Сельские нивы
+13 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
2 Октября 2022, 12:00

ИР ЕЛАСА, ИЛ ЕЛЫЙ...

5 БҮЛЕК – Алар турында оныт дидем бит инде! – Мин җавап көтәм, Андрей!Бераз дәшми утырганнан соң, үзенең яхшылык эшләвенә акланган кеше кебек, Андрей акрын гына сөйли башлады. – Син миңа башта ук ошадың. Синдә мин үземнең яшьлегемне күрдем. Бервакыт дусларың белән яр буена килдең. Ялкынланып, яраткан хатының, балаларың, киләчәккә хыялларың, планнарың хакында сөйләдең.

– Алар турында оныт дидем бит инде! – Мин җавап көтәм, Андрей!
Бераз дәшми утырганнан соң, үзенең яхшылык эшләвенә акланган кеше кебек, Андрей акрын гына сөйли башлады. – Син миңа башта ук ошадың. Синдә мин үземнең яшьлегемне күрдем. Бервакыт дусларың белән яр буена килдең. Ялкынланып, яраткан хатының, балаларың, киләчәккә хыялларың, планнарың хакында сөйләдең. Аларга бу ошамады. Берсе икенчесенә ымлады, сине суга төртеп төшерергә кушты. Тегесе курыкты. Ә син боларны күрмәдең, хыялларың артыннан зәңгәр күккә карап тора идең... Аннан соң мин сине гаиләң белән күрдем... Син бәхетле идең. Әмма син бу тормышка яраклаша алмый торган, дуслыкка ышанган наив кеше идең... Син башкаларны якларга күкрәгең белән каршы торасың, әмма үзеңне яклый белмисең. Сине кемдер якларга, сакларга тиеш... Һәрвакыт... Сине ялгыз калдырырга ярамый... Чөнки син бар кешегә ышанасың, синең күңелеңдә яхшылыктан башка берни юк. Гадәттә, андый кешедән файдаланалар, әмма аларны яратмыйлар, хәтта күралмыйлар. Син боларны үзең дә аңларсың, тик әле түгел, соңрак. Тормыш барысына да үзе өйрәтә. Синең җаның ачык, ә алай ярамый. Ачык җанга төкерүче кеше бик күп була... Мин сине идеаль кеше димим. Бу дөньяда беркем дә идеаль була алмый. Синең дә кимчелекле якларың күп. Әмма алар башкаларга түгел, күбрәк синең үзеңә зыян китерәләр... Мин дә шундый идем. Шуннан соң үземә сүз бирдем: әгәр дә сиңа куркыныч килгәнен күрсәм, яныңда булырмын, яклармын, саклармын, дидем. Һәм шундый вакытыңда Алла сине минем янга китерде. Мин сүземдә тордым... Бары шул гына... – Бары шул гына? Син мине әҗәл тырнагыннан коткардың! Мине коткарып калу өчен акча табып бирдең. Мин сиңа гомерем белән бурычлы. Сүз бирәм: син башка ялгыз булмаячаксың! Бүгеннән башлап син безнең белән яшисең, йортыбыз зур, бүлмәләр җитәрлек. Тик син миңа әйтергә тиешсең: каян алдың син ул акчаларны? Кемгә бурычлы булып калдың? Әйт! – Ә менә монысы синең эш түгел. Каян алсам да барыбер түгелмени?.. Надир Андрейның күзенә карады: – Әйт, зинһар, каян алдың син ул акчаларны? Әйтмәсәң, мин тыныч кына яши алмаячакмын... Андрей бераз уйланып торды, аннан соң: – Миңа берәүнең бурычы бар иде, син беләсең бит инде, шуны алдым. Яхшылап әйткәнне аңламагач, бераз тузанын кагарга туры килде. Бирде... – Син нишләдең?! Актык акчаларыңнан колак кактың бит! Йортың юк, тормышың юк! Син нәрсә, Андрей?! Нигә син мондый корбанга бардың? – Борчылма, миңа ул акчаларның кирәге юк инде. Хәрәм акчалар алар... Әле болай, бер кешенең гомерен саклап калырга ярады. Синең балаларың бар... Син аларга кирәк... – Мин синең бу яхшылыгыңны гомердә онытмам, Андрей! Үзем исәнендә ташламам! Чын ир сүзе дип кабул ит... Шулвакыт Надирның берничә көн дәшми торган телефонына җан керде. Хатыны шалтырата икән, үпкәләгән: “Башканы тапкансыңдыр. Сиңа без кирәкми хәзер, бер кайтып күзгә күренсәң, ни була? Безне авылда “аерылышканнар икән” дип сөйли башлаганнар. Ел булды бит инде кайтмаганына, дип исәпләп торалар икән. Видео аша да сөйләшмисең бит хәзер, нәрсәдер бардыр инде без белмәгән”, – дип тезеп китте. Надир, Гөлгенәсе әйтәсе сүзен әйтеп бетерсен дип, сабыр гына тыңлап торды да: – Мин дә сезне бик яратам. Сезгә бик зур яңалыгым бар: озак еллар күрешмәгән абыемны таптым. Иртәгә үк кайтып төшәбез, мунча ягып, тәмле ризыклар пешереп көтеп торыгыз. Калганын кайткач сөйләрмен, – дип сөйләшүне өзде.
Андрей башта: “Минем бер кешене эзләп табасым бар, үзең генә кайт”, – дип карышса да, соңрак бирелде. Надир аны үзләренең йортына алып кайтты. Өй эченә сауна ясаган иде, тиз генә җылытып, Андрейны кертеп җибәрде. Үзе суыткычтан табып алган ике йомыркадан тәбә кыздырды, искереп күгәрә башлаган ипи кисте. Ул арада Андрей да, Надирның йомшак халатын киеп, саунадан чыкты. Кырынган, бөтенләй икенче кешегә әйләнгән Андрейны күреп, Надир тартынып куйды: – Син миңа тегеләй күбрәк ошый идең, – дип әйткәнен сизми дә калды. Андрей:
– Ун елга беренче тапкыр кеше кыяфәтенә кердем, анда да ошатмадылар, – дип елмаеп куйды. Төне буе тормыш, яшәү хакында гәп кордылар. Икесенең дә күзенә йокы эленмәде. Таң алдыннан гына йоклап киттеләр. Ә иртән Надир шатлыклы хәбәр алды. “Тормыш яңадан үз эзенә төшә. Үземә зам итеп чакырам, бүген үк безгә эшкә урнашырга килегез”, – дип шалтыраттылар аңа. Надир ышанмады, берәр танышы шаярадыр дип уйлады. – Кайсыгыз шаяра? Каян алдыгыз минем телефон номерын? Кем бирде? – дип төпченә башлады.
Трубканың теге башындагы кеше тыныч кына Надирның сорауларына җавап бирде: – Сез бездә үзегезнең резюмегызны калдырган булгансыз икән. Гафу итегез, башта ук күрмәдем. Сез безгә туры киләсез. Күптән эзли идек сезнең кебек кешене. Тәрәзәдән карагыз әле, минем зам җәяү йөрергә тиеш түгел. Надир һаман ышанмады, кем шаярырга мөмкин, дип уйлап баш ватты. Кайда ишетте соң ул мондый бәрхет тавышны? Ышанмаса да, тәрәзәдән карады. Тагын могҗиза... Йорт каршында торган “спец” машинаны күреп, Надир телсез калды, түбәсе күккә тиде. Бәрхет тавыш иясе Надирдан җавап көтә иде.
– Авылга кайтып, гаиләмне алып килим, аннан соң ял көннәрендә дә эшләргә сүз бирәм. Гомер буена! – дип кычкырды, шатлыгыннан “исергән” Надир. Стоп! Бу тавыш иясен белә бит ул. Бу бит... Бу бит... Шунда гына эшкә чакыручының үзенең танышы, “туганы” Рафим Хайрович булуын аңлады. Менә бәхет! Кем уйлаган? Менә могҗиза! Надир ни әйтергә дә белмәде. – Таныдыңмы? – Таныдым... Могҗиза бит бу! Сез ничек минем хакта онытмадыгыз?.. – Әйе, мин дә исән-сау... Яшибез, эшлибез. Сине ничек онытыйм, туганым кебек бит син! Сиңа тагын ничек булыша алам? – Яшьтием авыр хәлдә калды. Эш табып бирә алмассызмы? – Табарбыз! Үзең белән алып кил. Ярый, син авылыңа кайт, изге сәфәр ул авылга кайту. Гаиләңне алып кил, ялгыз ир шайтан коткысына бирелә торган була. Мин сине дүшәмбе көнне иртәнге тугызда офиста көтеп калам. Очрашканга кадәр, брат! – диде теге баштагы бәрхет тавыш. Трубканы куйгач та, Надир уйланып торды. Гаҗәеп могҗиза икән бу күктәге Затның эшләре! Аңларга башы да, акылы да җитми Надирның. Иртәнге кояш нурын мул итеп сибә башлагач, Андрей белән Надир да кузгалды. Юл буендагы кибеткә кереп балаларга йомшак уенчыклар, әби белән бабайга тәмле ризыклар тутырылган кәгазь пакетлар алдылар. Чын джентельмен булуын Андрей монда да күрсәтте. Сатучы кызларның өчесенә дә: “За ваш доблестный труд”, – дип, шоколад һәм тортка акча калдырды. Ул кызларның йөзләре балкуын күрергә кирәк... Шоколадтан бигрәк, үзләренә булган игътибар сөендерде бугай кызларны. – Кеше сөендерергә яратасың да инде! – дип хуплады Надир Андрейны.
Юл яхшы, машина шәп, туктамыйча кайтсак, төнгә авылда булачакбыз дип, кузгалдылар... Ә бу хәлне аларның берсе дә көтмәгән иде...
Юлдан аска төшеп капланган машинаны күреп, икесе дә ярдәмгә ашыкты. Машина эчендәге хатын-кызны күргәч, Андрей, акылдан шашкан кеше кебек: “Марина! Марина!!!” – дип кычкыра, машина тәрәзәсен ватмакчы булып, йодрыгы белән төя башлады. Кабаланып коткару эшенә керештеләр. Ишекләрне каерып, ватып-җимереп диярлек, Маринаны чыгаргач, Андрей аны кулларына күтәрде. Хатынның маңгаенда тирән яра, бөтен бите канга баткан, әмма ул үз аңында, хәле артык авырга охшамаган иде. Ул: “Андрей? Как? Не верю своим глазам! Я так долго тебя ждала, где ты был?” – дип, Андрейның муенына сарылгач, Надир аптырап калды. Бераздан, эшнең нидә икәнен аңлагач кына: – Менә, җиңгиле дә булдык! – дип елмайды.
Тегеләрнең генә беркемдә эшләре юк, “җиңгинең” кем икәнен дә белмиләр, бер-берсенә сарылганнар да дөньяларын онытканнар.
Гаҗәпләнгән Надир: – Менә кемне эзләп табарга теләгән булгансың икән, Андрей. Күктәге Зат аны безнең юлга чыгарып куйды. Минем бу хәлләрне аңларга акылым җитми башлады. Ниләр генә булмады! Могҗиза арты могҗиза. Гади генә кеше түгел ахры син, картлач! – дип әйтеп куйды. Бүген булмаса, иртәгә, боларның чын булмавы ачыкланмасмы? Тирән йокыга талмагандыр бит ул? Комадагы кешеләр шундый төшләр күрә, дип сөйлиләр иде. Бәлки ул комага киткәндер... Надир, аптыраганнан, үзенең беләген борып чеметеп алды. Кызыбрак киткәнме, беләге авыртуга чыдый алмыйча, ыңгырашып куйды. Димәк, төш түгел... Комага да китмәгән... Димәк, булган хәлләрнең барысы да чын! Чын бит, әй! Чын! Сиреналар белән иң элек ашыгыч ярдәм машинасы, бераздан “юл хуҗалары” килеп туктады. Маринаның машинасын эвакуатор алып киткәч, барысы бергә авылга юл тоттылар.
Рульдә барган Надирның күзләре юлда, күңеле белән булып узган хәлләрне барлый. Шушы бер ел эчендә кешегә сөйләсәң, кеше ышанмаслык хәлләр кичерде... Бу хәлләр бер дә юкка булмагандыр... Мондый хәлләр һәркем белән дә булмыйдыр... Кем генә булсаң да, ни генә эшләсәң дә, нинди генә авырлык күрсәң дә, кеше булып калырга кирәк икән. “Авыр хәлләрдән чыгу юлы бар, бар да үтә”, – дигән иде хәзрәт... Үтә икән бит... Моннан соң яшәүнең кадерен белер Надир.
Күңел күтәренкелеге үзенекен эшләде, салон эченә татарча җыр яңгырады. Надир машинасын акрынайтты, радионың тавышын көчәйтте, ләззәт белән тыңлый башлады. Бер мизгелгә машинада үзе генә түгеллеген дә онытып җибәрде.
“Я, күңел, тынычлан инде!
Төрле уйлардан арын.
Онытмыйк безгә язылган
Тәкъдиребезнең барын...
Җан азыгы – рухи байлык,
Изгелеккә янәшә.
Баймы син, әллә ярлымы?
Игелек кылып яшә.”
Надирның җырдагы сүзләрдән тәннәре чемердәп, каз тәннәре чыкты. Тәкъдир... Менә кем идарә итә кеше язмышы белән. Тәкъдире аңа карата мәрхәмәтле булды. Күпме авырлык күрде Надир, кеше булып калды... Бераз җебеде, әмма кеше җанын кыюга бармады, кулын канга буямады. Әй Бөек Зат, рәхмәт сиңа! Барысын да аңлады, инде аңлады Надир. Авырлыклар алдында калса, сабыр итәр, гаиләсенә калкан булыр. Шунда гына Надир салонда үзе генә булмавын исенә төшерде, каршындагы көзгегә күз салды. Маринасын кочагына алып йоклаткан, артта утырган Андрей, баш бармагын күтәреп, Надирга күрсәтте: “Во!” Надир да баш бармагын тырпайтып җавап бирде. Туган ягына, гаиләсе янына кайтып барган, тормышының кабат үз эзенә төшүенә чиксез куанган яшь һәм бәхетле ир, иркен сулап, машинаны алга куды. Дөнья матур бит, киң, кояш бар кешегә дә тигез яктырта... Барысы да исән-сау, сәламәт, аларның кайтуын өзелеп көтәләр. Моннан соң бервакытта да үзенә хыянәт итмәс Надир! Күңел төшенкелегенә бирелмәс...
Тормыш дәвам итә. Саумы, тормыш! Саумы, яшәү!
Шулай уйлады бәхете ташыган ир... Надир гына түгел, әле беркем дә сугыш башланыр, җирдә кабат кан коелыр, дип уйлап та карамый иде. Ә ул башланды. Башланды да, болай да көе киткән тормышның астын-өскә китереп ташлады...

Дәвамы бар.

Мөнирә Сафина.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: