Литература
13 Октября 2022, 07:00

Диңгез суы тозлы ул...

I бүлек "Мирас хакы"7 өлеш. Кәгазь – дәрья, каләм – көймә. Дөнья гизеп, утлы өермәләрдә сөрем, дары исен сеңдереп, саргаеп беткән, эченә ялкынлы сөю сүзләрен сыйдырган өчпочмаклы хатны алып укый башлауга, Мәбрүрәнең йөзе пешкән алма төсенә керде. Дөрләп кабынган мәхәббәт учагында бергәләп янасы урынга, ике йөрәк дөньяның ике ягында әрнү-газап кичерә.

Диңгез суы тозлы ул...Диңгез суы тозлы ул...
Диңгез суы тозлы ул...

Кәгазь – дәрья, каләм – көймә. Дөнья гизеп, утлы өермәләрдә сөрем, дары исен сеңдереп, саргаеп беткән, эченә ялкынлы сөю сүзләрен сыйдырган өчпочмаклы хатны алып укый башлауга, Мәбрүрәнең йөзе пешкән алма төсенә керде. Дөрләп кабынган мәхәббәт учагында бергәләп янасы урынга, ике йөрәк дөньяның ике ягында әрнү-газап кичерә. Аерылу сагышыннан эчеңдә ут кайнаса да, борыныңнан төтен чыгармый яшәргә кирәк. Назыйм Мәбрүрәне бик тә сагынуын, сугыштан исән-сау әйләнеп кайтса, кызга биргән вәгъдәсенә тугры калып, мәңгегә бергә булачаклары хакында язган. «Мәбрүрә сөеклем! Без поезд белән Көнбатыш фронтка килеп җиттек. Днепр ярында дошманнарга каршы сугышабыз. Тиздән кабат сугышка керәчәкбез. Дошман котырына. Көчләр тигез түгел!» – дигән сүзләрне укыгач, кыз хафага төште. Канатлары булса, Назыймы янына коштай очар иде. Көченнән килсә, фәрештәдәй, канатларын җәеп, пуля-снарядлардан сөйгәнен саклап йөртер иде. Мәбрүрә йокыга китү белән, куркыныч төш күреп уянды. Назыйм белән кичке елга буенда җитәкләшеп йөриләр икән. Назыйм, кара-кучкыл су өстендә сап-сары төнбокларны күреп: «Мәбрүрә, күр әле! Алтын кояшчыклармыни? Бигрәк матурлар! Хәзер сиңа алып чыгып бүләк итәм!» – диде дә, тиз генә өс киемен салып, суга чумды. Мәбрүрә күпме генә көтсә дә, Назыйм күренмәде.
Салкын тиргә батып уянган Мәбрүрә иртәнгә кадәр күз дә йоммады. Сары төнбоек – аерылышу билгесе. Суга чумгач, кире чыкмавы нәрсәне аңлата?! Назыймы, аны гомерлек сагышка салып, мәңгеклеккә хушлашты микәнни?! Шул көннән Мәбрүрә күңел тынычлыгын җуйды. Алда аны нинди язмыш көтә?!
Хат ташучыны күргән саен Мәбрүрә атлый-йөгерә аның каршысына бара. – Миңа хат юкмы?! – Юк шул! Бәлки, иртәгә килер.
Көннәр артыннан айлар, айлар артыннан еллар узды. Хат ташучы, Мәбрүрәне күргән саен, башын аска иеп, тизрәк аның яныннан үтеп китәргә ашыкты. Кыз күпме генә өметләнсә дә, Назыймнан бер хәбәр дә килмәде. Әйтерсең лә баһадирдай асыл егет суга төшеп юк булды. Әмма Мәбрүрә егетне көтүдән туктамады. Саф мәхәббәт хисләренә төреп, җанында парлы тормышка өмет уяткан, гомергә бергә булырга вәгъдәләшкән ярына тугрылык саклау кызның яшәү рәвешенә әйләнде. Яше барган саен, ялгызлык куркыта. Үзенең гомер буена бала сөюдән мәхрүм каласын уйласа да, кызның күңел тәрәзәсе башкалар өчен бикле. Җаныңда нинди утлар кайнаганын ачмасаң күренми, сөйләмәсәң беленми ул.
... Мәбрүрә, киң итәкле зәңгәр бизәкле күлмәген киеп, башына ак яулыгын ябынды. Инде кырык яшенә җитеп килсә дә, зифа, төз гәүдәсе авыр эшкә дә, вакыт агышына да бирешмәде. Ул, капка төбендәге бүрәнәгә утырып, авыл хәлләрен сөйләшә-сөйләшә тәмәке көйрәткән ирләр белән баш кагып исәнләште. Авыл картлары, ир-егетләр, зәңгәр көянтәсен иңнәренә салып, чишмәгә илтүче сукмак буйлап вак-вак атлап киткән Мәбрүрәнең яшь каендай сылу сыны күздән югалганчы, карашлары белән озатып калдылар.
– И-и-и! Гомеркәйләр, язмышкайлар! Кашыкка салып йотарлык чибәрлеге, уңганлыгы, тырышлыгы белән кемне генә бәхетле итмәс иде! Юк шул, каһәр суккан сугыш аркасында гомер буена ялгыз көн күрә. Назыймын алыштырыдай ир заты да булмады бит авылда. Авылда гынамы соң, тирә якта да ирләр бармак белән генә санарлык калган иде шул.– Әйе шул, ничекләр онытсын инде ул аны? Бигрәкләр дә пар килгәннәр иде бит. Чын күңелдән яраткан инде. Бер кайтмаса, бер кайтыр дип, гомер үткәрүчеләр арасында ул гынамы соң?
– Әле һаман да юлдан күз алмый көтәләр бит. Вәгъдә – иман, дип яшәүчеләрнең иң тугрылыклысы булды Мәбрүрә. Беркемне дә үзенә якын китермәде. – Күрегез инде! Аяк атлауларына кадәр яшь кызларныкы сыман. Чиләгеннән берәр тамчы суы төшсә!
– Бәхеткәе генә тулы булмады. Үзенә иптәшкә берәр бала тапса да, беркем дә гаепләмәс иде. Авылдагы хатын-кызлар да Мәбрүрәнең яшьли сөйгән ярына тугры калып яшәвенә сокланалар. Нинди генә авыр елларда да үзен саклап кала алды. Кыз килеш олыгаеп килсә дә, кеше рәнҗешен алырлык гамәлләр кылмады. Беркемнең дә иренә күтәрелеп карамады. Исеме кеше теленә кермәде.
Сугыш вакытында җәен кулыннан урагы төшмәде. Кышын фермада сарык карады. Зәмһәрир салкыннарда көрткә бата-бата, кара төндә генә өенә кайтты. Иртә таңнан тагын: «Малкайларым!» – дип, кар ерып, ашыга-ашыга ферма буендагы эскерт янына чапты. Йоннан бәйләгән бияләе чыланып, бозланып, кечкенә куллары күгәрчен тәпиедәй кызарып, туңып беткәнче салам йолкыды. Малларның алдына җитәрлек азык салып, көянтә-чиләк белән инештәге бәкедән су ташып, җылытып эчергәнче, асларын чистартканчы, төш вакыты җитә. Ферма өендәге мичтә, бер-ике бәрәңгене көлгә күмеп пешереп, алабута оныннан пешкән бер телем ипи белән тамак ялгап ала да, кабаттан эшкә тотына. Яңа туган бәрәннәрне, имезеп, әниләреннән аерып, аранга ябу кебек эшләр дә өстәлә. Эш белән көннең төнгә ялганганы да сизелми. Сугыш беткәч барысы да җайланыр, якты, тыныч тормышта яшәрбез дигән уйлар белән җылынып, Мәбрүрә яңа көнгә аяк баса.
... Октябрь бәйрәме дә җитеп килә. Инде инде чана юлы төшәргә дә өлгерде. Кайгы өстенә кар яуса да, чарасызлыктан әрнегән күңелгә шифасы тими. Уй йомгагының очын таба алмый бимазаланган ир, күршесе Мөстәгыйдәнең сүзен кат-кат исенә төшереп, йокысызлыктан интегеп ята. – Кираметдин! Инде Закирәнең кырыгы да үтеп китте. Күрәм: балалар көннән-көн боега. Мәгъфүрәгә дә авыр. Сер бирмәскә тырышса да, йөзендә сагыш күләгәсе. Балалар исәйгән саен, мәшәкатьләрегез дә артыр. Мәктәптә укуларын тәмамларлар. Аларны аякка бастырасың, башлы-күзле итәсең дә була.
– Балалар зарланмый бит әлегә. Закирәне алыштырырлык кеше каян табасың? Аннан балалар ни әйтер?! – Юк, күршекәем, болай булмый! Сиңа өйләнергә кирәк. Күрше авылда кияүдә булмаган, бала тапмаган ялгызак хатын яши. Егете сугышта һәлак булган. Бәлки, ул – синең бәхетеңә туган заттыр. Мөстәгыйдәнең сынаулы карашын тойган ир, аның сүзләре белән килешергә теләсә дә, икеләнүен җиңә алмый. Балаларның ишле булуыннан куркыр дигән уйны күршесе белән дә бүлешмичә хәле юк: – Белмим инде. Ишле балаларга риза булып килер микән?! – Ятып калганчы атып кал, диләр. Барып сөйләшсәң, телеңне кисеп алмас. Куып та чыгармас. Аның да гомере ялгызлыкта үтә. Туган белән яшәү дә рәхәт түгелдер. Бөтен кеше дә туганы белән яшәр иде. Җитмәсә, үзе дә ятимлек шулпасын җитәрлек эчкән.
– Мөстәгыйдә, әллә синең белән барып карыйкмы?! Димче диңгез кичерер, ди. Син телгә дә оста, сүз җаен да беләсең.
Салпы ягына салам кыстырганны кем яратмасын инде?! Мөстәгыйдәнең дә күңеле булды, шуңа күрә, йомшак кына итеп, тагын бер мәртәбә Кираметдингә үзенең киңәшен бирде:
– Ярый, син балалар белән сөйләшеп кара. Алар белән киңәшләшми булмас. Балаларың акыллы, сүзеңне тыңларлар.
– Бәләкәйләре бигрәк кызганыч. Ана куены, җан җылысы җитеп бетми аларга. Күзләренә туры карарга да куркам.
– Шуңа күрә әйтәм бит, Кираметдин! Әйдә, балалар белән сөйләш тә, тәвәккәллик булмаса. Яңа көнгә яңа өмет белән аяк баскан Кираметдин башта олы кызы белән сөйләшергә булды. Мәгъфүрә буй җиткән кыз инде. Әтисенең сүзләрен тыныч кына тыңлап торды. Кыз үзе дә аңлый. Кайгы әтисенең иңнәренә каты басты. Сугыш авырлыгын күтәргән җилкәләре тагын да ныграк салынып төште сыман. Тәмәкәсен дә еш тарта. Мал арасына чыккач та, сәнәгенә таянып, онытылып озак кына бер урында басып тора. Ир-ат бигрәк кызганыч инде. Кайгыга тиз бирешә. Мәгъфүрә әтисе белән ризалашты. Сеңелләре, энеләре белән дә бергәләп сөйләштеләр, киңәштеләр. Әле мондый гаиләгә килүче булса, Аллаһының нигъмәте, бүләге итеп кабул итәрсең. Балаларның уку яшендәгеләре дә бу чынбарлыкны аңлый. Кечкенәләр көн саен: «Әнкәй кайчан кайта?! Әнкәйне сагындык!» – дип елап интектерәләр. Кираметдин көзге кыр эшләре тәмамлануга, балалар йортына барып, Мирасны күреп кайтты. Ул да үсеп ята. Аңа да әни кирәк.
Күбәләктәй кар явып торган бер иртәдә, Кираметдин белән Мөстәгыйдә күрше авылга юл тоттылар. Киңәш-табыш итә-итә, биш чакрым араны үтеп, барып җиткәннәрен сизми дә калдылар. Кирәкле йортны эзләп табып, бисмилла әйтеп, капканы ачып керделәр.
Ишек шакуга, башына ак яулык япкан, зәңгәрсу төстәге җирлеккә вак-вак ромашкалар төшкән бәби итәкле күлмәк кигән зифа, төз гәүдәле хатын-кыз ишек ачты. Таныш булмаган кешеләрне күргәч, ул башта каушап китте сыман. Аның каршысында кара чәчләренә бераз гына ак бәс кунган, шомырт кара күзле, киң җилкәле ир белән, 40-45
яшьләр тирәсендәге хатын басып тора иде. Ир кешенең йөзендә ниндидер таныш чалымнар сизелә. Күр әле, Назыймга охшаган түгелме соң ул?! Таралган зиһенен учына туплап, Мәбрүрә: «Әйдәгез, әйдә, керегез! Өс киемнәрегезне салыгыз, түрдән узыгыз!» – дип, көтелмәгән кунакларны алты почмаклы өйнең олы ягына әйдәде.
Өй зәвык белән җыештырылган. Идәнгә кул белән йоннан тукылган төсле палас җәелгән. Караватта сырып тегелгән корама җәймә, читләре чигүле япма күренеп тора. Стенада рам эченә фотосурәтләр тезелгән.
Мич каршысында өсте капланган күмер чүлмәге. Чүлмәк янында соскы белән кисәү агачы. Өй эчен күздән кичергән кунаклар, түргә узып, сәкегә утырдылар. Мәбрүрә, кунакларга карап: «Йәгез, бер дога кылып алыйк!» – дигәч, өчесе дә кул күтәреп дога укыдылар. Дога укыгач тынычлана төшкән Мәбрүрә самовар үрләтеп җибәрде. Тәм-томнарын, чынаякларын тезеп, тиз генә табын әзерләде. Самовар кайнап чыгуга, хуш исле сөтле чәй ясап, чынаякны иң беренче Кираметдин алдына куйды. Күренеп тора: ир-ат кешегә хөрмәте зур.
Чәйне тәмләп йота-йота, Мөстәгыйдә ипләп кенә сүз башлады. Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы. – Мәбрүрә! Без сиңа бик зур йомыш белән килдек. Гозеребезне аяк астына салып таптамассың дип уйлыйбыз. Бәлки, ишеткәнсеңдер: Кираметдин ишле балалар белән ятим калды. Син дә ялгыз, ул да ялгыз. Бәлки аңа хатын, балаларга әни булырга ризалашырсың. Үзең дә ятим үскәнсең. Сиңа аңлатып торасы юк. Бөтен өмет синдә. Акыллы кеше сүзне йөрәк белән тыңлый һәм ишетә. Мәбрүрә бер Мөстәгыйдәгә, бер Кираметдинга күтәрелеп карады. Мизгел эчендә Кираметдиннең күзләрендәге сагыш диңгезенә чумгандай булды. Ялварулы караш аша ирнең җаны аның йөрәгенә төбәп карый сыман. Ризалашса да куркыта, ризалашмаса иң кадерле әйберсен мәңгелеккә югалтыр төсле. – Бер дә уйламаган җирдән булды бит әле бу. Ни дияргә дә белмим. Бераз уйларга вакыт бирсәгез яхшы булыр иде. – Мәбрүрә! Кираметдин – бик тәртипле ир. Сугыштан кайтып, гаилә корды. Закирәсе белән бик матур итеп яшәделәр. Кайгы килгәч тә сынмады. Үкенмәссең, мин аны яшьтән беләм. Бер авылда туып үстек. Хәзер дә күршеләр булып яшибез. Кираметдин да димченең сүзенә кушылды. – Мәбрүрә! Мин балалар белән киңәштем. Алар барысын да белә. Әгәр риза булсаң, бер эш тә эшләтмәбез. Балалар барысын да үзләре эшли. Ипиен дә салалар, малын да карыйлар. Гозеребезне кире какма. Балалар хакына үтенеп сорыйм.
Чигә чәчләренә чал төшкән, авыр эштә эшләп яргаланып беткән кулларын кая куярга белми изаланган ирнең карашы үтенеч белән тулы. Әйткән сүзләрдән үзәге өзгәләнгән ялгыз җанның да йөрәге таш түгел. Ул ирнең өметен кисмәде, җайлап кына, рухын сындырмаслык итеп кенә үз сүзен әйтте: – Ярый, Кираметдин! Туганнар белән дә киңәшми булмас. Әле алар өйдә түгел. Киләсе атнага килерсез. Мин сүземне шунда әйтермен. Кабат күрешкәч, сөйләшеп бетерербез.
Мәбрүрә атна буена уй йомгагын бер сүтте, бер чорнады. Ирнең моң тулы карашы күз алдыннан китмәде. Үз гаиләсе, үз баласы булмавы да йөрәк яраларын яңартты. Уе белән әти-әнисенә эндәште, алардан киңәш сорады. Абыйсы белән җиңгәсе хупладылар сыман.
– Үзеңә кара. Ишле балаларны йөрәгеңә сыйдыра алырыңа ышансаң тәвәккәлә. Гомерең ялгыз үтә. Ә ялгызлык – явыз дошман белән бер. Без дә олыгаябыз. Беребез дә мәңгелек түгел. Бездән фатиха, үзең хәл ит – син яшисе бит. Бәлки, матур гына яшәп китәрсез. Кираметдинны беләбез, ким-хур булырдай кеше түгел. Якыннарыннан шундый сүз ишеткәч, Мәбрүрәнең күңелен тагын икеләнү хисләре биләде. Сугышта ятып калган Назыймын уйлап бәргәләнде. Үткәннәргә юл юк икәнен, киткәннәрне кайтарып булмаганын аңлый ул. Инде чирек гасырдан артык көтте ул Назыймны. Исән булса, кайткан булыр иде. Бәлки, Кираметдин – аның бәхетедер. Җайлы сүз җан эретә. Димче булып килгән Мөстәгыйдәнең турыдан ярып, барысын да аңлатырлык итеп сөйләшүе дә күңел кылларына кагылды. Чынлап та, бәлки, ул авылда, ул йортта аны гомерлек бәхете көтәдер. Корт анасы белән йорт анасы бер. Гаилә таркалмасын өчен, йорт анасы булырга тиеш. Тормыш Мәбрүрәгә бу хакыйкатьне ныклап төшендерде. Ятимлек ачысын үзе дә җитәрлек татыды. Дөньяда иң ачы – ятимлек ачысы. Башкаларга аның тәмен татырга язмасын. Тупырдатып бала сөя торган яше үтеп бара. Аның да әни буласы, назлап кочагына алган баласына күкрәк сөтен имезәсе, сабыеның үскәнен күрәсе килә. Бәлки, аңа язмыш төшләрендә күргән нарасыйны шул гаиләдә бүләк итәр. Гомер алай да үтә, болай да үтә. Беркем белән дә бүлешмәгән йөрәк җылысын, күңел назын Кираметдин белән балаларга бүлеп бирер. Җитәр, ялгызлыкта җимешсез агач булып гомеремне исраф үткәрмим дип, Мәбрүрә ныклы карарга килде. Икенче атнада Кираметдин килгәндә, ул ризалыгын бирергә әзер иде.
Җылыга сусаган җаныма
Кердең син таң җиле шикелле.
Туңганга микән соң, йөрәккә
Карашың шулкадәр кадерле.

Томаннар каплаган катлаулы
Юллардан ялгызым үтелде.
Тансык моң сыйпады күңелне,
Чуалган уйларым сүтелде.

Куркам мин үземнән, көтелгән
Сүзеңнән. Ышаныч уят син,
Арала үземне үземнән,
Сөюең яшәтсен, юатсын.
Карлы юлдан чапкан ат чанасында ак өметләр, киләчәккә булган ышаныч, ерактагы бәхет кояшының якты нуры белән төренгән ике йөрәк, ике язмыш кайта.
Өйдәгеләр, яңа суйган тана итен салып, аш пешерергә куйды. Гөлфия токмач баса. Уклау белән җәйгәндә дә, токмачны вак кына итеп кискәндә дә, күз яшьләрен башкаларга күрсәтмәскә тырыша. Фәһимә, гадәттәгечә, көянтә-чиләкләрен асып, чишмәгә юл тотты. Каршысына очраган авыл апасы, хәлләрен сорап, җылы итеп эндәшкәнгә, күз керфекләре дымланды. Чишмәгә юл зират яныннан үтә. Фәһимә, туктап, уе белән әнкәсенә дәште: – Инәкәй! Бүген әткәй яңа әни алып кайта. Син безгә ачуланма инде. Без сине онытмадык. Безнең барыбызга да, бигрәк тә энем Зөлфәт белән сеңлем Фәрсиягә, синсез бик кыен. Бик сагынабыз. Терелтепләр булмый бит сине. Үпкәләмә, без әткәйнең сүзенә каршы килмәдек. Аңа да бик авыр. Без сине беркайчан да онытмаячакбыз...

Альфия Ситдикова.

Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас