Сельские нивы
+18 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
4 Октября 2022, 12:00

ИР ЕЛАСА, ИЛ ЕЛЫЙ...

2 өлеш. 3 бүлек – Андрей...Надир нидер әйтергә теләгән иде, Андрейның күзләрен күргәч, тетрәнеп китте, тукталды. Монда сүзләр артык... Бу күзләрдәге әрнү... Бу күзләрдәге сүз белән аңлата алмаслык сагыш... Андрейның Маринага булган мәхәббәте мәңге җуелмаслык булып язылган иде бу күзләргә.

– Андрей...
Надир нидер әйтергә теләгән иде, Андрейның күзләрен күргәч, тетрәнеп китте, тукталды. Монда сүзләр артык... Бу күзләрдәге әрнү... Бу күзләрдәге сүз белән аңлата алмаслык сагыш... Андрейның Маринага булган мәхәббәте мәңге җуелмаслык булып язылган иде бу күзләргә.
– Төрмәдә утырганда ... Чыккач та Маринаны эзләп табам, көткән булса, калган гомеремне аның өчен яшәрмен, дип уйлый идем. Шушы уй, өмет мине саклап калды, көч биреп торды. Ни өчен яшәргә соң хәзер? Ни өчен көн саен иртән йокыдан уянып, нидер эшләргә... Каядыр барырга... Бер кирәкмәгән кешеләр белән очрашып, файдасыз сүзләр сөйләшергә... Көнгә өч тапкыр ашап, корсак тутырыр өчен яшәп торырга?! – Андрей... Врач ни диде? – ...
– Мин белергә тиеш, Андрей, яшермә, әйт!
– У неё нет шансов! Ты понимаешь это? У меня шансов полно, а у неё нет! Оказывается, я еще раз могу жениться. Сволочь! Ненавижу таких врачей… Ещё улыбается… –Маринаның... күпме калган?
– Месяц… минимум... “Минимум” сүзе Надирның күңелендә өмет уятты. “Минимум” икән, димәк, “максимум” дигәне дә булырга тиеш.
– Андрей, не вешай нос, безнең вакытыбыз бар икән! Аңлыйсыңмы, безнең карамакта күпмедер вакыт бар. Безгә ашыгырга кирәк, шул вакытны узып ашыгырга... Хәзер, хәзер мин бөтен танышларымны аякка бастырам. Бәлки, Рафим Хайрович ярдәм итә алыр. Яхшы врачлар күп, табарбыз, Маринаны аякка бастырырбыз. Минем әти “Чыкмаган җанда өмет бар” дип әйтә торган иде. Үлмәс борын күмәргә ашыкмыйк әле. Өмет бар икән бит! Өмет... Нинди зур сүз икән бу “Өмет”. Яңа гына канатлары каерылган Андрейга җан кертте бу сүз. Елмаерга тырышып, йөзендәге кайгылы төсмерне маска астына яшереп, Андрей Марина янына кереп утырды. Кайдадыр сугыш бара. Яшь егетләр, ирләр кан эчендә… Әти-әниләре, яраткан кызлары, хатыннары, балалары елый. Бу җирдә бер тыныч урын бармы икән?.. Күңелендә тынычлыгы булган берәр кеше?.. Нигә мондый тынгысыз соң бу тормыш? Яшьлеген төрмәдәге Андрейны көтеп уздырган, бер тапкыр күреп гашыйк булып, ун ел буе шул сөюгә ышанып, тугрылык саклаган Марина әҗәл белән тартышып ята. Нигә болай килеп чыкты соң әле?! Болай булырга тиеш түгел иде бит! Ил белән килгән кайгыга түзәрләр, Маринаны ничек коткарып каласы? Алтмыш яшенә җитеп, беренче тапкыр Андрейның күзеннән яше чыкты. Эре-эре яшь тамчылары ирнең битен пешерде, йөрәген яндырды. Нахак бәла тагып, дуслары төрмәгә утырттылар. Шул кайгыны күтәрә алмыйча, әти-әнисе иртә китеп барды. Шул оятны сәбәп итеп, бар мөлкәтен үзара бүлешкән туганнары аннан баш тартты. Ун ел гомере әрәмгә узды... Моннан соңгысы “кара тамга” белән үтәчәк... Боларның берсе дә ир өчен бу кадәрле авыр булмады. Ә хәзер аның җаны әрни, үртәлә, бу гаделсезлек белән килешергә теләмичә дулапмы дулый. Үз гомерендә беренче тапкыр күктәге Затка үпкәсе бар ирнең. Марина яшәргә тиеш! Андрей бөтенесен эшләр, әмма Маринаны әҗәл кулына бирмәс! Әгәр ярдәм итмисең икән, мин синең белән көрәшкә чыгам! Күктәге затка мондый сүзләрне әйтергә ярамаганын белсә дә, әйтте әрнүенә чыдый алмаган ир. Көн артыннан көн үтә, көн дә үскән яман шеш көтәргә яратмый, ашыгырга кирәк. Андрей ничек итсә итте, илдәге биш яхшы врач арасыннан “иң яхшысын” эзләп табып, Маринага операция ясарга күндерде. Үз гомерендә бер тапкыр да кешедән нидер сораганы булмаган Андрей врач каршында озак тезләнеп торды. Операциянең бәясе күпме булыр, кайдан акча табарлар, анысы хакында уйлап та карамады. Табарлар, чүлдә яшәмиләр... Сау-сәламәт ул, сөйгәне хакына бар әгъзасын сатарга да риза. Маринасын гына коткарсыннар! Берсе дә алынмаган өметсез операцияне ясарга риза булган профессорның табан астын үбәрлек халәттә иде ир.
Андрейны профессор: – Мин бернинди дә гарантия бирмим. Хәтта мин сезне кире уйларга да өндәр идем. Кызганыч, хатыныгыз бу дөнья кешесе түгел инде. Аның янында әҗәл басып тора. Ясатмасагыз, яхшырак булыр иде, – дип үгетләде. – Нигә шундый хәл килеп чыкты? Мин аңламыйм... – Бу хакта уйлап баш ватарга кирәкми... Кеше – серле механизм бит ул. Сүтеп карап булса, андагы исәпсез-хисапсыз, гади күзгә күренмәслек вак механизмнардан кеше гаҗәпкә калыр иде. Мәкерле чирне китереп чыгара торган кечкенә генә бер төер еллар буе үзенең вакытын көтеп, тик ята, көч туплый. Кеше аны сизми, гадәти тормыш белән, кайдадыр бәхете барлыгын, беркөнне аны очратачагын өмет итеп яши бирә. Һәрчак киеренке халәттә булган төер, көннәрдән бер көнне уяна да, хәрәкәткә килә. Моның өчен ни сәбәп була? Төрлечә булырга мөмкин. Бу хакта сәгатьләр буе сөйләргә мөмкин. Тик бу сезгә кызыклы булмас... Баш миенең иң хәтәр җирендә урнашкан төергә кагылу өчен бик зур сәбәп кирәк, хөрмәтлем. Бу очракта – галиҗәнап ярату! Хатыныгызны ничек яратканыгызны күреп, операциянең файдасыз эш икәнен белә торып, мин дә сезгә каршы тора алмыйм.
– Бер дә өмет юкмыни соң? – Өмет һәрвакыт бар инде ул...
– Шулай булгач, ясагыз! – Исән калган очракта да хатыныгыз ятып кына тора алачак. Күзләре күрмәс, сөйләшә алмас...
– Булсын, исән генә булсын, мин аны нинди генә хәлдә булса да кадерләп яшәтермен. Ул миңа кирәк, аңлыйсызмы, профессор?! Мин аннан башка яши алмыйм! Профессор җиңелде.
Андрейның җилкәсеннән какты да: – Чын ир шундый була. Молодец, уважаю, – дип, операция булачак көнне билгеләде.
... Ничә сәгать узды икән инде? Тынлык... Бу тынлыктан Андрейның колаклары чыңлый башлады. Кинәт аның йөрәге туктагандай булды. Ир сикереп торды, операция ясый торган бүлмәнең ишеге төбенә килеп басты. Марина белән нидер булды ахры. Йөрәге белән сизә, тикмәгә генә күкрәгеннән чыгардай булып типмидер... Нигә монда тора ул, ачыгыз ишекне! Андрей ишекне төя башлады. Ачыгыз!
Ишек ачылып китте, кемдер Андрейны көч белән ишек төбеннән алып китмәкче булды. – Марина! Мин монда, Марина! Син миңа кирәк, ишетәсеңме? Син миңа кирәк, Марина! – дип кычкырды, шашкан кыяфәткә кергән ир. Кемдер тиз генә ирнең беләгенә укол ясады. Андрей, хәлсезләнеп, йомшак креслога ауды.
– Тимәгез, шунда гына йокласын, – диде кемдер.
Кайсыдыр: – Пациентның йөрәге эшләп китте! – дип кычкырды.
– Маринааа... Андрей башка сүз әйтә алмады, тирән йокыга талды.
... Ир үзен җилкәсеннән тотып селкегәнгә уянып китте. Бер кулына швабра тоткан өлкән яшьтәге җыштыручы апа икән.
– Әйдә, уян. Озак йокладың инде, хатының янына кертәбез. Янына кереп утыр, әмма тавышланма. Әйдә, башта сине “чистартып” алыйк, чишен, стерильный киемнәрне ки. Аллааа, кычкыруың белән үлеп барган хатыныңны айныттың бит. Булса да булыр икән шуның кадәр ярату! Бөтен кешене аякка бастырдың... Әйдә, трусигыңны да сал. Нәрсәгә аптырадың? Әллә юылган ул трусигың, әллә юк. Хатының янына кристаллдан да чистарак булып керергә кирәк. Алла сакласын, синең белән бер микроб ияреп керсә! Ни буласын беләсеңме? Шул-шул, белмисең... Әйдә, нәрсә карап торасың инде? Борылам ди хәзер, көтеп тор! Минем чишенгән ир күргәнем юкмы әллә? Синең кебек бик күп чибәр егетләр, байлыкларын күрсәтеп, таралып ятты инде минем каршыда... Оялган була тагы... Сез минем өчен барыгыз да бер... Ярар, ярар, борылам... Мә, менә боларны киеп куярсың, чыгам мин, бигрәк оялчан булып чыктың... Кычкыруыңа караганда, бик хәтәр җегет диярлек үзеңне... Андрей кереп, ятак янындагы урындыкка утыруга, Марина уянды, күзләрен ачты. Диңгез кебек тирән, саф күзләргә карап, Андрейның җаны сызлады. – Я без тебя дышать не могу, жить не умею… Ты только живи, ради меня живи, не оставляй меня, – дип ялварды. Марина дәшмәде. Андрей хатынының хәлсез кулларына кагылды: – Кулларымда гына күтәреп йөртермен, гомер буе... Китмә, ташлап китмә мине... Марина, белсәң иде сине ничек яратуымны...
Ир карават янына тезләнеп, башын сак кына авыруның аяклары кырыена куйды. Надир аларны ябылып бетмәгән ишек аша күзәтеп торды. Андрейның сүзләре җанын айкады. Ир белән хатын арасында сирәк була торган, бик тирән ярату иде бу. Сиздермичә генә палата ишеген япты, башын аска иеп, акрын гына басып, аскы катка төште. Бер сүз дәшмичә, кара кайгыга батып, стенага сөялеп торган Гөлгенәсен кочагына алды. – Гөлем, син мине яратасыңмы?
– Сорап торасың тагын... – Юк, син әйт, яратасыңмы? – Оялам...
– Кемнән? Миннәнме? Иреңне ярату оятмы? Их син!
Ир белән хатын бер-берсенә сыенып бик озак басып тордылар. Клиниканың тар коридор чикләре киңәйгән, алар өчен “галәм ишекләре” ачылган иде. Яннарыннан үтеп-сүтеп йөрүчеләрне күрмәделәр дә... Шушы иксез-чиксез матурлык дөньясында шулай бер-береңә сыенып кына яшисе дә... Булмый шул, тормышның үз законнары, дөнья, тормыш-көнкүреш ваклыклары бар бит әле.
... Монда ишекләр һәркемгә, һәркайчан ачык. Җир йөзендәге бердәнбер ачык ишек шушында. Бу ишектән башкалар күтәреп кергәне кире чыкмый. Ул инде беркайчан да якты кояшны, якын кешеләрен күрмәс. Башка бервакытта шатланып көлмәс, кайгыдан елап бушанмас. Аңа кәттә машиналар, яхта-виллалар, биек йортлар, затлы җиһазлар, берничә банкта яткан акчалар, брендлы киемнәр, татлыдан-татлы ризыклар, чит кеше малы кирәкмәс... Аңа бары ике метр җир җитәр... Монда бөтен кеше бертигез, һәркемдә ике метр кәфенлек, аның хәтта кесәсе дә юк! Үзе бай булса да, гади генә яшәп, җитмәгәнен тартып-сузып, ачлы-туклы яшәүче, үлгәндә дә шул тормышына шөкер итеп киткән кеше янында мәңгелеккә ятып калыр. Шушы минуттан башлап аңа берни дә кирәк булмас. Гомер буе җыйган малы, үстергән балалары, дәрәҗәсе, дуслары... Барысы да калыр. Әмма ул моның өчен борчылмас, чөнки аңа инде боларның берсе дә кирәкмәс. Әле генә якыннары кадерләп күтәреп килгән кеше кара туфрак астында, мәңгелек йортында ятып калыр. Аның өчен мәңгелеккә юл шушыннан башланыр. Кабер иясенә берни кирәкми, аңа дога кирәк. Дога җибәр син аңа, дога! Ул догага сусаган... Догасыз ятканнарның кабер тарлыгыннан тыны кысыла...
... Чәчәккә төренгән яңа кабер янында ике ир басып тора. Ирләрнең берсе кабер каршына тезләнде. – Аю кебек үкереп-үкереп елыйсым килә... Елап булмый... Елый алмыйм... – Андрей...
– Бүре кебек улап елар идем... Гомеремдә бер тапкыр булса да кычкырып елар идем... – Андрей...
Надир, әйтер сүз таба алмыйча,туктап калды.
– Держись, брат. Без синең белән...
Надир, үзенең буш сүз сөйләвен аңлап, кабат тынып калды. Марина, Марина... Алып калып булмады бит сине. Ничә еллар көтеп алган бәхетеңне ташлап киттең. Бик авыр Андрейга.
Надир Андрейны бер минутка да ялгыз калдырмаска тырыша. Марина киткәнгә шактый вакыт узса да, Андрей кайгыдан арына алмады әле. Нинди көчле кешене бөгеп салды бу кайгы. Бераз сөйләшсә, эчен бушатса, җиңеләеп китәр кебек, сөйләштереп булмый.
Бу юлы Андрей җавап бирде. Надир бик өметләнми генә сүз башлаган иде. – Монда бер кеше юк, кычкырып елап бушан, Андрей. Болай итеп, эчтән янып бетәчәксең. – Елыйсы килә, елап булмый...
– Сөйлә, Андрей, мин тыңлыйм... – Китәсем килә минем... Китәр урын юк... Надирның эчен нидер сызып үткәндәй булды.
– Китәргә түгел, калырга кирәк. – Калып ни мәгънә?
– Яшәргә тырыш. Маринаның каберен карап торасың бар...
Сөйләшү шушы урында өзелде. Шуның белән шул. Әмма шуның кадәресенә дә шатланды Надир. Бер кузгалгач, боз эреп бетәр, дип өметләнде. Тик өмете акланмады.
Шул сөйләшүдән соң бер атна вакыт узгач, Андрей югалды. Суга салган таш кебек булды. Кайлардан гына эзләмәделәр аны. Уен эш түгел, шундый зур оешманың сак бүлеге җитәкчесе югалсын әле! Эзләүгә кушылмаган кеше калмагандыр: дуслар, хезмәттәшләр, полиция, волонтерлар, танышлар, таныш булмаганнар... Кайда төзелеш, кайда подвал, кайда текә яр, кайда шикле урын... Урман, юл кырыйларындагы полосалар... Берсен дә калдырмадылар, кат-кат, җентекләп тикшерделәр. Озак эзләгәннән соң, исән килеш табудан өметләрен өзеп, туктадылар. Надир гына өметен өзмәде. Исән аның “браты”, ул берничек тә юкка чыга алмый. Маринаны озаткач, Андрей “Үзем генә каласым, уйларымны тәртипкә саласым килә” дип Маринаның фатирына китеп яши башлаган иде. Андреймы? Улмы кайгыдан үзенә кул салучы? Юк, Надир моңа беркайчан да ышанмаячак! Кайдадыр, кемгәдер булышып, нидер майтарып йөридер әле... Мөнирә Сафина... Дәвамы бар.
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: