Все новости
Литература
2 Октября 2022, 16:00

ИР ЕЛАСА, ИЛ ЕЛЫЙ...

2 өлешнең 1 бүлеге. Сынап та карый язмыш кешене. Сындырып-сызландырып, елатып сыный да бөгәрләп читкә ата. Кая барып төшкәнең, анда ниләр кичерүең аны кызыксындырмый. Ул сине читтән генә күзәтеп тора: торып, аягыңа баса алырсыңмы? Торып баскач йөреп китәрсеңме? Бер адым алга атлый алсаң, ул сине җитәкләп бөтенләй башка, яңа юлдан алып китәчәк.

Сынап та карый язмыш кешене. Сындырып-сызландырып, елатып сыный да бөгәрләп читкә ата. Кая барып төшкәнең, анда ниләр кичерүең аны кызыксындырмый. Ул сине читтән генә күзәтеп тора: торып, аягыңа баса алырсыңмы? Торып баскач йөреп китәрсеңме? Бер адым алга атлый алсаң, ул сине җитәкләп бөтенләй башка, яңа юлдан алып китәчәк. Тик син үзең торырга тиешсең! Беркемнең дә кул сузганын көтеп торырга түгел. Әгәр сине кемдер тартып торгыза икән, кабат егылачаксың, чөнки кызганырлык кешеләрең булуын, тартып торгызачакларын беләсең. Бер егылып, кабат аякка баскан кеше кабат егылмас. Син үзең, бары тик үзең аякка басарга тиеш! Егылудан курыкма, егылгач, тора алмаудан курык. Бер егылып торгач, тормышның, яшәүнең ни икәнен аңлагач кына, адәм баласыннан Чын Кешегә әйләнәсең. Мул тормышта яшәп, тәмле ашап, байлыкка тиенеп, борчу күрми яшәгән кешеләр моны аңламас. Вак җанлы, тар карашлы мескен адәмнәргә, кеше башларыннан йөреп, үзләренең тормышларын бизәүчеләргә бу бәхет мәңге тәтемәс. Алар ничек тудылар, шулай яшәп үләрләр. Әйе, аңлаган кешегә авыр сынаулар да бәхет. Аллаһы Тәгаләнең карары шундый: авырлыкны да, кайгы-хәсрәтне дә теләсә кемгә бирми Ул, иманы һәм рухы нык булып, теләсә нинди авырлыкларны җиңеп чыга алырдай сөекле бәндәләренә генә бирә. Сабыр иткәннәргә... Түзем булганнарга...
Һәр авырлык артыннан җиңеллек килер, диюләре хак. Надирның тормышында да ак полоса ачылды. Тормыш үз җаена төшкән кебек булды. Вирус беркая да китмәсә дә, кешеләр аннан курыкмый башлады. Авырганнар да, үлүчеләр дә күп булды. Әмма, артык кайгырган, ах-вах килгән кеше булмады, бәйрәм арты бәйрәм уздырып яшәргә өйрәнгән халык үлем очракларын артык кайгырмый гына уздырып җибәрергә ияләнгән иде инде. Бүгенге көн белән яшәүчеләрнең дә, алдагы көннәре өчен артык кайгыручыларның да башкаларда гамьнәре булмады. Шушы агымга ияреп, Надир да җиң сызганып эшкә тотынды, аның өчен яңа тормыш башланды. Бурычсыз тормышның гына чын тормыш булуына төшенде. Әгәр дә синең кемгәдер бирәчәгең бар икән, күпме генә байлыгың булса да, тынычлап, тормышның рәхәтлеген тоеп яши алмаячаксың. Бурычтан котылгач кына төн йокысын йоклый башлады Надир. Күңеле тынычланды, Мөнип абыйсы да төшенә кереп җәфаламый . Булган хәлләр дә онытыла төште...
Күңелең тыныч булса, яшәве дә җиңелрәк. Проблемаларыннан котылганнан соң җиңеләеп калган Надир, сирәк кенә булса да тәтегән төшке ял вакытында үзенә таныш яр буйларыннан җәяү йөреп керергә гадәтләнде. Кечкенәдән күзәтергә яратты ул, табигатьне, күк йөзен, кешеләрне... Менә хәзер генә, күзәтә торгач, үзе өчен шундый ачыш ясады: хәзерге заман кешесе елмаймый икән! Һәркем үзалдына караган, төксе чырайлы, аз гына үзенә ошамаган хәлдән дә гөлт итеп кабынып китә... Беркөнне машиналар ташкынын күзәтеп торды. Көн уртасы булса да, арлы-бирле чапкан машиналарның чуты юк. Искиткеч күп икән алар, ә без... “Тормыш авыр” дип зарланабыз. Тормыш авыр түгел, җәяү йөрүне онытып, утырып кына йөргәч үскән корсакларыбыз аска тарта безне, дип елмаеп куйды Надир. Ул ара да булмады, светофорга туктаган ике машинаның йөртүчесе арасында конфликт килеп чыкты. Кояшлы матур көндә... Тип-тигез урында, талаш өчен бернинди сәбәп юк. Яшел төс янгач та кузгалып китәр урынга, машиналарыннан төшеп сугыша ук башладылар. Башкалар китте, алар калды. Берсе машинасыннан “бита” алгач, Надир шунда йөгерде. Ул килеп җиткәндә, икенче машина йөртүче дә коралланырга өлгергән иде.
– Егетләр, туктагыз, сез нишлисез?! Балаларыгыз “әти кайта” дип көтеп торадыр. Әниләрегез хакына булса да, туктагыз, җүләрлек кылмагыз, – дип тынычландырырга тырышты ул “калай әтәчләр”не.
– Шагай дальше, не твое собачье дело! – дип Надирга битасы белән кизәнде, күзләре калайланган машина йөртүче.
Тагын бер машина туктап, йөртүчесе сиздермичә арттан килеп, котырынган машина йөртүченең кулыннан коралын тартып алмаса, Надирның да эшләре хөрти иде. Юл хуҗалары килеп, протокол тутырганчы шактый вакыт узды. Надир сугыш чукмарларыннан ни сәбәпле сугышуларын сорап караган иде, икесе дә төгәл сәбәпне атый алмадылар. Сәбәп юк... Аның каравы, конфликт, ике гаиләгә килгән зыян, күпме кешенең әрәмгә үткән вакыты, юлдагыларга ясалган кыенлыклар бар... Нигә кеше шундыйга әйләнде? “Көч кертәм” дип теләсә нинди синтетик таблеткалар эчеп, киләчәк буын югалып бара түгелме? “Без киләчәк буын өчен эшлибез!” дип күкрәк кагучылар күп... Яшь буын үзенең киләчәген үзе төзесә яхшырак булмасмы икән? Кайчандыр, кемдер төзегән тормыш аларга ошармы? Әгәр дә үзләре төзесәләр, тормышның кадерен белерләр, тагын да яхшырак яшәр өчен тырышырлар иде. Уйлап карасаң, һәр эштә шулай бит. Бабаларыбыз төзегән колхозларны таркатып бетерделәр... Завод-фабрикаларны яптылар... Алай гына да түгел, нинди көчле илне түнтәрделәр... Коллектив белән яшәүне хуп күрмиләр хәзер. “Күмәк көч яу кайтара” диләр иде элек. Шушы сүзләрне оныттылар, Аллаһ исебезгә төшерер бер вакыт, соң булмагае...
... Яхшы коллективны яхшы җитәкче үзе төзи икән. Беренче эш көнендә үк аңлады Надир. “Мөнип абыйның капма-каршы варианты” дип уйлады ул яңа җитәкчесе хакында. Бәхет баскан бу коллективны...
Кабинетка иртәнге сөйләшүгә җыелган бүлек җитәкчеләренә Рафим Хайрович: – Егетләр, мин күреп бетермәгәнне сез төзәтегез. Һәркемнең хезмәте тиешенчә бәяләнергә тиеш, беркем дә үзен кимсетелгән итеп тоймасын. “Кешенең маңгай тире кипкәнче үк, хезмәтенә тиешенчә түләнергә тиеш” дигән хәдис барлыгын онытмагыз. Яхшы хезмәткәр белән селкенеп йөрүче бертигез хезмәт хакы алырга тиеш түгел, гадел булыгыз, – дип “установка” куеп чыгара. Эштә генә түгел, ял көннәрендә, күңелсезләнеп, борчылып йөргән берәр эшченең өенә килергә мөмкин. Балалы гаилә булса, кулында зур йомшак уенчыгы булыр, өлкән кеше булса, тәмледән-тәмле ризыклар тутырылган пакеты... Аның: “Гаиләсе тулы булган кешегә күбрәк ышанам”, – дигән сүзләрен девиз итеп алырга мөмкин. Таркалырга торган ничә гаиләне ялгыш адымнан саклап калды. Мондый җитәкченең кул астында эшләргә теләүчеләр бик күп иде. Көн саен иртән кабинет ишеге төбендә җыелган ирләргә карап, үзенең кара көннәре исенә төшә дә, Надир сискәнеп куя. Әле кайчан гына өметсезлеккә бирелеп, яшәүнең ямен югалткан кеше иде ул... Нинди генә язмышлы кешеләр килми монда. Гадәттә, эш сорап килүчеләрне кабул иткәндә, Рафим Хайрович кабинетка: “Берегез зам, икенчегез сак бүлеге җитәкчесе”, – дип, Надир белән Андрейны да чакыра. Кемдер финанс пирамидасына кереп акчасыз, фатирсыз калган, кемдер ипотекасын түли алмый, кемдер “урам банкларына” кол булган... Рафим Хайровичтан акчалы эш өмет итеп килгән. Кемдер үзен кызгандырып акча эшләмәкче. Андыйларны бик тиз “чиста суга” чыгара җитәкче. Илмир исемле бер егет килде. Унсигезе дә тулмаган килеш тормыш сазлыгына кереп баткан. Әти-әнисе коронавирустан үлеп киткәч, туганнары төп йорттан куып чыгарганнар, әйтеп тә тормыйча, аның исеменә кредит алганнар. Төзелешкә эшкә урнашып, кредитын түли башлаган булган егет. Башкасына акчасы җитми, вокзалда кунып, кафе кебек урыннарда кешедән калган калдык-постыкны ашап яши. Беркөнне, бу хәлләрдән чыгу юлын табудан өметен өзеп, чарасызлыктан, күпердән аска, машиналар ташкынына сикергән. Гомерең бетмәсә, теләсәң дә үлә алмыйсың икән. Егет бер машина өстенә килеп төшкән, үзенә берни булмаган, хәзер теге машинаның яньчелгән түбәсен ремонтларга кушалар икән. Бер танышы: “Мин сине бик яхшы кеше янына җибәрәм, барып кара әле, ярдәм итми калмас”, – дип киңәш биргән. Зур өметләр баглап иртүк килеп җиткән егетнең юлы уңды. Андрей “сакчылар җитешми” дип зарлана иде, аңа егетне үз канаты астына алырга куштылар. Предприятие үз хисабына укытасы, яшәргә урын, беренче көннән үк хезмәт хакы хисабыннан аванс биреләсен белгәч, егет елап җибәрде. Үзен үлемгә хөкем итеп, кая барып бәрелергә белми йөргәндә... Егетнең ни өчен елавын аңлый Надир, башыннан кичкән хәл. Аның каравы, бу егет моннан соң яшәүнең тәмен, ямен беләчәк. Үзеннән ярдәм сораучыларга, егылганнарга кул сузачак.
Алтмыш яшен тутырган Хәнәф абыйның язмышы да бик аяныч. Таза, көчле гәүдәле кешенең гаиләсен коронавирус тар-мар итеп бетергән. Үзе сөйли, үзе елый... – Зарлана дип, кабинеттан куып чыгармагыз, зинһар! Гозеремне ахырына кадәр тыңлап бетерегез. Гаиләбез болай да зур иде, әти-әнинең туксан яшен билгеләп үтәргә дип туганнар, дуслар җыелгач, туксанлап кеше булдык. Арада берәү вирус йөртүче булыр дип кем уйлаган? Башта әти белән әни газапланып авыртып, үлеп киттеләр. Аннан соң хатыным, соңрак улым белән киленем. Ике оныгым ятим калды. Үзем генә... төчкереп тә карамадым. Бездә кунакта булучы тагын сигез кеше үлгәнен белгәч, яшәргә хакым юк дип, үземә кул салырга да уйлаган идем. Оныкларым өчен генә тукталып калдым. Тап-таза кеше мин, беркая да эшкә алмыйлар, яшең бар, диләр. Оныкларны аякка бастырасым бар бит. Тегермән ташын гына күтәрә алмыйм, калган бар эшне дә эшли алам. Эш бирсәгез иде миңа...
Каты күңелле ирләрне дә елата торган заман килде. Аңлый Надир, бу абзыйны да бик яхшы аңлый, көчсезлектән түгел, чарасызлыктан елый ул... Адәм баласына күп тә кирәкми кебек, сәламәт булса, эшкә барып, эштән кайтканын көтеп торучысы булса... Эше, тотарга акчасы булгач, Илмирның да яшисе килә башлады, сөйгәне белән кавышты, тулай торактан бүлмә бирделәр, үзе кебек үк, яшәп китәргә “шырпысы да” булмаган ятим кыз бала. Әле курчак белән дә уйнап туймагандыр, дип уйлаган иде Надир, кызга унсигез булуын, балалар йортында үсүен белгәч, сөенеп куйды, яшәп китәрләр дип өметләнде. Байлыктан бигрәк, синең кемгәдер кирәк булуың мөһимрәк икәнлеген аңласа, егеттән затлы тун, кәттә машина сорамас, гаилә бәхете өчен тырышыр.
“Бәдрәф идәнен юарга да риза, зинһар, эш бирегез!” Өч балалы ханым шулай дип ялварды. Бер бүлмәле фатирын саткан, банктан кредит алган, ике бүлмәле фатир алам дип ышанып, бар акчасын мошенникларга күчергән. Туганнарыннан ярдәм сорап караган, яклау сүзе ишетмәгән. “Үзебездә дә проблемалар баштан ашкан, синең башың эшләмәгәнгә без гаепле түгел!” – дип, артык сүз сөйләшеп тормый гына ишеккә күрсәткәннәр. Ә теге мошенниклардан җилләр искән. Кабахәт җаннарга барыбер, балалар хакы да берни түгел, хәрәмнең бар төре дә килешә аларга. Яше утыздан артмаган ханымны эшкә алдылар, оешманың тулай торагыннан бер бүлмә бирделәр. Алдагы тормышлары ничек булыр, беркем әйтә алмый. Бик тынычсыз, иртәгесе көнне ни буласын әйтеп булмый... Җиңел булмас, әмма бер авызы пешкән кеше кабат алданмас. Җиде кат үлчәр, бер кат кисәр...
Надир күп уйланды бу хакта. Һәм үзенә тагын бер ачыш ясады. Күпме кеше авырлык каршында берүзе кала. Чит кешедән ярдәм сорый, ялына-ялвара, елый. Ә бит күбесенең туганнары бар! Туганнар... Шундый вакытта да ярдәм итәргә теләмәгәч... Нинди “туган” була ул? “Туган туган өчен тумаган, үзе өчен туган” дигән сүз хак булып чыгамы? Туганыңны яшәгән йортыннан куып чыгаруны нәрсә дип атап була? Ике оныгы белән калган абзыйның да энекәшләре, өч карындаш туганы бар. Өчәү!!! “Үземнекеләр дә җитәрлек, ковид вакытында кеше җыеп, бәйрәм итеп ятмаска иде”, – дип кенә проблема хәл ителми бит. Биш бертуганы булган Наташа бүген бәдрәф идәнен юса, иртәгә син аңа башың иеп ярдәм сорап килергә мөмкинсең. Дөнья бит бу!... Мөнирә Сафина...

Дәвамы бар.

Мөнирә Сафина.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: