үз мәшәкате үзенә. Эчкече ир белән гомер иткән хатын үзе дә җылы сүзгә, назга сусап гомер итә. – Үз рәхәтең өчен генә яшисең. Туйдым синең эчүеңнән. Туктыйсыңмы, юкмы?! Ул нинди көн саен эчеп кайту? – дип, йөрәк авазын салып карый. – Мин эчсәм, синнән акча сорамыйм бит. Сыйлыйлар, димәк, хөрмәт итәләр. Тукта кычкыруыңнан! Зарплатаны алып кайтып бирәм, җитмимени сиңа?! – дип, бөереннән чыккан тавыш
белән кычкырды ир. – Хөрмәт, имеш, фураж сатасыздыр әле. Алган кешесен әйтер идем. Намусыңны да сатып җибәрдең бугай инде? Кешедән оялмасаң, хет балалардан оялыр идең. Кызлар урамга чыгарга тартына. Әнә олысы Минзәләгә укырга китәргә җыена. Туйдылар синең эчүеңнән. Айсылу да, тугызны бетерүгә китәм, ди. Балаларны аякка бастырасы, укытасы бар, шул хакта уйлыйсыңмы син, юкмы? Аракыны син генә эчеп бетерә алмасың, – дип, кычытканга тиң тел белән җаваплады кызган хатын. Болай да, градусы җитмәгәнгә үртәлгән ир, яткан җиреннән сикереп торып, хатынына кизәнде. Сугарга дип күтәрелгән кулын тыеп калса да, ачуыннан шартлардай булып, йодрыгы белән бар көченә өстәлгә китереп сукты. – Җитте, дим мин сиңа! Тынычлап йокларга ирек бир! Иртән эшкә чыгып киткәндә дә, Җәмилә, ирнең колагын киртләп, кат-кат шул сүзләрне кабатлады. Тик кичен тагын шул үк көрмәкләнгән теленнән зәһәр чәчкән исерек гәүдәне күреп, чарасыз калган хатын: – Мин синнән киммени? Ник мин генә сөйрәргә тиеш бу дөньяны? Кадалып китсен барысы да! – дип, иренә кул селтәде. Чарасызлыктан, иренең битарафлыгыннан, тормыш мәшәкатьләреннән туйган хатын, йөрәк ярсуын күгәрчен сөте белән баса башлады. Хатын-кызга күп кирәкме? Сазлыкка төшеп бата баруын сизми дә калды. Ирнең ачуын балалардан ала, кычкыра, җикерә. Югыйсә балаларның ни гаебе бар?! Гөнаһсыз сабыйларының күңел рәнҗүләре киләчәктә каргыш булып төшмәсме?! Ана кеше ул хакта уйламый да сыман. Авылда кем ничек яши, нинди гаиләдә үсә, халык күзеннән яшереп булмый! Яшел елан белән дус булган гаиләдә үскән кызларга егетләр дә башка күзлектән карый. Айсылу авыл егетләрен үзенә якын китермәде. «Алкаш кызы» дигән сүзне кемнең ишетәсе килсен! Якын дусты Сәриягә дә: «Бер әйтмәсә, бер әйтерләр, йөрсәм дә, башка авыл егетләре белән генә йөрим», – дип әйтә килде.
Айсылу күңеле белән Марсельне бик озак көтте. Тик егет бер генә мәртәбә дә кызның күзенә чалынмады.
Инде мәктәптә укулар да тәмамланып килә. Тиздән чыгарылыш имтиханнары. Айсылу шәһәргә чыгып китәсе көннәрне түземсезлек белән көтә. Җәйге «гөнаһлы төн» исенә төшкән саен ул: «Мин ахмак, мин юләр» – дип, шулкадәр беркатлы булуына ачуы килеп, үз-үзен сүгә. Тик эченә кергән корт үзәген кимерә. Кайсыбер вакытта бөтен тәнен тыелгысыз дәрт, ялкынлы ут биләп ала. Андый вакытларда Айсылу ярсып елый, әнисенә дә, апасына да теләсә нәрсә әйтеп кычкыра. Үз-үзен күрә алмый башлый. Айсылу әле шул бер мизгеллек йомшаклыгы, бер ялгышы өчен күпме күз яшьләрен түгәчәген дә, кылган ялгышының гомер буена арттан калмый ияреп йөриячәген дә белми. Атналар буе үзен эчтән ашаса да, битәрләсә дә, борчылса да, инде бернәрсәне дә үзгәртеп булмый. Ярый әле, балага узмады. Бөтен авыл алдында, бөтен мир алдында хурлыкка калыр иде. Эчеңдәге серне беркемгә дә чишми, үз эчеңә бикләнеп яшәве бик авыр.
– Авылдан чыгып китсәм, башкача яшәр идем. Бәлки, яхшы кешегә кияүгә чыгармын, – дип, көч-хәл белән үзен юата.
... Ниһаять, имтиханнар төгәлләнде. Бүгеннән Айсылу – Алабуга культура училищесы студенты. Берсеннән-берсе талантлы, чибәр кызлар-егетләр белем ала торган йортта аны бөтенләй яңа һәм башка катлау кешеләре каршылады. Монда белем бирүче кайсы гына мөгаллимне алма – зур талант иясе, кайсы гына студентка күз салма – могҗизаи хәзинә. Училищеда туган телдә белем бирәләр. Бу, әлбәттә, авылдан килгән яшьләр өчен бик уңайлы. Телне вата-сындыра сөйләшәсе юк. Милли сәнгать, фольклорны өйрәнү дә кызыклы. Айсылуга бигрәк тә фольклор экспедициясе белән, авылларга йөреп, җыр текстларын җыю, халык җәүһәрләре белән танышу ошады. Төрле очрашулар, мавыктыргыч әңгәмәләр кызның күңел офыкларын яктыртып җибәргәндәй булды. Ул дөньяда башка төрле тормыш барын да төшенә, башкаларның үз-үзләрен тотышын күзәтә башлады. Холкына кыюлык, үҗәтлек тә өстәлде кебек. Егетләр белән аралашу телен дә бик тиз ятлады. Кызлар белән аралашканга караганда, аңа көчле ир затлары белән гәпләшү кызыклырак. Аннары гел егетләрнең игътибар үзәгендә булу да дус кызларыннан бер баш өстенлеген раслый сыман. Ул төрле бәйгеләрдә, мәдәни чараларда теләп катнаша. Студент булган елларда ул, «Сабантуй», «Нәүрүз», «Май чабу», «Җиңү көне»,
«Спас ярминкәсе» бәйрәмнәрендә чыгыш ясап, җыр-моңга булган мәхәббәтен, сәхнә осталыгын күрсәтте.
Җиләк кебек кыз, өлгергән алмага әверелеп, күп кенә егетләрнең башын әйләндерде. Тик чибәрлеге белән масаюымы, яшьлектәге кылган ялгышлыгымы кызга акыл белән яшәрлек сабак бирмәде. Хәер, үзәгенә черек чире тигән хатын-кыз акыл белән эш итә белми торгандыр. Югыйсә халык әйтемнәрендә дә, мәкальләрдә дә халкыбызның зирәклеге, төпле киңәшләре ярылып ята. Онытылмаслык итеп ятла гына. Чибәрлек туйда гына кирәклеген, эшчән, акыллы, бәхетле булып тууның яхшырак икәнен үскән чакта әнисе дә күңеленә салмады. Кыз егетләр белән очрашудан тәм тапты. Авылдашы, дусты Сәрия: «Айсылу, бер генә егет белән очраш! Яулык алыштыргандай егетләрне алыштырасың, килешми бит!» – дигән чакта, ул : «Кияүгә чык дип артымнан чират тезелеп тормый әле» – дип, яратып бетермәгән кешесенә кияүгә чыгарга риза икәнлеген дә белдерде.
Училищены тәмамлау белән эшкә урнашырга ашыкмады. Авылга кайткан чакта, бәхетенәме, бәхетсезлегенәме, күрше район егете очрады. Рамилнең машинасына кереп утыруга, Айсылу күптәнге танышын күргәндәй сөенде. Сөйләшер сүзләр дә табылды. Егет тә кызның чибәрлеген, җиңел аралашучанлыгын ошатты, ахрысы. Кич белән күрешергә сүз куешып аерылыштылар.
Чаллыда эшләп йөргән, атна арасында ялга кунакка кайткан егет кич белән Айсылулар авылына юл тотты. Багажнигыннан алып, кыюлык өчен тотып куйган «утлы су» үз эшен эшләде. Рамил кызны күрүгә кысып кочаклап алды. Кыз да карышмады.
Айсылу Рамилдән беренче очрашкан көнне үк аракы исе килгәнен сизде. Тик өйләнәм дип авыз ачкан егетне кире какмады. Озын буйлы, киң җилкәле, коңгырт куе чәчләрен бер як кырыйга тарап куйган, бөркетнекедәй кыю карашлы егетнең игътибар күрсәтүе – аның өчен мәртәбә. Айсылу егетнең көчле куллары биленнән кысып кочканда, барысына да риза икәнлеген сиздереп, аның назларына наз белән җавап бирде. Егет тә тимерне кызуында сугарга ярата икән, кызның кайнар кочагында наздан эрегән чакта, нәфес колына әверелде. Муенына камыт кияргә ризалыгын белдереп, кызга ул: «Әйдә өйләнешәбез! Чык миңа кияүгә!» – дип, тәкъдим ясарга да өлгерде. Кыз да, егет авызыннан очып чыккан сүзне ишетүгә: «Мин каршы түгел. Синең белән утка да, суга да керергә әзермен!» – дип җавап кайтарды.
«Алда аларны ни көтә?! Яшәп китә алырлармы? Бу кавышу вакытлыча гынамы, әллә гомерлеккәме?! – Мондый җитди уйлар белән баш катырып торасы килмәде. – Иң мөһиме – алда туй. Иптәш кызларының кайберләре инде кияүдә. Бәби табарга да өлгерделәр. Ул да сафлык билгесе булган ак күлмәктән туй табыны артында утырачак. Башкалар яши бит әле, без дә яшәрбез», – дип уйлады.
Шулай итеп, бер ялгыштан икенче ялгыш ясаганын аңламаган кыз үзенә беренче булып тәкъдим ясаган кеше белән язмышын бәйләде. Очраклы гына танышкан егет белән беренче көнне үк түшәк уртаклашкан кыз, ак күлмәген киеп көзге алдында бөтерелде. Егет дигәнең инде бер өйләнеп аерылган ир булуы да, кайдадыр еракта улы үсеп килүе дә куркытмады. Азау ярган кыз-хатын:
– Рәхмәт, Рамил карады, мине ярата, кияүгә чакырды, – дип сөенде генә. Башка парлар сыман туйлар ясап кияүгә чыга алу – кеше алдында аның өчен зур мәртәбә. Моңарчы аның белән йоклап, «кулланганнан» соң ташлап киткәннәр алдында да ул: «Сезгә генә дөнья кендеге берекмәгән. Мин дә – берәүнең кадерлесе. Күрдегезме, мин дә төшеп калганнардан түгел!» – дигән ялган масаю белән үзенең кемгәдер кирәклеген дәлилләде. Кияүгә чыгу белән генә түгел, яшәр өчен, үз ояңны булдырырга кирәк. Айсылу белән Рамил, егетнең туган авылына кайтып, эшкә урнаштылар. Айсылу – клуб мөдире, ире – гармунчы. Кызның яшь чактагы теләге кабул булды. Тик җырлашып яшәргә генә насыйп булырмы?! Анысын вакыт күрсәтер.
Кайнана белән бергә яши башлаган парлар, кич җиткәч, җитәкләшеп эшкә чыгып китәләр, кычкырышып кайтып керәләр. Талашыр өчен сәбәп табылып кына тора. Ире хатыныннан, хатыны иреннән көнләп, көн дә тавыш чыга. Оясында ни күрсә, очканында шул димәсләр иде...
+28 °С
Облачно




