Литература
13 Октября 2022, 11:00

Диңгез суы тозлы ул...

I бүлек "Мирас хакы"8 өлеш. Яңа әнисе белән әтисе Фәһимәнең тулы чиләкләр белән судан кайтып җиткән чагына очрады. Икесе дә эчтән генә: «Бәхетебез тулып торсын! Хәерлегә булсын!» – дип юрадылар. Мәбрүрә, ихатага аяк басуга, бар җирдә тәртип хөкем сөргәненә инанды. Чисталык, пөхтәлек тыштан ук үзенә тартып тора. 

Диңгез суы тозлы ул...Диңгез суы тозлы ул...
Диңгез суы тозлы ул...

Яңа әнисе белән әтисе Фәһимәнең тулы чиләкләр белән судан кайтып җиткән чагына очрады. Икесе дә эчтән генә: «Бәхетебез тулып торсын! Хәерлегә булсын!» – дип юрадылар. Мәбрүрә, ихатага аяк басуга, бар җирдә тәртип хөкем сөргәненә инанды. Чисталык, пөхтәлек тыштан ук үзенә тартып тора. Өй ишеген ачып җибәрүгә, Мәбрүрә үзенә төбәлгән биш пар күз белән очрашты. Ул карашларда үзәк өзгеч әрнү дә, югалту сагышы да, кызыксыну һәм курку хисләре дә чагылгандай тоелды аңа.
Әтиләре яңа әниләренең киемен, салдырып, чөйгә элде. Төенчекләрен сәкегә куйды. Балаларга җылы итеп карады да: «Балалар, таныш булыгыз! Бу сезнең яңа әниегез – Мәбрүрә! Бүгенге көннән алып, ул безнең белән яшәячәк!» – диде. Ике яшьлек Фәрсиянең куанычы эченә сыймады. Ул үзеннән өч яшькә олы абыйсының кулын ычкындырды да, йөгереп килеп Мәбрүрәнең тезләреннән кочып алды. Аның шат тавышы бөтен өйне яңгыратты: – Әни! Әнкәй! Мин сине шундый сагындым. Бүтән беркая да китмә, яме! Мин сине яратам!
Мәбрүрә кызчыкны, күтәреп алып, кочагына сыендырды. Баладан шундый тәмле ис килә. Бәхет исе! Мәбрүрә башка балаларның күзләре дымланганын күреп, Зөлфәтнең башыннан сыйпады. Өлкән кызлар Мәгъфүрә, Гөлфия, Фәһимә тыенкы гына кул биреп күрештеләр дә:
– Әйдәгез, әткәй, әнкәй! Аш пеште. Суынганчы ашыйк. Сезнең кайтканны көттек, – дип, әзер табын янына тезелешеп утырдылар.
Мәбрүрәнең, тәвәкәлләп, тракторчы Кираметдиннең ятимлек оялаган өенә килен булып төшүе бөтен авылны шаккаттырды. Закирә вафатыннан соң, бар авыл кайгы шәле белән төренгәнгәндәй иде. Авыл иңенә ишелеп төшкән кайгыдан тетрәнгән кешеләрнең күңелендә газаплы сорау яшәде. Ишле балалы ирне аңлап, балаларга Ана булырлык игелекле зат табылырмы?! Һәркемнең җанын бимазалаган әлеге сорауга җавап булып, авылга аяк баскан Мәбрүрәне берәүләр сагаеп, берәүләр сынаулы караш белән каршы алды.
Әни булу бәхетен дә татып карамаган көйгә, шундый батыр адым ясарга кыюлыгы җиткән, ак яулыгы төсле ак җанлы Мәбрүрә авыл халкын гади генә татар хатыны күңелендә күпме матурлык ятканына ышандырды. Алты бала өстенә Кираметдингә хатынлыкка килүе әйтеп бетермәслек батырлык үрнәгенә әйләнде.
... Җиһанда көз. Мул уңышлар җыеп алынган кырлар трактор гөрелтесенә күмелгән. Кираметдин туңга сөрүдә. Тиздән кыр эшләре тәмамланачак. Ир белән хатын күптәнге хыялларын тормышка ашырачак, Аллаһ теләсә! Кираметдин балалар йортында калдырган улын барып алырга җыена иде. Яше тулгач килеп алам дигән вәгъдәсен үтәр вакыт җитте. Балалар да еш кына шул хакта сөйләшәләр. Мәбрүрә, сабыйны уйлап, иренең йөрәге телгәләнгәнен белә. Ул иренә дә, балаларга да шактый ияләште. Әйтерсең лә, аларны үзе тудырган, сабый чакларыннан ук белә. Тыныч, сабыр холыклы, тырыш Кираметдин – барысын да көчле җил-давыллардан ышыкларлык ныклы терәк. Хатын моңа көннән-көн ныграк инана.
Колхоз рәисе биргән машинага утырып, ир белән хатын юлга кузгалды. Барасы юл шактый ерак. Бушап калган кырлар кышкы ялга әзерләнә. Мәбрүрә тиздән яше тулган улын кулына алачак. Өйдә калган балаларны үз итсә дә, әле күңеле әни булу тойгысыннан канатланмый. Уе белән күптән куенында тибрәткән, Закирәдән мирас булып калган сабыйны алырга үзе дә барырга булды. Кираметдин белән кушылырга да шул сабый хакына ризалашты бит ул. Бәлки Мирас – аның бәхетенә туган баладыр. Аналык хисләре шул баланы күргәннән соң уяныр, кем белә?! Дулкынландыргыч мизгелләр якынайган саен, күңелдә курку хисе дә баш калкытты. Сабый аны үз итәрме?! Бу бәһасез байлык белән ни эшләр Мәбрүрә?! Чын ана була алырмы ул аңа?
Балалар йорты бусагасыннан атлап кергән чакта ул шикле уйларын тышкы якта калдырырга тырышты. Нарасыйны кулына алганда, иренең керфекләре дымланды. Кирәкле кәгазьләргә кул куеп, сабыйны киендереп, кайтыр юлга кузгалдылар. Мәбрүрә Мирасны алдына утыртты. Машина йөрешенә тирбәлеп, сабый изрәп йокыга талды. Аның тәненнән бөркелгән илаһи җылылык хатынның бөтен тәненә таралды. Һәр күзәнәге белән ул баланың сулыш алуын тойды. Тәүге нарасыен кочагында эреткән ана, күкрәгенә шаулап сөт төшкәнен сиземләде. Ул, горурланып, иренә күтәрелеп карады. – Рәхмәт, Кираметдин! Бу – безнең уртак улыбыз! Тигезлектә үстерергә насыйп булсын. Мине бәхетле иткәнең өчен мең рәхмәт! Ир дә хатынны иңнәреннән кочып алды. Икесенең дә күзләре чем кара чәчле, алсу алмадай битле, мес-мес килеп йоклап яткан балага төбәлгән иде. Баланы алырга киткән парларны бөтен авыл халкы дулкынланып көтә. Ниһаять, көн кичкә авышкач, машина капка төбенә кайтып туктады. Машина кабинасыннан башта Кираметдин, аннан соң аның кулына тотынып, кочагына яшь баланы сыендырган Мәбрүрә төште.
Таң калырлык батырлыкны күреп
Җиңел сулап куйды күрше-күлән.
Яшь ананың җылы карашыннан
Күтәрелде китте яшел үлән.
... Тормыш бер салган эздән алга таба тәгәри. Мирас та көннән-көн үсә. Әниләреннән калган соңгы истәлек, соңгы мирасны балалар да сөеп туя алмыйлар. «Әле ярый алып кайттыгыз, өйләр ямьләнеп китте!» – дигән сүзләрне еш ишетә Кираметдин. Балаларның шат тавышын ишеткәндә, Мәбрүрәнең дә йөзе яктыра. Әйтерсең лә өйдә кояш чыга. Нурлы өй һәрберсен үзенә тартып тора. Ир дә, эшен тәмамлауга, ашыга-ашыга өенә кайта. Беркөнне иртә белән уянып, аягына басам дигәндә генә Мәбрүрәнең башы әйләнеп китте. Җитмәсә, күңеле дә болгана. И Аллаһым! Ни булды икән? Әллә бер-бер авыру зәхмәтеме? Мәбрүрә, куркуын эченә яшереп, ирен эшкә озатты. Өлкәнрәк балаларның мәктәпкә, чыгып киткәнен генә көтте дә, җәһәт кенә җыенып, мәктәпкәчә яшьтәге өч баланы өйдә калдырып, медпунктка юнәлде.
– Тиздән кайтам, берүк, апаегызны екмагыз! Әйбәтләп карагыз! – дип кат-кат кисәтте. Медпункт ачык иде. Әле ярый Нурфия туры килде. Тәҗрибәле белгеч, эшнең нидә икәнен тиз аңлап алды.
– И Мәбрүрә! Син бит авырга калгансың! Тиздән әни булачаксың. Авыл табибенең сүзләрен ишеткән хатын сөенеченнән ни эшләргә дә белмәде. Гомере буе көткән бәхет мизгелләре менә нинди була икән ул! Улы Мирасны кулга алганнан соң кичергән хисләр тойгысы янәдән кабатланды. Ә иренең чын күңелдән шатланганын күреп, гомер буе көткән бәхетнең исе дә, төсе дә менә шушы йортка сеңгәнен, үзенең бу өйгә мәңгелеккә береккәнен төшенде. Закирәдән калган мирасны ул сакларга, кадерләргә, киләчәк буыннарга түкми-чәчми тапшырырга тиеш. Йорт-җир, матди байлык кына түгел, балалар – бәгырь җимешләре, Кираметдин, Мирас, карынында йөрткән, инде йөрәк тибешен сиздергән туачак сабые – бәһасез мирас, мәңге саекмас хәзинә. Ниһаять, ул да үз бәхетен тапты. Мәбрүрә бәхет кадерен белә. Гаиләдә аны балалар беренче көнне үк әнкәй дип каршы алдылар. Кираметдине дә чын мәгънәсендә ышанычлы ир булып чыкты. Әйткән сүзендә торды. Мәбрүрә балаларга йөрәк җылысын тигез бүлде. Әтисе белән әнисе дә исемен белеп кушканнар. «Мәрхәмәтлелек, яхшылык ана сөте белән кергән» диюләре дә хак икән. Ул инде күптән мәңгелеккә күчкән әти-әнисе биргән тәрбия белән горурлана. Балаларына да шул тәрбияне тапшыра килә. Берсен дә кимсетми, ким итми. Шуңа күрә балалар да аны хөрмәт итәләр, санлыйлар. Урамда түгел, авылда да беркем дә үги әни, үги бала дигән сүзне ишетмәде. Чынлап та бик акыллы тәрбия алды балалары. Ана сөте белән кергәне өстенә тормыш сабаклары да өстәлә торды. Тормыш бер көйгә ага да ага. Яшәү дәвам итә. Алты бала өйдә. Ире тырыш,
Бар тапканы уртак табында.
Алты үксез өчен Ана булды,
Үзенекен йөртә карында.
Җиденчегә гомер буе көткән,
Төшләренә кереп йөдәткән
Улы туды. Кираметдин төсле,
Өзелеп төшкән бит ул йөрәктән.
Тапты бәхетен шушы гаиләдә,
Сабырлыгы өчен бүләктер.
Аның күкрәгендә типкән йөрәк –
Иң бәхетле, дәртле йөрәктер.
Ләкин язмыш кайчакта шулкадәр аяусыз. Мәбрүрә «ишелеп килгән бәхетенең» куанычын туйганчы күрергә дә өлгерми калды. Бала туып, ун ел вакыт та үтмәде, Кираметдин авырый башлады. Каты авыру Кираметдинне, җиде баланың атасын – Мәңгелек йортка алып китеп барды. ... Мәбрүрә ике яклы авыл өенең, чаршау бүлгән түр ягыннан, башына бәйләгән ак яулыгының бер очы белән яшьле күзләрен сөртә-сөртә, зал ягына килеп чыкты. Ул, авыр сулап, бүлмә буйлап әрле-бирле йөрергә тотынды. Хатын әле бер әйбергә, әле икенчесенә килеп тотына да сыйпап ала. Кинәт күңеле үксегәнгә түзә алмыйча, үзалдына такмаклап елый башлады: – Язмыш, язмыш... Күрәчәккәйләремә туганда ук ялгызлык язылгандыр инде. Сугыш Назыймымны урлады. Хәзер каһәр үлем Кираметдинкәемны алып китте. Бергәләшеп бигрәкләр дә аз яшәп калдык бит. Ятим итепләр китте дә барды. Ай күрде, кояш алды. Балалар хакына тигезлектә яшәтер дип уйлаган идем. Ниләр эшләрбез? Ничекләр үстерермен балаларны? И Аллаһым, ярдәмеңнән ташлама берүк! Шул мизгелдә Мәбрүрәнең елавын бүлеп, кемнеңдер ишек шакыганы ишетелде. – Керегез, кер! Ишек бикле түгел, – дип Мәбрүрә, алъяпкыч итәге белән тиз генә яшьләрен сөртеп алды. Ишек ачылуга, йонлы кабасын, орчыгын күтәреп, уң як күршесе Гөлсинә килеп керде. – Нихәл, күршекәем, балалар әзрәк тынычландылармы?! Утыгыз булгач, күзеңә йокы кермидер барыбер дип кердем әле. Син дә азрак юанырсың. Кич утырырбыз. Гөлсинә, кабасын сәке читенә куеп, Мәбрүрәнең каршысына утырды. Башын кайгы сарган хатын, аңа карап, инде үзен бимазалаган уйларын хәл белешергә керүчегә бушатырга тотынды: – И, Гөлсинәкәем! Ятимнәр калдык бит. Балага иң куәтле кеше – ата, аталары барда, кайгым юк иде. Малай кешегә ата тәрбиясе кирәк. Ярый ла, кызлар бер-берсенә дә сыеныр, үземне дә бик тыңлыйлар. Бишектәге бишкә төрләнер дигәндәй, Зөлфәтенә дә иң кирәк вакыты, Мирасына унберенче яшь кенә бит әле, Закирым алты яшендә генә. Ата кулын, ата кайгыртуын аңларга да өлгермәделәр. Ниләр эшләрбез, ничек яшәрбез инде?! Мине санларлар микән, нихәлләр итәрбез инде?!
Гөлсинә ни дисен?! Терәлеп торган, бер-берсенә керешеп, ярдәмләшеп яшәгән күршесенең җир астына кереп ятканын күрү аңа да җиңел түгел. Бераз гына Мәбрүрәне тынычландырып булмасмы дип керде. Кайгыңны уртаклашсалар, бераз гына җиңеләйгән кебек була бит.Үзенең дә тормышы югалтулар белән тулы. Сугыш алдыннан – әтисен, сугыш бетәр алдыннан, әнисен җирләде. Бик аңлый ул Мәбрүрәнең хәлен, шуңа күрә бераз юатмакчы булып:
– Кираметдинне әйтәм, кем уйлаган, шулай китеп барыр дип. Бөтен авыл белән жәллибез инде. Авыр туфрагы җиңел булсын. Балаларны әйтәм, бигрәк каты елыйлар шул. Мәбрүрә, аның сүзләрен ишеткәч, бераз тынычлангандай булды. Шулчак кабат ишек шакыган тавыш ишетелде. Бусагада сул як күршесе Мөстәгыйдә күренде. Аның кулында биш инәсе белән бәйләме. – Нихәл, Мәбрүрәкәем! Утыңны күрдем дә кердем әле. Җидесе дә үтеп китте диген. Кеше бигрәк күп булды. Кылган догалар рухына барып ирешсен. Урыны оҗмахта, караңгы гүрләре якты булсын инде. Ни хәл итәсең?! – Шулай инде, Мөстәгыйдә күрше. Вакыт ком кебек ага да китә. Бигрәкләр дә авыр. Тик нишлисең, үлгән артыннан үлеп булмый. Мөстәгыйдә дә борчылуын яшермәде, тирә-ягына күз салгалап алды да, бәйләмен кулына алып, янәдән сүз башлады: – Кираметдинне әйтәм, безнең дә йокыны алып китте бугай. Әллә Мәгъфүрәләр, Гөлфияләр киттеме? Аларга да китү кыен булгандыр. Фәһимәсенең дә калырга җае булмагандыр инде. Хәер, исән кешегә яшәргә кирәк. Эшле кешенең эшкә барасы дигәндәй. Кайгыны берүзең күтәреп булмый ул, ил белән күтәрсәң генә. Бик бетеренмә инде, Мәбрүрәкәем. Газиз кешесен югалту сагышын күршеләре белән бүлешеп, бераз сөйләшеп утырса, бәлки, ирен мәңгелеккә озаткан хатынның соңгы арада йокы күрмәгән башы да уйлардан арыныр. Мәбрүрәнең болай да тулышкан күңеле чишелде. Ул, авыр сулап, уй йомгагын сүтәргә тотынды: – Бәла агач башыннан йөрми шул, кеше башыннан йөри. Бигрәк каты чирләде бит. Үпкә өянәген япун сугышыннан эләктереп кайттым, дия иде. Анда бик суык булган. Монда да салкын кышларда, кар өстенә ятып, трактор ремонтлаулар үзәгенә үткәндер. Күзкәйләремә карап җан бирде бит, үз кулымда, күзкәйләремә карап. Үләм димәде, яшисе килгәндер, тереләм дип уйлагандыр. Балалар хакына терелтсәнә дип ялварсам да, догаларым кабул булмады. Гомере кыска язылган булгандыр инде. Язмыштан узып булмый шул, булмый. Мөстәгыйдә, килешкәнлеген белдереп, аны җөпләп куйды: – Шулайдыр инде, шулайдыр. Үзен бер дә җәлләмәде. Колхоз дип, гаиләм дип, җанын бирергә дә риза инде безнекеләр. Шундый тырыш булганга да, сине димләгән идем бит. Балаларны әйтәм, бигрәк өзгәләнәләр инде. – Әйе шул, Мөстәгыйдәкәем! Әтиләре исән чакта игътибар иткәнем юк иде, хәзер күңелләрендә ниндидер шом бар кебек. – Әллә детдомга бирүдән куркалар микән?!.
Бу сүзләрне ишетеп торган Гөлсинә, күршесен бүлеп, сүзне икенчегә борып җибәрде: Юк сүз сөйләмик әле, Мөстәгыйдә күрше. Олы кызлары Мәгъфүрә белән Гөлфиягә игътибар иттеңме, ничек йөгереп кенә йөриләр табын әзерләгәндә? Әниләрен тынычландырырга тырышалар. Фәһимә дә җиткән кыз булган. Мөстәгыйдә, Гөлсинә кебек үк, балаларның игелегенә куанганын сиздереп алса да, төнгә каршы юлга чыгуларын хупламавын белдереп, Мәбрүрәгә карап сөйләвен дәвам итте: – Балалар бигрәк уңган инде. Өстәлләр сыгылып тора иде. Аштан соң да табак-савытны юып, урнаштырып арыганнардыр диюем. Төнгә каршы юлга чыкмасалар да яраган булыр иде. Мәбрүрә, күршесе алдында аклангандай, йомшак тавышы белән җайлап кына җавап кайтарды: – Соң, күршекәем! Төн дип, Чаллы ерак ара түгел. Машина барында китә торсыннар, дидем. Аннан Казанга китү җайлырак булыр. Үзем әйттем инде. Эш кешеләре бит. Болай да әтиләре үлгәннән бирле, монда булдылар. Кырыгына да кайтасылары бар. Гөлсинә, Мәбрүрәнең күңелен күтәрергә теләгәндәй, җылы сүзләрен кызганмады, кулындагы орчыгын әйләндерә-әйләндерә, ягымлы тавыш белән балаларга соклануын бедерде: – И, Мәбрүрә! Балалар үзеңне бигрәк яраталар инде. Гел үзеңнән өзелеп төшкәннәр диярсең. – Бәхетләре генә булмады. Башта әнкәләре үлде, хәзер менә әткәләре... – Мөстәгыйдә! Син ипләбрәк сөйләш инде. Кешене үпкәләтүең бар. Ә мин әниләре Мәбрүрә булганга куанып бетә алмыйм. Берсен дә чит итмәде.
Хуҗабикәнең йөзенә күләгә кунгандай булды. Ул, күңеленә ояларга өлгергән борчуын күршеләренә сиздерергә теләгәндәй, уфтанып:
– Шулай, анысы. Әткәләре булмагач, алар мине чит итмәсләрме?! Бигрәк аз яшәп калдык бит бергә. Гөлсинә аның хафаланганын сизеп юатырга ашыкты: – Алай димә әле син, Мәбрүрә! Унбер ел күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәдегез. Син аларга, алар сиңа ияләште. Алай бетеренмә. Аларның синнән дә якын кешесе юк.
Мәбрүрә үзен димләп килгән күршесенә ул еллардагы икеләнүләрен кабат исенә төшерде: – Мөстәгыйдә күрше! «Анаң юкта үги ана да яхшы», – диеп, моннан унбер ел элек син кодалап килгән идең Кираметдинкәемә, онытмадым. Беренче килүегездә күңелем белән риза булмасам да сиздермәгән идем. Язмыш булгандыр инде. Бик күп уйландым. Югыйсә алты бала өстенә барасы да килмәгән иде. Курыктым да инде. Әйтте бит инде Кираметдин: «Мин сиңа бер эш тә эшләтмәм, балалар тыңларлар, алар беләләр!» – диде.
Мөстәгыйдә дә, уе белән шул вакытларга кайтып, Кираметдиннең авызыннан чыккан сүзләрне хәтер капчыгыннан тартып чыгарды:
– Беренче көнне ризалашмагач, икеләнгәнеңне сиздек инде. Кираметдин үзе дә курыкты. «Ризалашмас, куркыр, балалар күп булгач. Балаларга ныклап аңлаттым. Әгәр дә Мәбрүрә апагыз әни булып килергә риза булса, беркайчан да өйдәге чүпне тышка чыгармыйсыз, сүз йөртмисез. Үз әниегез кебек күрәсез. Олы йөрәгенә барыбызны бергә сыйдыра икән, Аллаһының рәхмәте итеп кабул итәрбез. Үзегез күреп торасыз: ятимлектән ачы әйбер юк, дип аңлаттым балаларга», – диде. Балалар да аның сүзеннән чыкмадылар. Үз әниләре кебек күрделәр. – Бергә-бергә җиңелрәк булыр диеп, аны да жәлләп, балаларны да жәлләп, кабат килүегездә карышып тормадым. Үкенеп әйтүем дә түгел инде. Бәхеткәем бигрәк кыска гомерле булды бит. Бигрәкләр дә ипле кеше иде, тавыш күтәреп дәшкәне дә булмады. И әйбәт яшәдек тә инде. Унбер ел гомер унбер көн кебек кенә сизелми үткән дә киткән. – Ни эшлисең инде, Мәбрүрәкәем! Аллаһыдан узып булмый. Тәкъдиренә шулай язылган булгандыр инде. Бигрәкләр дә уңган, тырыш булды бит, күп тә эшләде инде, мәрхүмкәем. Ал димәде, ял димәде. Эшләмәгән тракторы калмады, эшенә күрә ашы да булды. Бәхеткәйләре түгәрәк иде дә бит, башта хатыны Закирәсе үлеп китте. И ул чактагы жәлләүләребезне белсәң. Әле ярый син килдең, – дип, Мөстәгыйдә бәйләп бетергән сыңар оекбашын кулларында әйләндергәләде дә бер читкә алып куйды. – Әле бит аның алтынчысы туып кына калган, яше тулганчы дип, балалар йортында калдырган иде. Анысын алырга да үзем ризалык бирдем. Күрергә бардык, алырга да икәү бардык. Мин әйтәм: «Бигрәк сылу икән, алып кайтабыз, бирмибез кешегә, үзебез карарбыз, үстерербез әле!» – дидем...

Альфия Ситдикова.

Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас