Литература
11 Октября 2022, 07:00

Диңгез суы тозлы ул...

I бүлек "Мирас хакы" 3 өлеш... Бу мең тугыз йөз алтмыш бишенче елның август ае иде...... Гариф картның гаиләсе авылда күп тармаклы нәсел чутлана. Көннәрдән бер көнне алдан барлык хәстәрлек эшләрен күреп бетергәч, аның җиде баласы, оныклары да Таулыга табан кузгалдылар.

Диңгез суы тозлы ул...Диңгез суы тозлы ул...
Диңгез суы тозлы ул...

Бу мең тугыз йөз алтмыш бишенче елның август ае иде...
... Гариф картның гаиләсе авылда күп тармаклы нәсел чутлана. Көннәрдән бер көнне алдан барлык хәстәрлек эшләрен күреп бетергәч, аның җиде баласы, оныклары да Таулыга табан кузгалдылар.
Бу айларда Таулыдан кайтып та кермәделәр дисәң була, куна-төнә авыл Советы күрсәткән нигез-планнарга йорт корыштырып ятулар да туйдырды, озакка сузмыйча, көннәр утырып торганда күченергә уйлаштылар. Гариф карт, төпчек улы Шәйхенур белән «Кытай урамы»нда төпләнергә ниятләп, йорт урынын шунда сайлады. Юк, «Кытай урамы» дигәч тә, анда кытайлылар яшәми. Таулыдагы иң ишле гаиләләр шушы урамга җыелган. Юри эшләсәң дә алай булмас! Йорт саен җиде-сигез бала. Таң атуга, авыл тынгысыз тормыш шавына күмелә. Киртәгә очып кунаклаган, тук кыяфәтле генералдай киерелгән әтәчнең, гайрәт чәчеп: «Кикри-кү-ү-к!» – дип сузып кычкыруына көтүгә кузгалучы сыерлар мөгрәве, сарыкларның бәэлдәве, йомырка салуы белән мактанучы тавыкларның кетәклектә кыткылдавы, казларның каңгылдашуы, үрдәкләрнең бакылдашуы, бала-чага тавышы кушыла. һәр җирдәге сыман, авыл иртәсе Таулыда да шулай башлана. Якты Аланнан күченүчеләрнең күңелен бераз юатучы нәрсә булды бу күнегелгән тормыш чаткылары. Гариф карт күченүгә ныграк әзерләнгән, аякны алданрак киенгән булып чыкты, аның нигезендә иң беренче булып мич ягылды, торбасыннан аксыл төтен чыгып, Агыйдел ягына табан агыла башлады. – Һе, төтене дә Якты Аланга авыша бит аның... – Сүзен әйтеп бетермәде, Гариф картның күзеннән яшьләр сытылып чыкты. Шәйхенур таза гәүдәле, нык куллы иде, батыраеп эшкә тотынды. Көне колхоз эшендә булса, кич өйгә кайтуга, ихатаны төзүне дәвам итте. Гариф карт та көч ташлаган бәндә түгел. Яңа җирдә дә тамырларын ныклап җәяргә ашкыналар иде алар.
Күршедә алар белән бер көнне күченгән, ишле гаилә башлыгы Шәрәфетдин карт нигез корды. Авылдашлар белән бер урамда сап-сары нарат бүрәнәләрдән йорт төзеп, күршеләр булып яши башлагач, туган туфрактан аерылу хәсрәте дә азмы-күпме җиңеләйгәндәй булды. Якты Алан онытылмаса да, ничектер, җанда килешү тойгысы барлыкка килде сыман. Җитмәсә, Шәрәфетдин карт улы Мирзанур белән Шәйхенур бергә уйнап үстеләр. Ике гаилә электән дә дусларча тормыш иттеләр, хәзер инде тагын да якынаеп, чын әшнәләрчә яши башладылар. Тормыш авырлыкларын да, шатлыкларын да бүлешеп яшәүче ут күршең булудан да зур бәхет юктыр ул. Юкка гына халык: «Күрше хакы – Тәңре хакы», – димәгән ич. Ике гаилә, шушы сүзләргә тугры калып, җай гына тормыш итеп, көн үткәрә башладылар.
Теләк булса, беләк карышмый. Таулының да йөзе үзгәрде – тиз арада менә дигән йортлар салынып бетте. Әле ул урамда, әле бу очта шыгырдап торган нараттан салган иркен йортларның капкалары киерелеп ачылды, йорт бусагаларыннан, бисмилла әйтеп, беренче булып өлкәннәр атлап керделәр, башта шартын китереп азан әйттерделәр, Коръән укыттылар. Зурлап, өй туе уздырдылар. Таулыда яңа тормыш башлады.
...Өй түрендә Гариф картның үз кулы белән ясалган өстәл, алты урындык, чаршау артында чигүле япма белән капланган агач карават. Карават янында зур сандык, матчадагы тимер чөйдә чыбылдык япкан, талдан үргән бала бишеге. Нараттан салган йорт диварына Гариф карт җептән бушаган кәтүк кидертеп, элгечләр кагып чыкты. Канәгатьләнгән сыман үз эшенә карап торды да, өстендәге камзулын салып, элгечкә элде. Өстәл өстендә җырлап утырган самовар янында, барысы бергә җыелып, кайнар коймак белән сөтләп чәй эчкәннән соң, Гариф карт урам башына, өлкән улының ихатасына юл тотты.
Гаиләдәге олы бала тормышын ничек корса, башка балалар аның артыннан китәрләр, дигән язылмаган канун бар. Шуңа да Гариф карт олы улы Әгъләмнең җитеш тормышта яшәвен теләп, көн дә дога кылмый калмый. Әгълам атасы җиткезгән йорт нигезеннән җиде-сигез хуҗалык аша, буш урынны сайлады. Сугыш вакытында тузгыган нигез урыны болай күңелгә хуш килерлек иде. Урамның ике башын өч-дүрт метр киңлектәге тыкрык бүлеп тора. Авылның балта остасы да, бигүк яңа булмаган тегү машинасы бәрабәренә өй салышырга ризалык бирде. Өй салуның ние бар, чутлыйсы да, мүклисе дигәндәй, Гариф картның өч улы һәм балта остасы тырышлыгы белән бик
тиз арада тыкрык башында балкып торган яңа йорт барлыкка килде һәм урамның бер бизәгенә әйләнде. Дүрт кызының гаиләсе дә күченеп килеп, өй җиткезеп кергәннән соң, Гариф картның җаны тынычлап калгандай булды. Гариф карт ялгыз калган чакларда уйга чума. Заманалар үзгәрә, дәвер белән кешеләрнең холкы-табигате дә икенчеләнә. Туган нигездән кубарылып, чит авылга күченү йөрәгенә төер булып урнашты. Югыйсә һәр баласы яңа йортлы булды, хөкүмәт һәркемгә ярдәм итте, ныклап үпкәләп тә булмый кебек. Шулай да күңел тыныч түгел, тагын нидер булыр кебек, инде ныклап дөнья көтә башлагач, янә нидер килеп чыкмасмы?.. Үзе дә, карчыгы да ашын ашаган, яшен яшәгән, якты дөньяны калдырып китәсе бар дип артык хафаланасы юк, килгәч, вакытын белеп китә дә белергә кирәк, әмма, балаларның, оныкларның киләчәге өчен борчылып, җаны өтәләнә. Шушы гомер эчендә ни генә күрмәде Гариф карт буыны? Алда балаларны ни көтә, оныкларның язмыш китабына ниләр язылган, анысы аңа караңгы иде... 1927 елда туган улы икенче улы Кираметдин. бөтен авыл балалары кебек, иркен болында, яшел хәтфә үләннәрдә аунап, тәгәрәп үсте. Баҗана елгасында балык тотып, болын юасын җыеп, ачлык елларның авырлыгына бирешмәскә тырышып, җиңүчеләр белән беррәттән, колхоз үсеше өчен кул көчен кертте. Сугыш чорында эштә чыныгып, буй җиткергән егет, фашистларга булган нәфрәте ташып-түгелеп, униҗиде яше тулуга, үзе теләп, фронтка китте. 1944 елның көзендә кулына мылтык алган, соңрак танкист булган Кираметдин илбасарларга каршы аяусыз көрәште. Туган илен, туган җирен яклап, утка кергән егет берничә мәртәбә яраланды. Ярый әле, яралары гомерен өзәрлек булмады, ямавы өстендә тиз төзәлде. Госпитальдә дәваланып, сафка басуга, янәдән сугышка керде. Җиңү көнен ул Берлинда каршылады. Сугыш тәмамланганнан соң, өйгә җибәрмәделәр. Илгә куркыныч янавын дәвам итә икән әле – вагоннарга төяп, аларны Япония милитаристларына каршы көрәшкә алып киттеләр. Дошманны тар-мар итеп, күкрәген сугышчан медальләр белән бизәгән батыр, ил алдындагы бурычын намус белән үтәп, туган авылына бары тик бер мең тугыз йөз кырык сигезенче елның көзендә генә әйләнеп кайтты.
Кайтып керүгә, тормыш аны бөтереп кенә алды да үз кубызына биетергә тотынды. Ат җигеп, күрше Таулыдагы сельсоветкә теркәлергә килгән Кираметдин, икегә аерылган кап-кара толымнары очына кушып үргән чулпыларын чыңлатып, судан кайтып килүче кызыйны күреп таң калды. Зифа талдай сыгылмалы гәүдә, карлыгач канатыдай сызылып киткән кашлар, куе керфекләр арасыннан нур сирпеп торган карлыгандай кара күзләр егетне гашыйк итте дә куйды. Егет бу авылга ни өчен килүен дә онытты. Әйтерсең бүген иртүк ул шушы очрашу өчен юлга кузгалып чыккан. Утлар-сулар кичкән егет үзен кулга тиз алды, кыюлыгын җигеп: – Әй чибәркәй! Бик сусадым, бер генә йотым су белән сыйласаңчы! – дип кычкырды һәм, атыннан төшеп, кыз каршысына килеп тә басты. – Исемең ничек, чибәр кыз?
Кызый алай җебегән булырга ошамаган, егеткә керфек сирпеп карап алды да җиз кыңгырау чыңын хәтерләткән тавыш белән рәхәтләнеп көлеп җибәрде. – Закирә исемле мин... – Ә мин – Кираметдин. Якты Аланнан... Кыз елмаюын яшерә алмый иде инде. Көзге көннең җиләс мәлендә, сөлектәй буй-сынлы, йөзгә чибәр егетнең су сорап дәшү серен акыллы кыз бик тиз төшенеп алды. Танышу өчен сәбәп табып сүз кушкан егеткә күтәрелеп караган кыз солдат формасын салырга да өлгермәгән баһадирның үткен карашын, чиләгенә сузылган ныклы кулларын, киң җилкәсен, күңел кылларын тибрәндергән тавышын йөрәк түренә салып куйды. Бер күрүдә араларында мәхәббәт ялкыны кабынган яшьләр, ике ел узгач, язмышларын бергә бәйләделәр. Мең тугыз йөз илле икенче елда Кираметдин белән Закирәнең матур, тату гаиләсендә тәүге кызлары җиһанга аваз салды. Бер-бер артлы туган балалар мәхәббәтләрен тагын да ныгытты. Бәхет оя корган өйдә тормыш үз җае белән алга бара башлады. Балалар исәя, ир белән хатын колхоз эшеннән бушамыйлар, дисәң дә була. Тормышлар да көйләнә башлады, колхозлар ныгый, таякка эшләп йөргән вакытлар онытыла төште, «эше барның ашы бар» дип, авыз тутырып әйтергә мөмкинлек туды. Сөенеп яшисе дә яшисе генә иде дә, аяз көнне яшен суккандай, казганып көткән дөньяларын тузгытып, яңа баштан оя корырга туры килде... Күченү мәсьәләсе алга килеп баскач, Кираметдин белән Закирәнең йокылары качты. Башта да шул, сөйләшүләре дә гел шуңа килеп терәлә. Закирә үзе туып үскән авылга күченәчәкләрен белгәч, артык кайгырмады да кебек, әмма кубарылып күченү мәшәкатьләренә тотыну аны да шөлләтә иде. Бер эзгә кергән тормышны икенче җирдә җайга салу җиңел булмасын бик яхшы аңлый иде. Дөресен әйтергә кирәк: Кираметдин – илләр гизеп кайткан ир-егет – әллә гаиләне алып, башка якларга, хәйран төзелешләр барган берәр калага күчеп китү турында да уйлана башлаган иде. Күчкән өчен акча, теләгән кешегә, шул суммада йорт салып керү өчен, буралык агач бирәчәкләрен ишеткәч, Закирә җайлап кына иренә сүз кушты: – Җан биргәнә җүн бирә бит ул, атасы! Әткәй дә алтын куллы. Абыйлар да булышырлар. Башкорт ягына яисә Пермь урманнарына барып, агач кисеп интегәсе түгел. Әзер бура кайтартырлык акча бирергә вәгъдә итәләр бит әле, болай хөкүмәт үзе дә булышкач, йорт җиткергәнне көтеп тормабыз, кеше белән бергә күченербез. Үз нигезебезне корганчы, минем әткәйләрдә яшәп торырбыз. Син ни диярсең икән?! Кираметдин сүзсез калып, шактый уйланып утырды. Аннан тәвәккәл тавыш белән хатынының сүзен җөпләвен белдерде: – Шулай итми булмас, әнкәсе! Әтиләрдән калышмабыз, бергәләп күченербез. Туганнар исән булсыннар, ныклап тотынсак, озакка сузмабыз. Әткәйнең йортын җитештереп бетерәбез шушы араларда, абый да, энекәшләр дә төшеп калганнардан түгелләр. Синең абыйларыңның кулыннан да алтын коела. Күмәк көч тау күчерә, диләрме әле?! Безне башка урында кем көтеп тора әле!
– Ярый, әтисе, хәерлегә юрыйк барсын да. Ил белән килгәнгә каршы килеп булмый. Монда башлангыч мәктәп кенә, Таулыда сигезьеллык. Балаларга чит авылга йөреп укырга туры килмәс. Бер начарның бер яхшы ягы була дигәндәй. Әткәй белән әнкәй дә олыгаеп баралар. Бергә-бергә җиңелрәк булыр. – Йә, ярар, хәерлегә булсын! Аллаһ кушмаган эш булмас. Кираметдин, шулай итеп, сөйләшүгә нокта куйды. Аңа чынбарлык белән килешү авыр иде. Ир, көтүдән кайткан мал-туарны лапаска кертеп япкач, тасма кебек сузылып, боргаланып аккан елга буена төшеп китте. Суга карап, уйланып, бик озак утырды ул. Судан килгән балык исе, төз, зифа камышларның шавы, акчарлакларның бер-берсен эзләп аваз салганы күңеленә шулкадәр якын, шулкадәр газиз. Сугыш кырында йөреп, тынлыкка, тынычлыкка сусап кайткан ирнең йөрәгенә бу табигать күренешләре – үзе бер дәва. Күчәчәк авылда ялан кыр. Ни елгасы, ни урманы юк дигәндәй. Ярый инде әрәмәлекләр күрше авыл капкасына тикле сузылган. Оҗмахта тиң туган авылын калдырып, авылны икегә бүлеп аккан инештән, бер-ике чакрым ераклыктагы чишмәдән кала, коенырлык, балык тотарлык күле дә булмаган җиргә күчәргә туры килә. Кираметдин авыл советына барып, Таулыга күченүчеләр исемлегенә кереп, булачак нигез урынын сайлап кайтты. Аңа мәктәп урамы ошады. Урамның аргы башында ямь-яшел үлән үскән ялан. Ташлы ком җәелгән юлдан ерак та түгел урнашкан кырый йорт янында әрле-бирле йөренгән ир, хатын-кыз тавышын ишетеп, уйларыннан айнып китте. – Нихәл, күрше, димме?! Күрше авылдан күчәләр дигәннәр иде аны. Сез буласызмыни инде? Ярый, хәерле сәгатьтә булсын! – диде хатын ачык тавыш белән һәм, ирнең җавабын да көтеп тормыйча, көянтә-чиләкләрен иңендә биетә-биетә, инешкә илтә торган сукмакка таба китеп барды. Ягымлы, яңгыравык тавышы, бала итәкле күлмәге, аклы ситсыдан теккән чигүле алъяпкычы ир күңелендә якты хисләр уятты. Кираметдин дүрт якка дүрт казык кагып, өй саласы урынны билгеләп куйды.
... Закирә – Таулының Үзәк урамында, Әһлиулла белән Гайшәбикә гаиләсендә өченче бала булып туган кыз иде. Гаиләдә бердәнбер кыз булса да, аны артык үсендереп, чиктән чыгып иркәләп торучы булмады. «Кыз бала икәнсең, тыйнак, һәр эшкә дә өлгер, пөхтә булырга тиешсең» дигән тәрбияне әнисе канына сеңдереп үстерде. Әнисенең тырышлыгы бушка китмәде, чыннан да, Закирә яшьтәшләреннән аерылып тора иде. Уңган кыз бер эштән дә тайчанмады – сыерын да сауды, керен дә юды, кырда урагын урды, йөк ташыды. Кирәк булса, чыпта сукты, киндер басты, авылда эш бетәме, санасаң исең китәр.
Аңа сокланып карап торган күршесе Гыйздениса түти берсендә әнисе Гайшәбикәгә: – Бәхете генә булсын инде кызыңның, кулында тиен биетә бит! – дип тә куйган иде. Бу сүзләрне ишеткәч, Закирә пырхылдап көлеп җибәрде. Кулда тиен биетү ничек була микән соң? Ул бит, яшьтәш кызларыннан калышмаска тырышып кына, шулай һәр эштә өлгер булырга омтыла. Яратмый ул артка сөйрәлеп баруны.
Әнисе, ахирәтеннән шундый мактау сүзләрен ишеткәч, кызы өчен горурлануын яшерми, сөйләнеп алган иде: – Инде күз генә тимәсен, ахирәткәем. Кулыннан гөлләр тама бит дип, үзем дә сокланып карап торганым бар. Гыйздениса, әни кешене шелтәләп:
– Син чамалап кына… чит кешенең күзе бик тиючән булмый ул. Чит-ят карап ала да оныта, үзегезнең күзегез тимәсен. Шунысы куркыныч аның, – диде. Гайшәбикә тиз-тиз белгән догаларын укып, сүзгә нокта куйды: – Үзең башладың ла... Инде, берүк, бәхете булсын, булдыклы ир насыйп булып, бала-чага үстереп, аларның дәүмәтен күрергә язсын...
Закирә матурлыкка омтыла иде. Алар яшәгән йорт әллә кайдан көлеп торуы, тәрәзә кашагаларының челтәр бизәкләре белән сокландыра. Бусы инде – әтисенең кул хезмәте. Танылган балта остасы ул. Агачтан өстәлдер, урындык-шкаф ише һәр йортка кирәк җиһазларны ясау буенча авылда аны узган кеше юк. Әнисе Гайшәбикә аш-су остасы буларак тирә-як авылларга да билгеле. Закирә кул арасына керерлек булып үсүгә, әнисе аңа аш-су серләрен өйрәтә башлады. Аларның капкасын шакымаган авылдашлары калмагандыр да. Кемнең нинди генә гозере төшми, дөнья көткәндә! Әһлиулла эшләп алып кайткан акчасын берәмтекләп, кадерләп тотарга, керемне үрчетергә өйрәнгән хуҗабикә, кем генә гозер белән килмәсен, берсен дә кире бормады. Кемгәдер чәкчәк, кемгәдер кош теле, кемгәдер шәңгәсен, бәлешен пешерде. Кызы да үзеннән калышмады. Ул борай ярмасыннан пешергән вак бәлешләрне бер авыз иткән кеше аның тәмен беркайчан да онытмый. – Закирә, кызым! Аръяк Шәмсениса апаң кызын кияүгә бирә икән. Утыз йомыркалык чәкчәк сорадылар. Икәүләп пешермәсәк, өлгермәбез, – диюгә, ком белән ышкып, сары гәрәбәдәй итеп юган идәнгә үзе суккан паласларны җәеп йөрүче кызы, кай ара эшен бетереп, чигүле алъяпкычын киеп алган?!. Башындагы ак яулыгы астыннан бер генә бөртек чәче дә күренми. Ул арада келәткә чыгып, җилпуч тутырып, бодай оны иләп керде. Инде, ул да булмады, җырлый-җырлый, ак эмаль табакта йомырка тугларга да керешкән. Гайшәбикә, кызына соклангыч караш ташлап, янәдән өй эчен бер кат күздән кичерде. Күр инде, урын-җирне ничек оста итеп, зәвык белән җыештырып куйган кызы! Сәке өстендә бергәләп сырган корама җәймә. Җәймә астыннан бизәкләре күз явын алырлык чигүле япма күренеп тора. Кием-салым тегәргә дә маһирлыгы булган Гайшәнең өеннән кеше өзелеп тормый шул. Әле берсенә, әле икенчесенә күлмәген дә, алъяпкычын да тегеп бирә. Калган ситсы кисәкләреннән менә шундый җәймә, юрган тышлыклары да тегеп шаккатыра. Әле, җитмәсә, һәрбер кисәктән кемгә нәрсә тегелгәненә кадәр хәтерендә саклый. Менә шундый гаиләдә туып, эшкә өйрәнеп үскән кызы сугыш вакытында да сынатмады. Колхоз эшенә дә йөрде, тегү-чигү эшләрен дә читкә куймады. Эштән арып кайтса да, матурлыкка омтылган күңел кушуына буйсынып, җырлый-җырлый, үзенә бирнә әзерләде. Буй эшләми, кул эшли дип, Закирә бер кичтә бер мендәр тышын чигеп тә куя. Каз мамыгыннан тутырган мендәр өстенә ябарга ап-ак җептән бәйләгән пәрәвездәй җиңел челтәрләренә күрше-күлән кергән саен сокланып күз сала. Гыйздениса дөрес әйтә: кызның җитезлегенә тиен дә көнләшерлек шул. Закирәгә кичке уеннарга йөрү, егетләр белән аралашу бик эләкмәде. Вакыты ул түгел иде. Җитеп килгән кызда сугыш чорында егет кайгысы түгел, яшәү кайгысы булды. Авылның буй җиткән егетләре фронтта, фашистларга каршы сугыша. Юклык, хәерчелек, җитмәүчелек белән көн иткән авыл халкы, кулдан килгәнчә, Җиңүгә үз өлешен кертергә тырышты. Яз җитүгә, Закирә өлкәннәр белән беррәттән, җирне чәчүгә әзерләр өчен кырга чыкты...
Альфия Ситдикова.

Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас