Литература
15 Октября 2022, 11:00

Өмет чаткылары сүнәрме?

2 өлеш. Миннурның йөрәге сикерә башлады. Ул тавыш килгән якка атлады. Аңа бу мизгелдә бернәрсә дә кирәк түгел иде. Улы, әйе улы аны алырга кайткан. Миннур соңга калырга теләмәде, ул ашыкты, улының аны көтеп торуын теләмәде. Капкага таба ашыкты, аякларының авыртканын да тоймыйча, яңа гына аягына баскан сабыйдай калтыранды аның аяклары, тик ул ашыгып атлый бирде.

Миннурның йөрәге сикерә башлады. Ул тавыш килгән якка атлады. Аңа бу мизгелдә бернәрсә дә кирәк түгел иде. Улы, әйе улы аны алырга кайткан. Миннур соңга калырга теләмәде, ул ашыкты, улының аны көтеп торуын теләмәде. Капкага таба ашыкты, аякларының авыртканын да тоймыйча, яңа гына аягына баскан сабыйдай калтыранды аның аяклары, тик ул ашыгып атлый бирде. Хәтта бүлмәдәше:- Син кая барасың, нәрсә булды? - дигәнне дә ишетми атлады ана. Менә ул капкага килеп җитте, ләкин капка бикле иде. Миннур тимер рәшәткә аша картлар йорты яныннан үткән кешеләрне күзәтә башлады. Эзләде, аның күзләре кешеләр арасыннан улын эзләде, танымый, күрми калырмын дип курыкты ана. Улы, әйе улының тавышын ул бөтен тавышлар арасыннан аера. Менә ул әнисен килеп кочаклар да:
— Әнием мин сине алырга килдем, син гел минем янымда булырсың - дияр. Өметләнде, бик өметләнде ана, тик күпме генә күзәтсә дә улын күрмәде. Өмете сүрелә башлаган гына иде, ул кабат:
— Әни бүтән алай эшләмә яме, мин кайтканны көт— диде.
Бу юлы тавыш бик якыннан ишетелде. Миннур тавыш килгән якка борылып карады. Ул басып торган якка таба 30-35 тирәсендәге ир ат белән 60 - 65 тирәсендәге хатын кыз атлый. Ир ат әнисенең кулыннан сумкасын алып, икенче кулы белән таякка таянган кулын тотып :
— Әни ничә тапкыр әйттем сиңа, ашарыңа бар, кибеткә йөрмә дип, үзем алып кайта идем, йә нәрсә эшлисең син әни?
— Соң улым сез бит гел эштә, гел минем арттан да карап бетерә алмыйсыз, бераз сезгә җиңел булсын дигән идем.
— Әни син урамга чык, һава сула, тик берүзең кибеткә йөрмә, үтенәм. Бер-бер хәл булса мин нишлим әйт әни? Әнием тыңла инде..........
-— Әйе улым минем......
Тавышлар ерагая барды, сүзләр дә ишетелми башлады.
Булмады, кабат улы булмады, ә бит тавышы улыныкына бик ошаган иде бит, бәлки Миннурга шулай гына тоелды микән? Бәлки шулай булуын теләдеме? Нишләде аның улы? Соңгы арада телефоннан да аз сөйләште, эше күп дип аклана иде. Миннур авырткан аякларын сөйрәп кире китте.
— Мин сине физкультура белән шөгелләнә башладың дип уйлый башладым, нишлисең син Миннур? Шунда егылган булсаң нәрсә була иде? Ярый әйдә керәбез бүгенгә җитә, йөзең дә качкан бит, нәрсә булды соң?
Миннур Венерага күтәрелеп карады да:
— Улым тавышын ишеткән кебек булдым, ул килде дип торам.
— Әй җаным, без барыбыз да һәркемдә үз балабызның тавышын ишетәбез һәм алар тавышын эзлибез. Бу йортка эләккән һәрберебез нидер көтәбез шул. Әйдә дустым керәбез бүлмәгә, кайнар чәй эчеп алыйк. Борчылма, Алла теләсә бер өметен акланыр әле, насыйп итсен.
Ике әби бер-берсенең кулын тотып бүлмәләренә кереп китте. Кайнар чәйне дә тын гына эчеп, икесе ике караватка ятып, үз уйларына кереп киттеләр. Уй, хисләр аларны еракка алып кереп китте .
Вакыт әкрен генә алга таба атлады. Төрле төскә кергән яфраклар җилдә әйләнә-әйләнә җиргә коелды. Әйтерсең лә төрле төстәге чәчкәләр һавадан коела. Шул яфракларны Миннур кабат тәрәзәдән карап утырды.
— Миннур апа ничә тапкыр әйттем бит инде сиңа, ник шул тәрәзә төбенә утырасың? Егылсаң, бер- бер хәл булса безне утырталар бит. Ник безнең турында уйламыйсың син? Безнең ни гаебебез бар Миннур апа? Ант әгәре тәрәзәсез бүлмәгә кертеп утыртасы килә сине вакыты белән.. Мин заведующийга әйтми булдыра алмыйм, куркам, белмим сине нишләтергә? Әйдә төшәргә булышам, үтенәм бүтән утырма тәрәзә төбенә. Буең җитә бит, басып кара, яисә урамга чыгып кер, әйдә, әйдә бир кулыңны.
Шәфкать туташы Миннур апага тәрәзә төбеннән тешәргә булышты да:
— Миннур апа син мине аңлагансыңдыр дип уйлыйм, миңа үпкәләмә ярыймы каты әйткән булсам.— дип бүлмәдән чыгып та китте. Миннур тумбочка эстендә торган фотосүрәтне кулына алды. Анда яшьрәк чакта төшкән фотосүрәт иде. Әйе, әйе, аның игезәкләренә бары ун яшь иде ул вакытта . Бу ире, игезәкләре белән сабантуй вакытында төшкән сүрәт. Нинди матур бит алар монда. Бәлки шуңа да бу Миннурның яраткан фотосүрәте. Бәхетле, бик бәхетле иде алар ул вакытта. Кем белә бит кешенең тормышы кайчан һәм ничек үзгәрәчәген. Яшьрәк чакта тукта булсын, кешедән ким булмасын дип дөнья куабыз, анысына ябышабыз, башкасын тартасың. Балалар яхшы яшәсен, мохтаҗлык кичермәсен дип баш күтәрми бил бөгәсең. Эштән кайтып та бер ишегалды эш көтә. Миннур да үзенчә тырышты, балалары өчен ут йотып яшәде, иркәләде, назлады. Шулай балалары үсеп җиткәнен сизми дә калды. Фәридәсе кияүгә чыгып, ире яшәгән Үзбәкстан ягына китеп барды. Фәрит исә Казан каласында укып эшли башлады. Өй бушап калды. Ире Илһам хатынын аңлаган кебек аңа ихтибарын арттырды, балалары китү Миннурның йөрәген төткәләгәнен белә иде ул. Балалары ояларыннан очып чыгып киткәч үзләрен ничек хис иткәннәрдер, тик анага бик авыр булды. Әйе ул хәзер әнисен аңлый, кайчандыр үзе дә бит ана йортыннан ире яшәгән йортка күчеп китте. Бер яктан әти, әни йортыннан чыгып китәргә үзенә кыен булса да, икенче яктан ул яраткан кешесе белән яңа тормыш корып бәхетле тормышта яши башлады. Икесе дә эшчән, уңган иде алар. Авыл халкы да аларны мактады, башкаларга үрнәк итеп күрсәтте, сөйләде. Тик менә язмыш кына Миннурны сыный башлады. Салкын тидереп ире Илһам якты дөньяны калдырып китеп барды. Миннур кайгыдан бөгелеп төште, дөньяда яшәү ямен югалтты.
Әкрен генә кояш баегандай
Йөрәк уты аның сүрелде,
Яраткан ире, газизе
Кара җиргә күмелде.
Сиздермичә йөрәгенә кереп
Урнашты кара болыт,
Йә Раббым биреп түземлек
Миннур йөрәген җылыт.
Эш түгел шул, кара кайгы
Аның йөрәген ашый,
Бер киткәч якты дөньяга
Кеше әйләнеп кайтмый.
Миннурга бик авыр булды. Бәхетенә улы Фәрит әнисен карарга, югалту хисен бергә-бергә җиңәргә, авылга кайтты. Йөрәк яралары төзәлеп бетмәсә дә, улы янында булгач Миннурга да җиңел булды. Ул янә яшәргә көч табып улы, кызы өчен яши башлады. Ләкин кызыннан гына хәбәрләр әз килүе бераз күңел кылларын тибрәтте. Улының да яше атлый һәм өйләнергә вакыт җитте , тик Фәрит кенә бу хакта уйламады.
— Улым бәлки башка яшьләр кебек син дә бераз клубка чыгарсың? Бәлки шунда үзеңнең сөйгән ярыңны табарсың?
— Әни нәрсә сөйлисең инде?
— Ә нәрсә? Улым яшен атлый бит, минем дә оныклар сөясем, иркәлисем килә. Әнә Фәридәнең балалары үсә, ә мин хәтта аларны күрә дә алмыйм, назлау түгел. Фотосүрәтләрен генә карап утырам.
— Әни вакыты җиткәч булыр.
— Кайчан җитә соң ул вакыт?
— Иртәгә әни, иртәгә— дип Фәрит көлеп өйдән чыгып китте.
Алланың амин дигән чагына туры килдеме, икенче көнне үк Фәрит үзенең пары белән очрашты да. Себер якларыннан туганнарына кунакка кайткан, матур, үткен Эльза аның каршысына килеп чыкты. Фәрит эштән кайтып барганда, каршысына килгән кыз аздан гына егылмады. Әгәр Фәрит тотып калмаса бәлки җиргә килеп төшкән булыр иде. Кызның бер туфлиенең үкчәсе сынган булып чыкты. Фәрит тотып калган кызга карап:
— Авыл җирендә мондый үкчә белән йөреп булмаганны белми идегезме?
— Сезнең авыл шундый булганга мин гаеплеме?
— Хәзер авылны гаеплисеңме? Йөри белмим димисең инде?
Фәрит кызга карап көлеп җибәрде дә:
— Чибәр кыз бәлки сине өеңә хәтле озатыргадыр ә? Кем белгән йә тагын егылырсың.
Шомырт кара чәчле, кара кашлы, үзенчә генә матур итеп елмаеп торган егет нәрсәсе беләндер кызның йөрәген яулады. Нинди чибәр егетләр качып ята икән бит авылларда, вот дус кызларга көнләшерлек бит бу дип уйлап куйды кыз. Эльза егетнең күзенә тутырып карады, аның йөрәге тиз-тиз тибә башлады, тик ул сер бирергә теләмәде, шуңа да:
— Рәхмәт кирәкми.
— Мин Фәрит булам, берәр ярдәмем кирәк булса миңа мөрәҗәгать итә аласың.
— Мин Эльза булам, ләкин мин ярдәмгә мохтаҗ түгел , сау бул.- дип Эльза сынган үкчәсен кулына тотып, аксый, аксый китеп барды . Әйе яшьләр бик кызык очрашты, ләкин менә шул очрашу Фәритнең тормышының асты өскә килүенең башлангычы иде. Фәритнең башында гел теге матур кыз Эльза иде. Йокларга ятса да, йокыдан торса да гел күз алдында шул чибәркәй. Миннур үзенчә шатланды, улының йөрәге мәхәббәт утында яна, димәк озакламый йортка килен төшәчәк. Шуңа да ул йортны үзгәртә башлады, яшьләргә яшәргә уңайлы булсын дип, аларга оя корды. Иң беренче ул үзе, кайчандыр ире белән яшәгән зур бүлмәне бушатты, ә үзе кечерәк улы бүлмәсенә күчте. Чыннан да нәрсәгә аңа берүзенә зур бүлмә. Күпме генә , нәрсә генә кичермәгәннәр иде алар ире белән икәү. Ул вакытта аның янында яраткан ире Илһам иде. Нинди генә язмыш сынаулары аша үтсәләр дә, алар сынмады, сыгылмады, бергә ,башларын күтәреп алга атлады. Миннур кабат үз уйларына бирелеп үткәннәргә кереп китте. Тик үткәннәрне генә кире кайтарып булмый шул.
Урамда әкрен генә күбәләк- күбәләк кар ява. Кечкенә игезәкләрен йоклатып Миннур урамга чыкты. Ире кайтканчы бераз булса да кар керәргә иде аның исәбе. Ләкин ул урамга чыгуга дөньясын онытып җибәрде. Урамда шул хәтле тыныч, рәхәт иде. Миннур ике кулын җәеп башын өскә күтәрде. Ап-ак күбәләкләр аның битенә , киемнәренә кунды, Миннур үзе дә сизмәстән шатланып әйләнә башлады. Аңа шул хәтле яхшы иде, хәтта ире кайтып аңа карап торганны да сизмәде.
— Сөеклем, мин кайттым— дигән тавышка Миннур кисәк кенә әйләнүеннән туктады һәм ялгыш, кар астыннан чыккан бозга таеп егылды да ой дип кычкырып җибәрде . Илһам куркудан тизрәк хатыны янына килеп , аңа басарга булыша башлады. Ничек тырышсала барып чыкмады, Миннурның аягы авыртты. Илһам хатынын хастаханәгә алып барды һәм анда Миннурның аягы сынган икәне ачыкланды. Менә инде шунда Миннур кабат ире белән аның арасындагы олы мәхәббәтнең назларын татыды. Бу әйтеп бетермәслек якты хисләр иде. Илһам Миннурны карар өчен яллар алды, ә Миннур үзен әкияттәге хан кызыдай хис итте. Бәхетле, бик бәхетле иде ул. Тик бәхет дигәне генә аны калдырды шул, иренең гомерен өзеп Миннурны язмыш юлында берялгызын калдырды. Үткәннәр, үткәннәр, үткәннәр, һәркемнең үз үткәннәре, үз истәлекләре һәм һәркем үз истәлеген, үз үткәннәрен төрлечә искә ала. Миннур да бары яхшы хатирәләрне генә искә алырга тырышты. Ә күңелне тырнаганнары үзеннән үзе күз алдына килеп баса иде. Миннур балаларының үзе кебек бәхетле булуларын теләде. Хәзер менә улы өйләнергә җыена. Бүген ул әнисе белән кара каршы утырып туй хакында сөйләшә.
-— Миннур, Миннур дим, син тагын каядыр китеп югалдың. Әнә сине заведующий чакыра ди, кемдер килгән ахыры синең яныңа.
Миннур үткәннәреннән кайтып, кечкенә күзләрен зур итеп ачып, үзенә карап торган Венерага карады.
— Миңа карап утыр димәдем мин, бар, тизрәк бар, бәлки улың кайткандыр . Менә бит хыялың чынга аша синең, үз балаң кулында үләсең килгән иде бит. Бар, бар тизрәк дим дустым улың көтәдер .
Миннур урыныннан торды, тик аяк астыннан җир киткән кебек булды, ул чайкалып куйды. Менә бит әле генә улы турында уйлап утырган иде бит.
— Синең хәлең ничек дустым, бәлки озатыргадыр? Тагын әллә ни уйлый башладың ахыры.
— Юк кирәкми, рәхмәт.
Миннур нәрсә уйларга белмәде, бер яктан шатланды, икенче яктан йөрәге нәрсәдер сизгән кебек әрнеп куйды. Заведующий бүлмәсенә җиткәч эчке якта ике ир сөйләшкән тавыш ишетелде.
Дәвамы бар.

Г.Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас