Литература
17 Октября 2022, 07:00

Өмет чаткылары сүнәрме?

4 өлеш. Әйе олыгая төшкәч үткәннәр күбрәк искә алына икән. Миннур да кабат, кабат үткәннәргә кире кайта иде.— Миннур үтерәсең инде син мине, нигә гел әллә кая йөрисең син ә? Тагын күзләреңне пыялаландырып түбәгә карап ятасың. Әйдә бераз йөреп керәбез. Урамда шул хәтле рәхәт, бөтен дөньяны ак шәл ябып куйган кебек кар явып киткән. Әйдә, әйдә дустым, үткәннәрдән бу дөньяга кире кайт, яшә, яшә дустым.

Өмет чаткылары сүнәрме?Өмет чаткылары сүнәрме?
Өмет чаткылары сүнәрме?

Әйе олыгая төшкәч үткәннәр күбрәк искә алына икән. Миннур да кабат, кабат үткәннәргә кире кайта иде.
— Миннур үтерәсең инде син мине, нигә гел әллә кая йөрисең син ә? Тагын күзләреңне пыялаландырып түбәгә карап ятасың. Әйдә бераз йөреп керәбез. Урамда шул хәтле рәхәт, бөтен дөньяны ак шәл ябып куйган кебек кар явып киткән. Әйдә, әйдә дустым, үткәннәрдән бу дөньяга кире кайт, яшә, яшә дустым. Чыннан да вакыт үзенекен эшли икән, ел фасыллары күз ачып йомганчы алышып куя. Кичә генә көзнең салкын җилләре алтын яфракларын очыртып йөрсә, бүген кыш ак шәлен җир өстенә ябып куйган. Аяк астындагы кар бөртекләре нәрсәдер әйтергә теләгән кебек ыңгырашып куялар. Салкын һавада суларга да рәхәт, җиңелерәк кебек тоелды Миннурга. Әнә бит алар кебек чиста һава суларга чыгучылар саны да артканнан арта бара .
— Йә Раббым нинди рәхәт бит, Миннур менә бит картлык көннәребезне безгә кая каршы алырга язган бит. Кичә кызым шалтыраткан иде.......— .Венера сүзен әйтеп бетермичә, күзеннән чыккан күз яшьләрен сөртеп алды да: — Әни гафу ит, мин синең яныңа кайта алмыйм бу юлы. Үпкәләмә генә ярыймы? Алла теләсә яңа елларга кайтып китәрбез . Сәгыйткә ниһаять яллар бирделәр, без гаиләбез белән Турциягә очабыз диде. Әйе ял кирәк, Краснадар да ерак, гел кайтып йөри алмыйлар. Ләкин елга бер булса да вакыт табып булмый микәнни? Әниләр хакында нәрсә уйлый икән алар? Әле дә хәтерлим, мәктәптә укыганда сигезенче март бәйрәме үткәрделәр класс белән. Бәйрәм беткәч өйгә кайтуга кызым яныма килеп: — Әнием син минем иң яраткан кешем, мин сине беркайчан да ташламам, мин гел синең яныңда булачакмын.— дигән иде. Тик ул вәгъдәсен онытты, ә менә минем йөрәгемә ул сүзләр уелып, тирән язылып калды. Мин дә синең кебек үз йортымда җан бирергә теләгән идем, тик язмыш кына безнең сүзләргә, теләкләргә каршы тора Миннур, каршы тора.
Миннур Венерага карап куйды да:
— Бәлки безнең гөнахыбыз бардыр? Бәлки без Ходайның рәхмәте теләгән буенча нәрсәнедер дөрес эшләмәгәнбездкр? Дөресен әйткәндә мин шул хакта хәзер еш уйлый башладым. Кешегә яхшылык эшләүдән башка бернинди дә гаебем юк сыман, ләкин бер Ходай үзе генә белә нәрсә өчен икәнен.
— Анысы шулай да бит, үзенчә мин дә уйланам, бәлки балаларга дөрес тәрбия бирмәдек микән ? Алай дисәң , кем үз баласын начарлыкка өйрәтсен ди? Шулай да без каядыр ялгышкан булып чыгабыз. Кара әле синең дә кызың бар түгелме соң ?
Миннур юл буендагы ак юрган ябынган агачларга карады. Әкрен генә яуган кар бөртекләре аның битләренә кунды. Ул авызын ачып нидер әйтергә, сорауга җавап бирергә генә теләгән иде, кемдер аларга ак кар йомгагы атып:
— Кызлар әллә яшьлегегезне искә алып йөрисезме? Әйдәгез мин булышам, бераз кар атып уйныйкмы әллә?
Венера белән Миннур кар очып килгән якка карадылар. Алардан ерак түгел генә, куаклар янында, гарипләр каляскасында утырган ир көлә, көлә янә аларга кар йомгагы атты. Бу өченче катта яшәүче Салих иде. Ул тагын көлә төшеп:
— Гафу итегез кызлар әгәр борчыган булсам, шул хәтлек күңелсез йөзегезне күреп бераз елмайсыннар дигән идем.
Венера тиз генә кар йомгагы ясап Салихка бәрде дә:
— Мин дә каршы түгел Салих, тик без сине җиңәсебезне белеп уйнау кызык булыр дип уйламыйм. Әйдә безнең белән прогулкага, син кызык кеше, бәлки безгә дә берәр кызык сөйләрсең? Сине бик оста сөйләүче диләр.
Салих Венера белән Миннур янынарак килде дә:
— Анысы хак кызлар, теләсәгез мин сезгә шигырь сөйлим.
— Син әле шигырь дә язасыңмы?
— Бераз булгалый инде, бик оста чыкмаса да язгалыйм.
— Сөйлә әйдә, мин шигырь яратам.
Салих үзенең юлдашларына карап шигырь юлларын башлады.
— Кар бөртеге кунып чәчләренә
Югала ул мизгел эчендә ,
Картлык килә чәчне агартып,
Яшьлек кала бара исеңдә.
Кар бөртеген кагар өчен
Көчсез куллар өскә үрелә,
Күзлек аша моңсуланган,
Сагыш тулган күзләр күренә.
Тәрәзә аша балаларын көткән
Аналар гына җирдә сирәктер,
Авырлыкны җиңәргә йөрәккә
Унсигездә калу кирәктер.
Салих туктап калды.
— Әй Салих, йөрәк гел унсигездә ул, тик менә җыерчыклы битне, ак чәчләрне күргәч йөрәкләр телгәләнә икән шул. Эшләп, балалар өчен чабып, дөнья куып гомер үткәнен сизми калганбыз. Үзебез өчен яши башларга вакыт җиткәч кенә аңлыйбыз икән. Ул гына да түгел, иң йөрәкне телгәләгәне, үз балаларыбыз безне интернатка илтеп тапшыруы икән.
— Син дөрес әйтмисең, картлар йортына.
— Какая разница? Дөресе шул, без ялгышлык эшләгән Салих, ялгышлык эшләгән. Әнә гомере буе фермада бил бегеп эшләгән Миннурның ни гаебе бар? Мин үземне гаепле санамыйм, тик мин монда, моның белән бар да әйтелгән.
— Венера язмыш ул, бәлки безне тәрбияләргә балаларның вакыты юктыр? Замана үзгәрә, яшьләргә яшәргә авырая бара.
— Безгә җиңел идеме?
— Әйдә сүзгә бәйләнмә әле, әнә кара кошлар ничек итеп уйныйлар. Һәрберсе миләш тәлгәшеннән миләш алырга маташа. Ә бит янында тагын миләш тәлгәше бар, тик шулай да ул башка кошлар миләш алган тәлгәшкә бара, төрткәләнә. Кызык шулай бит. Ул соңгы миләш өчен тартышам дип уйлыйдыр инде җүләр, яшисе килә аның яшисе. Ә сез гел әллә ниләр уйланып йөрисез. Язмышыңа язылган икән, кабул итәргә кирәк, тырышып алга атларга кирәк, башкача яшәү мәгънәсен югалта. Иң мөһиме балаларыгыз исән булсын, нинди булсалар да алар сезнең җимешләрегез бит.
Миннур бу сүзләрдән соң бер Венерага, бер Салихка карап, әкрен генә алга таба атлый башлады. Аның артыннан Салих белән Венера да сөйләнә сөйләнә атладылар. Салих тагын сүзен башлап, елмая төште дә:
— Ике әби атлап бара
Ап - ак кар яуган җирдән,
Ап - ак кармы, бәлки картлык
Алар янына килгән.
Чәчәк кебек яшь чаклары
Үткән, калган еракта,
Менә хәзер яши алар
Картлар өчен торакта.
— Син бераз телеңне той инде Салих, болай да йөрәк әрни.
— Гафу итегез, гафу.
— Кара әле Салих, синнән күптән сорарга теләгән идем, син монда ничек эләктең?
— Нәрсә әйтим? Башкалар кебектер инде.
— Син дә мине гафу ит сораганым өчен, синең хатының бар идеме?
Салих бераз дәшми торды да:
— Бар иде. Тормыш бит ул кешеләрне төрлечә сыный. Мин дә бит бик яратып өйләнгән идем. Хатынымны кулымда гына күтәреп йөрттем. Белсәң иде мин нинди бәхетле булганымны. Шул бәхетле көннәрнең берсе минем бәхетемә аяк чалды, якты кояшны кара болыт каплады.
Салих тагын тынып калды. Венера аңа карап:
— Кыен булса сөйләмә, ә сөйләсәң бәлки йөрәгеңә җиңелерәк булып китәр иде. Салих мин тыңлый беләм, сөйлә, сөйлә, йөрәгеңне бушат.
— Ул көнне мин хатынымны, Гөлиямне эштән каршы алырга бара идем. Миңа ял бирделәр һәм мин сөеклемне каршыларга булдым. Ә ул юл кырыеннан атлап килгәнне күргәч, аннан күземне дә ала алмый карап тордым. Аның йөзләре шатлыктан балкыйлар, әйтерсең лә ниндидер яхшы сүз ишеткән һәм сөенече бар. Ә мин, мин аңа сокланып ,алга таба атларга онытып аңа карый бирәм. Менә арткы яктан бер жигулиның Гөлиямә таба очып килгәнен күрдем. Машина боргалана, әйтерсең лә анда төтен исерек утырган. Гөлиям минем яныма килеп җитәргә күп калмаган иде, шуңа да мин бар көчемә Гөлиягә таба йөгердем. Килеп тә җиттем, аны кырыйга таба төртеп тә җибәрдем, ә машина мине бәрдереп китеп тә барды. Ахырын күрәсең, мин инвалид.
— Ә бәрдерүчене тоттылармы?
— Әйе тоттылар да, утырттылар да. Тик ничек итеп аны гаепли алам соң мин?
— Ничек инде?
— Ул кеше машинаны күптән түгел генә алган. Өйдә хатыны бала таба башлагач ашыгыч ярдәм чакырганнар, тик үзен беләсең бит, машина авылга кайчан килеп җитә. Менә ул яшь ир дә, аны моны уйлап тормый машинасына утырып район үзәгенә киткән. Артта утырган хатыны каты кычкырып җибәргәч бер мизгелгә артка борылып караган. Шул бер мизгел күпме кешенең тормышын үзгәрткәннен ул да белмәгән шул, белмәгән.
— Ә хатының, аңа нәрсә булды?Син монда булганга сорыйм инде.
— Ул исән, тик ул көнне ул миңа бала көтәм дип әйтергә теләгән, мине сөендерергә теләгән. Тик каты егылып ул баласын югалтты, ул гына да түгел, табиблар аңа бүтән балаң булмый дип әйткәннәр. Ә ул мине шатландырам дип елмаеп, шуңа шатлыгыннан балкып кайткан.
— Ужас, и нәрсә инде?
— Ул мине гаепләде, ә минем нинди гаебем бар? Аны коткарып үзем гарип калдым. Ә ул аңламадымы, аңларга теләмәдеме белмим. Менә шулай яңа туган бала атасыз калды, ничек кенә акларга теләсәләрдә барып чыкмады, аны төрмәгә утырттылар. Мин аны аңлыйм, гариза да язмадым, ул бит хатыны өчен куркып барып ялгыш бәрдергән. Тик туганнарым аны аңламады, хатыным аңламады. Мин хастаханәдән чыкканда ул өйдә юк иде, әйберләрен җыеп китеп барган.
— Ай, яй, нинди ачы язмыш, менә бит нинди хәлләр. Тормыш юлы кешене адаштыра, уй хисләрне чуалта да, тик хатыныңны барыбер аңлый алмыйм мин. Син бит аның гомерен саклап калган, син булмасаң ул үлгән булыр иде. Синең кадереңне белеп, сине карап яшәргә тиеш иде дип уйлыйм.
— Үзе беләдер, мин аны гаепләмим.
— Ә син ничек яшәдең?
— Исән чагында апам тәрбиясендә яшәдем, ә ул үлгәч мине кем карасын, аның балалары мине монда китереп урнаштырды. Аларга да ачу сакламыйм мин, сакламыйм.
Миннурның йөрәге бу сүзләрдән соң чәнчеп куйды. Чыннан да һәркемнең үз язмышы, үз хаталары, үз күрәчәге. Иң мөһиме балаларыңның исән булуын белеп тору. Язмышыңга язылганны гаепләп булмый , үзгәртүе дә мөмкин түгел. Миннурның да күз нуры , кызы Фәридә үлгәнгә инде дүрт ел була. Миннур да бит инде икенчегә ачы, кара кайгы җилен татыды. Читкә китеп Фәридәсе бәхетле яши башлады. Әллә нигә бер генә хәбәрләшкән кызына Миннур башта бик үпкәләде, аннары күнде. Аның чыннан да сөйләшергә ни теләге, ни вакыты булмады, дөресрәге өлгерә алмады.. Аңа да ачы язмыш зур сынаулар язган булып чыкты. Берсеннән берсе ике бала тапты. Матур тормыш алып барганда гына икенче баласы авыру икәне ачыкланды. Шуңа да Фәридә әнисе янына кайтып йөри алмады, Миннур да авырткан йөрәк, сызлаган аяк белән чит җиргә чыгып китә алмады. Авыру баланың хәле көннән көн авырайды. Көне-төне баласын саклаган Фәридәнең дә йөрәге төткәләнде, өчтән янды. Вакытыннан алда чәчләре агарып, ул да сүнде, сынауларны җиңү өмете өзелде. Ә улы үлгәч кайгысына түзә алмыйча, улының елын үткәргәнче үк якты дөнья белән саубуллашып китеп барды. Бу хәбәр Миннурның да йөрәгендә төзәлмәслек яра калдырды. Инсульт булып озак кына хастаханәдә ятарга туры килде аңа. Хастаханәдән чыккач та шактый анына килә алмыйча яшәде. Бәхетенә улы Фәрит аның янына кайтты. Эх бу үткәннәр кире кайтып йөрәкне телгәләмәсә иде.
Миннур апа әкрен генә Венера белән Салихка карады. Алар нәрсәдер сөйләнә сөйләнә алга таба атлап киттеләр. Эх ул да Илһамы исән булса шулай юл буйлап йөрер иде. Кулга кул тотынышып сөйләшеп атлар иде алар. Тик Миннурга гына аның әйткән сүзләрен, елмайган йөзләрен искә алып яшәргә калды. Инде кич җитеп, кичке ашны ашарга вакыт җитеп караңгы төште. Миннур әкрен генә хәзерге йорты, картлар йортының эченә үтте.
Дәвамы бар.

Г.Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас