Миннур куркып кына заведующий ишеген шакып бүлмәгә үтте. Бүлмәгә керү белән үз авылының авыл советы председателен күреп аптырап китте. Ул киресенчә Миннур апаны күрүгә, урыныннан торып :
— Нәрсә хәлләрең Миннур апа? Менә районга килгән идем, синең дә хәлеңне белеп чыгарга уйладым. Нәрсә әйтсәң дә үзебезнең авыл кешесе бит.
Миннур председательгә кырыс кына карап:
— Синең болай гына кешегә таба борылып та караганың юк иде бит, исәнләшү турында уйлаган да юк, хәл белү түгел. Йә әйт нинди җилләр ташлады? Нәрсә кирәк миннән? Монда яшәп мин нәрсә белән булыша алам? Минем бер нәрсәм дә юк, эшкә чыга алмыйм, монда хәтле килгәнсең икән, димәк нидер кирәк.
Дәшми генә, тыныч Миннур апаның бу ир белән дорфа сөйләшүен күреп заведующий бик аптырашта калды. Авыл советы председателе Миннур апага туры карый алмады, күзләрен аска төшереп:
— Миннур апа син дөрес әйтәсең. Ничек итеп башлыйм икән? Дөресен әйткәндә бу сүзне сиңа әйтергә миңа да җиңел түгел . Вообщем эш шунда, үзең аңлыйсың, авыллар хәзер бетә, колхозга килгәндә ул да таркалды. Ә менә бер эшмәкәр безнең авылны яңадан торгызу буенча эшли. Ул авылда фермаларны яңартып кешегә эш урынын табарга мөмкинлек бирә . Моның өчен аңа авылда яшәр өчен йорт салырга кирәк. Ә йорт салырга җир кирәк. Менә сезнең җир, йорт урнашкан җир бик ошаган аңа . Сез бит барыбер анда яшәмисез, балаларың да авылга кайтырга җыенмый. Мин сораштым алардан, синнән башка йортны сата алмыйбыз диләр.
Миннур апаның күзләре зураеп китте, председатель янә сүз башлап:
— Миннур апа сезне дә аңлыйм, гомер иткән җирне чит кешегә бирү авыр. Тик яңа хуҗа үз нигезләренә һәрвакыт килеп йөри алалар, мин каршы түгел, кунак итеп җибәрермен, бергә-бергә ашлар үткәрербез диде.
— Минем сатыр өчен җирем юк. Мин үлгәч балалар теләсә нәрсә эшли ала, исән чагымда ризалыгым юк. Аңламыйм, ничек итеп алар мин исән чакта йортны сатырга риза булганнар? Мин үлгәч нинди нигезгә алып кайтып озатырлар иде икән? Менә нәрсә энем, мин риза түгел, мин исән чакта Илһамым белән яшәгән нигеземдә башка кеше яши алмаячак, ишеттеңме? Минем ризалыгым юк, булмаячак та. Сау бул, бүтән бу сүзең белән килеп йөрмә.
Миннур ишеккә таба атлый башлаган иде , аңа кабат председатель:
— Сиңа хәзер ул йорт нигә? Син бит хәзер үлгәнче бу йортта яшиячәксең. Ичмасам балаларыңа акча белән булышыр идең. Сине моннан ук соңгы юлыңа алып китәчәкләр бит, нәрсәгә ябышасың син?
Бу сүзләр Миннур апаның гына түгел, хәтта заведующийның да йөрәген төткәләде, ул председательгә карап:
— Иптәш минем бүлмәдән чыгып китегез һәм бүтән монда килмәссез дип ышанып калам. Картлыкны ихтирам итәргә кирәк, ул бөтен кешегә дә килә. Кем белә, бәлки үзеңне дә монда китереп утыртырлар, шуны уйларга онытма. — дип ишек янына килеп, Миннур апаны читкәрәк төртеп ишекне ачты да:
— Тизрәк китүегезне телим.
Председатель алып килгән күчтәнәчләрен өстәлгә куеп бераз карап торды да , бүлмәдән чыгып китте . Ул чыгуга заведующий ишекне ябып:
— Миннур апа нәрсә буласын белгән булсам сезне чакырмас идем. Миңа ул әдәмнән нигә килгәнен сорарга булган башта. Мин гаепле гафу итегез .
— Сезнең гаеп юк, миңа үз бүлмәмә чыгарга мөмкинме?
— Әлбәттә Миннур апа, бәлки берәр шәфкать туташы сезне озатыр, әйтергәме?
— Юк, рәхмәт.
Миннур апа бүлмәдән чыгып үз бүлмәсенә китте. Председатель әйткән сүзләр әле һаман аның күңеленнән чыкмады. Аңламады ул балаларын, аңламады. Ничек итеп туып үскән йортыңны шундый җиңеллек белән сатып , чит кешегә биреп була? Ул йортка әтиләре Илһам белән бөтен җанын бирде бит алар. Һәрбер куак, һәрбер агач, һәрбер түтәлне үз куллары белән карап, җимешләрен җыйды. Миннур яшелчәләрне бик күп утырта иде. Ә хәзер, хәзер ул матур бакчаны чүп үләне басып киткәндер. Миннурның күкрәгендәге йөрәге кысылып куйды. Ул әкрен генә тәрәзә янына килеп басты да тәрәзәдән үткән кешеләрне күзәтә башлады. Менә шулай тәрәзәдән башта балалар мәктәптән кайтканны, аннары клубтан кайтканнарын көтте ул. Ә бүген аңа тәрәзә аша балалары картлар йортына килеп, аны алып киткәнен көтеп, тәрәзә аша карап торырга гына калды. Көтте ана, өметләнде, ләкин көннән көн бу өмет чаткылары гына сүнә барды. Фәридәсе ире белән бергә яшәргә читкә үк китеп барды, ә улы, улы хатыны сүзе белән себер якларына юл алды. Ә соңгы ике елда хәтта хәбәре дә юк. Соңгы тапкыр кайткач үзе белән алып китмәкче иде дә бит, Миннур апа үзе чит җиргә, нигезен калдырып китәргә теләмәде. Улы әнисенең аяклары авыртып, үзенә генә яшәргә кыен булуы хакында әйтсә дә, тыңламады. Чит җиргә китәргә теләмәде шул, теләмәде. Фәрит исә әнисенең ай-ваена карамый, яшәгән җиреннән ерак түгел дип, аны картлар йортына илтеп тапшырды. Теләмәде Миннур бу йортка килергә, теләмәде. Үлемен дә үз йортында, үз нигезендә каршы алырга теләгән иде дә бит, булмады. Язмыш җиле аны район картлар йортына алып килде. Миннур кабат үз уйларына кереп китте.
Ниһаять Миннур өчен күптән көткән көн килеп җитте. Улы Фәрит эштән май кояшы кебек балкып кайтып керде дә, ишектән керүгә:
— Әни, әнием мин гашыйкмын, минем ул кызга өйләнәсем килә.
— Тукта, тукта улым, кем ул, нинди кыз? Өйләнгәнче башта танышырга кирәк дип уйлыйм.
— Әни мин аны бүген кич синең белән танышырга алып кайтам. Син үзеңнең тәмле бәлешләреңне пешереп куй. Ул шәһәр кызы, Нәфисә апаларга кунакка кайткан. Мин аннан миңа кияүгә чыгарга риза булуын сорарга телим. Ә тәмле ашаган кешенең күңеле йомшара диләр.
— Аха, димәк ул әле бала чага гына.
— Әни....
— Нәрсә әни? Балаларга конфет биргәч шатланган кебек инде.
— Әни мин бары синең тәмле бәлешеңне ашатасым килгән иде. Ул йомшарып миңа кияүгә чыгудан баш тартмасын димәкче идем.
— Ярар улым, синеңчә булсын. Синең бәхет минем бәхет. Син ул кызны яхшы беләсеңме соң? Әнә Фәридә кияүгә чыкты да еракка китеп барды. Син нишләрсең улым? Үзем генә калудан бик куркам улым.
— Әни Эльза минем авылда калырга теләгәнемне белә, мин аңа әйткән идем.
— Нәрсә диде инде?
— Уйлармын диде.
— Рәхмәт улым, бәхетле бул. Син нәрсә сайласаң да мин каршы түгел, синең язмышыңны мин яза алмыйм. Алланың рәхмәте ничек язган бит.
Фәрит әнисен кочаклап алды да урамга чыгып китте .
Миннур апага чыннан да ничектер җиңел булып китте. Ул ашыга, ашыга өстәлгә куярга тәмле ризыклар әзерли башлады. Булачак киленгә ярарга тырышып, аяклары авыртканны да онытты ул. Улының яраткан кызы баш тартуын теләмәде. Әкрен генә кыз килергә вакыт та җитте. Миннурның йөрәге сикерә башлады, әйтерсең лә ул кайнана белән танышырга килә. Менә ишек ачылып китте , беренче ишектән өйгә кыз керде, артыннан ишекне ябып Фәрит керде дә:
— Әни таныш бул, бу минем яраткан кызым Эльза.
Миннур апа кызга нәрсә дияргә белми карап торды. Кызның озын, сары көдрә чәчләре ярты биленә төшкән, ә ул күзләре, күзләре тирән зәңгәр диңгез дәрьясы кебек, Миннур ул зәңгәр диңгез суына үзен кергән кебек хис итте. Ә ул озын керфекләре, әйтерсең лә диңгез буенда озын таллар үсеп утыра. Буй сынын әйтеп, аңлатып та бетерә торган түгел. Юк, юк бу мөмкин түгел, шәһәрдән кайткан мондый чибәр кыз аның улын сайлый алмый. Бу чибәркәй аның улыннан файдаланмый микән? Ничек гашыйк булды икән ул аның улына шундый тиз арада? - дип уйлады Миннур. Улы:
— Әни нигә бер сүз дә дәшмисең? — дигәч Миннур уйларыннан арынып:
— Түргә узыгыз балам, түргә узыгыз, башта чәйләп алырбыз — диде ул, кулын сузып аш бүлмәсенә төртеп күрсәтеп.
Эльза себер ягыннан яллар алып кунакка кайткан. Кире үз ягына китәргә вакыт җиткән икән. Фәритнең дәшми утыруын күреп, ул Миннур апаның күзенә туры карап :
— Миннур апа сезгә бу сүзләрне мин әйтергә тиеш түгел әлбәттә, тик әйтми калып та булмый. Фәрит сезне саклый, дәшми. Гафу итегез, мин аны да аңлыйм. Дөресен әйткәндә мин аңа да бу хакта әйтмәдем, башта сезне күрергә теләдем.
— Бәлки туры әйтерсең кызым, син кияүгә чыгарга каршымы? Нәрсә комачаулый аңламыйм мин.
— Миннур апа мин Фәритне яратам, тик ул әйткәнчә минем авылда яшисем килми, аннары эшемне дә ташлыйсым килми.
Миннур апа белән Фәрит бер-берсенә карап куйдылар. Икесенең дә бу сүзләрне көтмәгәнлеге күренә иде. Миннур апа янә Эльзага карады да:
— Нигә әйтеп бетермисең, нәрсә телисең инде син? Әгәр кияүгә чыгасың, авылда яшисең килмәсә нигә танышырга килдең?
— Мин яратам Фәритне, тик ул каршы, аның сезне калдырып китәсе килми. Миннур апа аңлагыз, нәрсә көтә аны авылда, әйтегез? Гаилә булгач балалар була, ә алар, алар шушы кара балчыкны таптап яшәсенме? Аларны да авыл, ферма көтәме? Аларның язмышы яхшырак булуын сез теләмисезме? Авылда тормыш юк, ышаныгыз, Фәриткә шәһәрдә яхшы булачак.
Миннур апа улына борылып карады, ә ул башын аска игән, кулларындагы бармакларын угалый, әйтерсең лә йолкып алырга тели. Аңлады Миннур, улының беренче мәхәббәте бик көчле һәм ул Эльза өчен нәрсәгә дә әзер, тик ул үз-үзенә дә бу хакта әйтергә курка. Бер ягында яраткан әнисе, икенче якта беренче мәхәббәте. Ә сайлау ягына килгәндә ул сайлый алмый берсен дә югалтасы, үпкәләтәсе килми аның. Әйе, яшьрәк чагында Фәрит мәхәббәт хакында уйламады да, ә йөрәгенә сөю кереп урнашкач улы югалып калды. Миннур апа бер улына, бер Эльзага карап торды, аннары әкрен генә сүзен башлап:
— Балалар мәхәббәт гөле чәчәк ата башлаган икән, аны карарга, тәрбияләргә, су сибеп үстерергә, шиңәргә ирек бирмәскә кирәк. Бу җиңел эш түгел, мәхәббәт гөлен икәү тәрбияләсәгез генә аның чәчәге коелмаячак, гел атып, сезне шатландырып торачак. Эльза сине дә мин аңлыйм. Тормыш туктамый, замана үзгәрә диләр.
Миннур апа улына борылып:
— Улым әгәр яраткан кешең белән тормыш корып чит җиргә китәсең килә икән, мин каршы түгел.
Фәрит кисәктән әнисенә:
— Ә син, син әни? Ничек итеп мин сине калдырып китә алам?
— Ә нәрсә мин? Мин әле Аллага шөкер, үз-үземне карый алам.
— Әни синең аякларын авырта бит, бакча, ә төрлекләр? Яшең дә бара, аннары нишләрсең?
— Калган картлар кебек яшәрмен улым, яшәрмен.
— Әни мин барып урнашкач сине үзебез яныбызга алабыз, шулай бит Эльза?— дип Фәрит Эльзага таба карады, тегесе исә дәшми калырга ярамаганны аңлап:
— Әлбәттә Фәрит, тик башта үзебезгә яшәргә урын табарга, фатир алырга кирәк.
Миннур апа кызның тел төбен аңлады, Фәритнең бу чибәр кызның капкынына эләгүен аңлады, тик нәрсә эшли ала? Ничек аңлатсын улына? Әйткәннәрне аңлармы соң улы, йөрәге мәхәббәт утында янганда. Кич моңсу ноктага җитеп бетте. Фәрит кызны озатып кайткач ана түзмәде:
— Улым син чыннан да үз язмышыңны бу кыз белән бәйләргә телисеңме?
— Нигә сорыйсың әни? Әгәр теләмәсәм синең белән танышырга алып кайтмас идем.
— Син бит аны бик аз беләсең мин аңлавымча , улым бәлки уйларсың.
— Әни бәгърем нәрсә уйлыйм? Мин аны үлеп яратам, ятсам да, торсам да, күземне ачуга ул минем күз алдымда. Әни сиңа бу сүзләрне әйтүе кыен, тик мин аны яратам, мин аннан башка яши алмыйм. Нишләргә миңа әни, нишләргә? Сине калдырып ничек чыгып китәргә? Сине сайласам , авылда калсам, башка кызны шулай ярата алырмын дип уйламыйм әни, нишлим әнием, нишлим?
Фәрит әнисенең итәгенә башын куеп елап җибәрде. Миннур апа аның башыннан сыйпап:
— Ярар улым, үкенергә генә туры килмәсен, бәхетле бул балам, минем өчен кайгырма, бар да яхшы булыр.
— Әни ул шәһәр кызы булса да бик яхшы кыз, мин аны аңладым инде.
— Амин, шулай гына була күрсен.
Миннур апа бик борчылды, улының теләгенә каршы төшмәде. Яшь килен сүзен дә аяк астына бәрмәде. Аның теләге буенча авылда бары никах мәҗлесе үткәрелде , ә туйны себердә үткәрергә булдылар. Кем белә инде, бәлки Эльза үз туганнары, белән таныштырырга теләмәдеме, бәлки Миннурның еракка, себер ягына бара алмавын белдеме, анысы хәзер томан арасында калды. Никахка да әти, әнисе, абыйсыннан гайре бер кеше дә кайтмады. Алары да үзләрен бик сәер тоттылар, әйтерсең лә байлар хәерчеләр белән бер өстәл артында утыра. Бәлки бу шулайдыр да, Миннур гына бай кызының үзенең ярлы улын сайлаганын аңлый алмады. Никах үтүгә озак көттерми яшьләр Миннур йортыннан чыгып китте . Капка кырыена сөялеп калган Миннур апаның бит буйлап күз яшьләре тәгәрәп төште, йөрәге әрнеде, ул бары күз яше аша:
— Бәхетле генә бул балам, исән сау гына йөр - дип , куллары белән битен каплады.
Дәвамы бар.
+24 °С
Дождь




