

Бу хәбәрне радио көне буе кабатлады. Кем кайда эшли, эшләрен куеп, һәммәсе авыл уртасындәгы «кәнсә» янына җыелды. Багана башына беркетелгән радио фәкать шушында гына иде. Авыл халкы Левитанның тетрәндергеч тавышын ишетеп тын калды, аннары бер-берсен кочаклап елый-көлә башладылар. Умарта күч аерганмыни?! Авыл гөж килә. Кемдер сыңар кул белән гармун тарта, кемдер титаклый-титаклый бии. Берәү шатлыктан, берәү кайгыдан җырлый. Кайсысы кемгәдер йодрык күрсәтеп үкереп елый. Әнә әтисе сугышта үлгән, чәче
кыркып алынган алты яшьләр чамасындагы малай юл буенда үсеп утырган тирәккә сыенган да үкси-үкси яшь түгә. Бу үксүдә Җиңү көне килү шатлыгы да, югалту ачысы да, гомер буена арттан калмый ияреп барачак ятимлек, әтисезлек, чарасызлык та ишетелә. Сугыш башланганда туып кына калган, бер генә мәртәбә дә әти сүзен әйтә алмаган, гомерлек үксез кызлар-малайларның, тол хатыннарның, улларын югалткан аналарның кайгы-хәсрәтләрен нинди бизмәннәрдә үлчәп була? Андый бизмән табылырмы? Аларга югалту хакын кем һәм ни белән кайтарыр?! Уты сүнсә дә, кисәве кала. Кешелек дөньясының кабаттан сугышлар булдырмаска көче, акылы җитәрме?!
Тасмадай сузылган озын юлга карап, авыл көн саен кайтучыларны көтә. Биштәр аскан юлчы күренүгә, яланаякларын ялтыратып, малайлар кайтучыга каршы йөгерә. Үз авыл кешесе булса, күрешү белән, якыннарыннан сөенче алырга авылга җилдергән малайларның кулларына куанычыннан кая басарга белмәгән апа-әбиләр яшереп куйган җирләреннән тәм-том алып бирәләр. Аркаларыннан сөеп озаталар да, капка төбенә чыгып, кайтучыны каршы алалар. Шатлык яшьләре белән битен юган күршеләренә кызыгып, күрешергә, хәл белешергә керүчеләр дә сөенеч уртаклаша. Фронттан кайтучыларга эш җитәрлек. Авыл ярымҗимерек хәлдә. Җимерелгәнне төзәтәсе, яңаны төзисе бар. Кул көченә мохтаҗ авылның һәр кешесе исәптә. Ирләре әйләнеп кайткан хатыннарның йөзләреннән нур бөркелә. Ире чатан, яки кулсыз, сукыр булса да исән. Сугыш мәхшәрен кичеп, җиңүче булып кайтуы – үзе бер бәхет. Ирле кеше киң җилкә ышыгында. Җил дә үтми, сүз дә тими. Балалар да ятим түгел. Әтиле малайларның баш югары. Әтиләренең биш йолдызлы күн каешын биленә буып, урамга чыккан иптәшләрен күргәч, үксезләрнең башы аска иелә.
Ирләр авылга кайтуның икенче көнендә үк җиң сызганып эшкә тотындылар. Тимерчелектә чүкеч, пилорамда пычкы тавышы тынып тормый. Колхоз амбарлары, ферма торакларының утын җитмәгәндә сүтеп ягылган түбә сайгаклары яңара. Акрынлап йортлардагы салам түбәләр шифер белән алышына. Сугыш вакытында «уфалла» арбасы, бәләкәй чана белән хатын-кыз, яшүсмерләр эшләгән эшләр фронттан кайткан ирләр кулына күчте. Тора-бара ат, соңрак машина-трактор көче белән эшкәртелгән кырларда тук башаклар чайкалуын күреп, халыкның да күңеле күтәрелде. Авыл сугыш салган яраларын ямап, алга карап яши башлады. Кираметдин фронтта танкист булган. Шуңа күрә техника белән таныш. Күршесе Хамиска да трактор җене кагылган. Киләчәкнең техникага бәйле икәнен аңлаган ирләрнең уртак сүзләре тагын да күбәйде. – Кара әле, күрше, син ишеттең микән, район МТСыннан безнең колхозга өч уру, бер сугу машинасы, ике трактор һәм ике җилгәргеч бирәләр икән. – Әйе, ишеттем. «Киләсе елга дүрт комбайн, бер катлаулы сугу машинасы кайтачак», – диде председатель. Болай булса, эш җиңеләя. Кырларга ашлык чәчү, урып җыю техника белән башкарылса, уңыш та мул булыр. Ниһаять, авыл халкы икмәккә туеначак. – Дөрес әйтәсең, күрше! Ир мактаныр, корал эшләр, ди. Чәчү җирләре арта тора. Илгә һәрвакыт икмәк кирәк.
Кираметдин колхозда җиң сызганып эшли башлады. Сугыштан соңгы ачлыкны да исән-имин үткәрделәр, хуҗалык ныгый, трактор-машина гөрелтесе инде авыл өчен ят түгел. Техника күбәйгән саен, механизатор хезмәтенә дә сорау арта. Инде гаилә корып, ишле балага әти булырга өлгергән фронтовик язгы чәчү, урып-җыю, туңга сөрү планнарын арттырып үтәп, сугыштан соңгы авылны аякка бастыруга үзеннән зур өлеш кертә. Су баса дип күрше авылга күченергә мәҗбүр булгач та, Кираметдин техникадан аерылмады. Гомерен яраткан хезмәтенә багышлады. Йөрәгендә җиңүче рухын йөрткән авыл ирләре, мазутка, солидолга буялып бетсәләр дә, арып хәлдән тайсалар да, трактор-машина ремонтлап кышларын туңган чагында да зарланмадылар. Үзләреннән соң килгән буынның туйганчы ипи ашавына сөенеп, эшкә ашыктылар. – Хамис күрше, бу көннәрне дә күрдек бит! Үзебез ачлы-туклы яшәп, михнәт кичерсәк тә, әҗерен күрәбез – балалар ипине туйганчы ашый бит! Хатын белән сөенеп бетә алмыйбыз. Самый үсә торган чакларында, Аллаһка шөкер, эшләгәнгә карап, ашлыгын да бирәләр, акчалата да түлиләр! – Шулай, Кираметдин, минем бичәм дә бер телем буйга кискән ипине маргарин ягып, писүк сибеп,
кулларына тоттыра. Балалар эләктереп ала да урамга йөгерәләр. Кичкә тикле уеннан кайтып та кермиләр. Малайлар, әрәмәгә печәнгә, басуга чөгендер эшкәртергә барганда да, ипи белән сөттән башка әйбер алмыйлар. Ипи булгач яшибез, Аллаһ боерса! Яңадан сугышлар булмасын да, илгә ачлык килмәсен. Ирләр офыкка тоташкан басуларны карашлары белән янә күздән кичерделәр. Алтын төскә кергән башакларның шавын ишеткәндәй тын калдылар. Тиздән уракка төшәр вакыт җитә. Ил амбары ашлык белән тулып торса, тынычлык булса, сөенеп яшисе дә яшисе әле. Эш – кешенең көзгесе. Гарипов Кираметдиннең тырыш хезмәтен хөкүмәтебез дә бәяли. Колхозның алдынгы механизаторы 1971 елда СССР Югары Совет Президиумы карары нигезендә «Хезмәт Кызыл Байрагы» Ордены белән бүләкләнде.
Хамис кордашы да сынатмады, исеме Мактау тактасыннан төшмәде. Югыйсә, күченү башлангач, Чиләбе якларына, ерак туганнары янына китмәкче булып җилкенә башлаган иде. Гариф карт озак үгетләде үзен.
– Ашыкма, каударланма, Хамис улым, – диде ул, егетне үз янына чакырып. – Күченү мәшәкатьләре үтәр дә китәр, безнең борынгы бабайлар, яу-мәхшәрләрдән качып, иман-денен сатмас өчен, бар мал-мөлкәтен ташлап, шушы урыннарга килеп чыкканнар. Җебеп калмаганнар, тормыш корганнар, нәсел үрчеткәннәр. Тагын шундый сынауга тарыдык. Бер сиңа гына түгел, ил белән килгән хәсрәт. Бергә-бергә монысын да үтәрбез, таралып-чәчелеп бетмик, диюем. Болай да татар сибелеп-чәчелеп бетеп бара. Яшьләр бераз буй үстерсәләр, авылдан чыгып китү ягын каералар. Хәзер барысы да укыган, грамотный, буйлары да үсә, акыллары да, Аллаһка шөкер, туганчы җиде сыйныф бетереп, дөньяга аваз салалар. – Ни бит, Гариф абзый, туганнар ныклап чакыралар. Бездәге хәлләрне беләләр алар. Анда да татар авыллары күп икән. Мөслим дигәнендә яши алар. Шәп ди...
– Шәбен шәптер дә... Ашыкма, улым. Ныклап уйла. Алар үзләренең Мөслимнәрендә яшәсен, син исә күрше авылга гына күчәсең. Әле кем белә, су басармы, юкмы, үзеңнең туган басу-кырларыңда эшләп йөрмәгәең гомерең буена. – Радио көн-төн Чаллы тирәсендә төзеләчәк ГЭС турында сөйли бит. Тотынгач, алар дигәнчә була инде ул...
– Радио сөйләр ул. Кем сөйләгәнен дә күрмибез, ни сөйләгәннәрен дә аңлап бетермибез. Кушкач сөйлиләр. Ахыры ничек булыр, белгән юк. Кираметдинга да шулай дидем әле. Ул да, башын кашып: «Әллә соң, бер кузгалгач, шәһәр тирәсенә елышабызмы?..» – дип авыз ачкан иде. Авызын тиз яптырдым. «Әниең белән үзем исән-имин чагында, аяк та атламыйсың!» – дидем. Кая бармакчы, кемгә барып сыенырга? Анысын уйлау юк. Читкә, имеш... Читтә син чит буласың инде. Балаларың кем булып үсәр? Татар булырмы алар? Нәсел ишәйтү турында уйлармы, әллә башка халыклар белән кушылып, эреп бетәрләрме? Уйласаң, тәнгә кайнар су коелгандай була. Бетә халык, татар бетә, улым!.. Аңлыйсыңмы?! Хамис мондый сөйләшүгә бөтенләй әзер түгел иде. Гариф картның иңрәүле тавышы аны да уйга салды. Шушы сөйләшүдән соң яңадан читкә китү турында сүз кузгатмады. Тракторда, туган җиренең басу-кырларын иңләп , Гариф картның сүзләре искә төшеп, күңеле канатланып ала иде. Китмичә дөрес эшләде ул! Күрше Таулыга да ияләштеләр, Якты Алан җирләре дә кул сузымында. Су да басмады, ут та алмады. Авыл гына таралды, анысы инде кызганыч, әлбәттә.
... Үз җае белән генә көз килде. Бөтен тирә-юнь алтын төскә манылган. Көяз октябрьнең матурлыгына сокланып туймаслык! Инде ай тәмамланырга да ун-унике көн генә калып бара. Яз-җәй көч куеп, тир түгүнең әҗерен күрә торган чор. Быел, шөкер итәрлек, уңыш яхшы булды. Җир ашлаганны, үзен хөрмәт иткәнне, кадерләгәнне ярата, үзенә игътибарны тойган җиркәй тир хакын бише белән кайтара ул. Кырда да, йорт тирәсендә дә тавык чүпләп бетермәслек эш. Авыл кешесенең кайнап яши торган чагы. Эш рәте белгәннең кулы «кычытып»кына тора шул. Бакча уңышын җыеп бетереп, ихатасын тәртипкә китерәсе, төзәтәсе-яңартасы бар. Авыл халкы эшен иркенләп эшләп бетерсен дигәндәй, һава торышы да уңай тора. Пыскак яңгырлар интектерми. Көн чалт аяз. Алсу кояш юмартланып, җылы нурлары белән җанны иркәли. Сары төс иңгән басу-кырлар трактор, комбайн, машина гөрелтесенә күмелгән. Соңгы атнаның уңай һава шартлары хуҗалыкларга нәтиҗәле эшләргә мөмкинлек бирде. Басудагы чөгендер, кишер уңышы җыеп алынып бетте дияргә була. Мәктәп балалары да кырдан кайтып кермиләр. Үскән уңышны тизрәк җыеп өлгерергә кирәк! Калган эшкә кар ява. Моны һәркем аңлый. Көн аязда эшләп калмасаң, карлы яңгыр астында туңачагың көн кебек ачык. Булган уңышны югалтмыйча җыеп алу өчен көрәштә авылның һәр кешесе, олымы ул, кечеме, үз өлешен кертергә ашыга. Һәр таңның киче булган кебек, һәр көннең үз эше дә бар. Көнбагыш җыю һаман да дәвам итә әле. Атна ахырына кукурузны силоска уруны тәмамларга җыеналар. Малларга кыш чыгарлык силос запасы булдырылды. Күп хуҗалыкларда механизаторлар туфракны көзге эшкәртү белән мәшгуль. Туфракны туңга сөрү барлык мәйданнарның сиксән процентында башкарылды
инде. Тракторчы Кираметдин дә басудан кайтып керми. Калган кишәрлекләрне сөреп бетерәсе бар. Иртән эшкә киткән чакта, хатыны Закирәнең тулышып килгән гәүдәсен күздән кичереп:
– Әнисе, ятыбрак тор! Вакытың җитәдер, дим. Көч килмәсен, эшне балаларга куш! Авырый башласаң, малайны йөгерт! Кайтып җитәрмен! – дип, машина мае исе сеңгән сырган бишмәтен киеп, өй ишеген киереп ачты да, ашыгып чыгып китте. Ул китеп озак та тормады, Закирәнең тулгагы башланды. Ире эштә, мәктәптә укучы балалар да кырда бүлеп бирелгән кишәрлектә чөгендер җыялар. Закирә биш яшьлек улы Зөлфәтне тизрәк авыл фельдшеры янына йөгертте. Нурфия, тыны-өне бетеп, колын кебек чабып килгән малайны күрүгә, хәлне аңлап алды. Хатынның хәле бер дә ошамый иде аңа. Кан басымы югары. «Баласын үзе таба алыр микән?» – дип хафаланган табибә йөкле хатын яшәгән йортка ашыкты. Чыннан да, Закирәнең хәле шәптән түгел. Кендек әбисе ролен күп мәртәбәләр башкарса да, фельдшер хатынны хастаханәгә илтергә кирәклеген аңлый иде. Тизрәк машина юнәтеп, алып барып җиткерергә кирәк. Югыйсә соңларга мөмкиннәр. Закирә, иренең сүзен исенә төшереп, Кираметдингә хәбәр салдырттырды. Күңеле сизенеп, Кираметдин бер тыңлаучан шофер егет белән алдан сөйләшеп куйган икән. Тиз арада йорт каршысына ГАЗ-51 машинасы килеп туктады. Фельдшер ашыктыра. Иргә хәлнең җитдилеге турында, ким дигәндә, ун мәртәбә әйткәндер инде – ун-унбиш чакрым ара ераклыгындагы хастаханәгә барып җитсәләр, тәҗрибәле табиблар булышмый калмаслар, тизрәк, тизрәк кузгалырга кирәк, дип такмалады ул.
Закирә өй эчен, балаларын күздән кичереп, бусагадан атлап чыкты. Бер ягыннан ире, икенче яктан фельдшер хатын җитәкләгән, көч-хәл белән атлаган Закирәне ире, күтәреп дигәндәй, кабинага утыртты да, үзе дә аның янәшәсенә урнашты. Ирнең җанын ниндидер калтырау, курку биләп алды. Инде ул да: «Тизрәк-тизрәк!» – дип, машина йөртүчене ашыктыра. Бер генә минут соңарсалар да, ниндидер фаҗига килеп чыгар төсле. Үзе Закирәсен кочаклап тынычландырырга тырыша, аңа Аллаһыдан сабырлык, иминлек тели иде. Тудыру көчәнкесе кузгалган хатын, күрше авыл хастаханәсенә барып җиткәнче, бөтенләй хәлдән тайды. Җитмәсә, кан басымы тагын да югарырак күтәрелгән. Табиблар тыз-быз чабыша. Озак та үтмәде, колак ярып, баланың ачыргаланып аваз салганы ишетелде. Ул арада бала тудыру бүлмәсеннән башын иеп, ак халатлы акушерка хатын килеп чыкты. – Эх, булмады! Коткарып кала алмадык. Бәхетсез сабый! Күкрәк сөтен дә авыз итә алмады. Ятим калганын сизә, ахрысы, елавыннан туктатып булмый.
Кираметдин башын ике кулы белән кысып тоткан көйгә идәнгә чүгәләде, башына шаулап кан йөгерде. Иңнәренә гүя бөтен дөнья йөген китереп салдылар. – Ничек инде үлде?! Ә балалар?! Алар янына коточкыч хәбәр белән ничекләр кайтып керим? – Абый, туктагыз әле! Үзегезне кулга алыгыз! Сезгә хәзер нык булырга кирәк. Сезне балаларыгыз көтә. Әле яңа гына яшим дип аваз салган улыгызга да сез кирәк. Сугыш кырларында үлем белән очрашып та бирешмәгән, илгә Җиңү яулап кайткан ирнең хатынын югалту кайгысын бизмәннәргә салып үлчәп булмаганын аңлый иде табиб та. Сугыш вакытында яралыларны терелтү өчен көч куйган авыл фельдшеры Нурфия дә ир кайгысы алдында көчсез иде, юату сүзләре таба алмый интекте.
– Кираметдин, сабыр бул! Балаларың хакына үзеңне кулга ал! Ни хәл итәсең, тәкъдиренә шулай язылган булгандыр. Кан басымы югары күтәрелде шул. Башына кан сауган... Баланы тудырырга соңгы көчен җиккән Закирә апа. Бала исән калды, тик үзе генә... күзләрен мәңгелеккә йомды, саклап кала алмадылар. Югыйсә нык ышанган идем. Монда бит тәҗрибәле табиблар эшли... Кираметдин исә һаман идәнгә чүгәләгән килеш үксүен белә: – И Закирә! Синсез ниләр эшләрбез?! Балаларны, мине ятим итеп киттең. Ничекләр яшәрбез? Йә бер Аллаһкаем, ни өчен мондый авыр кайгы белән сынарга булдың?
– Сабыр, сабыр ит, Кираметдин! Әйдә, авылга кайтып, балаларга, туганнарына хәбәр итик. Синең өчен генә түгел, авыл өчен дә зур кайгы. Бу кайгыга беркем дә битараф калмас. Иртәгәдән дә калмый, хатыныңны мәңгелек йортка урнаштырасы бар. Үзең беләсең: мөселман кешесен озак тотмыйлар. Иртән үлсә – кичкә, кичтән үлсә, төшкә кадәр мәет җирләнергә тиеш. Ул мәшәкатьләрне дә җиңеп чыгасың бар. Хастаханә ишегеннән чыккан ир тәненә йөгергән суык һава агымын тоеп калтыранып куйды. Күк белән җир тоташкан урында кабарынкы күксел болытлар пәйда булган. Салкынча җил болай да җаны өшегән ирнең бишмәт чабуын тарткалый. Табигать тә ир кайгысына битараф түгеллеген исбатлый сыман. Ирнең күз яшьләрен юып алырга теләгәндәй, пыскак яңгыр сибәли башлады.
Биш бала, сөенеп, әниләренең бәби алып кайтканнарын көтәләр. Әниләре, иртә белән аларны басуга озатканда: «Балалар, әтиегезне, олы апагызны тыңлагыз! Мин тиздән сезгә энекәш, яисә сеңлекәш алып кайтачакмын!» – дип саубуллашкан иде. Басудан арып кайткан кызлар, самовар куеп, бергәләшеп, табын янына тезелешеп утырдылар. Табын уртасында, кичтән генә әниләренең кулы белән басып, сырлы калай савытка салып кабартылган, кайнар мичтә кызарып пешкән түгәрәк ипи. Җиз кыршаулы гөбедә язылган, кар базыннан алып чыккан ак майны телемләп кискән ипи өстенә яктылар. Болай хафасыз җыелышып чәй эчүнең соңгысы булыр дигән уй башларына килеп тә карамады шул... Хушланганнан соң, кызлар өй эшенә тотындылар. Уңган кулда таш эри. Һәрберсе үз эшен белеп эшләгәнгә күрә, ял итәргә дә вакыт кала. Иң өлкән кыз – Мәгъфүрә кер юа. Гөлфия өй җыештыра. Фәһимә, биш литрлы чиләкләрен зәңгәр көянтәсенә элеп, чишмәгә юл тотты. Чәй суы алып кайтканнан соң, урам коесыннан мунчага су ташырга тотынды. Кыз тулы чиләкләрен бушатканнан соң, әнисе өйрәткәнчә, кулы белән сулы савытның өстеннән бисмилла әйтеп яба да икенче савытка суның калганын бушата. Әнисенең сүзләре колагында: «Ярты эш йөзгә оят». Апалары шаккатып торсын әле! Эшне тиз эшли ул. Шуңа күрә мактау сүзләрен дә жәлләмиләр үзеннән. Инде мунчага куелган бөтен савытларны да тутырды. Уңган кызның иңсәләрендә биегән көянтә-чиләкләр дә ял сорый. Тагын бер мәртәбә барып кайтам дип, капкадан чыгып килгән кыз, урам уртасыннан өйләренә таба килгән машинаны күреп туктап калды. Кабина ачылуга, йөзеннән кан качкан, хәсрәткә чумган әтисе күренде. Ул кабинадан сикереп төште дә сыек адымнар белән кызы каршысына атлады, күзен түбән төшереп, өзгәләнеп, ишетелер-ишетелмәслек кенә итеп:
– Кызым, кызыкаем, әниегез үлде! – диде. Кыз, аңышмыйча, әтисенә карап катып калды, әтисе аның арык иңнәренән кочып алып, сулкылдап елап җибәрде. Фәһимәнең көянтә-чиләкләре җиргә тәгәрәде. Әйтерсең лә кызны басып торган җирендә яшен сукты. Бер минут та үтмәгәндер, ул кычкырып елап җибәрде. Сигез яшьлек кыз, елый-елый, иңнәрен сындырырлык, күтәрә алмаслык авырлыкны җитәкләп, әтисе белән өй ишегеннән керде. Өй күз алдында кара сагыш төсеннән шыксызланып калды. Алтын кояшны да гүя караңгы болытлар каплап алды. Өйгә кояш яктысы бөтенләй кермәгән кебек...
Альфия Ситдикова.
Дәвамы бар.