

Бер күрүдән яраттым мин аны, – дип, Мәбрүрә чаршау белән бүленгән кечкенә бүлмәгә күз салып алды. Тол хатынның яктырып киткән йөзендә бер мизгелгә генә елмаю сизелде. – Мирасны алып кайткач, аннары уртак малаегыз тугач, и сөенгән идек инде. Балалар да тиз ияләшкән иде үзеңә, тавыш-тыныгыз булмады. Мәгъфүрәсе белән Гөлфиясенә хәер-фатихагызны биреп, башлы-күзле дә иттегез. Авыл алдында йөзегез якты, бәхетегез түгәрәк булды.
Мәбрүрә, бик мөһим эше барлыгын искә төшергәндәй, кинәт кенә утырган урыныннан сикереп торды да әйтеп куйды:
– И күршекәйләрем, сезне сүз белән сыйлап утырам икән ләбаса, сүз бозау имезә, диләр. Самоварым сүрелмәгән, әле генә балакайларымны ашатып-эчертеп яткырдым. Күмер өстәсәм, хәзер кайнап чыга ул... Ишетәсезме, самоварым җырлый да башлады. Җыры гына Кираметдинкәем исән чагындагы кебек түгел. Ул да хуҗасын сагына, күрәсең. Әллә миңа гына шулай тоеламы?! Әйдәгез әле, әйдә, чәеннән җитешегез! Менә болары балалар күчтәнәче. Бигрәк күп алып кайтканнар. Мөстәгыйдәкәем, лимоны янына кара җимешен дә салып җибәр әле! Ул, өстәлдәге нигъмәтләрне күршеләре алдынарак этеп, чәй эчәргә кыстый башлады. Үзе дә алар белән бераз капкалады. Инде тынычланып бетте дигәндә генә, Мөстәгыйдәнең уфтанып әйткән саксыз сүзләре ишетелде: – И Мәбрүрәкәем! Хәзер нишләрсең инде? Берүзеңә бик күп бит – өйдә генә дүрт бала. Мирасны, алтынчы балагызны әйтәм, туу белән, берәүләр сораган иде күрше авылдан. Аннары авылыбызның иң данлыклы укытучысы Газдәвия апа да сорап килде дигән идегез түгелме соң?!. Хәзер дә алырлар иде. Булмады бит үзләренең балалары, Илһамы да – бик яхшы кеше.
Мондый сүзләрне ишетүгә, Мәбрүрәнең йөзе агарынып китте. Үзе дә сизми, тавышын күтәрә төшеп, эченә җыелып килгән зарын күршеләренә түкте: – Ни сөйлисең син?! Аллаһ сакласын! Кираметдинкәемнең төсе бит алар. Аннары ул сөйләгән иде, Закирәсенең вафатыннан соң мәетен алырга киткәч, Фәһимәсе урам коесына барган җирдән елый-елый кайта икән. Гөлсинәкәем, синең кызың да аның белән бергә булган, хәтерлидер әле, урам башында бер әби очрап: «Елама, балакаем, әнкәң терелгән, хәзер алып кайталар!» – дип әйткән. Юатмакчы булгандыр инде үзенчә. Сигез яшьтәге бала ышанган инде. Анасының мәетен күргәч, шуңа рәнҗеп елаулары дип сөйләгән иде Кираметдин. Мин килгәч тә, төнлә шунысы елап уяна торган иде. Ятим еласа, җир-күк елар, ди. Ни эшләтергә дә белми интектек. Күңелендә гел рәнҗеш йөртте ул бала. Гөлсинә моңарчы өйдәгесен дә, күңелендәгесен дә беркемгә сөйләмәгән, җөй дә белдермәгән Мәбрүрәнең сабырлыгына шаккатты. Сабыр савыты да беркөнне тула икән. Шуңа күрә дә авызга хуҗа булырга, ачкач, вакытында яба белергә кирәк. Шулай да ул теленә килгәнне әйтми кала алмады, ачулы тавыш белән: – Кешенең күңеле белән теле бер булсын. Шул чагында гына берәү дә рәнҗемәс тә, гөнаһлы да булмассың. Уйламый әйткән булгандыр инде. Хәер, ул үзе бала китермәде. Бала күңелен аңлап бетермәгәндер, – дип куйды.
Мәбрүрә, бөтен булмышы белән, күкрәген калкан итеп балаларын якларга әзер икәнлеген сиздереп, Мөстәгыйдләгә таба борылып сөйли дә сөйли: – Фәһимә бу хакта атасын җирләргә кайткач та елап исенә төшерде. Бигрәкләр дә жәл инде. Тетрәнүләр белән тулы күңелләре тагын кителде. Мөстәгыйдәкәем, мин аларның кайсысының кайчан мәктәпкә киткәнен, нинди фәннән бишле алып кайтканын, кайчан миңа беренче мәртәбә «Әнкәй!» дип дәшкәнен, мәктәпкә нәрсә киеп барганын, ничек укыганын, кайсысы төче коймак яратканын, кайсысы ачы коймакны өстен күргәнен – барысын да биш бармагымдай беләм. Кайсы итле, кайсы сөтле аш ярата. Үсеп җиткәч, кемнең кем буласы килә – барысын да миңа сөйләп үстеләр. Бигрәкләр дә ягымлы, эчкерсез, ихлас бит алар. Эч серләрен дә яшермиләр. Киңәшкә дә гел миңа киләләр. Үз итеп бетерделәр. Мин инде аларны ташлап китә алмыйм. Фәрсиягә мин килгәндә ике яшь кенә иде. Аның: «Әнкәй!» – дип кочып алулары! Балакаем, бигрәкләр дә нарасый. Йомшак куллары муеныма тиюгә, үз баламдай якын булды бит. Алар – минем үз балаларым. Мин дә китсәм, кем кулына калырлар, кемгә генә ышанырлар?! Кираметдинкәем да риза-бәхил булмас, рәнҗеп ятар. Үз аналары үлгәч сораганнарга да ул: – Төпчегем үскәч, каршыма килеп басар да: «Их, әткәй, биш бала янына алтынчысы – мин сыймадыммы?!» – дип әйтер. «Ничек күзенә карармын, юк, таратмыйм, бергә корган ояны һич таратмыйм!» – дип җавап биргән бит. Барысын бергә туплый алганга, балаларны тел белән какмый-сукмый караганга, миңа гел рәхмәт әйтеп яшәде. Гөлсинә, сүз боткасы куерткан күршесен бер үк вакытта кисәтеп, шул ук вакытта киләчәктә дә гел бергә буласыларын искәртеп: – Мөстәгыйдәкәем, син юк-бар сүзне сөйләп утырма инде монда. Күрәсең бит, Мәбрүрәгә болай да авыр. Илдә чыпчык үлмәс. Минем Муллануркаем исән, синең Хамисың. Ил төкерсә, күл була, диләр. Авылда бер-береңә ярдәмләшеп яшисең бит инде. Колхоз да ярдәменнән ташламас, Аллаһ боерса! Кираметдин мәрхүм колхозга аз ярдәм китермәде, – дип, кызу гына әйтеп ташлады.
– Аптырап кына әйтүем инде, Мәбрүрәне жәлләп кенә. Мәбрүрә, аларның сүзләрен колак яныннан уздырып җибәреп, кабат балалары хакында сөйләвен дәвам итте: – Олы кызы Мәчтүрә кечеләрен үстерә дигәндәй, Мәгъфүрәбез күрше авылда гына, башлы-күзле иттек, үзе исән чакта, Аллаһка шөкер! Гөлфиябез Казанда үз тормышы белән, анысы да башлы-күзле. Кияү дә әйбәт кеше булып чыкты. Тигез генә яшәсеннәр. Фәһимәбез дә алар янына Казанга китте, шунда заводта эшләп йөри. Зөлфәтебез белән Фәрсиябез дә күптән кул арасына керәләр, бөтен эшне белеп эшлиләр. Мирас белән Закирым да күземә генә карап торалар. Әлегә кадәр ата тәрбиясе булды да соң, киләчәк нишләтер бит! – Дөньяда иң ачы – ятимлек ачысы. Мин үзем дә бик яшьли ятим калган идем. Син дә, Мәбрүрәкәем, ятимлекнең ачысын җитәрлек татыгансың. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, диләр. Әле дөньялар тыныч, безнекеләр сугыш кырында да йөреп кайттылар, үзебез дә тылда күпме җәфа чиктек. Сынмадык, сыгылмадык. Бу балаларны үстереп аякка бастырырлык кына көч калгандыр. Аллаһ ташламасын да, сабырлыктан аермасын. Алтыдагы алтмышта, диләр, балаларың тәртипле, бозылмаслар, Аллаһ боерса. Әле Муллануркаемның кулыннан эш килә. Балта эшенә дә оста, итеген дә баса, тегүен дә тегә дигәндәй... булышырбыз, ташламабыз. Күрше хакы – Тәңре хакы, диләр бит, – дигән Гөлсинәнең юатуына Мөстәгыйдә дә кушылды: – Дөрес әйтәсең, малайкаем, без бит инде Кираметдин белән бер авылныкылар, бер чоргылар. Атасы Гариф картка охшаган, бигрәк тырыш, эшчән, ипле кеше иде мәрхүм. Ярый, күршекәем, әле бураңда ипиең бар, сыерың сөтле, катыгы, мае дигәндәй. Ачлык елларда кәлҗемә ашап та исән калдык бит. Бер уч онга да тилмердек. Анда да Аллаһы Тәгалә ташламады. Минем Хамискаем да ярдәменнән ташламас. Үзем дә төшеп калганнардан түгел: чалгысын да кайрыйм, итеген дә басам, паласын да сугам дигәндәй, күмәк эшләрне бергәләп эшләрбез. Ул, үзенең төшеп калмаганлыгын сиздергәндәй, канәгатьлек белән ике күршесенә дә күз салды. Аның сүзен дәвам иткәндәй, Гөлсинә дә, Мәбрүрәнең боек йөзенә, күз тирәсенә сизелер-сизелмәс кенә сибелгән нәзек кенә сырларына карап, юату сүзләрен кабатлады. Гөлсинәнең теле ятып тора. Күршеләренең бөтен тормышы күз алдында үтте, шуңа күрә һәр әйткәне энҗегә тиң. – Закирәсенең ата-анасы да күз алдында гомер иттеләр. Бик кешелекле булдылар. Авыл халкы да ихтирам итә иде үзләрен. Оясында ни күрсә, очканда шул, диләр бит. Мәбрүрәкәем, үзең дә бик акыллы, бик сабыр ана була белдең. Тапкан ана түгел, баккан ана, диләр. Балалар да синең игелегеңне аңларлар. Игелеккә игелек белән җавап кайтарырлар, Аллаһ боерса. Ил белән бергә, мир белән бергә күтәрербез, Ходай кушса... Ташламабыз.... Үлгән артыннан үлеп булмый, сабыр бул, исәнлек кирәк, исәнлек... Ярый, булмаса, Мәбрүрә, без чыгыйк инде. Арыгансыңдыр. Өйдәгеләр дә югалтканнардыр. Кабаларымны гына эләктерим дә, башка көнне сөйләшербез, – дип, кабасын, эрләгән йон йомгагын яулыкка төреп чыгарга җыена башлады. Мөстәгыйдә дә, бәйләмен төенчегенә төйнәп, Мәбрүрә белән саубуллашты: – Мин дә бәйли башлаган бияләемне бетердем. Төнең тыныч үтсен инде. Күршеләрен озатып, ишекне бикләп, өйгә кергән Мәбрүрә, тагын уйлары белән ялгыз калды:
– Әй, Кираметдин! Кемнәргә калдырып киттең безне?.. Бер дә болай булыр дип уйламаган идек бит. Ничекләр яшәрмен дә, ничекләр үстереп бетерермен бу балаларны?.. Чаршау эченнән килеп чыккан Мирасны күреп, гаҗәпләнгән ана, улына дәште: – Бәрәч! Балакаем, ни эшләп тордың? Әллә йомышладыңмы? Бар урыныңа ят, йокла, бәбекәем!
– Синең елаганны ишетеп уяндым. Син елама, әнкәй! Без бар бит әле. Бүген мин мал асларын чистарттым. Без сине эшләтмәбез.
Мәбрүрә, янәдән күңеле тулганын сиздермәскә теләп, тәрәзәгә таба борылды. Тәрәзәдән күренгән тонык айның карашы шулкадәр моңсу. Әйтерсең ул да бу өй эчендәгеләрнең ниләр кичергәнен ишетеп уйга калган. Мәбрүрә улын кочагына алып сөйде дә, тырпаеп торган чәчләреннән сыйпады. – И, балам! Син аңлап бетермисең шул әле.
– Аңлыйм, әнкәй, аңлыйм. Мин зур инде. Апалар-абыйлар миннән дә зуррак. Син безне детдомга бирмә, яме! Без булышырбыз.
– Нинди сүз бу, балакаем?! – Мәктәптә малайлар әйтәләр: «Уку елы беткәч, сезне детдомга озаталар!» – диләр. Ә безнең анда барасы килми. Ана кеше бермәлгә аптыравыннан ни әйтергә дә белмәде. Әле күлмәк итәген, әле яулык астыннан күренеп торган чал чәчләрен төзәткәләде. Аннары, улын тынычландырырга теләп, йомшак тавышы белән улына эндәште: – Начар кешеләр әйтә андый сүзне, син тыңлама.
– Миңа гына түгел, апа белән абыйга да әйтәләр. Алар да куркып йөриләр. – Сез минеке генә, улым, Мин сезне беркемгә дә бирмим.
– Честно-пионерскимы?! Без күп бит. – Әйе, улым! Миндә артык балалар юк. Барыгыз да үземнеке генә. – Мин тиз генә апа белән абыйга әйтим әле уятып. Сөенче алыйм. Әткәй үлгәннән бирле кайгырып йөриләр. Мәбрүрә улын янәдән улын кочагына алып сөйде. Мирасның үзе самими, үзе зурларча фикер йөртүе аның җанына ничектер тынычлык өстәгәндәй булды. – Хәзергә уятма, улым, йокласыннар! Иртәгә әйтербез. – Алар болай гына йоклаганга салышып яталар. – Әлегә кереп йөрмә анда, балам, ятсыннар тыныч кына. Иртәгә мәктәпкә бит. – Ярар, әнкәй, мин кермим. Малайлар әйтәләр: «Син детдом баласы! Әнкәң сине жәлләп кенә алган!» – диләр.
Бәләкәй генә булса да, Мирасның да күңелендә күпме борчылу сорау, күпме сагыш?! Мәбрүрә, улын куенына кысып, са кына сорап куйды:
– Ә син нәрсә дидең? – Мин берне тондырдым да, качтым. Иртәгә сугышып бетерәсе булыр инде. – Син алай итмә, улым. Әткәң ачуланып ятыр. Ул хәзер безне тыңлап тора. Ышанасыңмы? – Әйе.
– Без сиңа бәләкәй чагында сөйләмәдек. Ә хәзер син зур малай инде.
Әнисенең үзе белән бертигез күреп әйткән сүзләрен ишетеп, Мирас, чыннан да, бер башка үсеп киткәндәй булды. Ул, тагын да ачылыбрак китеп, әнисе белән сөйләшүен дәвам итте: – Малайлар әйтәләр, үги әни усал була, диләр. Әкиятләрдә дә шулай язылган. Без мәктәптә дә укыдык. Анда да, үги әни усал, балаларны кыерсыта, үги кызына тишек чиләк белән су ташыта, диелгән. Син бер дә усал түгел, әйеме?! Сөйлә әле, әнкәй, сез мине ничек алып кайттыгыз? – Кай арада шулай үсеп җиттең соң син?! Ә мин сине әле бәләкәйрәк дип йөри идем. Болай булгач, син үзең дә беләсең икән... – Әйе, мин барысын да беләм, әнкәй. Без апа-абыйлар белән дә сөйләшәбез, син юкта гына. Ә минем син сөйләгәнне ишетәсем килә. Мин детдом баласы түгел бит, әйеме?!
– Түгел, түгел, балакаем! Син минеке. Син туганда, әнкәң үлеп киткән. Ә бәләкәй балага әнкәй кирәк. Сәламәт булып үссен өчен, аны әйбәтләп карарга кирәк. Киләчәктә килеп алырбыз дип, әткәң сине вакытлыча Бондюг балалар йортына биргән. Аннары әткәң сезгә әнкәй эзли башлаган. Алты бала янына килергә берәү дә риза булмаган. Башта мин дә каршы идем, аннан уйладым. Башка берәү, килсә, сезне ятим итәр, ә мин, үземнеке итәрмен дидем. Апа-абыеңнар мине: «Әнкәй!» – дип каршы алгач, мин әйттем әткәңә: «Әйдә, Мирасны барып алабыз!» – дидем. Сине сораучылар күп булган, ә без бирмәдек. Аннары энегез туды. Җидегез дә үземнеке, мин сезне беркемгә дә бирмим.
– Әткәләре юк инде, хәзер алар синеке түгел дисәләрдәме?
Мәбрүрә наз тулы карашын төбәп, Мираска карады. Аннары балалар күңеленә шик салырлык сүзләр сөйләгән кешеләргә бармак янагандай хәрәкәт ясап, улына җавап кайтарды. – Әйтеп карасыннар!
– Иртәгә мин теге малайны кыйнамам инде, әнкәй.
– Әткәгез бик кешелекле, тырыш иде. Кул белән түгел, сүз белән дә беркемне дә рәнҗетмәде, кыерсытмады. Әгәр аңа ошасагыз, тәртипле булсагыз, беркем дә миннән алмас сезне.
– Без зур инде, әнкәй. Барысын да аңлыйбыз. Сиңа авыр булмасын дип, эшләрне дә бүлешеп куйдык. Мин көн дә мал асларын чистартырмын.
– Болай булгач яшибез, улым! Әткәгез дә риза-бәхил булып ятар. Сез – минеке генә. Мин сезне беркемгә дә бирмим.
– Ә без... без сине беркемгә дә алыштырмыйбыз. Безнең әнкәй син генә. Без сине мәңге ташламабыз, әнкәй! Ур-ра! Апа-абыйлардан сөенеч алыйм әле!
... Дөньяга килгән һәр кеше, яши-яши, мирас туплый. Ул – кем өчендер борынгы заманнан һәм әүвәлгеләрдән калган культура-көнкүреш әйберләре, кем өчендер ата-бабадан калган мал-туар, байлык. Ә менә Мәбрүрәгә калган мирас хакы күпме?! Ятимлектә үсеп, юклык белән буй җиткергән, сөйгәнен сугыш урлаган кыз, олыгаеп барганда гына, Аллаһы тарафыннан бәһасез байлык белән бүләкләнә. Илаһи затның тәүге улы Мирас та бу хакта бик еш уйлана.
Ата баласы кемнән туганын, кем үстергәнен онытмый. Дөньяга килгән мизгелендә үк ятимлек күзенә караган сабый бүгенге көндә үзе дә – ике бала атасы. Инде оныклары үсеп, буй җиткереп килә. Мирас инде ярты гасыр гомер кичкән ир. Ак яулыклы газиз әнкәсенең батырлыгын бәяләрлек яшьтә. Кышкы юл буйлап җиңел машиналар җилдерә. Кемне кая илтә бу юллар?! Кайда илтсә дә, бары тик шатлыклы, куанычлы юллар гына булсын! Афәтләрдән Алла үзе саклап йөртсен!
Мирас шундый уйларга чумып, гаиләсе белән юлга кузгалды. Аклык, сафлык бөркелеп торган чалт аяз көн. Яктылыктан күзләр чагыла. Агачлар ак тун кигәннәр. Туннары кояш нурларында чагылып ялтыр-йолтыр килә. Чатнама суык булса да, декабрь салкыннары элеккеге кебек куркытмый хәзер. Авылдан шәһәргә чыгып киткән чорларда юлда йөк машинасы очрыймы, автобусмы – уйлап тормый иделәр. Авыл үзенә тарта, кайтасы килә. Авылга кендек белән берегеп үскән кеше өчен туган җиргә бер кайтып килү дә бетмәс-төкәнмәс көч өсти. Җәйме, көзме, язмы, кышмы – сагынуга түзеп булмый. Ашкынып юлга чыгасың. Туган йортка кайтып, әнкәң әзерләгән табын янында бер чәшке чәй эчеп килсәң дә, яшиселәр килеп китә. Хәзер дөньялар үзгәрде. Асфальт җәелгән тигез юллардан җилдерү – үзе бер бәхет. Аллаһка шөкер! Эшләгән кешегә тиешле хезмәт хакын түлиләр. Заман башка. Торырга өең, ашарга ризыгың, кияргә киемең булса, калганы – вак мәсьәлә. Сәламәт тәндә, сәламәт акыл. Акыл белән эш итсәң, булганның кадерен белеп тотсаң, мая да туплана. Һәр гаиләдә диярлек машина. Ул элек кенә машина байлык санала иде. Хәзер ул, бер урыннан икенче урынга тизрәк барып җитү өчен, менә дигән җигүле «ат» ролен генә үти. Авыл тәрбиясе җанына-канына сеңгән ирнең, нәселдән килгән тырышлык нәтиҗәсе озак көттермәде. Мирас та, өйләнеп фатир алуга, машина сатып алды. Артык кыйммәт тә түгел. Иң мөһиме: җылы, салоны иркен, гаиләсе белән сыешлы. Яши-яши машинасын алыштыру җае да табылды. Хәзер инде алар бөтен уңайлыклары булган чит ил машинасында йөри. Аллага шөкер! Гомер буена хәләл көч белән тапкан малның кадерен белеп яшиләр. Хатыннан да уңды Мирас. Кулыннан килмәгән эше юк. Өстәвенә искиткеч ягымлы, ирне ир итә, хөрмәтләп яши торган чын татар кызы. Хатыны белән күзгә-күз карашып кына аңлашалар. Балалар да тәртипле.
Уй йомгагын сүтә-сүтә, йөз егерме чакрым араны кайтып җиткәннәре дә сизелмәде. Инде бөтен туганнар диярлек кайтканнар. Ишек алды машина, өй эче кайткан кунакларның шат авазлары белән тулган. Гариповларны кабат туган йортка җыелырга мәҗбүр иткән бәйрәм дә саллы. Бүген ак яулыклы, ак күңелле әниләренең туксан яше тулган көн. Әниләренә рәхмәт сүзләрен әйтер өчен, һәрберсе гаиләсе белән туган нигезгә кайтты. Ныклы нәсел тамыры шушы нигезгә тоташкан. Ябалдашлар киңәйгән саен, тамырларның көче арта кебек. Бергә тоташкан тамырларны аермыйча, туган нигез, тапкан һәм баккан ана, ата хакын хаклатып үстергән, нинди генә сынаулар килгәндә дә кешелеклелек, сабырлык, миһырбанлылыкны саклап калырга өйрәткән Анага һәрберсе үзенең җылы сүзен әйтергә ашыга...
10) өлеш...
Табын түрендә кояштай балкып утырган Мәбрүрә күңелендә иң беренче мәртәбә аналык хисләрен уяткан тәүге улы Мирасның сүзен тыңлый. Йөзе тагын да яктырып киткәндәй була. – Мин – үземә гомер биргән әнкәемнән туып кына калган бала. Безнең әнкәй детдомнан мине үз кулларына алып, куенына сыендырып кайткан. Мине үзенең беренче баласы итеп хис иткән инде ул. Без беребез дә ятимлекнең нәрсә икәнен күреп үсмәдек. Кеше кигәнне кидек, кеше ашаганны ашадык. Әнкәй минем өчен, дөньядагы иң изге инәкәй була инде ул. Әгәр дә мине инәкәй детдомнан алып кайтмаган, шунда калдырган булса, мин үземнең туганнарымны да белмәгән булыр идем. Нәселнең нәрсә икәнен белмәгән кешегә авырдыр дип уйлыйм. Инәкәйгә бик зур рәхмәт, алдагы тормышында саулык-сәламәтлек телим мин аңа...
Мәҗлестә кеше күп. Туксан яшен тутырган көндә олы йөрәкле Ана, бәйрәм белән котларга килгән авылдашлары, район вәкилләре алдында, язмыш бүләге Мирасыннан шундый сүзләр ишетте. Әйе, ул – аның көтеп алган бәхете. Мәбрүрә, горурлык хисләренә төренеп, балаларының күзенә тутырып карый ала. Күрсәнә, ул бит мирасның асылын аңлый, ата-ана, нигез, рухи байлык хакын хаклый торган уллар-кызлар тәрбияләп үстергән. Ничек горурланмасын! Шөкер, бүгенге көндә шундый зур мираска ия Ана Аллаһыга рәхмәтле булып яшәвен дәвам итә. Ата-анадан калган балалары, яратып яшәгән иренең төсе, шөкер әйтеп бетермәслек олы бәхете аңа бүген дә яшәргә көч бирә. Ул, үзенә бирелгән гомерен балаларга багышлап, исән чакта ук үз батырлыгына һәйкәл салган түгелме соң?! Район вәкилләре авызыннан нәкъ шундый сүзләр яңгыраганда, чиксез горурлык хисләре күңелен биләде. Керфек очлары шатлык яшьләре белән чыланды.
Балалар язмышын үз кулына алу җиңел булдымы соң Мәбрүрәгә?! Ятимлек тә, ялгызлык та кешене чит балаларны үз канаты астына сыендырырлык карар кабул итәргә мәҗбүр итә алмый. Бары тик олы йөрәклелек, җан җылысын башкалар белән бүлешә алу сәләте, сабырлыгы, түзем җанлы булуы гына фидакярьлеккә этәрәдер, мөгәен. Һәм бу бер мизгеллек, бер көнлек, бер айлык, бер еллык батырлык түгел. Бу батырлык яшәлгән гомер бәрабәре, балаларның ихлас мәхәббәте, хөрмәте белән түләнә. Балачактан язмыш сынаулары кичерергә туры килсә дә – сынатмадылар. Кечкенәләрне кадерләп, зурларны хөрмәтләп, ана хакын хаклап яшәүче бертуган Гариповларның һәркайсы тормышта үзләренең лаеклы урыннарын таптылар. Язмыш борылышлары башкача булса, күңелләрендәге ятимлек ачысын наз белән тутыручы ана туры килмәсә, гомер сукмаклары кайда илтер иде аларны?.. Бу сорауга Мәбрүрә йортка килен булып төшкәндә ике генә яшьтә булган, бүгенге көндә гомер уртасына җитеп килүче кызы Фәрсия җавап бирде: – Мин гаиләдә бишенче бала булып туганмын. Үземнең Закирә әнкәем үлгәндә, миңа бары тик ике генә яшь булган. Бәләкәйдән үк мин Мәбрүрә әниемне үз әнием кебек күрдем. Ул да мине үз баласы кебек яратып үстерде. Шуңа мин ятимлекнең нәрсә икәнен белми үстем. Ул безгә тәрбияне яхшы бирде. Форсаттан файдаланып, бөтен туганнар, бөтен балалар исеменнән, курыкмыйча, алты бала өстенә килеп, безне карап, кеше итеп үстереп, дөрес юлга чыгарганы өчен, инәкәйгә олы рәхмәтемне әйтәм. Түбән Камадагы зур апалар, Казандагы Гөлфия апалар, Чаллыда яшәүче Фәһимә апалар, Алабугада яшәүче Зөлфәт абыем, Чаллы каласында гомер итүче энекәшем Мирас – бөтенебез-бөтенебез исеменнән дә Инәкәйгә бик зур рәхмәт. Фәрсия табын янында тезелешеп утырган туганнарына, күршеләренә күз йөртеп чыкты. Аннары ипләп кенә, башына япкан яулык очын кулы белән бөтерә-бөтерә, сүзен дәвам итте ул: – Барыгыз да беләсез: әткәй ягыннан туганнарны да, үземнең әнкәй ягыннан туганнарны да бервакытта да читләтмәдек. Хәзер дә туганлыкның кадерен белеп яшәргә тырышабыз. Алар безне ярдәменнән ташламыйлар. Авылыбызда төпчек энекәшебез Закир, киленебез Тамара яши. Аларга бик зур рәхмәт. Төп нигезгә, үзебезнең өебезгә чын күңелдән сөенеп кайтабыз. Алар безгә якты чырай күрсәтмәсәләр, кайтасы килмәс иде. Алар әйбәт булганга күрә кайтабыз. Инәкәйгә дә, киленгә дә, Закирга да бик зур рәхмәт. Балаларын матур итеп үстереп, картайган көннәрендә үз балаларының рәхәтен күрсеннәр. Инәкәйнең калган гомере дә муллыкта, шатлыкта үтсен. Безгә биргән җан җылысы үзенә әйләнеп кайтсын. Әткәебез үлгәннән соң да, инәкәйнең үз баласын Закир төпчекне алып, бу өйдән чыгып китәргә мөмкинлеге бар иде. Безне яратканга күрәдер инде, балаларны ничек ташлыйм дип, безне беркая да таркатмады. Ул китеп барган булса, безне төрле якка таратырлар иде. Бер-беребезне белмәгән дә булыр идек. Әнкәйнең саф күңеллеге аркасында, безнең яратуы чын булганына күрә, ул безне бер ояда җыеп тотты. Һәрберебезгә төпле киңәшләрен, хәер-фатихасын биреп, башлы-күзле булганда, туйлар үткәрергә булышты. Шуңа да бик зур рәхмәтле без аңа. Әле кайтыр урыныбыз булмас иде. Туганнарыбызның кайда яшәгәнлеген белмәс идек. Аллаһка шөкер, җыелышып бергә кайтыр төп нигезебез бар. Монан соң да шулай булса иде, Раббым!
Мәбрүрә үзе тыңлый, үзе уй йомгагын сүтә. Күз алдыннан бер-бер артлы кинокадрлар үтәмени?! Әле беренче мәхәбәте Назыймның, әле яратып яшәгән ире Кираметдиннең җылы карашы, балаларның ул килен булып төшкән көндәге кыяфәтләре, йөзләре гүя көзгедә чагыла. Куш йөрәкле булгандыр ул! Алты бала өстенә... Алты бала өстенә килергә ризалык бирде бит. Анысы әле нәрсә? Ире үлгәннән соң да, балаларны калдырмады. Иренә биргән вәгъдәсен бозса яши алмас кебек тоелды. Рухын рәнҗетүдән куркып, балаларны таратмады. Менә хәзер үзе дә шул минутларны бер горурлану хисе белән искә ала. Игелекле балаларга үзенең рәхмәтен белдерә. Чал чәчле ана хәтер сандыгын актара, сәхифәләрен барлый. – 1967 елның җиденче ноябрендә шушы нигезгә килдем. Закир 1971 елның сигезенче апрелендә дөньяга килде. Кираметдин 1978 елның егерме тугызынчы мартында вафат булды. Курыктым инде, Кираметдин үлгәч. Балаларга ничек итеп өлеш өләшермен инде, дим. Ит пешерсәң дә, нәрсә пешерсәң дә, өлеш өләшү бар иде бит. Балалар әйтәләр иде: «Инәкәй, үзеңә калмый бит инде, үзеңә кая?!» – дип. Алар әйбәт булдылар. Барысы да инәкәй генә дип тордылар. Аннан соң куркыта дип нишлисең, мәетне ташлап китәсем, балаларны ятим итәсем килмәде. Өйрәндем мин аларга. Инде Кираметдиннең киткәненә дә ничәмә еллар?! Үткән гомер – аккан су. Яшьтәшләрем дә китеп беттеләр. Мине Кираметдинга димләгән Мөстәгыйдә дә, һәрвакыт ярдәмләшеп яшәгән күршем Гөлсинә дә – күптәннән инде гүр ияләре. Урыннары оҗмах түрләрендә булсын! Үзем балачактан ятим үстем. Авырлыклар килгәндә сынатмаганга, ятим балаларны үстергәнгә, миңа бирелгән еллар – Аллаһ бүләгедер. Бүгенге көндә дә якты дөньяларның рәхәтен күреп, балаларым, оныкларымның игелегенә куанып яшим, Аллаһка шөкер, бик шөкер! Булганына риза бәхил. Хатын кыз бәхетен дә, Ана булу бәхетен дә татыдым. Яшьлектә юклык белән яшәсәм дә, картлыгым муллыкта, күңел тынычлыгы белән үтә. Балалар бөтен эшне кайтып эшләшә. Бик татулар. Бер-берләренең кадерен беләләр. Мине кадерлиләр. Рәхмәт аларга.
Авылның хәтере озын, күзе бар нәрсәне күрә, колагы яхшы ишетә. Кеше авызын йозак белән бикләп куеп булмый. Тормыш корган чакта ук, Мәбрүрә белән Кираметдин мәсьәләне уртага салып сөйләштеләр.
– Мәбрүрә! Син минем сүземне аяк астына салып таптамадың. Бер тән, бер җан булып кушылгач та, балаларга карашыбыз да, мөнәсәбәтебез дә бер төсле булсын иде. Ике якка тарткаласак яки өйдәге чүпне тышка чыгарып таратсак, гаиләдә тынычлык булмас. Без икебез дә тормышның ачысын да, төчесен дә җитәрлек татыдык. Аеры-чөере килеп, кеше көлдерерлек булмыйк. Минем теләгем белән синең теләгең туры киләдер, дип уйлыйм. – Рәхмәт, Кираметдин! Мин әйтәсе сүзне, авызымнан тартып алып, син әйттең. Арада җөй калдырмадың. Балаларга аңлаттым, дидең. Мин синең сүзеңә ышанам. Бәлки, ияләшкәнче, икебезгә дә авыр булыр. Мин китәргә дип килмәдем. Ныгытып уйладым. Һәр кешенең үз гаиләсе булырга тиеш. Сез – минем гаиләм. Чынлап та, авылда беркайчан да үги ана, үги бала дигән сүз ишетелмәслек итеп яшәү зур сәнгать әсәре тудыру белән бер. Балаларның барысына да тигез карарлык көч табу, бәлки, җиңел булмагандыр Мәбрүрәгә. – Балаларга бертигез карамый булмый бит. Алар миннән тумаса да, мин яраттым аларны. Алар миңа беренче күрүдә, килгән көннән үк мәхәббәтле күренделәр. Мин аны яшермим, шулай булды. Гомер озын бит инде ул. Тормыш булгач, төрле вакытлар булгандыр. Тик бер генә мизгел дә үкенгәнем булмады. Килгәнмен инде, язмышым шул булгандыр, дидем. Язмышыма шулай язылгандыр.
Мәбрүрә балаларына терәк, кешеләргә үрнәк булып сокланырлык гомер кичерә. Ире ышыгында бик аз гына яшәп калса да, балаларның әтиләре сүзеннән чыкмаганына, тәрбияле, итагатьле булуына куана. Авыл халкы аңа ихтирам белән карый. Һәр ана үз баласын нәкъ менә Мәбрүрә апа кебек тәрбияләсә, бүгенге җәмгыятьтә дә ятимнәр саны артмас иде. Авылның мәртәбәле кешеләре дә аның чын Ана булуына соклана.
– Мәбрүрә апа – бик күпне күргән кеше. Ул яшь вакыттан тормышның ачысын-төчесен татыган. Ул, – тормышның кадерен белеп, балаларны кеше итәргә тырышып, аларның хөрмәтен яулап яшәгән, күпне күргән Ана. Аның җанында шундый көч булган. Әгәр үзенең җаны шундый булмаса, ул балаларга андый тәрбия бирә алмас иде. Аның килене дә шул семьяда бәләкәйдән ук үскән баланы хәтерләтә. Алар килен белән бианай кебек тә түгел. Кыз белән әни кешеләр дә алай ук булмаслар.
Кешелеклек, шәфкатьлелек кебек төшенчәләр онытылмасын, яшәсен өчен, инсаният сынаулар аша үтәргә тиеш микән әллә?! Сугыш авырлыкларын, коточкыч ачлыкларны, юклыкны күргән буын кешеләре, гаиләдә ничә бала булса да, авырсынмый үстерделәр. Беркем дә баласыннан баш тартмады. Ишле балалар да мәрхәмәтле булып үстеләр. Ятимнәрне Мәбрүрә кебек изге күңелле аналар үз канаты астына сыендырды. Сугыш чорында туып кына калган балалар инде үзләре күптән әби булдылар. Тормыш тәҗрибәсен туплап, тормышның якты да, кырыс та якларын күргән авыл апалары Мәбрүрәгә яшәү өлгесе итеп карыйлар. – Без Мәбрүрә апа һәм аның гаиләсе белән һәрвакыт аралашабыз. Мәбрүрә апа – авылыбызның иң әйбәт, иң акыллы кешесе. Без аның белән горурланабыз. Бөтен аналар да Мәбрүрә апа кебек булсыннар иде. Мәбрүрә апа балаларын ана хакын хакларга, туганнарның кадерен белергә, шатлык-кайгыларны бер итеп яшәргә өйрәтеп үстерде. Үзенең яшәү рәвеше белән исбатлап тәрбияләде ул балаларын. Улы Закир – бүгенге көндә төп йортның тоткасы, күпне кичергән әнисенә игелекле бала, хатыны Тамарага төп таяныч, үсеп килүче улы белән кызына кайгыртучан ата, туганнарын каршы алып, тиешенчә хөрмәт итеп, тагын кайтыгыз дип озатып калучы энекәш. Мәбрүрә авылдашларының мактау сүзләрен бераз кыенсынып, әмма эчке бер горурлык белән тыңлый. Димәк, ул юкка яшәмәгән. Балаларына тиешле тәрбия бирүе белән, игелеклелеге белән ул авыл халкының да ихтирамын яулаган. Халык күңелендә якты эз калдыру, хөрмәт яулау бар кешегә дә насыйп булмый. Төп йорт сакчысы Закир да әтисе белән әнисенең зирәклеген канына сеңдергән. Туган җанлы, якты йөзле ир адәмнең хөрмәт күрүе дә, хурлык күрүе дә үз кулында икәнен белеп яши. Ул төп нигезгә кайтып йөргән туганнарын сөенеп каршы ала, кунак итеп, хөрмәтләп озатып кала. Әнисенең әйткән сүзләре, балачактан күңелендә саклана. Кадерләсәң кешене – кадерләрләр үзеңне. Бу акыллы сүзләрне ул хәзер үз балаларына кабатлый. Үзенең тормышны алып баруы үрнәгендә, балаларына сабак бирә.
– Апалар, җизнәйләр, оныклары – барысы да җыелышып кайталар. Аларның кайтып йөрүләре безнең өчен дә күңелле. Сөенеп көтеп алабыз. Алар гел ярдәм итеп торалар. Бөтен эшне бергәләп эшлибез. Болар барсы да – инәкәйнең тәрбия җимеше. Туган кадерен белергә өйрәтте. Инәкәй белән бик горурланабыз. Безнең әни горурланырлык кеше! Олы йөрәгенә җиде баланың кайгысын да, шатлыгын да сыйдырган, аларны чын мәгънәсендә Кеше итеп тәрбияләп үстергән Ананың гомер китабын барлаганда, авылдашлары да котлау сүзләрен кызганмады. Гомер буе бергә яшәгән күршеләре авызыннан әйтелгән сүзләр дә тантана хуҗасына мәдхия булып яңгырады. Хәтер белән 1968 елга әйләнеп кайтып, алар бу батырлыкны ничек бәяләвен бәян иттеләр. Әнә, йорт аша гына яшәүче, гомер буе клуб мөдире булып, кешеләр күңеленә яктылык өләшкән күршесе, үзе дә биш бала табып үстергән Ләлә Фатих кызы да, Мәбрүрәнең мәрхәмәтлелеге хакында сөйләгәндә, керфекләре чылануын яшереп калмады, дулкынланудан тавышы калтырап чыгуыннан оялмады: – Мәбрүрә апа, Кираметдин абыйның хатыны үлгәннән соң, алты бала өстенә килде, алты бала өстенә... Без моңа: «Ничек ризалашты икән, мондый олы җанлы кеше каян туры килде микән?» – дип шаккаттык. Балалар йортыннан бер яшьлек уллары Мирасны алырга киткән көнне дә бөтен авыл халкы дулкынланып көттек… Каршы йортта гомер итүче, озак еллар авыл Советы секретаре булып хезмәт куйган Илүзә Әфтах кызының да, Мәбрүрә кебек үк, ятим балаларны сыендырган аналарның җанында яшәгән шәфкатьлелек тамыры кайда тоташканын беләсе килә. Бөтен авылдашлары исеменнән ак яулыклы Анага ихластан соклануын белдерде ул: – Безнең авылда Мәбрүрә апа кебек мәрхәмәтле җаннар байтак яши. Кайдан килә ул шәфкатьлелек?! Судан микән, туфрактан микән дип, еш кына уйланабыз. Кеше балаларын үз балаңдай күреп үстерү өчен, үзең турында уйлаганчы, башкалар турында кайгырта алу сәләте кирәктер. Авылыбызда шундый ничә ана бар! Мәбрүрә апа алдында да, башка шундый аналар алдында да авылыбыз белән баш иябез. Алардан үрнәк алып яшибез. Аларга киңәшкә киләбез.
Шундый күркәм холыклы, миһырбанлылык үрнәге булган Мәбрүрәнең яшәү рәвеше, балаларның тәрбиялелеге хакында ул сәгатьләр буена сөйли алыр иде. Бер йортның тәрәзәләре икенче йортныкына карап торганда, көн саен аралашып, йомышка керешеп яшәгәндә, ут күршеңнең шатлыгы да, хәсрәте дә уртак була.
– Аллаһка шөкер, балалары туган нигезгә, бөтен гомерен гаиләсенә, җиде баласына тәрбия бирүгә багышлаган мәрхәмәтле Ана яшәгән өйгә юлларын өзмиләр. Кайтып хәл беләләр, ананы кадерлиләр, авырлык килсә ярдәм кулы сузалар. Ә язмыш аларны чыдамлыкка сынаудан туктап тормады. Төп йортта яшәүче төпчек улы Закирнең гомер юлдашы Тамара авырып китү аларның гаиләләре өчен генә түгел, бөтен туганнары, авылдашлары, райондашлары өчен дә зур хәсрәткә әйләнде. Ярый әле миһырбанлы кешеләр ярдәме белән катлаулы операция ясау өчен кирәкле суммада акча табылды, – дип дәвам итте ул үзенең сүзен.
Мәбрүрә апа килене хастаханәдә яткан вакытларда, яше дә тулмаган баланы тәрбияли. Теле догадан өзелми. – Йә Раббым! Якыннарыма гына түгел, дошманыма да ятимлек шулпасын эчермә! Киленем, берүк, исән-сау булсын, Үз балаларын үзләре тәрбияләп үстереп, дәүмәтләрен дә үзләре күрсеннәр. Изге ананың догалары, ялварулары Аллаһы Тәгалә хозурына барып ирешкәндер. Тамара, Казан республика больницасында операция ясатканнан соң, авырудан терелеп аякка баса. Ике бала ятимлектән котылып кала.
Халыкта «Тапкан ана түгел, баккан ана» дигән гыйбарә йөри. Баккан аналарын зурлап яшәүче балалар гомер биргән әниләренең каберенә дә эз суытмыйлар.
Гомер биргән ана каберен барлап,
Хаклый алар баккан Ана хакын.
Ана-Бала мәхәббәте бизи
Гомер елгасының ике ярын.
Җиде туган бүгенге көндә барысы да гаиләле. Инде балаларының да балалары үсеп гаилә кора. Нәсел агачының тамыры тирәнәя, ябалдашы киңәя. Мәбрүрә аларга карый да, иреннәреннән дога сүзләре тама. Иртән торса да, кичен ятса да, намаз укыса да, ураза тотса да, Раббыга ялвара. – И Алллакаем, бәхетемне күпсенә күрмә! Балаларым, кияү-киленнәрем барысы да: «Әни!» – генә дип торалар. Тигез генә яшәсеннәр! Балалары да бәхетле булсыннар. Ризыклары киң булсын!
Татар авылы Таулыда тере легенда булып ак яулыклы Ана яши. Зурлауга лаек кешеләрнең, бигрәк тә бөтен күңел назларын, йөрәк җылыларын, гомерләрен ятим калган балаларга багышлаган Аналарның теләкләре кабул булсын!
Чит авылны, үги балаларны
Чын күңелдән якын, үз иткән
Бу Ананың узган тормыш юлы
Кабатланмас моңлы җыр икән.
Тигез итеп бүлеп бар җылысын
Үстерде ул назлап җиде җанны.
Сүнмәс сөю хисе дәрман бирде,
Каршыларга көлеп һәрбер таңны.
Мирас булып калган бар байлыкны
Таркатмыйча саклап яши Ана.
Мәхәббәткә тугры калу белән
Үз-үзенә аумас һәйкәл сала...
Альфия Ситдикова...
1 бүлек тәмам, дәвамы бар.