Литература
15 Октября 2022, 07:00

Диңгез суы тозлы ул...

II бүлек... "Яфраклар оча". 1-2 өлешләр Җылы, тымызык җәйге таң туып килә. Таулы авылы куе томан эчендә татлы йокыда әле. Бөтен тирә-юнь ап-ак, әйтерсең лә кырларга-болыннарга яңа сауган сөт түгелгән. Дөнья тып-тын. Шылт иткән тавыш ишетелсә дә, авыл сискәнеп уяныр кебек. Шул тынлыкны бозып, Гөлнисаның ишегалды ягына караган тәрәзәсе каршысында үскән карт алмагач ботагына кунган сандугач иртәнге симфониясен башлап җибәрде.

Диңгез суы тозлы ул...Диңгез суы тозлы ул...
Диңгез суы тозлы ул...

Җылы, тымызык җәйге таң туып килә. Таулы авылы куе томан эчендә татлы йокыда әле. Бөтен тирә-юнь ап-ак, әйтерсең лә кырларга-болыннарга яңа сауган сөт түгелгән. Дөнья тып-тын. Шылт иткән тавыш ишетелсә дә, авыл сискәнеп уяныр кебек. Шул тынлыкны бозып, Гөлнисаның ишегалды ягына караган тәрәзәсе каршысында үскән карт алмагач ботагына кунган сандугач иртәнге симфониясен башлап җибәрде. Әллә аның сайравын ишетеп, әллә төш аралаш саташып, Гөлниса сискәнеп уянды да, күзләрен ачты. Әле кояш чыгарга иртәрәк. Картларның йокы сәгате кыска шул. Бер күзне йомып, черем итеп алсаң да, көн буена җитәрлек рухи күтәренкелек алгандай буласың. Ул, уянуга, урамга күз сала торган иде. Тик бүген тәрәзәдән тышка караса да, янәшәдәге өйләр дә әйле-шәйле генә. Каз мамыгыннан ясалган йомшак түшәгендә бераз иркәләнеп яткан карчык, бисмилласын әйтеп, уң аягы белән идәнгә җәелгән суккан палас өстенә басты. Идән сайгагы хуҗабикәгә нидер әйтергә теләгәндәй, аяк астында шыгырдап аваз салды. Бу тавышка колагын шомрайткан бохар мәчесе, мыр-мыр килеп, озын мыегын селкетеп, киерелеп-сузылып, Гөлнисаның аягына килеп сырпаланырга тотынды. Гөлниса мәчесе белән сөйләшә-сөйләшә, мич алдындагы җиделе лампасына ут элде дә юкара төшкән чәч толымнарын сүтте. Аннары агач тарак белән тараган чәчләрен икегә аерып үрергә тотынды. Көмеш чулпыларының чыңы, күңел кылларына килеп бәрелде. Кай арада үтеп киткән соң бу яшьлек?! Әле яңа гына, буй җиткереп, кичке уеннарга чыга башлаган иде. Беренче мәртәбә гашыйк булган чакларына, саф хисләренә җавап итеп, әти-әнисеннән кулын сорарга килгән Сафуаны, нәни кызчыгын кулларына тәүге кат алган мизгелләр, ай-һай, еракта, куе томан эчендә калган икән шул.
Читтән карап торган кешегә Гөлнисаның тормышы тыныч кына агып яткан елгага охшаган кебек. Көн дә бер төрле башланган иртә бер үк төрле мәшәкатьләр белән кичлеккә ялганачак. Иртән тора, юына, чәчләрен тарап үрә. Тәһарәтләнеп алганнан соң, иртәнге намазын укыган карчык ил-көнгә иминлек теләп догасын кыла. Озаклап Аллаһыдан исәннәргә хәерле гомер, әрвахларның рухын шат кылуын сорап теләкләр тели. Аннары тиз генә төчегә коймак болгатып, майлы табада кыздырып ала да карлыган кайнатмасы, җимешләр белән тәмләп чәй эчә. Тәмләп димәсәң, хәтерең калыр. Ялгыз кеше чәй эчүнең дә, ризык ашауның да тәмен белеп бетермидер ул. Юк йомышын бар итеп, берәр күршесе килеп керсә, Гөлнисаның күңеле «күкәй сала» инде. Табынга бөтен булган сыен тезеп, күршеңне ризык белән дә, сүз белән дә сыйлый-сыйлый, чөкердәшеп чәй эчүләргә ни җитә! Андый көннәрне ул әйтерсең лә яшь чакларына әйләнеп кайта. Көн буена күңел канатларын кагып, очынып йөргән карчыкны күреп, күрше-күлән дә:
– И Гөлнисаттай! Күз тимәсен тагын үзеңә. Яшәреп киткәнсең диикме?! Йөзең кояш кебек балкый, әллә бер-бер шатлыгың бармы? – дип суз куша. Кайгыны да елмаерга өйрәткән ялгызакның кечкенә генә шатлыгы да кеше күзенә зур булып күренә. Гадәттә, ул, чәйләп алганнан соң, дүрт почмаклы итеп салынган бәләкәй йортын курчак өе кебек итеп җыештыра да, шау чәчәктә утырган яран гөлләре белән сөйләшә-сөйләшә, кечкенә тәрәзә пыяласы аша урам якны күзәтә. Албакчада тәрәз каршысында үскән миләш яфраклары, җил искән уңайга, тәрәзә өлгесенә тиеп-тиеп китә. Шул яфраклар арасыннан гына Гөлниса карчык Югары очтан Түбән очка сузылган, ташлы ком җәелгән юлга карый. Менә тиздән, бик тиздән Сафуаны киң урам уртасыннан, ипле генә атлап эш урынына киләчәк. Янгын каланчасында көне буе авыл иминлеген саклый ул. Янгын чыгу куркынычын сизсә яисә куе-кучкыл төтен күренсә, шунда ук, каланчада эленеп торган калай кисәгенә тимер белән кагып, халыкны утка каршы көрәшергә чакыра: – Даң-доң! Даң-доң! Даң-доң! Шушы тавыш бик күп авылдашларының йортларын кызыл әтәчтән саклап калды. Авыл халкы күмәк. Алар бер-берсенә бәла килгән чакта, бер йодрык булып берләшә. Сафуанның төшке ашка кайтыр вакыты җитәрәк, Гөлниса, өстенә бәби итәкле ал күлмәген, аның өстеннән күз явын алырлык чигүле бизәкле яшел бәрхет камзулын, сырлы оегын, ялтырап торган кызыл эчле галушларын киеп, чишмәгә суга барырга әзерләнә. Баш бармак башы зурлыгындагы сап-сары гәрәбә төймәне тага, кызлары Сәвия тугач, ире ярминкәдән бәби бүләге итеп алып кайткан иде. Гөлниса затлы муенсаны ире үз куллары белән муенына таккан мизгелне күңелендә яңартты. Кулы белән төймәсен сыйпап, рәхәт итеп елмайды. Читтән күзәтеп торучы булса, ай-һай, сокланып туялмас иде. Башындагы кашемир яулыгы астыннан көмеш чулпылар кушып үргән ике толымы биленә кадәр төшеп тора. Ул атлаган саен, иңнәрендәге зәңгәр көянтәсенә элгән пар чиләкләре тирбәлгән көйгә, үзәк өзгеч татлы бер моң чулпы чыңы булып, авыл урамына тарала. Гөлниса, урам буйлап өенә кайтып баручы ирнең гәүдәсенә сөеп карый-карый, чишмәгә юл тота. Менә шулай киенеп-ясанып, кемдер кызына йә улына кунакка бара. Кемдер, ирен култыклап, авыл клубына театр йә кино карарга килә. Ә Гөлниса бары тик чишмәгә суга барганда гына иң затлы киемнәрен киеп урамга чыга. Инде аның озак елларга сузылган бу гамәленең серен авылның бөтен кешесе белә. Авыл күзеннән бернәрсәне дә яшереп булмый. Хәер, Гөлниса яшерергә дә тырышмый. Аның беркем алдында да гаебе юк. Барысына да каһәр суккан сугыш гаепле. Инде сугыш беткәнгә дә ничәмә ничә еллар узды. Кадерле кешесенең гәүдәсен арттан гына булса да күрүенә риза булып яши Гөлниса. Төшке аштан соң Сафуан янәдән эш урынына – пожарный каланчасына таба кузгала. Гөлниса чишмәнең көмеш суын чиләкләренә тутырып, шулай ук өенә кайту юлына борыла. Кызлар кебек вак-вак атлап, үткән гомерен уйлый-уйлый, сөекле иренең таныш гәүдәсеннән күзен алмыйча, ялгызлык яшәгән өенә таба бара. Берүзе яшәгән кешегә чәй кайнатырга ике чиләк чишмә суы югыйсә берничә көнгә җитәр иде. Су кирәктән таптамый ул чишмә юлын. Каһәр суккан сугыш аркасында канаты каерылган Гөлниса, яшь хатын белән гомер итүче иренең киң җилкәсенә уе белән сыенып, аның ерактагы йөрәк тибешен тыңлап кайту өчен суга бара.
Ә бит алар, кавышкан чакта, мәңгелеккә бергә булырбыз дип вәгъдә бирешкән иделәр. Таулы авылында, бер урамда яшәп, бер-берсен күреп йөргән яшьләргә кичке уенда парлап биегәндә әллә ни булды. Сафуан Гөлнисаның күзләрендә чагылган мәхәббәт очкыннарын күрде, үзенең дә йөрәгендә сөю уты кабынды. Оялчан да, тыйнак та кызның бер карашында чагылган нурның яктысы ике йөрәкне бергә бәйләде. Гранит кыядай нык характерлы, таза гәүдәле, чиста күңелле егет, тулган айдай сөйкемле, бер кашык суга салып йотарлык Гөлнисаны сорап, өйләренә яучы җибәрде. Гөлниса да озак уйлап тормады. Инде Сафуанның гомерлек яры икәнен аңлаган кыз кияүгә чыгарга ризалыгын белдерде. Әти-әнисе дә көрәшче, эшчән һәм тырыш егеткә кызларын бирергә бишкуллап риза булдылар. Кичке уенга чыккач, егет, кызга вәгъдә билгесе итеп, иңенә чуклы ефәк ак шәл япты. Кыз да җавапсыз калмады, егеткә күз нурларын кушып чиккән кулъяулык бүләк итте. – Гөлниса, никахны озакка сузмыйк инде, яме!.. Киләсе атна җомгасына билгеләсәк, ничек булыр икән?! Әткәй Мирзагабдрахман мулла белән үзем сөйләшеп куярмын, диде. – Ярый соң, Сафуан! Ике яктан да әткәй-әнкәйләр риза булгач, мин дә каршы түгел. Никахыбыз җирдә генә түгел, күктә дә укылсын. Гашыйкларның вәгъдәләшүен җемелдәшеп күзәткән йолдызлар, аларның шатлыгын бүлешкәндәй, тагын да яктырак балкып яналар. Су буенда үскән өянкегә кунган сандугачлар бер-берсен бүлә-бүлә сайрашалар. Гүя табигать тә яшьләргә үзенең фатихасын бирә. Шулай итеп, икенче атнаның җомга көнендә кыз өендә Гөлниса белән Сафуанга никах укылды. Шушы кичне егет кыз куенына керде. Яз сулышы җиһанны җылыткан, кар астында гөрләвекләр уянган март аенда, яшь гаиләнең бәхетен тулыландырып, нәни кызчык дөньяга аваз салды. Кызчыкка Сәвия дип исем куштылар.
– Әтисе, күр әле! Кызчыгыбыз ничек матур итеп елмая. Синең эштән кайтуыңны сизде бугай. Син ишек тоткасына тотынуга, йокысыннан уянып, ыгылдап сөйләшә башлый. «Әттә кайтты!» – ди бугай.
– И әнкәсе, чынлап әйтәсеңме?! Сөбханалла-машалла! Булыр-булыр, хәзерге заман баласы мәктәп бетереп туа диләр. Сәламәт кенә булсын! Бәхете-тәүфыйгы белән үссен! Менә шулай чөкердәшеп, күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәгәндә, кызлары туып өч ай да үтмәде, илдә сугыш башланды.
... Гөлниса, төн буена йоклый алмый борсаланып чыкты. Сәвия дә тынгысызланып, әледән әле кычкырып елап уянды.
Гөлниса ирен уятмаска тырышып, кызын, тынычландырып, йоклатып бишегенә сала гына, Сәвия кабат сискәнеп уяна. Тәне дә кызу түгел, чирләргә итәме соң бу бала? Иртәгә абыстайга өшкертеп карармын инде, дип, Гөлниса кызын юка җәймәгә төреп, чоланга чыкты. Иртәгә сабантуй. Ире көрәшкә керәсе. Йокысы туйганчы йокласын.
Таң сызылып аткан чакта, йокыга талган кызчыгын бишегенә кертеп салган Гөлниса, сабыена янә бер күз төшереп алды да лапаска сыер саварга чыгып китте. Авыл җаны лапаста яши ахрысы. Гөлнисаның борынын абзар исе, салам исе, мал исе кытыклап алды. Кетәклектә тавыкларның кыт-кыт кыткылдап мактанышканы ишетелә. Куначага менеп баскан әтәч генералмыни?! Аның тавыкларга өстән карап, бугазын киереп: «Кикрикүк!» – дип сузып кычкыруын гына күр әле! Мин сезнең хуҗагыз, ди янәсе. Сыер хуҗабикәсен мөгрәп каршы алды. Үзенчә хәерле иртә теләве булды бугай. Гөлниса, малкайны сыйпый-сыйпый, җылы су белән башта имчәкләрен юды. Аннары ипләп кенә җиленнәрен бармаклары белән массажлап алды да, чыжлатып саварга тотынды. Өсте күбекләнеп торган тулы чиләген күтәреп өйгә кергәндә, Сафуан уянган иде инде. Чиләктәге сөтне сөзгәннән соң, Гөлниса, җиз комганнан җылы су агызып, ирен юындырды. Иренең чигүле шадра сөлге белән сөртенүен яратып күзәтте. Табын янына килеп утырган иренә тулы бер стакан җылы сөт салып бирде һәм сүз башлады:
– Сафуан, башта яңа сауган сөтне эчеп куй әле! Ашны да кайнарладым. Әйдә, итеннән дә җитеш! Сәвия йоклаган арада, ашыкмый гына ашап алыйк. Чәй белән генә булмый, атасы. Көрәшкә керәм, дисең бит.
– Белмим инде, әнкәсе! Быел көрәштә җиңеп булырмы?! Арттан бастырып яшьләр үсеп килә. Әнә күрше егете, унҗиде яшендә генә булса да, баһадирларга биргесез. Ул мускуллары дисеңме?! Эштә дә кайбер авыл агайларын уздырып, илле килолы капчыкларны бер кулы белән күтәреп кенә йөртә, – дип, яшьләрне мактап алды ир.
– Нишләптер төнлә бала тынгысызланды, әтисе. Сабантуйга киткәнче, абыстайны дәшеп, өшкертеп алырга булыр. Әллә берәрсенең күзе тиде, әллә үземнеке. Көн саен яңа шөгыле арта, сокланып карыйм шул. Бигрәк тәти бит кызыбыз! Берүк сәламәт булсын! – дип борчылуын белдерде Гөлниса. Сафуан хатынының аптыраулы йөзенә күз төшереп алды. Кулын күтәреп, дога укыганнан соң, аягына торып басты. Гөлнисасының иңнәреннән кочып, битеннән үпкән ир, җан тынычландырырлык сүзләр сайлагандай, бер мәл тын торды, аннары яратып, үз итеп эндәште: – И әнкәсе, бигрәкләр дә иркәлисең инде кызыңны. Әз-мәз генә еласа да ярый торгандыр. Минем әнкәй, бала еласа файдага, үпкәләре киңәя, ди торган иде. Син, аз гына шыңшыса да, кулга аласың. Бер бөртек яшен күрсәң дә өзгәләнәсең. Алай ук ярамас. – И әткәсе, ничек яратмыйсың инде үз балаңны! Йөрәк астында тугыз ай күтәреп йөрткән, тулгак газапларын кичереп тапкан нарасыеңны ничекләр кадерләмисең?! Җанны ярып туа бит ул.
Сәвия дә әтисе белән әнисенең гәпләшкәнен ишетте бугай. Мине оныттыгызмы әллә дигәндәй, нәзек тавышы белән еламсырап аваз салды. Әнисе, кулына алып, күкрәгенә кысуга, мес-мес килеп йотлыгып имәргә дә тотынды. Гөлниса, шатлыгы эченә сыймыйча:
– Менә күр әле, әтисе, кызың ничек тырышып имә. Тизрәк үсеп, кул арасына керәсе килә булыр. Алмадай битләре, уймактай авызы, ефәктәй чәчләре, йомшак куллары, нәни тәпиләре күреп туймаслык. Елаган чакта да, шундый матур итеп елый. Башта авызын турсайта, аннары иреннәрен меҗ-меҗ китереп, борынын җыерып, күзләрен җемелдәтеп, мине ишетәсезме дигәндәй аваз сала. Шунда ук янына килмәсәң, тавышын көчәйтеп, инде тәкатьсезләнеп елый башлый. Бигрәк хәйләкәр! Бишектә генә булса да, әнкәсен ничек оста биетә, – дип, ире янына килде. – И әнкәсе! Дөньялар гына имин булып, кызыбызның үсеп җиткәненә бергә куанырга насыйп булсын! Ярар, әнисе, син киемнәрне әзерли тор! Мин сыерны көтүгә куып кына кайтам да, озак юанмабыз. Үзең беләсең: бүген сабантуй. Быел бәйрәмгә өчәүләп барачакбыз. Кызым да, көрәшкән чакта, көч биреп торыр, Аллаһ боерса! Иртә таңнан шулай гөрләшкән ир белән хатын яңа туган көннең үзләре өчен генә түгел, миллионлаган кешеләр өчен ил тарихы битләренә кара кайгы көне булып языласын каян белсен?!
Җигүле атларга төялгән авыл кешеләре, гармун тавышына кушылып
җырлый-җырлый, Сабантуйга китеп баралар. Баш очында өздереп тургайлар сайрый, канатларын җилпеп, гүя күкнең җиденче катынача җитмәкче булып, күздән югалганчыга кадәр өскә күтәреләләр дә кабат, таганда атынып аска төшкәндәй, җиргә томырылалар.
Тургайларның күкне иңләвен күзәтеп барган Гөлниса, иренә елышарак төште. Куенына сыенган сабый, ташлы юлдан барган атның арбасы тыкырдаган көйгә тирбәлеп, татлы йокыга талган. Сафуанның киң җилкәсенә башын салган яшь хатын бәхет кояшының нурында коена.
Сабантуй мәйданына килеп җиткәндә, түгәрәк алан умарта күчедәй гөжли иде инде. Бер як читкә килеп туктагач, ат арбасыннан төшеп, Гөлниса белән Сафуан да мәйдан уртасынарак уздылар. Инде балалар көрәше башланган. Чиратта яшүсмерләр, аннан соң өлкәннәр мәйдан тотачак. Көрәшнең иң кызган мәлендә мәйдан уртасына атылып килеп кергән чапкын авызыннан чыккан коточкыч хәбәрне ишетеп, халык бер мәлгә өнсез калды. – Иптәшләр! Сугыш! Сугыш! Сугыш! Бүген иртәнге сәгать дүрттә немец илбасарлары чик буендагы күп кенә кала-авылларны бомбага тотканнар. Илебезгә, үлем чәчеп, кара кайгы килде. Кайбер иптәшләргә бүгеннән үк юлга кузгалырга кирәк. Ил өчен, тынычлык өчен яуга китәчәкбез. Әле генә шат авазлар яңгырап торган мәйдан аһ-зар, елау-сыктау, ат пошкырган, чыбыркы шартлаган тавышларга күмелде. Атлылар – атта, җәяүлеләр йөгерә-атлый өйләренә ашыктылар. Гөлниса белән Сафуан да, бер-берсенә сыенып, арба доңгырдаган көйгә, үз уйларына чумып, авылга кайтып баралар. Ил өстенә ишелеп килгән олы кайгы иңнәренә баса бара... Гөлниса яшьле күзләрен, иреннән яшерергә теләгәндәй, гел аска, куенында изрәп йоклап кайткан кызына төбәгән. Күктәге тургайлар да сайравыннан туктаган. Көн дә сүрелеп киткәндәй, кояш та болыт пәрдәсе артынаннан саран гына елмая. Кырлар да төсен җуйган сыман, ничектер, каралыбрак күренә. Әллә болыт күләгәсе төшкән, әллә кайгылы хәбәр сөремләгән. Гөлнисаның уйлары миләре буйлап йөгерешә. Бәхетләре бигрәк кыска гомерле булды. Ире киткәч ничек яшәр? Алда авылдашларын, илдәшләрен ниләр көтә? Авылда һәр өй саен диярлек ишле бала. Ярый ла, Гөлнисаның бер генә бөртек. Калганнар ни эшләр? Балаларны ничек үстерерләр? Кырда күкрәп үскән ашлыкны югалтусыз җыеп алырга көчләре җитәрме. Бу дәһшәтле сугыш озакка барырмы? Меңәрләгән уйдан хатынның башы гөжли, чатнап авырта башлады. Ул дымлы күзләре белән иренә күз салды. Иренең йөзен кайгы сөреме каплаган. Күзләре очкынланып яна. Нәфрәт утында көйгән җанын йодрыкларына кысып, тирә-якны күзәтә. Мул уңыш вәгъдә итеп тишелеп чыккан иген кырларын, чәчәкле болыннарны, сөеп-сөелеп туймаслык Гөлнисасын, томырап торган нәни сабыен калдырып, утлы сулышы белән тирә-юньне көйдергән, үлем чәчкән фронт кырына китәргә санаулы сәгатьлар калып бара. Ничек аерылышырлар да яңадан кавышулар насыйп булырмы? Яу кырында бомбалар, снарядлар, пулялар беркемне дә сайлап тормый. Пычрак итек белән ил йөрәген таптаучы фашистларны җиңеп, исән-сау кабат туган ягына әйләнеп кайта алырмы Сафуан? Кайтып җитүгә, өйләренә кереп, аннан-моннан капкалап, юл капчыгына кирәк-яракны тутырып, ирләр авыл уртасына – «кәнсә» алдына җыелдылар. Өйдәгеләр дә алар артыннан иярделәр. Багана башындагы түгәрәк тәлинкәдән Левитанның көчле тавышы ишетелә: – Внимание, говорит Москва. Передаем важное правительственное сообщение. Граждане и гражданки Советского Союза! Сегодня в 4 часа утра без всякого объявления войны германские вооруженные силы атаковали границы Советского Союза. Началась Великая Отечественная война советского народа против немецко-фашистских захватчиков. Наше дело правое, враг будет разбит. Победа будет за нами! Радиодан ишетелгән тавыш берүк вакытта илгә нинди хәвеф килгәнен йөрәккә үтәрлек итеп белдерсә, икенчедән, ил азатлыгы өчен яуга кузгалучыларның бу сугышны Җиңү белән тәмамлап кайтачагына зур ышаныч та уятты. Шуңа күрә, кайгылы хәбәрне ишетүгә, беренчеләрдән булып фронтка китүчеләр, якыннары белән хушлашканда өметләрен өзмәскә өндәделәр...

2) өлеш...

Сафуан да беренчеләр рәтендә. Ул сабыен куенына алган Гөлнисасын, күкрәгенә кысып хушлашканда, артык борчылмаска кушып юатты:
– Әнисе, син бик кайгырма. Үзеңне, кызыбызны сакла! Ил-су алдында вәгъдә бирәм. Без үз илебезнең азатлыгы өчен көрәшкә күтәреләбез. Сугыш озакка сузылмас, Алла теләсә! Тиздән җиңеп кайтырбыз!
– И әтисе! Берүк, исән-сау йөр! Син каудар. Артык батыраеп, иң алдан ут эченә барып кермә. Минем өчен, кызыбыз өчен үзеңне сакла! Хозыр Илъяс саклап йөртсен үзеңне. Без сине көтәрбез. Без өйдә, тынычта калабыз. Күрешүләр насыйп булсын! Безнең өчен кайгырма, – дип, яшьле күзләрен яшереп, иренең иңнәренә сарылды Гөлниса.
Канкойгыч сугыш күпмегә сузылыр? Алдагысын Аллаһ гына белә. Өйдән чыгар алдыннан, Гөлниса кичә генә каен утыны яккан мичтә бодай оны кушып пешергән түгәрәк икмәкне иренә тешләп алырга кушты. Ире бер кабымлык тешләп алганнан соң, ипине яхшылап киндер ашъяулыкка төрде дә киштәгә алып куйды. Ул бу ипине ачка үләр чиккә җиткәндә дә үрелеп алып капмаячак. Ипи ире кайтканчы сакланырга тиеш. Йоласы шундый. Ризык сөйгәнен тартып кайтарыр, Алла боерса!
Китүчеләр төялгән ат юлга кузгалды. Озатучылар да атлардан калышмый, юлга чыкканнарга кулъяулык болгый-болгый, авыл башына кадәр озата бардылар. Авыл капкасыннан чыккан атлар инде атлап түгел, юртаклап чабалар. Фронтка китүче ирләре ераклашканнан ераклаша. Озатучылар атлар күздән югалганчы карап тордылар да, уфтанышып, кайгырышып, өйләренә юнәлделәр. Авыл мәет чыккан йортка охшап калды. Шулай бит ул! Кайгы артыннан капканы ябып өлгермисең, икенчесе килеп шакырга тотына. Озак та үтмәде, Гөлнисаның болай да сәламәтлеккә туймаган әти-әнисе бер-бер артлы дөнья куйдылар. Җитмәсә, сыерлары да уҗымга кереп, күбенеп үлде. Янәшәсендә таяныр терәге калмаган яшь хатынның хәсрәтен авылдашлары бүлеште. Якын кешеләрен соңгы юлга озатканнан соң, Гөлниса кызы белән юанды. Авылның ямен, күңелнең тынычлыгын алып киткән ирләреннән хат килгәнне көтеп яшәүчеләр арасында Гөлниса да бар. Яшь баласы булуга карамастан, ул да көне-төне кырда эштә. Кызы Сәвияне имезә дә, эшкә китә. Ярый әле, күрше кызы тыңлаучан. Шул тугыз-ун яшьләр тирәсендәге кызга баласына күз-колак булырга кушып, көн саен эшкә йөри. Үзе дә балалыктан чыкмаган кыз, арыш ипиен чәйнәп, марляга төреп, имезлек ясый да Сәвия ачыккан чакта шуны суырта. Бераз тамагы туйгандай булган сабый тынычлап йоклап китә. Кайчакта әллә эче авырта, ашатсаң да, өзгәләнеп, ярсып-ярсып елый башлый. Гөлниса, кайтып керүгә, ябыгып, зәңгәрләнеп беткән нарасыен кулына алып, буш имиен каптыра. Тик ач ананың күкрәгенә каян сөт төшсен? Гөлниса үзе дә баласына кушылып елый. Икәүләп елаган әни белән сабый, арып йокыга талырга өлгермиләр, бригадир карт. тәрәзә шакып, кырга чакыра.
Сафуаннан хат килгән көннәр Гөлниса өчен бәйрәм көн белән бер. Ире сугыш кырында булса да, хатынын юатырлык сүзләр табып яза. Аның хатын укыганнан соң, ничектер, бөтен авырлыклар, ачлык та, ялангачлык та югалган кебек була: «Гөлнисам! Без, фашистларны куып, алга барабыз. Мине уйлап бетеренмә. Тиздән, бик тиздән илбасарларны туган җиребездән себереп түгәрбез дә, җиңеп, илгә кайтырбыз. Өметегезне өзмәгез, көтегез! Сезне кочаклап, үбеп: Сафуан».
Иренең хатын укып юанган хатын күңелендә, мизгелгә генә булса да, яз гөлләре чәчәк ата. Эшкә килгәч тә, ул очынып эшли. Ачлык та, борчулар да онытылып тора. Көлтә бәйләгән чакта да, җитезлеген күреп сокланучыларга шаяртып кына җавап бирә. Әйтерсең лә дөньяда тынычлык, иминлек хөкем сөрә. Ире дә күрше авылда гына кебек.
Сафуанның чираттагы хатын алганнан соң да, Гөлниса кояштай балкып, гөл чәчәгедәй ачылып китте. Эш сәгате бетүгә, өенә ашыкты. Күршесе Шәмсүнәнең кәҗәсе күптән түгел бәтиләгән иде. Ул, балага дип, көнгә ярты литрлап сөт бирә. Сәвиянең гомерен шул ярты литр сөт тормышка бәйләп тора. Гөлниса күрешесенә ничек итеп рәхмәт әйтергә дә белми. Бала көннән-көн үсә. Инде аягына басып, әнисе эштән кайткан чакта, аны тәтелдәп каршы ала башлады. Гөлниса ике яшен тутырып килүче кызга җан асрарга шул сөтне җиткерергә тырыша. Кыерчык ипи кулына килеп эләксә дә, аны, сөткә турап, балага каптыра. Үзе, бер-ике кәлҗемәне киптереп төеп, шуңа алабута оны кушып, учактагы күмер өстендә көлчә пешереп ала да кишер чәе белән шуны капкалап тамак ялгый, аннары кызчыгын кочагына алып йокларга ята.
Бүген кызы ничектер артык тыныч. Тәпи атлавы да элеккечә түгел. Әнисе кайтып керүгә, каршысына килеп кочаклап ала иде. Гөлниса ишекне ачып керүгә эндәшсә дә, Сәвия тиз генә аягына баса алмады. Аягына басып бер-ике атлауга, чөйлегеп китеп, артына утырды. Моң тулы күзләрен күтәреп, әнисенә карады да елап җибәрде. Елаганда да әкрен генә, тавышсыз гына дигәндәй елый. Гөлниса кызын танымады. Авырыймы соң бу бала?! Алай дисәң, тәне кызу түгел. Кабат өшкертеп карарга булыр. Икенче көнне кояш төшлеккә күтәрелгән сәгатьләрдә ындыр табагына таба йөгереп килгән күрше кызы күзенә чалынуга, Гөлнисаның йөрәге кисщк авыртып китте. «И Раббым, ни булды икән!? Алай-болай фронттан кара хәбәр килмәгәндер бит…» Үз уеннан үзе куркып киткән хатынның тәне буйлап салкын дулкын йөгереп узды. Ул көлтәсен сәке өстенә китереп салды да күрше кызының каршысына атлады. Ашыгып атлап барган хатын тигез җирдә абынып, егылып китә язды. – Гөлниса апа, Сәвия белән әллә нәрсә булган. Мин аны ашатырга дип кергән идем. Ул суламый да кебек. Йоклый да йоклый.
– И Аллаһ! Ни булды икән?! Күршебездән алган кәҗә сөтен генә кайнатып эчертеп идем. Ярамаган әйбер капмагандыр бит авызына?! – дип өзгәләнде хатын. Гөлниса, эшен ташлап, йөгерә-атлый, өенә ашыкты. Кайтып керүгә, сәкедә сулган гөлдәй ятучы сабыена карап, катып калды. Баланың йөзе ап-ак. Битендә кан әсәре юк. Ул, иелеп, Сәвиясен кулына күтәрде. Баланың тәне инде суынып килә...
Гөлниса баланы кире урынга салды да почмакта торган бикле сандыгын ачты. Аннан әҗәл даруыдай күреп саклаган, ире тешләп алган түгәрәк икмәкне сындырмакчы булды. Ипи каткан. Ана кеше, сохарига әйләнгән икмәктән коелган валчыкларны җыеп, киредән ипине ашъяулыгына төреп, урынына куйды. Ипи валчыкларын сөткә салып җебетеп, баланың авызына якын китерде. Әмма бала, күзләрен инде мәңгелеккә йомып, якты дөнья белән хушлашкан иде.
Гөлниса өчен тормыш тукталып калгандай булды. Баласыннан башка яшәүнең һәр минуты, һәр секунды җәзага әйләнде. Сабыен җир куенына иңдергән ананың кайгысын иреннән килгән хатны уку шатлыгы да баса алмады. Ул кулындагы хатны битараф караш белән күздән кичерде дә бер читкә алып куйды. Ничек итеп иренә җавап язарга?! Ире аны гаепләсә? Бердәнбер мәхәббәт җимешебезне дә саклый алмагансың, дисә? Акылдан язар чиккә җиткән хатынның буш өйдә, кич утырып, сукыр лампа яктысында хат язуын күргән кешенең бичараны кызганудан йөрәгенә кан савар иде. Чәче-башы тузгыган, чырае көл төсенә кергән бәхетсез анага каравы куркыныч. Каурый каләмен кара савытына манган саен, йөрәк мае сыза бара, сыза бара… Тик иреннән бу хәлне, бу кайгыны берничек тә яшереп калып булмый.
Төн карасын, хатынының йөрәк ярасын сеңдергән хатны Сафуанга сугыш тынып торган арада тапшырдылар. Ул башта, таныш өй исен сизеп юанырга, бераз гына сагынуын басарга теләгәндәй, конвертны ачып, хатны иснәде. Аннары иркенләп укырга теләп, блиндажның диварына аркасын терәп, җайлап утырды. Тигезле-тигезсез хәрефләр күз алдында сикерешә башладылар. Кинәт кенә күкрәген пычак белән кисеп җибәрделәрмени?.. Фашист пулясы тисә дә, ирнең йөрәге болай авыртмас иде. Хатыны белән бергә сөенеп көтеп алган, сөеп туялмаган нәни кызчыгы инде юк!.. Гөлниса үз-үзенә кул салмаса ярый инде. Ул өенә, кайгы белән ялгыз калган сөеклесе янына очып кайтырдай булып, башта сикереп торды. Аннары башын тотып, кире урынына чүмәште. Җаныннан артык күргән нарасыен югалткач, хатыны ниләр эшләр?.. Кемгә таяныр? Фашист мәлгунь! Безнең тыныч тормышыбызны бозуың, кан белән ил кырын сугаруың гына җитмәгән, инде тылда калганнарның, бәхет кошыбызның гомере вакытсыз киселүгә дә син сәбәпче… Әгәр тыныч илдә, бергә яшәсәләр, бала да ачлыктан үлмәс иде. Икенче көнне Сафуан сугыш кырында арсландай ярсып сугышты. Күпме фашистны кырып салды. Тик кинәттән генә аның янәшәсендә снаряд шартлады. Ир, һушсыз калып, актарылган җир өстенә авып төште. Аңын җуйган ирнең өстен шартлаудан кубарылган калын җир катламы каплады. Ирне караңгылык чорнап алды.
Гомерең бетмәсә, сулышың киселмәсә, исән каласың икән. Санитарка кыз җир астыннан чыгып торган кул чукларын күреп, ашыгып-ашыгып, бармаклары белән җирне чокый башлады. Тырпаеп торган кул бармаклары җылы. Димәк, сугышчы исән. Казый торгач, ирнең башы, кулбашлары, гәүдәсе күренде. Канга манчылган гәүдәне, көч-хәл белән тартып чыгарып, плащ-палаткага салган шәфкать туташы яралыны сугыш кырыннан алып чыкты. Әле ярый яралыларны җыеп йөрүче машинага очрады. Ак халатлы санитарлар белән аңсыз яугирне машина кузовына күтәреп салдылар. Яралары авыр булгач, санитар кызга солдатны лазаретка кадәр озата барырга рөхсәт иттеләр.
Яугирнең түш кесәсеннән күренеп торган конверт тышына язылган адресны, исем-фамилиясен укыган кыз, аның татар икәнлеген аңлап алды. Милләттәшенең сәламәтлеге һәм киләчәк язмышы өчен борчылган кыз лазареттагылардан кәгазь беллән карандаш сорап алды да, үзенең исем-фамилиясен язып, солдатның күкрәк кесәсенә тыкты. «Насыйп булса, кабат очрашырбыз, кем икәнемне белсен», – дип уйлады ул. Сафуан бик озак һушсыз ятты. Җитмәсә канын да шактый югалткан. Операция ясап, тәнендәге тимер ярчыкларны чүпләгән табиб, яралы аңына килгәннән соң, аны коткаручы шәфкать туташының исем-фамилиясе язылган кәгазьне егетнең кулына сузды. Үзен үлем кочагыннан тартып алган кызның татар икәнлеген, аның гомерен саклап калу өчен, үзенең канын да биргәнлеген белгәннән соң, Сафуан: «Аякка басу белән ак халатлы фәрештәне эзләп табачакмын!» – дип, үзенә үзе сүз бирде. Сихәтләнеп, кире үз частена әйләнеп кайтканнан соң да, кызны ул бик озак эзләде. Кем белә, бәлки, якташыдыр. Очрашып, танышып, бер рәхәтләнеп үз телендә сөйләшеп алса, сагынулары да басылган кебек булыр иде. Җир түгәрәк. Исән кеше бер очрашмый калмый. Чынлап та, инде өмете өзелгәндә, алты ай үткәннән соң, Сафуан белән Сәлимә яңадан очраштылар.
Айдай нурлы йөзле, түгәрәк битле, куе кара чәчләрен ике якка бүлеп җыеп куйган, коңгырт күзләрендә бетмәс-төкәнмәс сагыш чагылган, солдат фуфайкасы өстеннән ак халат кигән кыз Сафуанга, ничектер, шулкадәр якын, күптәннән белгән кадерле кеше булып күренде. Ул юл буенда туктап торган санитар машинасы янындагы кызга ымсынып карады. Аннан түзмәде, барып эндәште: – Әй, чибәркәй! Син татар кызымы? Кайсы яклардан?! Кыз, егетнең үзенә эндәшкәнен аңлап, аңа күтәрелеп карады. Солдатның сораулы карашы белән очрашканнан соң, хәтерендә үзе коткарган яралының образы янәдән терелде. Ул аны танып алды: – Сафуан?! Бу синме? – Әйе, мин. Ә син мине каян беләсең?! Ничектер таныш та кебек, тик исемеңне исемә төшерә алмыйм! – диде ул, кызны кемгәдер ошатып. – Мин – Сәлимә. Сине, табып алып, лазаретка китергән идем. – Димәк, син минем коткаручым! Әле син минем гомеремне саклап калыр өчен, кан да биргәнсең икән. Военврач синең кыюлыгыңа сокланып, синең хакта бик җылы итеп сөйләгән иде. Мин сине табарыма ышанган идем, – диде ир, шатланып.
Алар, бер читкә барып басып, озак кына фронт хәлләре, туган як, аннан килгән хәбәрләр турында сөйләштеләр. Сафуан кыздан үзләренең частена күчүен сорады. Кыз милләттәше, батыр йөрәкле якташы белән бер полкта фронт авырлыкларын җиңәргә ризалыгын белдереп баш какты. Сафуан полк командиры белән сөйләшүне, кызны күчерү мәшәкатьләрен үз өстенә алырга булды.
... Инде сугыш тәмамлануга таба бара. Утны-суны бергә кичкән фронтташ дуслар арасындагы хисләр ныгыганнан-ныгый. Сафуан белән Сәлимә икесе бер кешегә әйләнеп киләләр. Аерым-аерым яшәүне күз алдына да китерә алмыйлар. Сафуан авылда калган хатыны Гөлнисаның үзен көткәнен дә белә. Хатлар сирәгәйсә дә, хатынының хатка язган һәр сүзендә киләчәккә булган өмет, ышаныч ярылып ята. Ул ире кайтканнан соң туачак балаларын уйлап юана. Аның өметен кискәннән соң, Сафуан ничек яшәр?! Гөлниса ни эшләр? Сугыш тынып торган араларда ир бу хакта уйлана. Тик Сәлимәдән башка яшәүнең дә яшәү түгелеген аңлый ул. Кызларының үлеме хакында белгәннән соң, Гөлниса, ничектер, еракта, томаннар арасында калгандай тоела башлады. Сөеп-сөелеп туялмас яры белән бәйләп торган сөю хисләрен еллар агышы суыттымы? Ара ераклыгы учактагы утны сүндердеме? Сафуан аңлый алмый интекте. Эчендә ут кайнаган мизгелләрдә бәхетле чакларын искә төшерергә тырышты. Гөлнисаның елмаюларын, назлап әйткән сүзләрен күңелендә яңартырга теләсә дә, учакка ут өстәп тормасаң, сүнә икән. Ниһаять, дөньяга, үзгә ямь өстәп, якты яз килде. Гөрләвекләр чыңы белән күңелдәге сөю гөлләре дә терелде. Әнә тирә-як тагын да яшелләнеп, яшәреп китте. Җир өсте тиздән шау чәчәккә күмелер. Күңел күтәренке. Яз белән бергә илгә көтелгән Җиңү көне дә якынлаша. Яз сулышы, Җиңү сулышы йөрәкләргә яшәү көче өсти.
Сәлимә үзенә умырзаялар җыеп бүләк иткән гаярь җанлы, батыр йөрәкле Сафуаннан күз дә алмый. Сәлимәнең җан түрендә бөреләнгән сөю гөле чәчәк атып, җимешләнеп килә. Ул бүген Сафуанга йөрәк серен чишәчәк. Сәлимә мәхәббәт җимеше – кызы йә улы буласын әйткәннән соң, Сафуан сөенер микән? Аларның киләчәк язмышы нинди булыр? Тылдагы хатыным Гөлниса янына кайтам, син миңа кирәкми, дисә, Сәлимә нишләр? Сәлимә, бар кыюлыгын җыеп, Сафуанга эч серен ачты. Сафуан башта Сәлимәне күтәреп алып әйләндерде, аннары шашып-шашып үбәргә тотынды
– Сәлимәм, рәхмәт! Син мине тормышка кире кайтардың. Туасы балабыз – кызмы, малаймы – кем булса да барыбер. Бары тик сәламәт кенә булсын! Сугышны тәмамлап, туган ягыбызга кайтып, тигезлектә үстерергә язсын.
– Сафуан, димәк, без бергә булачакбыз. Мин сине яратам. Рәхмәт сиңа, җаным! Хәзер иң мөһиме – Җиңү көненә исән-сау барып җитү. Берүк, үзеңне саклап йөрт, кадерлем! – Бәгърем, син дә үзеңне сакла! Балабыз, киләчәгебез хакына, – диде ир дә, куанычыннан ни эшләргә дә белмичә...

Альфия Ситдикова... Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас