Литература
14 Октября 2022, 11:00

Өмет чаткылары сүнәрме?

1 өлеш Бүген көн аеруча да матур булды. Кояш нурлары тәрәзә пыяласы аша битне иркәли. Миннур апа да, кояш астында чапкан балалардан күзен алмый, алар артыннан күзәтә. Ә тегеләре исә чыр - чу килеп уйнап йөри. Әнә әниләре яннарына килеп нәрсәдер әйтте дә, кулларыннан тотарга теләде. Тик балалар гына уенга алып, әниләре тирәли чаба башладылар. Шук балаларының кыланмышларына әни кеше түзмәде, үзе дә аларга ияреп, аларны куып уйный башлады. Ниһаять арган балалары белән әни, үзләре уйнаган җирдән ерак булмаган скамейкага барып утырдылар. Балаларының башларыннан сыйпап әниләре нидер әйтте дә, урыннарыннан кузгалып дүрт катлы йорт ягына китеп тә бардылар.

Бүген көн аеруча да матур булды. Кояш нурлары тәрәзә пыяласы аша битне иркәли. Миннур апа да, кояш астында чапкан балалардан күзен алмый, алар артыннан күзәтә. Ә тегеләре исә чыр - чу килеп уйнап йөри. Әнә әниләре яннарына килеп нәрсәдер әйтте дә, кулларыннан тотарга теләде. Тик балалар гына уенга алып, әниләре тирәли чаба башладылар. Шук балаларының кыланмышларына әни кеше түзмәде, үзе дә аларга ияреп, аларны куып уйный башлады. Ниһаять арган балалары белән әни, үзләре уйнаган җирдән ерак булмаган скамейкага барып утырдылар. Балаларының башларыннан сыйпап әниләре нидер әйтте дә, урыннарыннан кузгалып дүрт катлы йорт ягына китеп тә бардылар.
— Миннур апа тагын шул тәрәзә тебе, кай арада менеп утырасың?
Бүлмәгә килеп кергән шәфкать туташы Миннур апага тәрәзә төбеннән төшәргә булышып:
— Нишлисең син ә? Бераз уйларга кирәк бит, әнә битен дә помидор кебек кызарган, янган. Нишлисең син дим Миннур апа? Күпме әйтем бит инде, нишләтергә сине әйт?
Диңгез дәрьясыдай, әле дә үз төсен югалтырга өлгермәгән зәңгәр күзләре белән Миннур апа шәфкать туташына карады. Аның зәңгәр күзләреннән, шул дәрья сулары ярга ташып, тышка бәреп чыгарга теләп, берничә тамчысы бәреп чыгып бит буйлап тәгәрәде. Укытучы апа ни дияр дип катып калган, такта янында басып торган сабый баладай Миннур апа селкенергә дә куркып басып тора бирде. Аның бу халәтен күргән шәфкать туташы :
— Миннур апа мин бит сезне сүкмим, бары җәллим, ничә карасам да шул тәрәзә төбендә, шулай ярамый бит инде. Урамга чыгасыгыз килсә чыгыгыз, бу бит тыелмый. Аңлыйм мин сезне, монда килгәнегезгә ничә ай булды, ияләшә алмыйсыз. Аңлыйм үз йортыгыздан аерыласыгыз килми, тик нишлисең бит шулай килеп чыккач.
Шәфкать туташы янә бер тәрәзәгә, бер Миннур апага карап:
— Миннур апа бүген безгә РДК дан концерт белән килгәннәр, әйдәгез бергә концерт карарга төшәбез.
Миннур апа берничә мәртәбә керфекләрен кагып алды да, караватына барып утырды. Ике кулын төзләренә куеп, идәндәге бер ноктага карап утыра башлады.
— Миннур апа, җаным, бәгърем, бераз тынычланырга вакыт бит инде. Син бит монда үзең генә түгел, гафу ит әлбәттә син дигәнем өчен. Нишлисең бит язмыш шулай сынаулар җибәрә инде. Улыгыз себердә яши, сиңа да анда кыен була салкынга ияләшергә. Ә үзеңне генә авылда калдырып булмый бит, яшең дә атлый. Ә Себергә үзең барырга баш тарткансың. Белмим нәрсә әйтергә дә, ярый ял итәсең килсә ял ит, тик бүтән тәрәзә төбенә менмә ярыймы? Ялгыш егылсаң безгә җавап бирергә бит, гел сине генә саклап утыра алмыйбыз . Начальство безне гаепләячәк, шуны да аңла инде.
Шәфкать туташы бүлмәдән чыгып китте, аның башка әбиләр, бабайлар, апалар, абыйларны да концерт карарга чакырасы бар иде. Миннур апа исә мендәрен җайлады да, стенага таба карап караватына ятты. Чыннан да нәрсә булды соң? Ул бит гомере беткәнче үз нигезендә, ире белән бергә яшәгән йортында яшәргә теләгән иде. Ләкин язмыш аны умарта иле кебек мыҗлап торган картлар йортына китереп утыртты. Бу гомер агышы бетмәс начар төш кебек иде. Миннур апа күпме яткандыр, аңа үзе белән бер бүлмәдә яшәгән Венера тавышы уйларыннан кире кайтырга мәҗбүр итте.
— Миннур син нигә концерт карарга төшмәдең? Шул хәтле яхшы булды. Беләсеңме, берсе минем мәрхүм иремә ошаган, чат Рөстәмем инде, чат Рөстәмем.
Венера тәрәзә янына килеп басты да рәхәтләнеп киерелеп алды да:
— Эх кайтасы иде хәзер бер утыз елга кире әйләнеп, белер идем нәрсә эшләргә, — дип Миннурга карап:
— Син бигрәк әллә нинди кеше, бер генә дә сөйләшмисең. Сине монда китергәннәренә минем ни гаебем бар? Минем дә бер генә дә монда киләсем килмәгән иде дә бит, шулай килеп чыга икән ул, язмыш җилләре үзе хәл итә икән. Беләсеңме, мин дә шулай борчылдым, ләкин тормыш алга бара, ничек бу хәлне тизрәк кабул итәсең, шулай тиз тынычланасың икән. Язмышны үзгәртә алмыйсың, ярый әйдә ятма, кичке ашны ашарга барырга вакыт җитте. Без әлегә Аллага шөкер үз аягыбызда йөрибез, әнә кара син күпме кешегә ашарга бүлмәләренә алып киләләр. Берүк Алла сакласын үзебезне, әйдә, әйдә тор урыныңнан.
Венера Миннур янына килеп, аңа караваттан торырга булышып:
— Ашап алырбыз да урамга чыгарбыз. Әле көннәр җылы, тиздән яңгырлар башланыр, урамга да чыга алмабыз.
Ничә көн рәттән авызыннан берсүз чыгырмаган Миннур телгә килеп:
— Әйе көз җитә, аннары кыш, җәй һәм яңадан көз. Ел фасыллары берсен- берсе гел алыштырып тора. Көз үзенең яңгырлы, күңелсез көннәре белән килсә, кыш сызгырып килгән салкын буранлы җилләре белән йөрәкне өшетә, яз исә шул өшегән йөрәкләрне җебетә, ә җәй аңа кушылып, назлы кояш нурлары белән җылыта, иркәли, назлый гына башлый янә көчле җил исеп күкне кара болыт баса, салкын яңгырлар күңел кылларын тибрәтә. Кеше гомере дә шул ел фасылларыдай бер җылыта бер өшетә, бер чәчәк аттыра һәм янә салкын исеп йөрәкне кара болыт каплый.
— Син әллә ниләр сөйләмә, әллә кайларга китеп барма әле дустым. Әлегә ул кара болыт килмәгән, кояш та кич җиткәч кенә болыт артына кереп кача. Ә ул кара болытны без себерке белән куабыз, әйдә киттек ашарга, ачтан үләм бит.
Венера ишекне ачып коридорга чыкты, Миннур теләр теләмәс аның артыннан атлады.
Ак яулыкларын бәйләп ике әби урамга чыкты. Картлар йортының ишегалдында алардан алданырак чыккан кешеләр дә бар иде. Кайсысы чәчәкләр каршысына куелган скамейкаларга утырган, кайсысы юл буйлап атлап йөри, кайсысы сөйләнә- сөйләнә песиләр, күгәрченнәр ашата. Венера белән Миннур апа картлар йорты тирәли йөри башладылар. Хезмәткәрләр олы кешеләргә матур булсын дип ишегалдында матур чәчәкләр утыртканнар, беседкалар кырыенда да үзенчәлекле матур куаклар. Хәттә бер читтә агач мунчасы да бар. Бәлки авыл җиреннән килүчеләр үз өйләрендәге кебек үзләрен хис итүләрен теләгәннәрдер. Анысы да атнага өч тапкыр ягыла. Ләкин Миннурны боларның берсе дә кызыксындырмый иде, ул кабат үз уйларына бирелеп атлый бирде.
Сугыштан соң көч - хәл белән аякка баскан колхозда эш күп. Яшьләр үзләренчә гөрләшеп, көлешә -көлешә үз эшләреннән буш вакытта кырда печән ия.
— Хәзер аягыңнан тартып төшерәм дә кирәгеңне бирәм мин синең кызый, - дип Илһам печән эскерте өстендә басып торган кызларга карады да, өскә таба үрмәли башлады.
— Миннур кач, Илһам эскерт башында ук өйләнергә тели ахыры. — дип көлеп җибәрде эскерт өстендә Миннур белән эшләгән кызларның берсе. Нәрсәдер сөйләнеп кызлар Илһамга эскерт өстенә менәргә комачаулый башладылар. Ләкин Илһам бирешмәде. Кызларның Илһамга комачаулаганын кргән егетләр аңа булыша башлады. Ике егет сиздерми генә эскертнең икенче ягыннан менеп, кызларны берәм-берәм эскерт башыннан җайлап кына төшерә башладылар. Эскерт башында бары тик чая Миннур белән аның якын дусты Тәнзилә генә калды. Егетләр кызларны тытты һәм эскерт башына менеп җиткән Илһам каршысына бастырып:
— Сине өйләнергә тели дип ишеттек, хәзер сайла, кайсысы синеке була? Миннур сине яратканны да беләбез, тик Тәнзиләне сайла, ул юаш, Миннур усал — дип көлделәр.
Нинди генә чая, түземле булса да, бу сүзләр Миннурның йөрәген телгәләп үттеләр. Ул бөтен көчен җыеп үзен тотып торган егеттән ычкынды да, яшен тизлегендә эскерт башыннан сикереп төште дә, икенче эскеркә таба чапты. Тәнзилә дә дусты артыннан ашыкты.
— Син нәрсә инде дустым, Миннур көнләшкәнне белә торып шундый сүз әйтәләрме?
— Мин дөресен генә әйттем, Миннур усал, ә Тәнзилә яхшы хатын була. Күрмисеңме әллә Тәнзилә сине күптән яратып йөри бит, сукыр син.
— Ләкин мин Миннурны яратам. — Илһам эскерт башыннан төшәргә теләде, тик кире борылып Зиннурга карады да— Аңладым, син бит үзең Миннурны яратасың, шуңа да миңа башка кыз тәкъдим итәсең. Эх син— дип ул сөйгән кызы артыннан барырга ашыкты.
Миннурның чыннан да кәефе бик кырылды. Хәзерге вакытта ул каршысына килеп чыгучыны ботарлап атырга әзер иде. Нәрсә сөйли Зиннур? Нәрсәгә дип ул бу сүзләрне әйтте? Әйе, әйе, Тәнзиләнең дә Илһамны яратып йөргәнен ул сизә кебек иде. Нишләргә? Димәк аны ике кыз ярата. Ә Илһам, Илһам кемне сайлар икән? Миннурның йөрәге урыныннан чыгып тешәм дип чаба башлады. Бу билгесезлек аның йөрәген тырнады. Ләкин борчылуы гына юкка булып чыкты. Аны Тәнзилә куып тотты да:
— Миннур дустым Илһам сине, ә син аны яратканны белә торып мин ничек итеп сезнең арага керә ала дип уйладың? Уйла инде башың белән, Зиннур сүзе белән арабыздагы дуслыкны эзмә.
Миннур дустына карады, тик дәшмәде.
— Миннур үтенәм уйла. Әйдә безгә фермага кайтырга вакыт җитте, сыерлар да кычкыралардыр.
Миннур тагын дәшмәде.
— Җитте дим мин сиңа, бала чага кебек ант әгәре. Белмим ни дияргә дә хәзер.
— Белмим дисеңме? Нигә миңа, мин дә Илһамны яратып йөрим дип әйтмисең? Белми дип уйлыйсыңмы?
Тәнзиләнең күзе зураеп китте, аптырап Миннурга карады, аннары аларга якынлашып килүче Илһамга карап:
— Җүләрем минем, әйе мин дә аны яратам, тик нинди мәгънә? Ул бит сине үлеп ярата Миннур. Әнә кара ничек оча ул синең яныңа. Ярый сыер савырга кайтып җитегез, алайса бригадир тагын утын чәчәчәк.
Тәнзилә ашыгып китеп барды, әйе китте, мәңгелеккә китте. Китте кыз, бөтенләйгә дустын, яраткан егетен калдырып китте. Кырдан авылга кайтканда, елап кайтып күрмәгәнме, бәлки үлеменә каршы ашыкканмы? Моны хәзер уйларга гына кала. Кырдан авылга кайтып җиткәндә, юл аша чыкканда аны машина бәрдерә. Тәнзилә хастаханәгә барып җиткәнче ашыгыч ярдәм машинасында җан бирә. Миннур гомере буе дусты үлемендә үзен гаепләп яшәде. Бәлки ул дустын тыңлап бетергән булса, бәлки аңа ашыгып китәргә комачаулаган булса Тәнзилә әле исән булыр иде дип уйлады ул.
-— Миннур, Миннур дим, ардырды, әйдә әнә шул скамейкага утырыйк әле —диде Венера Миннурның кул башына кулын куеп, Миннур хәтта сискәнеп куйды. Ул бер Венерага, бер як- ягына каранып:
— Мин бүлмәбезгә керербез дип уйлаган идем.
— Син нәрсә инде? Әле иртә бит, тавыклар кебек кояш байганчы кереп кунаклыйкмы инде. Әйдә, әйдә утыр. Үз үзебезне карамасак кем карар?
Миннур берсүзсез скамейкага барып утырды. Урамда матур көй яңгырый, кемдер матур итеп, сузып-сузып җыр башкара. Миннур да Венера белән бергә шул җыр эченә кереп китте . Әйе һәр кешенең үз язмышы, үз кичерешләре. Олыгая төшкәч бары искә алырга гына кала.
-— Әни, әнием.
Җыр эченнән аны шушы сүзләр алып чыкты. Ул:
— Әни, әнием— дигән сүзләрне кабат ишетте. Бу тавыш бик таныш тавышка ошаган иде. Миннур урыныннан ук сикереп торды да як- ягына карана башлады. Ләкин таныш тавыш бүтән ишетелмәде. Бер генә мизгелгә ул улы Фәрит аның янына, аны алырга кайткан дип уйлады. Як ягында да таныш кешене күрмәде. Башын иеп кабат утырырга гына теләгән иде, теге тавыш кабат:
— Әни.
Дәвамы бар.

Г.Галимова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас