Сельские нивы
-2 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
5 Октября 2022, 13:00

ИР ЕЛАСА, ИЛ ЕЛЫЙ...

Ахыры. Бераз йоклагач, солдат уянды, бик каты ыңгырашты, сөйләшер хәлдә түгел иде. Хатын аңа спирт тамызып, ике йотым кайнар чәй бирде. Артыгы ярамый, суны сакларга кирәк, хәзер алар биш җан булдылар. Өч баланың, солдатның гомере өчен җаваплы ул хәзер. Бераздан солдат йоклап китте, балалар уяндылар. 

Бераз йоклагач, солдат уянды, бик каты ыңгырашты, сөйләшер хәлдә түгел иде. Хатын аңа спирт тамызып, ике йотым кайнар чәй бирде. Артыгы ярамый, суны сакларга кирәк, хәзер алар биш җан булдылар. Өч баланың, солдатның гомере өчен җаваплы ул хәзер. Бераздан солдат йоклап китте, балалар уяндылар. Солдат абыйны күргәч, бер почмакка постылар. Рус солдатлары турында төрлечә, бик күп сөйләделәр шул. Балалар түгел, олылар куркып качарлык.
Уйлар, уйлар… Башсызлык инде, кара әле, рус солдатын үз подвалына өстерәп алып кайтты да дәвалап ята. Белсәләр, башыннан сыйпамаслар бит… Аны уйлап тора торган вакыт түгел, намус кушканча эшләргә кирәк. Дөрес эшләдем, солдатны үләргә калдырып киткән булсам, гомер буе үкенеп яшәр идем. Хатын шулай уйлап үзен тынычландырды да өч балага берәр телем сохари тоттырды, савыт төбендә калган суны тамчылап кына эчерде дә йокларга кушты. Шәмнәрне сүндереп куйды. Подвалда урын иркен түгел, балалар ияләшкән, бераз тамак ялгап алсалар, су йотсалар, тагын йокларга фәрман буласын беләләр. Шуңа күрә, ни кушса, шуны үтиләр. Хатын балаларны кызганып, алар күрмәгәндә генә елап ала. Шушы балаларның ни гаебе бар? Якты көнне күрә алмыйлар, уйнау турында сүз дә юк инде. Ачлы-туклы, туйганчы су да эчә алмыйлар бит! Суны күп салып бирсәң дә, артыгын йотмыйлар, саклык кирәклеген аңлыйлар, монда күпме торасыларын кем белгән.
Хатын тактадан ясап куелган топчанда яткан солдатның йөзен шәм белән яктыртып, бераз карап торды… Әллә суламый инде? Колагын солдатның тәненә куеп, сулышын, йөрәк тибешен тыңлап торды. Сулыыыый… Йөрәге дә әйбәт тибә. Кыяфәтенә караганда, сәламәт, көчле кеше… Хатын уңайсызланып куйды. Бая, сулышын тыңлаганда, ялгыш кына бите белән солдатның битенә тиеп киткән иде. Хатынның күңеле әллә нишләп, исәрләнде бит шуңа… Мондый ирнең кочагында йоклау рәхәттер… Шул уеннан оялып, хатын читкәрәк барып утырды.
Их, гомерләр… Ире Семен какча гәүдәле, кыска буйлы иде. Эчә торгач, бөтенләй кечерәеп калды. Эчеп үзәгенә үтсә дә, яратып яшәде ул Семенын, гөнаһка кермәде. Әмма… Менә бу солдатны күргәч, әллә нинди бер хис уянып, алгысындырды бит үзен. Балалардан оят…
Ярар… Тиздән уяныр бу солдат. Уяныр да… Әгәр дә рус солдатлары хакында сөйләгәннәр чын булса… Күп тә үтмәде, берни сизми йоклап яткан яралының кул-аякларын яхшылап бәйләп куйды хатын. Исән чагында ире эчеп, исереп китсә, котыра башлый, хатын аптырап тормый, ирен сугып ега да, аяк-кулларын бәйләп ташлый, айныганчы чишми иде. Менә, ярап куйды бит әле тормыш тәҗрибәсе.
Эчә иде шул... Күрше ире белән һәр кич “тормыш авырлыгын” юалар. Артыгын эчмиләр дә кебек, әмма ире бик тиз исерә. Исердеме, котыра, хатынын әле генә бергә эчеп утырган күршесеннән көнли башлый. Баштарак күршеләренә ярдәм сорап йөгерә иде, соңрак ирен үзе генә дә бәйләп салырга өйрәнде. Тормыш өйрәтә икән ул. Күрше ире эчсә, кайда утырса шунда йоклап китә. Ә Семен... Иртән: “Нигә син шулай итәсең? Кеше алдында оят”, – дисәң ышанмаган була. “Синең кай җиреңнән көнләшим? Кешегә күрсәтерлек җирең бармы? Миннән башка кем карасын сиңа!” – дип кенә җибәрә... иде. Юк, ирен яманлавы түгел хатынның, үлгәннәр хакында начар сүз әйтергә ярамый. Аларны дога белән генә искә алырга кирәк. Рәхмәтле ул иренә, Семен аны көчле, тормышта очраган авырлыкларны җиңә ала торган кеше итте. Тормышта бернидән курыкмый, башкаларга салынмыйча, һәр проблеманы үзе чишә ала торган итте ул аны. Рәхмәт сиңа, Саня! Менә хәзер синең мәктәбеңдә алган белем бик кирәк булып чыкты. Сугыш бара... Исән калу өчен тырышырга кирәк. Исән калу кирәк, бик кирәк, иртәгә һичшиксез бүгенгедән яхшырак булачак.
Хатын яралының маңгаен тотып карады. Тәнендәге кызулыгы кимегән кебек... Такта карават янына урын көйләп утырган хатын кабат уйга чумды... Әй, Кеше! Нигә тыныч кына яшәмисең син?! Гаиләң бардыр, балаларың үсеп беткәндер, ә син һаман сугышасың... Нәрсә җитми сиңа? Шундый матур иде бит тормышлар. Тыныч вакытта безнең якка килгәнең бар идеме синең? Килгән булсаң, туйганчы сыйланып, кунак булгансыңдыр әле! Безнең якның муллыгына, матур табигатенә сокланып, хозурланып йөргәнсеңдер. Хәзер нигә кулыңа мылтык тотып килдең? Шул матурлыкны җимерергә кулың ничек күтәрелде?
Хатын бер мизгелгә күңеленнән генә булса да истәлекләрен барлады. Йортлары артык зур булмаса да, бакчалары бик шәп иде аларның. Ниләр генә үсми иде анда! Пешкән йөзем тәлгәшләре асылынып торган беседкада чәй эчеп утырганда үзен иң бәхетле кеше итеп хис итә иде. Агачлары сыгылып төшкән слива, абрикос, төче чия, караҗимеш... Санап кына да бетерерлек түгел иде “оҗмах җимешләре”нең төрен. Бай яшәделәр, тук булдылар... Хәзер ул бакчаларның асты-өскә килде, җимеш агачлары төбе-тамыры белән актарып ташланды. Агачлар гынамы, халыкның бөтен тормышы юкка чыгарылды. Поселокны бомбага тоткан вакыттагы мәхшәрне күрсәң... Хатын яшәгән урамдагы халыкның күбесе беренче көннәрдә үк юкка чыкты. Кайда икән алар, исәннәрме, әллә инде... Нигә кирәк булды икән бу сугыш? Шуны аңламый интегә хатын. Бу солдат та берәүнең кадерле баласы, яраткан ире, әтиседер. Аңа да сугыш кирәкмидер, кушкач килгәндер. Сугышсыз яшәп булмыймы икән?... Шулвакыт балаларның берсе:
– Бомба! Бомба! Әниии! – дип кычкырып елап уянды.
Хатын баланы юатып, ике тамчы су белән авызын чылатып, көйләп кабат яткырды. Әй бала, дип көрсенде хатын. Бомба шартлауларын тиз генә оныта алмассыз әле. Интегерсез инде, һәр төн төшләрегезгә кереп җәфалар... Улаган тавышлардан йокылар качарлык бит. Исән калсагыз... Тыныч тормышта яши башлагач та, төннәрдә уянып йоклый алмый ятарсыз. Әниегез югалды, әтиегез дә... Мин сезне ташламам анысы, үзем исәнендә... Өчегезне дә бертигез күрермен... Иртәгесе көнне белеп булмый бит.
Төн шулай тынгысыз узды. Хатын йоклый алмады, яралы солдат ыңгырашкан саен янына килеп, яткан урынын рәтләп куйды, мендәрен көйләгән булды, яралының тәне кайнар булмаганга сөенде. Болай булгач, иртәгә үк хәл керер, аягына да басар…
Солдатның аягы җиңел булдымы, моңарчы ничек күрмәгәннәр?! Йокларга урын ясап, почмактагы такталарны рәтләп куйганда, хатын аста яшеренеп торган ике савыт су тапты. Көтелмәгән зур байлык иде бу! Болай булгач, Ул алар белән! Ул аларны ташламаган! Хатын кулларын өскә сузып: “Рәхмәт Сиңа, барысы өчен дә!” – дип, елый-елый кабатлады. Су булгач, яшиләр, дигән сүз...
... Бер уянып, бер йоклап, ничә көн узганын да белми башладылар. Яралы солдат аңына килде, хәле әйбәт, алга бара. Хатын солдатның битләрен дымлы чүпрәк белән сөртеп, чистартты. Их, юындырырга иде үзен! Булмый шул... Аяк-кулларын солдат аңына килгәнче үк чишеп ташлаган иде хатын. Кеше үлем белән көрәшеп ятканда... Рус солдаты да кеше ләбаса. Моңарчы рус-украин дип тормадык, чөкердәшеп яшәдек бит, дип сүкте ул әллә үзен, әллә кемнедер...
Солдат күзен ачкач, иң беренче соравы:
– Кто вы? – булды. – Я? Марина... – диде хатын.
– Марина?! Не может быть! Марина, как ты здесь?!
Шуннан соң солдатка әллә ни булды… Бәргәләнде, үрсәләнде… Торырга теләде, булдыра алмады. Күзләрен ачар-ачмас: “Марина... Я у тебя в гостях... Марина... Слава Богу, мы встретились”, – дип сөйләнде.
“Саташа” дип уйлады хатын. Солдат янына барып басасы, урын-җирен рәтләгән булып, аңа кагылып китәсе килсә дә, тартынды, баскан урыныннан кузгалмады. – А ты кто? Откуда меня знаешь? – дип кызыксынды. Бу сорауны ишеткәч, солдат, авырлык белән булса да, башын күтәрде, күзләрен тутырып хатынга карады.
– Извините, я вас не знаю... А где Марина? – дип башын як-якка борып, эзләнде. Көч-хәл аңлаштылар, солдат, авырлык белән булса да, хатыны Марина турында сөйләп бирде .
... Марина солдатка гашыйк булуын балаларыннан гына түгел, үзеннән дә яшерергә тырыша иде. Әллә нинди бер сөйкемле сөяге бар иде бу солдатның. Акылы белән аның тиз арада савыгуын теләсә дә, күңеленең бер почмагында зәгыйфь кенә, башка төрле өмет чаткысы пыскый иде. Солдатның өйләнгән, хатынлы ир булуын белгәч, ул өмет сүнде. Мондый ир хатынын ташламас, әнә ничек яратып сөйли бит ул аның турында. Хатыны турында сөйли башлагач, хәтта күзләрендә очкын кабынды. Әйе, бу Андрей иде. Ул үзен коткаручы хатынга “хатыным үлде” дип әйтмәгән, аны үлгән итеп тоймый да иде. Аның Маринасы исән, ул үлмәде, ул яши! Һәм “икенче Марина” ирне тиз арада аякка бастырырга тырышты. Бәйләвечләрен ачып, ярасын яхшылап чистартып торды. Аз-азлап булса да, җылы ризык пешереп ашатты. Үзе эчмәсә эчмәде, әмма ирне сусыз тилмертмәде. Хатыны көтәдер, тизрәк кайтып китсен иленә. Ә ул... Түзәр, үзе гашыйк булган ирдән аерылып калу авыр булса да, сабыр итәр. Ничек тизрәк китсә, шулкадәр әйбәтрәк булыр. Онытыр ул Андрейны, онытыр...
... Надир бу якның табигате шуның кадәр матурдыр дип уйламый иде. Тыныч вакытта оҗмах булгандыр монда. Кошлар сайрап тора, җиләк-җимеш исләреннән баш әйләнерлек, ул чәчәкләр! Их, чит илгә йөргәнче, гаиләсен алып монда ял итәргә килергә кирәк булган. Бер атнага гына булса да… Надир белән Алексей бер-берсеннән аерылмаска, бер-берсен ташламаска сүз куештылар. Әгәр берәр хәл булса… илдә, өйдә калганнарга дөрес хәбәрне әйтергә. Яраланганмы, үлгәнме, хәбәрсез югалганмы… Ни генә булса да, дөресен әйтергә! Тәҗрибәләре бар, сәламәт тәннәрендә көч ташып тора. Алар кебек ил өчен, илен саклар өчен утка керерлек егетләр күп монда. Дошманга бил бирмәсләр, утка да, суга да керерләр, туган җирләренә дошманның аягын да бастырмаслар. Надир Андрейны эзләп табудан өметен өзмәде. Табылыр, табылырга тиеш. Ил өчен көрәш барганда читтә кала торган кеше түгел ул. Буш вакыты булуга, Андрей турында сорашты, белеште: шундый-шундый кешене очратмаганнармы, күрмәгәннәрме, ишетмәгәннәрме. Юк, беркем очратмаган, күрмәгән, ишетмәгән... Бүген тапмаса, иртәгә дә көн бар бит. Надир шуны уйлап тынычланды. Әмма көн артыннан көн үтә торды, Андрей табылмады.
... Надир белән Андрей көтмәгәндә очрашты. Җирле халыкның үзләреннән куркулары хакында белгән рус солдатлары, подвалларда яшеренеп, тормышларның тынычлануын көтеп ятучыларны эзләп табып, аларга су, ризык өләшеп, беренче ярдәм күрсәтергә тырышалар иде. Дошманнары, чигенгән вакытта, тыныч халыкның кое суларына солярка салып китүләре дә мәгълүм иде аларга.
... Бу көнне дә Надир егетләренә бурычларын аңлатты да, китәргә җыенды. Тик бераздан кире уйлап, беренче йортның подвалына үзе төшеп карарга булды. Бу гамәле өчен соңыннан сөенеп туя алмады ул. Подвалда биш кеше. Ир белән хатын, өч бала. Аны күргәч, балалар почмакка постылар. Надир баскан урыныннан кузгалмады да. Ир кеше таныш кебек тоелды. Булмас... Ул монда нишләсен? Күпме эзләде бит ул аны! Ә ул монда? Ниндидер аңлашылмаган бер көч аны Андрей янына алып төшкән булып чыкты. Надир үз күзләренә үзе ышанмады.
– Андрей! Синме бу, брат?! Бородач булгансың бит! – дип кысып кочаклап алды. Андрей ярасы авыртудан ыңгырашып куйгач кына җибәрде ул аны. – Гафу ит, брат! Бер сүз әйтми юкка чыктың. Күпме эзләдек сине. Әмма синең юкка чыгуыңа ышанмадым. Монда килгәч тә сине күпме эзләдем! Ничек монда син? Кай җирең яраланды? Минем ярдәм кирәк буламы? – дип тезде ул, сорауларына җавап көтеп тормастан. Үзе Андрейны күзәтте. Соңгы тапкыр күргән Андрей түгел бу. Боеккан, үз эченә бикләнгән, аз сүзле кешегә әйләнгән иде. Хәзер кара, яраланган булса да, күзләрендә очкын кабынган.
... Берничә йортның подвалында качып ятучыларны чыгардылар, барысына да эчә торган су, капкалап алырга ризык өләштеләр. Канистрлар белән юынырга яраклы су алып килгәннәр иде. Битләрен, аяк-кулларын юып кинәнгән кешеләргә карап, Надир гаиләсен күз алдына китерде. Аныкылар бассейннарда коенып, джакузида юынып... рәхәт чигәләр. Ә монда... балалар бер йотым эчәр судан да мәхрүм. Айдан бирле юыну күрмичә... Еллар буе тынычлыкның ни икәнен белмичә… Бераз хәл алган кешеләр, рус солдатларын кочаклап, елый-елый рәхмәт сүзләре әйттеләр. – Безне сезнең белән күпме куркыттылар, ә сез коткаручылар икәнсез. Аллаһ сезгә өйләрегезгә исән килеш кайтуны насыйп итсен, – диештеләр.
Надирның вакыты аз иде. Егетләре халыкны автобуска утыртканда, Андрей белән бер-ике сүз алышырга өлгерде. Андрей үзе өчен барысын да хәл итеп куйган булып чыкты. – Сезгә берни әйтми китеп баруым өчен гафу үтенәм. Барыбер яши алмыйм, ут эченә керәм, илгә файдам булыр, дидем дә, киттем дә бардым. Юлда үзем шикелле ике кешене очраттым, аннан соң бер майор белән очраштык. Безгә ул ярдәм итте. Сугышка кердек, бер авылны азат иткән саен яшисем килә башлады. Күпме кешенең елый-елый үз йортларына кайтуларын күрдем. Йортлары ярым җимерелгән, якыннары як-якка таралган кешеләр үз йортларына кире кайттылар. Моның өчен гомереңне бирү дә кызганыч түгел! Монда килүемә шат идем. Ә беркөнне... Аермачык берни хәтерләмим, нидер шартлаганын ишеттем, отрядтагы егетләрдән ничек аерылып калдым, хәтерләмим. Шунда ятып та калган булыр идем. Минем гомерем кирәк икән әле... Мине Марина табып, үз җилкәсенә салып алып кайткан, үлемнән коткарган. Күреп торасың, хәлем бик яхшылардан түгел. Таяксыз ярты адым да атлый алмыйм. Марина каршында бурычлы мин хәзер. Күршеләренең ике баласы калган аңа. Өч баланы тәрбияләргә булышырмын. Марина да каршы түгел, шатланып риза булды. Тиешле урынга мине табуың хакында җиткерерсең, яраларым төзәлүгә сафка басачакмын, – диде ул, бер кырыйда аларны күзәтеп торган хатын-кызга ымлап.
Андрей берни әйтмәсә дә, Надир аларның бер-берсенә өздереп карауларыннан барысын да аңлады. Алай икән, Андрей тормышка кире кайткан, дип сөенде. – Андрей, күктәге Зат сине ярата икән. Ул сиңа Маринаңны кире кайтарган. Аңлыйсыңмы? Могҗиза бит бу! Менә хәзер икебезне очраштырды. Ничек шат мин бүген! Һәр адымыңны хуплыйм, мөмкинлек чыгуга, мин синең янга килергә тырышырмын. Әллә нинди планнар корып булмый хәзер. Исән вакытта хәбәрләшеп торырбыз. Әгәр миннән хәбәр булмаса... Дөнья хәлен белеп булмый... Ну, син минем ни әйтергә теләгәнемне аңладың инде...
Надир тагын нидер әйтәсе иде, әйтмәде, бер-берсенә сыенып басып торган парга карап, кулын болгады да, үзен көтеп торучылар янына йөгерде. Нигәдер туктады, кире борылып килде, ирләрчә ныклык белән Андрейның кулын кысты. Андрей Надирның колагына:
– Үзеңне сакла, аяк астыңа карап йөр, бар җирдә миналар куелган, онытма! – дип пышылдады. Ул һаман да Надирны аталарча кайгырта, сакларга тырыша иде. Әле дә йөрәге сулкылдап торды, әйтерсең лә, Надирны соңгы тапкыр күрә. Үзгәргән Надир, бик нык үзгәргән, җилкәләре ныгыган, карашлары өтеп ала, чын ир булган!
Ир-ат яуда ныгый шул. Тыныч тормышның көндәлек вак-төяге ирләрне ваклый. Әле кайчан гына тормыш авырлыгыннан бөгелеп төшкән, югалырга торган кеше чын батырга әйләнгән...
... Андрей Надир киткән якка күз салды. Машина күздән югалган, ул киткән юлдан күтәрелгән тузан да тынычланып җиргә яткан.
– Без аның белән очрашабыз әле, елама, һичшиксез очрашабыз, – дип юатты Андрей, үзенең култык астына сеңеп беткән Маринаны.
Иртәнге кояш та уянган, җәһәт кенә күтәрелеп, бар җылысын яңа кавышкан парга бирергә теләгәндәй, ашыга-ашыга нурын җиргә сибә.
Җиһанга яңа көн туып килә иде. Нинди булыр ул Яңа көн?.. Нинди хәбәрләр алып килер?...
Мөнирә Сафина.
 
Тәмам.
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: