Литература
10 Октября 2022, 11:00

Диңгез суы тозлы ул...

I бүлек "Мирас хакы" 2 өлеш... Кираметдин Гариповның, армияга һәм сугышка барып кайтуны исәпкә алмаганда, Якты Аланнан беркая да чыкканы юк дисәң дә була. Авылы бормаланып аккан елга буенда урнашкан. Зур булмаган Якты Аланның үз көе, үз җае, гөрләтеп туйлар үткәрәләр, бәбиләр алып кайталар, йорт саен диярлек әрәмәнең саргылт талыннан үрелгән талбишек тирбәлә.

Диңгез суы тозлы ул...Диңгез суы тозлы ул...
Диңгез суы тозлы ул...

Кираметдин Гариповның, армияга һәм сугышка барып кайтуны исәпкә алмаганда, Якты Аланнан беркая да чыкканы юк дисәң дә була. Авылы бормаланып аккан елга буенда урнашкан. Зур булмаган Якты Аланның үз көе, үз җае, гөрләтеп туйлар үткәрәләр, бәбиләр алып кайталар, йорт саен диярлек әрәмәнең саргылт талыннан үрелгән талбишек тирбәлә. Эшлиләр, яшиләр, ара-тирә зират капкасы да шыңгырдап ачыла. Кемдер, бу дөнья белән алыш-бирешне төгәлләп, бакыйлыкка күчә... Яшәү кануннарын беркем дә үзгәртә алмый.
Тик соңгы көннәрдә яшәүнең яме китте, үз җае белән барган тормыш буталырга чамалый бит әле. Ара-тирә колакка кереп, җанны өшеткән сүзләр дөрес булып чыгарга охшап тора – үткән колхоз җыелышында ул чынбарлык булып яңгырады. Якты Алан су басу зонасына эләгә икән. Кубарылырга кушалар. Яусыз-нисез, тормышны уңай якка көйлибез дигән сылтау белән, халыкны туган нигезләреннән күченергә кыстыйлар. Кайдадыр, Чаллы тирәсендә, галәмәт куәтле электр станциясе төзелә икән. Шунсыз илне алга җибәреп булмый, дип агитациялилар. Радио көн-төн шуны тукый, гәҗит алсаң – беренче битеннән үк шуны язып тутыралар. Җитмәсә, ашыктыралар, су басу зонасына кергән авыллар, имеш, кулны тоталар, озак мыштырдыйлар, нәрсәсә бар инде аның, имеш, күчәсең дә куясың! Әйтелгән бит инде, партия ил алдына бурыч куйган икән, аның үтәлешенә шик булырга тиеш түгел. Моңарчы ничек яшәгәннәрдер ул станциясез...
Якты Алан кешеләрен дә клубка җыйдылар. Килми калырлык та түгел – һәр кешенең шәхсән җыелышка чакырылуы хакында авыл советы секретаре Хәбирә соргылт тышлы кнәгәгә һәркемнән кул куйдырып йөрде. Әйтелгән вакытка, ягъни көн үзәгендә, клубта алма төшәр урын да юк иде инде. Колхозның партком секретаре Сәппәров, озакка сузмыйча, җыелуның сәбәбен аңлатып тормастан, кем әйтмешли, үгезне мөгезеннән алды: – Иптәшләр, нигә болай тиз һәм җентекләп чакырылганыгызны һәркем беләдер инде. Болай да соңгы айда күзгә йокы керми. Көне-төне чабабыз, колхоз малын, әрәм-шәрәм итмичә, разнарядка буенча күрше колхозларга урнаштырырга кушылды. Мал-туарында күчерәсе, каралты-курасын да, техниканы да күз уңыннан ычкындырасы түгел. Карап торсаң – һәркем нормальный кеше инде, юк, каян табыладыр шундыйлар – кичә өч комбайнның аккумуляторын салдырып алганнар. Кая олактырганнар, чуртым белсен. Һай, начарланды халык. Прәме, әйтер сүз юк. Без нишләргә белмибез, кемдер социалистик милеккә кул суза. Кем эше бу?
Авыр тынлык урнашты. Аккумулятор кайгысымыни монда? Гомер иткән ояңны туздырырга кушалар бит! Җыелыштагылар башларын түбән иделәр. Килешә торган хәл түгел, авылның йөзенә кызыллык китерү ярамый... Тынлыкны районнан килгән вәкил бозды.
– Иптәш Сәппәров, син үзегез эшләп бетермәгән нәрсәләр белән баш катырасың! Әйтелде бит, мондый болгавыр чакта төрле элементлар, мародёрлар активлаша дип күпме кисәттек, директивалар төшердек. Һәр нәрсә турында бәйнә-бәйнә аңлатылган анда. Күзегезне ачып укырга иде дә кушылганны үтәргә иде. Бер кадак та юкка чыкмас иде. Монда исә ярты комбайн капут. Аккумулятор – ярты комбайн дигән сүз бит инде ул! Ни карадыгыз? Читтән килеп алып китмәгәннәрдер, кемдер аткарган инде бер яртыга. Табарбыз, совет милициясе эшкә тотынса... Йә, ярый, бусы хакында соңрак. – Ул халыкка мөрәҗәгать итте: – Ник җыйдык дисез инде? Дөрес уйлыйсыз. Иптәшләр, күчү сәгатьләре килеп җитте. Дальше-больше сузып булмый. Партия болай да артык куырмады: уйларга, киңәшләшергә вакыт бирде.
Арадан берәү, утырган җирдән генә кычкырып, сорау бирде:
– Кайда, ничек күчәбез, җүнле-башлы аңлаткан кеше юк бит әле монда. Гел бер үк сүз – күчәргә дә күчәргә... Аны икенчесе эләктереп алды:
– Партия куша да ул... Берәр ярдәм буламы соң? Төрле кеше бар бит. Минем, мәсәлән, ихатага ат арбасы кергәне юк, кайбер кешеләрнең турысына икешәр трактор, машина кайтып туктый. Алар җыйналып китәрләр дә барырлар. Без «уфалла арбасы» белән ерак китәлмәбез бит! Район вәкиле ачулы карашын янә Сәппәровка төбәде:
– Күреп торам, иптәш Сәппәров, син халык белән бөтенләй эшләмәгәнсең, ахры. Үзеңне кайгыртып, авыл хезмәтчәннәрен бөтенләй онытып җибәргәнсең бугай. Шундый авыр көннәрдә партия солдаты шулай буламы? Кая тәртип, кая дисциплина, кая партия җаваплылыгы?
Вәкил килеп чыккан бөтен аңлашылмаучылыкны Сәппәровка йөкләп калдырмакчы иде: – Көн саен районга чакырып аңлату эшләре алып барабыз, безнең авыздан һәр сүз көне-сәгате белән халыкка килеп ирешергә тиеш бит! Сәппәровның йөзе суырылып калды, муенын сузып, вәкилгә борылды. Мондый чакта эндәшми калу мең алтын түгеллеген ул яхшы белә иде: – Аңлатмаган кая инде. Өй борынча йөрибез. Кайтып ашарга вакыт юк. Без аңлаткан саен, аңлашылмаган нәмәләр күбәя бара бит. Һәркемнең үз соравы калкып чыга. Уйлап карыйсың, директиваларда бу хакта бернәрсә әйтелмәгән. Мин дә бит үз белдегем белән нидер уйлап чыгара алмыйм. Менә халык монда, мин җавап бирә алмаган нәрсәләргә сез ачыклык кертерсез, бәлки.
Вәкилнең шадраланып торган йөзенә тир бәреп чыкты. Сәппәровны сыдырып атар иде дә, халык аны бик ярата, хөрмәт итә, ачуы кайнап, чүлмәкнең капкачын алып атуы бар. Тынычрак булырга кирәк...
– Аңлатырбыз, иптәш Сәппәров, аңлатырбыз, шуның өчен килдем. Без дә бит авылдан авылга йөреп, хәлдән таябыз. Һәр җирдә сөйләшү авыр бара. Түзсәң түз... Әйдәгез, ниндирәк сорауларыгыз бар?
Беренче булып Хамис урыныннан күтәрелде.
– Иптәш вәкил, менә безгә иптәш Сәппәров гел әйтеп килә: «Борчылмагыз, хөкүмәт ярдәм итә, колпенсаси...» – Хамис төртелеп, туктап калды. Кемдер аны төзәтергә маташты: – Конселсаси...
– Компенсация димәкче буласыз инде. Әйе, ул әйбер бар. Хәтта, әйтер идем, беренче урында тора ул. Берегезне дә хөкүмәт ярдәменнән ташламаячак. Әнә Америка индеецларын капиталистлар җирләреннән куалар да җибәрәләр. СыСыСыР да алай түгел, алай була да алмый! Без һәркемнең мал-мөлкәтен аерым барлап, һәр нәрсәне исәпкә алып, акчалата ярдәм оештырабыз. Хамис сүзен дәвам итте:
– Менә шул колпенсасины күченгәнче бирәләр микән? Аңлавымча, аны күченеп, эшләр беткәч, хуҗалыклар рәткә кергәч кенә бирмәкчеләр икән. – Сорау дөрес, проблеманы аңлап сөйлисез, кем иптәш.
– Хамис Шәрипҗанов мин, атказанган механизатор булам.
Вәкил, «беләм лә» дигәндәй, сыңар кулын өстәл өстендә биетеп алды.
– Уйлап карыйк, иптәшләр. Компенсацияне күчкәнче бирделәр, ди... Төрле кеше бар, төрле характер. Акчаны алу белән, аракы-фәләнгә, ягъни кирәкмәгән нәрсәгә тотып бетерүче булмас дисезме? Бездә халыкның күбесе әле тәртипкә өйрәнеп җитмәгән. Югыйсә, Совет власте урнашканга илле еллап вакыт үтте, кайбер кешедә һаман бала-чага акылы, ачуым килмәгәе. Партия тәрбиясе авыр керүче элементлар муеннан! – Вәкилнең симез кулы җегәрле рәвештә муен тирәсеннән үтеп китте. – Шуңа күрә карарда ачык әйтелгән, күченүчеләргә эш беткәч, тиешле белешмәләрне алгач, аерым тәртип буенча компенсация түләнәчәк. Беркем дә читтә калмаячак, әйткәнемчә, барлык якларны үлчәп-уйлап эшләячәкбез. Халык моның белән бик үк риза түгеллеген белдереп гөжләп алды. Сорау арты сорау ява торды, вәкилнең, аңлата-аңлата кан басымы күтәрелеп, күз аллары карангылана башлады.
– Күченүнең соңгы срогы бармы? – Ничек күчәбез, техника-машина белән кем ярдәм итәчәк? – Зиратны нишләтәбез? Су астында каламы ата-бабаларның сөякләре? Вәкилнең җавабы кыска булды:
– Зиратны Таулык зиратына күчерәбез. Моңа акча бүлеп бирелгән, Минзәләдән бер ширкәт шушы көннәрдә эш башлаячак... Райкомның таләбе шундый: туган-тумачаларыгызның сөякләрен, чит кешеләргә тапшырганчы, үзегез казып алып, Таулы зиратына күчерсәгез, яхшырак булыр. Кем булдыра алмый яки теләми – ширкәт башкарачак.
Кемнеңдер аһылдаулы тавышы ишетелде: – Таулыны су басмыймыни – бәтәч икән... – Таулы су басу зонасына керми, курыкмыйча күчерегез каберләрне... Халык бу сүзләрне өнсез калып тыңлады.
Авыр сулап алганнан соң, тагын бер кеше күтәрелде:
– Кем кая күчә? Чикләүләр бармы?.. – Илнең теләсә кайсы ноктасына күченеп китәргә хокукыгыз бар. Якын-тирәдәге шәһәрләргәме, яңа төзелешләргәме, рәхим итегез. Әмма без сезнең туган яклардан аерылып, еракларга китүегезне теләмибез. Әйтик, Якты Алан халкын түземсезлек белән күрше Таулыкта көтәләр. Сезне план буенча шунда күчерергә дигән карар кабул ителде. Бер урам сезнеке булачак. Өлкә Комитеты моны хуплады. Бердән, үз ягыбыз, икенчедән, читтә сезне кем көтеп тора әле? Сораулар килеп туса да, аларны монда хәл итү уңайрак булыр. Бергә булырбыз, куркасы юк. Илдә чыпчык үлми, диләр диюен дә, әмма үз ягыңда калу әйбәт инде...
Вәкилнең дулкынланудан күзеннән яшь бәреп чыкты. Халыкның эчендә ут-ялкын икәнен аңлый бит инде ул да... Тамак кырып алгач, сүзен дәвам итте: – Ике төрле уйларга, төрле шик-шөбһәләргә урын калмасынга, партия карарын тагын бер мәртәбә укып чыгам, – дип, вәкил, өстәл өстендә яткан кәгазьне үрелеп һәм мөмкин булганча ачык тавыш белән укый башлады. Карар укылып бетте. Чебен очкан тавыш ишетелми. Җаннарга таш бастырып куйган шикелле. Һәркем үз уена чумды. Җыелыш тәмамлангач, яшьләр кайсы-кая таралышып беттеләр. Өлкәннәр ашыкмадылар, кемдер вәкил тирәсенә елышты, аның үзенә генә әйтәсе сүзләре бардыр инде. Авыл картларын һаман да зират мәсьәләсе борчый.. Бер җыелышкач, үзара киңәш-табыш итәргә булдылар. Картлар сүзен кар басмас. Ни хәл итәргә?! Ни генә булмасын, чебен, дулап, тәрәзә вата алмаганын һәрберсе аңлый. Хөкүмәт карарына кем каршы килә алсын?.. Барысы да аңлашыла: электр станциясе дә кирәктер, Америкәне куып тотып, узып китү дә көн тәртибендәдер, әмма гасырлар дәвамында яшәгән авылкайны туздырып, гомер иткән нигездән кубарылып китүне күңел һич кенә дә кабул итә алмый шул... Сүтү – төзү түгел. Өстәгеләр әйтте дә онытты кебек, бөтен борчу-хәсрәт, хәтта газап та дияргә була халык өстенә ишелде. Авылның өсте аска килде. Әле тегендә, әле монда, йорт-курасын сүтүче ир-атларның, сукранган, чарасызлыктан әрнеп, язмышны сүккән тавышлары ишетелеп куя. Әби-апалар яулык чите белән яшьле күзләрен сөртеп, бер-берсенә зарларын түгәләр. Төенчекләр төйнәлгән, йорт җиһазлары, кием-салым, кирәк-яраклар машиналарга, ат арбасына төялгән. Ирләрнең сөялләнеп беткән, авыр эштән яргаланган куллары күкрәк турысын уа. Йөрәкләре телем-телем телгәләнгән, ярасыннан каны саркып торган гади халык ата-бабалары салган нигезне ташлап, елый-сыктый, күрше авылга күченеп китәргә мәҗбүр булдылар. Авыл урыны бушап калды. Ул арада авыр тракторлар тирә-яктагы чокырларны, нигез урыннарын тигезләп, күмеп тә йөри башладылар. Йөзьяшәр тупылларны төбе-тамыры белән кубарып аттылар, аларны исә тураклап, якын тирә авылларга сатып йөрүчеләр барлыкка килде. Халык арасында кәсепкә һәвәсләр һәрчак табыла ул. Бу күренешне тыныч кына карап тору мөмкин түгел иде. Көзгә авыл урыны буш кырны хәтерләтә иде инде.
Хуш, Якты Алан, хуш, газиз туган нигез, хуш, төрле уй-ниятләр корып яшәгән туган җир!.. Гомерләрнең алтын чоры, хуш! Авыл янындагы зират, камышлы сазлыклар, чишмәләр, елгалар, күлләр, билдән печән үсә торган киң болыннар, тугайлар, төрле шифалы үләннәргә бай әрәмәлекләр, әрәмәдәге исәпсез-хисапсыз җиләк-җимеш куаклары газиз балаларын елап озатып кала. Су өстендә канат кагып очкан акчарлакларның тавышы үзәк өзгеч хушлашу авазы булып ишетелә. Юа җыеп, печән чабып йөргән болыннар да аерылу сагышына түзми, елга өстеннән күтәрелгән сөттәй ак томан пәрдәсе артына яшеренә.
Әрәмәдә сайрашкан кошларның да моңнары башка. Сагышлы моң арттан калмый ияреп бара. Юл буендагы тигәнәкләр дә: «Безне калдырып китмәгез!» – дигәндәй, тезгә сарыша.
Кылганнарны сыйпап искән җил сулышы
Алып килә канатында әрем тәмен.
Баҗананың дулкыннары йөгерешә,
Юа-юа агартырга теләгәндәй
Сары сагыш төсе сеңгән аккош тәнен.

Каңгырыплар аккош эзли су өстеннән
Канатташы, җан сердәше, якын дустын.
Чоңгыл булып уелган яр хәтерләтә,
Дулкын сөрткәч ак морҗасы авып төшкән,
Су астында калган өен Түбән очның.

Тамырлары калкып чыккан бөдрә тирәк
Талгын җилгә көйләп сөйли гасыр серен.
Онытмаган яшь кызларның тал басмада
Талчыбыктай бөгелә-сыгыла иркәләнеп,
Җырлый-җырлый чайкаганын юган керен.

Акчарлаклар елавыннан туктый алмый:
Үкси гүя бертуктамый авыл җаны.
Башын иеп дога укый әрвахларга
Пугач явы эзләреннән арынмаган,
Күпне күргән яр буеның текә тавы.
Әйе, кайда гына яшәсәләр дә, аларның йөрәгендәге югалту ачысы кимемәячәк. Гомер үткән саен яралар тагын да ныграк әрниячәк. Сыеныр нигезен югалткан, чүп үләннәре үсеп утырган авыл урынына кайтып та, уйнап үскән урамнарын, якыннарының каберләрен таба алмый илерүчеләрнең төшләре дә сагыш белән тулачак. Аларның мәңгелек сагышы, моңлы бер җыр булып, гасыр йөрәгенә уелачак. Өлкәннәр бу чынбарлыкны бөтен йөрәкләре белән аңлый. Һәм шул чынбарлык үзәкләрен өзә, күзләрен дымландыра.
Авыл фаҗигасен төшенмәгән, берсеннән-берсе бәләкәйрәк бала-чага гына сәфәргә кузгалган әби-бабаларының, әти-әниләренең хәсрәтләренә битараф. Бер офыктан икенче офыккача сузылган юл аларны ымсындырып алга чакыра. Алда аларны оҗмах бакчасыдай ямьле җирләр, яңа, әкияттәгедәй серле тормыш, ниндидер кызыклы вакыйгалар көтеп торадыр кебек. Менә алар яңа нигез корачак Таулы авылы күренде. авыл өстендә күксел томанмы, төтенме тирбәлә. Күченүчеләрне монда җыр-бию белән, сөенеп, алкышлап каршы алучы булмады. Адым саен кычкырып әйтүче булмаса да, алар бу авыл өчен гомер буе килмешәкләр исемлегендә булачаклар. Моны күңеле белән һәркем сизеп торды. Күченүчеләр авыл башына килеп җиттеләр. Ике авыл арасы ун-унике чакрым гына булуга да кармастан, би-и-ик озын юл үтелгәндәй арытты, җан талчыкты. Авыр уй йомгагын сүтә-сүтә килгәнгәме, вакыт та озак үткәндәй тоелгандыр инде...

Альфия Ситдикова.

Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас