

Беренче Бөтендөнья сугышында бер аягын калдырып кайткан бригадир карт Шәрхемулла, җир сөрү өчен атлар җитмәгәч, үгез җигәргә кушты.
– Кырны үгезләр белән дә сөрәбез, көрәк белән дә казыйбыз. Эшче көчләр җитми. Илгә, фронтка ашлык кирәк. Тугыз-ун яшьлек
авыл баласы да кулдан килгәнчә булышырлык. Ни эшлисең, ил белән килгән сынауны бергәләп җиңәсе. – И Шәрхемулла абзый! Болай да балалар язын чәчүгә, җәен чүп утарга, көзен урак урырга йөриләр. Кыр эшләре суыкларга кадәр сузыла. Август-сентябрь айларында бөтен эшкә яраклы авыл кешесе басуга башак җыярга чыга. Ач булганга күрә, күгәргән башак ашап, агуланучыларны үзең дә күрдең.
– Күрмиме соң! – дип ачынып сузды Шәрхемулла. – Ничә бала, ачлыктан шешенеп, басуда эшләгән җирендә егылды... Күпмесе вафат булды? Аларның, ачтан тилмереп, соңгы сулыш алулары мәңгегә күз алдыннан китмәслек. Җиңү сәгате суккач, сугыштан кайткан әткәләренә, абый-туганнарына ничекләр җавап бирербез? Уйласам, күз аллары томалана... – Каһәр суккан фашистлар! Безнең түккән яшьләребез, шул балаларның каргышлары төшеп, башлары аяк астына килгәнен, дөмеккәннәрен күрсәк иде! Шәрхемулла, үзен тиз кулга алды. Болай җебеп утырсаң, көне буе яшь сыгарга мөмкин. Тавышына кырыслык чыгарып җикеренгән булды: – Йә, ярар! Бүрәнә аркылы бүре кумагыз! Кызурак эшләгез! Тизрәк эшне бетерергә кирәк! Фронтка ашлык җибәрү планы үтәлмәсә, үзегезгә үпкәләгез!
Тишелеп чыккан игеннәрнең яшәрүенә сөенеп, көзге уңышны җыяр вакыт җиткәч, бәлки, оннан пешкән ипигә тиенербез дип өметләнгән халык көнне төнгә ялгап эшләвен дәвам итә. Яз артыннан сиздерми җәй дә узып бара. Инде басу алтынсу төскә кергән, башаклар тулыша. Урак өсте якынлашкан көннәрдә бригадирның да тавышы бөереннән чыга башлады. – Иртәгә уракка төшәбез! Кемнең урагы бар – урак, урагы булмаганнар чалгы алыгыз! Кызлар, сез урган иген учмаларын көлтә итеп бәйләрсез. Көлтә бәйләүнең нормасы – бер кешегә җиде йөз данә тирәсе. Меңгә җиткергәннәргә өстәмә паёк каралган! Яшүсмерләр, сез көлтә бавын әзерләп, биреп торырсыз! Кырда да, ындыр табагында да эш гөрли. Авылны тол хатыннар, яшь киленнәр, яшүсмер кызлар-малайлар җигелеп тарта. Өлкәннәр белән бергә көлтә сугу эшендә унике-ундүрт яшьлек кызлар көч түгә. Сугылган ашлыкны гади генә ашлык киптерү урыннарында утын ягып киптерәләр. Утынны күрше авыл урманыннан кисеп, ун-унике чакрым арадан үгезләр җигеп алып кайталар. Тәртә арасына керткән үгезләр чыгымчылап интектерә. Бер киреләнсә, үгезне җиңәрмен димә. Ул чактагы интегүләр! Алай-болай кесәңдә, тамак ялгап алыр өчен, берәр кисәк алабута кушкан ипиең булса гына, шуны үгезгә каптырып, бераз чыгымчылавын басарга була. Закирә дә күрмәгәннәрен күрде ул үгезләр аркасында. Үксеп-үкереп елаган чакларында, әтиләрен, авылның ир-атларын фронтка китәргә мәҗбүр иткән фашистларны каргаган сүзләрне Гитлер ишетсә, йөрәге ярылыр иде. Ярылмаса да, тынычлыкта бер көйгә яшәп яткан илгә каршы сугыш ачуына үкенеп, кан коюны туктатыр иде.
Сугыш чоры кыенлыклары авыл халкын тора-тора сыный. Инде үгезләрне генә түгел, сыерларны да эшкә җиктеләр. Аларны заготзернодагы авылларның пунктларыннан чәчү орлыгы ташу, кырга орлык чыгару, болын, басудан салам, печән ташу өчен кулландылар. Сыерлар өчен эш нормасы да булдырылды. Сыер хуҗасына ике йөз грамм он, сыерга биш килограмм печән бирәләр. Менә шулай тылдагылар җан асрадылар сугыш чорында. Кара көздән алып кыш уртасына кадәр әнисе белән бергә ашлык сугарга йөргән Закирә, кайбер көнне кулларының сызлавына түзә алмый. Авыр көлтәләрне күтәреп алып сәкегә салган чакта, эчендә нәрсәдер өзелеп киткәндәй тоела. Җитмәсә, колхоз атларына сугу урыныннан салам төяп җибәрергә кирәк. Атлар ач, күтәрмәгә калып баралар. Аларны кызганудан үзәкләр өзелә. Тик шулай да ничек тә яшәргә, илбасар фашистларны илдән куучы, яуда кан түккән илдәшләренә, әтиләренә, ирләренә, улларына булышу өчен, җиң сызганып эшләргә кирәк. Җиңү гомерләр бәрабәренә яулана. Тылдагылар моны яхшы аңлый. Авылга килгән кара хәбәрләр дә бу хакта гел искәртеп торалар. Кемгә дә булса шундый хат килсә, бөтен авыл кайгыга кала. Хатын-кызлар, балалар һәлак булганнарны кызганып, исәннәрнең киләчәге өчен кайгырып, канлы күз яшьләрен түгәләр иде. Кичә дүрт бала анасы Нурияның ире хакында кара хәбәр килде. Көлтә биреп торучы Нурия, Кадыйрының һәлак булуын ишеткәннән соң, тораташтай катып калды. Кулындагы көлтәсе җиргә төшеп китте. Күкрәгеннән «Аһ!» дигән сыкранулы аваз саркып чыкты. Күзләре уттай яна башлады. Аның белән бергә эшләүче хатыннар: «Нурия, ела! Еласаң җиңелрәк булыр!» – дип юатырга тотындылар. Нурия күзеннән сыңар яшь чыгармады. Ул ындыр табагы яныннан сузылып киткән юлга борылып карады. Әле кайчан гына ире шул юл буйлап фронтка киткән иде. Нурия аның артыннан күздән югалганчы карап калды. Юк! Ул нишләп үлсен?! Аның дүрт улы бар. Ул, киткәндә: «Көтегез, кайтырмын!» – дип саубуллашты. Әле туып кына өлгергән төпчек улын, көрәктәй кулларына алып, күкрәгенә кысып сөйде дә Нуриягә сузды. – Мин кайтканчы, балаларны сакла! Җиңеп кайтырбыз! Авыр булса да түз! Мин кайтачакмын, көт! – дип, Нуриянең зәңгәр күк йөзедәй күзләренә сөеп карады. Аның беркайчан да Нурияне алдаганы булмады. Ялган хәбәр җибәргәннәр аңа. Нурия ят кул белән язып җибәрелгән кара кәгазьгә ышанмады. Киң җилкәле, озын буйлы, мускуллары уйнап торган, мәңгелеккә бергә булырга вәгъдә биргән ире исән. Ул аның юклыгына беркайчан да ышанмаячак. Гомере буена көтәчәк. Җиңүче булып, Нуриясен, улларын сагынып кайтачак аның Кадыйры. Тиз арада үзен кулга алган Нурия ярсып
эшкә тотынды. Авыр-авыр көлтәләрне, очыртып кына, сәкегә китереп сала башлады. Шул арада сузып җырлап та җибәрде:
Талдан талга кунып сайрый микән
Таң алдыннан сары ла сандугач?
Сандугачлар тавышы моңлы икән,
Сөйгәнеңне өзелеп сагынгач.
Бөдрә тал, чит илләрдә йөреп
Гыйбрәт ал!
Аңа башкалар да кушылды.
Нурия сөекле ирен беркайчан да исеннән чыгармады. Сугыш турында кинолар күрсәткәндә, экранга кереп китәрдәй булып, мәңгелеккә яуда ятып калган Кадыйрын эзләп тилмерә иде. Бер генә тапкыр күрергә, күз кырые белән шәүләсен генә тотып калырга дип өзгәләнә иде ул…
Нурия әбигә язмыш аяусыз булды. Күпме авырлыклар күреп, йокысыз-ялсыз, изаланып үстергән гренадердай өч улы үзеннән алда гүргә кереп ятты. Нурия әби зарлануны, сыктауны онытты. Туксан дүрт яшенә кадәр үз авылында гына түгел, тирә якта да иң кадерле, мәртәбәле Ак әби булып гомер итеп, беркемгә рәнҗү-ачу сакламыйча, авыл өстендә таң шәфәгы сызылган бер иртәдә тыныч кына ире, уллары артыннан бакый дөньяга күчте.
... Сугыш яңа корбаннар сорый тора. 1942-43 елларда сәламәтлеге булган, кулына мылтык тота алган һәр ир затын, хәтта җиләк кебек яшь кызларны да сугышка ала башладылар. Тылдагы бөтен эш хатын-кыз һәм яшүсмер кызлар-малайлар кулына калды.
Балалар, колхозда эшләү белән бергә, мәктәптә укуны да дәвам итәләр. Кышкы көннәрдә, иске китап, газета битләренең кырыен язу өчен файдаланып, мәктәптә белем алалар. Дәрестән соң, чана тартып, ун-унике чакрым ераклыктагы әрәмәгә йә мәктәпкә, йә үз хуҗалыгына алып кайтыр өчен утынга бару да алар өстендә. Карлы-буранлы кышның көчле салкыннары тәнгә генә түгел, сөяк җелекләренә кадәр үтә. Зәмһәрир салкыннар кырык градуска җиткән чакларда, тынны куырган суыктан кая качарга белмисең. Кием-салым юка. Өстә сырган бишмәт, аякта чабата. Кисеп әзерләп куйган утынны чанага төяп, кайтыр якка кузгаласың. Җил каршы иссә, эшләр харап. Барлы-юклы киемне салдырып алырга теләгәндәй, җилнең бозлы кулы чабудан тарткалый, туңган тәнне капшый. Чарасызлыктан әрнеп, күздән яшь тамчылары тәгәри. Бит очларының туңып өшүеннән курку елаудан тиз туктата. Җил белән көрәшә-көрәшә: «Фронттагы әтиләрнең, абыйларның хәле безнекеннән дә авыр, оят түгелме сиңа?» – дия-дия, үзеңне битәрләп, авыл ягына атлыйсың. Закирә Әҗәкүл, Дербышка заготзерноларыннан чәчүлек орлык ташыган чакларын мәңгегә онытмый. Юл бетәр алдыннан гына орлык ташу өчен нәрәт бирәләр. Заготзернога барып җиткәнче батып-чумып бетәсең. Чабаталар тишелеп тарала башлый. Аяклар боз булып ката. Сызлавына чыдар хәлләр калмый. Салкын тидереп, чирләп үлгән иптәш кызының Гитлерны каргап елаганын, ничә еллар үтсә дә оныта алмады Закирә. Шул канкойгыч сугыш авылда гына да күпме кешеләрнең башына җитте. Чәчәк кебек гомерләрне кисеп, күпме кан-яшь түктерде. Авылда да үлем-китем күп булды шул, күпме халык ачтан кырылды. Сугыш булмаса, ил белән тилмермәсләр иде. Ни өчен Кешелек дөньясы сугышларсыз яши алмый? Бер илнең икенче илгә каршы сугыш башлавының сәбәбе нидә?! Ни бәрабәренә кешеләр бер-берләренең гомерләрен өзәләр? Бергә тупланып, дус-тату булып, тынычлыкның кадерен белеп яшәүләргә ни җитә? Җир шары зур. Укытучылар сөйләп туя алмыйлар иде, баксаң, җир өстендә дә, җир астында да байлыкның бетәсе юк икән бит. Бар кешегә дә җитәрлек. Шушы байлык өчен сугыш уты кабына икән бит. Акыл белән эш йөртеп, уртага салып сөйләшеп, тыныч кына хәл итеп булмый микәнни?! Кешегә матур яшәү өчен күпме кирәк инде?.. Еш кына Закирәнең башына шундый уйлар килә.
Бүреләр дә, кешеләр кебек, төркем-төркем булып яшиләр. Әмма алар кешеләргә караганда мәрхәмәтлерәк. Ач булсалар гына, һөҗүмгә ташланалар. Кешеләр бит ачлыктан сугыш башламыйлар. Кемнеңдер үз-үзен башкалардан өстен куюы, үзен хуҗа итеп санавы, нәфес колы булуы кулына корал алырга этәрәме?! Гитлерга ни җитмәгән?! Закирә аны тешләрен ыржайткан ач бүре кыяфәтендә күз алдына китерә.
Закирә заготзернодан кайткан чакта бүреләр көтүенә очраган мизгелләрне яңадан күңелендә яңартты. Бүре көтүе каршыга килеп чыккач, Закирәнең коты очты. Ач бүреләрдән куркып, кабыргалары беленеп торган арык ат та, соңгы көчен җыеп, пошкыра-пошкыра чабарга тотынды. Әле ярый авылга җитәргә ерак калмаган иде. Кыз күңеленнән генә әти-әнисе, якыннары белән хушлашты. «Үлемем шушы икән! И Раббым, коткар мине! Ач бүреләргә азык итмә!» – дип ялварган кызның инәлүен күкләр ишеттеме, гомере өзелер вакыт җитмәгәнме, әллә авыл ягыннан ишетелгән эт өргән тавышлардан өркепме, бүреләр әкрен генә борылып, кара кучкылланып торган әрәмәлеккә юл тоттылар.
... Авылдан читкә китеп торф чыгарулар, урман кисүләр – хатын-кызлар өчен үзе бер җәза. Авыл хатыннарының урман кисүдән кайткач сөйләгәннәре бер дә исеннән чыкмый кызның.
– И, ул башкорт ягындагы урманда интегүләр!.. Кулда үтмәс пычкы. Юан-юан агачларны кисәргә көч җитми. Ачлы-туклы хатын-кыз кайлардан көч алсын?! – Әйтмә дә инде! Агачны, аударганнан соң да, ботакларыннан арындырырга кирәк. Җитмәсә, билдән кар.
– Агачка басылып, үлеп калучылар да булды. Аллаһы Тәгалә саклагандыр инде безне. Гомеркәйләребез бетмәгән булгандыр инде.
– Хәтерлисезме?! Күз алдында бер башкорт кызының өстенә юан нарат ауды. «Эһ!» – дип әйтергә дә өлгермәде. Башы изелеп, чәрдәкләнеп беткән иде. – Һаман күз алдыннан китми. Төштә күреп тә, куркып уянам кайчакта. Ак кар өстендә кып-кызыл кан. Япь-яшь гомеркәе өзелер дип уйлаганмыни инде ул? Урман кисү хатын кызлар эшемени? Каһәр суккан немецлар илебезгә басып кермәсә, мондый хәлләргә төшәр идекме?! – Әле ярый, безне Аллаһ саклады. Исән-сау килеш әйләнеп кайттык. Монда авыр булса да, кышкы урманда туң агач кисү түгел инде. Шөкерана кылып кына эшләрлек һәм яшәрлек.
Закирә үзен ул авыр эшкә җибәрмәүләренә сөенеп бетә алмады. Кәтүк кебек кыска буйлы, җил иссә егылып китәрлек, юка гәүдәле үсмер кызны кызганганнардыр инде. Хәер, авылда да эш тавык чүпләп бетермәслек. Аз интектеләрме авылда?! Кайда гына эшләсәң дә, кыен ипиен мулдан ашыйсың. Ил белән килгән дип, үзеңне юатасың. Кырдагы, ындырдагы эшкә түзәргә була әле. Өйгә кайтып, башың мендәргә тиюгә, арыганнар черем итеп алсаң да беткәндәй тоела. Таң сызылуга, Шәрхемулла карт таягы белән капка шакып уята. Уянганыңны сиздереп өлгермәсәң, өйгә үк кереп, аякларыңнан эләктереп, шәрә сәкедән идәнгә сөйрәп төшерергә дә күп сорамый.
Үзе сөйләнә: – Рәхмәт әйтегез болай йөргәнгә. Упалномученный очрап, эшкә соңга калуыгызны искәреп, язып китсә, кичкә районнан милиция килеп җитәчәк. Сезнең ишеләрне өтәрмәнгә утыртырга да күп сорамыйлар. Әнә Үрбактының ярты кешесен Себергә олактырдылар инде... Дәвере нинди, кешеләре шундыймы, кешеләре шулай булганга, дәвер шундыйга әйләнәме, белмәссең. Әмма Шәрхемулла карт дөресен сөйли: сугыш чорында күпме кешене, юк кына гаепләрен табып, Себер якларына, урман кисәргә сөрделәр. Киткәннәрнең берсе дә кире әйләнеп кайтмады.Җиһанда май хакимлек итә. Кырлар-урманнар уяна. Бөреләр ачыла. Чәчәкләр кояшка карап елмая. Авыл халкының күңелендә дә кояш яктысы. Совет солдатлары фашистларны үз оясында дөмбәсли. Тиздән сугыш бетәчәк! Исәннәр илгә әйләнеп кайтырлар. Кара хәбәр алганнарның да күңелендә өмет чаткысы. Бәлки дөрес хәбәр булмагандыр?.. Бәлки исәндер?.. Әнә күрше авылда ике ел хәбәре булмаган яугир кайткан, ди. Белорусия ягында, партизан отрядында булган икән. Кем белә, бәлки, безнекеләргә дә бәхет елмаер?.. Күр дә тор, җиңүче булып, шушы язларны тагын да ямьләндереп, алар да кайтып кереләр туган ояларына. Елгалар да ташудан соң, ярына кире кайта бит. Өметне генә өзмәскә кирәк. Өмет яшәргә көч бирә. Менә шундый якты хыяллар, ныклы ышаныч белән авыл язга аяк баса. Тургай җыры игенчене кырга дәшә.
Яшәү дәвам итә.
Ниһаять, авыл уртасындагы баганага элгән кара тәлинкәдән дүрт ел буена зарыгып көткән хәбәрне игълан иттеләр: сугыш беткән!
Альфия Ситдикова.
Дәвамы бар.