

1945 елның 9 май — Җиңү көнен Таулы авылы халкы «кәнсә» алдына утыртылган багана башынадагы түгәрәк радио янына җыелып каршылады. Данлыклы диктор Юрий Левитанның радиодан: «Совет халкы дүрт елга якын алып барган Бөек Ватан сугышы фашистик Германиянең җиңелүе, гаскәрләренең тар-мар ителүе һәм тулысынча капитуляцияләнүе белән тәмамланды! Германия тулаем тар-мар ителде!» – дигән сүзләрен халык тып-тын калып тыңлады. Аннары барысы да: «Ура!» кычкырып, шатлыктан сикерешеп кочаклаша башладылар. Фронттан инвалид булып, уң аягын югалтып кайткан Зәки Мортазин, снаряд ярчыгы тиеп бер күзсез калган, кара повязка белән күз урынын бәйләп куйган Бариев Кәшфи, ирләрен сугышта югалткан тол хатыннар башларын аска иеп, боегып басып тордылар. Газиз балалары, ирләре сугыш кырында ятып калган ак яулыклы аналарның, ятим балаларның күзеннән аккан яшьләре фашист илбасарларына бәддога белән сугарылган иде.
Май аеның кояшлы чалт аяз көне кешелек дөньясына зур бәйрәм алып килде. Сирень чәчәкләренең хуш исе, Җиңү көненең мәңгегә онытылмаслык шатлык исе булып, аңга да, җанга да сеңеп калды.
Гөлниса да радиодан ишетелгән шатлыклы хәбәрне тетрәнеп тыңлады. Куанычы эченә сыймады. Иреннән якын арада хат-хәбәр булмаса да, ул аның исән-сау икәненә ышана. Тиздән, бик тиздән әйләнеп кайтыр да Гөлнисаның авыр эштә яргаланып беткән кулларын үзенең көчле кулына алыр. Җиңүче булып әйләнеп кайткан иренә сыенып, ул янәдән бәхеткә төренеп яшәр. Кайгысын эш белән җиңгән хатынның бәхетле булып яшәргә хакы бар. Сабыен ач үлем тартып алса да, ул, сугыштан соң туасы балалары белән юанып, өмет белән яшәде. Менә хәзер дә, нәни кызчыгын күз алдына китереп, баласын җуйган коштай иңри. Сугышта ире белән өлкән улы үлеп калган күрше апаны кочып, үксеп елый. Көне буена елашып, җырлашып, дигәндәй, кич җиткәнне дә сизми калдылар.
Таң атуга, авылның һәр кешесе, иң беренче эш итеп, тасмадай сузылган юлга күз сала. Сугыш тәмамланды, илгә тынычлык килде. Күңел җиңеп кайтучыларны көтә.
Таулыга әкренләп җан керә башлады. Инде өйләргә шатлык иңә. Ирләре, уллары әйләнеп кайтканнарның ишегалдында йә чүкеч, йә пычкы тавышы ишетелә. Уенның нәрсә икәнен оныткан балачага урамнан кайтып керми. Аларның тавышыннан авыл шау-гөр килеп тора. Кайбер малайлар, билләренә әтиләренең йолдызлы каешын тагып, пилоткасын киеп, урамга чыга да, генерал сыман күкрәк киереп, мондый бәхеттән мәхрүм булганнарның йөрәгенә ут төртә. Ярый инде, кайберсенең күңеле нечкә, әтисе юл капчыгыннан алып биргән ак шакмакны ялап карарга рөхсәт итә. Ул шакмак шикәр дип атала икән. Аның тәмен татып караган бала көн буена шул татлы тәмне авызында саклап, төкереген йотып йөри. Уенга әвәреп, юмартланып киткән малайлар, әтиләре сугышта ятып калганнарның күзендә яшь күреп, кайбер көнне аларга пилотканы киеп карарга яисә каешларын тагып йөрергә дә рөхсәт итәләр.
Гөлниса төшендә зур су күреп, йокыдан сискәнеп уянды. Уянса да, төшендә күргәннәрен кабаттан бер кат исенә төшереп, уйланып ятты. Киң итеп җәелгән, бер ярдан икенче яры күренмәгән олы су буенда ялгызы басып тора икән. Еракта, горизонтта ук, ак пароход йөзеп килгәне шәйләнә. Гөлниса, яр читендә басып пароходның килеп җиткәнен көтеп тора. Менә-менә су корабы яр буена килеп җитәчәк. Тик Гөлниса, палубадагы пассажирлар арасыннан Сафуанны эзләп, таныш гәүдәне күргәндәй кебек тоелса да, кадерле кешесен күздән югалтты.
Ул, торып юынганнан соң да, төшен ничек итеп юрарга да белмәде. Аңгы-миңңе килеп, нәрсәгә барып тотынырга белми йөрде. Ахырында түзә алмады, унбиш-егерме чакрым ераклыктагы пристаньга юл тотты. Әйтерсең лә ире кайтасын тәгаен белә.
Бәхетенә күрше авылдан авылдашларын каршы
алырга баручы Мөстәкыйм карт очрады. Ул атын туктатып, Гөлнисага эндәште.
– Кызым, кая юл тоттың? Салкын Чишмәгәме, әллә Каенлыгамы?
– Мөстәкыйм абзый, рәхмәт! Ярый туктадың әле. Мин пристаньга барам, иремне каршы алырга.
– Кем буласың әле син? Гөлниса дисеңме? Сафуанның хатыны бугай, ялгышмасам. Каян белдең аның кайтасын? Әллә берәрсе хәбәр салдымы? – дип, хатынга сораулы караш ташлап алды карт.
– Юк ла, төшемдә күрдем. Ак пароход палубасында күземә чалынды. Түзеп торып булмады, каршы барып алыйм, дидем.
Гөлнисаның җавабын ишетеп, карт та үзенең кемне каршыларга баруы турында сөйли башлады:
– Мин авылдашларны каршы алырга барам. Кичә безгә ике солдат кереп кунды. Алар, әле поезда, әле машинада, кайда ат очрап, бер айга якын кайттык, диделәр. Салкын Чишмәгә Каенлыдан җәяүләп атлаганнар. Алар капка шакыганда, караңгы төшкән иде инде. Минзәлә ягына кайталар икән. Юл озын булгач, төнгә каршы юлга чыгармадык. Ил өчен кан түккән яугирләрне кундырып чыгармасаң, гөнаһысын кая куярсың?! Шулар: «Уфада Салкын Чишмә авылының өч кешесе пароходка утырдылар. Су юлы буйлап кайталар!» – диде. Бәлки улым да шулар арасындадыр. Ярар, бергәләп сөйләшә-сөйләшә барсак, юл да кыскарыр, – диде, дилбегәсен кагып.
Пристань белән ике ара, чынлап та, бик озын булып тоелмады. Абзый кеше бик оста әңгәмәче булып чыкты. Алар килеп җиткәндә, пристань алды халык белән тулы. Умарта күчедәй гөжләп торган Агыйдел ярында басар урын юк.
– Менә, кызым, килеп тә җиттек. Инде кайтучылар белән күрешер минутларны саныйсы гына калды, – диде Мөстәкыйм карт, дулкынланып.
– Рәхмәт инде, Мөстәкыйм абзый! Әле җәяүләп атласам, кайчан килеп җитәр идем?.. – дип, тиз-тиз арбадан төште Гөлниса.
– Ярый, балакаем, кайтканда да, безнең белән кайтырсыз. Көткән кешеләребез генә исән-сау кайтып җитсеннәр. Ат арбасында урын җитәрлек, – дип, Мөстәкыйм карт, арбадагы саламны күпертебрәк куйды да карашы белән киң җәелгән Агыйдел елгасының иңен-буен үлчәргә тотынды.
Якынлашып килгән пароход гудогын ишетүгә, Гөлнисаның йөрәге чабыш атыдай ярсып тибәргә тотынды. Сизә ул: Сафуаны кайта. Юкка гына төшенә кермәгәндер. Менә тиздән, бик тиздән ул сөеклесенең иңенә сарылачак. Зарыгып көткән ире белән янәдән кавышачак.
Пароход килеп туктауга, ыгы-зыгы башланды. Фронттан кайтучылар – кемдер таякка таянып, кемдер аксаклап-туксаклап, кемдер иптәшенә, санитаркаларга тотынып, траптан төшеп – туган җирнең газиз туфрагына аяк басарга ашыгалар. Каршы алучылар, күрми калмаек, аймыл булышмаек дигәндәй каударланып, якыннарының исемен кат-кат кабатлап, үз яннарына чакыралар. Кайтучылар белән каршы алучылар кочаклашалар, елашалар, көлешәләр.
Кемдер сыздырып гармунда уйный башлый, кемдер сөенечле дә, моңлы да җыр суза.
Канкойгыч, дәһшәтле сугыштан җиңеп кайтучыларны табигать тә сөенеп каршы ала сыман. Су буенда искән җил дә тынып калгандай. Дулкыннар да артык шаулашмыйча, әкрен генә яр буендагы комны ялап алалар да, тынычланып, кире чигенәләр.
Гөлниса ирен палубадан җиргә төшкәнче үк күреп алды. Иренең таныш гәүдәсен күрүгә, башы әйләнеп киткәндәй булды. Ул, тотыныр җир эзләп, як-ягына каранды. Басып торырлык та хәле калмаган Гөлниса җиргә чүмәште. Аның гомерлек яры – Сафуаны ниндидер хатын-кызны кочаклап, траптан төшеп килә. Икесе дә солдат киеменнән. Бер-берсенә сыенып, Гөлнисаны да күрми, ишетми, аның яныннан сөйләшә-сөйләшә узып та киттеләр. Җитмәсә, Сафуанга сыенган хатынның гәүдәсе шактый калынайган. Күрәсең, бала көтүнең соңгы айлары...
Гөлниса: «Сафуан, кайттыңмы бәгърем!» – дип дәшсә дә, тавышы үз яныннан ерак китмәде. Ул, көч-хәл белән күтәрелеп, ире белән таныш түгел хатынны авыл ягына алып кайта торган юлдан атлады. Аның алдыннан, борылып та карамыйча, иң якын, иң кадерле кешесе башка ярны иңнәренән кочып, сугыштан кайтып, Гөлнисадан китеп бара. Ирем кайткач бәхетле булып яшәрмен дип ак хыялларга тотынып, сүнмәс-сүрелмәс сөю хисләренә таянып яшәгән, бөтен кыенлыкларны, әти-әнисен, бала югалту кайгыларын кичергән Гөлниса, каерылган канатын асылындырып, алар артыннан атласа да атлый, атламаса да адымлый.
Эңгер төшкәндә генә, Гөлниса авылга кайтып керде. Авыл. Ничектер,
бушап калгандай, торган өенә кадәр кайгыдан җиргә чүккәндәй тоелды. Ул, өй ишеген ачып кергәннән соң, лампага ут та элмәде. Өстен-башын алыштырмаган көйгә, урын өстенә ауды. Аның өчен вакыт төшенчәсе юкка чыкты. Челпәрәмә килгән язмышын каргап еласынмы, башын ташка орсынмы, әллә...
Гөлниса берничә көн өеннән чыкмагач, күршеләре, аны югалтып, хәл белергә керделәр Авыл халкы инде Сафуанның сугыштан авырлы хатын ияртеп кайтканын беләләр. Гөлнисаның тавыш-тыны ишетелмәгәч, үзе дә, тәрәзәсендә уты да күренмәгәч, аптырадылар.
– Бер-бер хәл кылмасын үзе белән. Кереп хәлен белергә кирәк, – диде уң яктагы күршесе.
– Ничекләр өметләнеп көтте бит ул! Әти-әнисен дә җирләде. Бала югалту кайгысын да кичерде. Ире кайтканнан соң бәхетле булырмын дип уйлады. Ни генә эшләп бетәр икән? – дип, сул яктагы күршесенең дә сүзләрендә Гөлнисаны кызгану, тәкъдир шаяртуына уфтану чагылды.
Авыл халкы Гөлнисаның язмышын уйлап борчылды. Кем генә сүз башламасын, аның сабырлыгына, түземлегенә шаккатты.
– Ул бит – синең ирең. Ир бирмәк, җан бирмәк. Ник ул хатынга бер сүз дә әйтмисең? – дип, йөрәгенә ялкын өстәде үзенең дә ире сугышта хәбәрсез югалган ялгыз хатын.
– Ник Сафуан белән сөйләшмисең? – дигән күрше карчыгына да җавап ишетелмәде.
– Әллә бер тапкыр күрешкәнегез дә юкмы? – дип, сугышның беренче айларында ук ире һәлак булган хатын аптырап сорау бирде.
– Ни йөзе белән ул аны авылга ияртеп кайтты икән? Соң синең белән аңлашырга тиештер бит инде ул?! – дип, уң яктагы күршесе янәдән сүзгә кушылды.
Тик авыл халкы ни генә әйтмәсен, Гөлниса бер генә кешенең сүзенә дә колак салмады. Ул иренең гаепсез икәнен белә. Аларның бәхетле язмышын сугыш җимерде. Сугыш килеп чыкмаса, бәхет кояшы астында, булганына шөкер кылып, ахыр көнгәчә бергә яшәрләр иде. Кызы – җан җимеше дә исән булыр иде.
Сафуанга ни әйтсен ул? Дәһшәтле сугыштан Җиңү яулап кайткан кадерле кешесен рәнҗетерлек сүз әйтергә аның нинди хакы бар?! Ул бит, тыныч тормыш яулап, туган ил, халкыбыз өчен утка кергән, кан түккән. Үлем белән күзгә-күз очрашкан. Иң мөһиме: исән.
Язмыштан узмыш юк. Гөлниса, аның исән булуына, аның бәхетле булып яшәвенә сөенеп, гомер елгасын кичәчәк. Бер авылда, бер урамда газиз ирен көн саен күреп яшәү бәхете генә дә Гөлнисага яшәү көче өсти. Әнә Нурия ахирәтенең Кадыйры, хатынын тол, улларын ятим итеп, чит җирләрдә башын салды. Аңа җиңелме?! Күпме авылдашлар сугыш кырында, күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләрдә ятып калдылар. Аларның якыннарының, тол калган хатыннарының, үксез балаларының югалту ачысын кем басар?! Гасырлар үтсә дә онытылмаслык, ил тарихына, җир тарихына кан белән язылган бу сугыш кешеләр йөрәгендә, төзәлмәслек җәрәхәт булып мәңге яшәячәк.
Ничекләр итеп ул Сафуанын гаепләсен? Йөрәкләрен бәйләп торган кызы Сәвиясен дә саклый алмады. Нарасыен куеныннан ачлык каерып алганда, уч төбедәй йөрәге меңгә телгәләнде. Бәлки, кызы исән булса, араларына ятлар да кермәс иде. Хәер, сугыш кырында ни генә күрмәгәннәрдер?.. Сәлимәне дә гаепләп булмый. Көн саен өстеңә үлем яңгыры явып торганда, яраланган, канга баткан меңәрләгән сугышчыларны коткарган, үлемнән йолып калган кешегә нинди гаеп тагарга була? Сафуан да ул булмаса исән калмас иде. Ул бит аны үлемнән коткарган. Бергә күпме кыенлык күргәннәр, дошманны илдән бергәләп куганнар. Юк, Гөлниса аларны гаепли алмый. Барысына да аяусыз сугыш гаепле. Миллионлаган язмышларны сугыш челпәрәмә китерде, киләчәк тормышларын кара сөрем белән каплады.
Ни генә булмасын, яшәү дәвам итә. Гөлниса да яшәргә тиеш. Йөрәк яралары анда гына түгел, милионнлаган язмышларның ярасыннан кан саркый. Вакытлар, ул яралар җөй калдырып булса да төзәлер.
... Сафуан белән Сәлимәнең бер-бер артлы өч кызлары дөньяга килде. Гөлниса, балалар туган саен, алар өчен сөенде. Чынлап та, ире Сәлимәне бик нык ярата икән. Шулкадәр дус-тату гомер кичерәләр. Бер тавыш-тын ишетелгәне дә сизелми. Юкса, авыл халкы сөйләнми калмас иде. Сәлимә Таулы авыл халкына бик тиз ияләште. Авыл кешеләре аның язмышы хакында да яши-яши белделәр. Сугышның беренче көннәрендә үк язмыш аны да сындырып сынаган. Әтисе Гали Моратов Агыйдел буендагы авылда туып үскән, шунда гаилә корган. Яшьтән үк үзен хәрби тормышка багышлаган Гали Кәрим улы Моратов хәрби горнизоннарда намус белән ил алдындагы бурычын үти. Сугыш башланыр алдыннан, аны Украинага җибәрәләр. Алар саклаган чик буендагы застава сугышның беренче көннәрендә үк дошман тарафыннан утка тотыла. Гали Моратов та, башкалар белән бергә батырларча сугышып, бер адым да артка чигенмичә, тигезсез көрәштә дошман кулыннан һәлак була. Ярый әле, сугыш башланганның беренче сәгатьләрендә үк хатыны белән кызын, поездга утыртып,
Мәскәү ягына озатырга өлгерә. Тик күрәчәкне күрми, беркем дә гүргә керми. Юлда барган поездны фашист самолётлары бомбага тота. Сәлимәнең әнисе, башына тимер ярчык эләгеп, кызының күз алдында каты ярадан шунда ук үлә. Аның күзләрен үз куллары белән йомдырган Сәлимә, исән калучылар белән бергә, мең газаплар аша үтеп, үлем яңгыры яуган җирдән качып котыла. Тик йөрәгендәге нәфрәт уты кызга тынгылык бирми. Ул унсигезе тулу белән, үзе теләп, фронтка китә.
Сугыш кырында үз-үзләрен аямый көрәшкән солдатларның гомерен саклап калу өчен, кыз бөтен көчен эшкә җигә. Яралыларның яраларын бәйләп, авыр гәүдәле ирләрне сугыш кырыннан сөйрәп алып чыккан чакта, эчләре суырыла, иреннәрен канатканчы тешли. Дошманнарга булган үч, күралмаучылык кызга канга баткан сугышчыларны, үлемнән аралап, пулялар өскә явып торганда, кара җир өстеннән дә, салкын кардан да баш күтәрми шуышып, табиблар янына илтеп җиткерерлек көч өсти. Ничә мәртәбә үзе дә яралана. Ярый әле, яралары артык зыянлы булмый, кыз, терелеп аякка басуга, кабат башкаларның гомере озынайтыр өчен ут эченә керә.
Фронт юллары Сафуан белән очраштыргач кына, кызның күңелендә яшәүгә дәрт уяна. Яшьлек үзенекен итә. Янәшәсендә таянырлык терәге булган кыз әкренләп тормышка кайта. Күңел түрендә өмет гөлләре тамыр җәя.
... Гөлниса ике йорт аша гына яшәгән Сафуан белән Сәлимәнең кызларын үз баласыдай якын күрә. Ул ир белән хатынның өендә ни сөйләшкәннәрен белми. Бәлки, алар да, аның кебек, барысына да сугыш гаепле дип карыйлардыр.
Әти-әнисе колхоз эшенә чыгып киткәннән соң, өч кыз җитәкләшеп, Гөлниса яшәгән йортның капка төбенә килеп, утыргычка тезелешеп утыралар. Гөлниса, кызларны күрүгә, йөгерә-атлый, өеннән чыга. Кызларны кочып сөя дә, агач тарак белән тарап, һәркайсының чәчен толымлап үрә. Чәчүргечләрне дә Гөлниса, күрше авыл базарына баргач, үзе сайлап, сатып алып кайтты. Чәчүргеч тасмалар Гөлфиянеке яшел, Зөлфиянеке кызыл, Нәсиянеке ал төстә. Гөлнисаның чоланында һәрвакыт тәм-том мулдан тора. Кызларның әниләре тегеп биргән күлмәкләренең кесәсенә кәнфит-прәнник сала яисә кызларны өйгә алып кереп кызларны кунак итә. Шулар белән әвәреп, үзенең ялгызлыгын да оныта. Сафуаны белән яшәгән чорларга кайткандай була. Гүяки кызы – Сәвиясе исән, ул күңелендәге бөтен назын, йөрәк җылысын Сафуан кызлары белән бүлешә.
Төннәрен генә ялгызлык күзләре өйнең бөтен почмагыннан хатынны күзәтә. Җан төбенә үк төшеп, бәгырен телгәләп, йокысын качыра. Йокысыз үткән озын төннәрдә Гөлниса Сафуанны уйлап ята. Көзге усал җилләр килеп ишек какса да, кышкы бураннар котыра-йолкый бәләкәй капканы ачып-ябып йөрсә дә, ул тыныч калырга тырыша. Көтәр кешесе ике-өч йорт аша гына яши. Тик ул аның янына беркайчан да кайтып җитә алмаячак. Аның Гөлнисага кайтыр юлын сугыш бикләде.
Язын кар астында гөрләвекләр чыңлый башлауга, Гөлнисаның да күңел кылларын үзгә бер моң тарткалый. Сөеп-сөелеп яшәр чаклары үтеп бара. Сугыш башланганнан бирле, колагы җылы сүз ишетмәде, тәне ир назы күрмәде. Ялгызлык яшәгән өй бүрәнәләренә Сәвиянең ими сорап елаган, ыгы-ыгы сөйләшеп яткан авазлары сеңеп калган. Ул йокымсырап китә дә еш кына бала елаган тавышны ишетеп уяна. Баш астындагы мендәр андый төннәрдә яңгырга эләккәндәй була. Җанын әчеттереп, йөрәгеннән бетмәс әрнү саркый. Ничек кенә кыен булмасын, ирен, баласын, бәхетле чакларын юксынудан үзәге өзгәләнгән хатын Сафуанны да, Сәлимәне дә каргамый. Аллаһы Тәгаләдән аларга тигезлек, бәхет сорый.
Шулай булса да, торса уенда, ятса төшендә дигәндәй, ир беркайчан да аның уеннан чыгып тормый. Булса да була икән ярату!.. Мәхәббәтнең, хатын-кыз, ана булу бәхетен татырга мөмкинлек биргән, көтеп яшәүнең,
кичерүнең хакын аңларга өйрәткән өчен генә дә рәхмәтле ул Сафуанга...
Альфия Ситдикова.
Дәвамы бар.