Сельские нивы
+14 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
4 Октября 2022, 16:00

ИР ЕЛАСА, ИЛ ЕЛЫЙ...

2 өлеш. 4 бүлек. Үзен тормыш сазлыгыннан коткарган Андрейга берничек тә ярдәм итә алмавына әрнеде Надир. Билгесез уйлардан арынырга теләп, армиядә бергә хезмәт иткән Алексейга шалтыратты. Моңарчы, сирәк кенә булса да, аралашалар иде. Надирның шалтыратуына Алексей гаҗәпләнмәде, тыңлап торды да: – Мин бер атнадан сугышка китәм, әйдә минем белән, – дип чакырды.

Үзен тормыш сазлыгыннан коткарган Андрейга берничек тә ярдәм итә алмавына әрнеде Надир. Билгесез уйлардан арынырга теләп, армиядә бергә хезмәт иткән Алексейга шалтыратты. Моңарчы, сирәк кенә булса да, аралашалар иде. Надирның шалтыратуына Алексей гаҗәпләнмәде, тыңлап торды да: – Мин бер атнадан сугышка китәм, әйдә минем белән, – дип чакырды. Мондый уй Надирның күңелендә күптән бар иде, уйлап та тормыйча риза булуын әйтте. Җитәкчесе Рафим Хайрович янына кереп, үзенең планнары белән уртаклашты.
Анысы баштарак аптырап калса да, соңыннан:
– Бу адымыңны хуплыйм, чын ирләрчә... Мин синең гаиләңне ташламам, ул хакта борчылма. Бурычыңны үтәп, исән килеш, Андрей белән кайтып керерсез дип ышанам, – дип, Надирның кулын кысты.
Икенче көнне Алексей белән очрашып, тиешле урынга киттеләр. Булды, хәл итте, тик... Гөлгенәгә ничек әйтергә? Надирга хатыны белән икәүдән-икәү генә сөйләшергә кирәк иде. Ир хатынына карап торды да:
– Гөлгенә, әйдә, балаларны алыйк та урманга барып килик. Күкрәк тутырып урман һавасы сулыйсым килә. Яшь вакытларыбызны искә алырбыз, – дип әйтеп куйды. Нидәндер шикләнүе йөзенә чыккан Гөлгенә иренең бу сүзенә аптыраса да, сиздермәде: – Әйдә соң, барыйк ,–дип җыена башлады. Балаларының сөенүләрен күреп, Надир үкенүдән: – Эш дип ашкынып... Балалар белән, гаилә белән ял итүне онытып... Их, исән-сау кайтсам, яши белер идем, – дип әйтеп салды.
Хатын сораулы карашын иренә төбәде, әмма бер сүз дә әйтмәде. Урман кырыена җитеп машинадан төшкәч, балалар үзләренең таныш урыннарына йөгерделәр. Шунда гына Гөлгенә иреннән:
– Ни дигән сүз булды инде бу? – дип сорады. Боргаланып торып булмый инде. Надир хатынының күзләренә туры карарга батырчылык итмәде, кочагына алды да: – Гөлгенәм, мин сугышка китәргә булдым. Званием бар, тәҗрибәм бар, – дип әйтеп салды.
Хатын иренең кочагыннан чыкты, шомырт кебек кара күзләрен тутырып, “чынлап сөйләшәме” дигән кебек карап торды.
– Надир! Син нәрсә сөйлисең? Балаларың турында уйладыңмы?
– Балаларны сиңа ышанып тапшырам, Гөлем...
– Юк! Юк! Юк! Беркая да китмисең! Мин риза түгел!
Елый башлаган хатынын тынычландырмады Надир.
Җайлап кына сөйли башлады: – Гөлгенәм, без синең белән бик матур яшәдек. Утлар, суларны бергә кичтек, авыр вакытларны бергә үттек. Хәзер дә аңларга тырыш мине... Сугыш, дибез. Сугыштан куркабыз... Тыныч тормышта яшәгән кешеләрне кара... Иртән эшкә чыгып китәсең, белмисең, кич үз аякларың белән кайтып керерсеңме?.. Хәзерге кеше, ачуы килгән кешесен атып үтерергә дип мылтык сатып ала. Һәм ата да. Көн дә күпме кеше якыннары кулыннан мәңгелеккә китә... Тыныч тормышта бит бу! Өстебезгә бомба төшми, сугыш кырындагы кебек дошман белән кара-каршы сугышмыйбыз... Ир – хатынын, хатыны ирен яшәүдән мәхрүм итә... Акылдан язган ата-ана үз балаларының җанын ала... Юллардагы аварияләрдә күпме кеше кырыла. Урманнар яна, йортлар... Гаиләләре белән мизгел эчендә юкка чыгалар... Хәзерге кеше чикне онытты, үлемгә үзе ыргыла... Утка ашкынган төнге күбәләк кебек, янып үләсебезне белсәк тә, утка керәбез. Ашыгабыз, чама хисен белмибез... Узарга, алга чыгарга тырышабыз. Мин дә каядыр ашкындым... Аллаһ миңа нинди сынау җибәрде. Сынавын да, коткаручысын да бирде... Мине Андрей коткарып калды. Ул булмаса, мин бүген синең яныңда басып тормас идем...
Ашыкмады ир, туктый-туктый сөйләде. Һәр әйткән сүзе хатынының күңеленә үтеп керүен теләде. Ничек кенә булмасын, Надир уеннан кире кайтмаячак, китәчәк. Гөлгенәсенең ризалыгын алып китсә әйбәтрәк булыр иде... Иренең сүзләрен ишеткәч, хатын, елавыннан туктап, ике күзен тутырып иренә карады. Надир моңарчы хатынына үзенең башыннан үткән хәлләрне сөйләмәгән иде. Менә хәзер җае чыкты, барысын да сөйләп бирде. Урман кырыенда ышык, бер кеше бүлдерми, машиналар йөрми, балалар туп тибә. Тын да алмый тыңлады хатын, исе китеп, сокланып, гаҗәпләнеп, горурланып. Ире хакында берни белми икән бит ул. Нинди хәлләр аша үткән. Менә нинди икән аның ире!
– Син кайгырма, кайтырмын мин. Әгәр дә... кайтмыйча, үлеп калам икән, бәхилләшик... Ни хәл итмәк кирәк, димәк, миңа шулай язылган. Балаларны аякка бастырачагыңа шикләнмим. Кәрим егет инде, ә Әсәлне үзең кебек итеп тәрбияләп үстерәсеңә ышанам. Безнең әбиләребез ирләрен генә түгел, балаларын да сугышка озаткан. Алты баласы сугыштан кайтмаган әби яшәде безнең авылда. Алты улы, ире сугышта үлеп калган. Нинди трагедия! Ә ул бервакытта да зарланмады. Ялгыз калгач, ничек түзгәндер, әмма кеше алдында бер тамчы күз яше күрсәтмәде. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк безгә.
Гомерем бетмәсә, кайтырмын. Болай берни эшләми, бер кырыйда карап тору егетлек түгел. Япь-яшь, өйләнмәгән, нәсел калдырырга өлгермәгән егетләр китте. Мин аларны кул болгап озатып калыйм да, тыныч кына яши биримме? Юк, миннән булмый... Балаларга аңлатырсың. Әтиләре белән горурланырлык булсыннар. Илгә куркыныч янаган вакытта алгы сафта булырмын дип ант иткән кеше мин. Яклармын, саклармын, кирәк икән гомеремне дә кызганмам дип... Илне саклау – сезне дә саклау дигән сүз. Мин бүген шунда, алгы сафта булырга тиеш. Инде дә миңа каршы торасыңмы, Гөлем?
– Надир, кичер! Мин... Берни дә белми яшәп ятам икән. Мин каршы түгел, хәзер инде каршы түгел, аңладым... Җаның теләгәнчә хәл ит. Нинди генә карар кабул итсәң дә, мин каршы булмам, хуплармын гына. Үзеңне сакла, бәгырем. – Рәхмәт, гөлем! Тагын шуны да әйтим, Андрей да шунда киткәндер дигән шигем бар. Читтә кала торган кеше түгел ул. Бәлкем очрашырбыз, кем белә? – Надир! Андрейны тапсаң, нинди генә хәлдә булса да, алып кайт. Аяксыз-кулсыз булса да, ташламабыз, тәрбияләрбез... – Рәхмәт, Гөлгенәм! Син алтын хатын... Ышан, китсәм дә, минем ярты җаным сезнең белән кала. Йөрәгемне ачып күрсәтер идем... Мин башкача булдыра алмыйм, аңлыйсыңдыр. Кичә генә хәзрәт белән киңәшкән идем, ул: “Илеңне яклап сугышу гөнаһ түгел, ниятең изге”, – диде. Әгәр шушындый вакытта читтән генә күзәтеп торам икән, мин кем булам инде?.. Килештекме?
Хатынның сүз әйтерлек чамасы юк иде, ул ризалыгын белдереп баш кагудан узмады. – Менә визитка, алып куй, югалтма. Авырлык килсә, шушы кешегә шалтырат. Әйе, шул... Син аны беләсең. Ул сезгә ярдәм итәргә сүз бирде. Хатыны белән сөйләшкәч, Надирның иңнәреннән тау төшкәндәй булды. Вакыт бик тиз узды, ир белән хатын бер генә минутны да аерым уздырмаска тырыштылар. Хатын җитдиләнде, сыкранып Надирның җанын “ашамады”. Надир исә гел күтәренке кәефтә булырга тырышты, балалар гына, әтиләре “әниегезне сезгә калдырам” дигәч, олыгаеп киткәндәй булдылар... Әтиләре кунакка китми бит, ут эченә китә. Алдагысын берсе дә белми, әллә кайта ул әйләнеп, әллә юк. Бергәләшеп, елый-елый, әтиләрен кул болгап озатып калдылар. – Үз аякларың белән әйләнеп кайт! Көтәрбез... көтәрмен...
Күз яшьләрен тыя алмаган хатынның соңгы сүзе шул булды.
... Эчә торган сулары бетте… Ашар ризыклары да бетү алдында… Өскә чыксалар… Беркөнне күршеләре, ирле-хатынлы Вовка белән Лена суга дип чыгып киткәннәр иде, кире кайтмадылар… Исәнме алар, үлеме, белеп булмый. Хатын баласын күкрәгенә ныграк кысты, почмакта йоклап яткан ике ир балага күз салды. Әти-әниләре суга киткән җирдән кайтмагач, өч көн еладылар да туктадылар. Мескенкәйләр, шушы сабыйларның ни гаебе бар? Хатын куенындагы баласын карават сыман ясап куйган такталар өстенә салды. Подвалда караңгы, ярый әле күп итеп шәмнәр алып куйганнар, хәзер бик кирәк булганда гына, саклап кына тоталар. Электр уты күптән юк инде, телефоннары булса да, сөйләшеп булмый. Якты дөнья белән элемтәләре бетте. Кайчанга кадәр монда качып ятарлар? Өскә чыгып карыйсы килсә дә, курка хатын. Рус солдатларын бик яманлыйлар бит, рәхимсез, диләр. Алар күзенә чалынмавың хәерле, диләр. Әллә нинди куркыныч хәлләр турында сөйлиләр. Ә эчәргә су кирәк... Нишләргә соң? Өскә чыгып караргамы әллә? Хатын як-ягына күз салды, шәм яна, балалар йоклый. Тәвәккәлләргә кирәк! Ике кулына буш ике савыт тотып, хатын өскә менеп китте. Бераз күзәтте, караңгы төшеп килә... Каршыдагы йортларның күбесе җимерелеп беткән... Хатын үзләренең каралты-курасы төзек хәлдә булуын күреп, шатланды. Сарай түбәсен алып ташлаган ташлавын. Йортка зыян килмәгән, шуңа сөенде. Снаряд каршы урамдагы йортның бакчасына төшкән ахры. Бакчалары бик матур иде, уңышлы... Әрәм булган... Үзләре кайда икән? Исәннәрме?
Урамда бер кеше юк. Әллә... Бер аткан җиргә кабат атмаслар, тәвәккәлләп коега барып килергәме? Җимерекләр кырыеннан шуышып барса... Кое ерак түгел, алар яши торган урам башында гына. Барырга кирәк инде... Тиз генә савытларны тутырыр да кирегә сыпыртыр. Хатын тәвәккәлләде, җиргә ятып шуыша башлады.
“Болай кайчан барып җитәм, тынычлык бугай”, дип, тураймакчы булды. Әмма коега барып җитү насыйп булмады, колагына ыңгырашкан тавыш ишетелде. Хатын сагайды, як-ягына каранды. Әнә, тегендәрәк бер гәүдә ята. Кем булыр икән? Күршеләренең берәрсеме? Хатын якынрак шуышты. Акрын тавыш белән:
– Эй, ты кто? – дип сорады. Тынлык.
– Эй, отзовись, ты кто? Ты что, ранен?
Гәүдә башын күтәрде, бик каты ыңгырашып куйды да, хатынның кулындагы савытларны күреп:
– Туда не ходи, вода отравленная, соляркой отравлен... – дип аңын җуйды. Коега солярка салганнар!!! Бомбадан исән калучылар кое суы эчеп үләргә тиеш икән... Кем эше икән бу? Җирдә ятучы рус солдаты түгелдер. Үзе агуласа, “Эчмәгез, су агулы” дип ятмас иде. Димәк... Рус солдатлары турында әйткән сүзләре ялган булып чыга. Хатын ни эшләргә дә белми аптырап калды. Аларга рус солдатларыннан ерак торырга, сакланырга, күзләренә чалынмаска кушканнар иде... Нишләргә, ни кылырга да белмәгән хатынның күп уйлап торырга вакыты юк иде, ни булса да булыр дип, җирдә ыңгырашып яткан яралы солдат янына шуышты. Озын буйлы, киң җилкәле, яше дә бар кебек… Хатын сусыз савытларын ташлады да, яралыны җилкәсеннән өстерәп алып китте. Тәне авырткандыр, яралы ыңгырашты.
–Терпи, мой хороший, терпи, – дип пышылдады хатын.
Рус булса ни… Ул да безнең кебек үк кеше… Начар нияте булса, кое суын эчәргә ярамаганны әйтеп тормас иде. Ярасы артык тирән булмаса, бәлки ярдәм итеп булыр. Подвалда аптечка бар, беренче ярдәмне күрсәтер. Авыр гәүдәне ерак өстерәп булмаслыгын аңлагач, хатын солдат янына сузылып ятты. Яралының ике кулыннан тотып, әйләндереп, үзенең җилкәсенә салды. Коймаларга тотына-тотына, калтыранган аякларына яралының өстерәлеп барган аяклары бәрелүен дә тоймыйча, җимерекләр аша алга барырга тырышты. Үзе адымнарын санады. Ун… унбиш… кырык… илле ике… Юк, кайтып җитә алмаячаклар. Ташлап китәргәме әллә? Хатын кайтып җитмәсә, подвалдагы балалары үләчәк! Нигә бу солдат белән газап чигә әле! Хатын иңендәге солдатны саклык белән җиргә куйды. Яралыда тереклек билгесе сизелми иде. Хатын, үзе дә сизмичә, солдатның муенын тотып карады. Сизелер-сизелмәс кенә тибеш бар… Тере кешене ничек ташлап китәсе… Китәргә кирәк, диде, китә алмады. Хатын кабат, эчтән генә елый-елый, ирне мең газап белән җилкәсенә салды. Яралы ыңгырашмады, тавыш бирмәде. Хатын адымнарын саный-саный алга атлады. Алтмыш… алтмыш тугыз… Үз аякларың белән атлап барганда гына якын икән бу ара. Кайчаннан бирле баралар… Юк, кайтып җитә алмас… Әле һаман кайталар… Сиксән… Ташла инде, ташла… Туксан… Юк, ташлыймы соң, ташламыыыый… Хатын үкседе… Тагын туктаса, икесе дә монда ятып калыр кебек булды. Туктамады, аякларын шуыштырып булса да алга этте… Туксан биш булды! Йөз илле! Ниһаять, кайтып җиттеләр! Хатын җилкәсендәге авыр йөк белән гөрселдәп җиргә ауды. Аңын җуяр дәрәҗәгә җитсә дә, яралының муенын капшады, елмайды. Исәәән… Туйганчы ашарына ризыгы, эчәренә суы булмаган, хәлдән тайган хатын кайдан, нинди көчләр алгандыр, яралыны җилкәсенә салып, баскыч буйлап аска төште. Соңрак, булган хәлләрне искә төшергәндә, ул бу хәлләргә үзе дә ышанмаячак әле…

Балалар уянмаган иде. Бик яхшы, хәзер сабыйның кече йомышын банкага агызып, солдатның ярасын эшкәртергә кирәк.
Хатын өстендәге калын, яралының канына буялып беткән киемнәрен салып ташлады, солдатның ярасын чистартты, аптечкадан сары порошок алып сипте, яхшылап бәйләп куйды. Бер банкадан эчемлек агызып эчерде, шуннан соң гына иркен сулыш алды. Менә хәзер аның күңеле тыныч. Яралы солдатка беренче ярдәмне күрсәтте, солдат аңына килмичә үлеп китсә дә намусы борчымаячак...

Мөнирә Сафина.

Дәвамы бар

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: