Литература
10 Октября 2022, 07:20

Диңгез суы тозлы ул...

I бүлек "Мирас хакы" 1 өлеш. Быел җәй шәп килде. Мәктәп балалары телләреннән төшермичә көйләбрәк сөйли торган «җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява», дигәннәре шушы була торгандыр инде. Яңгырлар яугалап торгач, җирдә дым җитәрлек, иртән, таң аткан чакларда ишегалдындагы бәбкә үләне өстенә куерып чык төшә, капка төбенә килеп җиткәнче, аяк киеме лыч су була.

Диңгез суы тозлы ул...Диңгез суы тозлы ул...
Диңгез суы тозлы ул...

Быел җәй шәп килде. Мәктәп балалары телләреннән төшермичә көйләбрәк сөйли торган «җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява», дигәннәре шушы була торгандыр инде. Яңгырлар яугалап торгач, җирдә дым җитәрлек, иртән, таң аткан чакларда ишегалдындагы бәбкә үләне өстенә куерып чык төшә, капка төбенә килеп җиткәнче, аяк киеме лыч су була. Сөбханалла, хәерлегә булсын, чык мул төшкән елны икмәк уңа тек уңа инде ул. Күптән сыналган галәмәт. Басу-кырларга чыксаң, күңел күтәрелеп, йөрәк дәртләнеп тибә башлый. Сөенмәслекме соң! Күр инде, игеннәр ничек каерылып уңды бит, бераз гына җил исеп китсә, яшел дәрьядай басу өсте кинәт хәрәкәткә килә дә, эссегә оеп яткан дәрья, күз ачып йомганчы тыйгысыз дулкыннарга әверелеп, ишелеп килеп, өскә ташланыр кебек. Андый мәлдә тирә-як кайнап торган диңгезгә әверелә. Күз явын алмалы шул бу яклар! Туган җир, туган як, туган авыл, туган туфрак! Аларны алыштырыр кыйммәтләр бармы җиһанда?! Якты Алан авылы бер яктан киң кырлар, икенче яктан әрәмә-урманнар, өченче яктан рәшәле болыннар белән камап алынган. Авылны чыгып чакрым чамасы җир китсәң, Агыйдел ярына килеп чыгасың. Борынгы бабайлар кайда килеп утырырга белгәннәр шул. Дөньяның оҗмахы кайда дип сорасалар, күз дә йоммыйча ярып салырга була – монда ул, Якты Алан авылы тирәсендә. Авыл исә шушы оҗмахның кыл үзәгендә. Мең төрле үлән, мәмрәп пешкән җиләк, тынны киңәйтеп җибәрә торган су исеннән һава куерып, рәшәләнеп тора. Йөзгә рәхәтлек биреп, тымызык җил исеп китә. Яр буе камышлары кояш нурлары белән серләшә. Баҗананың көмеш дулкыннары өстендә акчарлаклар очып уйныйлар. Әнә, дәртле талпынып, һаваны ярган озын томшыклы бер акчарлак канат очын дулкыннарга манып ала да, уйнаклый-уйнаклый, тагын күккә күтәрелә. Аннан кабат кыйгачлап су өстенә атыла, томшыгында елтыр балык кына шәйләргә өлгерәсең, ул арада акчарлак, көмеш ук сыман, тал куаклары таралып үскән яр өсләтеп, болынлыкка китеп югала. Дөнья мәшәкатен оныта төшеп, оста балыкчының кармаксыз гына балык тотуын күзәтеп, яр буенда утырган ир ара-тирә кеткелдәп көлеп куя. Шул арада, болай онытылып, гамьсез утыруына кыенсынган шикелле, җыерчыклар кунаклый башлаган йөзеннән гасабилык чаткылары йөгерешеп үтте. Тумыштан ук таныш, җанына газиз әлеге ямь-күренешләр белән хозурланып утырырга вакыт ул кадәр иркен түгел шул. Тиздән маллар көтүдән кайтып җитәр. Кузгалырга кирәк! Ул арада дуамал җил кузгалып алды. Баш өстендә яфраклар оча башлады, бер ишләрен җил күлгә китереп салды, бер ишләре кунарга урын тапмыйча, әле аяк астында бөтерелделәр, әле, кисәк һавага күтәрелеп, каядыр ерак басу ягына очып киттеләр. Ир карашын күл тирәсенә елышып үскән талларга төбәде. «Һе, җәй башында яфраклар очырмасаң! Ашыкма, көз җитәр, кытыршы ботакларыңда бер яфрак та калмас, тузып-таралып бетәрләр. Күңелендә җыр сүзләре тибрәнеп алды: «Без үскәндә үскән идек, тал тамырлары кебек...» Үсеп җиткәч, шушы тал яфраклары сыман тараласың да бетәсең икән ул. Кемнәр бар, кемнәр юк бу дөньяда. Кайберләре хәтердән китми, кайберләре, ике ятып, бер төшкә дә керми.
Ир, күңеленең нечкәреп китүенә кыенсынып, кәпәчен каш өстенә үк батырып куйды. Әйе, уйга бирелсәң, кояш батканчы утырырсың, күл өстенә карап. Аккан су белән янган утка карап туеп булмый, диләр бит. Уйның очы-кырые юк аның, башка капканчы гамьгә батып, саташып утырырга була. Кузгалырга кирәк шул, көтүгә кадәр караштырасы эшләр бар ихатада. Ул ашыгыч адымнар белән, ындыр артлатып кына өенә юнәлде. Бәрәңге бакчасы шау чәчәктә. Аклы-күгелҗем чәчәкләр чекрәеп көнгә багалар, бөтен тирә-як талгын гына җилдә тирбәлә. Бәрәңгенең куе, хәлле сабаклары уңышның мул буласына ишарә ясый. Бакчага көздән тирес керткәннәр иде. Ашлаган җир әҗерен кайтармый калмас, Алла боерса! Авыр сугыш чорыннан, аннан соңгы шыксыз, ачлык елларыннан калган гадәт – авыл кешесе бәрәңгесез яши алмый ул. Бәрәңгесе уңса, тамагы тук була. Нинди генә ризык әзерләмиләр хуҗабикәләр шушы «йомры гәүдәле, ак тәнле» бакча нигъмәтеннән. Авыл кешесеннән көлгән булалар, имеш, авызын ачса, тел өстеннән бәрәңгесе тәгәрәп төшә. Менә яшәп кара әле бәрәңгесез! Сугыш елларында бәрәңге аркасында исән калдылар бит! Җан асрарга бик ярады әле ул. Бәрәңгесе булмаганнар ачтан кырылып бетте... Бабайлар сөйли торган иде – борынгыда татар бәрәңге ашамаган. Шушы ачлык елларында, бакча тутырып бәрәңге утырту башланды. Халыкны саклап калу өчен Аллаһ җибәргән нигъмәт дими, ни дисең?
Өй ишеген ачып кергән ирне күргәч, учак тирәсендә кайнашкан хатынының йөзенә елмаю таралды. Нәкъ вакытында кайтып керде бит! Кайларда югалды бу кеше дип уйларга гына өлгерде, ул арада өй ишеге ачылып та китте. Аларның җаннары күзгә күренмәс җепләр белән бәйләнгән, ахры. – Синкәем, кайттыңмы?! Самоварым кайнап кына чыккан иде, әйдә, кулларыңны ю да, чәйләп алабыз. Бәрәңге шәңгәсе пешердем. Кайнар килеш ашасаң гына тәмле ул. Көтү кайтканчы, дим, инде. Ир канәгать тавыш белән гөрелдәп алды:
– Кай арада өлгердең әле?! – Син кайтып кергәнче дип инде. Төчегә генә пешердем. Кызлар бәрәңге әрчеде, мин тиз генә камыр бастым... Бергәләп эшләгәч тиз лә ул. – Аннан ирен ашыктыргандай табалап алды. – Көтү кайтканчы чәйләп өлгерик инде, ирәвәнләмә!
Артык иркенәймичә чәй эчкәч, ир белән хатын, табын яныннан торып, ишегалдына чыктылар. Ул арада болын яклап көтүнең кайтырга кузгала башлавын белдергән чыбыркы шартлату, көтүчеләрнең талчыгулы «һәй-һаулап» алулары ишетелде. Көтү белән авыл өйләренә күңелле мәшәкать, гамь кайта. Көтү кайткач авылның кайнап торган эш көне түгәрәкләнде дигән сүз. Хатын, кош-кортка кичкелеккә тугым әзерләп, утарда бөтерелергә кереште, ир көтүдән кайтасы сыер-сарыкларны эчерергә коедан су тартырга тотынды.
– Кираметдин, сыерны карап алырсың әле, буаз сыман тоела ул. Кай арада качып өлгергән диген?.. – Хатынның тавышында наз, иркәлек чагылды. Ир күңелле генә тамак кырып куйды. Сыерның «качуы» әйбәт инде, кысыр сыерны ни дип асрап ятарга кирәк!
Малларны көтүдән каршы алырга чыккан ир, бер кавым Түбән очка карап торды да, капка төбендәге бүрәнә өстенә утырып, тәмәкәсен кабызды. Каршы йортта яшәүче Хамис та, бәләкәй капкасын ачуга, күршесен сәламләп, ниндидер сүзе бар сыман, каударлана төшеп, Кираметдин янына килеп чүмәште. Бишмәт кесәләрен сак кына каккалап, тәмәке кабының кайсы кесәсендә икәнен чамалагандай итте, кап чалбар кесәсендә икән, капны алып «монда ничек кергән ул» дигәндәй, гаҗәпләнгән сыман кап төшенә зур итеп язылган «Север» сүзенә карап торды, аннан күнегелгән хәрәкәтләр белән тәмәкәсен кабызып, тирән итеп бер суырганнан соң, кыяр-кыймас кына сүз башлады. – Кираметдин, безнең авылны су баса диләр! Хатын Чаллыга барган иде. Шуннан ишетеп кайткан. Имеш, Чулманны буып куялар икән. Кемнең башына килгәндер бу нәмә. Беркем белән сөйләшүче, киңәшләшүче юк. Анысына аптырыйсы түгел, безне кешегә санаучы бармыни инде ул?.. Юк кәнишне... – Хамис авыр сулыш алганнан соң, тавышын кыса төшеп, йөрәк түреннән иңрәп чыккан сүзләрне әйтте. – Авыл су астында калачак ди... –Белмәсәң бел, дигәндәй, күршесенең йөзенә караш ташлап, койма астыннан борын төрткән кычытканга ачу белән черт итеп төкереп куйды. Хамисның сүзләре Кираметдин өчен яңалык булмаса да, инде бу сүзләрне соңгы көннәрдә берничә мәртәбә ишеткәне булды, аптыраулы карашын офык чигенә юнәлтеп, нык кына әйтеп салды: – Кит әле, булмаганны сөйләмә! Өченче көн генә районнан вәкил килгән иде. Юри кәнсә тирәсеннән әйләндем, колакка чалынмас микән дип инде... Шунда чуалган агай-энедән сораштырдым... Алай берни дә әйтмәде, диделәр, эшләр белән танышкан да, машинасына утырып китеп барган... Хамис тәмәкесен бүрәнә башына басып сүндереп, төпчеген кая ташларга белмичә, як-якка каранып алды да, аяк астына ташларга яхшысынмый (Кираметдинның капка төбендә эскәккә эләктереп алырга бер чүп тапмассың!), төпчекне тәмәке кабына тыгып куйгач, әрнүле тавыш белән сөйләнеп алды:
– Утсыз төтен булмый, диләр, күршекәем. Күрәчәккә ни язылгандыр?! Аллаһ сакласын! Инде тормышлар түгәрәкләнде дигәндә генә, менә сиңа мә, тагын афәт кузгала дип, йөрәкне кубардылар... – Кираметдинның дәшми-тынмый утыруына эче пошып, тавышын күтәрде: – Булмас димә, дөнья бу! – Соң, авыл тикле авылны урыннан күчерү уен эш түгел бит. Яудан калырга мужет, күченүдән ни кала?..
– Ике күченү – бер пожар... – Пожардан да нидер кала әле.. Бу йорт-каралты, ихатаны, шаулап үсеп утырган алмагачларны, баланын-миләшен, – аннан сүзен ничегрәк дәвам итәргә белмәгәндәй тын калып торды да, кабынып китеп, коймага кысылып үскән кычытканга карап, – Шушы кычытканы да... кала бит аның... Барысы да юкка чыга. Гомер буе тырышкан-тапканны җилкәгә салып алып китеп булмый шул, ут төртеп яндырсалар гына инде, без кубарылып киткәч.
– Куып җибәргәч, диген. Үз теләге белән туган-үскән җирдән кем китсен? Шәһәргә китәләр дә бит, аларның тамырлары барыбер авылда. Мәңгелек мирас ул – туган туфрак. Без аннан да мәхрүм калабызмы инде, ә?.. – Шулаен шулай да... Тотынсалар... Үзең әйттең – бездән сорап торырлармы? – Сугыш вакытында исән калган авылны бетермәсләр, Аллаһ боерса! – Хамис өмет тулы күзләрен күршесенә төбәде. – Авыл бит ул... Ил авылдан башка яши алмый! Радиосы шулай дип сөйли, гәҗитендә шулай язалар. – Йә, ярар! Вакытыннан алда кайгырышмыйк әле. Вакыт үзе күрсәтер. Алла кушмаган эш булмас.
Кираметдин тәмәке төпчеген сүндереп, бүрәнә астындагы консервы савытына салып куйды, Хамис, мәзәксенеп, төпчек салган каплы кесәсен капшап алды. «Бу Кираметдинның һәрнәрсәсе уйланган, төпчек салырга консерва савыты чыгарып куйган бит, башы эшләсә эшләр икән!» Хамис тынычлана алмый иде инде:
– Үткән ел, Уфадан килеп, ике кеше өй борынча йөрделәр. «Сез, башкортлар, татар булып саташып йөрмәгез», – дип, әллә нинди тарихлар сөйләп бетерделәр. Менә хәзер шымытыр башы инде, су басса, бу җирләр татарга да юк, башкортка да юк...
– Юкны сөйләмәсеннәр инде. Безнең әткәй гел әйтеп килә: без Казан ягыннан күченеп килгәнбез. Теге чорларда, Казанны алгач, яу артыннан яу ясап, сугыша-тартыша, иманны-денне саклар өчен, туган яктан кубарылып, монда чаклы килеп җиткәнбез менә...
– Сиңа рәхәт, әтәң сугыштан исән-имин кайтып керде. Минем әткәй юкка чыкты. «Хәбәрсез югалды» дигән уч төбе кадәр кәгазьгә багынып калдык... – Аллаһка шөкер инде, әткәй, башка чыгам дигәч тә, туган нигездән ерак җибәрмәде, күршедән план алып, өй җиткердек.
Хамис өзелгән әңгәмәне дәвам итте:
– Бу яклар безнең бабайлар килгәнне көтеп яттылар микән? Буш булмагандыр бит инде ул, кемнәрдер яшәгәндер? Бигрәк матур, дөнья көтәр өченгә мач бит... – Булгандыр инде, монда яшәүче кавемнәр аз булмагандыр. Кая карама борынгы эзләр ярылып ята. Казаннан галимнәр килгәли бит. Сөйләп, аңлатып киткәлиләр. Нигәдер синең башыңа Уфадан килгән кешеләрнең сүзләре сеңеп калган.
Хамис борынын җыерып алды. – Алай түгел лә ул. Әле радиодан тыңладым, бер гыйлем иясе сөйли: тиздән Казанга сигез йөз ел тула икән. Мәскәүдән дә борынгырак булып чыга икән безнең Казан. Уфа сабый гына икән Казан каршында. Әле шуны да әйтеп китте, татарның тарихына казах та, үзбәк тә, кыргыз да, хәтта чувашлар, башкортлар да хуҗа булмакчылар икән. Аермачык әйтте: безне кычкыртып талыйлар, ди... Без кемнәр соң, аңа калса? – Без үзебез – татар кавеме, – диде, Кираметдин, басым ясап. – Нинди кавемнәр генә булмагандыр бу тирәдә. Әнә Адабай белән Үрсалага мишәрләр килеп утырган, сул кулда мари авыллары... – Марилар шул. Алар булганда, урманга кереп, саксыз балта болгама инде, кулга килеп ябышалар, бөтен агач изге аларча...
– Әйткәнемчә, безнең бабайлар Якты Аланга Казан ягыннан килеп утырганнар. Җирле кавем каны да бардыр бездә. Халык бит аралашмый тормый, шунысын гына искә ал, туйлар гел булып тора. Кыз алу, кыз бирү – изге йола. Күрше авыл кызларына күзе төшә егетләрнең, читтән эзлиләр парны. – Кан алыштыру шәп нәмә икән ул!
Кираметдин, елмая төшеп, сүзен дәвам итте:
– Күпме мәктәптә китапча сөйләшергә өйрәтәләр, бала-чага шкулдан чыгуга үдебедчә сүләшә башлай. Хикмәте бар аның. Ана сөте белән кергәнне зиһеннән болай гына сөреп чыгарып булмый. Агыйделне кичеп чыксаң, башкачарак сөйләшү. Алар да татар кавеме. Башкорт булсак, башкортча һыптырыр идек, тик торганнан безне тарткалыйсы юк. – Аңлашыла бит. Бездән әллә-ни аермасы юк инде. Иртән башта Уфа концертын тыңлыйбыз, аннан Казанга күчәбез. Рәхәтләнеп тыңла, бер аермасын күрмим... Казан дигәннән, армияда Арча егетләре белән хезмәт иттем, аларда китапчалап тормый бит. Кызык-кызык сүзләр әйтеп куялар. Без кечкенәләргә «апай» диябез, алар олы апаларын «апай» дип йөртәләр. Без җыйнак кына «аңа», «миңа» дип сөйләшәбез, алар сүз уртасына «ң» хәрефе кыстырып, «аңга», «миңга» дип җиффәрәләр. – Барыбыз да татар кавеме инде. Сөйләшү дигәннән, һәр авылдан табарга була андый хикмәтне.
Хамис күтәрелә төшеп, Кираметдинның челтәрләп-бизәп-эшләгән капкасына карап алды. – Ну, күрше, капка, ихаталарны эшләп куйдың инде. Йортыңны әйтмим дә инде, курчак өе. Күз явын алырлык җете буяуларны каян табып бетерәсең? Бөтен авыл синнән күреп, йорт-ихатасын бизәкле-чуклы итә башлады. Бездә халык шулай бит ул, берсе шәбрәк әйбер ясап атса, аннан да уздырырга тырышалар.
– Әйбәт нәрсә ул. Яхшылыкка омтылу – канга сеңгән.
Хамис тагын су басу мәсьәләсен кузгатты.
– Кара инде, күрше, капкаңны ничекләр коеп куйдың! Мәңгелеккә килгән сыман кыланасың. Чаманы белергә кирәк, дөнья көткәндә. Хәзер шуны сүтеп, ботарлап ташларга туры килер микән? Узына башлады халык, Ходай чабудан тартып, туктатмакчы була ахры. – Хамис кәпәчен маңгаена күтәреп куйды:
– Урыс капкасы шәп инде ул анысы, сүз юк. Авылга ямь биреп тора иде.
Кираметдинның бу сүзләргә ачуы килде. – Нишләп урыс капкасы булсын, борынгыдан бабайлар аны «Кала капкасы» дип йөрткәннәр. Бабайлар – дәүләт тоткан кавем безнең. Шәһәр-калалар гөрләп торган. Һәр шәһәрдә шундый капкалар куя торган булганнар, угры-юлбасарлар бәреп кермәсенгә... – Менә бит – капкасы да үзебезнеке икән! – Хамис киң итеп елмаеп алды: – Тарихны да талыйлар, җир-сулардан да куалар, безгә ни кала? Әле үткән атнада башкорт ягыннан кәнсирт килгән иде, без туганнан бирле ишетеп, җырлап йөргән җыруларны башкорт халык җыры дип сузалар. Инде татарга җыр да калмады. Ана сөте белән кергән телне дә алып куйсалар... – Анысына ук бармаслар инде. – Кираметдин атсыз бармагын сак кына өскә чөйде. – Тегендә гел тилеләр утырмый торгандыр, тел кадәр телгә ябышырга.
– Булмас димә, аптырыйсы юк. Эшләр бер дә без дигәнчә бармый әле монда... Әнә шәһәргә китәләр дә... Җәй көннәрендә каникулга кайтып тулалар шуларның балалары. Кайтканда, ике авыз татарча сүз әйтә алмыйлар, ярый инде, киткәндә, татар балалары булып бетәләр тагын. Әби-бабай әти-әниләре кулы җитмәгәнне эшлиләр бит – үзебезнең балалар итеп ясап куялар. Өйрәнәләр... – Өйрәнмичә?! Дивана түгел бит алар тел белмәскә. Ирләр сүзсез калдылар.
Һавага төчкелтем сөт исе таралды, сыерлар савылып бетә торгандыр инде, абзарга кертеп ябарга вакыт җитә, димәк. Ике күрше, баягы сүзләрнең йөрәкне кысып алуына игътибар итмәскә тырышып, әмма уйлардан арына алмыйча, авырсынып керү ягына кузгалдылар.
Ишегалдына керүгә үк туктап калырга мәҗбүр иткән хәл булып алды: бакча коймасына беркетелгән колгадагы оядан сыерчыкның куркынып чыркылдавы ишетелде. Мәлгунь песи колга буйлап өскә күтәрелмәкче икән. Әле канат та ныгытмаган кош балаларына ымсына бу затсыз нәрсә! – Һай, җүнсез! Сыерчыклар, бала чыгарып, җан-фәрманга үстерергә тырышалар, син шуларның оясын туздырмакчы буласыңмы? Җирбит, бар, югал күземнән! – дип, ике учын шапылдатып сугып куйды Кираметдин. Мәче, шөлләп, бакча ягына сикереп төште дә, коймага ышыкланып, ай күрде, кояш алды – урам ягына шылды.
Кираметдин туры лапас ягына атлады. Хатыны тулы чиләген тотып, сөенечле адымнар белән өйгә кереп китте. Ир, лапас буена сөяп куйган чалгыны кулына алып, йөзен кулы белән сыйпап карады. Ниндидер җилкенү белән, чалгысын сандалга салып чүки башлады. Печәнгә төшәр вакыт җитеп килә. Йоклап ятар чак түгел, таңнан торып, болынга чыгасы булыр. Инде караштырып кайтырга өлгерде – сусыл яшел үлән чабарлык булып өлгереп җиткән. Бөтен кеше кыш турында уйлый, печән ягын кайгырта. Соңласаң, чабарга ниятләгән кишәрлекләреңнән колак та кагарсың... Хамисның сүзләре исә йөрәкне яндырып, күңелне тырмап торуын дәвам итә... Су баса, диме... Авылны күчерәләр, диме... Телеңә тилчә чыксын, дип кенә котыласы түгел шул... Атна-ун көн инде шушы сүзләрдән җаны куырылып яши аның...

Әлфия Ситдикова.

Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас