

Шомлану, курку катыш югалту ачысыннан, кайнар күз яшьләрен түгеп елаган балаларның сулкылдавыннан ирнең йөрәге телгәләнде. Әле кайчан гына шатлык авазларыннан шаулап торган өйне генә түгел, гүя бөтен җиһанны кайгы сөреме басып алды.
Олы кызына нибарысы ундүрт яшь. Кавырсыны да катмаган Мәгъфүрә кинәт кенә олыгаеп китте. Ул, терәк эзләп, әтиcенә килеп сыенган сеңелләренә күз төшерде, биш яшьлек энесе белән өч яшьлек сеңлесен кочагына алып, бер ноктага текәлеп уйга талды. Күзләреннән чишмәдәй аккан яшьләрен сөртеп, уңга карасам да юк, сулга карасам да юк дигәндәй, куркудан кычкырып елаган энесе белән сеңлесен юатырга кереште. Гөлфиянең:
–И-и-и, инәкәем! Ниләр эшләдең? Ник безне ятим итеп китеп бардың? Синсез ниләр эшләрбез? – дип такмаклап елавыннан үзәкләре өзелде. Әтиләре, ике кулы белән башын тотып, мич алдына чүгәләде. Газета кырыеннан ертып алынган тар кәгазьгә махра төрергә җыенган куллары калтырый. Тәмәкесенең читкә коелганын күреп, Мәгъфүрә әтисенең дерелдәгән бармакларына сак кына кагылды. Аның кулыннан алган газета кисәгенә чигүле кесә янчыгыннан бер әчмуха махра салып, яхшылап төрде, төкерекләп ябыштырды да әтисенә кире сузды. Мәгъфүрәнең салкын акыл белән эш итүе, елап-сыктап бәргәләнмәве ата кешенең зиһенен ачып җибәрде. Ир башында йөгергән уйларын читкә этәрергә теләгәндәй, кулы белән балаларының күз алдында агарган чигә чәчен артка таба сыпырып куйды. Бармаклары белән кысып тоткан тәмәкесен тирән итеп суырды да, мич авызына ташлады.
«Ни эшләргә?! Нишлим? Синсез ничек яшәрбез?! Яңа туган сабыеңны, безне ятим итеп, ташлап киттең? Я бер Аллаһы! Рәхим-шәфкатеңнән ташлама!» – дигән авыр уйларыннан башы аска иелгән ир бер мизгелдә ятим калган биш баласының күзләренә күтәрелеп карады. Мөлдерәмә яшь тулган күзләр, елаудан шешенеп беткән йөзләрне күреп, ул: «Әгәр дә мин дә сынсам, балалар ни эшләр? Алар кемгә таяныр? Аллаһының кодрәте киң. Ярдәменнән ташламас», – дип, үз-үзен кулга алырга тырышты. Мәрхүмәне, алып кайтып, гүргә иңдерергә кирәк. Яңа туган сабый язмышын да хәл итәсе бар.
Кайгылы хәбәрне ишетеп, авыл халкы да тетрәнде. Гаиләгә ишелеп килгән хәсрәт авылныкына әйләнде. Кем белән кем генә очрашмасын, телләрендә бер сүз. Ятим калган гаилә кайгысы беркемне дә битараф калдырмады. – И-и-и! Бигрәкләр дә авыр кайгы. Кираметдин ишле балалар белән ни эшләр инде?!
– Үз аягы белән өеннән чыгып, бәбиләргә киткән җирдән үлеп кайтыр дип кемнәр уйлаган диген. Һич ышанасы килми.
Тормыш кичкән ир-атлар да, бу хәлләрне ишеткәннән соң, аптырашып, Кираметдин гаиләсенә килгән хәсрәт хакында гәпләштеләр. Эштән соң машина паркына җыелган механизаторларның да күңел күге болытлады. Бергә эшләгән Кираметдинне дә, алты баланы ятим итеп вафат булган Закирәне дә кызгандылар. Кулларыннан эш төште. Шатлыклы хәбәр көткәндә, кайгы килүенә ышану кыен шул. Әле берсе, әле икенчесе тәмәкесен тирән итеп суыра да, төтенен читкә чыгарып, уфылдап, ни дә булса әйтеп куя: – Яшәү белән үлем арасы – каш белән күз арасы. – Шулай... Кайгы агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри.
Өйләренә кайтып керсәләр дә, сүз шул хакта. Хатыннарның авызыннан өзелеп төшкән: «Уф!» – дигән көрсенү сүзеннән дөньяга ут кабарлык. Яңа туган сабый язмышы хакында сүз башлаган аналарга ятимлекнең ни икәнен сугыш чоры ныклап аңлатты. Мәңге онытылмаслык җан газаплары кичерделәр үзләре дә. Ирләре сугышта чакта алар да ятим иде бит. Өмет кенә яшәргә көч бирде. Ярый ла, ирләре исән кайтты. Ятимлекләре вакытлыча гына булды. Ә Закирә кайтмаслык җиргә китте. Шунысы көенечле. – Яңа туган улын ни эшләтерләр инде? Күкрәк баласына әни кирәк бит. Ана сөтенең тәмен дә татымаган көйгә, ятимлеккә дучар булган баланың язмышын дошманыңа да күрсәтмәсен! – Әлегә бульнистә калган бугай ул сабый. Анда кем дә булса имезә микән?! Бәхетсез нарасый!
– Калганнар ничек тә яшәр. Закирә кызганыч. Әле яшь иде бит. Кем уйлаган?! Нинди авыр чорларны үткәреп, кешечә яши башлагач кына, гомеркәе өзелде. Әле күченеп, яңа корган нигезләрендә яши башлауларына да ике генә ел иде бит.
Кайсыберсе хатынның үлемен күз тию белән, ә кемдер тәкъдир белән бәйләде. Язмыштан узмыш юк дип, үзен дә, башкаларны да юатырга тырышты: – Бигрәкләр дә тату гаилә иде. Икесе дә тырыш, уңган, яман күзләр тиде микән әллә?! – Китсәнә! Кемнең күзе тисен инде?! Соклануын сокландык, беркем дә Закирәнең бәхетеннән көнләшмәде.
– Тәкъдиренә шулай язылган булгандыр инде. Кираметдингә, балаларына күркәм сабырлык бирсен! Үлгән артыннан үлеп булмый. Аллаһ ярдәменнән ташламасын! Авылдашлары Кираметдинне ялгыз калдырмадылар. Хатынны соңгы юлга озату мәшәкатьләрен бүлештеләр, кайгыны бергә күтәрделәр. Хатынының җәсәден гүргә иңдергәннән соң, фронт авырлыкларын җиңеп, япун самурайларына каршы көрәшкән ирнең иңсәләренә хәсрәт тавы ишелде. Әмма озаклап гаҗизләнеп утырып та булмый. Кинәттән олыгаеп киткән балалары, туганнары, күршеләре белән киңәшләшеп, хастаханәдә калган улын вакытлыча балалар йортына урнаштырып торырга дигән уйга килделәр. Алдагысын Аллаһ белә. Бер ел эчендә әллә ниләр булырга мөмкин. Бәлки, бала җанлы, мәрхәмәтле кеше очрап, алты җанга әни, үзенә хатын булырга ризалашыр. Булмый икән инде, олы кызы әнисенең соңгы истәлеген, соңгы бүләген читкә тибәрмәячәген әйтеп, өметен ныгытып куйды. Кираметдин, балага Мирас исеме биреп, яше тулгач килеп алу шарты белән, Бондюг балалар йортына урнаштырды.
Хуҗабикәсез калган йорт ерактан ук ятим тәрәзәләре белән күңелгә шом өсти. Авылдашлары Кираметдиннән күргән саен хәлен сораштыралар. Урамда күргән чакта, һәркем балаларның башларыннан сыйпап юатырга тырыша. Тик ятимлек оялаган күзләрдә яшь тамчылары күренүгә үк, башларын иеп китәргә ашыгалар. Күз яше җиргә тамса да кипмәгәнен беләләр. Кираметдин күңеле белән авылда балаларына әни булырлык кеше эзләде. Кемне генә күз алдына китермәсен, Закирәсен алыштырырдай, балаларына әни булырдай хатын-кыз юк авылда. Күбесенең үз йорты-ихатасы, дөнья көтәрлек үз оясы. Ялгыз хатын дисәң дә, беркем дә биш-алты бала өстенә килергә ашкынып тормый шул...
... Мәбрүрә яшел чирәмлек белән капланган уйсу урынга урнашкан кечкенә генә авылда, бертуган абыйсы гаиләсендә яши иде. Әти-әниләре бер-бер артлы вафат булганнан соң, гаилә корырга өлгергән абыйсы сеңлесе Мәбрүрәне үзләренә алды. Ана назын, ата кайгыртуын аз гына татып калган кыз, нинди эшкә кушсалар шуны эшләде. Абыйлары эштә чакта бала карады, өй җыештырды, ашарга пешерде. Башка сыеныр кешесе, барыр җире булмагач, һәр туар көнгә шөкер итеп яшәргә өйрәнде. Ятимлек, юклык ачысын татырга өлгерсә дә, яшьлек үзенекен итә. Тик буй җиткереп килгән кыз, күңелендә бөреләнеп кенә килгән якты сөю хисләренең тәмен татып, якты өметләрен тормышка ашырырга өлгермәде. Кара куе чәчле, шомырт кара күзле, гренадирдай мәһабәт буйлы, үзеннән биш яшькә өлкәнрәк авыл егете белән ике-өч кенә мәртәбә күрешеп калдылар. Кичке уеннан кайтып, капка төбендә берничә минут сөйләшеп торган кыз белән егет, ишегалдыннан тамак кырган тавыш ишетелүгә саубуллашырга ашыктылар. Абыйсы белән җиңгәсе өеңдә яшәгән Мәбрүрә өйгә бер генә минутка соңарып кайтуны да күз алдына китерми иде. Кызның күңеле икенче көнне дә, абыйларыннан кыенсына-кыенсына булса да, кичке уенга ашкына. Үз-үзенә урын таба алмаган кыз, сыерлар саугач, нигәдер ымсынган сыман, күл буена йөгереп төште. Монда тып-тын. Беркем дә юк... Күл буендагы зифа камышлар арасына кыр үрдәкләре оя корган. Мәбрүрә аларны күзәтеп, шактый басып торды. Яшьләр уенга җыелалар инде, ахры, кичке тынлыкны ярып, гармун тавышы яңгырады. Ул, шушы дәртле көйне тыңлый-тыңлый, уенга җыелган дуслары янына ашыкты. Уен-көлке – яшьлек күрке. «Чума үрдәк, чума каз», «Йөзек салыш» уеннарын уйнап, җырлап-биеп, яшьләр рәхәтләнеп күңел ачтылар. Кичә аны озатып куйган Назыйм кыздан күзен алмый, моны сизеп торган кызның йөрәге атылырдай булып тибә, күңеле актарыла, әлеге халәтен башкалар сизмәсен дигән уйдан аның җаны урын таба алмый бәргәләнә иде. Мәхәббәт уты кабынса, бик кыен икән ул! Үз башына төшкән һәр кеше моны башыннан үткәргән инде, әмма һәр кайсы үзенчә кичерә бу хисне. Мәбрүрәне ул каядыр биеккә күтәрде, йолдызлар иленә алып китте. Ул инде җирдә яшәми, башка дөньяга күчкән иде. Назыйм, кичке уеннан кайтканда, Мәбрүрәнең нечкә биленнән кысып кочаклап алды. Кыз карышмады. Капка төбендәге
утыргычка утырганнан соң да, сөйләшеп сүзләре бетмәде.
– Мәбрүрә! Әйдә, иртәгә күрше авыл сабантуена бергә барабыз.
– И Назыйм, мин оялам! Мәбрүрә, күңелендәге хисләреннән йөзенә кызу капканын сизеп, башын аска иде. Назыйм, оялчан кызның халәтен аңлагандай, аның йомшак, ефәктәй нәфис кулларын сыйпап, сорау бирде: – Нәрсәдән? – Авылдашлар, танышлар күрсә!
– Соң күрсәләр ни була? Мин бит шаярып йөрмим. Мин сине күптәннән яратам, Мәбрүрә! Бик аз гына очрашсак та, син минем өчен иң якын кеше. Көндез уемда, төнлә төшемдә. Синнән башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Аллаһ теләсә, ундүрт яшең тулуга, кулыңны сорарга киләм. Абыең ризалашса, никах укытырбыз. Көзгә туй ясарбыз. Син ризамы? Кыз, ризалашкандай баш какса да, күңелендә туган уен егеткә әйтми кала алмады. Башын күтәреп, Назыймның сер тулы күзләренә карады да киңәшләшкәндәй әйтеп куйды:
– Абый ни дияр микән, Назыйм?! Әле син яшь, бик иртә дисә нишләрбез? – Син ризамы соң?!
– Абый каршы килмәсә, мин риза.
Вәгъдә бирешкән парлар, бер-берсенең кулларын җибәрмичә, бик озак серләштеләр. Назыйм кызны бит очыннан үбеп тә алды. Мәбрүрә оялуыннан, җир ярылса, җир тишегенә кереп китәрдәй булып, егет кочагыннан ычкынды да ишегалдына кереп югалды. Ишек катында ут янган ике битен тотып, бераз басып торганнан соң гына, чолан ишеген ачып, кичтән җәеп куйган урынына ятты.
Иртәгәсен Сабантуй. Мәбрүрә киндер тукымадан теккән күлмәген зәңгәр төскә манып, яңартып куйган иде. Зәңгәр төс бик килешә аңа. Ап-ак алъяпкычына да, кич утырып, зәңгәр кыр чәчәкләре чикте. Башындагы ак яулыгы, зәңгәр күлмәге, чигүле алъяпкычы, абыйсы, ун яше тулгач, туган көненә базардан сатып алып бүләк иткән, күннән теккән үкчәле чүәге белән патша кызларына биргесез. Күр дә тор! Назыйм аның яныннан бер адым да читкә китмәячәк. Егетнең яше җиткән. Бәлки... Ундүрт яше тулып кына килгән кыз, якты хыялларын ияртеп, кичке уеннан кайтып җиткәндә, таң әтәчләре кычкыра башлаган иде инде. Мәбрүрә, йокыдан торуга, кичтән ташлы ком белән ышкып-ышкып, сап-сары итеп юылган идән тактасына, бисмилласын әйтеп, уң аягы белән басты. Сайгак шыгырдамасын дип, шыпырт кына өй алдына чыкты. Сандугачларның моңлы җырына төренгән бакча сихри нурга чумган. Агач яфраклары, лепер-лепер килеп, нидер сөйләшәләр. Чәчәккә бөреләнгән гөлләрдәге чык тамчылары күзне чагылдырып җемелди. Мәбрүрә, иртәнге матурлыкка хозурланып туялмыйча, тирә-якны күзәтте. Ишегалдындагы чыгырлы коедан сап-салкын су алып, җиз комганга салды да, рәхәтләнеп юынды. Сафланып алганнан соң, абзар ишеген ачып, сыер янына керде. Кечкенә агач урындыгына җайлап утырды да сөтлебикәнең имчәкләрен юды. Малкайның имчәкләрен язып алганнан соң, көзге кебек ялтырап торган чиләккә чыжылдатып саварга тотынды. Көтү китәр вакыт җитә, өлгерергә кирәк. Сөт чыжлап чиләккә төшкәндә дә, кызның уенда Назыйм, күңелендә сөттәй ак хыяллар булды. Сауган сөтен сөзеп, кар базына төшереп куйгач, ул көтү куарга китте. Урам тутырып барган малкайлар, мөгрәп, бер-берсен сәламлиләр кебек тоелды кызга. Сарык көтүе дә сыерлардан калышмый, Түбән оч урамы буйлап, болынлыкка юл алды.
Мәбрүрә өйгә кайтып кергәндә, башкалар инде йокыдан торганнар, чәй өстәле янына тезелешеп утырганнар. Кыз алар янәшәсендә урын алды.
... Җигүле атларга төялгән яшьләр, гармунга кушылып җырлый-җырлый, күрше авыл сабантуена китеп баралар. Сөйләшеп, җырлашып барган юл озын булмады. Тиз арада биш чакрым араны үтеп, Сабантуй мәйданына да килеп җиттеләр. Куе сусыл булып үскән ямь-яшел үләнлектәге түгәрәк мәйдан гөжләп тора. Халык күп җыелган. Инде уеннарны да башлап җибәргәннәр. Көрәш тә кызып килә. Мәбрүрә алдында үзен тагын бер кат күрсәтергә теләдеме, Назыйм да көрәшкә керергә булды. Дулкынланып торган сумаладай кап-кара чәчле, нур чәчеп торган үткен карашлы, коңгырт кара күзле, таза бәдәнле, киң күкрәкле, мускуллары кабарып торган баһадир егет көрәш мәйданына аяк басуга, халык гөж килеп куйды. Алларында Сабантуй батыры басып торганына беркем дә шикләнми иде. Көрәш кызганнан кыза. Назыйм көндәшләрен, бер-бер артлы күтәреп, җиргә сала тора. Соңгы көрәшче белән дә озаклап бил алышмадылар. Абсолют батыр Назыймның иңнәренә бүләк тәкә менеп кунаклады. Ул аны иңнәрендә күтәргән килеш мәйданны әйләнеп чыкканнан соң, Мәбрүрә, йөгереп килеп, беләгенә салган чигүле сөлге белән тирен сөртте дә, кызның янәшәсенә килеп басты. Нәкъ шул мәлдә күрше авыл ягыннан бар көченә чабып килгән ат өстендәге җайдакның шом тулы тавышы яңгырады:
– Сугыш! Иптәшләр, сугыш башланган! Илебезгә немец илбасарлары бәреп кергән. Шат авазлар тынып калды. Хатын-кызларның, балаларның елавыннан, җигүле атларның пошкыруыннан, ашыгып чапкан атларның тояк астыннан күтәрелгән тузаннан башка берни күренмәс булды. Бер мизгелдә миллионнарның язмышы челпәрәмә килгәненә, илне кара кайгы басып алганына шаһит аяз күкне дә, кояшны да кара кучкыл, кабарынкы болытлар каплап алды.
Авылга кайтып җитү белән, ир-егетләр, гаиләләре белән хушлашып, яу кырына ашыктылар. Ил азатлыгы өчен көрәшкә шул ук сәгатьтә юлга кузгалучылар арасында Назыйм да бар иде. Мәбрүрә, егет белән саубуллашканда, әче күз яшьләрен тыеп кала алмады. Егетнең моң сарган күзләренә карап, ул: «Назыйм! Мин сине гомерем буе көтәчәкмен. Тик исән-сау әйләнеп кайт кына! Минем өчен сакла үзеңне!» – дип, вәгъдә сүзләрен кабатлады. Егет беренче һәм соңгы мәртәбә, халыктан яшермичә, кызның өлгергән чиядәй иреннәреннән суырып үпте. Бу мизгелдә егет тә, кыз да мәңгелеккә хушлашуларын белми иде әле. Мәбрүрә, аерылу авыр булса да, Назыймга яшь аралаш елмаерга тырышты. Күңеленә өмет чаткыларын салып җибәрәсе килде. Әти-әнисен югалткан мизгелләрдәге сыман, тау кадәрле сагыш кызның җанын биләп алды. Мәбрүрә, китүчеләр күздән югалганчы, офыктан күзен алмады. Офык сызыгы да, кара тузанга күмелеп, китүчеләрне үз кочагына алды...
Альфия Ситдикова.
Дәвамы бар.