Литература
19 Октября 2022, 11:00

Диңгез суы тозлы ул...

2 бүлек... "Яфраклар оча". 4 өлеш. Авыл халкы Гөлнисаның бу сәерлеген аңлап бетерми сыман. Бары тик ахирәте Нурия генә, аның хәленә керә:– И Гөлнисакаем! Минем Кадыйрем дә исән булып кайтып керсен иде. Бер түгел, ике хатын ияртеп кайтса да сүз әйтмәс идем, – ди.– И Нуриякәем! Әллә җүләр микән бу хатын, диләрдер инде минем хакта. Сафуанның исән булуына сөенеп, аның яшь хатыныннан тапкан балаларын сөеп яши алу – үзе бер бәхет бит, уйлап карасаң. Тиле дисәләр диярләр. Дөнья киң, тормыш катлаулы инде ул. Сугыш гаепле барысына да.

Диңгез суы тозлы ул...Диңгез суы тозлы ул...
Диңгез суы тозлы ул...


Авыл халкы Гөлнисаның бу сәерлеген аңлап бетерми сыман. Бары тик ахирәте Нурия генә, аның хәленә керә:
– И Гөлнисакаем! Минем Кадыйрем дә исән булып кайтып керсен иде. Бер түгел, ике хатын ияртеп кайтса да сүз әйтмәс идем, – ди.
– И Нуриякәем! Әллә җүләр микән бу хатын, диләрдер инде минем хакта. Сафуанның исән булуына сөенеп, аның яшь хатыныннан тапкан балаларын сөеп яши алу – үзе бер бәхет бит, уйлап карасаң. Тиле дисәләр диярләр. Дөнья киң, тормыш катлаулы инде ул. Сугыш гаепле барысына да.
– Үзе белән сөйләшкәнең юкмы соң? Кеше-кара күрмәгәндә сүз катмыймы?!
Гөлниса, исе киткәндәй, ахирәтенә күтәрелеп карады да күлмәк итәкләрен сыпырыштыргалап, яулыгын төзәткәләп куйды. Кулы тиеп киттеме, кинәт кенә чулпылары чыңлады.
– Син нәрсә инде, Нуриякәем! Аллаһ сакласын! Өстемә гөнаһ алыр хәлем юк. Берүк, тигез яшәсеннәр. Берсенән-берсе чибәр булып кызлары үсеп килә. Араларына керәмме соң?! Якын килә башласа да, читкә борылып китәм. Ерактан гына яратып яшәү дә – минем өчен зур бәхет. Ул исән бит!
Таулы авылы халкы бер көйләнгән тормыш белән яшәвен дәвам итә. Авылда салам түбәле өйләр күптән шифр түбәгә алышынып бетте. Капкалар да бизәкләп, сырлап эшләнә. Койма-капкаларны да, тәрәзә йөзлекләрен дә, матур итеп, ак, яшел яисә зәңгәр төскә буяп куялар. Тәрәз төбе саен гөлләр үстерү генә гел элеккечә. Һәр тәрәзә төбендә үскән гөлләрдән күз алып булмый. Барысы да шау чәчәктә. Тәрәзә пәрдәләре дә хәзер икенче. Ефәк тукымага эре-эре чәчәкләр төшкән, затлыдан затлы. Өрфиядәй юка челтәрләр арасыннан күренгән алсу, ак, кызыл төстәге яраннар үзенә тартып тора.
Гөлнисаның да өй түбәсен, тыл ветераны дип зурлап, яңартып яптылар. Капкалары да кешенекеннән кайтыш түгел. Капка төбендәге утыргычына тиклем яңартып, ныгытып куйдылар. Булганына шөкер кылып яшә дә яшә генә!
Дөньялар үзгәрде. Хәзер урамда еш кына машина, мотоцикл тавышлары ишетелә. Кичләрен яшьләр Гөлнисаның өеннән ерак түгел генә урнашкан клубка җыелалар. Кайчагында Гөлнисаны да ахирәте Нурия кинога дәшә.
– Гөлниса! Үзең беләсең бит инде, минем килен – клуб мөдире. Ул бөтенесен алдан белеп тора. Тиздән сугыш турында кино китерәчәкләр, диде. Барып карыйк әле! Кадыйрым күренмәс микән?
– Ярар соң, Нурия барырбыз! Бәлки, чынлап та, кайтмый калган авылдашларны күрсәтерләр.
Гөлниса инде олыгаеп бара. Язмыштан язганнары маңгаена сырлар өстәп кенә калмады, чәчләренә дә мулдан бәс сипте. Тик ул һаман да матурлыгын җуймый. Бәсләнгән чәчләрен дә өйрәнелгән гадәте буенча, һаман да чулпылар кушып, толымлап үрә. Инде ничәмә ничә еллар чишмә юлын таптый. Авыл халкы да аның бу сәерлегенә шикләнеп караудан ялыктымы, игътибар итмичә, һәркем үз көенә яши бирә.
Инде Сафуанның кызлары да канат кагып очып киттеләр. Бу арада Сафуанның гына эшкә килгәнлеге күренми. «Әллә бер-бер хәл булды микән? Нурия ахирәтем янына барып кайтыйм әле. Ул белми калмас. Кеше туса да, исем ашын үткәрсәләр дә, соңгы юлга озатырга кирәк булса да, аны чакыралар. Күпләрнең кендек әбисе, Таулы авылының иң мәртәбәле, хөрмәтле кешесе булып яши. Бөтен кешенең эч сере сыя. Сүз йөртми, гайбәт сөйләми, динле, кешелекле, зирәк акыллы карчык. Шундый ахирәтең булу – шулай ук зур бәхет», – дип уйлады ул.
Гөлниса, суга барганда гына кия торган затлы киемнәрен киеп, ахирәт дусты янына барырга җыенды. Сафуаннар яныннан үтеп китәсе була. Аннан-моннан гына киенсәң, йә Сафуан, йә Сәлимә тәрәзәгә күз салыр дигән уй болай да гел пөхтә, җыйнак киенеп йөргән Гөлнисаның кеше күзенә тагын да матуррак булып күренү теләген уятты. Урам уртасыннан барган чакта, төп-төз басып, башын чабыш атларыдай югары тотып атлый ул. Утка май сибүчеләр авыз тутырып сөйләрлек булмасын. Гайбәтчеләр дә, артыннан карап калганда: «Дисбенең мәрьям анасы!» – дип сокланып калсыннар.
Тыкрыктан борылуга ук, Гөлниса урам уртасындагы йортның капка төбендә утырган Нурияне күреп алды. Биленнән беркайчан да алъяпкыч төшмәгән, уңганлыгы белән авылда дан тоткан дустына ни булды икән? Иркенләп капка төбен сакларлык вакыт каян тапкан диген?!
– Исәнме, Нуриякәем! Исән-саулармысыз?! Өйдәгеләр
ни хәлдә? – дип, дустына сәлам бирде. Аннары ике кулын сузып күреште. Күлмәк итәге кадакка эләгеп ертылмасын дигәндәй, сакланып кына, башта утыргычны капшады. Күлмәк итәген тарткалаганнан соң гына, ахирәте янәшәсеннән урын алды. Аркасын коймага терәп утырган Нурия, гомер булмаганны, дустының сәламен кабул итеп алганнан соң, сәламәтлегенә зарлана башлады:
– Аллага шөкер! Бер көе яшәп ятабыз дип әйтимме? Әллә нишләп эчем пошып, чыгып утырдым әле. Көне дә ямьле. Кояш та кыздыра. Карт сөякләргә шифасы тияр, дим. Бу арада кул-аякларым сызлап интектерә. Кайчагында чыдарлык булмый. Елан мае да сөртеп карыйм, файдасы гына тими.
Нуриянең, җәйге челлә булуга карамастан, аягында йоннан бәйләгән носки. Күлмәге өстеннән дә сырып тегелгән камзул киеп куйган. Җылы сөяк сындырмый инде анысы. Яшь арткан саен, адәм баласы җылыга туймый башлый бит ул. Гөлниса дустының җыерчыклар белән бизәлгән йөзенә, кан тамырлары бүртеп торган, яргаланып беткән кулларына карады, аннары еракта калган сугыш елларында көч җитмәслек эшләрдә кайнаган чакларны искә төшерде:
– Сызламый нишләсен инде ул? Яшебез дә бара. Ул сугыш чорында ватылганнарыбыз да чыга торгандыр инде. Эскерт куйганда, гел өстә тордың. Ирләр башкарасы эшләргә гел сине куйдылар. Гәүдәң олы булгач, эш аты иттеләр инде үзеңне. Симәнә ташыганда күргәннәребезне дошманыңа да күрсәтмәсен. Ат арбасының тәгәрмәче таралгач, илле килолы капчыкларны күтәреп, башкаларның арбасына бүлеп тараткан чакта, ничекләр түзгәнсеңдер?! Үземнең бик көчем булмагач, и сине жәлләүләрем! Без ике кеше күтәреп тә, капчык кулдан төшеп китә, арбага салалмыйча җәфаланып бетә идек.
Нурия карчык яшьләнгән күзләрен алъяпкыч итәге белән сөртеп алды. Авыр эштән бирчәеп беткән бармаклары белән әле кулбашын, әле беләген угалады. Аннары кинәт кенә әллә яшьлеген исенә төшерде, күзләреннән якты нур ташып, җиһан яктырып киткәндәй булды:
– Көчле дә булганмындыр инде. Әле ул чакта яшь идем бит. Аннары ирләр булмагач, кем күтәрсен инде аны?! Авылда калган ир затларының да күбесе – җитмештән узган карт-коры яисә кавырсыны да катмаган бала-чага. Тормыш арбасын авылның бөтен хатын-кызлары җигелеп тартты инде ул чакта. Яшь киленнәр, яшь кызлар да авыр эштә иртә ватылды. Ничек аларга гына салынасың?! Кыюлыгым да бар иде. Кеше алдында ким-хур да буласым килмәгәндер. Менә хәзер чыга, – дип, Нурия карчык янәдән беләкләрен угалады.
Янбакчадагы зифа каеннар белән сугыш беткән елны утырткан карт шомырт агачы да Нуриянең истәлекләрен ишетеп, уйга талганнар. Хәтта яфракларын да селкетергә базмыйча, тып-тын калып, ике ахирәтнең серләшүен тыңлыйлар сыман. Нурия, көн саен таң атуын күреп, әлегәчә үз аягына басып йөри алуына шөкрана итеп, эчтән генә дога укыды. Аннары утырган җирдән генә бераз иелеп, әле бер аягын, әле икенчесен уып, урыннан кузгалгалап куйды.
Гөлниса саулыгына зарланып утырган ахирәтенә сынап карап торды да, әле бирешмисең дигән кыяфәт чыгарып, кулындагы төргәген әле бер кулына, әле икенче кулына күчерде. Аннары Нуриягә текәлеп, сүзен дәвам итте:
– Ул эшләвеңә болай да гәүдәңне күтәреп йөрисең әле. Җитмәсә, ут өертеп, дөнья көтәсең, диләр. Сөйләүләре буенча, киленеңне бигрәк кадерлисең икән. Әле беркөн күршегез Халидә кибеттә: «Нурияттәй киленен сыер саварга да уятмый. Улыннан да бер сүз әйттерми. Үз кызыдай күреп: «Сыер савучыга өйләнергә идең. Белеп алдың кем икәнен. Аның эше шундый, сүз әйтәсе булма киленгә. Чтубы бүтән ишетмәем!» – дигәнеңне, авыз күтәреп сөйләп тора иде.
Нурия ахирәтенең сүзләрен тыңлый, тик шул чакта тирә-юньгә күз салып алырга да онытмый. Яшеллеккә күмелеп утырган урам тагын да киңәеп киткән кебек. Йортлар төзек. «Күр инде, Гөлниса ни ди! Башка урамда яшәсә дә, аларның тормыш-көнкүрешен дә белеп тора икән. Шулай инде, авыл халкыннан бер нәрсәне дә яшереп калып булмый», – дип уйлады ды әйтеп куйды:
– Төн уртасында гына кайтып яткан кешене нишләп уятаем инде? Беләсең бит: клуб соң ябыла. Яшь чагында йокы тәмле була, йокласын! Үзебез йокы күрми тилмердек. Килен дигәч тә, ул да – кеше баласы бит. Бер чиләк сөт савар өчен, аны бимазалаганчы, үзем бик яхшылап савам да куям. Әле аңа гына җитәрлек көчем бар.
Ул, кул башларын турайтып, кытыршыланып, яргаланып беткән бармаклары белән күлмәге өстеннән кигән камзул кесәсен капшап куйды һәм дустына карап өстәде:
– Син үзең ни хәлләрдә соң, Гөлниса? Күптән очрашып сөйләшкән дә юк. Әле ярый килдең. Сүз бозау имезә, ди. Озак утырдык. Кибеккәнсеңдер. Әйдә, өйгә керик! Самоварым да кайнагандыр. Күмер салып чыгып киткән идем. Килен кыстыбый пешереп калган иде. Чәйләп алырбыз.
Ике карчык, күлмәк итәкләрен сыпыргалап, әвеш-түеш атлап, бәләкәй капканы ачып, ишегалдына уздылар. Ишегалдын бәбкә үлән басып алган. Әйтерсең лә ямь-яшел келәм җәеп куйганнар. Келәм өстендә бер бөртек чүп күрмәссең. Күренеп тора: уңган кешеләр яши.
Сап-сары итеп юылган өйалды идәненә кулдан сугылган йон палас җәеп куелган. Өй ишеген ачып керүгә, кызган майлы таба исе борынны кытыклап алды. Нуриянең үзе төсле үк ягымлы, тәмле телле килене кунакны елмаеп каршы алды. Табын яныннан урын алгач, бизәкле чынаякларга ясалган мәтрүшкәле чәй, кыстыбый белән сыйлана-сыйлана гәп куерттылар. Сүз гел үткәннәргә килә дә ялгана. Язмышларны яңадан язарга мәҗбүр иткән үткәннәрне
онытып буламы соң инде!
– Хәтереңдәме, Гөлниса, ирләребезне сугышка озатканда, бер-беребезне ташлашмаска сүз биргән идек. Аллаһка шөкер! Ул авыр елларда да, аннан соң да гел бергә булдык. Бары бергә, югы уртак дигәндәй. Син миннән яшьрәк булсаң да, серләребез килеште. Гомерләребез генә ялгызлыкта үтте, – дип, Нурия ахирәтенең күңел кылына кагылды.
– Син ялгыз түгел инде ул. Улларың, киленнәрең, оныкларың бар. Мин генә дуадак каз сыман, – дип җавап кайтарды Гөлниса.
– Тыңламадың бит. Югыйсә димләп килүчеләр дә, сораучылар да булды үзеңне, – дигән Нуриянең сүзләренә Гөлниса үзенең үкенеп яшәмәвен тагын бер мәртәбә ассызыклады:
– Йөрәкне буйсындырып буламы соң?! Сафуан күңел түрендә булгач, башкалар күзгә күренмәде шул. Аннары гел күршеләр булып яшәдек, аның гәүдәсен генә күреп торсам да канәгать булдым. Каһәр суккан сугыш кына бәхетебезне җимерде. Хәзер дә үкенмим. Яратып яшәдем.
Нурия, Гөлнисаның һәр сүзен җөпләп, аның белән килешкәнлеген белдергәндәй, йә ияк кага, яисә үзалдына елмаеп уйга кала. Килене дә башын селкеп, аларның һәр сүзен йотлыгып тыңлап утыра.
Сүз иярә сүз чыгып, бөтен авыл яңалыкларын барладылар. Гөлниса Сафуан хакында да үзе теләгәнен ишетте. Баксаң, Сафуан авырып ята икән. Хәле шәптән түгел ди. «Ничек тә өйләренә кереп, хәлен белеп, бәхилләшеп чыгарга кирәк. Дөнья хәлен белеп булмый. Сугышта алган яралары да сызлый торгандыр, картлык чире дә бардыр. Сигезенче дистәсен тутырып килгән ирнең хәле егетләрнеке кебек булалмас. Яшәрүгә таба бармыйбыз», – дигән уйлар йөгереп узды башыннан.
Гөлниса өенә кайткан чакта да, йокларга ятканда да, Сафуан турындагы уйларны башыннан чыгарып ата алмады. «Булмаса, иртәгә кереп чыгармын, дошманнар түгел ич. Күршеләр булып ничә еллар бер урамда яшәдек. Кеше сүзеннән куркып утыра торган күлмәкләр күптән тузды. Сәлимә дә гаепләмәс. Беркайчан да араларына кермәдем, гаеп итеп сөйләп йөрмәдем». Бер карарга килеп, уен күңеленә беркетеп куйганнан соң гына, Гөлниса тынычлап йоклап китте.
Таң кошлары белән йокыдан уяган Гөлниса, урын-җирен җыештырып куйганнан соң, Сафуанга алып керергә күчтәнәчләр әзерли башлады. Кулына әле сары пачкалы, фил рәсеме төшкән цейлүн чәе, әле как ала да, нәрсәсендер оныткандай, башын иеп, урындыкка килеп утыра. Аннары тагын киштәдән әле бер әйберне, әле икенчесен алып кулында әйләндерә. Кара җимеш, лимон, мармелад кебек тәм-томнары да байтак. Авыру кешенең күңелен ачып җибәрердәй, авызга тәм кертердәй ризыкларны җыеп төенчеккә төйнәгәннән соң да, байтак кына уйга чумып утырды. Ире, аның белән яшәгәндә, әчегә изгән коймак ярата иде. Ул, елмаеп, үзенә үзе сүз катты.
– Туктале! Тиз генә йомырка сытып, сөткә генә болгатып куйыйм да бер-ике таба булса да пешереп алыйм. Бәлки, мин пешергән ризыкны ашыйсы килә торгандыр. Аның да йөрәге таш түгел бит. Ул да үткәннәрне уйлап, күңелен бимазалый торгандыр.
Коймак камыры да кабарды, майлы табада чыжылдап кына, күпереп, кызарып пеште дә. Тәлинкәгә өеп куйган коймакларның тәмле исе бөтен өй эченә таралды. Үч иткәндәй, стенадагы сәгать телләре шулкадәр әкрен кыймылдый. Үтмәсә үтмәс икән вакыт. Ичмасам, берәр күрше дә керми. Бергәләп чәйләп алсаң, вакыт тизрәк үтәр иде.
Вакыт агышын тизләтергә тырышкан Гөлниса карчык кабат стенада эленеп торган сәгатькә күтәрелеп карады. Ниһаять, сәгать тугыз тулып килә. Авыл кешесе бу вакытта йоклап ятмаса да, кеше ишегенә иртән иртүк килеп кагылсаң килешмәс кебек. Артык соңлап керү дә кыенсындыра. Нәкъ вакыты, кузгалырга кирәк... 

Гөлниса, беренче мәртәбә егет белән очрашырга баргандай дулкынланып, алдан хәстәрләгән күчтәнәчләрен тотып, Сафуаннарның капкасын ачып керде. Ишек тоткасына килеп тотынуга, йөрәге дөпелдәп тибәргә тотынды. Сәлимә ни дияр?! Сафуан ачуланмасмы?!
Ишек шыгырдап ачылды. Гөлнисаның капкадан керүен тәрәзә аша күреп торган Сәлимә аның каршысына атлады.
– Әйдүк, күрше, түргә уз! Сафуан синең керүеңне күптән көтә. Минем абзар тирәсендә эшләрем бар. Иркенләп сөйләшегез. – Ул, юк йомышын бар итеп, ир белән хатынның икесен генә калдырып, өйдән чыгып китте.
Өй түрендә чаршау эченнән күренеп торган сиртмәле тимер кроватта яткан газиз иренең сулган йөзенә, кечерәеп калган гәүдәсенә күз салуга ук, Гөлниса үзенең дөрес адым ясавына инанды. Иренең көннәре санаулы калып бара, дөнья белән хушлашу алдында. Ул Сафуанның уттай кайнар кулларын, учына алып, иреннәренә тидерде һәм әкрен генә:
– Сафуан, кадерлем! Син минем бердәнберем, гомерлек ирем булдың. Гомерем синең күз алдында үтте. Синнән башка беркемгә дә күтәрелеп караганым булмады. Син миңа хатын-кыз, ана булу бәхетен бүләк иттең. Кызганыч, сөекле кызыбызны гына саклый алмадым. Син мине кичерә алсаң, кичер! – дип, күңелдәгесен әйтә алды.
– Гөлниса! Мин үзем синең алдыңда гаепле. Сүземдә тормадым. Яныңа әйләнеп кайтмадым. Авылга кайтсам да, гомерем башка кеше белән үтте. Сәлимәне гаепләмә. Аның гаебе юк. Синең ялгызлыгыңа, бәхетсезлегеңә мин гаепле, – дип, хәлсез тавыш белән җавап кайтарды Сафуан.
– Алай димә, Сафуан! Сиңа бер тамчы да үпкәм юк. Бер түбә астында яшәмәсәк тә, мин синең сулыш алуыңны, йөрәк тибешеңне тоеп яшәдем. Сәлимәне дә гаепләмим. Барысына да каһәр суккан сугыш гаепле. Мин сиңа бәхиллегемне бирергә кердем. Күңелең тыныч булсын, Аллаһы Тәгалә шаһит. Сезнең икегезнең дә минем алда бер гаебегез дә юк! Мин риза-бәхил. Хуш, кадерлем!
Әллә ябылып бетмәгән булган, тавыш-тынсыз гына ачылып киткән ишектән Сәлимә килеп керде. Ул Гөлнисаның иренә әйткән сүзләрен ишеткәнен яшереп тормады, авызын ачуга, теленнән ихлас сүзләре өзелеп төште:
– Гөлниса! Кичерә алсаң, кичер мине! Мин гомерем буена, синең алда тау кадәрле, мәңгегә кичермәслек гаебем бардай, үземне битәрләп яшәдем. Сине күргән чакларда, яныңнан урап узарга тырыша идем. Күзләреңә күтәрелеп карарга оялдым. Син әүлия икәнсең. Аллаһының рәхмәте яусын сиңа!
Янбакчадагы алмагачның алмалары оялчан кызларның битедәй алсулана башлагач, арыш басуы алтынланып килгәндә, Сафуанны соңгы юлга озаттылар. Сафуанның вафатыннан соң, Гөлниса дөнья ямен җуйды. Ул еш кына, көянтә-чиләкләрен алып, капка төбендәге утыргычка чыгып утыра. Олы юлга күзен төбәп, вакыт агышын да, кояшта пешкәнен, салкында туңганын да сизми. Аның битараф карашын күреп, авылдашлары да борчыла башлады. Өендә дә йә бөтен утларын яндырып куя, йә бөтенләй ут кабызмый. Хәл белергә килгән ахирәте белән сөйләшүенең дә рәте-чираты юк.
Көн көзгә авышып, җиһанга сагыш сеңә башлаган мизгелләр дә җитте. Һавада яфраклар оча. Төрле төскә кереп саргайган яфраклар агачларыннан өзелеп төшәләр дә усал җил иркенә буйсыналар. Әнә җиргә түшәлгән алтын келәм дә төсен җуя башлаган. Дулап искән җил куенында калган яфраклар, җил кайсы якка куса, шул якка таба очып китәләр. Нинди серләрне алып китәләр алар?! Иң көчле, иң соңгы яфраклар гына агач ботагында эленеп калалар да, салкын кышның зәһәр сулышы җаннарын өзгәнчегә кадәр, җил белән тарткалашалар.
Тамырларны кышкы суыктан сакларга теләгәндәй, өзелгән яфраклар, катлам-катлам келәм булып, агач төбенә түшәләләр. Яфраклар коелса да, тамырлар кала. Алар тирәндә. Яз көне кабаттан яңарып уяныр өчен, тамырларның исән булуы кирәк.
Кырда урып-җыю эшләре дә тәмамланып килә. Көннәрен кояшлы булса да, кичен сизелерлек суыта. Күршеләре Гөлнисаның, җиңелчә генә киенеп, басу юлына таба җил-җил атлап китеп, озак кына югалгалап торуын сизә башладылар.
Уң як күршесе түзмәде, Гөлнисаның эңгер-меңгер җиткәндә генә, салмак адымнар белән кайтуын күргәч, аның белән тагын бер кат утырып сөйләшергә булды:
– Гөлнисаттәй! Син кайларда югалып йөрисең? Өстеңә дә юка киенгәнсең. Салкын тидерүең бар. Куеныңда нәрсә ул?
– Бәй, күршекәем! Сугыш беткән бит, ишетмәдеңмени! Сафуан кайтыр дип, кызым Сәвияне күтәреп, иремне каршы алырга дип, юлга чыккан идем. Әллә пароходка эләгә алмады, әллә арып, күрше авылда берәрсенә кунарга кереп калды микән, бүген дә күренмәде. Иртәгә кайта торгандыр инде. Кызым елый башлагач, аны йоклатырга дип кайттым, – дип җавап бирде ул.
– Әй Аллаһ, Гөлнисаттәй! Әйдә, тизрәк өйгә керик әле? Туңып беткәнсең бит.
Гөлниса да көзге яфрак хәлендә. Менә өзеләм, менә өзеләм дигәндәй, яфрак кебек язмышы җил куенында тарткалана... Күршесе, кереп, ризык әзерләп ашатып, тынычлап йокласын дип, бал белән чәй эчертеп йокларга яткырды, әмма Гөлниса җанына урын табалмады: колагына йә бала елаган тавыш ишетелә, йә ире, кайтып, ишек каккандай тоела.
Авылда: «Гөлниса әбинең акылы авышкан» дигән сүзләр таралды. Күрше-тирә, күз-колак булып торса да, аны явыз үлемнән саклап кала алмады. Сугышка китеп тә, янына кайтып җитә алмаган ирен каршыларга чыгып киткән Гөлниса, яланкырда адашып, җан бирде.

Олы юл чатында тол хатын
Каршылый сөйгәнен сугыштан...
Кайтмады. Сыгылды зифа гөл,
Өзелде саташып тормыштан.

Юл кочып ятучы корбанның
Җил сыйпый чаларган чәчләрен.
Җил сөртә тузанлы йөзеннән
Эз салган иң соңгы яшьләрен.

Миллионнарча кешеләрнең гомерләрен өзгән Икенче бөтендөнья сугышның чираттагы корбанын авыл зиратына ире Сафуан кабере янәшәсенә җирләделәр.
Агачтагы соңгы яфрак кебек саташып өзелсә дә, тиңсез мәхәббәт үрнәге булып яшәгән хатынның, соңгы сулышын алганчыга кадәр балам дип өзгәләнгән Ананың аянычлы язмышы Таулы авылы хәтерендә, халык хәтерендә меңьяшәр имәндәй тамыр җәйде. Гөлнисаның исеме, үткәннәрне оныттырмыйча, Кешелек дөньясын ялгышлардан кисәтә торган моңлы бер җыр булып яшәвен дәвам итә...

Альфия Ситдикова.
2 бүлек тәмам, дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас