Литература
19 Октября 2022, 07:00

Өмет чаткылары сүнәрме?

5 өлеш Бүген төн озак үттеме, яки Миннур апа йоклый алмаганга озак тоелдымы? Бәлки аңа уйлары йокларга ирек бирмәдеме, хәзер әйтүе авыр. Миннур апаның йөрәге кысып алды, күз алларында кечкенә чебеннәр оча башлады. Кайнар кан йөрәген юып алган кебек кайнарланды, пеште. Нәрсә булды аңа бүген?

Өмет чаткылары сүнәрме?Өмет чаткылары сүнәрме?
Өмет чаткылары сүнәрме?
Бүген төн озак үттеме, яки Миннур апа йоклый алмаганга озак тоелдымы? Бәлки аңа уйлары йокларга ирек бирмәдеме, хәзер әйтүе авыр. Миннур апаның йөрәге кысып алды, күз алларында кечкенә чебеннәр оча башлады. Кайнар кан йөрәген юып алган кебек кайнарланды, пеште. Нәрсә булды аңа бүген? Бәлки бердәнбер якын кешесе, улына нидер булдымы? Миннур апа төне буе әллә ниләр уйлап бетерде. Ахыр чиктә Венерага Миннур апа өчен шәфкать туташы чакырырга туры килде. Югары давление белән Миннур апаны хастаханәгә озатырга туры килде. Берничә көн Миннур апа үлем белән көрәште. Әллә уйларында, әллә төшендә ул улы Фәритне күрде. Миннур апа соңгы авырган вакытта Фәрит бөтен эшен ташлап әнисе янына кайтты. Ул аны башта хастаханәдә, аннары өйдә, яшь бала караган кебек тәрбияләде. Шул ук вакытта, аз булса да акча булсын дип тракторга утырып колхозда эшләде. Тик менә бәхетеннән балкып торган күзләре генә сүнгән, сүрелгән иде. Үзе авырганга күрә улының кәефе юк дип уйлады ана, бу дөрес түгел иде . Шулай беркөнне ашап утырган вакытта Миннур апа улының күзләренә туры карады да:
— Фәрит улым сиңа нәрсә булды? Элекке Фәриттән бернәрсә дә калмаган диярлек .
— Әни нәрсә булсын инде миңа? Юк өчен борчылма әле, ярыймы?
— Улым, мин үземне хәзер яхшы хис итәм, гаиләңне сагынгансыңдыр, шактый минем янымда яшәдең, хәзер кире китә аласың.
Фәритнең күзләре йөгереп йөри башлады, әйтерсең лә ул бу сүзләрне көтмәгән. Миннур улының бу халәтен күреп нәрсә уйларга белмәде.
— Улым синең кире китәсең килми кебек, бәлки мин дөрес аңламыймдыр. Улым, балам, миңа да әйтмәгәч кемгә әйтерсең икән?........Нәрсә булды улым? Борчылма, сөйлә, мин түзәм, миңа бернәрсә дә булмас.
Фәрит әнисенә карап торды да, башын читкә борды. Аның күзеннән яшь бөртекләре бит буйлап тәгәрәп төште һәм ул әнисенең үзе елаганын күрүен теләмәде, шуңа да кырыйга карады. Тик Миннур апа аңлады, улының елаганын күрде.
— Улым оялма күз яшеннән, таштан да вакыты белән күз яше чыга диләр. Сөйлә улым, нәрсә булды сиңа?
— Әни хәтерлисеңме син миңа үкенергә туры килмәсен дигән идең? Син хаклы булгансың, син хаклы. Беләсеңме Эльза минем йөрәгемә шул хәтле тирән кереп урнашты, хәтта аны кран белән дә тартып чыгарып булмас иде . Беренче мәхәббәт, сөю көче шундый көчле иде, мин аның өчен утта янарга әзер идем. Минем күземә бернәрсә дә күренмәде, ул дип кенә яшәдем әни, ул дип. Ул бит минем өчен күктә үрелеп ала алмаслык йолдыз кебек иде. Шундый чибәр кыз мине ярата алыр дип мин уйламадым да, ә ул миңа яратам сине диде. Ничек, ничек әни ярату бер йөрәккә кергәч шулай тиз сүрелә ала? Мин бит аны үлеп яраткан идем, үлеп яраттым, ә ул, ул бары тик миннән көлгән генә булып чыкты.
— Әгәр яратса синнән көлер иде микән? Бәлки ул сине яратмагандыр. Чын йөрәктән яратсаң ничек яратудан баш тартып була? Яраткан кешене ничек бар шулай яратасың ул, бөтен кимчелекләре белән яратасың. Ә менә шикләнсәң йөрәккә әрнү, үкенү хисләре кереп урнаша, тик ярату чыгып бетми, өметләнә, ялгыштым , бар да яхшы булачак барыбер дип уйлый. Яраткан кеше бары яхшы якка гына бора уйларын. Начарлык белән сөю хисен саклап булмый улым, саклап булмый. Син дә әле дә аны яратасың, өметләнәсең, нәрсә булды соң?
— Әни, әни, Эльза ярата белми икән ул, дөресрәге ул бары үзен генә ярата. Аны шулай тәрбияләгәннәр. Ул үзе теләгән әйберне алырга, үзенеке итәргә өйрәнгән. Аннары кирәк булмаган уенчыгы сыман аны кырыйга куя, оныта. Әни аны бик иркәләп, нәрсә теләсә шуны биреп үстергәннәр. Әйе, авыл җирендә тыныч, чибәр егет күрү аның өчен кызык булган, ул барби курчагы сыман үзенеке итәргә теләгән мине. Дуслары алдында чибәр ир белән мактану булган уенда. Аңа чибәрлек кирәк булган, ә чибәрлек эчендәге йомшак күңелле , акыллы ир кирәк булмаган.
— Нәрсәәәәә ???
— Әйе әни, бер тавышка килгәч ул бу сүзләрне миңа үзе әйтеп минем йөрәгемә ут салды.
— Ышанып булмый, улым ә бала, бала тапкач хатын кыз үзгәрә диләр, игезәкләр аны үзгәртмәдеме?
— Әни игезәктән игезәк туарга мөмкин икәнен ул уйламаган, җитмәсә минем игезәк сыңары икәнен ул белмәде дә бит, безнең ул хакта сөйләшкән булмады, җитмәсә Фәридәне дә күргәне юк иде бит. Мин дә бит игезәкләр булыр дип уйламадым. Ә Рәсим белән Рәсимә тугач белсәң иде ничек шатландым. Эльза, Эльза исә.........— Фәритнең янә битеннән күз яшьләре тәгәрәде. Ул әнисенең кытыршы кулларын тотып — Әни, әни ул әни кеше була алмады. Ышанасыңмы, ул бит хәтта балаларның башыннан да сыйпаганы юк. Ничек, ничек шундый әни булып була? Балалар әниләреннән наз көтәләр, кочагына кереп иркәләнеп утырырга телиләр, ә ул, ул вакыт юк дип аларны читкә төртеп китеп бара . Әтисе бик тиз бала тәрбияләргә кеше яллады. Кечерәк чакта беренче әни дигән сүзен кызым ялгыш тәрбиячегә әйткән иде, Эльза шунда:
— Нищебродтан туган бала үзен дә шулай тота, что можно ждать, даже әниләрен таныймыйлар —- диде. Мин аңа каршы чыктым, үзең балалар янында күбрәк вакытыңны үткәр дигәнгә, чәчләр үрә тотырлык сүзләр әйтте . Ничек, ничек шулай әйтә ала иде ул? Балалар үсә төшкәч аларга ниһаять бераз ихтибар итә башлады, башлавын, тик бу әниләр бирә торган наз дип әйтерлек түгел.
— Улым бәлки бөтереп кире кайтырсың?
— Әй Әни .....әни җаным ничек? Балалар болай да әни назыннан мәхрүм, аларны атасыз да калдырыйммы? Миндә булмасам алар нишләр?
Миннур апа улының битендәге күз яшьләрен сөртеп алды. Җәлләде ул улын, җәлләде. Теге вакытта ук, улына авыр булса да туйга каршы тотырга кирәк булгагын аңлады ана, аңлады. Тик соң шул, соң. Нишли ала иде соң ул? Улы барыбер аны тыңламас иде, ә хәзер үкенүдән нинди мәгънә? Миннур җайланып, өйдә йөри башлагач Фәриткә китергә вакыт җитте. Миннур апаның йөрәге кабат сыкрады, бу юлы инде улы өчен генә түгел, ә оныкларының алдагы тормышы бик борчый иде.
Миннур апа авыр керфекләрен күтәреп күзен ачты. Ниндидер таныш булмаган тавышлар ишетелде. Ул үзенең кая икәнлеген аңламый як ягына карый башлады, шунда:
— Миннур апа ниһаять күзеңне ачтың, хәерле иртәләр белән.
Миннур апа каршысында ниндидер кыз басып тора , ул аптыраулы карашын кызга төбәп:
— Мин кая,? Син кем?
— Миннур апа танымыйсызмы әллә? Мин Сәлимә, сезнең игезәкләр белән бер сыйныфта укыдым, Майҗамал белән Барый кызы.
Миннур апаның авызы кипкән иде, ул теле белән иренен ялап алды, бер сүз әйтә алмый иреннәрен генә селкетеп куйды. Сәлимә аның башын күтәрә төшеп әз генә су эчереп:
— Әлегә җитә Миннур апа, бераздан тагын эчерермен, хәзергә бераз ял итегез, кабат йокларга тырышыгыз, мин бераздан килеп китәм.
Миннурның бер генә дә хәле юк иде. Ул күзен йомып тагын ниндидер караңгылыкка кереп китте.
-— Миннур, Миннур, син бит минем белән балык тотарга барам дигән идең, уятырга куштың, үзең селкенмисең дә.
Иренең тавышы Миннурның колагына моң булып ишетелде. Ул күзен әкрен генә ачып иренә карады да:
— Дөресен әйткәндә шул хәтле еракка барасы да килми.
— 200 чакрым күпме инде ул? Синең әниең килде инде, миннән дә көләргә өлгерде.
— Шулаймыни? Ә нигә көлде?
— Анысын әйтмим, военная тайна, әйдә тизрәк киен инде.
— Минем балаларны бергенә дә калдырасым килми.
— Алар зур инде, безнең дә үзебез өчен яшәргә хакыбыз бар , җитмәсә бу фикер синең әниеңнеке, ул тәкъдим итте балыкка барып ял итеп кайтырга. Әйдә, әйдә дим.
Юл озын булса да Миннур өчен кыска тоелды. Юл буенча табигать матурлыгын карап барып, ул вакыт үткәнне сизмәде. Юл буенча төзелешеп калган ак каеннар, яшел шәлләрен ябынып, әкрен генә җилдә тибрәләләр. Ул артта калган кырлар, болыннарда төрле чәчәкләр дә, яшел хәтфә үләннәр дә бу дөньяның матурлыгын күрсәтә. Җир өстенә тишелеп чыккан кыр чәчәкләре күз явын алырлык матур итеп үзенә җәлеп итеп тора. Дөньяның матурлыгына кызыгып карап барды Миннур. Ә менә күл буена килгәч, аның тагын да матур җир барлыгына исе китте. Бормалы күл буе буйлап кечкенә таллар башларын иеп утыра, ботаклары суга тиеп, яфраклары су тамчылары белән уйнаган кебек җилдә селкенә. Күлнең икенче ягында зур яфраклары арасына качып төнбоеклар утыра.
— Миннур сөеклем нәрсә булды?
Илһам авызын ачып басып торган хатынын килеп кочаклап алды.
— Мин бәхетле Илһам, бик бәхетле. Рәхмәт сиңа мине монда килергә үгетләгән өчен. Шундый матур монда, мин үземне әкияттәге кебек хис итәм.
— Шулайдыр да бит, тик бу әкият түгел, балык та үзе кармакка ябышмый, әйдә хан кызы балык тотабыз.
Илһам күл буена килеп кармакларын әзерләде дә, берсен Миннурга биреп:
— Менә кара шулай итеп бәрәсең, аннары балык чиертә башлагач әкрен генә тартып аласың. Тик ашыкма, тиз, каты тартсаң балык ычкынырга мөмкин, аңладыңмы?
Миннур ире суга бәргән кармак артыннан күзәтә башлады. Менә балык чиертә дә башлады. Миннур шатлыгыннан кычкырып җибәрде дә, кармакны бөтен көченә тартты. Кармак ире басып торган якка китеп, балык иренең битенә үк тиеп җиргә төште. Миннур рәхәтләнеп, кычкырып көлеп җибәрде. Аңа карап торган Илһам башта тавышланма дип хатынын сүкмәкче иде. Тик хатынының шатланганын, сабый баладай матур итеп эчкерсез көлүе аны туктатты. Ул хатынының йөзендәге, күзендәге бәхет чаткыларын сүндерәсе килмәде, бары Миннур янына килеп аны кочагына алды да:
-— Өйдә суга алмагач хәзер балык аша уч алырга булдыңмы? — дип аны көтекли башлады. Көлә, көлә алар икәү бергә җиргә егылды. Бераз төрткәләнеп яткач:
— Мин сине яратам минем Миннурым, бердәнбер йөрәк сакчым.
— Мин дә сине яратам Илһамым, яратам. Сиңа рәхмәтем чиксез, син мине бәхетле иткәнең өчен рәхмәт.
Ир белән хатын зәңгәр күкне карап, бер берсен кочаклап озак яттылар, аннары торып балык тотарга керештеләр. Алар өйгә кайтканда инде караңгы төн җиткән иде .Миннур үткәннәрдән арынып яңадан күзен ачты. Аның янында яңадан Сәлимә басып тора иде .
— Менә яхшы Миннур апа, мин килгәнне көткән кебек, яңадан күзең ачылды. Әйдә бераз су эчерәм.
Миннур су эчеп алгач, кызга карап:
— Син нишлисең монда Сәлимә кызым?
— Миннур апа мин хастаханәдә эшлим, башта башка отделениядә эшләгән идем, хәзер терапиягә күчтем. Миннур апа ятып аргансыңдыр, бәлки сиңа утырырга булышыргадыр?
— Рәхмәт кызым, яхшы булыр иде, гәүдәм тыңламый үземне.
Сәлимә Миннур апага утырырга булышты.
--Рәхмәт кызым, кулларың йомшак синең, Алланың рәхмәте сиңа бәхет, исәнлек бирсен.
— Амин Миннур апа.
Миннур апа кызның йөзенә сынаулы карашын ташлады. Әйе бәхет кирәк бу балага, бәхет кирәк, үзе елмайса да күзләрендә тирән сагыш .
Сәлимә бераздан киләм дип палатадан чыгып китте .
Дәвамы бар.
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас